Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Курыкмагыз һәм котыгыз очмасын»

«Курыкмагыз һәм котыгыз очмасын»

«Курыкмагыз һәм котыгыз очмасын»

«Курыкмагыз һәм котыгыз очмасын... Ходай сезнең белән булачак» (2 ПАРАЛИПОМЕНОН 20:17).

1. Терроризм кешеләргә ничек тәэсир итә, һәм аларның куркулары нигезле булуына нинди сәбәпләр бар?

ТЕРРОРИЗМ! Бу сүз инде үзе генә дә йөрәккә курку сала, ышанычсызлык һәм ярдәмсезлек хисе уята. Ул бездә ярсу да, кайгы да, куркынычны да — барысын да үз эченә алган хис уята. Ул шулай ук, күп кешеләрнең хәвефләнүе буенча, якын киләчәктә кешелекне куркыныч алдында тотачак нәрсәне сурәтли. Кайбер илләр инде берничә ел терроризмның төрле формалары белән уңышсыз көрәш алып баралар һәм аны тулысынча бетерә алмыйлар. Бу факт кешеләрнең куркулары нигезле икәнен күрсәтә.

2. Йәһвә Шаһитләренең терроризм мәсьәләсенә карашлары нинди, һәм моңа бәйле нинди сораулар туа?

2 Моңа да карамастан, өметле булыр өчен чын нигез бар. Вәгазь эшен 234 илдә һәм җирдә алып барган Йәһвә Шаһитләре алга бик зур өмет белән карый. Алар терроризм мәңге булачак дип курыкмый, аның озакламыйча юк ителәчәгенә ышаналар. Аларның бу ышануларына кушылыр өчен нигезләр бармы? Бу дөньяны терроризмнан кем азат итә ала һәм ничек? Безнең барыбызга да азмы-күпме золым һәм көч куллану белән очрашырга туры килгәнгә, Йәһвә Шаһитләренең өметләре нәрсәгә нигезләнгәнен карап чыгу урынлы булыр иде.

3. Курку өчен нинди сәбәпләр бар һәм безнең көннәр турында инде алдан ук нәрсә әйтелгән иде?

3 Бүген кешеләрнең куркыр һәм борчылыр өчен күп сәбәпләре бар. Үз-үзләре турында башка кайгырта алмаган картлар, дәвалап булмаган чирләр аркасында көчләрен югалткан кешеләр, яшәр өчен иң кирәклесен дә сатып ала алмаган гаиләләр турында уйлап карагыз. Хәтта иртәгә нәрсә буласын да әйтеп булмый! Безне һәрбер адым саен, иң кадерле нәрсәбезне алып китәргә әзер булган берәр фаҗига яки бәла аркасында, көтелмәгән үлем саклап тора кебек тоела. Мондый куркулар һәм борчылулар, шулай ук шәхси конфликтлар һәм өмет өзелүләр аркасында безнең көннәр рәсүл Паулның сурәтләвенә туры килә: «Белеп тор, соңгы көннәрдә авыр вакытлар булачак. Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән... мәхәббәтсез, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар һәм яхшылыкны дошман күрерләр» (2 Тимутегә 3:1—3).

4. 2 Тимутегә 3:1—3 тә авыр тормыш сурәтләнсә дә, без бу шигырьләрдә алга өмет белән карар өчен нинди сәбәпләр табабыз?

4 Изге Язмадагы бу сүзләр авыр тормышны сурәтләсә дә, алар өмет өчен сәбәпләр бирә. Шуңа игътибар итегез: авыр вакытлар Иблиснең бу явыз дөнья төзелешенең «соңгы көннәрендә» булачак. Бу озакламыйча барысы да үзгәрәчәк икәнен күрсәтә: бу дөньяның явыз төзелешен Алланың камил Патшалыгының идарәсе алмаштырачак. Алла Патшалыгы турында Гайсә үз шәкертләрен дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:9, 10). Бу Патшалык — Алланың күк хөкүмәте һәм, Даниел пәйгамбәр әйтүе буенча, ул «мәңге җимерелмәячәк»; ул кешеләрнең «бөтен патшалыкларын җимерәчәк һәм таркатачак, ә үзе мәңгегә урнашачак» (Даниел 2:44).

Мәсихчеләрнең битарафлыгы һәм терроризм

5. Терроризм куркынычын күреп, күпчелек илләр күптән түгел генә нәрсә эшләде?

