Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рухның әйткәнен тыңлагыз!

Рухның әйткәнен тыңлагыз!

Рухның әйткәнен тыңлагыз!

«Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен» (АЧЫЛЫШ 3:22).

1, 2. Гайсәнең Ачылыш китабында искә алынган җиде җыелышка язган хатларында нинди үгет кабатлана?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ Ачылыш китабында Гайсә Мәсихнең рух җитәкчелегендә җиде җыелышка мөрәҗәгать иткән сүзләре язылган. Бу сүзләргә Йәһвә хезмәтчеләре игътибарлы булырга тиеш. Мәсихнең җиде мөрәҗәгатенең һәрберсендә: «Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен»,— дигән үгет бар (Ачылыш 2:7, 11, 17, 29; 3:6, 13, 22).

2 Без Гайсәнең Эфес, Смурна һәм Пергәмдәге фәрештәләргә яисә күзәтчеләргә язган хатларын инде карап чыктык. Гайсәнең изге рух ярдәмендә калган дүрт җыелышларга мөрәҗәгать итүеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Түәтәйрәдәге фәрештәгә

3. Түәтәйрә шәһәре кайда урнашкан, һәм анда нинди атаклы әйбер ясаганнар?

3 «Аллаһы Улы» Түәтәйрә җыелышын мактый да, шелтәли дә. (Ачылыш 2:18—29 ны укыгыз.) Түәтәйрә (хәзер Акхисар) Кече Азиянең көнбатышында, Гедиз (борынгы заманда Герм) елгасының кушылдыгы янында урнашкан һәм күп санлы һөнәрләре белән билгеле булган. Марена исемле үсемлек тамырларыннан атаклы куе кызыл буяу ясаганнар. Паул Филиппуй шәһәрендә (Греция) булганда, Лудия исемле мәсихче хатын була, һәм бу хатын-кыз «Түәтәйрә шәһәрендә куе кызыл төстәге кыйммәтле тукымалар сатучы» булган (Рәсүлләр 16:12—15).

4. Түәтәйрә җыелышын Гайсә ни өчен мактаган?

4 Гайсә Түәтәйрә җыелышын игелекле эшләре, ярату, иман, сабырлык һәм Аллага хезмәт итүләре өчен мактаган. Өстәвенә, аларның «соңгы гамәлләре беренчеләреннән яхшырак» булган. Әмма, безне яхшы эшләр кылучы итеп белсәләр дә, әхлакый хәлебезгә бик игътибарлы булырга кирәк.

5—7. а) «Изебел исемле хатын» кем булган, һәм аның тәэсире аркасында нәрсә эшләргә кирәк булган? б) Мәсихнең Түәтәйрә җыелышына язганнары Алладан куркып яшәгән хатын-кызларны нәрсәгә өнди?

5 Түәтәйрә җыелышы потларга табынуга, ялган тәгълиматларга һәм җенси әхлаксызлыкка түземле булган. Алар үз араларында «Изебел исемле хатынны», бәлкем, хатын-кызлар төркемен түзгәннәр. Бу хатын-кызлар үзләрен ун буынлы Исраил патшалыгының бозык хатын-кыз патшасы Изебел кебек тоткан. Изге Язмалар белгечләре болай дип фараз итә: Түәтәйрәнең хатын-кыз «пәйгамбәрләре» мәсихчеләрне сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр берләшмәләрен саклаган илаһиларга һәм хатын-кыз илаһиларга табындырырга, потларга китерелгән корбаннардан авыз ителгән бәйрәмнәрдә катнаштырырга тырышкан. Үз-үзләрен пәйгамбәр дип санаган хатын-кызлар хәзерге җыелышларда үз теләкләре буенча берәрсе белән кулланачаклар дип өметләнмәсеннәр дә!

