Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсих җыелышларга әйтә

Мәсих җыелышларга әйтә

Мәсих җыелышларга әйтә

«Үзенең уң кулында җиде йолдыз тотучы... болай әйтә» (АЧЫЛЫШ 2:1).

1, 2. Мәсихнең Кече Азиядәге җиде җыелышка әйткән сүзләре белән без ни өчен кызыксынырга тиеш?

ЙӘҺВӘНЕҢ бердәнбер Улы Гайсә Мәсих — мәсихчеләр җыелышының Башы. Майланган мәсихчеләр җыелышын саф саклар өчен, ул, Баш буларак, аларны мактый һәм төзәтә (Эфеслеләргә 5:21—27). Моңа мисалларны Ачылыш китабының 2 нче һәм 3 нче бүлекләрендә табып була. Анда Гайсәнең Кече Азиядәге җиде җыелышка көчле һәм яратучы мөрәҗәгатьнамәләре язылган.

2 Рәсүл Яхъя Гайсәнең җиде җыелышка әйткән сүзләрен әле ишеткәнче, аңа «Раббының көне» турында күренеш бирелгән (Ачылыш 1:10). Бу көн 1914 елдан, Мәсих идарәсе астындагы Патшалык урнаштырылган елдан башлана. Димәк, Мәсихнең шул җыелышларга әйткән сүзләре бу соңгы көннәрдә аеруча мөһим. Аның дәртләндерүче сүзләре һәм үгет-нәсихәте без яшәгән авыр вакытларны кичерергә ярдәм итә (2 Тимутегә 3:1—5).

3. Рәсүл Яхъя күргән «йолдызлар», «фәрештәләр» һәм «алтын яктырткычлар» нинди символик мәгънә йөртәләр?

3 Яхъя дан казанган Гайсә Мәсихне күргән, Гайсә «Үзенең уң кулында җиде йолдыз тотучы һәм җиде яктырткыч» яисә җыелыш арасында йөри. «Йолдызлар» — «җиде бердәмлекнең [җыелышның] фәрештәләре» (Ачылыш 1:20; 2:1). Йолдызлар кайвакыт фәрештәләрнең символы булып хезмәт итә, әмма Гайсә кешегә рухи затлар өчен хатлар язырга кушмас иде. Шуңа күрә, «йолдызлар» — бу өлкәннәр советын тәшкил иткән рух белән майланган күзәтчеләр дип нәтиҗә ясау дөрес булыр. «Фәрештәләр» дигән исем аларның хәбәрчеләр ролена басым ясый. Алла оешмасы үскәнгә күрә, «ышанычлы... хезмәтче» шулай ук Гайсәнең «башка сарыкларыннан» яраклы ир-атларны күзәтчеләр итеп билгеләгән (Лүк 12:42—44; Яхъя 10:16).

4. Мәсихнең җыелышларга әйткән сүзләренә игътибарлы булу өлкәннәр өчен нәрсәсе белән файдалы?

4 «Йолдызлар» Гайсәнең уң кулында. Бу алар аның хакимлеге, контроле астында, ул аларны яклый һәм аларга илтифатын бирә дигәнне аңлата. Шулай итеп, алар аңа хисап бирәләр. Хәзерге өлкәннәр, Гайсәнең җиде җыелышның һәркайсысына нәрсә әйткәненә колак салып, ул җыелышлардагы хәлләргә охшаш хәлләрне чишәргә өйрәнәләр. Әлбәттә, барлык мәсихчеләргә дә Алла Улын тыңларга кирәк (Марк 9:7). Мәсихнең җыелышларга әйткән сүзләренә игътибарлы булып, без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Эфестәге фәрештәгә

5. Эфес шәһәрен сурәтләп бирегез.

5 Гайсә Эфестәге җыелышны мактый да, шелтәли дә. (Ачылыш 2:1—7 не укыгыз.) Эфес Кече Азиянең көнбатышында, су буенда урнашкан бай шәһәр булган. Ул сәүдә һәм дин үзәге булган, һәм анда хатын-кыз илаһисы Артемиданың зур гыйбадәтханәсе торган. Әхлаксызлык, ялган дин һәм магия Эфес шәһәрендә гөрләп үссә дә, Алла рәсүл Паулның һәм башка мәсихчеләрнең бу шәһәрдә хезмәт итүләренә үз фатихасын биргән (Рәсүлләр китабы, 19 нчы бүлек).

