Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мавыктыргыч «борт журналы»

Мавыктыргыч «борт журналы»

Мавыктыргыч «борт журналы»

СӘЯХӘТЧЕ Ричард Бэрд 1928 елдан алып 1956 елга кадәр Арктикага барган биш экспедициянең җитәкчесе булган. Көндәлек алып барып һәм борт журналына төгәл мәгълүматлар кертеп, Бэрд һәм аның белән бергә булган кешеләр җилләрнең юнәлешен билгели, карталар төзи һәм Антарктида турында бай мәгълүматлар җыя алганнар.

Бэрдның экспедицияләре борт журналын алып бару ни дәрәҗәдә мөһим икәнен күрсәтә. Мондый журналга очуның яисә йөзүнең төрле җентекле үзенчәлекләре кертелә. Вакыт узу белән, бу язмалар булганнарны искә төшерергә яисә киләчәктә кирәк булырга мөмкин мәгълүматларга анализ ясарга ярдәм итә ала.

Изге Язмаларда Нух көннәрендә булган һәм бер елдан күбрәк дәвам иткән Туфан турында мавыктыргыч хикәя язылган. Туфанга әзерләнеп, Нух, аның хатыны һәм үз хатыннары белән Нухның өч улы 50—60 ел дәвамында көймә — 40 000 кубометрлык гаять зур корабль төзегәннәр. Ни өчен? Туфан вакытында кешеләрне һәм хайваннарны саклар өчен (Яшәеш 7:1—3).

Изге Язмалардагы Яшәеш китабында Нухның «борт журналы» дип атап була торган язмалар сакланган. Анда Туфан башыннан алып Нух һәм аның гаиләсе көймәдән чыккан вакытка кадәр булган вакыйгалар турында языла. Бу «борт журналының» безнең өчен берәр әһәмияте бармы?