Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең йөрәген сөендерүче яшьләр

Йәһвәнең йөрәген сөендерүче яшьләр

Йәһвәнең йөрәген сөендерүче яшьләр

Бу өйрәнү мәкаләләре, аеруча, Йәһвә Шаһитләренең җыелышындагы яшьләр өчен әзерләнгән. Шуңа күрә без яшьләрне бу мәкаләләрне җентекләп өйрәнергә һәм, җыелышта «Күзәтү манарасын» өйрәнгән чакта бу мәкаләләр каралганда, комментарийлар бирүдә актив катнашырга чакырабыз.

«И улым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә [«гаепләүчемә», ЯД] тиешле җавапны бирә алырмын» (ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯ 27:11).

1, 2. а) Әгәр бу дөньяның эшләре сине үзенә җәлеп итсә, бу син яхшы мәсихче була алмыйсың дигән мәгънә йөртәме? (Римлыларга 7:21). Аңлат. б) Асаф мисалыннан син нәрсәгә өйрәнәсең? (9 нчы биттәге рамканы кара.)

СИН кибеттә я базарда кием сатып алырга җыенасың икән ди. Рәтләр кырыеннан үткәндә, сиңа ошаган кием күрәсең. Төсе дә, тегелеше дә нәкъ синең өчен, шул ук вакыт кыйбат та түгел. Шуннан соң син аны җентекләбрәк карый башлыйсың һәм материалының кырыйлары тузганын, ә киемнең үзе урыны-урыны белән начар тегелгәнен абайлыйсың. Шундый матур булып күренгән әйбер, яхшылап карагач, начар сыйфатлы булып чыга. Андый әйбер өчен син акча сарыф итәр идеңме?

2 Бу мисалны син, яшь мәсихче, очрата алган хәл белән чагыштырып була. Бер караганда, бу дөнья — өстә әйтелгән кием шикелле — бик яхшы кебек күренергә мөмкин. Мәсәлән, сыйныфташларың күңел ачу кичәләренә йөрергә, наркотиклар кулланырга, аракы эчәргә, өйләнергә ниятләнмичә бер-берсе белән очрашырга яисә никахсыз җенси мөнәсәбәтләргә керергә мөмкин. Сине мондый тормыш кайвакыт үзенә җәлеп итмиме? Синдә мондый «ирекне» татып кына карарга теләк тумыймы? Әгәр бу сорауларга: «Әйе»,— дип җавап бирсәң, син начар, һәм яхшы мәсихче була алмыйсың дигән нәтиҗә ясарга ашыкма. Изге Язмалар бу дөньяның хәтта Аллага яраклы булырга теләгән кешеләр өчен дә кызыктырырлык булырга мөмкин икәнен таный (2 Тимутегә 4:10).

3. а) Дөнья тәкъдим иткәннәрнең артыннан куу ни өчен файдасыз? б) Дөнья артыннан кууның мәгънәсез икәнен бер мәсихче ничек сурәтли?

3 Әйдә хәзер син алырга теләгән теге киемне караган кебек үк, бу дөнья тәкъдим иткәннәрне якыннан карап чыгыйк. Үз-үзеңнән: «Бу дөнья төзелеше «материалының» һәм «тегелешенең» сыйфаты нинди?» — дип сора. Изге Язмаларда бу «дөнья... үтеп китә» дип әйтелә (1 Яхъя 2:17). Дөнья тәкъдим иткән һәркайсы күңел ачулар иң яхшы очракта вакытлыча була. Өстәвенә, Алла хупламаган тәртип өчен бик зур «бәя» түләргә туры киләчәк. Дөрестән дә, моны сатып алынган бик яхшы әйбер дип әйтеп булмый. Юкка гына үткән яшьлек өчен кайгы кичергән бер мәсихче болай дип әйткән: «Дөнья сокландыргыч һәм кызыктыргыч булып күренергә мөмкин. Һәм бу дөнья аның гадәтләре буенча зыянсыз күңел ачып булганына ышануыңны тели. Әмма бу берничек тә мөмкин түгел. Дөнья, синең белән кулланып, барлык көчеңне алачак һәм читкә ташлаячак» *. Мондый «түбән сыйфатлы» тормышка үз яшлегеңне ни өчен әрәм итәргә?