6. Борынгы Эфес шәһәрендәге мәсихчеләргә охшаш булып, бүгенге тугры мәсихчеләр үзләрен кайсы яклардан шулай ук тота?

6 Мәсих Эфестәге җыелышны мактый һәм аның турында болай дип әйтә: «Синең эшләреңне, авыр хезмәтеңне, сабырлыгыңны һәм явызларга чыдап тора алмаганыңны беләм. Үзләрен рәсүл дип (ә алар рәсүл түгел) атаучыларны сынаганыңны һәм аларны ялганчылар дип тапканыңны беләм». Гайсәнең чын шәкертләренең хәзерге җыелышлары да үзләренең гадел эшләре, тырышып хезмәт итүләре һәм сабырлыклары белән билгеле. Алар ялган кардәшләрне, аларны рәсүлләр итеп кабул итсеннәр дип теләүчеләрне түзеп тормый (2 Көринтлеләргә 11:13, 26). Эфеслеләр кебек, безнең көннәрдәге тугры мәсихчеләр дә «явызларга чыдап» тормыйлар. Шуңа күрә, Йәһвәгә гыйбадәт кылуның сафлыгын һәм җыелышларны саклар өчен, алар тәүбә итмәгән мөртәтләр белән аралашмый (Гәләтиялеләргә 2:4, 5; 2 Яхъя 8—11).

7, 8. Эфес шәһәренең җыелышында нинди җитди проблема булган, һәм без моңа охшаш хәлләрне ничек чишә алабыз?

7 Ләкин Эфес шәһәрендәге мәсихчеләрнең бик җитди проблемалары булган. «Әмма сиңа каршы шелтәм бар,— дип әйткән Гайсә,— син беренче мәхәббәтеңне калдырдың!» Җыелышның әгъзаларына Йәһвәгә карата беренче яратуларының ялкынын кабат яндырып җибәрергә кирәк булган (Марк 12:28—30; Эфеслеләргә 2:4; 5:1, 2). Чыннан да, Аллага карата беренче яратуыбызны югалтмас өчен, безнең һәрберебез үз-үзен күзәтергә тиеш (3 Яхъя 3). Ә тормышыбызда байлык җыю теләге, күңел ачуларга омтылу яисә башка моңа охшаш нәрсәләр иң беренче урынга басса, нәрсә эшләргә? (1 Тимутегә 4:8; 6:9, 10). Бу омтылышларны җиңәр өчен һәм Йәһвәгә карата тирән ярату үстерер өчен, шулай ук Алла үзе һәм аның Улы безнең хакка эшләгәннәргә рәхмәтләребезне үстерер өчен, Йәһвәгә ялварып дога кылырга кирәк (1 Яхъя 4:10, 16).

8 Мәсих эфеслеләрне: «Шулай итеп, кайдан егылганыңны исеңә төшер һәм, тәүбә итеп, элеккеге эшләреңне эшлә»,— дигән сүзләр белән өндәгән. Ә алар моны эшләмәсә? Гайсә: «Яныңа килермен һәм синең яктырткычыңны урыныннан кузгатырмын»,— дип әйткән. Әгәр бар сарыклар да беренче мәхәббәтләрен югалтса, «яктырткыч» яисә җыелыш инде булмас иде. Әйдәгез, җыелыш рухи ут белән яктыртсын өчен, барлык тырышлыкларыбызны куеп, ашкынучан булуыбызны дәвам итик (Маттай 5:14—16).

9. Сектантлыкка ничек карарга кирәк?

9 Эфеслеләрнең яхшы ягы шунда булган: алар «Никүләй тарафдарларының эшләрен нәфрәт» иткәннәр. Бу сектаның барлыкка килүе, аның тәгълиматлары һәм гореф-гадәтләре турында Ачылыш китабында әйтелгәннән тыш, бернәрсә дә билгеле түгел. Әмма Гайсә кеше артыннан ияргәннәрне хөкем иткәнгә күрә, безгә дә, Эфес мәсихчеләре кебек, сектантлыкны нәфрәт итәргә кирәк (Маттай 23:10).

