Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Кыю булыгыз: Мин дөньяны җиңдем»

«Кыю булыгыз: Мин дөньяны җиңдем»

«Кыю булыгыз: Мин дөньяны җиңдем»

ГАЙСӘ үлергә тиеш көн — яһүдләрнең Нисан аеның 14 нче көне — б. э. 33 елының 31 мартына туры килгән. Ул пәнҗешәмбедә кояш батканнан соң башланган. Ул кичне Гайсә һәм аның рәсүлләре, борынгы яһүдләрнең Коткарылу бәйрәмен билгеләп үтәр өчен, Иерусалимдагы йортның өске бүлмәсенә җыелган. «Үзенең бу дөньядан Ата хозурына китәргә» вакыт җиткәнен белеп, Гайсә рәсүлләрен соңгы чиккә кадәр яратканын күрсәткән (Яхъя 13:1). Ул моны ничек эшләгән? Гайсә шәкертләренә кыйммәтле гыйбрәт дәресләре биргән һәм шулай итеп аларны киләчәк сынауларга әзерләгән.

Төн якынлаша башлагач, Гайсә рәсүлләренә: «Кыю булыгыз: Мин дөньяны җиңдем»,— дип әйткән (Яхъя 16:33). Бу кыю сүзләр белән ул нәрсә әйтергә теләгән? Өлешчә менә моны: «Дөньяда явызлык хөкем сөрүгә карамастан, мин шәфкатьсез һәм үч алучан булып китмәдем. Мин дөньяга мине үз гадәтләренә буйсындырырга рөхсәт итмәдем. Моңа сезнең дә көчегез җитә». Гайсәнең җирдәге тормышының соңгы сәгатьләрендә тугры рәсүлләренә өйрәткәне аларга да дөньяны җиңәргә ярдәм иткән.

Дөньяда бүген явызлык бик күп. Гаделсезлек һәм акылсыз рәхимсезлек безгә ничек тәэсир итә? Ачуыбыз киләме һәм үч алырга омтылабызмы? Дөньядагы әхлак таркалуы турында нәрсә әйтеп була? Өстәвенә, камил булмавыбызны һәм җитешсезлекләребезне искә төшерсәк, нәтиҗәдә, безгә ике юнәлештә сугыш алып барырга туры килә: бер яктан, явыз дөньяның һөҗүменә каршы торабыз, икенче яктан — үз җитешсезлекләребезгә. Алла ярдәме булмаса, без җиңүгә өметләнә алабызмы? Аның ярдәмен ничек алырга? Үз җитешсезлекләребезгә каршы тору өчен, нинди сыйфатлар үстерергә кирәк? Бу сорауларга җавап алыр өчен, әйдәгез Гайсәнең җирдәге тормышының соңгы көнендә яраткан шәкертләрен нәрсәгә өйрәткәнен карап чыгыйк.

Горурлыкны басынкылык белән җиңегез

Мәсәлән, горурлык, ягъни тәкәбберлек кебек сыйфатны карыйк. Аның турында Изге Язмада болай дип әйтелә: «Горурлык — һәлакәткә, масаю хурлыкка илтә» (Гыйбрәтле хикәя 16:18). Язмаларда шулай ук безгә: «Чынлыкта исә, һичкем булмыйча, үзен зурга санаучы кеше үз-үзен алдый»,— дигән кисәтү бирелә (Гәләтиялеләргә 6:3). Горурлык чыннан да зарар китерә һәм ялгыштыра. Әгәр «горурлыкны һәм тәкәбберлекне» дошман күрсәк, бу акыл белән эш итүебезне күрсәтә (Гыйбрәтле хикәя 8:13).

Ә Гайсәнең рәсүлләре горурлык һәм тәкәбберлек күрсәткәнме? Һәрхәлдә бер тапкыр алар араларында кайсысы иң бөек дип бәхәсләшкәннәр (Марк 9:33—37). Икенче вакытта Ягъкуб белән Яхъя Патшалыкта үзләренә зур дәрәҗә сораганнар (Марк 10:35—45). Гайсә шәкертләренә мондый уйлардан котылырга ярдәм итәргә теләгән. Шуңа күрә Коткарылу бәйрәме вакытында ул торган, биленә сөлге ураган һәм шәкертләренең аякларын юа башлаган. Шулай эшләп Гайсәнең аларны нәрсәгә өйрәтергә теләве ачык күренеп тора. «Мин — сезнең Раббыгыз һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән,— дигән Гайсә,— сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиеш» (Яхъя 13:14). Горурлык бөтенләй икенче төрле сыйфат — басынкылык белән алмаштырылырга тиеш.

