Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьләр, Йәһвә сезнең эшегезне онытмаячак!

Яшьләр, Йәһвә сезнең эшегезне онытмаячак!

Яшьләр, Йәһвә сезнең эшегезне онытмаячак!

«Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә, имандашларыгызга ярдәм кылганыгыз вә ярдәм кылуны дәвам итүегез аша Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 6:10).

1. Еврейләргә язылган һәм Малахий язган китаплар Йәһвәнең синең хезмәтеңне кадерли икәнен ничек күрсәтә?

ДУСТЫҢА яхшы эш эшләп, аңардан рәхмәт тә ишетмичә калганың бармы? Әгәр эшебезгә түбән бәя бирсәләр һәм, тагын да начаррагы, аны гел дә күрмәсәләр, бу безне бик нык рәнҗетергә мөмкин. Ләкин Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт иткәндәге хәл тулысынча моңардан аерылып тора! Изге Язмаларда: «Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә, имандашларыгызга ярдәм кылганыгыз вә ярдәм кылуны дәвам итүегез аша Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак»,— дип әйтелә (Еврейләргә 6:10). Бу сүзләр нәрсә аңлатканын уйлап кара. Әгәр дә Йәһвә синең элек эшләгәннәреңне һәм хәзерге эшләреңне онытса, ул үзен гаделсез тоткан, ул гөнаһ эшләгән булыр иде. Нинди рәхмәтле Алла! (Малахий 3:10).

2. Йәһвәгә хезмәт итүне нәрсә чыннан да махсус итә?

2 Синең бу рәхмәтле Аллага хезмәт итәргә һәм гыйбадәт кылырга махсус өстенлегең бар. Бөтен дөнья буенча 6 миллиард кеше яши, әгәр бу санны 6 миллион имандашыңның саны белән чагыштырсак, бу өстенлекнең бик сирәк очрый икәнлеге ачыклана. Моннан тыш, син яхшы хәбәрне ишетеп, аңа үз мөнәсәбәтеңне күрсәттең, ә бу Йәһвәнең синең белән шәхси рәвештә кызыксына икәнен күрсәтә. Гайсә үзе: «Мине җибәргән Ата алып килмәсә, Минем яныма беркем дә килә алмый»,— дип әйткән (Яхъя 6:44). Әйе, Йәһвә һәрбер кешегә Мәсих корбаныннан файда алырга ярдәм итә.

Хөрмәтле хезмәтеңне кадерлә

3. Корахның уллары Йәһвәгә хезмәт итү өстенлекләре өчен рәхмәтләрен ничек белдергән?

3 Үткән мәкаләдә каралганча, синең Йәһвәнең йөрәген сөендерергә аерым мөмкинлегең бар (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Бу мөмкинлекне һәрвакыт бик кадерләргә кирәк. Корахның уллары Йәһвәгә хезмәт итү өстенлекләре өчен үзләренең рәхмәтләрен белдергән. Алла язарга рухландырган бер җырларында алар болай дип язган: «Синең сараеңда үткәргән бер көн, мең көннән яхшырак. Аллам өенең ишек төбендә генә тору да, гөнаһлыларның бай өйләренең түрендә торуга караганда яхшырак» (Мәдхия 83:11).

4. а) Ни өчен кайбер кешегә Йәһвәгә хезмәт итү аның иреген чикли кебек күренергә мөмкин? б) Хезмәтчеләренең эшләрен билгеләргә һәм бүләкләргә тели икәнен Йәһвә ничек күрсәтә?

4 Күктәге Атаңа хезмәт итү өстенлеген син дә шулай ук кадерлисеңме? Кайвакыт Йәһвәгә гыйбадәт кылу синең ирегеңне чикли кебек күренергә мөмкин. Чыннан да, Изге Язмаларда язылган принциплар буенча яшәгәндә, үзеңне нәрсәдәндер тыярга туры килә. Әмма ахыр чиктә, Алла синнән нәрсә генә таләп итмәсен, барысы да синең файдаң өчен (Мәдхия 1:1—3). Өстәвенә, Йәһвә синең тырышлыгыңны күрә һәм синең тугрылыгыңны бик кадерли. Йәһвә «Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячак» дип язган рәсүл Паул (Еврейләргә 11:6). Йәһвә моны эшләр өчен мөмкинлекләр эзли. Борынгы Исраилдәге бер тәкъва пәйгамбәр: «Йөрәкләре Аңа тулысынча тугры булганнарга таяныч бирер өчен, Ходайның күзләре барлык җирне күзәтә»,— дип әйткән (2 Паралипоменон 16:9).

