Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Аллаһы — мәхәббәт ул»

«Аллаһы — мәхәббәт ул»

«Аллаһы — мәхәббәт ул»

«Яратмаучы Аллаһыны танып белми, чөнки Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 ЯХЪЯ 4:8).

1—3. а) Йәһвәнең мәхәббәте турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә, һәм бу сүзләр нинди яктан уникаль? б) Ни өчен Изге Язмаларда «Алла — мәхәббәт ул» дип әйтелә?

ЙӘҺВӘ АЛЛАНЫҢ барлык сыйфатлары үзләренә җәлеп итә, алар кимчелексез һәм камил. Әмма аларның арасында иң матуры — мәхәббәт. Нәкъ шушы сыйфат безне Йәһвәгә җәлеп итә. Өстәвенә, мәхәббәт — Алланың төп сыйфаты. Без моны кайдан беләбез?

2 Изге Язмаларда мәхәббәт турында Йәһвәнең башка төп сыйфатлары турында әйтелмәгән нәрсә әйтелә. Изге Язманың бер урынында да Алла ул көч дигән сүзләр тапмыйбыз, шулай ук анда ул гаделлек яки акыллылык дигән сүзләр дә юк. Ул бу сыйфатларга ия, ул — аларның чыганагы. Әмма 1 Яхъя 4:8 дә мәхәббәт турында: «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дигән искиткеч сүзләр язылган. Әйе, Алла мәхәббәт белән тулы, мәхәббәт — аның асылы. Без үз-үзебезгә моны болай дип аңлата алабыз: Йәһвә үзенең көче аркасында эш итә; гаделлекне һәм акыллылыкны җитәкчелек итеп тота; ә эш кылырга аны мәхәббәт дәртләндерә. Башка бар булган сыйфатларын ул мәхәббәт белән күрсәтә.

3 Йәһвә — ул мәхәббәтнең үзе дигән сүзләрне еш ишетеп була. Шуңа күрә мәхәббәтнең нәрсә икәнен белергә теләсәк, без Йәһвәне белергә тиешбез. Әйдәгез, Йәһвәнең искиткеч мәхәббәтенең кайбер якларын карап чыгыйк.

Мәхәббәтнең иң бөек чагылышы

4, 5. а) Мәхәббәтнең тарихтагы иң бөек чагылышы нинди? б) Ни өчен Йәһвә һәм аның Улы мәхәббәтнең иң нык бәйләнешләре белән берләштерелгән дип әйтеп була?

4 Йәһвә үзенең мәхәббәтен безгә күп бүләкләр биреп күрсәтә, әмма аларның берсе башка бүләкләрдән бик нык аерылып тора. Нинди бүләк ул? Йәһвә үзенең Улын, безнең өчен бәлаләр аша үтсен һәм үлсен өчен, җиргә җибәргән. Һичшиксез, бу — мәхәббәтнең тарихтагы иң бөек чагылышы дип әйтә алабыз. Ни өчен?

5 Изге Язмаларда Гайсә, «беренче Угыл, яратылганнарның барысыннан да өстенрәк» дип әйтелә (Көлессәйлеләргә 1:15). Уйлап кына кара: Йәһвәнең Улы әле материаль Галәм барлыкка китерелгәнче үк яратылган булган! Ул Әтисе белән күпме булган? Кайбер галимнәр исәпләвенчә, Галәм якынча 13 миллиард ел яшәп килә. Галимнәрнең исәпләве дөрес булса да, Йәһвәнең бердәнбер Улының гомерен барыбер бу вакыт озынлыгы белән сурәтләп булмый! Нәрсә эшләгән соң ул барлык бу вакытны? Ул шатлык белән Атасына «һөнәрче сыйфатында» хезмәт иткән (Гыйбрәтле хикәя 8:30; Яхъя 1:3). Йәһвә һәм аның Улы бар булганны бергә барлыкка китергәннәр. Нинди искиткеч һәм бәхетле булган бу вакыт! Шул хәтле бихисап күп еллар буена дәвам иткән мәхәббәтнең ни дәрәҗәдә нык булганын берәребез күз алдына китерә ала микән? Һичшиксез, Йәһвә Алла һәм аның Улы мәхәббәтнең иң нык бәйләнешләре белән берләштерелгән.

