Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Басып торыгыз һәм йәһвә коткаруына карап торыгыз!

Басып торыгыз һәм йәһвә коткаруына карап торыгыз!

Басып торыгыз һәм йәһвә коткаруына карап торыгыз!

«Басыгыз, басып торыгыз һәм Ходай сезгә биргән коткаруга карап торыгыз» (2 ПАРАЛИПОМЕНОН 20:17).

1, 2. Халыкара терроризмның янавына караганда «Магог җиреннән» «Гогның» якынлашып килүче һөҗүме ни өчен җитдирәк?

КАЙБЕРӘҮЛӘР терроризмны дөнья берләшмәсенә, хәтта цивилизациягә һөҗүм дип сурәтли. Әлбәттә терроризм янавына бик җитди карарга кирәк. Әмма дөнья берләшмәсе аз игътибар иткән яки бер дә игътибар итмәгән башка һөҗүм тагын да җитдирәк. Нинди һөҗүм?

2 Бу — «Магог җиреннән» «Гогның» һөҗүме, моның турында Изге Язмалардагы Йәзәкил китабының 38 нче бүлегендә әйтелә. Бу һөҗүм халыкара терроризм янавына караганда җитдирәк дию арттырып әйтү булмасмы? Һичтә юк, чөнки Гогның һөҗүме кешеләр хөкүмәтенә каршы чыгудан күпкә зуррак. Бу Алланың күктәге хөкүмәтенә каршы һөҗүм! Кешеләр үз иҗтимагый төзелешен һөҗүмнәрдән яклый алмый, әмма, алардан аермалы буларак, Барлыкка Китерүче Гогның тагын да ярсурак һөҗүмен җиңәргә тулысынча сәләтле.

Алла хөкүмәтенә һөҗүм

3. 1914 елдан башлап дөньяның хакимнәре нәрсәгә чакырыла һәм бу чакыруга аларның мөнәсәбәте нинди?

3 Күктә 1914 елда Алла Патшалыгы урнаштырылганнан бирле Алланың хәзер идарә иткән Патшасы белән Иблиснең явыз төзелеше арасында сугыш дәвам итә. Шул көннәрдә кеше хакимнәренә Алла сайлаган Хакимгә буйсынырга тәкъдим ителгән иде. Әмма алар теләмәде. Моның турында алдан ук болай дип әйтелгән: «Җир патшалары алга чыгып, түрәләре белән җыелып, Ходайга да, Аның Майланганына да торалар карышып: „Аларның бәйләнешләрен өзик, өстебездән богауларын ташлыйк“» (Мәдхия 2:1—3). Һичшиксез, Магог җиреннән Гогның һөҗүме Алла Патшалыгының идарә итүенә каршы килүнең иң югары ноктасы булачак.

4, 5. Кешеләрнең Алланың күзгә күренмәгән күк хөкүмәтенә каршы көрәшүләре ничек мөмкин?

4 Без күзгә күренмәгән күк хөкүмәтенә каршы кешеләр ничек сугыша ала дип гаҗәпләнергә мөмкин. Изге Язмаларда бу хөкүмәтне «җирдә яшәгәннәр арасыннан йолып алынган йөз кырык дүрт мең кеше» һәм «Бәрән», Гайсә Мәсих тәшкил итә дип әйтелә (Ачылыш 14:1, 3; Яхъя 1:29). Яңа хөкүмәт күкләрдә урнашканга күрә, аның турында «яңа күк» дип әйтелә, ә аның җирдә яшәгән гражданнарын «яңа җир» дип атау урынлы (Исай 65:17; 2 Петер 3:13). Мәсих белән бергә идарә итәргә тиеш булган 144 000 кешенең күпчелеге җирдә яшәүләрен тәмамлады һәм тугрылыкларын сакладылар. Һәм шуның белән алар күктәге хезмәттә яңа вазифаларга лаек икәнен исбат итте.

5 Әмма 144 000 нең кече генә калдыгы әле җирдә. 2002 елда Гайсә үлемен искә алу Кичәсен бәйрәм итәргә килгән 15 миллионнан артык кеше арасында бары тик 8 760 кеше генә мондый өмет белдерде: алар күктә хезмәт итәр өчен сайланган. Патшалыкның булачак әгъзаларының калдыгына һөҗүм итәргә кыюлыгы җиткән зат чынлыкта Алла Патшалыгына каршы чыга (Ачылыш 12:17).

Патша җиңәр өчен чыга

6. Алла халкына күрсәтелгән каршылыкка Йәһвә һәм Мәсихнең мөнәсәбәте нинди?