6 Мәсих «Изебел исемле хатынны» «каты авыру түшәгенә» салырга һәм «аның гамәлләреннән баш тартмасалар, ул хатын белән бергә зина кылучыларны зур кайгыга дучар итәргә» әзер булган. Күзәтчеләр һичкайчан да бозучы тәгълиматларга яисә тәэсирләргә юл куярга тиеш түгел. Шулай ук мәсихчеләрнең берсенә дә, «шайтанның тирән серләре» чыннан да бозык булуына ышаныр өчен, физик яки рухи зина кылуда, потларга табынуда катнашырга кирәкми. Гайсәнең кисәтүенә игътибарлы булсак, үзебездә «булганны тотып торабыз», һәм гөнаһ безнең өстән хакимлек итмәячәк. Майланган мәсихчеләр тән теләкләрен, явыз эшләр һәм явыз омтылуларны кире какканга күрә, алар, күктә яшәр өчен терелтелгәч, «халыклар өстеннән хакимлек» алачаклар һәм Мәсих белән бергә бу халыкларны «ватачаклар». Хәзерге җыелышларда символик йолдызлар бар, ә майланган мәсихчеләр, күккә терелтелгәннән соң, «иртәнге якты йолдыз» — Гайсә Мәсихне, үзләренең Ярәшкән Егетен алачаклар (Ачылыш 22:16).

7 Түәтәйрә җыелышына мөртәт хатын-кызларның бозык тәэсирләренә юл куймаска дигән кисәтү бирелгән иде. Рух тарафыннан рухландырылган Мәсихнең бу җыелышка мөрәҗәгате бүген дә Алланы хөрмәт иткән хатын-кызларга Алла билгеләгән урында булырга ярдәм итә. Алар ир-атлар өстеннән хакимлек итәргә тырышмый һәм кардәшләрне рухи яки физик зина кылуга тартмыйлар (1 Тимутегә 2:12). Киресенчә, алар игелекле эшләрдә һәм Алла данына башкарыла торган хезмәтләрендә үрнәк бирәләр (Мәдхия 67:12; 1 Петер 3:1—6). Җыелыш аңарда бар булганнарны — саф тәгълимат һәм тәртипне, шулай ук Патшалыкка кыйммәтле хезмәт итүне — сакласа, Мәсих үлем җәзасы белән түгел, ә искиткеч бүләк белән киләчәк.

Сәрдәйстәге фәрештәгә

8. а) Сәрдәйс шәһәре кайда урнашкан булган, һәм аның турында нәрсә билгеле? б) Сәрдәйс җыелышына ни өчен ярдәм кирәк булган?

8 Сәрдәйс җыелышы рухи яктан үле булганга, аңа ашыгыч ярдәм кирәк булган. (Ачылыш 3:1—6 ны укыгыз.) Сәрдәйс Түәтәйрә шәһәреннән көньякка таба 50 километр ераклыкта урнашкан гөрләп чәчәк атып утырган шәһәр булган. Җирләре уңдырышлы булганга, сәүдә иткәнгә һәм йон тукымалар һәм келәмнәр ясаганга, шәһәр бай булган; бер вакыт яшәүчеләрнең саны 50 000 гә җиткән. Тарихчы Иосиф Флавий Сәрдәйс шәһәрендә б. э. к. I гасырда яһүдләрнең зур оешмасы булган дип яза. Шәһәр җимерекләре арасында синагога һәм Эфеснең хатын-кыз илаһисы Артемида храмы табылган булган.

9. Әгәр Аллага хезмәтебезне аннан-моннан башкарсак, нәрсә эшләргә кирәк?

9 Мәсих Сәрдәйс җыелышының фәрештәсенә: «Синең эшләреңне беләм; син тере исемен йөртәсең, әмма син үле»,— дип әйткән. Әгәр без рухи яктан уяу кешеләр дип билгеле булып, мәсихчеләрнең хөрмәтле йөкләмәләренә ваемсыз булсак, Аллага хезмәтебезне аннан-моннан башкарсак һәм рухи яктан «үләр дәрәҗәгә җиткән» булсак, нәрсә эшләргә? Алай булса, безгә Патшалык хәбәре турында «нәрсә кабул кылганыбызны, нәрсә ишеткәнебезне исебездә» тотарга кирәк һәм яңа көч белән изге хезмәткә тотынырга кирәк. Һичшиксез, безгә чын күңелдән мәсихче очрашуларында катнаша башларга кирәк (Еврейләргә 10:24, 25). Сәрдәйс җыелышын Мәсих мондый сүзләр белән кисәткән: «Әгәр инде уяу тормасаң, Мин, карак кебек, көтмәгәндә килермен һәм кайсы сәгатьтә килүемне син белмәссең». Ә бүген бу кисәтү әһәмиятлеме? Озакламыйча безнең һәрберебезгә үзебез өчен хисап бирергә туры киләчәк.