10. Рухның әйткәненә игътибарлы булган кешеләрне нинди киләчәк көтә?

10 «Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен»,— дип әйткән Мәсих. Гайсә җирдә булганда, ул изге рух тәэсире астында сөйләгән (Исай 61:1; Лүк 4:16—21). Шулай ук безгә дә Алланың, Гайсә аша, изге рух ярдәмендә сөйләгәненә игътибарлы булырга кирәк. Рух җитәкчелегендә Гайсә: «Җиңүчегә Мин Аллаһы оҗмахында булган тереклек агачыннан ашарга бирәчәкмен»,— дип вәгъдә иткән. Бу сүзләр шуны аңлата: рухның әйткәненә игътибарлы булган майланган мәсихчеләр күктәге «Аллаһы оҗмахында» үлемсез булалар, ягъни Йәһвәнең үзе белән булалар. Рухның әйткәнен тыңлаган «бихисап күп кеше» әгъзалары җирдәге оҗмахны мирас итеп алачак, алар анда «тереклек суы елгасыннан» эчәчәк һәм елга яры буенда үскән «агачның яфраклары» белән дәваланачак (Ачылыш 7:9; 22:1, 2; Лүк 23:43).

11. Йәһвәгә карата мәхәббәт ялкынын без ничек саклый алабыз?

11 Эфес мәсихчеләре беренче мәхәббәтләрен югалткан, ә безнең көннәрдә җыелышларда моңа охшаш хәл булса, нәрсә эшләргә? Әйдәгез, имандашлар белән Йәһвәнең яратучы юллары турында сөйләшеп, аңа карата ярату ялкынын саклыйк. Мәсәлән, без Алланың, йолым сыйфатында кадерле Улын биреп, безгә үз яратуын күрсәткәне өчен рәхмәтләребезне белдерә алыр идек (Яхъя 3:16; Римлыларга 5:8). Без тагын шулай ук, урынлы булганда, җыелыш очрашуларында комментарийлар биргәндә, программаның төрле пунктларында Алла яратуы турында искә төшерә алабыз. Йәһвә исемен мәсихчеләр хезмәтендә катнашканда мактап, аңа карата яратуыбызны шулай ук күрсәтә алабыз (Мәдхия 144:10—13). Әйе, сүзләребез һәм эшләребез белән, җыелышның беренче мәхәббәтен яндырып җибәрер өчен яисә көчәйтер өчен, без бик күп эшли алабыз.

Смурнадагы фәрештәгә

12. Смурна һәм анда булган дини гореф-гадәтләр турында тарихтан нәрсә билгеле?

12 «Беренче һәм Соңгы, үлгән һәм терелеп Торган» Гайсә Мәсих Смурна шәһәрендәге җыелышны мактый. (Ачылыш 2:8—11 укыгыз.) Смурна (хәзер Измир, Төркия) яр буенда, Кече Азиянең көнбатышында урнашкан булган, һәм анда греклар яшәгән. Б. э. к. 580 елда лидийлеләр шәһәрне җимергән. Александр Македонский үлгәч, алмашка килгән кешеләр шәһәрне яңа урында кабат төзегәннәр. Шәһәр Римның Азия провинциясенә керә башлый һәм искиткеч җәмәгать биналары белән билгеле булган һәм гөрләп үскән сәүдә үзәге була. Бу шәһәрдә Тибери кайсарга багышлап төзелгән гыйбадәтханә булганга күрә, ул императорга табыну үзәгенә әверелә. Табынучылар бер чеметем фимиам яндырып: «Кайсар Раббы ул»,— дип әйтергә тиеш булган. Ә мәсихчеләр, «Гайсәне Раббы дип икърар» иткәнгә, моны эшләмәгән, шуңа күрә алар газаплар чиккән (Римлыларга 10:9).

13. Материаль яктан фәкыйрь булсалар да, Смурна мәсихчеләре нинди мәгънәдә бай булган?

13 Бәла-казадан тыш, Смурна мәсихчеләре фәкыйрьлектән газапланган. Бәлки, моның сәбәбе императорга табынмау булгандыр. Мондый сынаулар белән Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре дә очрашырга мөмкин (Ачылыш 13:16, 17). Материаль яктан фәкыйрь булсалар да, Смурнадагы мәсихчеләргә охшаш кешеләр рухи яктан бай, ә бу иң мөһиме! (Гыйбрәтле хикәя 10:22; 3 Яхъя 2).