6. Гайсә суга чумдырылу үткәч, Йәһвә үзенең хисләрен ничек белдергән?

6 Моңа да карамастан, Йәһвә үзенең Улын, кеше булып тусын өчен, җиргә җибәргән. Бу Йәһвәгә берничә дистә еллар дәвамында үзенең яраткан Улы белән якын аралашудан мәхрүм булырга туры килә дигәнне аңлаткан. Йәһвә игътибар белән күктән Гайсәнең үсүен һәм камил ир-ат булып җитүен күзәткән. Гайсәгә 30 яшь тулгач, ул суга чумдырылу йоласын үткән. Шул вакытта Йәһвә үзе: «Бу Минем сөекле Улым, Ул Минем куанычым»,— дип әйткән (Маттай 3:17). Улы Гайсә алдан ук әйтелгәнне һәм үзе эшләргә тиеш булганны тулысынча үтәгәч, аның Әтисе шатлыгыннан сөенгән! (Яхъя 5:36; 17:4).

7, 8. а) Б. э. 33 елының 14 нисанында Гайсәгә нәрсә кичерергә туры килгән, һәм аның күктәге Әтисе нәрсә хис иткән? б) Ни өчен Йәһвә үзенең Улына газаплар чигәргә һәм үлергә рөхсәт иткән?

7 Әмма б. э. 33 елының 14 нисанында, Гайсәгә хыянәт иткәч һәм ачулы халык төркеме аны кулга алгач, Йәһвә нәрсә хис иткән? Шулай ук Гайсәдән көлгәндә, битенә төкергәндә һәм йодрыклары белән аңа сукканда, аны аркасында тирән җәрәхәтләр калдырып камчылаганда, аны, бүрәнәгә кадаклап, аны хурлаган халык алдына күтәргәч, Йәһвә нәрсә хис иткән? Аның яраткан Улы, үлем газаплары кичереп, аны чакырганда, Йәһвә нәрсә тойган? Гайсә үлгәч һәм яратылган вакытыннан бирле беренче тапкыр яшәүдән туктагач, Йәһвә нәрсә хис иткән? (Маттай 26:14—16, 46, 47, 56, 59, 67; 27:26, 38—44, 46; Яхъя 19:1).

8 Йәһвәнең хисләре шул хәтле көчле ки, хәтта аңа Улының үлеме китергән газапларны сүзләр белән белдереп булмый. Ләкин Йәһвәнең ни өчен моны рөхсәт иткәнен сурәтләп биреп була. Ни өчен Ата үз-үзен мондый газапларга дучар иткән? Яхъя 3:16 да Йәһвә искиткеч бер нәрсә ачыклый. Бу шигырь шул хәтле мөһим, аны хәтта «кечкенә күләмле Яхшы хәбәр» дип атыйлар. Бу шигырьдә: «Чөнки Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде»,— дип әйтелә. Әйе, моны эшләргә Алланы мәхәббәт дәртләндергән. Беркем дә беркайчан да мондый бөек мәхәббәт күрсәтмәгән.

Йәһвә безне яратуына ничек ышандыра

9. Иблис безне нәрсәгә ышандырырга тырыша, ә Йәһвә безне нәрсәгә ышандыра?

9 Әмма мондый мөһим сорау барлыкка килә: Алла безнең һәрберебезне аерым яратамы? Кайберәүләр, Яхъя 3:16 буенча, Алла тулысынча кешелекне ярата дип ризалашыр. Ләкин алар: «Алла мине беркайчан да яратмаячак»,— дип уйларга мөмкин. Иблис Шайтан безне Алланың безне яратмавына һәм кадерләмәвенә ышандырырга тырыша. Ә Йәһвә безне, киресенчә, без үзебезне ничек кенә хөрмәтсез һәм лаексыз дип санасак та, һәрбер хезмәтчесен кадерләвенә ышандыра.

10, 11. Гайсәнең чыпчыклар турындагы мисалы безнең Йәһвә өчен кадерле икәнебезне ничек күрсәтә?