5 Узган унъеллыкларда терроризм меңләгән кешеләрнең тормышын өзде. 2001 елның 11 нче сентябрендә Вашингтон һәм Нью-Йорк шәһәрләрендә булган вакыйгалардан соң, кешеләр терроризмның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен аңлый башладылар. Күп илләр, терроризмның үсүен һәм бөтен дөньяга таралуын күреп, аңа каршы торыр өчен берләштеләр. Мәсәлән, 2001 елның 4 нче декабрендә, матбугат мәгълүматлары буенча, «Европа, Урта Азия һәм Төньяк Америкадагы 55 илнең чит ил эшләре министрлары [эшләрен бердәм алып барыр өчен] бергә план кабул иттеләр». АКШ ның югары дәрәҗәле бер чиновнигы бу чараларны хуплады һәм аларның терроризмга каршы «яңа көч» белән көрәшергә мөмкинлек бирүе турында әйтте. «Нью-Йорк таймс мэгэзин» бу вакыйганы «тарихи көрәшнең башлангычы» дип атаган. Бер дә көтмәгәндә бу көрәшкә йөзләгән миллион кеше тартылган булып чыкты. Антитеррористик чараларның ни дәрәҗәдә уңышлы икәнен вакыт күрсәтер. Әлегә терроризмга каршы сугыш кешеләргә хәвеф һәм куркыныч сала, әмма бу Йәһвәдән таяныч эзләгән кешеләргә кагылмый.

6. а) Ни өчен кайчакта кайбер кешеләргә Йәһвә Шаһитләре тоткан мәсихче битарафлыгы белән ризалашуы авыр? б) Гайсә үз шәкертләренә сәясәткә карата карашның нинди үрнәген калдырган?

6 Мәгълүм ки, Йәһвә Шаһитләре сәяси битарафлык саклыйлар. Күпчелек кешеләр аларның бу карашы белән ризалашырга әзер, әмма сугыш булмаганда гына. Шартлар үзгәрү белән, кешеләрнең түземлеге кими. Сугыш аркасында туган курку һәм билгесезлек кешеләрдә еш кына көчле патриотик тойгылар уята. Шуңа күрә кайберәүләргә ни өчен берәр кешенең бөтен милләт хәрәкәтенә ярдәм итәргә теләге юк икәнен аңлавы авыр. Әмма барлык мәсихчеләр дә беләләр: алар Гайсәнең «дөньядан» булмагыз дигән әмеренә буйсынырга тиеш (Яхъя 15:19; 17:14—16; 18:36; Ягъкуб 4:4). Бу сәяси һәм иҗтимагый сорауларга битарафлык саклауны таләп итә. Гайсә үзе үрнәк калдырган. Камил акыллы һәм искиткеч сәләтле буларак, Гайсә үзе яшәгән көннәрдәге җәмгыятьнең хәлен яхшы якка бик нык үзгәртә алыр иде. Әмма ул сәясәткә катнашмаган. Аллага хезмәт итә башлаганда, Иблис Гайсәгә дөньяның барлык патшалыклары өстеннән хакимлек тәкъдим иткән. Әмма Гайсә бу тәкъдимне кискен рәвештә кире каккан. Соңрак халык аны патша итеп сайларга җыенганда, ул моңа шулай ук тәвәккәллек белән каршы килгән (Маттай 4:8—10; Яхъя 6:14, 15).

7, 8. а) Йәһвә Шаһитләренең сәясәткә карата битараф караш тотуларыннан нинди нәтиҗә ясау дөрес булмас һәм ни өчен? б) Римлыларга 13:1, 2 дә әйтелгән сүзләр, көч кулланып, хөкүмәткә каршы эшләнүче эшләрдә катнашырга ярамый икәнен ничек күрсәтә?

7 Йәһвә Шаһитләре үзләренең битараф карашлары белән золымга юл куялар яисә аны күрмәмешкә салыналар дигән ялгыш нәтиҗә ясау дөрес түгел. Әгәр бу дөрес булса, ничек алар үзләре турында «мәхәббәт һәм иминлек Аллаһысы» хезмәтчеләре дип әйтә алырлар иде? (2 Көринтлеләргә 13:11). Алар золымга яки көч куллануга карата Йәһвәнең карашын белделәр. Мәдхия җырлаучы: «Ходай тәкъваны да сынап тора, әмма бозыкны һәм мәсхәрәләүне [золым яки көч куллануны] сөючене Аның җаны нәфрәт итә»,— дип язган (Мәдхия 10:5). Алар шулай ук Гайсәнең Петергә: «Кылычыңны кынына тыгып куй! Кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр!» — дип әйткән сүзләрен истә тоталар (Маттай 26:52).