14, 15. Ачылыш 2:10 нан майланган мәсихчеләр нинди юаныч ала ала?

14 Смурнадагы яһүдләрнең күпчелеге «шайтан җыены» дип аталган, чөнки алар Изге Язмаларга нигезләнмәгән гореф-гадәтләр тоткан, Алла Улын һәм аның рух белән тудырылган шәкертләрен кире какканнар (Римлыларга 2:28, 29). Әмма майланган мәсихчеләр аста китерелгән Мәсих сүзләреннән зур юаныч ала алалар! «Алда сине көткән һичнәрсәдән курыкма. Синең кешеләреңне сынар өчен, арагыздан кайберләрегезне иблис төрмәгә утыртачак һәм ун көн буе алар хәсрәт кичерәчәк. Үлгәнгә тикле тугры бул, һәм сиңа тормыш таҗы бирәчәкмен» (Ачылыш 2:10).

15 Гайсә Йәһвә хакимлеге өчен үләргә курыкмаган (Филиппуйлыларга 2:5—8). Безнең көннәрдә Иблис майланган мәсихчеләр калдыгы белән сугыш алып барса да, алар, төркем буларак, кичерергә туры килгәннәрдән — бәлаләр, төрмәгә утырту яисә җәзалап үтерүдән курыкмый (Ачылыш 12:17). Алар дөньяны җиңеп чыгачак. Мәҗүсиләрнең уеннарында җиңгән кешегә чәчәкләрдән үрелгән һәм шиңә торган венок бирелгән, ә Мәсих терелтелгән майланган мәсихчеләргә «тормыш таҗы» — күктә үлемсезлек вәгъдә итә. Нинди кыйммәтле бүләк!

16. Борынгы Смурна җыелышы кебек, безнең җыелышыбыз да шул ук авырлыкларны кичерсә, безгә игътибарыбызны нинди сорауга тупларга кирәк?

16 Безнең күктә яшәргә өметебез бармы яки җирдәме, моңа карамастан, без һәм җыелышыбыз әгъзалары борынгы Смурна мәсичеләре очраткан авырлыкларны очрата ала. Әгәр мондый хәлгә эләксәк, әйдәгез кардәшләргә игътибарны Алланың эзәрлекләүләрне рөхсәт итүенең төп сәбәбенә — хакимлек итү соравына — тупларга ярдәм итик. Сафлык саклаган һәрбер Йәһвә Шаһите шуны исбат итә: Иблис — алдакчы, һәм кеше, хәтта эзәрлекләүләргә дучар булганда да, Алланың Галәм Хакиме буларак идарә итәргә хокукы барлыгын какшамас рәвештә яклый ала (Гыйбрәтле хикәя 27:11). «Гомеребезнең барлык көннәрендә» һәм хәтта мәңге «бернәрсәдән курыкмыйча, Аллаһы алдында изге һәм тәкъва булып, без Аллаһыга хезмәт итә алсын өчен», әйдәгез, башка мәсихчеләрне эзәрлекләүләрне җиңәргә дәртләндерик (Лүк 1:68, 69, 72, 73).

Пергәмдәге фәрештәгә

17, 18. Пергәм нинди табынуның үзәге булган һәм, потларга табынуда катнашмасаң, нәрсә була алган?

17 Пергәм җыелышына мактау сүзләре дә, төзәтү сүзләре дә әйтелгән. (Ачылыш 2:12—17 не укы.) Пергәм Смурна шәһәреннән төньякта, 80 километр ераклыкта урнашкан булган, һәм анда яшәүчеләр мәҗүсиләр динен тоткан. Күрәсең, Халдея сихерчеләре (астрологлары) бу шәһәргә Бабылдан качкан булган. Пергәмдә савыктыру һәм дәвалауның ялган илаһисы Асклепиянең билгеле храмы булган. Шуңа күрә авырган кешеләр анда килгәннәр. Пергәмдә шулай ук кайсар Августка табыныр өчен храм булган, һәм шәһәр «империянең беренче елларында император культының төп үзәге» дип саналган («Британская энциклопедия», 1959 ел, XVII том, 507 бит).

