Кайберәүләр ничек җаваплар алган
Кайберәүләр ничек җаваплар алган
КҮП кешеләр дога кыла. Кайберәүләр Алланың аларның догаларына җавап бирүенә ышана. Икенчеләре гомумән Алла аларны ишетәме икәнен белми. Әмма җаваплар алырга теләгән, ләкин үзләренең сорауларын Аллага догада әйтү турында уйламаган кешеләр дә бар.
Изге Язмада чын Алла турында ул «доганы ишетә» дип әйтелә (Мәдхия 64:3, АМТ). Әгәр дә сез дога кыласыз икән, догаларыгызны чын Аллага юнәлдергәнегезгә ышанасызмы? Сезнең догаларыгыз Алла җавап бирәчәк догалармы?
Бөтен җир буенча күп кешеләр аларның догалары чын Аллага юнәлүенә һәм Алланың аларны ишетүенә ышана. Алар ничек җаваплар алган соң? Алар нәрсә белгәннәр?
Алла. Кем ул?
Үз вакытында хатын-кыз монахлар һәм руханилардан үгет-нәсихәт алган Португалиядә яшәүче бер укытучы чын күңелдән үз диненә ышанган. Ә чиркәү аны мөһим дип санарга өйрәткән йолаларны үзгәртә һәм юкка чыгара башлагач, укытучы нәрсә уйларга да белмәгән. Ул сәяхәткә чыгып киткән, Көнчыгыш диннәре белән танышкан, һәм ул бер генә чын Алла бармы икән дип икеләнә башлаган. Аллага ничек гыйбадәт кылырга? Хатын руханига Изге Язма буенча сораулар биргәндә, рухани аларны игътибарсыз калдырган, һәм бу хатынны күңелсезләндергән.
Бу укытучының шәһәрендә Католик чиркәү, бу чиркәүгә йөрүче кешеләрне Йәһвә Шаһитләре белән сөйләшүдән кисәтеп, листовкалар тараткан. Ләкин сораулар аңа барыбер тынгы бирмәгән. Бервакыт Шаһитләр укытучының өенә килгәч, ул аларны тыңлап бетергән һәм кызыксыну күрсәткән. Бу аның Шаһитләр белән беренче тапкыр сөйләшүе булган.
Үзенең күп санлы сорауларына җавап алыр өчен, укытучы Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язма өйрәнә башлаган. Атна саен ул бик күп нәрсәләр турында белергә теләгән. Ул Алланың исеме нинди, бер генә чын Алла бармы, ул гыйбадәт кылуда сурәтләр куллануны хуплыймы дигән сораулар биргән һәм башка бик күп нәрсәләр турында сораган. Ул үзенең сорауларына алган барлык җавапларның Яхъя 4:23).
да кемнеңдер шәхси фикеренә түгел, ә Изге Язмага нигезләнгән икәнен күргән. Шуңа күрә белгәннәре аңа ошаган һәм аны таң калдырган. Акрынлап ул үзенең күп санлы сорауларына җаваплар алган. Бүген ул, Гайсә Мәсихнең сүзләре буенча, «чын күңелдән табынучыларга» тиеш булганча, Йәһвәгә рух вә хакыйкатьтә гыйбадәт кыла (Шри-Ланкада бер гаилә һәрвакыт бергәләп Изге Язма укыган, ләкин аларны борчыган күп сорауларга җаваплар тапмаган. Рухани берничек тә ярдәм итә алмаган. Әмма бер көнне бу гаиләгә Йәһвә Шаһитләре килгән һәм Изге Язмага нигезләнгән танып белүгә ярдәм итүче әдәбият калдырган. Соңрак, Йәһвә Шаһитләреннән үзләренең Изге Язма буенча сорауларына канәгатьләндерерлек җаваплар алгач, бу гаилә Изге Язманы өйрәнергә ризалашкан. Өйрәнү барышында белгәннәре аларда тирән кызыксыну уяткан.
Шулай да хатынының чиркәү балачактан ук күңеленә салган күзаллаулары аңа Гайсә Мәсихнең Атасы, Гайсәнең үзе әйтүенчә, «бердәнбер хак Алла» икәнен аңларга комачаулаган (Яхъя 17:1, 3). Аны Гайсә Атасына тиң һәм бу шикләнергә ярамаган «сер» дип өйрәткәннәр. Өметсезлек белән, ул ихлас күңелдән Йәһвәгә исеме белән мөрәҗәгать итеп дога кылган һәм Гайсәнең кем икәнен күрсәтергә сораган. Шуннан соң ул тагы бер кат игътибар белән мәсьәләгә кагылышлы шигырьләрне карап чыккан (Яхъя 14:28; 17:21; 1 Көринтлеләргә 8:5, 6). Шул чакта аның күзләре ачылып киткәндәй булган: ул Йәһвәнең — күкне һәм җирне Барлыкка Китерүче һәм Гайсә Мәсихнең Атасы — чын Алла икәнен ачык күргән (Исай 42:8; Йәрәми 10:10—12).
Газапларның сәбәбе нәрсәдә?