10 Мәсәлән Гайсәнең Маттай 10:29—31 дә язылган сүзләрен карап чыгыйк. Аның шәкертләре ни дәрәҗәдә кадерле икәнен күрсәтер өчен, Гайсә болай дип әйткән: «Ике чыпчык бер бакыр тәңкәгә сатыла түгелме соң? Әмма аларның берсе дә Атагызның ихтыярыннан башка җиргә егылып төшмәс. Ә сезнең хәтта башыгыздагы һәр чәч бөртегегез дә санаулы. Шулай итеп, курыкмагыз: сез күп чыпчыкларга караганда кыйммәтлерәк». Бу сүзләрнең I гасырда Гайсәне тыңлаган кешеләр өчен нәрсә аңлатканын карап чыгыйк.

11 Гайсә яшәгән көннәрдә, ашарга рөхсәт ителгән кошлар арасында чыпчык иң очсызы булган. Бер бакыр тәңкәгә ике чыпчык сатылган. Әмма Гайсә соңрак Лүк 12:6, 7 дә әйткәнчә, сатып алучы ике бакыр тәңкә бирсә, аңа дүрт түгел, ә биш чыпчык биргәннәр. Бишенче чыпчык, бернәрсә дә тормаган кебек, бушлай булган. Кешеләр өчен, бәлкем, чыпчыкларның бернинди дә кыйммәтлеге булмаса да, бу чыпчыкларга Иҗат Итүченең карашы нинди булган? Гайсә: «Аллаһы тарафыннан аларның берсе дә [хәтта бушлай бирелгәне дә] онытылмаган»,— дип әйткән. Син, бу мисалны китереп, Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгәнен аңлыйсыңмы? Әгәр Йәһвә өчен гади генә чыпчык та кадерле икән, кеше аның өчен ни дәрәҗәдә кадерле соң! Гайсәнең аңлатуы буенча, Йәһвә безнең турыда һәрбер җентекле якны белә: безнең хәтта башыбыздагы чәч бөртекләре дә саналган!

12. Ни өчен Гайсәнең «сезнең хәтта башыгыздагы һәр чәч бөртегегез дә санаулы» дигән сүзләре чиктән тыш арттыру түгел дип әйтеп була?

12 Кемгәдер Гайсәнең бу сүзләре чиктән тыш арттырып күрсәтү кебек тоелырга мөмкин. Әмма әйдәгез терелтү өмете турында уйлап карыйк. Безне нәкъ шундый ук кеше итеп терелтер өчен, Йәһвә безне бик яхшы белергә тиеш! Ул безне шул хәтле кадерли, хәтта безнең бар үзенчәлекләребезне, шул исәптән катлаулы ген кодын һәм бөтен тормышыбыз дәвамында җыйган барлык истәлекләрне һәм тәэссоратларны белә. Шуңа күрә чәч бөртекләрен санау — ә башыбызда аларның уртача саны 100 000 — Иҗат Итүче өчен авыр түгел. Гайсәнең сүзләре Йәһвә безнең һәрберебез турында кайгырта икәнен күрсәтә!

13. Еһошафат белән булган вакыйга Йәһвә, без камил булмасак та, бездә яхшыны күрә икәнен ничек күрсәтә?

13 Изге Язмалар Йәһвәнең яратуына ышандыра торган тагын бер якны ачыклый. Ул бездә яхшыны күрә һәм аны кадерли. Яхшы Еһошафат патша мисалын карап чыгыйк. Патша хата эшләгәннән соң, Йәһвәнең пәйгамбәре аңа: «Моның өчен сиңа Ходай йөзеннән ярсу»,— дип әйткән. Нинди куркыныч сүзләр! Әмма Йәһвәнең сүзләре моның белән генә чикләнмәгән. Пәйгамбәр: «Әмма яхшылык та синдә табылган»,— дип дәвам иткән (2 Паралипоменон 19:1—3). Йәһвәнең ярсуы гадел булса да, бу ярсу аңа Еһошафатның яхшы ягын күрергә комачауламаган. Без камил булмасак та, Аллабыз безнең яхшы ягыбызны күрә. Әллә бу безне юатмыймы?

