Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең кешеләргә карашын үзләштерергә тырыш

Йәһвәнең кешеләргә карашын үзләштерергә тырыш

Йәһвәнең кешеләргә карашын үзләштерергә тырыш

«Алланың карашы кеше карашыннан аерылып тора» (1 ПАТШАЛЫК 16:7).

1, 2. Йәһвәнең Елиәфкә карашы Шамуилның карашыннан нәрсәсе белән аерылып торган һәм без моңардан нәрсәгә өйрәнәбез?

БЕЗНЕҢ эрага кадәр XI гасырда Йәһвә Алла Шамуил пәйгамбәргә яшерен йөкләмә бирә. Ул аңа Ишай исемле ирнең йортына барырга һәм аның бер улын Исраил патшасы итеп майларга куша. Ишайның беренче улы Елиәфне күргәннән соң, Шамуил Алла һичшиксез бу яшь кешене сайлаган дип уйлый. Ләкин Йәһвә аңа болай дип әйткән: «Аның тышкы күренешенә һәм буе биеклегенә карама; Мин аны кире кактым; Алланың карашы кеше карашыннан аерылып тора, чөнки кеше йөзгә карый, ә Ходай йөрәккә карый» (1 Патшалык 16:6, 7). Шамуил Елиәфкә Йәһвәнең карашы белән карамаган *.

2 Кешеләрне бәяләүдә хата ясау бик җиңел! Бер яктан, безне тыштан мөлаем күренгән, ә эчке яктан әхлаксыз булган кешеләр алдатырга мөмкин. Икенче яктан, эчкерсез кешенең характерындагы кайбер үзенчәлекләр ачуыбызны китергәнгә күрә, без аны бәяләгәндә кырыс һәм каты булырга мөмкин.

3, 4. а) Әгәр ике мәсихче арасында проблема барлыкка килсә, аларның һәрберсе нәрсәгә омтылырга тиеш? б) Имандаш белән талашсак, безгә үз-үзебезгә нинди сораулар бирергә кирәк?

3 Әгәр безнең, хәтта берничә ел белгән кешеләребезнең эшләрен, хөкем итәргә омтылыш булса, бу авырлыкларга китерергә мөмкин. Бәлкем, син башта иң якын дустың булган имандашың белән талашкансыңдыр. Аның белән кабат дуслашырга телисеңме? Моны эшләргә сиңа нәрсә ярдәм итәчәк?

4 Мәсихче кардәшеңне тагын бер тапкыр игътибар һәм яхшы караш белән карап чык. Һәм моны Гайсәнең: «Мине җибәргән Ата алып килмәсә, Минем яныма беркем дә килә алмый»,— дигән сүзләрен истә тотып эшлә (Яхъя 6:44). Шуннан соң үз-үзеңнән сора: ни өчен Йәһвә бу кешене үзенең Улы янына алып килгән? Аның нинди яхшы сыйфатлары бар? Бәлкем, мин бу сыйфатларга игътибар итмимдер һәм аларны әһәмиятсез дип саныймдыр? Ни өчен без дуслашкан идек? Мине аңа нәрсә җәлеп итте? Башта сиңа, аеруча сине берникадәр вакыт аңа карата үпкәләү борчыса, аның яхшы сыйфатлары турында уйлавы авыр булыр. Әмма сезнең арагыздагы мөнәсәбәтләрне яңадан төзү өчен, бу бик мөһим адым. Моны ничек эшләп була икәнен мисаллардан карап чыгыйк һәм ике ир-ат характерындагы яхшы якларны күрергә тырышыйк. Аларның кимчелекләрен еш кына искә төшерәләр. Бу ике ир-ат — Юныс пәйгамбәр белән рәсүл Петер.

Юныска гадел караш

5. Юныска нинди йөкләмә бирелгән булган һәм ул аны ничек үтәгән?

