Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кайгырган кешеләрне юатыгыз

Кайгырган кешеләрне юатыгыз

Кайгырган кешеләрне юатыгыз

«Ходай мине... барлык хәсрәт кичерүчеләрне юатырга майлады» (ИСАЙ 61:1, 2).

1, 2. Безгә кемне юатырга кирәк һәм ни өчен?

ЙӘҺВӘ, чын юаныч Алласы, безне башкалар бәлагә эләккәндә кайгыртучан булырга, «кайгыга төшкән җаннарны» һәм барлык хәсрәт кичерүчеләрне юатырга өйрәтә (1 Тессалуникәлеләргә 5:14, ЯД). Имандашларыбыз мондый ярдәмгә мохтаҗ булганда, без аларны юатабыз. Моннан тыш, яратуны без башка кешеләргә дә, хәтта үткәндә безгә карата, бәлки, ярату күрсәтмәгәннәргә дә, күрсәтәбез (Маттай 5:43—48; Гәләтиялеләргә 6:10).

2 Гайсә Мәсих: «Ходай Алланың рухы Минем өстемдә, чөнки Ходай Мине фәкыйрьләргә яхшы хәбәрне җиткерергә, кайгыга төшкәннәрне дәваларга... барлык хәсрәт кичерүчеләрне юатырга майлады»,— дигән пәйгамбәрлек йөкләмәне укып аны үзенә карата кулланган (Исай 61:1, 2; Лүк 4:16—19). Безнең көннәрдәге майланган мәсихчеләр бу йөкләмә шулай ук аларның өсләрендә икәнен инде күптән таныйлар, һәм «башка сарыклар» да бу эшне башкарырга шатлык белән аларга кушыла (Яхъя 10:16).

3. Кешеләр: «Ни өчен Алла газапларга юл куя?» — дип сораганда, без ничек ярдәм итә алабыз?

3 Бәлагә элләкәч, кайгыга төшкән кешеләр: «Ни өчен Алла газапларга юл куя?» — дип сорый. Изге Язмалар бу сорауга ачык җавап бирә. Әмма Изге Язмаларны өйрәнмәгән кешегә, аны тулырак аңлар өчен, вакыт кирәк булыр. Ярдәмне Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган басмаларда табып була *. Әмма кайбер кешеләргә Изге Язмалардагы Исай 61:1, 2 кебек шигырьне күрү генә дә юаныч бирә, чөнки бу шигырьләрдә Алланың кешеләргә юаныч бирергә теләге чагылдырылган.

4. Бер Шаһит Польшадагы күңел төшенкелеге кичергән мәктәп укучысына ничек ярдәм итә алган һәм ничек итеп бу мисал сезгә башкаларны юатырга булыша?

4 Яшьләр дә, олы яшьтәгеләр кебек, юанычка мохтаҗ. Польшада яшәүче бер кыз, күңел төшенкелеге кичергәндә, танышыннан киңәш сораган. Аның танышы, Йәһвә Шаһите, әдәпле генә итеп сораулар биреп, кызны нәрсә борчыганын аңлаган. Кызны мондый сораулар һәм шикләр борчыган: «Ни өчен шул хәтле явызлык күп? Ни өчен кешеләр газаплар кичерә? Ни өчен паралич суккан апаем интегә? Ни өчен минем йөрәгем авырта? Чиркәүдә Алла шулай боерган дип әйтәләр. Бу дөрес булса, мин аңа башка ышанырга теләмим!» Йәһвә Шаһите эчтән генә Йәһвәгә дога кылган һәм: «Моның турында сорап, син бик әйбәт эшләдең. Мин сиңа ярдәм итәргә тырышырмын»,— дип әйткән. Ул бала чакта аның да мондый сораулары булганы һәм аңа Йәһвә Шаһитләре ярдәм иткәне турында сөйләгән. «Мин Алланың кешеләргә газаплар бирми икәнен белдем. Ул аларны ярата, алар өчен иң яхшысын тели һәм озакламыйча бөтен җир шарына зур үзгәрешләр китерәчәк. Авырулар, картлык җәфалары һәм үлем юкка китәчәк, ә тыңлаучан кешеләр монда, җирдә мәңге яшәячәк»,— дип аңлаткан ул. Шулай ук кызга Изге Язмалардан Ачылыш 21:3, 4, Әюп 33:25, Исай 35:5—7 һәм 65:21—25 не күрсәткән. Озак вакыт сөйләшкәннән соң, җиңел сулап куйгач, кыз: «Хәзер мин нәрсә өчен яшәгәнемне беләм. Мин сезгә кабат килеп-китсәм ярыймы?» — дип сораган. Аның белән атнасына ике тапкыр Изге Язмаларны өйрәнү үткәрелә башланган.

