Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Фимиам яндыру чын гыйбадәт кылуда кулланылырга тиешме?

Фимиам яндыру чын гыйбадәт кылуда кулланылырга тиешме?

Фимиам яндыру чын гыйбадәт кылуда кулланылырга тиешме?

«ИЛАҺИЛАР хуш исләрне ярата». Бу әйтем борынгы Мисырда киң таралган булган. Аларның табынуында фимиам яндыру бик зур урын яулаган иде. Мисырлылар, илаһиларның һәрвакыт якында икәненә ышанып, һәр көн гыйбадәтханәләрендә һәм өйдәге алтарьләрендә фимиам яндырган. Шулай ук аны акча-сәүдә эшләре турында сүз куешкан чакта да яндырганнар. Бүтән халыклар арасында да мондый гореф-гадәтләр булган.

Нәрсә соң ул фимиам? Бу сүз хуш исле төтенне яки аның өчен яндырыла торган әйберне аңлата. Ул ладан һәм бәлзәм кебек үсемлекләрнең хуш исле сумалаларыннан эшләнә. Аларны төеп ваклыйлар һәм еш кына аңа, берәр махсус кулланышка кирәкле хуш ис чыгарыр өчен, тәмләткечләр, агач кайрысы, чәчәкләр кушалар.

Фимиам борынгы вакытта үтемле һәм бик кыйммәтле булганлыктан, аның кушылмасына кергән кирәк-яраклар мөһим сәүдәгәрлек әйберләренә әверелә. Күчеп йөрүче сатучылар төркемнәре аларны сәүдә юллары буенча ерак җирләрдән алып килгән. Ягъкубның яшь улы Йосыф исмәгыйльле сәүдәгәрләргә сатып җибәрелгән вакытны искә төшерик. Бу сәүдәгәрләр «Галаад ягыннан» килгән һәм «дөяләре стиракс, бәлзәм һәм ладан белән төялгән иде: аларның моны Мисырга алып барышлары иде» (Яшәеш 37:25). Фимиамның кирәклеге шулхәтле үскән ки, ладан ташыла торган һәм, һичшиксез, фимиам сатучылар башлап җибәргән сәүдә юллары аркасында Азия белән Европа арасында аралашу юллары җайланып киткән.

Фимиам яндыру хәзер дә бик күп диннәрнең йолаларына һәм гореф-гадәтләренә бик нык кереп утырган. Моннан тыш, өйләрендә бары тик тәмле ис чыгару өчен генә фимиам яндыручы кешеләрнең саны арта бара. Мәсихчеләр фимиам яндыруга карата нинди караш йөртергә тиеш? Аллага гыйбадәт кылуда ул яраклы микән? Әйдәгез моның турында Изге Язмада нәрсә әйтелгәнен карап чыгыйк.

«Ул Ходай өчен синдә изге нәрсә булсын»

Борынгы исраиллеләр арасында фимиам яндыру чатырда хезмәт иткән руханиларның бик тә әһәмиятле вазифаларының берсе иде. Макклинток һәм Стронг энциклопедиясендә моның турында болай дип әйтелә: «Шулай итеп, фимиам яндыру яһүдләр арасында шулхәтле изге эш дип исәпләнгән, фимиам, укыганыбызча, гыйбадәт кылуда яндыру өчен генә кулланылган һәм берничек тә икенче төрле кулланылмаган».

Йәһвә Алла дүрт матдәне бергә кушырга һәм ясалган кушылманы чатырда яндырырга кушкан, ул болай дигән: «Үзеңә хуш исле әйберләрне — стакти, оних, хуш исле халван һәм үтә чиста ливанны — барысын да тигез итеп ал, һәм алардан, хуш исле матдәләр ясаучы кебек үк, яндырыла торган кушылма эшлә, изелгән, пакъ, изге кушылма һәм аны төеп вакла, һәм аны җыелыш чатырындагы килешү сандыгы каршына... куй» (Чыгыш 30:34—36). Тарихчыларның фикере буенча, соңрак яһүд раввиннары, фимиамны гыйбадәтханәдә яндырыр өчен, аңа башка төрле нәрсәләр дә өсти барган.