10. Безнең җыелышта Сәрдәйстә булган хәл булса да, кайбер мәсихчеләр турында нәрсә әйтеп була?

10 Сәрдәйс шәһәрендә булган хәл безнең җыелышта булса да, «киемнәрен пычратмаган берничә кеше» барыбер бар һәм «алар... [Мәсих] белән ак киемдә йөриячәкләр, чөнки моңа лаеклылар». Алар, үзләрен бу дөньяның дини һәм әхлакый якларыннан саф һәм тапсыз саклап, үз эшләре белән мәсихчеләр булып калуларын күрсәтәләр (Ягъкуб 1:27). Шуңа күрә Гайсә аларның «исемен Тормыш китабыннан сызып ташламаячак», «Атасы һәм Аның фәрештәләре каршында [аларның] исемен икърар итәчәк». Мәсих белән йөрергә лаеклы дип танылган кәләш сыйныфын тәшкил иткән майланган мәсихчеләр изге кешеләрнең тәкъва эшләрен символлаштырган, ялтырап торган нәфис ак җитен тукымадан чиста кием киячәкләр (Ачылыш 19:8). Күктә көткән искиткеч бүләкләре аларны бу дөньяны җиңәргә дәртләндерә. Җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләрне дә фатихалар көтә. Аларның исемнәре дә тормыш китабына язылган.

11. Рухи яктан йокыга батсак яки сүлпән булсак, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

11 Безнең беребезнең дә, Сәрдәйс җыелышы кебек, начар рухи хәлдә буласы килми. Рухи яктан йокыга баткан һәм сүлпән була башлаганыбызны билгеләсәк, нәрсә эшләргә? Без үз файдабыз өчен ашыгыч чаралар күрергә тиеш. Әйтик, без бозык юлларга омтылыш сизәбез, җыелыш очрашуларына йөрүебез, Аллага хезмәт итүебез һаман сирәкләнә ди. Әйдәгез, шул чакта Йәһвәдән догада ялварып ярдәм сорыйк (Филиппуйлыларга 4:6, 7, 13). Изге Язмаларны һәр көн уку, аны «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» басмалары ярдәмендә өйрәнү рухи яктан уяу булырга ярдәм итәчәк (Лүк 12:42—44). Шул чакта без Мәсих хуплавына ия булган Сәрдәйс җыелышы әгъзалары кебек булабыз һәм имандашларыбызны дәртләндерәчәкбез.

Филаделфеядәге фәрештәгә

12. Борынгы Филаделфеядәге дин хәлен сез ничек сурәтләр идегез?

12 Гайсә Филаделфея җыелышын мактаган. (Ачылыш 3:7—13 не укы.) Филаделфея (хәзер Алашехир) гөрләп чәчәк атып утырган шәһәр, Кече Азиянең көнбатышында урнашкан шәраб ясау үзәге булган. Шәһәрнең иң мөһим илаһисы шәраб илаһисы Дионис булган. Филаделфеядә яшәүче яһүдләр еврейләрдән булган мәсихчеләрне Муса канунының кайбер таләпләрен калдырмаска яки аларны кабат тота башларга өндәгәннәр һәм моңарда уңышсыз булганнар, күрәсең.

13. «Давыт ачкычын» Мәсих ничек кулланган?

13 Мәсихкә «Давыт ачкычы» бирелгән: Патшалык эшләре белән бәйле булган бар нәрсә аңа ышанып тапшырылган, һәм ул җирдәге барлык мал-мөлкәте белән үзе идарә итә (Исай 22:22; Лүк 1:32). Гайсә бу ачкычны кулланган: борынгы Филаделфеядә һәм башка җирләрдә мәсихчеләр өчен Патшалык белән бәйле булган мөмкинлекләр ачкан. 1919 елда ул «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» өчен «ишекләрне киң ачты» һәм шуның белән аңа Патшалык турында вәгазьләр өчен мөмкинлекләр бирде. Бу ишекне бернинди дә каршы килүчеләр яба алмый (1 Көринтлеләргә 16:9; Көлессәйлеләргә 4:2—4). Әлбәттә, «Шайтан гыйбадәтханәсе» әгъзалары өчен «ишек» һәм Патшалык белән бәйле булган мөмкинлекләр ябык, чөнки алар рухи исраиллеләр санына керми.