Алла биргән юаныч белән башкаларны юатабыз

5. Кешегә, теләктәшлек белдереп, ничек чын юаныч бирергә?

5 Берәр кешене юатырга теләгәндә, теләктәшлек белдерү бик яхшы булыр иде. Без сүзләр һәм тоныбыз белән кайгырган кешенең хәле белән бик кызыксынганыбызны расларга тырышабыз. Буш сүзләр кабатлап кына моны эшләп булмый. «[Изге Язмада язылганнар] биргән сабырлык һәм илһам юаныч», ЯД] аша бездә өмет» бар дип әйтелә Изге Язмаларда (Римлыларга 15:4). Шуңа күрә, яраклы вакытта, кешегә Алла Патшалыгының нәрсә икәнен аңлата алабыз һәм, Изге Язмаларга нигезләнеп, бу Патшалыкның ничек итеп бүгенге авырлыкларны чишә алганын күрсәтә алабыз. Шуннан соң Изге Язмалардагы вәгъдәләрнең ышанычлы булуына дәлилләр китерсәк, яхшы булыр иде. Шулай итеп без юаныч бирәбез.

6. Изге Язмадагы юаныч кешенең йөрәге аша үтсен өчен, кешеләргә нәрсәне аңларга ярдәм итәргә кирәк?

6 Бирелгән юаныч йөрәк аша үтсен өчен, кешегә чын Алланы, аның сыйфатларын һәм аның вәгъдәләренә ышанып була икәнен белергә кирәк. Йәһвәгә әле хезмәт итмәгән кешегә ярдәм итәргә теләсәк, аңа мондый якларны аңлату яхшы булыр иде: 1. Изге Язмалар тәкъдим иткән юаныч — чын Алладан, Йәһвәдән. 2. Йәһвә — Чиксез кодрәт Иясе, җирнең һәм күкнең Барлыкка Китерүчесе. Ул мәхәббәт Алласы, мәрхәмәткә бай һәм хакыйкый. 3. Алла Сүзендәге төгәл белемнәрне алып, аңа якынлашсак, авырлыкларны җиңәрлек көчкә ия була алабыз. 4. Изге Язмаларда төрле кешеләр очрата торган сынаулар турында укып була.

7. а) Әгәр «Мәсих аша» Алла юанычы «артканнан-арта бара» дип басым ясасак, нәрсәгә ирешә алабыз? б) Эшләренең дөрес түгеллеген таныган кешегә сез ничек юаныч бирә аласыз?

7 Кайберәүләр Изге Язмалар белән таныш булган кайгы-хәсрәт кичерүче кешеләрне 2 Көринтлеләргә 1:3—7 дәге сүзләрне күрсәтеп юатканнар. Бу өземтәне күрсәткәндә, алар «Мәсих аша безнең юанычларыбыз да артканнан-арта бара» дигән сүзләргә басым ясаганнар. Бу өземтә кешегә Изге Язмаларның юаныч чыганагы һәм аңа күбрәк игътибар бирергә кирәк икәнен аңларга ярдәм итә ала. Бу өземтә шулай ук, бәлки башка очракларда, киләчәктәге сөйләшүләргә нигез салырга мөмкин. Әгәр кеше үзенең бәлаләрен эшләгән начар эшләре өчен җәза дип санаса, без, аны хөкем итмичә, 1 Яхъя 2:1, 2 һәм Мәдхия 102:11—14 тә язылган сүзләр ничек юата икәнен күрсәтә алабыз. Шулай эшләсәк, Алла биргән юаныч белән башкаларны чыннан да юатачакбыз.