5 Иоасның улы Иеровоам II патша булганда, Юныс төньяк патшалык Исраилдә пәйгамбәр булып хезмәт иткән (4 Патшалык 14:23—25). Көннәрнең бер көнендә Йәһвә Юныска Исраилне калдырырга һәм Нинәвигә — куәтле Ассирия патшалыгының каласына барырга кушкан. Ни өчен? Бу шәһәрдә яшәүчеләрне аларның калалары озакламыйча җимереләчәк дип кисәтер өчен (Юныс 1:1, 2). Алланың әйткән сүзләрен үтәү урынына, Юныс кача! Ул Таршишка, Нинәвидән гел икенче якта урнашкан шәһәргә баручы корабльгә утыра (Юныс 1:3).

6. Ни өчен Йәһвә Нинәвигә барыр өчен Юнысны сайлаган?

6 Син Юныс турында нәрсә уйлыйсың? Ул Алланы тыңламаган пәйгамбәр дипме? Бу вакыйганы өстен генә карап чыксаң, андый нәтиҗә ясау мөмкин. Ләкин Алла Юнысны ул тыңламаучан булганга пәйгамбәр итеп билгеләгәнме? Әлбәттә юк! Юнысның, һичшиксез, яхшы сыйфатлары да булган. Аның пәйгамбәр вазифасын башта ничек үтәгәнен карап чыгыйк.

7. Исраилдә Юныс Йәһвәгә нинди шартларда хезмәт иткән һәм моны белү Юныс турында фикер йөртүегезгә ничек тәэсир итә?

7 Юныс Исраилдә — Алла хәбәренә ваемсыз кешеләр яшәгән җирдә — тырышлык белән тугры хезмәт иткән. Юныс белән бер чорда яшәгән пәйгамбәр Амос үзенең замандашларын байлык һәм күңел ачулар яратучы итеп сурәтли *. Бөтен илдә явызлык хөкем сөргән, әмма Исраил халкы бу хәлгә ваемсыз булган (Амос 3:13—15; 4:4; 6:4—6). Моңа да карамастан, Юныс вәгазьләү йөкләмәсен тугры үтәп, аларга сөйләвен дәвам иткән. Әгәр син яхшы хәбәрне вәгазьләүче икән, үз-үзләре белән канәгать һәм ваемсыз булган кешеләргә вәгазьләү ничек авыр икәнен беләсең. Шуңа күрә Юныс пәйгамбәрнең кимчелекләрен күреп тә, аның тугры булмаган исраиллеләргә вәгазьләгәндә күрсәткән тугрылыгын һәм түземлеген онытмыйк.

8. Исраил пәйгамбәрен Нинәвидә нинди авырлыклар көткән?

8 Нинәвигә барырга дигән йөкләмә күпкә авыррак булган. Бу шәһәргә барып җитәр өчен Юныска 800 километр җәяү үтәргә кирәк булган, ә бу — бер айга якын авыр сәяхәт дигән сүз. Өстәвенә, Юныс ассириялеләргә вәгазьләргә тиеш булган, ә аларны мәрхәмәтсез халык дип белгәннәр. Сугышларда бу халык мәрхәмәтсез җәзалар кулланган. Алар хәтта үз мәрхәмәтсезлекләре белән мактанганнар да. Нинәвине «кан түгүче шәһәр» дип атаганнарына шаккатасы юк! (Наум 3:1, 7).

9. Шторм морякларның тормышын куркыныч астына куйгач, Юныс нинди сыйфатлар күрсәткән?

9 Йәһвә сүзләренә буйсынмыйча, Юныс, корабльгә утырып, гел икенче якка китә. Ләкин Йәһвә үз пәйгамбәренә ышанычын югалтмаган яисә аны башка берәү белән алмаштырмаган. Моның урынына Йәһвә Юнысның вазифасы ни дәрәҗәдә җитди икәнен аңларга ярдәм иткән. Алла диңгездә шторм күтәрә. Юныс барган корабльне дулкыннар бер яктан икенче якка ыргыта. Бер дә гаепле булмаган кешеләрнең тормышлары Юныс аркасында үлем куркынычы астына куела! (Юныс 1:4). Юныс нәрсә эшли? Аның аркасында корабльдәге моряклар үлмәсен өчен, Юныс аларга: «Тотыгыз да мине диңгезгә атыгыз... Шул вакыт диңгез тынар»,— дип әйтә (Юныс 1:12). Моряклар аны диңгезгә ыргытканнан соң, Юнысның Йәһвә аны диңгездән коткарачак дип уйлар өчен бернинди сәбәпләре дә булмаган (Юныс 1:15). Әмма Юныс моряклар исән калсын өчен, үзе үләргә әзер булган. Әллә без бу очракта батырлык, юашлык һәм мәхәббәт кебек сыйфатлар күрмибезме?