6 Йәһвәнең урнаштырылган Патшалыкка күрсәтелгән каршылыкка мөнәсәбәте алдан ук әйтелгән: «Күкләрдә Торучы аларны оятлы итәр, Ходай аларны хур итәр. Шул чакта Ул аларга ачуланып әйтер, ярсуында аларны болгатып бетерер: „Мин изге тавым Сион өстендә Үземнең Патшамны майладым“» (Мәдхия 2:4—6). Шул чакта Гайсә, Йәһвә җитәкчелегендә, «җиңү өчен чыга» (Ачылыш 6:2). Мәсихнең соңгы сугышуы вакытында Йәһвә аның халкына каршы килүне ничек бәялиячәк? Ул моны аңа һәм аның идарә иткән Патшасына каршы чыгу дип саный. «Сезгә тигән минем күземә кагыла»,— дип әйтә Йәһвә (Зәкәрия 2:8). Ә кем Гайсәнең майланган кардәшләренә берәр нәрсә эшләсә яки, киресенчә, эшләмәсә, шул кеше Гайсәнең үзенә эшли яки эшләми дип саный Гайсә Мәсих, һәм ул моңа басым ясаган (Маттай 25:40, 45).

7. Ачылыш 7:9 да күрсәтелгән «бихисап күп кеше» ни өчен үз өстендә Гогның ярсуын кичерә?

7 Әлбәттә, майланган мәсихчеләр калдыгына актив рәвештә ярдәм иткән кешеләр дә үз өсләрендә Гог ярсуын кичерә. Алар — Алла вәгъдә иткән «яңа җирнең» булачак әгъзалары. Алар «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән» чакырылган «бихисап күп кешене» тәшкил итә (Ачылыш 7:9). Изге Язмаларда алар «ак киемнәргә киенгәннәр», «тәхет һәм Бәрән алдында басып торалар» дип әйтелә. Димәк, Алла һәм Мәсих аларны хуплый. Аларның «кулларында хөрмә ботаклары»: алар Йәһвәне Галәмнең законлы Хакиме дип игълан итәләр. Йәһвәнең хакимлеге аның тәхеткә утыртылган Патшасы Гайсә Мәсих, «Аллаһы Бәрәненең» идарә итүе аша күрсәтелә (Яхъя 1:29, 36).

8. Гогның һөҗүме Мәсихне нәрсә эшләргә дәртләндерәчәк һәм моның нәтиҗәсе нинди булачак?

8 Гогның һөҗүме тәхеткә утыртылган Алла Патшасын эш итүгә дәртләндерәчәк, һәм ул Һармагедун сугышын башлаячак (Ачылыш 16:14, 16). Кем Йәһвә хакимлеген танудан баш тарткан, шулар юк ителәчәк. Ә Алла Патшалыгына тугры булганга газап чиккән кешеләр мәңгелек тынычлык алачак. Моның турында рәсүл Паул болай дип язган: «Боларның барысы да Аллаһы хөкеменең гадел икәнен күрсәтә. Нәтиҗәдә, сез Аллаһы Патшалыгына керергә лаеклы дип саналырсыз: сез Аллаһы Патшалыгы өчен инде газап чигәсез. Сезнең газап чигүегезгә гаепле кешеләргә кайгы-хәсрәт бирү, ә сезгә, җәфа чигүчеләргә, һәм безгә тынычлык бүләк итү — Аллаһы алдында гадел. Ул моны Раббы Гайсә күкләрдән Үзенең куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килгәндә эшләр. Раббы Гайсә Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр» (2 Тессалуникәлеләргә 1:5—8).

9, 10. а) Йәһвә көчле дошман өстеннән Яһүдиягә ничек җиңү биргән? б) Мәсихчеләр бүген нәрсә эшләүләрен дәвам итәргә тиеш?

9 Киләчәк зур афәтнең иң бөек ноктасы Һармагедунда була. Афәт вакытында Мәсих бөтен явызлыкка каршы сугыш алып барачак. Әмма мең еллар элек ике буынлы Яһүдия патшалыгында яшәүчеләргә сугышырга кирәк булмаган кебек, Гайсәнең шәкертләренә дә сугышырга кирәк булмый. Ул Йәһвә сугышы булган, һәм җиңүне ул биргән. Тарих язмаларында болай дип әйтелә: «Яһүдиягә килгән аммонитянлылар, моавитянлылар һәм Сеир тавында яшәүчеләр арасында Ходай ризасызлык тудырды, һәм алар үтерелделәр: чөнки аммонитянлылар һәм моавитянлылар Сеир тавында яшәүчеләргә каршы күтәрелделәр, үтереп юк иттеләр, ә Сеирда яшәүчеләрне юк иткәч, бер-берсен юк итә башладылар. Һәм Яһүдләр чүл янына калкулыкка килгәч һәм кеше төркемнәренә күз салгач, менә — җирдә ятучы мәетләр һәм исән калучы юк» (2 Паралипоменон 20:22—24).