Икътисадый авырлыклар яисә золым тормышны бозганда

8, 9. Золымнан газапланган кешеләргә ничек урынлы итеп юаныч биреп була?

8 Миллионлаган кешеләр җинаять һәм сугышлар китергән золым аркасында зыян күрә. Без аларны ничек юата алабыз?

9 Чын мәсихчеләр бу дөнья конфликтларында сүз яисә эшләре белән бер якны да якламас өчен, үзләрен сак тотарга тырышалар (Яхъя 17:16). Алар, Изге Язмаларга нигезләнеп, хәзерге авыр шартларның мәңгегә түгел икәнен күрсәтәләр. Йәһвәнең золым кылуны сөючегә карашы нинди икәнен күрсәтер өчен, мәсихчеләр Мәдхия 10:5 не укый ала, яисә Алла безне үч алырга түгел, ә барысын аңа тапшырырга өнди дип, Мәдхия 36:1—4 не укый алалар. Мәдхия 71:12—14 тәге сүзләр Бөегрәк Сөләймән, Гайсә Мәсихнең — безнең көннәрдә күктә идарә итүче Патша — золым кичергән гаепсез кешеләргә карата нәрсә хис иткәнен күрсәтә.

10. Абзацта китерелгән Изге Язма өземтәләре сугыш кичергән кешеләрне ничек юата ала?

10 Идарә итү өчен, төрле төркемнәр бертуктаусыз сугыш алып барганга күрә, кайбер кешеләргә бер сугыштан соң икенчесен кичерергә туры килә. Сугыш һәм аның бәлаләре — бу кешеләр өчен тормышның өзлексез өлеше. Аларның үз тормышларын яхшыртуга бер генә өмете бар: икенче илгә качу. Әмма аларның күпләре моны эшли алмый, ә эшләргә тырышканнарының күбесе һәлак булган. Ә икенче илгә күчә алган кешеләр исә еш кына бер авырлыкларны икенчеләренә генә алмаштырганнарын аңлый. Мондый кешеләргә Мәдхия 145:3—6 ны кулланып ярдәм итеп була: башка илгә күчүгә караганда ышанычлырак булганга өметләндерә алабыз. Маттай 24:3, 7, 14 һәм 2 Тимутегә 3:1—5 тәге пәйгамбәрлекләр аларга, бәлкем, булган хәлләрне тулырак күрергә һәм хәзер бу иске дөнья төзелешенең тәмамлану вакыты икәнен, шуңа күрә бу кешеләр авырлыклар кичерә икәнен аңларга ярдәм итәр. Мәдхия 45:2—4, 9, 10 һәм Исай 2:2—4 тәге сүзләр аларга тыныч киләчәккә өмет чыннан да бар икәнен аңларга ярдәм итә ала.

11. Изге Язманың нинди өземтәләре Көнбатыш Африкадагы бер хатын-кызны юаткан һәм ни өчен?

11 Көнбатыш Африкада озакка сузылган сугыш вакытында бер хатын яңгыр кебек явып торган пулялар астында йортын ташлап китә. Аның тормышы курку, кайгы һәм тирән өметсезлек белән тула. Соңрак, инде икенче илдә яшәгәндә, аның ире никахлашу таныклыгын яндырырга, балага үзган хатыны белән 10 яшьлек малаен куып чыгарырга һәм рухани булырга хәл итә. Бу хатын-кызга Филиппуйлыларга 4:6, 7 һәм Мәдхия 54:23 тәге сүзләрне һәм «Уяныгыз!» белән «Күзәтү манарасы» журналларындагы Изге Язмаларга нигезләнгән мәкаләләрне күрсәткәч, ул ниһаять юаныч тапкан һәм яшәвенең мәгънәсен аңлаган.