Чатырда яндырыла торган фимиам изге, бары тик Аллага гыйбадәт кылу өчен генә билгеләнгән булган. Йәһвә менә мондый боерык биргән: «Шушы кушылма буенча эшләнгән фимиамны үзеңә ясама: ул Ходай өчен синдә изге нәрсә булсын; кем дә кем, аны яндырыр өчен, шундый фимиам ясый калса, шул кеше халкы арасыннан юк ителер» (Чыгыш 30:37, 38). Руханилар фимиамны махсус корбан китерү урынында көненә ике тапкыр яндырырга тиеш иде (2 Паралипоменон 13:11). Ә менә Йолып алу көне килгәч, аны баш рухани Иң изге урынга кереп яндырган (Левит 16:12, 13).

Әмма фимиам яндырып корбан китерүләрнең барысы да Аллага яраклы түгел иде. Алла руханилар булган кебек үз-үзенә чамадан тыш ышанганлык белән фимиам яндырган рухани булмаганнарга җәза биргән (Саннар 16:16—18, 35—40; 2 Паралипоменон 26:16—20). Исраиллеләр ялган илаһиларга табынганда һәм куллары канга баткан чакта, аларның корбан итеп фимиам яндырулары Йәһвә өчен җирәнгеч иде. Аларның икейөзлелеге Йәһвәне: «Сезнең [фимиам] яндыруыгыз Минем өчен җирәнгеч»,— дип әйтергә этәргән (Исай 1:13, 15). Исраиллеләр Йәһвәгә гыйбадәт кылуда кушканнарны башкару ягыннан бик тә ваемсызланган, хәтта гыйбадәтханәләрен ябып, корбан китерергә бүтән урыннар сайлап, фимиамны шунда яндырырга керешкән (2 Паралипоменон 28:24, 25). Соңыннан изге фимиам ялган илаһиларга бозык табынуда кулланыла башлаган. Исраиллеләрнең мондый кыланышлары Йәһвәгә җирәнгеч иде (Йәзәкил 16:2, 17, 18).

Фимиам яндыру һәм беренче мәсихчеләр

Канун буенча килешү, шуның белән бергә руханиларга бирелгән фимиам яндыруга кагылышлы боерык та, б. э. 33 елында Мәсих тантаналы рәвештә яңа килешү булдыргач юк ителде (Көлессәйлеләргә 2:14). Беренче мәсихчеләрнең фимиамны гыйбадәт кылу өчен яндырганы турында бернәрсә дә язылмаган. Моның турында Макклинток һәм Стронг энциклопедиясендә болай дип әйтелә: «[Беренче мәсихчеләрнең] фимиамны кулланмаганы һичшиксез. Чынлыкта бу мәҗүсиләргә хас булган... Фимиамны аз-маз учка алып, мәҗүсиләрнең корбан китерү урынына ыргытканда, бу табыну дип исәпләнгән».

Моннан тыш, беренче мәсихчеләр, хәтта үлем куркынычы астында да, Рим императорының «илаһилыгын» тану йөзеннән фимиам яндырырга ризалашмаган (Лүк 4:8; 1 Көринтлеләргә 10:14, 20). Шул вакытларда ул нәрсәне потларга табынучы кешеләр киң кулланганлыктан, беренче мәсихчеләрнең, һөнәр итеп, фимиам сату эшләре белән дә шөгыльләнмәгәне шаккатырлык түгел.

Фимиамның хәзерге кулланылышы

Фимиам хәзер ничек кулланыла? Христиан дөньясының күп санлы чиркәүләрендә йолалар үткәрелгәндә һәм литургия барган чакта, фимиам яндырыла. Азиядә яшәүче күпчелек гаиләләр гыйбадәтханәләрендә яки йортларында, илаһиларын хөрмәтләп яисә үлгәннәрне саклар өчен, фимиам пыскыта. Дини йолаларда бу төрлечә — хуш исле төтен чыгару, савыктыру, чистарыну яки берәр нәрсәдән саклау өчен кулланыла.

Күптән түгел генә фимиам куллану яңадан бик каты үсеш алып киткән, хәтта динне танымаган кешеләр арасында да. Кайберәүләр аны медитация вакытында куллана. Бер белешмәлектә, бу физик дөньяның чигеннән тышта булган «яшертен аң дәрәҗәләренә» һәм «энергияләргә» ирешер өчен, фимиам кулланырга киңәш бирелә. Тормыш мәшәкатьләрен чишәргә теләүчеләргә, «рухи затлар» белән элемтәгә керер өчен, шулай ук фимиам яндыру йолаларын башкарырга тәкъдим ителә. Бу мәсихчеләр өчен кулланырлыкмы?

