Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Югары суд «Арарат җирендәге» чын гыйбадәт кылуны яклый

Югары суд «Арарат җирендәге» чын гыйбадәт кылуны яклый

Югары суд «Арарат җирендәге» чын гыйбадәт кылуны яклый

Өч балалы әти, чал чәчле әрмән, үз иленең югары суды алдында басып тора. Аның һәм имандашларының азатлыгы куркыныч астына куелган. Судьялар аның, үз ышануларын аңлатыр өчен, Изге Язмалардан өземтәләр укыганын тыңлый. Бу судның ничек итеп Әрмәнстандагы чын гыйбадәт кылуның зур җиңүенә китергәнен аңлар өчен, әйдәгез, судка кадәр булган вакыйгаларны карап чыгыйк.

ӘРМӘНСТАН Төркиядән көнчыгышта, Кавказ арты тауларының көньягында урнашкан. Монда өч миллионнан артык кеше яши. Илнең башкаласы Ереваннан Арарат тавының ике очына таба искиткеч күренеш ачыла. Бу тауда, риваять буенча, Туфаннан соң Нух көймәсе туктаган (Яшәеш 8:4) *.

Әрмәнстанда Йәһвә Шаһитләре үз эшләрен 1975 елдан башлап алып бара. 1991 елда Советлар Союзыннан чыкканнан соң, Әрмәнстан бәйсез ил була. Һәм анда, дини оешмаларны теркәү өчен, дин эшләре буенча Дәүләт советы оештырыла. Ләкин бу Совет Йәһвә Шаһитләрен, башлыча, мәсихче буларак битарафлык саклаганнары өчен, теркәүдән баш тарта. Нәтиҗәдә, 1991 елдан башлап йөздән артык яшь Йәһвә Шаһите судлар аша үтә һәм күп кенә очракларда армия сафларында хезмәт итүгә карата Изге Язмаларга нигезләнгән позицияләре өчен төрмәгә ябыла.

Дин эшләре буенча бу совет шулай ук дәүләт прокуратурасын Лева Маргарянның дини эшен тикшереп чыгарга сораган. Маргарян мәсихчеләр җыелышының өлкәне һәм атом электростанциясендә юрист вазифасын тырышып үти. Ахыр чиктә, кардәшебез Маргарян 244 нче статья буенча гаепләнгән. Бу статья Совет законнарында әле Хрущев заманнарыннан ук калган. Ул, Йәһвә Шаһитләренә һәм башка дини төркемләрнең эшләренә комачаулап, аларны, ахыр чиктә, юк итәр өчен чыгарылган булган.

Әгәр берәр дини төркем теркәү үтмәгән булса һәм, дини эшен башкаруына салынып, үз җыелышларына яшь кешеләрне кызыктырып алып килсә һәм дин «әгъзаларын гражданнар бурычын үтәмәскә» чакырса, бу закон буенча мондый дини төркемне оештыру яисә аңа җитәкчелек итү җинаять дип санала. Прокурорның төп гаепләве — Мецамор шәһәрендә Маргарян үткәргән очрашуларда яше җитмәгән балаларның булуы. Прокурор шулай ук кардәш Маргарянны яшь кешеләрне армия сафларында хезмәт итүдән баш тартырга мәҗбүр иткән дип гаепләгән.

Суд

2001 елның 20 июлендә, җомга көнне судья Манвел Симонян җитәкчелегендә суд башлана. Ул Армавир шәһәренең район судында үтә һәм август ае буена дәвам итә. Судта шаһитләрне тыңлаган чакта, прокурор ягындагы шаһитләр, ахыр чиктә, Маргарянга каршы күрсәтүләрнең бер өлешен Милли иминлек министерствосы (баштагы КГБ) вәкилләре кушуынча язганнарын һәм күрсәтүләргә аларның кушуы буенча кул куйганнарын таныганнар. Бер очракта бер хатын-кыз шул министерствоның хезмәткәре аны «Йәһвә Шаһитләре безнең хөкүмәткә һәм динебезгә каршы» дип әйтергә өйрәткәнен таныган. Ләкин ул үзе Йәһвә Шаһитләре белән таныш түгел, бары тик телевизордан, дәүләт тапшыруыннан гына аларны гаепләгәнне ишеткән.