18 Пергәмдә Зевска корбан китерү урыны да булган. Бу шәһәр шулай ук кешеләрне аллалаштыру үзәге булган. Моңа аларны Иблис рухландырган. Гайсә Пергәм мәсихчеләре «шайтан тәхете торган» урында яшиләр дип юкка гына әйтмәгән! Әгәр Йәһвә хакимлеген яклаган кеше императорга табынмаса, бу аны үлемгә китерә алган. Дөнья Шайтан хакимлеге астында ятуын дәвам итә, һәм кешеләр милли символларны потлар кебек кабул итәләр (1 Яхъя 5:19). Беренче гасырдан башлап безнең көннәргә кадәр күп тугры мәсихчеләрне җәзалап үтергәннәр. Алар арасында шулай ук Гайсә: «Сездә... тугры шаһитем Антипас үтерелгән»,— дип әйткән мәсихче дә булган. Йәһвә Алла һәм Гайсә Мәсих, һичшиксез, мондый тугры хезмәтчеләрен исләрендә тоталар (1 Яхъя 5:21).

19. Бильям нәрсә эшләгән, һәм барлык мәсихчеләр нәрсәдән сакланырга тиеш?

19 Мәсих шулай ук «Бильям тәгълиматын» искә алып китә. Ялган пәйгамбәр Бильям, табыш алырга теләп, Исраил халкын каһәрләргә тырышкан. Әмма Йәһвә аның каһәрен фатихага әйләндергәч, Бильям Моаб патшасы Балакны которткан һәм күп исраиллеләрне потка табынуга һәм җенси әхлаксызлыкка тарткан. Бильям эшләренә каршы торган Финеес кебек, мәсихче өлкәннәргә, тәкъвалыкны яклап, нык торырга кирәк (Саннар 22:1—25:15; 2 Петер 2:15, 16; Яһүд 11). Барлык мәсихчеләргә дә потларга табынудан сакланырга кирәк, һәм алар җыелышта җенси әхлаксызлыкка юл куймаска тиеш (Яһүд 3, 4).

20. Мөртәтләр карашын үзләштерә башлаган мәсихчегә нәрсә эшләргә кирәк?

20 Пергәм шәһәрендәге җыелыш зур куркыныч астында булган, чөнки ул «Никүләй тарафдарларының тәгълиматын тотучыларны» үз җыелышы әгъзалары арасында түзгән. Мәсих җыелышка: «Тәүбә ит. Югыйсә, тиздән яныңа килермен һәм авызымнан чыккан кылыч белән аларга каршы көрәшермен»,— дип әйткән. Сектантлар мәсихчеләргә рухи зыян китерергә тели. Бүленешләр барлыкка китерергә һәм сектантлык таратырга тырышкан кешеләр Алла Патшалыгын мирас итеп алмый (Римлыларга 16:17, 18; 1 Көринтлеләргә 1:10; Гәләтиялеләргә 5:19—21). Әгәр берәр мәсихче мөртәтләрнең карашларын кабул итә башласа һәм аларны таратырга теләсә, аңа Гайсә кисәтүенә колак салырга кирәк! Бәладән котылыр өчен, аңа тәүбә итәргә һәм җыелыш өлкәннәреннән рухи ярдәм эзләргә кирәк (Ягъкуб 5:13—18). Моны озакка сузмыйча эшләргә кирәк, чөнки Гайсә озакламыйча хөкем итәргә киләчәк.

21, 22. «Яшерен маннаны» кем авыз итә, һәм ул нәрсәнең символы булып хезмәт итә?

21 Майланган тугры мәсихчеләргә һәм аларның тугры юлдашларына киләчәк хөкемнән куркасы юк. Алланың изге рухы җитәкчелегендә Гайсәнең бирелгән үгетләренә игътибарлы булган барлык кешеләрне фатихалар көтә. Мәсәлән, дөньяны җиңүче майланган мәсихчеләрне «серле [«яшерен», ЯД] манна» авыз итәргә чакырачаклар һәм аларга «яңа исем язылган» «ак таш» бирәчәкләр.