10. Йәһвә Юныска Нинәвигә барырга кабат боергач, нәрсә булган?

10 Йәһвә Юнысны коткара. Аның кылган эшләре ул инде Алла пәйгамбәре булып хезмәт итә алмый дигәнне аңлатканмы? Юк. Йәһвә Юныска мәрхәмәтен һәм яратуын күрсәтә: Нинәви шәһәренә барырга дигән боерыгын кабатлый. Нинәвигә барып җиткәч, Юныс шәһәрдә яшәүчеләргә аларның явыз эшләре Аллага килеп иреште һәм шәһәрләре 40 көннән соң җимереләчәк дип кыюлык белән игълан итә (Юныс 1:2; 3:4). Юнысның куркыныч хәбәрен ишеткәннән соң, шәһәрдә яшәүчеләр тәүбә итәләр һәм Йәһвә аларның шәһәрләренә тими.

11. Юнысның файдалы сабакны үзләштергәнен нәрсә күрсәтә?

11 Ләкин Юныс һаман да төзәтүгә мохтаҗ булган. Йәһвә сабырлык күрсәткән һәм, сабак алырлык бер мисал кулланып, Юныска Алланың кешеләр белән чагыштырганда күпкә ераграк күрә икәнен аңларга ярдәм иткән. Ул йөрәк торышын сыный (Юныс 4:5—11). Юныс бу вакыйганы үзе сурәтләп язган һәм бу аның гыйбрәтле мисалдан сабак алганын исбатлый. Аның барлык күңелсез җентеклекләр белән үз кимчелекләре турында язырга әзерлеге Юнысның юашлыгын күрсәтә. Хатаңны таныр өчен батырлык та кирәк!

12. а) Гайсәнең Йәһвә Алланың кешеләргә карата карашына кушыла икәнен без кайдан беләбез? б) Безгә яхшы хәбәрне тыңлаган кешеләргә карата нинди караш сакларга кирәк? (12 нче биттәге рамканы карагыз).

12 Берничә гасыр узганнан соң, Гайсә Мәсих Юнысның тормышындагы бер вакыйга турында хуплау сүзләре белән әйткән. Ул: «Юныс пәйгамбәр диңгез җанварының карынында өч көн һәм өч төн үткәргән кебек, Адәм Улы да җир тирәнлегендә өч көн һәм өч төн үткәрер»,— дигән (Маттай 12:40). Юныс, үлемнән терелтелгәннән соң, Гайсәнең үзенең кабердә булуын пәйгамбәрнең бу авыр вакыты белән чагыштырганын беләчәк. Хезмәтчеләре хата эшләгән чакта, аларны кире какмаган Аллага хезмәт итү әллә безнең өчен шатлыклы түгелме? Мәдхия җырлаучы: «Ата үз улларын кызганган кебек, Ходай да Аннан курыкканнарны кызгана. Чөнки Ул безнең нәрсәдән булганыбызны белә, безнең туфрак икәнебезне онытмый»,— дип язган (Мәдхия 102:13, 14). Чыннан да бу «туфрак», шул ук исәптән бүгенге камил булмаган кешеләр, Алланың изге рухы ярдәмендә зур эшләр башкара ала!

Петергә гадел караш

13. Петернең нинди сыйфатларын искә төшерергә мөмкин, әмма ни өчен Гайсә аны үзенең рәсүле итеп сайлаган?