«Кичерергә әзер» Алла

14. Гөнаһ эшләсәк, без нинди авыр хисләр кичерергә мөмкин, һәм нинди очракта без Йәһвәнең кичерүенә өметләнә алабыз?

14 Гөнаһ эшләсәк, кайгыру, оялу һәм гаеп тойгысы безне шул хәтле чолгап алырга мөмкин ки, хәтта без Йәһвәгә хезмәт итәргә лаек түгелбез дип уйлый башларга мөмкин. Әмма Йәһвәнең «кичерергә әзер» (ЯД) икәнен истә тотарга кирәк (Мәдхия 85:5). Әйе, әгәр без гөнаһларыбызда тәүбә итәбез һәм, бар көчебезне куеп, аларны башка эшләмәскә тырышабыз икән, Йәһвә безне кичерәчәк дип өметләнә алабыз. Изге Язмаларда Алла яратуының бу ягы ничек сурәтләнгәнен карап чыгыйк.

15. Гөнаһларыбызны Йәһвә никадәр ерак алып куя?

15 Йәһвә гөнаһларны ничек кичерә икәнен сурәтләр өчен, Давыт ачык мисал куллана: «Көнчыгыш көнбатыштан ничек ерак булса, Ул шул чаклы канунсызлануларыбызны бездән ерак итте» (Мәдхия 102:12). Көнчыгыш көнбатыштан никадәр ерак? Алар бер-берсеннән һәрвакыт ерак булачак, алар беркайчан да очрашмый. Изге Язмаларның бер белгече Давытның сүзләре «мөмкин булганча ерак; бик зур арага ераклаштырылган» дигән мәгънә йөртә ди. Давытның Алла тарафыннан рухландырылган сүзләре шуны күрсәтә: кичергәндә, Йәһвә гөнаһларыбызны бездән чиксез зур ераклыкка алып куя.

16. Йәһвә безнең гөнаһларыбызны кичергәч, ул безне саф дип саный. Ни өчен без моны ышаныч белән әйтә алабыз?

16 Кайчан да булса ак материалдагы тапны бетереп караганың бармы? Тырышлыкларыңа карамастан, тап барыбер калгандыр. Йәһвә үзенең кичерү сәләтен ничек сурәтләгәненә игътибар ит: «Әгәр гөнаһларыгыз ал тукыма кебек булса — барысы ап-ак кардай булыр; әгәр япанча кебек кызыл булсалар — барысы да дулкын [«йон», ЯД] кебек булыр» (Исай 1:18, АМТ). «Ал» дигән сүз ачык кызыл дигәнне аңлата *. Шигырьдәге «япанча» — куе кызыл төскә буялган тукыма. Без ничек кенә тырышсак та, гөнаһ табын бетереп булмый. Әмма Йәһвә Алла безнең «ал» һәм «куе кызыл» гөнаһларыбызны кар яки буялмаган йон кебек ап-ак итә ала. Шуңа күрә, Йәһвә безнең гөнаһларыбызны кичергәндә, эшләнгән хаталарыбыз гомер буена бетерә алмаслык тап кебек булачак дип уйлау дөрес түгел.

17. Нинди мәгънәдә Йәһвә гөнаһларыбызны үзенең артына ыргыта?

17 Чир аркасында үлә язган Хизәкыйя терелеп китә һәм шуннан соң күңелне йомшарта торган җыр яза. Бу җырда: «Син... минем бөтен гөнаһларымны Үзеңнең артыңа ыргыттың»,— дип әйтә ул Йәһвәгә (Исай 38:17). Образлы итеп әйткәндә, Йәһвә гөнаһ кылып тәүбә иткән кешенең гөнаһларын, башка аларны күрмәс һәм билгеләмәс өчен, үзенең артына ыргыта. Бер чыганак буенча, шул ук фикерне болай дип әйтеп була: «Син [минем гөнаһларымны] булмаган кебек иттең». Әллә бу безне юатмыймы?

18. Йәһвә, гөнаһларыбызны кичергәндә, аларны мәңгегә юк итә икәнен Михей ничек күрсәткән?

