Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кошлар безне нәрсәгә өйрәтә ала?

Кошлар безне нәрсәгә өйрәтә ала?

Кошлар безне нәрсәгә өйрәтә ала?

«КОШЛАРГА карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да, ашлыкны амбарларга да салмыйлар, әмма аларны сезнең Күктәге Атагыз туендыра. Ә сез кошлардан кыйммәтлерәк түгелме соң?» (Маттай 6:26). Гайсә бу сүзләрне Гәлиләя диңгезе янында тау битендәге билгеле вәгазендә әйткән. Аны тыңлаган кешеләр арасында шәкертләре генә түгел, ә шулай ук аның шәкертләре була алган күп кеше булган. Алар илнең төрле төбәкләреннән килгәннәр, күпләре Гайсәгә савыктырырга чирлеләрне алып килгән ярлы халык булган (Маттай 4:23—5:2; Лүк 6:17—20).

Чирләгәннәрнең барысын да савыктырып, Гайсә игътибарны мөһимрәк рухи ихтыяҗларга юнәлдергән. Ул әйткән сүзләр арасында шулай ук өстә әйтелгән мисал да булган.

Күк кошлары инде бик күп еллар яшәп килә. Аларның кайберләре бөҗәкләр белән, кайберләре җимешләр һәм орлыклар белән туклана. Әгәр Алла кошларны шулай мул итеп тукландыра ала икән, әлбәттә, ул үзенең хезмәтчеләренең дә көндәлек ризыклары булуын кайгырта ала. Ул аларга, ашамлык алырга акчалары булсын өчен, эш табарга булыша ала. Яки мул уңыш алырга ярдәм итә ала. Авыр вакытларда Алла игелекле күршеләрнең һәм дусларның йөрәкләрен мохтаҗлыкта булганнар белән азыкларын бүлешергә дәртләндерергә мөмкин.

Кошларны игътибар белән күзәтсәк, без тагын да күбрәк белә алабыз. Алла кошларны искиткеч инстинкт белән барлыкка китергән: алар, балалар үстерә алыр өчен, оялар ясый. Ояның ике төренә игътибар итегез. Сулда күрсәтелгән ояны Африкадагы кыя карлыгачы ясаган. Ул оясын кыяга яки йорт стенасына ясый. Бу ояның «түбәсе» булып я кыяның чыгып торган урыннары, я, монда күрсәтелгәнчә, йорт кәрнизе хезмәт итә. Ояның үзе, туфрак бөртекләре ябыштырылып, касә формасында төзелгән. Ана һәм ата карлыгач та бергә, туфрак бөртекләрен җыяр өчен, бик күп көч куя һәм бу ояны бер айдан артык ясарга мөмкин. Шуннан соң оя эченә үлән һәм кош каурыйларын «җәяләр». Ә балаларына ризыкны әтисе дә, әнисе дә ташый. Астарак күрсәтелгән ояның хуҗасы — кара маңгайлы тукучы. Эшләргә яраткан Африкадагы бу ата кош үз оясын үлән сабаклары я башка үсемлекләрнең җепселләреннән кора. Ул аны бер көндә төзеп бетерә ала һәм бер сезон эчендә 30 га якын шундый «йорт» төзи ала!

Без моңардан нәрсәгә өйрәнә алабыз? Әгәр Алла кошларга оя төзер өчен кирәкле сәләт һәм материал бирә икән, әлбәттә, үзенең хезмәтчеләренә йорт төзер өчен кирәк булганның барысын да бирәчәк. Әмма Йәһвә Алланың безгә материаль яктан ярдәм итүен теләсәк, Гайсә тагын бер нәрсә кирәк икәнен күрсәткән. «Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер»,— дип вәгъдә иткән Гайсә (Маттай 6:33). Сез: «Ничек инде барыннан да бигрәк Алла Патшалыгын эзләргә?» — дип сорарга мөмкин. Бу журналны тараткан Йәһвә Шаһитләре шатлык белән бу соравыгызга җавап бирәчәк.