Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бар кешедә дә яхшыны күрергә тырышыгыз

Бар кешедә дә яхшыны күрергә тырышыгыз

Бар кешедә дә яхшыны күрергә тырышыгыз

«Яхшы [сүз] белән мине искә ал, Аллам!» (НИХАМИ 13:31, ЯД).

1. Йәһвә ничек бар кешеләргә дә игелек күрсәтә?

ОЗАК вакыт болытлы һәм яңгырлы көннәр торганнан соң, ниһаять кояш чыга. Кешеләрнең кәефләре күтәрелә, алар үзләрен яхшы хис итә башлый. Озак вакыт яңгыр булмаганнан соң да, рәхәтлек китерүче яңгыр коеп яуганда, кешеләр шатлана. Йәһвә Алла, безнең яратучы Иҗат Итүчебез, һава торышында мондый искиткеч үзгәрешләр булсын өчен, җирнең атмосферасын барлыкка китергән. Алланың юмартлыгына игътибар итеп, Гайсә болай дип өйрәткән: «Дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен дога кылыгыз. Шулай эшләп, сез Күктәге Атагызның балалары булуыгызны күрсәтерсез. Чөнки Аллаһы кояшын рәхимлеләр өчен дә, явызлар өчен дә чыгара һәм яңгырын гаделләргә дә, гаделсезләргә дә яудыра» (Маттай 5:43—45). Әйе, Йәһвә бар кешегә дә игелек күрсәтә. Аның хезмәтчеләре, башка кешеләрдә яхшыны күрергә тырышып, Алланың үрнәгенә иярергә омтылырга тиеш.

2. а) Ни өчен Йәһвә игелек күрсәтә? б) Йәһвә аның игелегенә мөнәсәбәтебездә нәрсәне билгели?

2 Ни өчен Йәһвә игелек күрсәтә? Йәһвә, Адәмнең гөнаһ эшләгән вакытыннан башлап, кешеләрдә яхшыны күрергә омтыла (Мәдхия 129:3, 4). Аның максаты — барлык тыңлаучан кешеләрнең кабат Оҗмахта яшәүләре (Эфеслеләргә 1:9, 10). Аның мәрхәмәте аркасында, безнең вәгъдә ителгән Орлык аша гөнаһтан азат ителергә һәм камил булырга өметебез бар (Яшәеш 3:15; Римлыларга 5:12, 15). Йолымны кабул иткән кешеләр ахыр чиктә камил була ала. Йәһвә хәзер безнең һәрберебезне күзәтә, ул моны безнең аның юмартлыгына мөнәсәбәтебез нинди икәнен күрер өчен дә эшли (1 Яхъя 3:16). Без аның игелеге өчен рәхмәт итеп эшләгән бар эшләребезне билгеләп тора. «Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә... Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак»,— дип язган рәсүл Паул (Еврейләргә 6:10).

3. Нинди сорауга җавап алырга кирәк?

3 Без кешеләрдә яхшыны күрүдә ничек Йәһвәгә охшарга тырыша алабыз? Бу сорауга җавапны тормышның мондый дүрт өлкәсенә туры китереп карап чыгыйк: 1) мәсихчеләр хезмәте, 2) гаилә, 3) җыелыш, 4) кешеләр белән мөнәсәбәтебез.

Вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләүдә

4. Ни өчен без, мәсихчеләр хезмәтендә катнашып, кешеләрдә яхшыны эзлибез дип әйтеп була?

4 Шәкертләре Гайсәдән тиле бодай һәм яхшы орлыклар турындагы гыйбрәтле хикәянең мәгънәсен аңлатуын сорагач, ул: «Басу — дөнья ул»,— дип әйткән. Без, Гайсәнең бүгенге шәкертләре, бу хакыйкатьнең безнең хезмәтебезгә кагылганын таныйбыз (Маттай 13:36—38; 28:19, 20). «Басуда» хезмәт итеп яки вәгазьләп, без үз иманыбызны барлык халыклар алдында игълан итәбез. Йәһвә Шаһитләре йорттан-йортка һәм урам буенча хезмәт итүләре белән яхшы билгеле, һәм бу безнең Патшалык хәбәренә лаеклы булган кешеләрне чыннан да тырышып эзләвебезне раслый. Гайсә үзе мондый күрсәтмә биргән: «Берәр шәһәр яки авылга килгәч, анда кем лаеклы булуын табып, үзегез киткәнгә кадәр аның өендә калыгыз» (Маттай 10:11; Рәсүлләр 17:17; 20:20).

5, 6. Ни өчен без кешеләргә кабат-кабат киләбез?