10 Йәһвәнең: «Сугышу сезгә түгел»,— дип әйткән сүзләре төгәл үтәлгән (2 Паралипоменон 20:17). Гайсә Мәсих «җиңәр өчен чыккач», мәсихчеләр дә шушы сүзләр буенча эшләргә тиеш. Ә әлегә алар явызлык белән көрәшүләрен дәвам итә, әмма сугыш коралы белән түгел, ә рухи кораллар белән. Шулай эшләп, алар «яманлыкны яхшылык белән җиңә» (Римлыларга 6:13; 12:17—21; 13:12; 2 Көринтлеләргә 10:3—5).

Гогның һөҗүмен кем җитәкчелек итәчәк?

11. а) Гог һөҗүмен ничек башкарачак? б) Рухи яктан уяу булу нәрсәне аңлата?

11 Магог җиреннән Гог — бу кимсетелгән хәлдә Иблис Шайтан. Ул бу хәлдә 1914 елдан бирле тора. Рухи зат булганга, ул һөҗүмен турыдан-туры башкара алмый, шуңа күрә үз эшләрен кешеләрне кулланып башкарачак. Бу кешеләр кем булачак? Изге Язмаларда җентекле аңлату булмаса да, анда бу булачак кешеләрнең кем икәнен билгеләргә ярдәм бар. Дөньядагы хәлләр Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне үтәү максаты белән үсеш алган саен, без тагын да яхшырак аңлый алачакбыз. Йәһвә Шаһитләре фаразлар төзүдән кача, әмма, Изге Язмаларда алдан әйтелгән дини һәм сәяси вакыйгаларны күзәтеп, алар рухи яктан уяу кала.

12, 13. Даниел пәйгамбәр Алла халкына карата соңгы һөҗүмне ничек алдан ук сурәтләп биргән?

12 Даниел пәйгамбәр, Алла халкына соңгы һөҗүмне ачыклап, болай дип яза: «[Төньяк патшасы], күпләрне юк итәр өчен һәм һәлак итәр өчен, зур ярсу белән чыгачак һәм үзенең патша чатырларын [«бөек», ЯД] диңгез белән данлы изге урын тавы арасына җәячәк» (Даниел 11:44, 45).

13 Изге Язмалар язылган чорда бөек диңгез дип Урта җир диңгезе аталган, ә изге тау Сион тавы булган. Бу тау турында Йәһвә: «Мин изге тавым Сион өстендә Үземнең Патшамны майладым»,— дип әйткән (Мәдхия 2:6; Ешуа 1:4). Шулай итеп, «бөек диңгез һәм данлы изге урын тавы» арасындагы рухи мәгънәдәге җир — бу майланган мәсихчеләрнең чәчәк атып торучы рухи җирләре. Майланган мәсихчеләр Алладан читләшкән кешелек диңгезенең өлеше түгел инде, һәм алар Гайсә Мәсих белән күк Патшалыгында идарә итәчәк вакытны көтәләр. Һичшиксез, төньяк патша Даниел пәйгамбәрлеген үтәү максаты белән ярсу һөҗүм иткәндә, аның мишене Алланың майланган мәсихчеләре һәм аларның бихисап күп кешеләрдән булган тугры юлдашлары булачак (Исай 57:20; Еврейләргә 12:22; Ачылыш 14:1).

Алла хезмәтчеләре нәрсә эшләячәк?

14. Һөҗүмгә дучар булгач, Алла халкы нәрсә эшләячәк?

14 Һөҗүмгә дучар булгач, Алла халкына нәрсә эшләргә кирәк була? Бу очракта да Еһошафат көннәрендәге Алла халкының тәртибе үрнәк булып хезмәт итә. Яһүдиядә яшәүчеләргә: 1) басырга, 2) басып торырга, 3) Йәһвә коткаруына карап торырга боеру бирелгәненә игътибар итегез. Бу сүзләргә туры китереп, Алланың хәзерге халкы ничек эш итәчәк? (2 Паралипоменон 20:17).

15. Йәһвә халкы өчен «басу» нәрсәне аңлата?

15 Басу, ягъни билгеле бер карашны тоту. Алла хезмәтчеләре, Алла Патшалыгын актив яклаучылар булып, карашларында моннан ары да нык торачак. Алар шулай ук мәсихчеләр битарафлыгын саклаячак — бу карашта да торачаклар. Йәһвәгә тугры хезмәтләрендә алар «нык торачак һәм какшамас булачак» һәм моннан ары да Йәһвәне, шәфкате өчен, бөтен халык алдында мактаячаклар (1 Көринтлеләргә 15:58; Мәдхия 117:28, 29). Хәзерге һәм киләчәктәге каршы килүләргә карамастан, алар Алла хуплаган бу карашларында торуны дәвам итәчәк.

