Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Нухның «борт журналы». Безнең өчен аның әһәмияте бармы?

Нухның «борт журналы». Безнең өчен аның әһәмияте бармы?

Нухның «борт журналы». Безнең өчен аның әһәмияте бармы?

ГАЙСӘ МӘСИХ Патша булып күктән идарә итүенең һәм бу дөнья төзелеше бетүенең билгесе турында пәйгамбәрлек итеп: «Нух көннәрендә ничек булган булса, Адәм Улы килгән вакытта да шулай булачак»,— дип әйткән (Маттай 24:3, 37). Димәк, Гайсә безнең көннәрдә булганны Нух көннәрендә булган белән тиңләштереп була дип алдан ук әйткән. Шуңа күрә Нух көннәре турындагы төгәл һәм җентекле хикәяләү бик кыйммәтле хәзинә булырга тиеш.

Нухның «борт журналын» мондый хәзинә дип атап буламы? Аның чын тарихи документ икәненең билгеләре бармы? Туфанның кайчан булганын билгеләп буламы?

Туфан кайчан булган?

Изге Язмаларда хронологик мәгълүматлар бар. Алар ярдәмендә вакытны кирегә кешелек тарихының башына кадәр төгәл санап чыгып була. Яшәеш 5:1—29 да беренче кеше Адәмнең барлыкка китерелүеннән алып Нухка кадәр нәсел җебе язылган. Туфан Нухка «алты йөз ел булганда» башланган (Яшәеш 7:11).

Туфанның кайчан булганын билгеләр өчен, берәр билгеле тарихи вакыйгадан — Изге Язмаларда да язылган, тарихчылар да таныган вакыйга елыннан — саный башларга кирәк. Санауны шул елдан башлап, бүген кулланышта булган григориан календаре буенча Туфан елын санап чыгарып була.

Тарихның бер билгеле елы итеп б. э. к. 539 елны алып була. Бу елны фарсы патшасы Кир Бабыл шәһәрен кулга алган. Кирның идарә итү вакыты турында Бабылның таш язмалары, шулай ук Диодор Сицилийскийнең, Юлий Африкананың, Евсевий Кесарийскийнең һәм Птолемейнең документлары кебек тарихи чыганаклар бар. Кир боерыгы буенча, яһүдләрнең калдыгы Бабылны калдырган һәм б. э. к. 537 елда туган җирләренә кайткан. Шулай итеп, Изге Язмалар хронологиясе буенча, Яһүд патшалыгының б. э. к. 607 елда башланган 70 ел ташландык хәлдә булуы тәмамланган. Әгәр хакимнәрнең һәм Исраил патшаларының идарә иткән чорын исәпкә алсак, исраиллеләрнең б. э. к. 1513 елда Мисырдан чыкканын санап чыгарып була. Шуннан соң Изге Язмаларга нигезләнгән хронология безне тагын 430 елга артка — б. э. к. 1943 елга китерә. Бу елны Ибраһим белән килешү төзелгән булган. Һәм Терах, Нахур, Серуг, Регу, Пелег, Эбер, Шеланың туган вакытын һәм күпме яшәгәнен, шулай ук «Туфаннан соң ике ел үткәч» туган Әрпәкшәднең туган елын исәпкә алырга кирәк (Яшәеш 11:10—32). Нәтиҗәдә, Туфан б. э. к. 2370 елда башланган булып чыга *.

Туфан сулары төшә

Нух көннәре турында сөйләр алдыннан, Яшәеш китабындагы 7 нче бүлекнең 11 нче шигыреннән алып 8 нче бүлекнең 4 нче шигыренә кадәр укып чыгу яхшы булыр. Яуган сулар турында без болай дип укыйбыз: «Нух яшәвенә алты йөз ел булганда [б. э. к. 2370 ел], икенче айда, айның унҗиденче көнендә, бу көнне бөек упкынның бар чыганаклары ачылып китте, һәм күк тәрәзәләре ачылды» (Яшәеш 7:11).

Нух елны һәрберсе 30 көннән торган 12 айга бүлгән. Борынгы заманда кулланылган елларның беренче ае хәзерге сентябрь аеның урталарына туры килә. Су «икенче айда, айның унҗиденче көнендә» төшә башлаган һәм бу б. э. к. 2370 елның ноябрь һәм декабрь айлары буена 40 көн һәм 40 төн дәвам иткән.