Кардәш Маргарянның чираты җиткәч, ул Йәһвә Шаһитләренең җыелышларына килгән яше җитмәгән балалар моны әти-әниләре рөхсәтеннән эшли дип аңлаткан. Ул шулай ук армия сафларында хезмәт итәргәме, юкмы — моны һәрбер кеше үзе хәл итә дип аңлаткан. Прокурор берничә көн буена төрле яклап сорау алуын дәвам иткән. Изге Язмаларны кулланып, кардәш Маргарян үзенең ышанулары турындагы сорауларга тыныч кына җавап биргән, ә бу вакытта прокурор, Изге Язмаларны алып, Маргарян кулланган шигырьләрне тикшергән.

2001 елның 18 сентябрендә судья, Маргарянның эшләрендә «җинаятьлек юк» һәм ул «гаепсез» дип, суд карарын игълан иткән. «Ассошиэйтед пресс» бу процесс турында репортаж чыгарган. Анда болай дип язылган иде: «Бүген Әрмәнстандагы Йәһвә Шаһитләренең бер җитәкчесе гаепсез дип танылган. Аны кешеләрне башка дингә күчерүдә һәм яшь кешеләрне армиягә бармаска мәҗбүр итүдә гаепләгәннәр иде. Ике айлык судтан соң, суд җитәкче [Лева Маргарянга]... каршы әйтелгән дәлилләр нигезсез дип карар чыгарган. Югыйсә аңа биш ел төрмәдә утырырга туры килер иде [...] Әрмәнстанның Конституциясе диннәргә азатлык гарантиясе бирсә дә, яңа дини төркемнәргә теркәү үтүе авыр һәм җитәкчеләр үзләренең илтифатлылыгын өстен торган Әрмән апостол чиркәвенә күрсәтә». Европаның Иминлек һәм Хезмәттәшлек буенча Оешмасы (ЕИХО) 2001 елның 18 сентябрендә чыгарган пресс-релизда болай дип әйтелгән иде: «Суд дөрес карар чыгарды, әмма ЕИХО бу суд утырышының булуына үкенә».

Эзәрлекләүләр дәвам итә

Ләкин прокурорлар беренче инстанциянең карарына ризасызлык белдергәннәр һәм, нәтиҗәдә, бу эш аппеляция судында тагын дүрт ай каралган. Судның иң башында, кардәш Маргарян җавап бирергә дип чакырылганнан соң, судьяларның берсе беренче соравын бирә. Кардәш Маргарян җавап бирә башлагач, председатель аны бүлә һәм аның җавабын тыңларга теләми. Шуннан соң ул кардәш Маргарянга бер җавабын да тулысынча бетерергә мөмкинлек бирми. Бернинди сәбәпсез, ул шулай ук аны яклаучы яктан бирелгән сорауларның күбесенә җавап бирергә рөхсәт итми. Суд барганда, зал тулы Йәһвә Шаһитләренә каршы булган дини фанатиклар кардәш Маргарянны рәнҗетеп кычкыра торалар. Процесс барган чакта, телевизор аша суд турында ялган һәм дөрес булмаган, мәсәлән, кардәш Маргарян асылда үз гаебен таныган дигән репортажлар таратыла.

Суд барышының уртасында өч судьядан торган коллегиянең председателе барысын да шаккатыра: ул дин эшләре буенча Дәүләт советының хатын укый. Анда прокуратурадан кардәш Маргарянга каршы чаралар күрергә таләп ителә иде. Судтагы халыкара күзәтүчеләрне бу гаҗәпкә калдыра, чөнки Әрмәнстан аны Европа Советы әгъзасы итеп кабул итсеннәр дип гариза язган булган һәм шуның белән «барлык чиркәүләрнең һәм дин оешмаларының, аеруча „гадәткә кермәгән“ дип танылганнарының, бернинди кимсетүсез үз диннәрен тота алуларына гарантия» бирү бурычы барлыгын таныган.

Суд утырышын дәвам итә һәм вакыйгалар тагын да киеренкерәк була. Йәһвә Шаһитләренә каршы килүче кешеләр аларга суд барган бинаның эчендә дә, урамда да тынычлык бирми. Рухи апаларыбызның аякларына тибәләр. Бер Йәһвә Шаһитен кыйнаганда, ул кыйнаучыларга каршы килми һәм аның умырткалыгын имгәтәләр һәм аны хастаханәгә алып китәргә туры килә.

Шул ук вакытта суд коллегиясенә яңа председатель билгеләнгән була. Суд залындагы кайберәүләрнең адвокатны куркытырга тырышуларына карамастан, яңа председатель залда тәртип урнаштыра, хәтта полициягә адвокатны куркытып кычкырган бер хатынны суд залыннан озатырга куша.