5 Без, кешеләр безне көтмәгәндә килеп, аларның хәбәребезгә мөнәсәбәтен күрәбез. Кайвакыт өйдәгеләрнең берсе безне тыңлый, ә икенчесе өйнең эченнән: «Без моның белән кызыксынмыйбыз»,— дип кычкыра, һәм шуның белән сөйләшү тәмамлана. Бер кешенең каршы килүе яки ваемсызлыгы икенче кешегә тәэсир итә, бу бик кызганыч! Әмма без барыбер бар кешеләрдә яхшыны күрергә телибез. Моның өчен безгә нәрсә эшләргә?

6 Вәгазь вакытында шул ук фатирга яки йортка кабат килеп-киткәндә, безнең үткән сөйләшүне бүлгән кешегә вәгазьләргә мөмкинлек ачылырга мөмкин. Беренче тапкыр нәрсә булганын истә тотып, без хәзерләнеп килә алабыз. Бәлки каршы килгән кеше моны изге ниятләрдән чыгып эшләгәндер, ул Патшалык турындагы хәбәрне башкаларга тыңларга рөхсәт итмәскә тиеш дип уйлагандыр. Бәлки, аның фикер йөртүенә безнең максатларыбыз турындагы ялган хәбәрләр тәэсир иткәндер. Әмма бу шул фатирда яки йортта Патшалык турындагы яхшы хәбәрне тырышып вәгазьләргә киртә булып тормый. Без, дөрес булмаган карашны ипле генә төзәтеп, вәгазьләвебезне дәвам итә алабыз. Без бөтен кешеләрнең дә Алла турында төгәл белем алулары турында кайгыртабыз. Бәлкем, шул чакта Йәһвә бу кешене үзенә җәлеп итәр (Яхъя 6:44; 1 Тимутегә 2:4).

7. Безгә Аллага хезмәт итүне яхшы караш белән алып барырга нәрсә ярдәм итәчәк?

7 Шәкертләренә үгет биргәндә, Гайсә гаилә ягыннан каршы килүләр булачагы турында әйткән. Әллә ул: «Мин улы белән атаны, кызы белән ананы, килен белән каенананы аерырга... килдем»,— дип әйтмәгәнме? Шулай ук: «Һәм кеше өчен өйдәгеләре дошман булыр»,— дип өстәгән (Маттай 10:35, 36). Әмма кешеләрнең шартлары да, карашлары да үзгәрә. Вәгазебезгә кешенең мөнәсәбәте көтелмәгән авыру, якын кешесенең үлеме, төрле афәтләр, рух төшенкелеге һәм башка төрле сәбәпләр аркасында үзгәрергә мөмкин. Кешеләр беркайчан да яхшы хәбәрне кабул итмәячәкләр дип уйлап, аларга тискәре мөнәсәбәтле караш белән карасак, бу чыннан да без аларда яхшыны күрергә тырышабыз дигәнне аңлатачакмы? Аларга шатлыклы караш саклап, тагын бер тапкыр килеп-китсәк ничек булыр иде? Бәлки, аларның мөнәсәбәтләре гел икенче булыр. Безнең сүзләребез дә, аларны ничек әйтүебез дә мөһим. Кайвакыт нәкъ шул безнең ышануларыбызга кешеләрнең мөнәсәбәтен үзгәртә. Вәгазь алдыннан әйтелгән кайнар дога безгә, һичшиксез, яхшы карашка ия булырга ярдәм итәчәк һәм Патшалык турындагы хәбәрне барсы өчен җәлеп итә торган итәргә булышачак (Көлессәйлеләргә 4:6; 1 Тессалуникәлеләргә 5:17).

8. Иман итмәгән туганнарында яхшыны күрергә тырышып, мәсихчеләр нәрсәгә ирешә ала?

8 Кайбер җыелышларда бер гаиләнең берничәсе Йәһвәгә хезмәт итә. Кайвакыт олырак яшьтәгеләрнең ныклыгы гаиләнең яшьрәкләрендә хөрмәт итү һәм соклану уяткан, шулай ук аларның гаиләдәге һәм никахтагы яхшы мөнәсәбәтләрен күреп, яшьрәкләре үзләренең карашларын үзгәрткән. Ә рәсүл Петернең үгете мәсихче хатын-кызларга «берсүзсез» үз ирләрен «алып килергә» ярдәм иткән (1 Петер 3:1, 2).

Гаиләдә

9, 10. Ягъкуб белән Йосыф үзләренең туганнарында ничек яхшыны күрергә тырышканнар?