8 Тарих ялган христианнарның еш кына «кылыч алганнарын» ачык итеп күрсәтә. Ә Йәһвә Шаһитләре беркайчан да «кылыч алмый». Алар моңа охшаш бар эшләрне кире кагалар һәм Римлыларга 13:1, 2 дә әйтелгән сүзләргә тугры буйсыналар: «Һәр кеше хакимлек итүче җитәкчеләргә буйсынсын; чөнки Аллаһы урнаштырган хакимлектән башка хакимлек юк, гамәлдәге хакимлек исә Аллаһы тарафыннан куелган. Шуңа күрә, хакимлеккә каршы килүче кеше Аллаһы билгеләгәнгә каршы килә; ә каршы килүчеләр үз-үзләрен хөкемгә дучар итәрләр».

9. Йәһвә Шаһитләре терроризмга каршы нинди ике ысул белән көрәшә?

9 Әмма терроризм шул хәтле әшәке икән, Йәһвә Шаһитләре аның белән көрәшүгә ярдәм итәргә тиеш түгелме? Әйе, тиеш һәм алар шуны эшли дә. Беренчедән, алар үзләре берничек тә терроризмда катнашмый. Икенчедән, алар кешеләрне мәсихчеләр принципларына өйрәтәләр, ә ул принципларны тоту һәркайсы золымны яки көч куллануны кире кага *. Үткән елда Йәһвә Шаһитләре, кешеләрне мәсихчеләрнең мондый тормыш рәвешенә өйрәтеп, 1 202 381 302 сәгать сарыф иттеләр. Бу вакыт юкка гына сарыф ителмәгән, чөнки 265 469 кеше Йәһвә Шаһите буларак суга чумдырылу йоласын үтәде. Алар бар халык алдында үзләренең золымны яки көч куллануны кире кагалар икәнен күрсәтте.

10. Бүгенге дөньяда золымның яки көч куллануның бетерелүе мөмкинме?

10 Моннан тыш, Йәһвә Шаһитләре үз көчләре белән генә дөньяны явызлыктан арындыра алмаганнарын аңлыйлар. Шуңа күрә алар тулысынча моны эшли алучыга — Йәһвә Аллага өмет баглыйлар (Мәдхия 82:19, «Перевод Павского»). Кешеләр, чын күңелдән башкарылган тырышлыкларына да карамастан, золымны яки көч куллануны бетерә алмый. Изге Язмаларда без яшәгән «соңгы көннәр» турында Алла тарафыннан рухландырылган мондый кисәтү язылган: «Мәкерле кешеләр һәм алдакчылар исә, адаштырып һәм үзләре дә адашып, явызлыкларында тагын да алга китәрләр» (2 Тимутегә 3:1, 13). Бу сүзләрне исәпкә алсак, кешеләр явызлыкны җиңә алмаячак. Икенче яктан, Йәһвәнең тулысынча һәм мәңгегә золымны яки көч куллануны юк итүенә өметләнер өчен нигез бар (Мәдхия 36:1, 2, 9—11; Гыйбрәтле хикәя 24:19, 20; Исай 60:18).

Киләчәк һөҗүм алдында батыр торалар

11. Золымны яки көч куллануны юк итәр өчен, Йәһвә инде нинди чаралар күргән?

11 Тынычлык Алласы золымны яки көч куллануны нәфрәт иткәнгә күрә, аның ни өчен золымның төп чыганагы Иблис Шайтанны юк итәр өчен чаралар күргәне аңлашыла. Алланың тәхеткә утырган Патшасы Гайсә Мәсих — җитәкче фәрештә Микаил — тарафыннан, Алла ихтыяры буенча, Иблис инде кимсетә торган җиңелү кичергән. Изге Язмаларда бу вакыйга болай дип сурәтләнә: «Күктә сугыш башланды: Микаил үзенең фәрештәләре белән аждаһага каршы сугышты. Аждаһа да үзенең явыз фәрештәләре белән аларга каршы сугышты. Әмма аждаһа җиңелде һәм үзенең явыз фәрештәләре белән моннан ары күктә кала алмады. Бу зур аждаһа, бөтен дөньяны алдаучы, иблис һәм шайтан дип аталган борынгы елан, җиргә бәреп төшерелде; аның белән бергә явыз фәрештәләре дә бәреп төшерелделәр» (Ачылыш 12:7—9).