«Явыздан» саклау

4, 5. а) Үлеменә кадәр аз гына вакыт калганда, Гайсә Йәһвәдән догада нәрсә турында сораган? б) Ни өчен Гайсәнең үтенече урынлы булган?

4 Бу дөнья төзелешенең бернинди дә сыйфатлы нәрсәләр бирә алмаганын аңлап, яшь Йәһвә Шаһитләре бу дөнья белән дуслашудан качарга тырыша (Ягъкуб 4:4). Син бу тугры яшьләрнең берсеме? Шулай булса, бу бик мактаулы. Әлбәттә, яшьтәшләреңнең басымына каршы тору һәм алардан аерылып тору бик җиңел түгел, ләкин синең ярдәмчең бар.

5 Үлеменә кадәр аз гына вакыт калганда, Гайсә Йәһвәгә шәкертләремне «Явыздан сакла» дип дога кылган (Яхъя 17:15, ЯД). Бу үтенечен Гайсә юкка гына белдермәгән. Яшьләренә карамастан, шәкертләренә сафлык саклап яшәү җиңел булмаячагын Гайсә яхшы белгән. Ни өчен җиңел булмаячак? Сәбәпләрнең берсе — бу шәкертләрнең күзгә күренмәгән куәтле дошманы, «Явызның», Иблис Шайтанның барлыгы, һәм Гайсә моны үзе таныган. Изге Язмаларда бу явыз рухи зат «үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри» диелә (1 Петер 5:8).

6. Иблиснең балаларны да җәлләми икәнен кайдан беләбез?

6 Иблис һәр заманда мәрхәмәтсез шатлык белән кешеләргә каты җәфалар салган. Иблиснең Әюпнең һәм аның гаиләсенә китергән коточкыч бәлаләре турында гына уйлап кара (Әюп 1:13—19; 2:7). Бәлкем син үзең дә безнең көннәрдә булган, Иблиснең канечкеч рухының тәэсире сизелгән кайбер вакыйгаларны исеңә төшерерсең. Иблис бар җирдә кемне булса да «йотар» өчен эзләнеп йөри, ул шулай ук иң яшь булганнарны да җәлләми. Мәсәлән, б. э. I гасыр башында Һируд Бәйтлехемдәге ике яшькә кадәр булган бөтен малайларны үтерергә план кора (Маттай 2:16). Моны эшләргә Һирудны, күрәсең, Иблис котырткан. Ул моны Алланың вәгъдә ителгән Мәсихе булырга һәм Алланың Иблискә чыгарган хөкемен үтәргә тиеш булган бер баланы үтерер өчен эшләгән! (Яшәеш 3:15). Иблиснең балаларны да җәлләми икәне ачык күренә. Аның төп нияте — мөмкин булганча күбрәк кешеләр «йотарга». Бу аеруча безнең көннәрдә дөрес, чөнки Иблис күктән җиргә бәреп төшерелгән һәм «вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән» йөри (Ачылыш 12:9, 12).

7. а) Нинди яклардан Йәһвә Иблискә капма-каршы тора? б) Йәһвә сине шатлыклы яшәвеңнән мәхрүм итәргә телиме? Аңлат.