14. а) Филаделфея җыелышына Гайсә нинди вәгъдә биргән? б) «Сынау вакытында» егылудан без ничек сакланып кала алабыз?

14 Борынгы Филаделфея мәсихчеләренә Гайсә мондый вәгъдә биргән: «Син Минем сабыр булу кирәклеге хакында әйткән сүземне саклап тотканга күрә, җирдә яшәүчеләрне сынар өчен, бөтен җиһанга киләчәк сынау вакытыннан Мин дә сине саклап калачакмын». Вәгазьләр өчен, Гайсә сабырлыгына охшаш сабырлык кирәк. Гайсә беркайчан да дошманнарга бирешмәгән, ә Атасының ихтыярын үтәгән. Моның өчен күктә үлемсез тормышка терелтелгән булган. Әгәр без Йәһвәгә хезмәт итәргә дигән карарыбызда нык торсак һәм, яхшы хәбәрне вәгазьләп, аның Патшалыгы ягында торсак, без сынауларның бүгенге чорында — «сынау вакытында» — егылудан сакланган булачакбыз. Мәсихнең мал-мөлкәтен үрчетергә тырышып, без аннан «булганны нык тотачакбыз». Майланган мәсихчеләрнең тырышлыклары өчен бүләк — кыйммәтле күк таҗы, ә тугры юлдашлары өчен җирдәге мәңге тормыш булачак.

15. «Аллаһы Йортының баганасы» булачак кешеләрдән нәрсә таләп ителә?

15 Гайсә Мәсих болай дип дәвам итә: «Җиңүчене Мин Аллаһым Йортының баганасы итеп куячакмын... Аның өстенә Аллаһымның исемен һәм күктән, Аллаһымнан иңәчәк шәһәрнең — яңа Иерусалимның исемен һәм Үземнең яңа исемемне язачакмын». Майланган күзәтчеләр саф гыйбадәт кылуга булышырга тиеш. Алла Патшалыгы турында вәгазьләүдә катнашып һәм рухи сафлыкны саклап, алар «яңа Иерусалим» әгъзалары булыр өчен лаеклы калырга тиеш. Әгәр алар данлы күк гыйбадәтханәсендә баганалар булырга теләсәләр, күк гражданнары буларак, Алла шәһәре исемен йөртергә, ә Мәсих кәләше булып, Гайсә исемен йөртергә теләсәләр, боларның барысы да аларга кирәк. Һәм, әлбәттә, аларның «рухның бердәмлекләргә әйткәнен» ишетә торган колаклары булырга тиеш.

Лаудикеядәге фәрештәгә

16. Лаудикея турында нәрсә билгеле?

16 Лаудикеянең үз-үзеннән канәгать булган җыелышын Мәсих шелтәләгән. (Ачылыш 3:14—22 не укы.) Лаудикея Лик исемле елганың уңдырышлы җирләрендә, Эфес шәһәреннән көнчыгышка таба 150 километр ераклыкта, иң мөһим сәүдә юллары чатында урнашкан бик бай промышленность шәһәре һәм финанс үзәге булган. Бу шәһәр кием тегәр өчен кулланылган кара йон белән билгеле булган. Лаудикеядә атаклы медицина мәктәбе урнашкан булган һәм, бәлкем, монда, күз авыруларын дәвалар өчен, «фригия көле» дип билгеле булган дару ясалгандыр. Асклепий, дәвалау илаһисы, шәһәрнең илаһилары арасында иң мөһиме булган. Күрәсең, Лаудикеядә күп еврейләр яшәгән, һәм аларның кайберәүләре бик бай булган.

17. Ни өчен лаудикеялеләр шелтә алганнар?