Әрмәнстанның югары судында

2002 елның 7 мартында аппеляция суды, Йәһвә Шаһитләренең гаебе юк дип, үткән судның карарын раслый. Кызык, ләкин бу карарны игълан итәргә бер көн калганда, дин эшләре буенча Дәүләт советы таратылган булган. Прокурорлар тагын, хәзер инде Әрмәнстанның югары судында — Кассацион судында, судның карарына ризасызлык белдергән. Алар «гаепләүче карар чыгарыр өчен», Судны эшне кабаттан тикшерүгә бирергә сораган.

Председатель итеп Мгер Хачатрян билгеләнгән, 6 судьядан торган суд коллегиясе 2002 елның 19 апрелендә сәгать 11 дә җыела. Ике прокурорның берсе үзенең чыгышында, үткән ике суд кардәш Маргарянның гаебен тапмаганнар дип, үзенең ачуын белдерә. Ләкин аны шунда ук бүләләр һәм дүрт судья аңа сорау бирә башлый. Бер судья прокурорны тәнкыйтьли, чөнки прокурор Судны ялгыш юлга алып китергә тырыша: вәгазьләү һәм Йәһвә Шаһитләренең теркәлгән булмавы кардәш Маргарянга каршы белдерүдә җәза бирелә торган эшләр кебек каралган, ләкин аларның берсе дә 244 статьяда гаепкә тартырлык җинаять дип саналмый. Шуннан соң судья прокурорның тәртибен «кардәш Маргарянны җинаять эшләүдә гаепләү аша эзәрлекләү» дип сурәтли. Икенче судья Европа судында каралган эшләрне искә төшерә: анда Йәһвә Шаһитләре «билгеле дин» дип танылган, шуңа күрә алар кеше хокуклары буенча Европа конвенциясенең яклавында тора. Шул вакытта Суд залындагы рухани Йәһвә Шаһитләре илдә ызгышлар тараталар дип кычкыра башлый. Суд аңа башка кычкырмаска куша.

Шуннан соң судьялар Лева Маргаряннан үзләре сорау алалар. Кардәш Маргарян Йәһвә Шаһитләренең мәсихчеләр буларак позициясенә кагылышлы төрле сорауларга җавап бирә (Марк 13:9). Кыска гына фикер алышудан соң, судьялар бердәм рәвештә «гаепле түгел» дигән карар чыгара. Маргарянның җиңеллек сизгәне күренеп тора. Үзенең карарында Суд болай дип язган: «Булган законнар [Лева Маргарянның] эшчәнлеген җинаять дип санамый һәм андый гаепләү Әрмәнстан Конституциясенең 23 статьясына һәм Европа конвенциясенең 9 статьясына каршы килә».

Карарның нәтиҗәсе

Әгәр Маргарянны гаепле дип тапсалар, бу бөтен Әрмәнстан буенча Йәһвә Шаһитләренең җыелышларындагы башка өлкәннәрне закон буенча эзәрлекләүләргә дучар итәр өчен юл ачар иде. Ләкин Суд чыгарган карар мондый эзәрлекләүләргә чик куячак дип өметләнеп була. Шулай ук, Маргарян гаепле дип табылган булса, бу Йәһвә Шаһитләрен теркәмәүне дәвам итәргә сәбәп итеп кулланылыр иде. Бәхеткә каршы, Суд мондый сәбәпләр өчен дә юл куймады.

Бу илдәге 7 000 нән артык Йәһвә Шаһитенең теркәү үтәрләрме икәнен вакыт күрсәтер. Әмма шул ук вакытта чын гыйбадәт кылу «Арарат җирләрендә» әле дә гөрләп үсә.

[Искәрмә]

^ 3 абз. Шуңа күрә бу — әрмәннәрнең үз илләрен Арарат тавы белән бәйле итеп күрсәтүенең бер сәбәбе. Борынгы заманнарда Әрмәнстан бу тауларны үз эченә алган зур ил булган. Шуңа күрә Изге Язмалардагы Исай 37:38 дә язылган «Арарат җире» дигән гыйбарәне Грек Септуагинтасы «Әрмәнстан» дип тәрҗемә итә. Хәзерге көндә Арарат тавы Төркиядә, илнең көнчыгыш чикләрендә урнашкан.