Туфан турында шулай ук: «Су исә җирдә йөз илле көн көчәйгән. [...] Су әкрен генә җирдән кайткан, һәм йөз илле көн үткәч, су кими башлаган. Һәм көймә җиденче айда, айның унҗиденче көнендә Арарат тауларында туктады»,— дип хәбәр ителә (Яшәеш 7:24—8:4). Шулай итеп, кими башлаганчы, су 150 көн яисә 5 ай тулысынча җирне каплап торган. Димәк, көймә Арарат тауларында б. э. к. 2369 елның апрель аенда туктаган.

Ә хәзер Яшәеш 8:5—17 не укыгыз. Тауларның очлары ике ай ярым (73 көн) үткәч, «унынчы айның [июньнең] беренче көнендә» күренә башлаган (Яшәеш 8:5) *. Өч айдан (90 көннән) соң, Нух гомеренең «алты йөз беренче елында, беренче айның беренче көнендә», ягъни б. э. к 2369 елның сентябрь урталарында Нух «көймәнең түбәсен ачты». Шул чакта ул «җир йөзе кипкән» икәнен күрә алган (Яшәеш 8:13). Бер ай һәм 27 көн (57 көн) үткәч, «икенче айда, айның 27 көненә [б. э. к. 2369 елның ноябрь уртасына] җир кипте». Нух гаиләсе белән бергә көймәдән коры җиргә төшкән. Димәк, Нух һәм аның белән булган башкалар көймәдә бер ай елы һәм ун көн (370 көн) үткәргәннәр (Яшәеш 8:14).

Вакыйгалар, җентеклекләр һәм вакыт турындагы бу төгәл язмалар нәрсәне исбат итә? Кыска гына итеп әйткәндә, Яшәеш китабын язган яһүдләрнең пәйгамбәре Муса, күрәсең, алдарак алган язмаларга нигезләнеп, мифик хикәяләр түгел, ә булган вакыйгаларны бәян иткән. Шуңа күрә Туфанның безнең өчен зур әһәмияте бар.

Изге Язмалардагы башка китапларда Туфан турында нәрсә әйтелә

Нух һәм Туфан турында Яшәеш китабында гына түгел, ә Изге Язмалардагы башка китапларда да әйтелә. Кайбер мисаллар.

1. Өйрәнүче Езра Нух һәм аның улларын (Шем, Хам һәм Иафетны) Исраил халкының шәҗәрәсенә керткән (1 Паралипоменон 1:4—17).

2. Табиб һәм Инҗилнең бер китабын бәян иткән Лүк, Гайсә Мәсихнең шәҗәрәсен язганда, анда Нухны да кертә (Лүк 3:36).

3. Рәсүл Петер, имандашларына хат язганда, берничә тапкыр Туфан турында әйтә (2 Петер 2:5; 3:5, 6).

4. Гаиләсен коткару өчен көймә төзеп, Нух нык иман күрсәткән һәм бу турыда рәсүл Паул яза (Еврейләргә 11:7).

Алла тарафыннан рухландырылган бу китапларны язган кешеләр Яшәеш китабындагы Туфан турында язылган хәбәргә шикләнеп караганнар дип әйтер өчен берәр сәбәп бармы? Юк. Һичшиксез, алар Туфанны булган хәл итеп кабул иткәннәр.

Гайсә һәм Туфан

Гайсә Мәсих әле җиргә килгәнче яшәгән (Гыйбрәтле хикәя 8:30, 31). Туфан булган вакытта, ул күктә рухи зат булган. Шуңа күрә бу вакыйганы үз күзләре белән күргән Гайсәнең сүзләре Нух һәм Туфанның уйдырма гына түгел икәненә Изге Язмалардагы ышанычлы дәлил булып тора. Гайсә болай дип әйткән: «Нух көннәрендә ничек булган булса, Адәм Улы килгән вакытта да [Патша булып күктән идарә иткән вакытта да] шулай булачак. Чөнки ул көннәрдә кешеләр, туфан килгәнче, ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган. Туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр. Адәм Улы килгән вакытта да нәкъ шулай булачак» (Маттай 24:37—39).

Гайсә, кеше сүзенә генә нигезләнеп, бу дөнья төзелешенең ахыры турында кисәтер идеме? Һичтә юк! Ул Алланың бозык кешеләрне хөкемгә тартуы турында тарихи мисал китергән. Моңарда бернинди дә шик юк. Әлбәттә, Туфанда бик күп кеше үлгән, әмма Нух һәм аның гаиләсенең исән калуын белү безгә юаныч китерә.