13 Әйдәгез хәзер икенче мисалны — рәсүл Петер мисалын кыска гына карап чыгыйк. Әгәр синнән Петерне сурәтлә дип сорасалар, син аның ашыгучанлыгын һәм хәтта чиктән тыш үз-үзенә ышанучанлыгын искә төшерер идеңме? Чыннан да Петер кайвакыт мондый сыйфатлар күрсәткән. Ләкин, ул шундый ашыгучан һәм үз-үзенә чиктән тыш ышанучан булса, Гайсә аны 12 рәсүленең берсе итеп сайлаган булыр идеме? (Лүк 6:12—14). Әлбәттә юк! Гайсә аның кимчелекләреннән күпкә ераграк караган һәм аның яхшы сыйфатларын ачык күргән.

14. а) Петернең беренче булып сүз башлавын нәрсә белән аңлатып була? б) Петернең еш кына сораулар бирүенә ни өчен без рәхмәтле булырга тиеш?

14 Кайвакыт Петер башка рәсүлләр өчен сүз тоткан. Кайбер кешеләр Петергә тыйнаклык җитмәгән дип әйтергә мөмкин. Ләкин чынлыкта бу шулай булганмы? Кайберәүләр аны башка рәсүлләрдән, бәлкем Гайсәнең үзеннән дә, олырак булган дип саныйлар. Әгәр бу дөрес булса, ни өчен Петернең еш кына беренче булып сүз башлаганы аңлашыла (Маттай 16:22). Әмма шуны исәпкә алырга кирәк: Петер рухи кеше булган һәм белемнәргә сусаган булуы аны сораулар бирергә дәртләндергән. Аның сорауларыннан без дә файда алабыз. Петернең сорауларына җавап биреп, Гайсә бик күп кыйммәтле фикерләр әйткән һәм алар соңрак Изге Язмаларда язылган булган. Мәсәлән, нәкъ Петернең соравына җавап биреп, Гайсә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» турында сөйләгән (Лүк 12:41—44). Петернең: «Менә без, бөтен нәрсәбезне калдырып, Сиңа иярдек. Моның өчен безгә нәрсә була?» — дигән соравы турында уйлау файдалы булыр. Бу сорауга Гайсә өметебезне ныгытучы мондый җавап бирә: «Йортларын яки агай-энеләрен яки апа-сеңелләрен яки ата-анасын яки балаларын яки басуларын Минем хакка калдырган һәркем йөз тапкыр күбрәк алачак һәм аңа мәңгелек тормыш биреләчәк» (Маттай 15:15; 18:21, 22; 19:27—29).

15. Ни өчен Петер чын тугрылык күрсәткән дип әйтеп була?

15 Петернең тагын бер искиткеч сыйфаты — бу тугрылык. Гайсә өйрәткән тәгълиматларның берсен аңламаганга күрә, шәкертләрнең күпләре аның артыннан бармый башлагач, Петер 12 рәсүл хакына: «Раббым! Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит»,— дип әйткән (Яхъя 6:66—68). Нинди рәхәтлек китергәндер бу сүзләр Гайсәгә! Соңрак, бер төркем кеше аларның Остазын кулга алырга дип килгәндә, рәсүлләрнең күпләре качкан. Ләкин Петер бу төркемнән арттарак барган һәм баш руханиның ишек алдына кергән. Курку түгел, ә батырлык аны монда килергә дәртләндергән. Гайсәдән сорау алганда, Петер учак янында җылынып торган яһүдләргә кушыла. Баш руханиның бер колы аны таный һәм аны Гайсә белән бергә булганлыкта гаепли башлый. Әйе, бу катлаулы хәлгә эләгеп, Петер Остазыннан ваз кичкән, ләкин, әйдәгез, шуны онытмыйк: Петер элләкән хәл — бу аның үз тугрылыгын күрсәтүенең һәм Гайсә турында борчылуының нәтиҗәсе. Рәсүлләрнең күбесенә Гайсә артыннан барырга батырлык җитмәгән (Яхъя 18:15—27).

16. Юныс белән Петернең яхшы сыйфатларын нинди гамәли максат белән карап чыктык?