7 «Көчле ярсулы» Иблиснең капма-каршысы булган Йәһвә Алланың «шәфкате ташып тора» (Лүк 1:78). Йәһвә — ул мәхәббәтнең үзе. Барлыкка Китерүчебез бу искиткеч сыйфатны шундый дәрәҗәдә күрсәтә ки, хәтта Изге Язмаларда: «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип әйтелә (1 Яхъя 4:8). Бу дөнья төзелешенең илаһы һәм Алла арасында нинди зур аерма, һәм синең Аллага хезмәт итү өстенлегең бар! Иблис кешеләрне «йотарга» дип йөри, ә Йәһвә «беркемнең дә һәлак булуын теләми» (2 Петер 3:9). Алла һәрбер кешенең яшәвен, шул ук исәптән синең яшәвеңне дә, бик кыйммәтле дип саный. Йәһвә, сине бу дөньяныкы булмаска дип өндәгәндә, яшәү шатлыгыннан мәхрүм итәргә яисә ирегеңне чикләргә тырышмый, юк (Яхъя 15:19). Киресенчә, ул сине «Явыздан» саклый. Күктәге Атаң синең бу дөньяның үтеп баручы рәхәтлекләрен түгел, ә нәрсәдер яхшыракны алуыңны тели. Ул синең «чын тормыш» — җирдәге Оҗмахта булачак мәңгелек тормышны алуыңны тели (1 Тимутегә 6:17—19). Ул синдә мондый максат булсын дип өнди һәм синең уңышка ирешүеңне тели (1 Тимутегә 2:4). Моннан тыш, Йәһвә сиңа махсус чакыру белән мөрәҗәгать итә. Бу нинди чакыру?

«Минем йөрәгемне сөендер»

8, 9. а) Син Йәһвә Аллага нинди бүләк бирә аласың? б) Иблиснең Йәһвә Алланы гаепли икәне Әюп мисалыннан ничек күренә?

8 Берәр кайчан якын дустыңа бүләк биргәнең бармы? Бәлкем, аның көтелмәгән бүләктән шатланган йөзен күрү һәм рәхмәтләрен ишетү сиңа рәхәтлек китергәндер? Мөгаен, аңа нинди бүләк алырга икән дип, син озак һәм тирән уйлангансыңдыр. Ә хәзер мондый сорау турында уйлап кара: Барлыкка Китерүчеңә, Йәһвә Аллага, син нинди бүләк бирә алыр идең? Бер караганда бу сорау мәгънәсез кебек тә тоелырга мөмкин. Чиксез кодрәт Иясенә кеше нәрсә бирә алсын ди? Аллага аңарда булмаган нинди әйбер бирә аласың? Изге Язмаларда, Гыйбрәтле хикәя 27:11 дә, мондый җавап бирелә: «И улым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә [«гаепләүчемә», ЯД] тиешле җавапны бирә алырмын».

9 Изге Язмаларны өйрәнеп, бу гаепләүченең Иблис Шайтан икәнен син инде беләсеңдер. Кешеләр Аллага яратканлыктан түгел, ә үз файдаларын эзләгәнгә күрә хезмәт итәләр дип раслый Иблис. Әгәр кеше авырлыкларга эләксә, Иблиснең әйтүе буенча, ул шунда ук чын гыйбадәт кылуны калдырачак. Мәсәлән, Йәһвәгә тугры булган Әюп турында Иблис менә нәрсә әйткән: «Син аны, аның йортын һәм аңарда булган бар нәрсәне һәр яктан якламыйсыңмы әллә? Аның эшләренә Син фатихаларыңны бирәсең һәм аның көтүләре бөтен җир буенча тарала; әмма суз кулыңны һәм аңарда булган бар нәрсәгә тиеп кара — ул Сине данлармы?» (Әюп 1:10, 11).

10. а) Тугрылык саклау буенча, Иблиснең Әюпне генә түгел, ә башкаларны да шик астына алганын без кайдан беләбез? б) Хакимлек турындагы сорау сиңа ничек кагыла?