17 Лаудикея җыелышына фәрештә аша мөрәҗәгать итеп, Гайсә, хакимияткә ия булган «тугры һәм хакыйкый Шаһит, Аллаһы булдырган нәрсәләрнең Чыганагы» сыйфатында сөйли (Көлессәйлеләргә 1:13—16). Рухи яктан «салкын да, кайнар да» булмаганга, лаудикеялеләр шелтәләү алганнар. Алар җылымса булганга, Мәсих аларны авызыннан төкереп чыгарырга әзер булган. Бу сүзләр алар өчен бик яхшы аңлаешлы булган. Якында гына урнашкан Һиераполис шәһәрендә — кайнар чишмәләр, ә Көлессәйдә салкын су булган. Әмма Лаудикеягә килгән су торбалар буенча зур ара үткәнгә, күрәсең, җылы булган. Бу араны су — акведуклар буенча, ә Лаудикеягә якынлашканда берләштерелгән ташлардан ясалган тишек аша үткән.

18, 19. Лаудикеялеләргә охшаш булган мәсихчеләргә бүген ничек ярдәм итәргә мөмкин?

18 Безнең көннәрдәге лаудикеялеләр кебек кешеләр суык вакытта җылы бирми, ә эссе көнне эссене басмый торган эчемлеккә охшаганнар. Җылы су кебек аларны төкереп чыгарачаклар! Гайсә аларны үз вәкилләре яки «Мәсих урынына илчеләр» сыйфатында кулланырга теләми (2 Көринтлеләргә 5:20, ЯД). Тәүбә итмәсәләр, алар Патшалыкның игъланчылары булу кебек искиткеч мөмкинлекләрен югалтачак. Лаудикеялеләр җир байлыклары җыярга тырышкан, һәм алар «бәхетсез, мескен, фәкыйрь, сукыр һәм ялангач» икәннәрен белмәгәннәр. Лаудикеялеләрне хәтерләткән кешеләргә, рухи яктан фәкыйрь, сукыр һәм ялангач булудан азат ителер өчен, Мәсихтән сыналган иманның «чистартылган алтынын», тәкъвалыкның «ак киемен» һәм рухи күрүне яхшыртучы «күз мае» сатып алырга кирәк. Мәсихче күзәтчеләр аларга рухи ихтыяҗларын аңларга һәм «иманга бай булырга» ярдәм итәргә әзер (Ягъкуб 2:5; Маттай 5:3). Моннан тыш, күзәтчеләргә аларны рухи «күз маен» кулланырга, ягъни Гайсәнең тәгълиматларын һәм үгетләрен кабул итәргә, аның үрнәген тотарга, аның фикер йөртү ысулын үзләштерергә һәм үзләрен моңа туры китереп тотарга өйрәтергә кирәк. Бу дару «тән нәфесләре, күзләр нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләрдән» арынырга ярдәм итәчәк (1 Яхъя 2:15—17).

19 Гайсә аның өчен кыйммәтле булган бар кешеләрне фаш итә һәм аларга акыл бирә. Аның җитәкчелегендәге күзәтчеләр нәк шуны ук назлы итеп башкарырга тиеш (Рәсүлләр 20:28, 29). Лаудикеялеләрдән, фикер йөртүләрен һәм тәртипләрен үзгәртеп, «тырышлык күрсәтү һәм тәүбә итү» таләп ителгән. Ә безнең берәребезнең тормышында Аллага изге хезмәт икенче планга күчсә, һәм бу безнең гадәтебезгә керсә? Шул чакта, әйдәгез, барыннан да бигрәк Патшалыкны ашкынып эзләү ни дәрәҗәдә мөһим икәнен күрер өчен, Гайсәдән «күз мае» сатып алыйк (Маттай 6:33).

20, 21. Гайсәнең «шакывына» кем бүген тиешенчә җавап бирә һәм аларны нәрсә көтә?

20 «Менә,— дип әйтә Гайсә,— Мин ишек төбендә шакып торам. Кем тавышымны ишетеп һәм ишеген ачса, Мин аның янына керәчәкмен һәм аның белән ашаячакмын, ә ул Минем белән ашаячак». Гайсә ашаган вакытта рухи үгетләрне еш биргән булган (Лүк 5:29—39; 7:36—50; 14:1—24). Хәзер ул Лаудикея җыелышына охшаш булган җыелыш ишегенә шакый. Аның шакывына алар тавыш бирәчәкләрме, аңа карата яратуларын яңартачаклармы, аны кабул итәчәкләрме һәм аңа аларны өйрәтергә рөхсәт итәчәкләрме? Шулай эшләсәләр, Мәсих алар белән кичке ашны ашаячак, һәм алар рухи яктан баеп китәчәк.