Шулай да горурлыкны җиңү бик җиңел түгел. Соңрак шушы кичне, Гайсә соңыннан аңа хыянәт иткән Яһүд Искариотны чыгарып җибәргәннән соң, 11 рәсүл арасында каты бәхәс купкан. Нәрсә турында? Аларның кайсысы иң бөеге булып исәпләнүе турында! Аларга ачулану урынына, Гайсә яңадан түземлелек белән башкаларга хезмәт итүнең мөһимлегенә басым ясаган. Ул болай дип әйткән: «Патшалар халыклар өстеннән хакимлек итәләр, һәм алар белән идарә итүчеләр „яхшылык кылучылар“ дип аталалар. Сездә алай булмасын: сезнең арагызда иң олыгыз кече кебек, башлык булучыгыз хезмәтче кебек булсын». Үзенең үрнәге турында исләренә төшереп, ул: «Мин сезнең арада хезмәт итүче кебек»,— дип өстәгән (Лүк 22:24—27).

Рәсүлләр моннан гыйбрәт алганмы? Күрәсең, алганнар. Еллар узганнан соң, рәсүл Петер: «Һәммәгез дә бер фикердә, миһербанлы, туган җанлы, шәфкатьле, тыйнак булыгыз»,— дип язган (1 Петер 3:8). Әйдәгез без дә горурлыкны басынкылык белән җиңик! Моңа безнең яшәү бәйле бит. Дан эзләү, хакимлек яисә зур дәрәҗәгә омтылу белән мавыккан булмавыбыз акыл белән эш итүебезне күрсәтә. «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора,— дип әйтелә Изге Язмада,— Ә басынкыларга мәрхәмәтен бирә» (Ягъкуб 4:6). Борынгы гыйбрәтле хикәядә моңа охшаш фикер бар: «Тыйнак булуның җимеше — Раббыдан курку, байлык, дан һәм тормыш» (Гыйбрәтле хикәя 22:4).

Нәфрәтне ничек җиңәргә?

Бу дөньяда киң таралган тагы бер сыйфат — нәфрәт. Аның барлыкка килүенә нәрсә генә сәбәп булмасын: курку, наданлык, тискәре мөнәсәбәт, җәбер, гаделсезлек, милләтчелек, кабиләара дошманлык яисә расизм — нәфрәт һәр җирдә дә бар, бугай (2 Тимутегә 3:1—4). Нәфрәт Гайсә көннәрендә дә киң таралган булган. Яһүдләр салым җыючыларны кире каккан һәм күрә алмаган һәм шулай ук самареялеләр белән аралашмаган (Яхъя 4:9). Моннан тыш, алар мәҗүсиләргә, ягъни башка халыклардан булган кешеләргә җирәнеп караганнар. Шулай да билгеле бер вакытта Гайсә нигез салган яңа гыйбадәть кылу юлына барлык халыклардан да кешеләр кушылырга тиеш булган (Рәсүлләр 10:34, 35; Гәләтиялеләргә 3:28). Шуңа күрә Гайсә үзенең шәкертләренә яңа әмер биргән.

Гайсә: «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз»,— дип әйткән. Алардан нәкъ шушындый ярату күрсәтергә өйрәнү көтелгән, шуңа күрә Гайсә болай дип дәвам иткән: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:34, 35). Әмер яңа булган, чөнки бу ярату «якыныңны үзеңне яраткан кебек» яратудан өстенрәк булган (Левит 19:18). Нинди мәгънәдә? Гайсә: «Минем әмерем шушы: Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан да бөек ярату юк»,— дип аңлаткан (Яхъя 15:12, 13). Алар бер-берсе һәм башкалар өчен гомерен бирергә әзер булырга тиеш булган.