18 Михей пәйгамбәр яңадан торгызылу турында алдан әйткәндә, Йәһвәнең тәүбә иткән халкын кичерергә әзер икәненә ышаныч белдерә: «Үзенең мирасы калдыгының җинаятьләрен исәпкә алмаучы... Синең кебек Алла [бармы]? [...] Син бөтен гөнаһларыбызны диңгез тирәнлекләренә ыргытырсың» (Михей 7:18, 19). Изге Язмалар язылган чорда бу сүзләр кешеләр өчен нәрсә аңлатканын күз алдыңа китереп кара. «Диңгез тирәнлекләренә» төшкәнне алып булганмы? Михейның сүзләре Йәһвә, гөнаһларыбызны кичергәндә, аларны мәңгегә юк итә икәнен күрсәтә.

«Аллаһыбызның шәфкате ташып тора»

19, 20. а) «Мәрхәмәт күрсәтергә» яки «җәлләргә» дип тәрҗемә ителгән еврей фигыле нинди мәгънә йөртә? б) Йәһвәнең кызгану хисе Изге Язмаларда әни хисләре аша ничек сурәтләнгән?

19 Кызгану — ул Йәһвә мәхәббәтенең тагын бер ягы. Нәрсә ул кызгану? Изге Язмаларда кызгануның шәфкать сыйфаты белән якын бәйләнештә икәне күрсәтелә. Кызгану турындагы фикерне берничә еврей һәм грек фигыльләре белдерә. Мәсәлән, рахам дигән еврей фигылен карап чыгыйк. Ул еш кына «мәрхәмәт күрсәтергә» яки «җәлләргә» дип тәрҗемә ителә. Йәһвә бу сүзне үзенә карата куллана, бу сүз «карын» дигән сүз белән охшаш һәм «әнинең кызгануы» дигәнне аңлата.

20 Изге Язмаларда Йәһвәнең кызгану хисе әни кеше хис иткән тойгылар аша күрсәтелә. Исай 49:15 тә болай дип әйтелә: «Хатын-кыз имчәк баласын онытырмы, үз карын улын җәлләмәсме [рахам]? Ләкин ул да онытса, Мин сине онытмаячакмын». Әни кеше үзенең имчәк баласын ашатырга онытканны һәм аның турында кайгыртучанлык күрсәтмәгәнне күз алдына китерү бик авыр. Чөнки сабый ярдәмгә мохтаҗ: аңа көндез дә, төнлә дә әнисенең кайгыртучанлыгы һәм игътибары кирәк. Кызганычка каршы, еш кына кайбер әниләрнең мәрхәмәтсезлеге турында ишетеп була; бу аеруча без яшәгән «авыр вакытларда» күренә (2 Тимутегә 3:1, 3). Әмма Йәһвә: «Мин сине онытмаячакмын»,— дип ышандыра. Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә карата кичергән кызгану хисе әни кызгануына — кешегә хас булган хисләренең иң көчлесенә — караганда күпкә көчлерәк.

21, 22. Борынгы Мисырда исраиллеләр нәрсә кичергән, һәм аларның ярдәм сорауларына Йәһвә ничек җавап биргән?

21 Яратучы әти, Йәһвә, ничек кызгану күрсәтә? Бу сыйфат аеруча Алланың үзен борынгы Исраил белән тотуыннан күренә. Б. э. к. XVI гасыр азагына миллионлаган исраиллеләр Борынгы Мисырга коллыкка эләккәннәр. Аларны нык җәберләгәннәр (Чыгыш 1:11, 14). Зур газаплар чигүдән, исраиллеләр Йәһвәдән ярдәм сорап ялварган. Кызгану Алласы нәрсә эшләгән?

22 Бу Йәһвәгә тирән тәэсир иткән. Ул: «Мин халкымның Мисырдагы газапларын күрдем һәм аның ачы тавышын ишеттем... Мин аның кайгыларын беләм»,— дип әйткән (Чыгыш 3:7). Йәһвә үз халкының газап чигүләренә һәм ярдәм сорап ялваруларына ваемсыз гына карап тора алмаган. Йәһвә — кызганучы Алла. Ә кызгану яки башкаларның авыртуларын сизү сәләте кайгы уртаклашуга тиң. Әмма Йәһвә кызгану хисе кичереп кенә чикләнмәгән, ул аларны якларга дәртләнгән булган. Исай 63:9 да: «Үз мәхәббәте һәм Үз кызгануы аркасында Ул аларны йолып алды»,— дип әйтелә. Йәһвә «нык кул» белән исраиллеләрне Мисырдан азат иткән (Икенчезаконлык 4:34). Соңыннан ул аларны могҗизалы рәвештә чүлдә ашаткан һәм мирас итеп уңдырышлы җирләр биргән.