5. а) Синең йөрәгең тулысынча Йәһвәгә тугры икәнен күрсәтер өчен, нинди мөмкинлек иң яхшысы? б) Ни өчен башкаларга үз ышануларың турында сөйләү авыр кебек күренергә мөмкин?

5 Синең йөрәгең тулысынча Йәһвәгә тугры икәнен күрсәтү өчен иң яхшы мөмкинлек — бу аның турында башкаларга сөйләү. Синең берәр тапкыр үз сыйныфташларыңа иманың турында сөйләргә мөмкинлегең булган идеме? Башта моны эшләү куркыныч кебек күренергә мөмкин һәм хәтта моның турында уйлау да куркытадыр. «Ә алар миннән көлсә? — дип сорарга мөмкин син.— Ә минем ышануларым аларга сәер кебек күренсә?» Патшалык хәбәрен һәрбер кеше дә тыңламаячак дип әйткән Гайсә (Яхъя 15:20). Ләкин бу синнән көләчәкләр һәм җирәнәчәкләр дигәнне аңлатмый әле. Киресенчә, күп кенә яшь Шаһитләр аларны тыңларга теләгәннәрне очрата, һәм аларның яшьтәшләре аларны үз ышануларында нык торганга хәтта күбрәк хөрмәт итә дә башлаганнар.

«Йәһвә сиңа ярдәм итәчәк»

6, 7. а) Ничек 17 яшьлек бер кыз үз сыйныфташларына шаһитлек биргән? б) Дженнифер мисалыннан син нәрсәгә өйрәндең?

6 Әмма үз ышануларың турында сөйләр өчен, кайдан батырлык табарга? Кешеләр синең тоткан динең турында сораганда, намуслы җавап бирергә карар итсәң, ничек булыр иде? 17 яшьлек Дженнифер белән булган хәлне карап чыгыйк. «Мәктәптәге тәнәфес вакытында төшке аш ашап утырганда, минем белән бергә утырган кызлар дин турында сөйләшә башладылар. Аларның берсе миннән син нинди дин тотасың дип сорады»,— дип сөйли Дженнифер. Ул җавап бирергә курыкканмы? «Әйе,— дип әйтә ул,— чөнки аларның минем сүзләремне ничек кабул итәчәген мин әле белми идем». Нәрсә дип җавап биргән Дженнифер? «Мин Йәһвә Шаһите дип, аларга әйттем,— ди ул.— Башта алар шаккатылар. Күрәсең, алар Йәһвә Шаһитләре сәер кешеләр дип уйлаганнардыр, шуңа күрә миңа сораулар бирә башладылар. Һәм мин аларның дөрес булмаган кайбер фикер йөртүләрен төзәтә алдым. Хәтта аннан соң да, кызларның кайберләре сорау бирә киләләр иде».

7 Дженнифер үз ышанулары турында сөйләү мөмкинлеген кулланган. Моның өчен ул үкенгәнме? Бер дә юк! «Тәнәфес беткәннән соң, мин шат идем,— дип әйтә ул.— Хәзер ул кызлар Йәһвә Шаһитләре кем икәнен яхшырак аңлый». Дженнифер мондый гади генә киңәш бирә: «Әгәр сыйныфташларыңа яисә укытучыларга шаһитлек бирү синең өчен авыр күренсә, кыска гына итеп дога кылып ал. Йәһвә сиңа ярдәм итәчәк. Шаһитлек бирү мөмкинлеген куллануыңа син бик шат булачаксың» (1 Петер 3:15).

8. а) Нихамигә, ул көтмәгән хәлгә эләккәч, дога ничек ярдәм иткән? б) Мәктәптә Йәһвәгә кыска гына итеп эчтән догада мөрәҗәгать итү кайчан кирәк булырга мөмкин?

8 Шуңа игътибар ит: Дженнифер үз динең турында сөйләү мөмкинлеге булганда, кыска гына итеп догада Йәһвәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Көтмәгәндә уңайлы очрак килеп чыккач, Нихами — Фарсы патшасы Артаксерксның шәраб бирүчесе — нәкъ шулай эшләгән дә. Нихами яһүдләрнең хәле турында һәм Иерусалимның стеналары һәм капкасы җимерек хәлдә икәнен ишеткәч, ул боеккан. Фарсы патшасы Нихаминең кайгылы булуын күргән һәм нәрсә булды дип сораган. Җавап бирер алдыннан, Нихами җитәкчелек сорап дога кылган. Шуннан соң Иерусалимга кайтырга һәм җимерек стеналарны төзергә ярдәм итәр өчен рөхсәт сораган һәм моны кыюлык белән башкарган. Артаксеркс Нихаминең үтенечен үтәгән (Нихами 2:1—8). Бу вакыйгадан син нәрсәгә өйрәнәсең? Үз динең турында сөйләргә мөмкинлек булганда, курыксаң эчтән генә дога кылып ал. «Үзегезнең барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез,— дип язган Петер,— чөнки Ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7; Мәдхия 54:23).