16. Нинди яклардан Йәһвә хезмәтчеләре «басып торачак»?

16 Басып тору. Йәһвә хезмәтчеләре үзләрен коткарырга тырышмаячак, алар тулысынча Йәһвәгә таяначак. Ул гына үз хезмәтчеләрен дөнья хаосыннан коткара ала, һәм моны эшләргә ул вәгъдә иткән (Исай 43:10, 11; 54:15; Йәрәминең елавы 3:26). Без Йәһвәгә таянабыз икән, димәк без аның хәзерге күзгә күренгән каналына ышанабыз дигән сүз. Ул бу каналны инде дистәләгән еллар буе үз максатында куллана һәм бу ачык күренә. Шул көннәрдә чын мәсихчеләргә Йәһвә һәм ул билгеләгән Патша җитәкчелек итүне тапшырган имандашларына аеруча ышанырга кирәк булачак. Бу тугры ир-атлар Алла халкы белән җитәкчелек итәчәк. Аларның җитәкчелеген кире кагу бәлагә китерергә мөмкин (Маттай 24:45—47; Еврейләргә 13:7, 17).

17. Ни өчен Алланың тугры хезмәтчеләре Йәһвәнең коткаруын күрәчәк?

17 Йәһвә коткаруына карап тору. Мәсихчеләр сафлыгын саклаган һәм Йәһвәнең коткаручы кулына өмет баглаган кешеләр өчен бүләк коткару була. Соңгы сәгатькә кадәр, мөмкин булганча, алар Йәһвәнең хөкем көне килүе турында игълан итәчәк. Йәһвә — чын Алла һәм аның җирдә тугры хезмәтчеләре бар икәнен бөтенесе дә белергә тиеш. Йәһвәнең хакимлеге гадел икәне турындагы бәхәсле сорауны озак вакытларга сузып чишү башка беркайчан да кирәк булмаячак (Йәзәкил 33:33; 36:23).

18, 19. а) Чыгыш китабының 15 нче бүлегендә китерелгән җиңү җыры Гог һөҗүмен кичерәчәк кешеләрнең тойгыларын ничек күрсәтә? б) Алла хезмәтчеләренә хәзер нәрсә эшләргә кирәк?

18 Алла хезмәтчеләре яңа көч белән яңа дөньяга керәчәк. Кызыл диңгез янында азат ителгән борынгы исраиллеләр кебек, аларда да җиңү җырын җырларга нык теләк булачак. Йәһвәнең саклавы өчен мәңгегә рәхмәтле аерым хезмәтчеләр дә, тулысынча халык та борынгы заманда әйтелгән сүзләрне кабатлаячак: «Йәһвәгә җырлыйм, чөнки Ул биек күтәрелде... [...] Йәһвә сугыш ир-аты, Йәһвә Аның исеме. [...] ...Синең уң кулың, Йәһвә, дошманны җимерде. Сиңа каршы күтәрелгәннәрне Син бөеклегеңнең өстенлеге белән Син ектың. Үз ярсуыңны Син җибәрдең һәм ул аларны салам кебек яндырды. [...] Үзең азат иткән бу халыкны Син Үз шәфкатең белән алып барасың. Синең изгелегең йортына аларны көчең белән алып барасың. [...] Ходаем, Синең кулларың барлыкка китергән изге урынга, Син Үзең, Йәһвә, яшәү йорты иткән урынга, Синең мирасың тавына, Син аларны кертерсең һәм аларны утыртырсың. Йәһвә гасырлар дәвамында һәм мәңге патшалык итәчәк» (Чыгыш 15:1—19, АМТ).

19 Мәңгелек тормышка өмет аеруча безнең көннәрдә нык балкып тора, һәм бу Алла хезмәтчеләренә Йәһвә Аллага тугрылык күрсәтү һәм аңа, аларның мәңге Патшасына, хезмәт итү тәвәккәлегендә ныгаю өчен иң уңайлы вакыт! (1 Паралипоменон 29:11—13).

Сез аңлата аласызмы?

• Ни өчен Гогның һөҗүме майланган мәсихчеләр һәм башка сарыкларга каршы юнәлгән булачак?

• Ничек Алла хезмәтчеләре «басачак»?

• «Басып тору» нәрсәне аңлата?

• Йәһвәнең коткаруын Алла хезмәтчеләре ничек күрәчәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[26 биттәге иллюстрация]

Еһошафатка һәм аның халкына Йәһвә җиңү биргән: аларга сугышырга кирәк булмаган.

[28 биттәге иллюстрация]

Майланган мәсихчеләр һәм башка сарыклар Йәһвә хакимлеген яклый.

[29 биттәге иллюстрация]

Озакламыйча Алла хезмәтчеләре, борынгы исраиллеләр кебек, җиңү җырын җырлаячак.