23. а) Мәдхия җырлаучының сүзләре ничек Йәһвә безнең турыда тирән кайгырта икәнен күрсәтә? б) Йәһвә безгә ничек итеп ярдәм итә?

23 Йәһвә тулысынча үз халкына карата кызгану хис итеп кенә чикләнми. Безнең яратучы Аллабыз безнең һәрберебез турында тирән кайгырта. Ул без кичергән барлык кайгылар турында белә. Мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Ходайның күзләре гадел кешеләрдә, Аның колаклары алар ялваруында. Йөрәкләре горур булмаганнарга Ходай якын, ә рухлары юаш булганнарны коткара» (Мәдхия 33:16, 19). Безнең һәрберебезгә аерым Йәһвә нинди ярдәм күрсәтә? Бу ярдәм безнең газапларның сәбәбен юк итү генә дигән сүз түгел. Әмма Алланың, аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләргә таяныч бирер өчен, бик күп мөмкинлекләре бар. Аның Сүзендә, Изге Язмаларда, дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итүче акыллы, файдалы киңәшләр бар. Җыелышларда ул рухи яктан җитлеккән ир-атлар куйган. Алар, имандашларын ныгытып, Алла кызгануын чагылдырырга тырышалар (Ягъкуб 5:14, 15). «Доганы ишетүче» буларак, Йәһвә аңардан сораучыларга изге рух бирә (Мәдхия 64:3; Лүк 11:13). Боларның барысы да «Аллаһыбызның шәфкате ташып тора» икәнен күрсәтә (Лүк 1:78).

24. Син Йәһвәнең яратуына ничек җавап бирәчәксең?

24 Күктәге Атабызның яратуы турында уйлану дулкынландыргыч түгелмени? Үткән мәкаләдә без шуны искә төшергән идек: Йәһвә үз көчен, гаделлеген һәм акыллылыгын ярату белән һәм безнең файдабызга куллана. Ә бу мәкаләдә Йәһвәнең тулаем кешеләргә һәм аерым кешегә карата үз яратуын ничек күрсәткәнен карап чыктык. Безнең һәрберебезгә: «Мин Йәһвәнең яратуына ничек җавап бирәчәкмен?» — дигән сорау бирергә кирәк. Аны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен көчең белән ярат (Марк 12:29, 30). Синең һәрбер яшәгән көнең Йәһвәгә тагын да якынлашырга нык теләгеңне күрсәтсен. Һәм Йәһвә, мәхәббәтнең үзе булган Алла, сиңа тагын да ныграк якынлашсын һәм мәңгегә синең дустың булсын! (Ягъкуб 4:8).

[Искәрмә]

^ 16 абз. Изге Язмаларның бер белгече әйтүе буенча, ал буяу «бик нык булган һәм аны су белән юып бетереп булмаган. Мондый буяу белән буялган тукыманың төсе яңгыр белән чыктан ашалмаган, һәм ул озак кулланудан төсен югалтмаган».

Сез хәтерлисезме?

Йәһвәнең төп сыйфаты мәхәббәт икәнен без кайдан беләбез?

Ни өчен Йәһвәнең үз Улын безнең өчен газап чигү һәм үлер өчен җибәрүе мәхәббәтнең иң бөек чагылышы?

Йәһвә безнең һәрберебезне яратканына ничек ышандыра?

Йәһвә безнең гөнаһларбызны ничек кичерә? Изге Язмалардагы мисаллар аша күрсәтегез.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[28 биттәге иллюстрация]

«Сез күп чыпчыкларга караганда кыйммәтлерәк».

[Чыганак]

© J. Heidecker/VIREO