9 Гаилә әгъзаларын берләштергән тыгыз бәйләнешләр кешеләрдә яхшыны күрергә тагын бер мөмкинлек ача. Ягъкуб һәм аның улларының мисалын карап чыгыйк. Яшәеш китабының 37 нче бүлегендә, 3 нче һәм 4 нче шигырьләрдә Ягъкуб Йосыфны башка улларыннан ныграк яраткан дип әйтелә. Йосыфның абыйлары шул хәтлек көнләшкәннәр ки, хәтта аны үтерергә сөйләшкәннәр. Әмма Ягъкуб белән Йосыфның соңрак гаиләдәгеләргә карата мөнәсәбәтләре нинди булганы кызык. Алар гаиләнең башка әгъзаларында яхшыны күргәннәр.

10 Йосыф ачлык яулап алган Мисырда ризык бүлү буенча баш булган. Абыйлары килгәч, ул аларны кабул иткән. Ул үзен аларга шунда ук ачмаган, ләкин аларны яхшы кабул итүләре һәм аларның карт әтиләренә ризык илтә алулары турында кайгырткан. Әйе, ул бер тапкыр үз өстендә аларның ачуын кичерсә дә, аларның файдасына эш иткән (Яшәеш 41:53—42:8; 45:23). Нәкъ шулай ук Ягъкуб та үлер алдыннан барлык улларына пәйгамбәрлек фатихалар биргән. Кайбер уллары, яман эш эшләү аркасында, кайбер өстенлектән мәхрүм ителгән булсалар да, мирас итеп, җир барысына да бирелгән (Яшәеш 49:3—28). Нык яратуның нинди искиткеч мисалын күрсәткән Ягъкуб!

11, 12. а) Нинди пәйгамбәрлек мисалы гаиләдәгеләрдә яхшыны күрү ни дәрәҗәдә мөһим икәненә басым ясый? б) Гайсәнең юлдан язган угыл турындагы гыйбрәтле хикәясендәге әти үрнәгеннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

11 Йәһвә тугры булмаган Исраил халкына озак вакыт сабырлык күрсәткән, һәм бу Алла кешеләрдә ничек яхшыны эзли икәнен яхшырак аңларга ярдәм итә. Осия пәйгамбәрнең гаилә шартларын мисал итеп кулланып, Йәһвә аның яратуы ни дәрәҗәдә нык икәнен күрсәткән. Осиянең хатыны Гомерь үзенең иренә күп тапкыр хыянәт иткән. Моңа да карамастан, Йәһвә Осиягә: «Тагын бер тапкыр бар һәм ире яраткан, әмма зина кылган хатынны ярат, [бу] Ходай Исраил улларын яраткан кебек, ә алар башка илаһиларга мөрәҗәгать иткән һәм аларның йөзем коймакларын яраткан кебек, нәкъ шулай» (Осия 3:1). Ни өчен Йәһвә мондый боерык биргән? Йәһвә аның юлларыннан читкә киткән халык арасында аның түземлегеннән файда алачак кешеләр бар икәнен белгән. Осия болай дип игълан иткән: «Шуннан соң Исраил уллары кире борылачаклар һәм үзләренең һәм үз патшалары Давытның Ходай Алласын эзлиячәкләр һәм соңгы көннәрдә Ходайга һәм Аның игелегенә тирән хөрмәт күрсәтәчәкләр» (Осия 3:5). Гаиләдә авырлыклар булганда, уйланыр өчен, һичшиксез, бу бик яхшы мисал. Гаилә әгъзаларында яхшыны күрергә тырышлык куярга дәвам итсәң, һәрхәлдә, син түземлекнең яхшы үрнәген бирәчәксең.

12 Гайсәнең юлдан язган угыл турындагы гыйбрәтле хикәясе без гаиләдәгеләрдә ничек яхшыны күрә алабыз икәнен тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Азгын тормышын калдырып, бу кече угыл өенә каткан. Әтисе аңа шәфкатьлек күрсәткән. Йортны беркайчан да калдырмыйча эшләгән олы улының зарлануына әтисе нәрсә әйткән? Олы улына мөрәҗәгать итеп, әтисе: «Улым, син һәрвакыт минем белән, бөтен нәрсәм синеке»,— дигән. Бу шелтәләү түгел, ә әтинең яратуына ышандыру булган. «Синең энең үлгән иде, ә хәзер терелде, югалган иде — табылды,— дип дәвам иткән әтисе,— менә шуңа күрә шатланып күңел ачарга кирәк». Без дә шулай ук, башкаларда яхшыны күрер өчен, һәрвакыт тырышлык куя алабыз (Лүк 15:11—32).