16 Петернең яхшы сыйфатлары аның кимчелекләренә караганда күпкә күбрәк булган. Моны шулай ук Юныс турында да әйтеп була. Без Юныс белән Петернең яхшы сыйфатларын гадәттәгедән күбрәк күрергә тырыштык, нәкъ шулай ук безгә бүгенге кардәшләребездә дә күбрәк яхшы сыйфатлар күрергә тырышыр өчен өйрәнергә кирәк. Шулай эшләсәк, алар белән мөнәсәбәтләребез яхшырачак. Ни өчен безгә кардәшләребезнең яхшы сыйфатларын күрергә кирәк?

Без нәрсәгә өйрәнә алабыз

17, 18. а) Ни өчен мәсихчеләр арасында каршылыклар барлыкка килә ала? б) Кардәшләр белән үзара килешмәүчелекләрне хәл итәргә Изге Язмаларның нинди принциплары ярдәм итә ала?

17 Бүген Йәһвәгә төрле раса, төрле белемле һәм төрле икътисади хәлдә булган ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар бердәм булып хезмәт итә (Ачылыш 7:9, 10). Без мәсихчеләр җыелышында нинди генә характерлы кешеләр күрмибез! Аллага хезмәт иткәндә бер-беребез белән якын аралашканга күрә, каршылыклар, әлбәттә, булачак (Римлыларга 12:10; Филиппуйлыларга 2:3).

18 Кардәшләребезнең кимчелекләрен күрсәк тә, без бу кимчелекләрне генә билгеләп тормыйбыз. Без Йәһвә Аллага охшарга тырышабыз. Аның турында мәдхия җырлаучы: «Әгәр дә Син, Ходай, законсызлыкларны билгеләп барсаң,— Ходай! кем аумыйча кала ала?» — дип әйткән (Мәдхия 129:3). Кардәш белән арабызны өзә алган сыйфатларга игътибар итү урынына, «үзара тыныч-тату яшик һәм бер-беребезне рухи яктан ныгытуга хезмәт итүче нәрсәләргә омтылыйк» (Римлыларга 14:19). Без Йәһвәнең кешеләргә карашын үзләштерергә тырышабыз: кимчелекләргә игътибар итмичә, кешенең яхшы сыйфатларын билгелибез. Моны эшләү безгә «бер-берегезгә сабырлык күрсәтергә» ярдәм итә (Көлессәйлеләргә 3:13).

19. Каты фикер каршылыкларын хәл итәр өчен, мәсихче нинди гамәли адымнар ясый ала?

19 Әгәр имандашың белән синең арада берәр фикер каршылыклары килеп чыкса һәм алар сиңа тыныч яшәргә мөмкинлек бирмәсә, нәрсә эшләргә? (Мәдхия 4:5). Бу авырлыкны чишеп карасаң, ничек булыр иде? (Яшәеш 32:13—15). Иң элек, Йәһвә Аллага, аңардан җитәкчелек сорап, догада мөрәҗәгать ит. Шуннан соң кардәшеңнең яхшы сыйфатларын исеңдә тотып, аның янына «зирәк тыйнаклык» белән кил (Ягъкуб 3:13). Аның белән кире тыныч мөнәсәбәтләрне кайтарырга теләвеңне әйт. «Һәркем тыңларга өлгер булырга, ә сөйләргә һәм ачуланырга ашыкмаска тиеш»,— дигән Алладан бирелгән киңәшне исеңдә тот (Ягъкуб 1:19). «Ачуланырга ашыкмаска» дигән сүзләр кешенең синең ачуыңны чыгара ала торган эш кылырга яисә сүзләр әйтергә мөмкин икәнен аңлата. Әгәр эш шул якка авышса, Йәһвә Аллага үз-үзеңне тота белүне сорап мөрәҗәгать ит (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Кардәшеңә үз үпкәләрен әйтер өчен мөмкинлек бирергә һәм аларны игътибар белән тыңларга кирәк. Хәтта син аның барлык әйткән сүзләре белән риза булмасаң да, аны бүлмә. Аның фикере дөрес булмаска мөмкин, ләкин бу аның фикере. Проблемага аның карашыннан чыгып карарга тырыш. Бу хәтта үзеңә кардәшеңнең карашы белән карауны таләп итәр (Гыйбрәтле хикәя 18:17).