12. а) Икътисадый авырлыклар кичергән кешеләр өчен Изге Язмаларда нинди юатучы сүзләр бар? б) Азиядәге Йәһвә Шаһите бер хатын-кызга ничек ярдәм иткән?

12 Күп кешеләрнең тормышларын икътисадый һәлакәт начарлата. Бу сугыш я аның китергән бәлаләре аркасында булырга мөмкин. Кайвакыт, хөкүмәтнең сәясәттәге акылсыз юнәлеше аркасында кеше саклаган акчаларын, мал-мөлкәтен югалта, ә түрәләрнең комсызлыгы һәм намуссызлыгы булган хәлне тагын да авыррак итә. Калганнарның гомумән беркайчан да тормыш итәр өчен хәтта кирәклесе дә булмаган. Андый кешеләр өчен Алланың аңа өмет баглаган кешеләргә таяныч бирә һәм гадел дөнья вәгъдә итә, анда кешеләр үз эшләренең җимешләре белән үзләре кулланачак дигән ышандыруы турында белү юаныч булачак (Мәдхия 145:6, 7; Исай 65:17, 21—23; 2 Петер 3:13). Азия илләренең берсендә бер Йәһвә Шаһите дөньяның икътисадый хәле турында борчылуын белдергән бер хатын-кыз белән сөйләшә башлый һәм аңа илдәге хәл бөтен дөнья буенча булганнарның өлеше генә дип аңлата. Маттай 24:3—14 һәм Мәдхия 36:9—11 дәге сүзләрне карап чыгу Изге Язмаларны регуляр өйрәнүгә китергән.

13. а) Буш вәгъдәләрдән туйган кешеләргә, Изге Язмаларны кулланып, ничек ярдәм итеп була? б) Әгәр кешеләр авыр тормыш аркасында Алла юк дип санаса, сөйләшүне ничек алып барырга була?

13 Күп еллар буена газаплар кичергән яисә буш вәгъдәләр белән күп мәртәбә алданган кешеләр үзләрен, «төшенкелеккә бирелгәнгә күрә», Мисырдагы Мусаны тыңламаган исраиллеләр кебек тотарга мөмкин (Чыгыш 6:9). Бу очракта аларга Изге Язмалар бүгенге проблемаларны җиңәргә һәм тормышны авырайткан кирәкмәс проблемалардан качарга ничек ярдәм итә икәнен аңлату файдалы булыр иде (1 Тимутегә 4:8б). Авыр тормыш алып барганга, кайберәүләр Алла юк яисә ул алар турында кайгыртучанлык күрсәтми дип уйларга мөмкин. Аларга, Изге Язманың тиешле урыннарына нигезләнеп, Алла ярдәмне барлык кешеләргә дә бирә, әмма аз кеше генә аны кабул итә дип аңлата алабыз (Исай 48:17, 18).

Җир тәтрәү һәм давыллар кичергән кешеләр өчен юаныч

14, 15. Теракттан соң тирән борчылу кичергән кешеләр турында Йәһвә Шаһитләре ничек кайгыртучанлык күрсәткән?

14 Кешеләр давыл, җир тетрәү, янгын я шартлау кебек бәла-казалар аркасында авырлыклар кичерә һәм бу күпләргә кайгы сала. Мондый кешеләрне без ничек юата алабыз?

15 Кешеләргә алар турында кем булса да кайгырта икәненә ышандыру кирәк. Бер илдә теракт булганнан соң, күпләр тирән борчылу кичергән. Аларның күпләре үз туганнарын, гаилә башлыкларын, дусларын, эшләрен һәм башта булган кебек тоелган иминлек хисен югалтканнар. Йәһвә Шаһитләре, күршеләренең кайгыларын уртаклашып һәм Изге Язмалардан юатучы сүзләр китереп, аларга ярдәм иткән. Моның өчен күп кешеләр чын күңелдән рәхмәтләрен белдергән.