10 Изге Язмаларның бу хәбәреннән Иблиснең Әюп тугрылыгын гына түгел, ә Аллага хезмәт иткән бар кешеләрнең тугрылыгын, шул ук исәптән синең тугрылыгыңны да, шик астына алганы күренә. Тулысынча кешеләр турында әйткәндә, Иблис Йәһвәгә: «Үзенең гомере өчен [Әюп кенә түгел, ә һәркайсы] кеше бар булганын бирәчәк»,— дип әйткән (Әюп 2:4). Бу мөһим сорауга җавап бирүдә син үз ролеңне күрәсеңме? Йәһвә Гыйбрәтле хикәя 27:11 дә син аңа бирә ала торган бүләк бар дип әйтә. Нинди бүләк? Бу — аны гаепләгән Иблискә җавап бирер өчен нигезләр. Күз алдыңа китереп кенә кара: бар Галәмнең Хакиме сине бөтен заманнардагы сорауларның иң мөһименә җавап бирүдә катнашырга чакыра! Синең өчен бу нинди зур җаваплылык һәм хөрмәт! Йәһвә синнән сораганны син үти аласыңмы? Әюп үтәгән (Әюп 2:9, 10). Гайсә дә һәм гасырлар дәвамында булган башка күп кешеләр дә, шул ук исәптән яшьләр, моны үтәгән (Филиппуйлыларга 2:8; Ачылыш 6:9). Син дә моны үти аласың. Ләкин шуны исеңдә тот — бу сорауда битараф як юк. Үз эшләрең белән син я Иблиснең гаепләвен, я Йәһвәнең җавабын яклыйсың. Син кайсы якка басасың?

Йәһвә синең хакта кайгырта!

11, 12. Йәһвә өчен синең аңа хезмәт итүеңнең яисә итмәвеңнең берәр әһәмияте бармы? Аңлат.

11 Йәһвә Алла өчен синең сайлавыңның әһәмияте бармы? Иблискә тиешле җавап бирер өчен, тугры калган кешеләрнең саны әллә җитәрлек түгелме? Әлбәттә, Иблиснең бер кеше дә Йәһвә Аллага яратудан хезмәт итмәячәк дигән сүзләренең ялган икәнлеге инде исбат ителде. Әмма Йәһвә синең турында кайгыртучанлык күрсәтеп, синең дә аның ягында булуыңны тели. Гайсә: «Сезнең Күктәге Атагыз... кечкенәләрнең берсенең дә һәлак булуын теләми»,— дип әйткән (Маттай 18:14).

12 Әйе, Йәһвә синең сайлавыңа ваемсыз түгел. Аннан да мөһимрәге — синең сайлавың аның үзенә кагыла. Изге Язмалар кешеләрнең яхшы яисә начар эшләре Йәһвәдә тирән хисләр уята икәнен ачыклый. Мәсәлән, исраиллеләр, кабат-кабат фетнә күтәреп, Йәһвәне «рәнҗеткәннәр» (Мәдхия 77:40, 41). Нух көннәрендәге Туфан алдында «кешеләрнең бозылуы бик зур» булган һәм Йәһвәнең «йөрәге кайгырган» (Яшәеш 6:5, 6). Бу сүзләр турында уйлап кына кара. Әгәр син начар юл сайласаң, син Барлыкка Китерүчеңә авырту китерер идең. Бу, әлбәттә, Алла йомшак яисә үз хисләрен кулда тота алмый дигәнне аңлатмый. Дөресрәге, бу аның сине ярата һәм синең иминлегең турында кайгырта икәнен күрсәтә. Ә дөрес эшләп, син Йәһвәнең йөрәген шатландырасың. Алла Иблискә җавап бирә алуына гына түгел, ә шулай ук хәзер сиңа бүләк бирә алуына шатлана. Ул чыннан да моны эшләргә тели (Еврейләргә 11:6). Нинди яратучы Ата — Йәһвә Аллаң синең бар!

Хәзерге мул фатихалар

13. Йәһвәгә хезмәт итү инде безнең көннәрдә ничек файда китерә?