Әюп исемле кеше әйтеп бетергесез газаплар кичергән. Аның барлык балалары давыл вакытында һәлак булган, ә ул үзе фәкыйрьлеккә төшкән. Моннан тыш, ул интектергеч авырудан җәфаланган һәм аны ялган дуслары җәберләгән. Бу вакытта Әюп уйлап җиткерелмәгән сүзләр әйткән (Әюп 6:3). Ләкин Алла аның шартларын исәпкә алган (Әюп 35:15). Ул Әюпнең йөрәгендә нәрсә икәнен белгән һәм аңа кирәк үгет-нәсихәт биргән. Йәһвә бүген дә кешеләргә шулай итеп ярдәм итә.
Мозамбикта яшәүче Кастро ун яшендә әнисен югалткан. Ул каты кайгыга баткан. «Ни өчен ул үлде һәм безне ташлады?» — дип сораган ул. Аны Алладан куркучы ата-ана тәрбияләсә дә, ул хәзер бернәрсә дә аңламаган. Аның акылына һәм йөрәгенә нәрсә юаныч бирә алыр иде? Ул чичева телендәге зур булмаган Изге Язманы укып һәм укыганнары турында олы абыйлары белән фикер алышып юаныч тапкан.
Тора-бара Кастро әнисенең Алланың гаделсез булганы өчен түгел, ә мирас итеп алынган камилсезлек аркасында үлгәнен аңлаган (Римлыларга 5:12; 6:23). Барыннан да бигрәк аңа Изге Язмадагы үлеләр тереләчәк дигән вәгъдә юаныч биргән: ул аны әнисе белән яңадан күрешү мөмкинлегенә ышандырган (Яхъя 5:28, 29; Рәсүлләр 24:15). Бәхетсезлеккә каршы, бары тик дүрт кенә ел үткәннән соң аның әтисе үлгән. Әмма бу тапкыр Кастрога югалтуны кичерүе җиңелрәк булган. Хәзерге вакытта ул Йәһвәне ярата һәм аңа тугрылык белән хезмәт итә. Кастро тапкан шатлык аны белүчеләрнең барысына да күренә.
Якыннарын югалткан күп кешеләр Изге Язмадагы Кастрога юаныч китергән шул ук хакыйкатьләрдән юаныч таба. Канунсызларның гаебе аркасында бәлага юлыкканнар кайчакта, Әюп кебек: «Ни өчен канунсызлар яши?» — дип сорый (Әюп 21:7). Кешеләр Алланың үз Сүзендә биргән җавабын чынлап та тыңлаган вакытта, алар Алланың эш итү рәвеше аларның үзләренә бәхет китерә икәнен аңлый (2 Петер 3:9).
Кушма Штатларда үскән Барбараның үзенә сугыш дәһшәтләрен кичерергә туры килмәгән. Әмма ул үскәндә, дөньядагы күп илләр сугышта катнашкан булган. Көн саен сугышта кылынган ерткычлыклар турында хәбәр ителгән. Барбара мәктәптә укыган чакта, барышы алдан әйтә алмаслык булып күренгән тарих вакыйгалары аны аптырашта калдырган. Моның артында нәрсә торган? Булган хәлләр Алланы борчыганмы? Барбара Алланың барлыгына ышанган, ләкин аңа карата буталчык тойгылар кичергән.
Шулай да Йәһвә Шаһитләре белән аралашу аркасында Барбара акрынлап тормышка икенче төрле карый башлаган. Ул аларны тыңлаган, алар белән Изге Язма өйрәнгән, Патшалык Залындагы очрашуларга йөргән, ә бервакыт хәтта зур конгресста булган. Аннан да бигрәк, ул үзенең сорауларына җавапка төрле Шаһитләрдән төрле фикерләр ишетмәвенә игътибар иткән. Шәһитләрнең фикерләре бердәм булган, чөнки алар Изге Язмага нигезләнгән.
Алар Изге Язмадан дөнья белән Шайтан Иблиснең идарә итүенә һәм дөньяның аның рухын чагылдыруына дәлилләр китергән (Яхъя 14:30; 2 Көринтлеләргә 4:4; Эфеслеләргә 2:1—3; 1 Яхъя 5:19). Алар Барбараны аптырашта калдырган вакыйгаларның Изге Язмада алдан әйтелгәнен аңлаткан (Даниел, 2, 7 һәм 8 нче бүлекләр). Алла аларны алдан әйткән, чөнки аның үзе кирәк дип санаганда киләчәккә күз салу сәләте бар. Кайбер вакыйгалар Алла ихтыяры буенча булган. Башкаларын ул тик рөхсәт иткән. Шаһитләр Барбарага Изге Язмада шулай ук безнең көннәрдәге шатлыклы һәм кайгылы вакыйгаларның алдан әйтелгәнен һәм Изге Язма аларның мәгънәсен аңлатуын күрсәткән (Маттай 24:3—14). Алар аның игътибарын Изге Язмадагы гаделлек хөкем сөрәчәк, ә газаплар онытылачак яңа дөнья турындагы вәгъдәләргә юнәлткән (2 Петер 3:13; Ачылыш 21:3, 4).