16. Сальвадорда булган афәттән соң, ни өчен Шаһитләрнең вәгазь хезмәте аеруча уңышлы булган?

16 2001 елда Сальвадорда көчле җир тетрәү була. Җир шуышуы аркасында күп кешеләр үлә. Бер Йәһвә Шаһитенең 25 яшьлек улы һәм булачак килененең ике апасы һәлак була. Бу бәладән соң яшь кешенең әнисе һәм кәләше вәгазьгә китәләр. Күп кешеләр Алла үлгән кешеләрне үзенә алган яисә бу бәла аның ихтыяры буенча булган дип әйткәннәр. Гыйбрәтле хикәя 10:22 не китереп, Шаһитләр Алла безнең газаплануны теләми икәнен күрсәткәннәр. Кешеләр Алла нияте буенча түгел, ә гөнаһ аркасында үләләр икәнен күрсәтер өчен, алар Римлыларга 5:12 не укыган. Шулай ук алар Мәдхия 33:19, Мәдхия 36:29, Исай 25:8 һәм Ачылыш 21:3, 4 не кулланып, кешеләргә юаныч биргән. Бу ике хатын афәттә үз туганнарын югалтканга күрә, кешеләр зур теләк белән аларны тыңлаган һәм күп Изге Язмаларны өйрәнүләр башланган.

17. Бәла-каза вакытында без нинди ярдәм күрсәтә алабыз?

17 Бәла-казалар вакытында без физик яктан ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләрне очратырга мөмкин. Мәсәлән, аңа табиб чакырырга яисә аны хастәханәгә озатырга кирәк, яисә ризык һәм яшәргә урын табыр өчен мөмкин булганны эшләргә кирәктер. 1998 елда Италиядә булган шундый бер афәттән соң, бер журналист Йәһвә Шаһитләре «кешеләргә, аларның нинди дин тота икәнендә тикшеренмичә, гамәли ярдәм күрсәткән» дип язган. Соңгы көннәрдә булачак дип, алдан әйтелгән вакыйгалар кайбер җирләрдә зур газапларга китерә. Бу илләрдә Йәһвә Шаһитләре кешеләргә Изге Язманың пәйгамбәрлекләрен күрсәтәләр һәм Алла Патшалыгы кешелеккә чын иминлек китерәчәк дигән Изге Язма ышандыруы белән кешеләрне юаталар (Гыйбрәтле хикәя 1:33; Михей 4:4).

Якын кеше үлгәндә

18—20. Якын кешесе үлгән кешеләрне юатыр өчен, без нәрсә әйтә яисә нәрсә эшли алабыз?

18 Һәр көн миллионлаган кеше яраткан кешеләре үлгәнгә кайгы-хәсрәт кичерә. Мондый кешеләрне син вәгазь вакытында яисә башка эшләр башкарганда очрата аласың. Аларны юатыр өчен, син нәрсә эшли яисә нәрсә әйтә аласың?

19 Кеше бик нык кайгырамы? Өендә кайгыларын уртаклашучы туганнары бармы? Бәлкем син бик күп нәрсәләр сөйләр идең, әмма акыллы булырга кирәк (Вәгазьче 3:1, 7). Бәлки аларның кайгыларын уртаклашу, Изге Язмаларга нигезләнгән берәр тиешле басма (брошюра, журнал яисә трактат) калдыру һәм берничә көннән соң берәр ярдәм кирәкмиме икәнен күрер өчен килеп китү бик урынлы булыр иде. Мөмкинлек булганда, башка кешеләр белән Изге Язмалардагы кайбер юатучы фикерләрне уртаклаш. Бу фикерләр кешене тынычландырырга һәм аның өчен шифалы булырга мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 16:24; 25:11). Син, Гайсә кебек, үле кешене кире терелтә алмыйсың. Әмма үлеләр хәле турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә икәнен сөйли аласың, ләкин дөрес булмаган карашларны төзәтер өчен бәлки бу уңайлы вакыт түгелдер дә (Мәдхия 145:4; Вәгазьче 9:5, 10; Йәзәкил 18:4). Изге Язмалардагы үледән терелтү турындагы вәгъдәләрне сине тыңлаган кеше белән бергә укырга тәкъдим итә аласың (Яхъя 5:28, 29; Рәсүлләр 24:15). Үледән терелтү турында Изге Язмалардагы берәр хәбәрне кулланып, бу шигырьләрдәге сүзләрнең нәрсә аңлата икәнен күрсәтеп була (Лүк 8:49—56; Яхъя 11:39—44). Шулай ук мондый өмет биргән яратучы Алланың сыйфатларына игътибар ит (Әюп 14:14, 15; Яхъя 3:16). Бу тәгълиматлар синең үзеңә ничек ярдәм иткәнен һәм ни өчен син аларга ышанасың икәнен аңлат.