12, 13. а) 1914 ел нәрсәсе белән билгеле? б) Алла Патшалыгы ягында торган кешеләр турында Йәзәкил пәйгамбәрлеге нәрсәне алдан ук әйтә?

12 Изге Язмалар хронологиясе һәм дөнья вакыйгалары күктә бу сугышның булган вакыты итеп 1914 елны күрсәтә. Шул елдан башлап дөнья шартлары начарланганнан начарлана. Аларның начарлануы Ачылыш 12:12 дә болай дип аңлатыла: «Күкләр һәм анда яшәүчеләр, куаныгыз! Әмма җиргә һәм диңгезгә кайгы, чөнки иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште!»

13 Һичшиксез, Иблиснең ачуы беренче чиратта Алланың майланган мәсихчеләренә һәм аларның юлдашларына — «башка сарыкларга» юнәлгән (Яхъя 10:16; Ачылыш 12:17). Бу каршылык озакламыйча үзенең иң югары ноктасына җитәчәк. Шул вакытта Иблис Алла Патшалыгы ягында торган һәм аңа өметләнгән кешеләргә һөҗүм итәчәк. Бу һөҗүм Йәзәкил китабының 38 нче бүлегендә «Магог җиреннән» «Гогның» һөҗүме итеп күрсәтелә.

14. Үткәндә Йәһвә Шаһитләренә нинди ярдәм бирелгән иде һәм һәрвакыт шулай булырмы?

14 Иблис күктән төшерелгәннән соң, Алла халкы кайвакыт аның һөҗүмнәреннән яклау алган. Бу яклау сәяси төркемнәрнең тырышлыклары аркасында булган, һәм ул турыда Ачылыш 12:15, 16 да символик тел белән язылган. Ә Иблиснең соңгы һөҗүме вакытында, Изге Язмалар күрсәтүенчә, бернинди дә кеше көчләре Йәһвәгә өметләнеп яшәгән кешеләргә ярдәм итәргә килмәячәк. Бу мәсихчеләрне куркытырга тиешме? Һич тә юк!

15, 16. а) Йәһвә Еһошафат көннәрендә үз халкына дәртләндерүче сүзләр әйткән. Алар бүгенге мәсихчеләргә алга өмет белән карарга нинди сәбәп бирә? б) Еһошафат һәм аның халкы Алланың бүгенге хезмәтчеләре өчен кайсы яктан үрнәк булып тора?

15 Алла, Еһошафат патша көннәрендә таяныч биргән кебек, үз халкына булышачак. Без болай дип укыйбыз: «Барлык Яһүдләр һәм Иерусалимда яшәүчеләр һәм Еһошафат патша, тыңлагыз! Болай дип әйтә сезгә Ходай: бу бөек күплектән курыкмагыз һәм котыгыз очмасын, чөнки сугыш сезнеке түгел, ә Алланыкы. [...] Бу очракта сугышу сезгә түгел; сез басыгыз, басып торыгыз һәм Ходай сезгә биргән коткаруга карап торыгыз. Яһүдия һәм Иерусалим! курыкмагыз һәм котыгыз очмасын. Иртәгә аларга каршы чыгыгыз һәм Ходай сезнең белән булачак» (2 Паралипоменон 20:15—17).

16 Сезгә сугышырга кирәкмәячәк дип әйтелгән яһүдләргә. Нәкъ шулай ук, Магог җиреннән Гог Алла хезмәтчеләренә һөҗүм иткәч, аларга сугыш коралы тотып үзләрен якларга кирәк булмаячак. Алар «Ходай... биргән коткаруга карап торачаклар». Әлбәттә, басып тору — бу әле бернәрсә дә эшләмәү дигән сүз түгел, чөнки Еһошафат көннәрендә дә халык бернинди хәрәкәтсез тормаган. Без болай дип укыйбыз: «Еһошафат җиргә кадәр баш игән, һәм бар Яһүдләр һәм Иерусалимда яшәүчеләр, Ходайга баш ияр өчен, Ходай алдына тезләнделәр. [...] Һәм ул халык белән киңәшләште, һәм Ходайга җырлаучыларны, алар кораллылар алдында барып: Ходайны данлагыз, чөнки Аның шәфкате мәңгегә! дип әйтсеннәр өчен, изге мәһабәт матурлык белән мактау сүзләре әйтсеннәр өчен куйды» (2 Паралипоменон 20:18—21). Дошманның һөҗүм итәргә җыенганын күреп тә, халык Йәһвәне данларга дәвам иткән. Бу Йәһвә Шаһитләре өчен үрнәк. Гог аларга һөҗүм иткәч, аларга бу үрнәкне тотарга кирәк булачак.