Мәсихчеләр җыелышында

13, 14. Мәсихчеләр җыелышында мәхәббәтнең патша канунын без ничек үти алабыз?

13 Мәсихчеләр буларак, без мәхәббәтнең патша канунын үтәргә тырышабыз (Ягъкуб 2:1—9). Мал-мөлкәте белән бездән аерылып торган кардәшне без, бәлки, кире какмыйбыздыр, әмма раса, культура, хәтта башта тоткан дине буенча без «үз арабызда бер-беребезне аерып карамыйбызмы»? Әгәр алай карасак, Ягъкубның үгетен ничек кулланырга?

14 Без кунакчыл булуыбызны мәсихчеләр җыелышына килгәннәрнең барсын да каршы алып күрсәтә алабыз. Күптән түгел генә җыелышка килә башлаганнар дулкынлану һәм уңайсызлык кичерергә мөмкин. Әмма алар белән беренче булып сөйләшә башласак, мондый хисләр, бәлкем, аларны калдырачак. Чыннан да, кайберәүләр мәсихчеләрнең очрашуларына беренче тапкыр килеп-киткәч: «Барсы да дусларча мөгамәлә иттеләр. Аларның барысы да мине инде күптән белгән кебек иде. Мин үземне өйдәге кебек хис иттем»,— дип әйтәләр.

15. Җыелыштагы балаларга ничек олыларга карата кызыксыну күрсәтергә ярдәм итеп була?

15 Кайбер җыелышларда, очрашу беткәч, балалар һәм яшүсмерләр олылар белән аралашудан качып, Патшалык Залында яки урамда бергә җыелырга мөмкин. Бу хәлне, беркемне дә рәнҗетмичә, ничек үзгәртеп була? Әлбәттә, моның өчен күбрәк тырышлыкны ата-аналар куярга тиеш: балаларны очрашуларга әзерләгәндә, алар үгет бирә алалар (Гыйбрәтле хикәя 22:6). Балаларга, очрашуда кирәк булачак басмаларны җыегыз дип, эш йөкләп була. Балаларын Патшалык Залында олы яшьтәгеләр һәм авырганнар белән сөйләшергә дәртләндерүдә дә ата-аналарның роле зур. Балалар, алар белән бай эчтәлекле сөйләшү алып барып, үзләре канәгатьлек хис итәргә мөмкин.

16, 17. Олылар җыелыштагы яшьләрдә һәм балаларда ничек яхшыны күрергә тырыша алалар?

16 Олылар балаларга һәм яшүсмерләргә карата кызыксыну күрсәтергә тиеш (Филиппуйлыларга 2:4). Алар үзләре, балалар янына килеп, аларны рухландырып сөйләшә алалар. Очрашу барганда, гадәттә кызык фикерләр әйтелә. Балалардан аларга очрашу ошадымы, исләрендә нәрсә калды һәм алар нәрсәне куллана алалар дип сорап була. Балалар һәм яшүсмерләр — җыелышның өзлексез өлеше, шуңа күрә аларның очрашуда игътибарлы булуларын билгеләргә, комментарийлар бирүләре һәм программаның башка пунктларында катнашулары өчен мактарга кирәк. Аларның җыелышта олылар белән үзләрен тотулары һәм өйдә гади эш башкарулары соңрак алар тормышларында җитдирәк йөкләмәләрне үти алачакмы икәнен күрсәтәчәк (Лүк 16:10).

17 Өсләренә җаваплы эшләр алган кайбер яшүсмерләр рухи яктан шул хәтле үсәләр, аларга хәтта җитдирәк эшләрне ышандырып була. Бу эш белән мәшгуль булу аларга әдәпсез эшләрдә катнашырга азрак вакыт калдырыр дип фаразлап була (2 Тимутегә 2:22). Хезмәттәш ярдәмчеләр булырга теләгән абыйларны, аларга башкарырга төрле эшләр биреп, башта «сынап карарга» була (1 Тимутегә 3:10). Аларның очрашуларда катнашулары, Аллага хезмәт итүдәге ашкынулары, шулай ук җыелыштагыларның барысына да кайгыртучанлык күрсәтүләре өлкәннәргә бу кардәшләр нәрсә эшләргә сәләтле һәм аларга өстәмә йөкләмәләр биреп буламы икәнен күрергә ярдәм итә.

Бар кешедә яхшыны күрү

18. Башкаларны хөкем иткәндә, нинди куркынычтан качарга кирәк һәм ни өчен?