22 Исраиллеләр 40 ел дәвамында чүлдә йөргәндә, Алла аларга һәрвакыт ашарга манна биреп торган. Бу «икмәкнең» берникадәр өлеше килешү сандыгы эчендәге алтын савытта, чатырда сакланылган. Шулай итеп, ул Иң изге урында яшерелгән булган, анда, Йәһвәнең биредә булуын символлаштырып, могҗизалы ут янып торган (Чыгыш 16:14, 15, 23, 26, 33; 26:34; Еврейләргә 9:3, 4). Бу яшерелгән маннаны беркемгә дә ашарга рөхсәт ителмәгән. Әмма Гайсәнең майланган шәкертләре, терелтелгәч, образлы итеп әйткәндә, «яшерен маннаны» авыз итәчәкләр, чөнки үлемсез булачаклар (1 Көринтлеләргә 15:53—57).

23. «Ак таш» һәм «яңа исем» нәрсәне аңлата?

23 Рим судында кара таш — гаепләү, ә ак таш аклау приговорын аңлаткан. Җиңеп чыгучы мәсихчеләргә Гайсә тарафыннан бирелгән «ак таш» Гайсәнең аларны гаепсез, саф һәм тапсыз дип таныганын аңлата. Римлылар ак ташны шулай ук төрле мөһим утырышларга керер өчен билет сыйфатында кулланганга күрә, майланган мәсихчеләр өчен «ак таш» Бәрәннең туе вакытында күктә урын алу мөмкинлеген аңлатырга мөмкин (Ачылыш 19:7—9). Ә «яңа исем», күрәсең — бу күктәге Патшалыкта мирасчылар булып, Гайсә белән берләштерелгән булуның уникаль мөмкинлеге. Майланган мәсихчеләрне һәм аларның бергә хезмәт иткән һәм җирдә оҗмахта яшәргә өметләнгән юлдашларын бу бик нык дәртләндерә!

24. Мөртәтлеккә карата безнең карашыбыз нинди булырга тиеш?

24 Пергәм җыелышы мөртәтләр аркасында куркыныч астына куелган булган. Моны истә тотсак, акыллы булыр иде. Әгәр моңа охшаш хәл җыелышыбызның рухи иминлеген куркыныч астына куйса, әйдәгез, мөртәтлекне тулысынча кире кагыйк һәм хакыйкатьтә йөрүне дәвам итик (Яхъя 8:32, 44; 3 Яхъя 4). Ялган укытучылар һәм мөртәтлеккә авышкан кешеләр җыелыштагыларның барысына да зыян китерә алганга күрә, без мөртәтлеккә каршы каты торырга тиешбез; явыз ышануларга безгә хакыйкатькә буйсынырга комачауларга беркайчан да юл куймыйк (Гәләтиялеләргә 5:7—12; 2 Яхъя 8—11).

25. Мәсихнең чираттагы мәкаләдә каралачак хәбәрләре нинди җыелышларга җибәрелгән?

25 Дан казанган Гайсә Мәсихнең Кече Азиядәге җиде җыелышның өчесенә биргән һәм без карап чыккан мактау сүзләре һәм үгет-нәсыйхәте ничек соң уйланырга дәртләндерә! Изге рух җитәкчелеге астында Гайсә калган дүрт җыелышка тагын күп нәрсә әйтергә әзер. Түәтәйрә, Сәрдәйс, Филаделфея һәм Лаудикея җыелышларына җибәрелгән бу хәбәрләрне без чираттагы мәкаләдә карап чыгарбыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Мәсихнең җыелышларга әйтелгән сүзләренә без ни өчен игътибарлы булырга тиеш?

• Җыелышның беренче мәхәббәт ялкынын яндырыр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

• Борынгы Смурна мәсихчеләре, материаль яктан фәкыйрь булсалар да, чынлыкта бай булганнар дип ни өчен әйтеп була?

• Пергәм җыелышындагы хәлне исәпкә алып, мөртәтләрнең карашларына без ничек мөгамәлә итәргә тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге карта]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

ГРЕЦИЯ

КЕЧЕ АЗИЯ

Эфес

Смурна

Пергәм

Түәтәйрә

Сәрдәйс

Филаделфея

Лаудикея

[10 биттәге иллюстрация]

«Бихисап күп кеше» җирдәге оҗмахны мирас итеп алачак.

[11 биттәге иллюстрацияләр]

Эзәрлекләнгән мәсихчеләр дөньяны җиңә.