13 Йәһвәгә хәзмәт иткән кешеләрне фатихалар көтә һәм бу бары тик киләчәктә генә түгел. Йәһвә Шаһитләре арасындагы күп яшьләр инде хәзер шатлык белән канәгатьлек кичерә һәм моның өчен сәбәпләр бар. «Ходайның күңелне сөендерә торган әмере гадел»,— дип язган мәдхия җырлаучы (Мәдхия 18:9). Безнең өчен нәрсәнең иң файдалы икәнен Йәһвә һәркайсы кешедән яхшырак белә. Исай пәйгамбәр аша Йәһвә болай дип әйтә: «Мин Ходай, сине файдалыга өйрәтүче, син барырга тиеш булган юлдан сине алып баручы синең Аллаң. Их, әгәр дә син Минем әмерләремә игътибар итсәң иде! Шулчакта синең тынычлыгың елга кебек, ә гаделлегең диңгез дулкыннары кебек булыр иде» (Исай 48:17, 18).

14. Изге Язмаларда язылган принциплар ничек сиңа зур бурычлардан сакланырга ярдәм итә ала?

14 Изге Язмалардагы принципларны үз тормышыңда кулланып, син үзеңне күп санлы кайгы-хәсрәттән саклый аласың. Мәсәлән, Изге Язмаларда акчага карата ярату үстергән кешеләр «үз-үзләрен күп кайгыларга дучар иткәннәр» дип әйтелә (1 Тимутегә 6:9, 10). Син үзен мондый кайгыларга дучар иткән берәр яшьтәшеңне беләсеңме? Кайбер яшьләр, соңгы мода буенча тегелгән һәм билгеле фирмалар чыгарган киемнәр һәм әйберләр алганга күрә, зур бурычка кергәннәр. Югары бәяле әйберләр алып, озак вакытка һәм зур процентлы бурычка кереп, син чынлыкта авыр коллыкка эләгәсең! (Гыйбрәтле хикәя 22:7).

15. Изге Язмада язылган принциплар безне җенси әхлаксызлык китерә алган газаплардан ничек саклый?

15 Шулай ук җенси әхлаксызлык китергән проблемалар турында уйлап кара. Бөтен дөнья буенча һәр ел кияүгә чыкмаган яшүсмер кызларның чиксез саны балага уза. Аларның кайберләре бала таба, әмма аны үстерергә теләкләре дә, мөмкинлекләре дә юк. Кайберләре абортка ризалаша һәм соңыннан вөҗдан газаплары белән интегә. Өстәвенә, җенси мөнәсәбәтләргә кергән яшьләр нәтиҗәдә СПИД кебек җенси юллар аша йога торган чир белән газаплана. Йәһвәне белгән кеше өчен иң куркыныч нәтиҗә — бу, әлбәттә, Йәһвә Алла белән бозылган мөнәсәбәтләр * (Гәләтиялеләргә 5:19—21). Шуңа күрә Изге Язмаларда: «Фәхешлектән качыгыз!» — дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 6:18).

Син «мөбарак Аллаһыга» хезмәт итәсең

16. а) Йәһвәнең яшьлегеңдә синең шатланып яшәвеңне тели икәнен без кайдан беләбез? б) Ни өчен Йәһвә сиңа тәртип нормаларын бирә?

16 Изге Язмаларда Йәһвә бәхетле яисә «мөбарак Аллаһы» дип сурәтләнә (1 Тимутегә 1:11). Ул синең дә бәхетле булуыңны тели. Аның Сүзендә: «Яшьлегеңдә күңелле итеп яшә, яшьлегең көннәрендә йөрәгең сине шат итсен»,— дип әйтелә (Вәгазьче 11:9). Йәһвә яхшы һәм начар тәртипнең нәрсәгә китергәнен күпкә ерак күрә — аның карашы бүгенге көн белән генә чикләнми. Менә ни өчен ул сиңа мондый үгет-нәсихәт бирә: «Яшьлегеңдә, ягъни авыр көннәрең килеп җиткәнче, „алардан миңа канәгатьләнү юк!“ диячәк елларың якынлашканчы... үзеңне Яратучыны искә ал» (Вәгазьче 12:1, 2).