20. Фикер каршылыкларын хәл иткәндә, нинди өстәмә адымнар ясасак, бу бәлки татулашуга китерер иде?

20 Сиңа сөйләргә мөмкинлек бирелгәч, ягымлы итеп сөйләшергә тырыш (Көлессәйлеләргә 4:6). Кардәшеңә сиңа аңарда нәрсә ошый икәнен әйт. Аңламаучанлыкка китергән һәм синең аркада булганнар өчен гафу үтен. Әгәр синең басынкы тырышлыкларың татулашуга китерсә, Йәһвәгә рәхмәтеңне әйт. Әгәр китермәсә, Йәһвәдән җитәкчелек турында сорарга дәвам ит һәм татулашуга тагын өстәмә юллар эзлә (Римлыларга 12:18).

21. Бу мәкалә сезгә ничек башкаларга Йәһвәнең карашы белән карарга ярдәм итте?

21 Йәһвә үзенең барлык хезмәтчеләрен дә ярата. Без камил түгел, моңа да карамастан, ул безнең барыбызны да аңа хезмәт итүдә кулланырга шат. Йәһвәнең кешеләргә карашы нинди икәнен күбрәк өйрәнеп, безнең кардәшләргә карата яратуыбыз үсәчәк. Һәм кардәшләргә карата яратуыбыз сүрелсә, ул кабат ялкынланып китә ала. Әгәр дә без кешеләргә карата Йәһвә карашын үзләштерсәк һәм башкаларның яхшы сыйфатларын күрергә тырышлык куйсак, бу безгә искиткеч фатихалар китерәчәк!

[Искәрмәләр]

^ 1 абз. Озын буйлы матур Елиәфнең Исраил патшасы булыр өчен кирәкле сыйфатлары юк икәне соңрак ачыклана. Филистимлыларның әзмәвере Голиаф исраиллеләрне сугышырга чакырганда, Исраилнең башка ир-атлары кебек, Елиәф тә куркуга бирелә (1 Патшалык 17:11, 28—30).

^ 7 абз. Иеровоам II, күрәсең, зур территорияләрне басып алганга, башта Исраилнеке булган җирләрне кайтарганга һәм, бәлкем, шуның нәтиҗәсендә салым җыйганга күрә, Төньяк патшалыкның байлыкларын шактый күбәйткән (2 Патшалык 8:6; 4 Патшалык 14:23—28; 2 Паралипоменон 8:3, 4; Амос 6:2, АМТ).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләренең кимчелекләренә ничек карый?

• Петер һәм Юнысның кайбер яхшы якларын санап чыгыгыз.

• Без мәсихче кардәшләребезгә нинди караш сакларга тәвәккәл?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге рамка]

Алланың башкаларга ничек каравы турында уйлап кара

Изге Язмалардагы Юныс турындагы хәбәрне карап чыктык. Юныс турында уйланганда, үзең регуляр рәвештә яхшы хәбәр вәгазьләгән кешеләргә яңа караш белән карарга кирәклеген күрмисеңме? Алар, исраиллеләр кебек, үз-үзләре белән канәгать һәм ваемсыз булып күренергә я Алла хәбәренә каршы булырга да мөмкин. Ләкин Йәһвәнең аларга карашы нинди? Хәтта бу дөнья төзелешендә югары дәрәҗәгә ия булган кешеләр дә, Нинәви патшасы Юныс вәгазен тыңлаганнан соң тәүбә иткән кебек, бер көнне Йәһвә Алла ягына борылырга мөмкин (Юныс 3:6, 7).

[8 биттәге иллюстрация]

Син кешеләргә Йәһвәнең карашы белән карыйсыңмы?

[10 биттәге иллюстрация]

Гайсә Юныс белән булган вакыйгага яхшы караш белән караган.