20 Патшалык Залына чакыру кайгы кичергән кешеләргә кем чыннан үз якыннарын ярата икәнен һәм ничек бер-береңә ярдәм итәргә икәнен белүче халык белән танышырга булышачак. Швециядәге бер хатын-кыз бөтен гомере буена нәкъ шуны эзләгән һәм тапкан (Яхъя 13:35; 1 Тессалуникәлеләргә 5:11).

21, 22. а) Юаныч биргәндә бездән нәрсә таләп ителә? б) Изге Язмаларны яхшы белгән кешене без ничек юата алабыз?

21 Кайгы-хәсрәт кичергән имандашны яисә башка берәр кешене юатырга теләгәндә, син кайвакыт нәрсә эшләргә яки нәрсә әйтергә белмичә торасыңмы? Изге Язмаларда «юаныч» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «янында булырга үтенеч» дигән мәгънә йөртә. Шуңа күрә кайгы-хәсрәт кичерүче кеше өчен чын юатучы булу аның янында булу дигәнне аңлата (Гыйбрәтле хикәя 17:17).

22 Син юатырга теләгән кеше Изге Язмадагы үлем, йолып алу һәм үледән терелтү турындагы тәгълиматларны белсә, нәрсә эшләргә? Бу тәгълиматларны белгән дустының янында булуы аны юатырга мөмкин. Әгәр ул сөйләргә теләсә, яхшы тыңлаучы бул. Сиңа нотык белән чыгыш ясарга кирәк дип уйлама. Әгәр Изге Язма өземтәләрен укысагыз, аларны сезнең икегезне дә ныгытучы Алланың сүзләре кебек кабул ит. Укылган Йәһвәнең вәгъдәләренә икегезнең дә нык ышанычыгызны чагылдыр. Алла кебек кайгы уртаклашу күрсәтеп һәм Алла Сүзендәге кыйммәтле хакыйкатьләр белән бүлешеп, син кайгы кичергән кешегә «һәркайсы юанычның Алласы» Йәһвәдән юаныч һәм көч алырга ярдәм итә аласың (2 Көринтлеләргә 1:3, ЯД).

[Искәрмә]

^ 3 абз. «Мәңгелек тормышка алып баручы белем» дигән китапның 8 нче бүлеген, күп телләрдә бастырылган «Изге Язмага нигезләнеп аңлату» дигән китапның 393—400, 427—431 нче битләрен һәм «Кайгыртучан Барлыкка Китерүче бармы?» дигән китапның 10 нчы бүлеген, шулай ук «Алла чыннан да безнең турында кайгыртамы?» дигән брошюраны карагыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Булган бәлаләрдә күп кешеләр кемне гаепли һәм без аларга ничек ярдәм итә алабыз?

• Изге Язмалар биргән юанычны башкалар йөрәкләре аша үткәрсен өчен, без нәрсә эшли алабыз?

• Сез яшәгән җирдәге күп кешеләр ни өчен кайгы-хәсрәт кичерә һәм сез аларны ничек юата аласыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[32 биттәге иллюстрацияләр]

Бәла-каза вакытларында чын юаныч бирүче хәбәр.

[Чыганак]

Refugee camp: UN PHOTO 186811/J. Isaac