17, 18. Ничек бер яшь мәсихче Йәһвәгә хезмәт итүендә үзенең бәхетле икәнен күрсәткән, һәм ничек син дә шундый шатлык кичерә аласың?

17 Бүген күп яшьләр Йәһвәгә хезмәт итеп зур бәхет табалар. Мәсәлән 15 яшьлек Лина болай дип әйтә: «Мин үз-үзем белән канәгать дип әйтеп була. Тәмәке тартмаганга һәм наркотиклар кулланмаганга, мин сәламәт. Минем җыелышлар аша бирелгән кыйммәтле җитәкчелегем бар, һәм ул миңа Иблиснең көчле басымы белән көрәшергә ярдәм итә. Минем йөземдә — бәхетлелек нурлары, чөнки җыелышлар аша минем файда китерүче аралашуым бар. Һәм иң мөһиме — минем җирдә мәңге яшәргә тиңе булмаган өметем бар».

18 Күп яшь мәсихчеләр, Лина кебек, иманнары өчен каты көрәш алып бара, һәм бу аларга шатлык китерә. Алар шуны аңлый: тормышларында авырлык һәм сынаулар булса да, бу тормышның чын максаты һәм киләчәге бар. Шуңа күрә, синең иминлегең турында иң зур кызыксыну күрсәткән Аллага хезмәт итүеңне дәвам ит. Аның йөрәген сөендер һәм Алла сине хәзер һәм мәңге шатландырачак! (Мәдхия 5:12).

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. «Уяныгыз!» журналының 1996 ел, 22 октябрь санында бастырылган «Хакыйкать миңа тормышымны кайтарды» дигән мәкаләне кара (рус).

^ 15 абз. Кеше тәүбә итсә, гөнаһлы юлын калдырса һәм гөнаһларын таныса, Йәһвәнең «күп кичерә» икәнен белү безне юата (Исай 55:7).

Хәтерлисеңме?

• «Явыз», Иблис ягыннан сиңа нинди куркыныч бар?

• Ничек син Йәһвәнең йөрәген сөендерә аласың?

• Йәһвәнең синең турыда кайгырта икәне Изге Язмаларда ничек ачыклана?

• Йәһвә Аллага хезмәт итү нинди фатихалар китерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге рамка/иллюстрация]

Чак кына ялгышмаган тәкъва кеше

Асаф борынгы Исраилдәге Йәһвә гыйбадәтханәсендә Левит буынының күренекле музыканты булган. Ул хәтта җырлар да язган, һәм алар гыйбадәт кылу вакытында кулланылган. Ләкин Асаф, үзенең шундый үзенчәлекле өстенлекләренә карамастан, яшьтәшләренең бозык тәртипләренә кызыга башлаган, аңа алар, Алла законнарын бозсалар да, җәзасыз калалар кебек тоелган. «Ә минем аякларым аздан гына авышмадылар, табаннарым да аздан гына таймый калдылар. Канунсызланучылар, гөнаһлылар тыныч торганны күреп, мин алардан көнләштем шул»,— дип таныган соңрак Асаф (Мәдхия 72:2, 3).

Соңыннан Асаф Алланың гыйбадәтханәсенә килгән һәм үз тойгыларын белдереп дога кылган. Хәзер ул сорауларны рухи яктан кабат хәл итә алган. Ул Йәһвәнең явызлыкны нәфрәт итә, һәм вакыты килгәч, явызлар да һәм тәкъва кешеләр дә чәчкәннәрен урачак икәнен аңлаган (Мәдхия 72:17—20; Гәләтиялеләргә 6:7, 8). Чынлыкта явызлар тайгак юлларда тора, алар һичшиксез егылачак, һәм Йәһвә, бу имансыз дөньяны җимергәндә, ахыр чиктә аларны юк итәчәк (Ачылыш 21:8).

[10 биттәге иллюстрация]

Башка мәсихчеләр белән бергә Йәһвәгә хезмәт итеп, яшьләр зур бәхет кичерә.