Аллага нинди сораулар бирер идегез?
Аллага нинди сораулар бирер идегез?
БӨТЕН дөнья буенча кешеләр яшәү турында җитди сораулар бирә. Ә сез? Күпләр үзләренең сораулары белән дини җитәкчеләргә мөрәҗәгать итә, ләкин канәгатьләндерерлек җавап алмыйлар. Башкалар үзләренең сораулары турында үзләре генә уйлана. Кайберәүләр җитәкчелек сорап дога кыла. Ә асылда Алладан сезне борчыган сорауларга җавап алу мөмкинме? Менә күпләр Аллага бирергә теләгән сорауларның кайберләре.
Чынлыкта кем син, Алла?
Кешеләрнең Алланы күз алдына китерүләре аларның культурасына, ата-аналарының диненә бәйле, ә кемдер Алланы нинди итеп күз алдына китерергә икәнне үзе сайлый. Кайберәүләр Аллага исеме белән эндәшә, башкалары аны Алла дип кенә атый. Моның берәр әһәмияте бармы? Безгә үзен һәм үзенең исемен ачучы бер генә чын Алла бармы?
Ни өчен газаплар шулкадәр күп?
Акылсыз яисә азгын яшәү рәвеше аркасында сәламәтлеген харап иткән яисә фәкыйрьлеккә төшкән кеше тормышыннан зарлана. Әмма ул үзенең ни өчен газап чиккәнен яхшы белә.
Ләкин күпләр бернинди гаепсез авыр газаплар кичерә. Кайберәүләр хроник авырулардан интегә. Башкаларга, яшәргә урын һәм гаиләләренә җитәрлек азык булсын өчен, бер караганда җиңеп чыга алмаслык каршылыкларны ерып чыгарга туры килә. Миллионлаган кешеләр җинаять, сугыш, беркемне дә аямаган көч куллану, бәла-каза яисә хакимлеккә ия булган кешеләрдән чыккан гаделсезлекнең корбаннары булалар.
Күпләрнең: «Нигә мондый күренешләр шулкадәр киң таралган? Ни өчен Алла бөтен бу газапларга юл куя?» — дип соравы аңлашыла.
Мин ни өчен яшим? Яшәүнең мәгънәсе нинди?
Бу сораулар еш кына көндәлек тормыш канәгатьлек хисе китермәгән кешеләрнең өмете өзелүеннән туа. Ә мондый кешеләр әз түгел. Миллионлаган башка кешеләр һәркемнең тормыш юлы Алла тарафыннан алдан билгеләнеп куелган дип саный. Бу шулаймы? Әгәр дә Алланың сезгә карата ниндидер нияте булса, һичшиксез, сез бу ният турында белергә теләрсез.
Җир шарындагы барлык китапларның арасында Алла тарафыннан рухландырылган дип үзендә анык әйтелгән бер китап бар. Бөтен кешелеккә Алладан җибәрелгән хәбәр буларак, бу китап кайчан да булса язылган башка китапларга караганда шактый күбрәк телләрдә чыгарылган. Сүз Изге Язмалар турында бара. Анда күкне һәм җирне Барлыкка Китерүче, Алла үзе, безгә үзенең кем икәнен һәм исеме нинди икәнен ача. Сез бу исемне беләсезме? Алланың нинди Шәхес икәне турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелүен беләсезме? Ә Алланың сездән нәрсә көтүе турында анда нәрсә әйтелә?
[3 биттәге иллюстрация]
Mountain: Chad Ehlers/Index Stock Photography