Тора-бара Барбара шуны аңлаган: Йәһвә Алла кешеләрнең газаплары өчен җаваплы түгел, шул ук вакытта ул кешеләрне, әгәр дә алар аның әмерләренә буйсынырга теләмәсә, моны эшләргә мәҗбүр итеп, газаплардан саклап калмый. (Икенчезаконлык 30:19, 20). Алла, без мәңге һәм бәхетле яши алсын өчен, кирәк булганның барысын да эшләгән, әмма хәзер ул безгә аның гадел юллары буенча яшәргә телибезме икәнне күрсәтергә мөмкинлек бирә (Ачылыш 14:6, 7). Барбара Алланың таләпләрен белергә һәм алар буенча яшәргә дигән ныклы карарга килгән. Моннан тыш, Йәһвә Шаһитләре арасында ул, Гайсәнең сүзләре буенча, аның чын шәкертләрен аерып торырга тиеш яратуны күргән (Яхъя 13:34, 35).
Барбарага ярдәм иткән нәрсәләр сезгә дә ярдәм итә ала.
Мәгънәсе булган тормыш
Хәтта кайгы-хәсрәтсез яши кебек күренгән кешеләрнең дә тынгы бирмәгән сораулары бар. Мәсәлән, Бөек Британиядә яшәгән Мэтью исемле яшь кеше һәрвакыт бик нык чын Алланы һәм тормышның мәгънәсен табарга теләгән. Мэтью 17 яшендә әтисен югалткан. Шуннан соң ул югары музыкаль белем алган. Аннары ул материалистик тормыш рәвешенең мәгънәсезлегенә торган саен ныграк ышана барган. Ул, өеннән китеп, Лондонга күчкән һәм монда наркотиклар кабул итә, төнге клубларга йөри, астрология, спиритизм, һәм шулай ук дзэн-буддизм һәм башка философияләр белән мавыга башлаган — шулай итеп ул тормышта канәгатьлек эзләгән. Өметсезлеккә төшкән хәлдә, аңа хакыйкатьне табарга ярдәм сорап, ул Аллага ялынган.
Ике көннән соң Мэтью элекке танышын очраткан һәм аңа үзенең авыр хәлен сөйләп биргән. Мэтьюның танышы элек Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язма өйрәнгән булган. Танышы аңа 2 Тимутегә 3:1—5 не күрсәткәч, Мэтью Изге Язманың безне уратып алган дөньяны никадәр төгәл итеп тасвирлавына таң калган. Мэтью Гайсәнең Тауда әйткән вәгазен укыган чакта, ул аның йөрәгенә үтеп керә (Маттай, 5—7 нче бүлекләр). Башта ул якында гына урнашкан Патшалык Залындагы җыелышка барырга батырчылык итмәгән, чөнки элек ул Йәһвә Шаһитләре турында тәнкыйтьчел мәкаләләр укыган. Ләкин соңыннан шулай да барырга карар иткән.
Мэтьюга ишеткәннәре бик ошаган, һәм ул җыелыштагы өлкәннәрнең берсе белән Изге Язма өйрәнә башлаган. Тиздән ул Алланың аның догасын ишеткәнен аңлаган: ул эзләгәнен тапкан. Йәһвәгә яраксыз шөгыльләрдән баш тарту аңа файда китергән. Алла алдында файда китерә торган курку үстергәнлектән, анда Алланың әмерләренә ярашлы рәвештә яшәү теләге туган. Мэтью мондый тормышның мәгънәсе барлыгын аңлаган (Вәгазьче 12:13).
Бу мәкаләдә бәян ителгән Мэтью һәм башка кешеләрнең тормышта канәгатьлек табуы Алла тарафыннан алдан билгеләнмәгән. Йәһвәнең аның әмерләренә шатланып буйсынганнарның барысына да таралган ярату белән Рәсүлләр 10:34, 35). Йәһвәнең бу нияте сугыш, авырулар, ачлык һәм хәтта үлем дә булмаган дөньяда мәңгелек тормышны үз эченә ала (Исай 2:4; 25:6—8; 33:24; Яхъя 3:16). Сез дә мондый дөньяда яшәргә телисезме? Әгәр дә телисез икән, канәгатьләндерерлек тормышка ачкычны ничек табарга икәнне сез Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залында үткән һәм Изге Язманы өйрәнүгә багышланган очрашуларында тулырак белә аласыз. Сезне шатланып бу очрашуларга чакырабыз.
тулы нияте турында белер өчен, бу аларга кирәкмәс тә иде ([7 биттәге иллюстрация]
Аллага, аны исеме белән атап, чын күңелдән дога кылыгыз.
[7 биттәге иллюстрация]
Изге Язманы аның тәгълиматларын нык тоткан кешеләр белән өйрәнегез.
[7 биттәге иллюстрацияләр]
Патшалык Залындагы очрашуларга йөрегез.
[4 биттәге иллюстрация]
Hiker: Chad Ehlers/Index Stock Photography