Камил булмаган кешеләр ничек аларда тамыр җәйгән нәфрәттән котыла ала? Нәфрәтне фидакарь ярату юк итә ала. Чыгышы ягыннан төрле этник, мәдәни, дин һәм сәяси группалардан булган миллионлаган саф күңелле кешеләр нәкъ шулай эшли дә. Алар хәзер бердәм, нәфрәттән азат җәмгыятькә — Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья бердәмлегенә кушыла. Алар рәсүл Яхъяның: «Үзенең туганына нәфрәтләнүче һәркем кеше үтерүче була. Кеше үтерүченең мәңгелек тормышы булмаганын сез беләсез»,— дигән сүзләренә җитди карый (1 Яхъя 3:15). Чын мәсихчеләр кораллы бәрелешләрдә катнашудан баш тартып кына калмый, ә шулай ук бар көче белән бер-берсенә ярату күрсәтергә тырыша.

Ә имандашыбыз булмаганнарга һәм, бәлкем, безне нәфрәт иткәннәргә мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш? Җәфалау баганасында аны җәзалап үтерүдә катнашучылар өчен Гайсә: «Йа, Ата! Аларны кичер, чөнки алар нәрсә эшләүләрен белмиләр»,— дип дога кылган (Лүк 23:34). Нәфрәт белән тулы кешеләр Гайсәнең шәкерте Эстефәнне ташлар атып үтергәндә, аның соңгы сүзләре: «Раббым! Бу эшне аларга гөнаһ дип санама»,— булган (Рәсүлләр 7:60). Гайсә белән Эстефән хәтта үзләрен күрә алмаучыларга да яхшылык теләгән. Аларның йөрәкләрендә нәфрәт булмаган. Шуңа күрә безгә дә Изге Язмада: «Һәркемгә... игелек эшлик»,— дигән үгет-нәсихәт бирелә (Гәләтиялеләргә 6:10).

Мәңгелеккә ярдәмче

Соңрак, ул әһәмиятле кичне, Гайсә 11 тугры рәсүленә озакламый үзенең бүтән алар белән бергә булмыячагын хәбәр итә (Яхъя 14:28; 16:28). Әмма ул аларны: «Мин Атадан сораячакмын, һәм Ул сезгә бүтән Яклаучы-Юатучы бирәчәк, Ул Яклаучы мәңге сезнең белән булачак»,— дип ышандыра (Яхъя 14:16). Вәгъдә ителгән Яклаучы, ягъни ярдәмче — Алланың изге рухы. Ул аларга Изге Язманың тирәнлекләрен аңларга ярдәм итәчәк һәм Гайсә аларга өйрәткәннәрне хәтерләренә төшерәчәк (Яхъя 14:26).

Ә безгә изге рух ничек ярдәм итә ала? Изге Язма, Алла тарафыннан рухландырылган Сүз аша. Пәйгамбәрлекләр әйтүче һәм Изге Язманы язучы ир-атлар «Изге Рухтан рухландырылып сөйләделәр» (2 Петер 1:20, 21; 2 Тимутегә 3:16). Әгәр Язмаларны өйрәнсәк һәм белгәннәребезне тормышта куллансак, без белем һәм акыллылык туплыйбыз, һәрнәрсәнең асылына төшенергә һәм аек фикер йөртергә өйрәнәбез. Шулай булгач без бу явыз дөньяның басымын каршыларга тагы да яхшырак әзер түгелмени?

Изге рух безгә көчле уңай йогынты ясавы белән дә ярдәм итә. Аның ярдәмендә без Аллага хас сыйфатларны күрсәтә алабыз. «Изге Рух исә мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белүне тудыра»,— дип әйтелә Изге Язмада. Болар нәкъ безгә әхлаксызлык, ызгыш-талаш, хөсетлек, бик нык ярсу һәм башка шуңа охшаш җитешсезлекләрне җиңәр өчен кирәкле сыйфатлар түгелмени? (Гәләтиялеләргә 5:19—23).