17, 18. а) Гогның һөҗүменә карата Йәһвә Шаһитләре ничек яхшы караш күрсәтә? б) Күптән түгел генә яшь мәсихчеләрнең исләренә нәрсә төшерелгән иде?

17 Гогның һөҗүменә кадәр һәм хәтта һөҗүменнән соң да, Йәһвә Шаһитләре Алла Патшалыгын яклауны дәвам итәчәкләр. Алар бөтен дөнья буенча 94 600 җыелышта көч алуларын һәм бу җыелышларда яклау эзләүләрен дәвам итәчәкләр (Исай 26:20). Хәзер Йәһвәне батырлык белән данлар өчен иң яхшы вакыт! Гогның һөҗүмен көтеп тә, Йәһвә Шаһитләре куркып артка чигенми, киресенчә, алар, шартлар мөмкин иткәнчә, тагын да күбрәк мактау корбаннары китерергә әзер (Мәдхия 145:2).

18 Мондый әзерлек бөтен дөнья буенча Аллага тулы вакытлы хезмәт башлаган меңләгән кызлар һәм егетләр мисалыннан күренә. Хәтта 2002 елның өлкә конгрессларында «Яшьләр, тормышыгызны нәрсәгә багышлыйсыз?» дигән яңа трактат чыгуы турында да әйтелгән булган. Ул трактатта тулы вакытлы хезмәтне сайлау өстенлек икәненә басым ясалган. Яшь мәсихчеләр һәм зурлар да үз вакытында бирелгән мондый «ачышлар [«искә төшерүләр», ЯД]» өчен рәхмәтле (Мәдхия 118:14, 24, 119, 129).

19, 20. а) Ни өчен мәсихчеләр куркырга тиеш түгел? б) Өйрәнү өчен бирелгән чираттагы мәкалә безгә нәрсәдә ярдәм итәчәк?

19 Мәсихчеләрнең, дөнья хәлләренә карамастан, куркыр өчен сәбәпләре юк. Алар беләләр: озакламыйча Йәһвә Патшалыгы золымның яки көч куллануның һәркайсы төрен мәңгегә юк итәчәк. Шулай ук золым яки көч куллану аркасында үлгән күп кешеләрне терелтү көтә икәнен белү аларга юаныч китерә. Терелтелгәннәрнең кайберләренә Йәһвә турында беренче тапкыр белергә, ә башкаларга аңа тугры хезмәт итүләрен дәвам итәргә мөмкинлек биреләчәк (Рәсүлләр 24:15).

20 Без, тугры мәсихчеләр, мәсихчеләр битарафлыгын саклау ни дәрәҗә мөһим икәнен аңлыйбыз һәм моны эшләргә тәвәккәлбез. Без «Ходай... биргән коткаруга карап торырга» мөмкин булган искиткеч вакытка кадәр яшәп җитәргә телибез. Чираттагы мәкаләдән бүгенге вакыйгалар Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне әкрен генә тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә икәнен күрербез, һәм бу безнең иманыбызны ныгытачак.

[Искәрмә]

^ 9 абз. Йәһвә Шаһите булыр өчен золым яки көч куллануны ташлаган кешеләрнең мисалларын «Уяныгыз!» журналының 1990 ел 22 март 21 нче битендә (инглиз), 1991 ел 8 август 18 нче битендә (рус), «Күзәтү манарасы» журналының 1996 ел 1 гыйнвар 5 нче битендә (рус), 1998 ел 1 август 5 нче битендә (рус) карарга була.

Сез аңлата аласызмы?

• Ни өчен бүген күп кешеләр өметсезлеккә бирелгән?

• Ни өчен Йәһвә Шаһитләре алга өмет белән карый?

• Барлык золымның яки көч куллануның чынаганына карата Йәһвә инде нәрсә эшләгән?

• Ни өчен безгә Гог һөҗүменнән куркырга кирәкми?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге иллюстрация]

Мәсихчеләр битарафлыгын саклауда Гайсә үрнәк биргән.

[23 биттәге иллюстрацияләр]

Меңләгән яшь Шаһитләр шатлык белән тулы вакытлы хезмәт башладылар.

[Рөхсәте белән]

UN PHOTO 186226/M. Grafman