«Җавап бирергә әзер булыгыз»

9. «Яшьләрнең сораулары» дигән китапның егерме өчесен 13 яшьлек Лия ничек тарата алган?

9 Тагын бер мисалны карап чыгыйк. 13 яшьлек Лия тәнәфес вакытында «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр» * дигән китапны укып утырган. «Башкалар мине күзәтеп торган,— дип әйтә ул,— һәм озакламыйча минем янда бер төркем кеше җыелды. Алар бу китап нәрсә турында дип сорый башладылар». Шул ук көнне дүрт кыз Лиядән безгә дә бу китапны алып кил дип сораган. Аннары алар аны башкаларга укырга биргәннәр һәм болары да бу китапны сораган. Берничә атна дәвамында Лия сыйныфташларына һәм аларның дусларына 23 китап тараткан. Башкалар аңардан нинди китап укыйсың дип сораганда, Лиягә җавап бирү җиңел булганмы? Һичтә юк! «Башта мин курыккан идем,— дип әйтә ул.— Әмма мин дога кылдым һәм Йәһвә минем белән икәнен белә идем».

10, 11. Суриянең гаскәрләр башлыгына Йәһвә турында белергә яшь Исраил кызы ничек ярдәм итә алган һәм бу башлык нинди үзгәрешләр ясаган?

10 Лиянең мисалы сиңа бер Исраил кызы белән булган хәлне исеңә төшерәдер. Бу кызны Сурия иленә кол итеп алып китәләр. Сурия армиясенең башлыгы Ногман махау авыруы белән чирли. Күрәсең, аның хатыны сөйләшкәндә нәрсәнедер искә ала һәм бу яшь кызны үз дине турында сөйләргә дәртләндерә. «И, әгәр минең хуҗам Самариядә булган пәйгамбәр янына барса,— дип әйткән кыз,— ул аны махау чиреннән дәвалар иде» (4 Патшалык 5:1—3).

11 Бу кызның кыюлыгы ярдәмендә Ногман «Исраилдән башка бер җирдә дә Алла юк» дип таныган. Ул хәтта «Ходайдан башка икенче илаһиларга корбаннар һәм яндырылган хайваннар корбанын да китермиячәкмен» дип хәл иткән (4 Патшалык 5:15, 17). Йәһвәнең бу кызның кыюлыгына фатихасын биргәне ачык. Ул безнең көннәрдәге балаларның да тырышлыкларына фатихасын бирә. Бу сүзләрнең дөреслеген Лия үзе дә татыган. Вакыт узу белән, аның кайбер сыйныфташлары «Яшьләрнең сораулары» дигән китап аларга үзләрен дөрес тотарга ярдәм итә дип әйткән. «Мин шат идем,— дип әйтә Лия,— чөнки мин башкаларга Йәһвә Алла турында күбрәк белергә ярдәм иткәнемне һәм аларга үз тормышларын үзгәртергә булышканымны белә идем».

12. Үз иманыңны яклаганда, кыюлык кайдан алырга?

12 Лия белән Дженнифер кичергән шатлыкны син дә кичерә аласың. Моның өчен Петер әйткән үгеткә колак сал. Ул бар мәсихчеләр, шул исәптән син дә, үз өметләре «хакында... хисап таләп итүче һәркемгә һәрвакыт басынкылык һәм ихтирам белән җавап бирергә әзер» булырга тиеш дип язган (1 Петер 3:15). Син моны ничек эшли аласың? Беренче гасырда яшәгән мәсихчеләр үрнәге буенча эшлә: алар, «кыюлык белән сөйләргә» ярдәм сорап, Йәһвәгә дога кылган (Рәсүлләр 4:29). Шуннан соң, үз иманнары турында башкаларга сөйләгәндә, кыю булганнар. Шулай эшләсәң, нәтиҗәләр сине, бәлкем, шаккатырыр. Ә иң мөһиме, син Йәһвәнең йөрәген сөендерәчәксең.