18 «Хөкемдә кешеләрне аеру яхшы түгел»,— дип язылган Гыйбрәтле хикәя 24:23 тә (ЯД). Алладан бирелгән акыллылык шуны таләп итә: җыелыш эшләрен хәл иткәндә, өлкәннәр кешеләрне аерып эш итмәскә тиеш. Ягъкуб болай дип язган: «Югарыдан килүче зирәклек, беренчедән, саф, шулай ук тыныч, башкаларга игътибарлы, аек акыл белән тыңлаучан, шәфкатьлелек һәм игелекле җимешләр белән тулы, кешеләрне аермый торган һәм эчкерсез» (Ягъкуб 3:17). Башкаларда яхшыны билгеләргә омтылган өлкәннәрнең кеше белән шәхси мөнәсәбәтләргә яки ул кешегә карата аерым хисләргә үзләренә тәэсир итүгә юл куймаска тиешлеге ап-ачык аңлашыла. «Алла аллалар җыенында торып, аллаларның [яки «илаһларга охшаш»; бу сүзләр кеше хакимнәрен исәптә тота] урталарында хөкем ясады. Кайчанга чаклы дөрессезлек белән хөкем итеп, гөнаһлыларны якларсыз?» — дип язган мәдхия җырлаучы Асаф (Мәдхия 81:1, 2). Үз дустының яки туганының эше каралганда, мәсихче өлкәннәр кешеләрне аермаска тиеш. Шулай итеп өлкәннәр җыелыштагы бердәмлекне саклыйлар һәм Йәһвәнең рухына тоткарсыз тәэсир итәргә мөмкинлек бирәләр (1 Тессалуникәлеләргә 5:23).

19. Без башкаларда ничек яхшыны күрә алабыз?

19 Кардәшләребездә яхшыны күрергә тырышып, без рәсүл Паулның карашын чагылдырабыз. Ул Тессалуникә шәһәрендәге мәсихчеләргә болай дип язган: «Раббыдан килгән ышануыбыз аркылы, без кушканнарны башкаруыгызга һәм киләчәктә дә башкарачагыгызга иманыбыз камил» (2 Тессалуникәлеләргә 3:4). Имандашларыбызда яхшыны күрергә тырышсак, безгә аларның кимчелекләренә игътибар итмәү җиңелрәк булачак. Без кардәшләребезне нәрсә өчен мактарга икән дип эзлиячәкбез һәм, әлбәттә, тәнкыйть рухын күрсәтмәскә тырышачакбыз. «Ышанып тапшырылганнарның һәрберсенең,— дип язган Паул,— тугры булуы таләп ителә» (1 Көринтлеләргә 4:2). Җыелыш эшләре белән идарә иткән кардәшләр генә түгел, ә шулай ук барлык кардәшләребез дә тугрылык күрсәтә, һәм шуның өчен без аларның барсын да яратабыз. Шулай итеп без аларга якынлашабыз, һәм мәсихчеләрнең бәйләнешләре тагын да ныграк була. Без имандашларга рәсүл Паул кебек карарга өйрәнәбез. Алар — безнең белән «бергә хезмәт итүчеләр» һәм безнең «таянычыбыз» (ЯД) (Көлессәйлеләргә 4:11). Шулай итеп без Йәһвә Алланың карашына кушылабыз.

20. Барлык кешеләрдә яхшыны күрергә тырышканнарны нинди фатихалар көтә?

20 Нихаминың догада: «Яхшы [сүз] белән мине искә ал, Аллам!» — дип әйткән сүзләре белән без, һичшиксез, ризалашабыз (Нихами 13:31, ЯД). Йәһвәнең кешеләрдә яхшыны эзләргә тырышуына без ничек соң шат! (3 Патшалык 14:13). Әйдәгез без дә башкаларга карата шундый ук булыйк. Шул чакта безнең шундый якын булган яңа дөньядагы коткарылуга һәм мәңгелек тормышка өметебез булачак (Мәдхия 129:3—8).

Сез ничек җавап бирер идегез?

Ни өчен Йәһвә барлык кешеләргә яхшылык күрсәтә?

Аллага хезмәт иткәндә

Гаиләбездә

Җыелышыбызда

Бар кешеләр белән мөгамәлә иткәндә

без ничек кешеләрдә яхшыны күрергә тырыша алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[16 биттәге иллюстрация]

Абыйлары башта Йосыфны нәфрәт итсә дә, ул аларда яхшыны күрергә тырышкан.

[17 биттәге иллюстрация]

Каршы килүләргә карамастан, без бар кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз.

[18 биттәге иллюстрация]

Үткәндә кылган эшләренә карамастан, Ягъкубның бар уллары да фатиха алган.

[19 биттәге иллюстрация]

Мәсихчеләрнең очрашуларында барысын да шатлык белән каршы алыгыз.