Алланың рухына таянганда, без шулай ук кыенлыкларны һәм авыр кичерешләрне җиңәр өчен «гаять зур кодрәт» алабыз (2 Көринтлеләргә 4:7). Изге рух, бәлкем, сынау яисә вәсвәсәләрдән коткармас, әмма ул безгә, һичшиксез, түзеп торырга ярдәм итәчәк (1 Көринтлеләргә 10:13). «Мин көч Бирүче аша һәрнәрсәгә әзер торам»,— дип язган рәсүл Паул (Филиппуйлыларга 4:13). Алла изге рух ярдәмендә безгә мондый көчне бирә. Изге рух өчен без нинди рәхмәтле була алабыз! Алла аны Гайсәне яратучыларга һәм аның әмерләрен үтәүчеләргә вәгъдә итә (Яхъя 14:15).

«Минем мәхәббәтемдә торыгыз»

Җирдәге тормышының соңгы көнендә Гайсә үзенең рәсүлләренә шулай ук: «Минем әмерләремне кабул итеп, аларны үтәгән кеше Мине ярата. Мине яраткан кешене Атам да яратыр»,— дип әйткән (Яхъя 14:21). «Минем мәхәббәтемдә торыгыз»,— дип өндәгән ул аларны (Яхъя 15:9). Шулай итеп, әгәр без Ата һәм Улның мәхәббәтендә торабыз икән, бу безгә үзебезнең гөнаһлы теләкләребез белән көрәшергә, һәм шулай ук бозык дөньяның йогынтысына бирелмәскә ярдәм итәчәк. Бу ничек мөмкин?

Әгәр гөнаһлы теләкләребезне тыярга көчле мәҗбүр итүче сәбәп булмаса, без моны эшләрбезме? Йәһвә Алла һәм аның Улы белән дуслыгыбызны сакларга омтылудан да зуррак нинди этәргеч көч булуы мөмкин? Яшүсмер чагында ук барлыкка килгән әхлаксыз гадәтләренә каршы тәвәккәл рәвештә көрәшкән Эрнесто * исемле яшь кеше менә нәрсә дип әйтә: «Мин Алланы шатландырырга тели идем, ә Изге Язмадан мин дөрес яшәмәвемне белдем. Шуңа күрә мин үзгәрергә һәм Алланың нормалары буенча яшәргә карар иттем. Көн саен миңа элеккечә башымда кайнашкан әшәке, зарарлы уйлар белән көрәшергә туры килә иде. Ләкин мин җиңәргә ниятләндем һәм бертуктаусыз Аллага ярдәм сорап дога кылдым. Беренче ике ел иң авыры булды, ләкин хәзер дә мин үз-үземә таләпчән».

Тирә яктагы йогынты белән көрәшкә килгәндә инде, Гайсәнең шәкертләре белән Иерусалимдагы өске бүлмәдән китәр алдыннан әйткән соңгы догасына игътибар итегез. Ул Атасыннан үзенең шәкертләре өчен болай дип сораган: «Аларны дөньядан алуыңны түгел, бәлки явызлыктан саклавыңны үтенәм. Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел» (Яхъя 17:15, 16). Нинди юанычлы! Йәһвә кемне ярата, шуларны саклый һәм, әгәр алар үзләрен дөньядан аерым тотса, аларга көч бирә.

«Иман китерегез»

Гайсәнең әмерләрен тоту безгә чыннан да бозык дөнья һәм гөнаһлы теләкләребезгә каршы көрәштә җиңәргә ярдәм итә ала. Шулай да, бу көрәштә никадәр генә уңышлы булсак та, без бу дөньядан һәм беренче гөнаһ нәтиҗәләреннән котыла алмыйбыз. Ләкин безгә өметсезлеккә бирелергә кирәкми.

«Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә,— дип язылган Изге Язмада,— әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши» (1 Яхъя 2:17). Гайсә, аңа «иман китерүче» һәркемне гөнаһтан һәм үлемнән коткарыр өчен, үзенең гомерен биргән (Яхъя 3:16). Алланың ихтыяры турында белемебез арткан саен, әйдәгез Гайсә Мәсихнең: «Аллаһыга ышаныгыз һәм Миңа ышаныгыз»,— дигән киңәшенә җитди карыйк (Яхъя 14:1).

[Искәрмә]

^ 22 абз. Исем үзгәртелгән.

[7 биттәге иллюстрация]

«Минем мәхәббәтемдә торыгыз»,— дип өндәгән Гайсә рәсүлләрен.

[7 биттәге иллюстрация]

Гөнаһтан һәм аның нәтиҗәләреннән азатлык тиздән чынга ашачак.