Видеофильмнар һәм мәктәп дәресләре

13. Кайбер яшьләр шаһитлек бирер өчен нинди мөмкинлек белән куллана? (14, 15 нче битләрдәге рамкаларны карагыз).

13 Күп яшь мәсихчеләр сыйныфташларына һәм укытучыларына үз иманнарын видеофильмнар кулланып аңлата. Шулай ук мәктәптәге дәресләрдә кайвакыт Йәһвәне данлар өчен мөмкинлекләр ачыла. Мәсәлән, тарих дәресендә 15 яшьлек ике Йәһвә Шаһитенә дөнья диннәренең берәрсе турында доклад ясарга өй эше биргәннәр. Алар Йәһвә Шаһитләре турында язабыз дип карар иткәннәр. Моның өчен алар «Йәһвә Шаһитләре — Алла Патшалыгын игълан итүчеләр» дигән китапны кулланган *. Шулай ук аларга, моның турында сөйләр өчен, 5 минут вакыт бирелгән. Әмма укытучы һәм укучылар аларга шул хәтле күп сораулар биргәннәр, аларга хәтта өстәмә 20 минут кирәк булган. Берничә атна үткәннән соң да, сыйныфташлары Йәһвә Шаһитләре турында сораулар бирүне дәвам иткән!

14, 15. а) Ни өчен кешеләрдән курку тозак кора? б) Ни өчен син башкаларга үзеңнең дини карашларың турында курыкмыйча сөйли аласың?

14 Өстә карап чыккан мисаллардан шуны күрәбез: Йәһвә Шаһите булуыңнан оялмасаң, башкаларга үз иманың турында сөйләсәң, син зур фатихалар ала аласың. Кешеләрдән куркуга юл куйма, ул сине башкаларга Йәһвә турында белергә ярдәм итү шатлыгыннан һәм өстенлегеннән мәхрүм итә. Изге Язмаларда: «Кешедән курку — тозак корыр, ә Раббыга таянучы хәвефсез булыр»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 29:25).

15 Шуны исеңдә тот: синдә, яшь мәсихчедә, яшьтәшләрең өчен бик кирәк булган нәрсә бар — бу хәзерге тормышның иң яхшы юлы турындагы һәм киләчәктә мәңгелек тормышка Алла биргән вәгъдә турындагы белем (1 Тимутегә 4:8). Кызык, әмма Кушма Штатларда — син, бәлки, андагы кешеләр гомумән ваемсыз һәм материалистик караш белән яши дип уйлыйсыңдыр — бер сорашу мондый ачышка китергән: яшьләрнең аз дигәндә яртысы дингә бик җитди карый, ә яшь кешеләрнең өчтән бере Аллага ышану аларның тормышларында «иң мөһиме» дип әйткән. Дөньяның башка илләрендә дә моңа охшаш хәл дип фаразлап була. Мәктәптәге яшьтәшләрең дә Изге Язмалар турында сөйләвеңне тыңларга бик шат булыр, ихтимал.

Яшьләр, Йәһвәгә якынлашыгыз!

16. Йәһвәне сөендерер өчен, аның турында сөйләүдән тыш тагын нәрсә эшләргә кирәк?

16 Әлбәттә, Йәһвә йөрәген сөендерер өчен, аның турында сөйләү генә җитми. Сиңа шулай ук үз тәртибеңне аның нормаларына туры китереп үзгәртергә кирәк. Рәсүл Яхъя: «Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел»,— дип язган (1 Яхъя 5:3). Йәһвәгә якынлашсаң, бу сүзләрнең дөрес икәнен күрерсең. Ничек син якынлаша аласың?

17. Ничек син Йәһвәгә якынлаша аласың?

17 Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны укыр өчен вакыт бүлеп куй. Йәһвә турында күбрәк белгән саен, аңа буйсыну һәм аның турында башкаларга сөйләү җиңелрәк булачак. «Яхшы кеше үз күңелендәге яхшылык хәзинәсеннән яхшылык алып чыга,— дигән Гайсә.— Чөнки кешенең күңеленнән нәрсә ташый, аның телендә дә шул була» (Лүк 6:45). Шулай итеп, үз йөрәгеңә яхшылык җый. Моның өчен үзеңә максат куйсаң, ничек булыр иде? Мәсәлән, чираттагы атнаның җыелыш очрашуларына әзерләнү беренче максат булыр иде. Очрашуда кыска, әмма чын күңелдән әйтелгән комментарий бирүне үзеңә тагын бер максат итеп куйсаң, яхшы булыр иде. Шулай ук нәрсәгә өйрәндең, шуны үз тормышыңда куллану, әлбәттә, бик мөһим (Филиппуйлыларга 4:9).