Йәһвә Алла ачык итеп ялган диннең йолаларын чиста гыйбадәт кылу белән катыштырырга тырышучыларны хөкем итә. Рәсүл Паул, Исай пәйгамбәрлеген телгә алып, аны мәсихчеләргә карата кулланган һәм аларны ялган диннәрнең шакшы йогынтысыннан сакланырга өндәгән. Рәсүл Паул: «„Шуңа күрә алар арасыннан чыгыгыз һәм аерылыгыз“,— ди Раббы,— пакьсезгә кагылмагыз, һәм Мин сезне Үземә кабул итәчәкмен“»,— дип язган (2 Көринтлеләргә 6:17; Исай 52:11). Чын мәсихчеләр, бар тырышлыгын җигеп, ялган дин һәм оккультизм белән бәйле һәрнәрсәдән тайпыла (Яхъя 4:24).

Әгәр фимиам дини йолаларда һәм спиритизмда кулланылса, бу аны һичничек тә яндырырга ярамый дигәнне аңлатамы? Алай ук түгел. Бәлкем, кемдер үзенең йортында фимиамны аңардан бары тик хозурлык хис итәр өчен генә пыскытадыр (Гыйбрәтле хикәя 27:9). Әмма шулай да, мәсихче аны яндырыга теләсә дә, кайбер үзенчәлекне игътибарга алырга тиеш. Мәсихче яшәгән җирдә фимиам яндыру ялган дини йолага бәйле дип саналмыймы? Ул якта фимиам еш кына спиритизмда кулланылмыймы? Яисә ул дингә бәйләнмәгән эшләрдә кулланышта йөриме?

Фимиам яндырыргамы яисә яндырмаскамы дигән карарны хәл иткәндә, үз вөҗданыгызга гына таянмаска, ә башкаларның да хисләре турында онытмаска кирәк (1 Көринтлеләргә 10:29). Бу очракта рәсүл Паулның римлыларга язган хатындагы сүзләре кулланырлык. Ул: «Үзара тыныч-тату яшик һәм бер-беребезне рухи яктан ныгытуга хезмәт итүче нәрсәләргә омтылыйк. Ризык аркасында Аллаһының эшен җимермә: һәр ризык саф, әмма кеше ашаган ризык башка берәүне вәсвәсәгә төшерсә, бу яхшы түгел. Ит ашамау, шәраб эчмәү һәм имандашыңны рәнҗетерлек яки вәсвәсәгә төшерерлек яисә аның хәлсезләнүенә сәбәп булырлык һичнәрсә эшләмәү яхшы»,— дип язган (Римлыларга 14:19—21).

«Фимиам күк» догалар

Исраиллеләр арасында фимиам яндырып корбан китерү Алла ишетүче догаларның уңышлы символы булган. Шунлыктан мәдхия җырлаучы Давыт Йәһвәгә менә болай җырлаган: «Минем догам хушбуй [«фимиам», «Синодаль Тәрҗемә»] күк Синең алдыңа җитсен иде» (Мәдхия 140:2).

Тугры исраиллеләр фимиам яндырып корбан итүләренә ниндидер буш йолага кебек карамаган. Алар аны Йәһвәнең бар кушканнары буенча җиренә җиткереп әзерләгән һәм яндырган. Фимиам яндыру урынына, хәзерге мәсихчеләр күктәге Аталарына тирән рәхмәтләрен һәм ихтирамларын белдерүче догалар җиткерәләр. Гыйбадәтханәдә рухани яндырган фимиамның таралган хуш исе сыман «гадел кешенең догасын Ул мәгъкуль күрер» дип, Алланың Сүзе безне ышандыра (Гыйбрәтле хикәя 15:8).

[31 биттәге иллюстрацияләр]

Чатырда һәм гыйбадәтханәдә яндырылган фимиам изге булган.

[32 биттәге иллюстрация]

Фимиамны медитация вакытында пыскыту мәсихчеләр өчен кулланырлыкмы?