21 Бүген «башка сарыклар», образлы итеп әйткәндә, Гайсәгә керергә рөхсәт итәләр һәм моның өчен мәңгелек тормыш алачаклар. Гайсә җиңеп чыгучы һәрбер майланган мәсихчегә: «Мин җиңеп чыктым һәм, Атам белән бергә, Аның тәхетенә утырдым. Шулай ук, җиңүчегә Үзем белән бергә тәхетемә утыру хокукы бирәчәкмен»,— дип әйтә. Әйе, майланган мәсихчеләргә Гайсә аның белән бергә күктә, Әтисенең уң кулы ягында, тәхеттә утыру — бик зур бүләк вәгъдә итә. Ә җиңүче башка сарыклар Патшалык идарәсе астында җирдәге искиткеч тормышны көтә.

Безнең өчен сабаклар

22, 23. а) Гайсә җиде җыелышка әйткән сүзләрдән барлык мәсихчеләр дә ничек файда ала ала? б) Без нәрсәгә тәвәккәл булырга тиеш?

22 Һичшиксез, Гайсәнең Кече Азиянең җиде җыелышына әйтелгән сүзләре бөтен мәсихчеләргә дә файда китерә ала. Кайгыртучан мәсихче өлкәннәр Мәсихнең кирәк булганда җыелышны мактаганын билгелиләр һәм, мәсәлән, рухи яктан уңышларга ирешкәннәрне — җыелышларны һәм аерым кардәшләрне — мактарга теләк хис итәләр. Әгәр көчсез яклар күренсә, өлкәннәр имандашларына Изге Язмаларга нигезләнгән «дарулар» эчәргә ярдәм итә. Гайсә җиде җыелышка биргән үгетләрдән безнең һәрберебез файда алуны дәвам итә ала, әмма моның өчен безгә аларны, дога кылып, озакка сузмыйча кулланырга кирәк *.

23 Без яшәгән соңгы көннәр үз-үзең белән канәгать булып яшәү, Аллага хезмәтебезне сүлпән итә алучы мал-мөлкәт яки берәр башка нәрсә җыюга омтылу вакыты түгел. Бөтен җыелышлар да, Гайсә күзәтүе астында булган яктырткычлар кебек, яп-якты итеп яктыртсын. Без исә, тугры мәсихчеләр буларак, Гайсә сөйләгәндә игътибарлы булырга һәм рухның әйткәнен тыңларга тәвәккәл булыйк. Шул чакта, Йәһвәнең данына рухи яктылык белән балкып, без мәңгелек бәхет урачакбыз.

[Искәрмә]

^ 22 абз. Ачылыш 2:1—3:22 дәге шигырьләр Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Ачылыш: аның бөек апогее якын!» (рус) дигән китапның 7—13 нче бүлекләрендә дә карала.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• «Изебел исемле хатын» кем булган, һәм ни өчен Аллага тугры булган хатын-кызлар аңа иярми?

• Сәрдәйс җыелышы нинди хәлдә булган, һәм, анда яшәгән күп мәсихчеләр кебек булмас өчен, без нәрсә эшли алабыз?

• Филаделфея җыелышына Гайсә нинди вәгъдәләр биргән, һәм аларны бүген ничек кулланып була?

• Лаудикеялеләр нәрсә өчен шелтәләнгән, һәм ашкынучы мәсихчеләрне нәрсә көтә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[14 биттәге иллюстрация]

«Изебел исемле хатынның» явыз юлларыннан качарга кирәк.

[16 биттәге иллюстрацияләр]

Гайсә шәкертләре алдында «ишекләрне киң ачкан» һәм шуның белән Патшалыкка бәйле булган мөмкинлекләрне кулланырга юл ачкан.

[18 биттәге иллюстрация]

Син Гайсәне кабул итәчәксеңме һәм аны тыңлыйсыңмы?