18. Каршы килүләр белән очрашсаң да, син нәрсәгә ышана аласың?

18 Йәһвәгә хезмәт итү озак вакытлы, хәтта мәңгелек файда китерә. Йәһвә Шаһите булганга, сиңа кайвакыт каршы килүләр һәм кешеләрнең синнән көлүләре белән очрашырга туры килер. Ләкин Муса мисалы турында уйлап кара. Изге Язмаларда: «Ул булачак әҗерне карап торды»,— дип әйтелә (Еврейләргә 11:24—26). Син дә шуңа ышан: Йәһвә турында өйрәнергә һәм аның турында сөйләргә куйган тырышлыкларың өчен ул сине бүләкләячәк. Ул беркайчан да синең хезмәтеңне дә һәм аңа булган мәхәббәт күрсәтүеңне дә онытмаячак (Еврейләргә 6:10).

[Искәрмәләр]

^ 9 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган (рус).

^ 13 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан күп телләрдә бастырылган.

Хәтерлисеңме?

• Ни өчен син Йәһвәнең хезмәтеңне кадерли икәненә ышана аласың?

• Кайберәүләр мәктәптә ничек уңышлы вәгазьли?

• Сыйныфташларга вәгазьләр өчен, кайдан кыюлык алырга?

• Ничек син Йәһвәгә якынлаша аласың?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[14 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

Балалар да Йәһвәне данлый!

Балалар да мәктәптә шаһитлек бирә ала. Мисаллар карап чыгыйк.

Ун яшьлек Амбер 5 нче сыйныфта укый. Классларында нацистларның икенче бөтендөнья сугышында яһүдләрне бик каты җәберләгәннәре турында китап укылганда, Амбер «Аксыл шәмәхә төсле өчпочмаклар» дигән видеофильмны укытучысына алып килергә карар итә. Укытучы Йәһвә Шаһитләренең дә нацистлар режимы вакытында эзәрлекләүләргә дучар булганын белеп шаккаткан һәм фильмны бөтен класска күрсәткән.

Сигез яшьлек Алекса, үзенең ни өчен Раштуа бәйрәмендә катнаша алмый икәнен аңлатып, классына хат язган. Укытучыга бу хат шул хәтле тәэсир иткән ки, ул хәтта Алексага аны бөтен класс алдында һәм аннан соң тагын ике класс алдында укырга кушкан! «Мин, башкаларның ышанулары минекеннән аерылып торса да, аларны хөрмәт итәргә өйрәндем,— дип әйткән Алекса ахырда,— һәм Раштуаны бәйрәм итмәскә дигән карарымны хөрмәт итүегез өчен рәхмәт».

Беренче сыйныфта уку башлану белән, Эрик «Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым» дигән басманы мәктәпкә алып килгән һәм аны класс алдында күрсәтергә рөхсәт сораган. «Минем бер яхшы киңәшем бар,— дигән аның укытучысы.— Берәр хикәяне класс алдында укып бирмисеңме?» Эрик нәкъ шулай эшләгән дә. Шуннан соң ул, бу китап кемгә кирәк, кулларын күтәрсеннәр дип сораган. Унсигез кеше, шул исәптән укытучы да, кулын күтәргән! Хәзер Эрик аның вәгазьләү өчен махсус урыны бар дип саный.

Тугыз яшьлек Уитни «Йәһвә Шаһитләре һәм мәгариф» дигән брошюра өчен рәхмәтләрен белдерә *. «Әнием бу брошюраны һәр ел укытучыларыма үзе бирә иде,— дип әйтә ул,— әмма быел мин үзем аны укытучыларыма бирдем. Бу брошюра ярдәмендә минем укытучым мине „атнаның иң яхшы укучысы“ дип сайлады».

[Искәрмә]

^ 56 абз. Әйтелгән барлык басмалар Йәһвә Шаһитләре тарафыннан төрле телләрдә чыгарылган.

[15 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

Алар ничек үз иманнары турында сөйләргә мөмкинлекләр таба

Өйдә доклад әзерләргә бирелгәч, кайберәүләр вәгазьләргә мөмкинлек бирә торган теманы сайлый.

Күпләр үз укытучыларына дәрес темасы белән бәйле булган видеофильм яисә басма бирә.

Кайберәүләр тәнәфес вакытында Изге Язмаларны яисә аңа нигезләнгән басмаларны укый, һәм кайвакыт башкалар сораулар биреп килә.