Бүген Гайсә Мәсихнең Патша булып күктән идарә иткән вакытында яшәгән кешеләр өчен «Нух көннәренең» әһәмияте бик зур. Нух алып барган язмаларда сакланылган Туфан турындагы җентекле хәбәрне укыганда, без чын тарихи документ укыйбыз дип ышана алабыз. Алла тарафыннан рухландырылган Яшәеш китабында бәян ителгән Туфан турындагы хикәя безнең өчен бик әһәмиятле. Нух, аның уллары һәм аларның хатыннары Алланың коткару чарасына ышанган кебек, бүген безнең Гайсәнең йолым корбанына иман итүебез Йәһвәнең саклавын табарга рөхсәт итә (Маттай 20:28). Моннан тыш, Нух һәм аның гаиләсе, аның «борт журналы» буенча, ул көннәрнең имансыз дөньясын юк иткән Туфанда исән калган кебек, без дә бу явыз дөнья төзелешенең ахырын кичерергә өметләнә алабыз.

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. Туфанның елын җентекләбрәк санап чыгару турында Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Изге Язманы аңлау» дигән энциклопедиянең I томындагы 458—460 нчы битләрне карагыз (инглиз).

^ 12 абз. К. Кейль һәм Ф. Деличның «Еврей Язмаларына комментарийлар» дигән китабының (I том) 148 нче битендә болай дип әйтелә: «Күрәсең, көймә туктап, 73 көн үткәч, тау, дөресрәге Әрмән тауларының очлары, күренә башлаган. Көймә алар арасында туктаган булган».

[5 биттәге рамка]

Алар шулкадәр озак яшәгәннәрме?

«НУХНЫҢ барлык көннәре тугыз йөз илле ел булган һәм ул үлде»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Яшәеш 9:29). Нухның бабасы Мәтушалах 969 ел яшәгән. Тарихта аңардан күбрәк яшәгән кеше юк. Адәмдән алып Нухка кадәр беренче ун буынның гомер озынлыгы уртача 850 елдан күбрәк булган (Яшәеш 5:5—31). Чыннан да кешеләр башта шулкадәр озак яшәгәннәрме?

Алланың беренче нияте буенча кеше мәңге яшәргә тиеш булган. Беренче кеше Адәм, әгәр Алланы тыңласа, беркайчан да үлмәс иде. Ул шундый мөмкинлек белән барлыкка китерелгән булган (Яшәеш 2:15—17). Әмма ул тыңламаган һәм бу мөмкинлекне югалткан. 930 ел дәвамында ул әкрен генә үзенең үлеменә барган һәм ахыр чиктә үзе барлыкка китерелгән туфракка кире кайткан (Яшәеш 3:19; 5:5). Беренче кешенең бар буыннары да гөнаһ белән үлемне мирас итеп алганнар (Римлыларга 5:12).

Моңа да карамастан, ул көннәрдә яшәгән кешеләр Адәм башта ия булган камиллеккә якынрак булганнар һәм, күрәсең, шуңа күрә камил булудан ераграк яшәгән кешеләрдән озаграк гомер иткәннәр. Шуңа күрә Туфанга кадәр кеше гомеренең озынлыгы якынча мең ел булган, ә Туфаннан соң кискен генә кыскарган. Мәсәлән, Ибраһим 175 ел гына яшәгән (Яшәеш 25:7). Ә Аллага тугры булган бу ыруг башлыгының үлеменнән соң 400 ел үткәч, Муса пәйгамбәр: «Гомеребезнең озынлыгы җитмеш ел, ә бик нык булсаң — сиксән ел; һәм аның да иң яхшы вакыты эш белән, чир белән, очып киткәндәй, бик тиз уза»,— дип язган (Мәдхия 89:10). Бүгенге көндә дә хәл шулай ук дип әйтеп була.

[7, 8 биттәге схема/иллюстрацияләр]

Еллар Кирның яһүдләрне әсирлектән азат итү турындагы боерыгыннан Нух көннәрендәге Туфанга кадәр артка санап күрсәтелгән

537 Кирның боерыгы *

539 Фарсы Кир Бабылны җиңә

68 ел

607 Яһүдиянең 70 ел ташландык хәлдә

булуы башлана

Җитәкчеләр, хакимнәр

һәм Исраил патшаларының

906 ел идарә итүе

1513 Исраилнең Мисырдан чыгуы

430 ел 430 ел дәвамында Исраил уллары

Мисыр һәм Ханаан җирләрендә

яшәгән (Чыгыш 12:40, 41)

1943 Ибраһим белән килешү раслау

205 ел

2148 Терахның тууы

222 ел

2370 Туфанның башлануы

[Искәрмә]

^ 35 абз. Кирның яһүдләрне әсирлектән азат итү турындагы боерыгы «Фарсы патшасы Кирның беренче елында» чыккан. Бәлки, б. э. к. 538 елда яисә 537 елның башында.