Мәхәббәтнең иң күркәм төре
Мәхәббәтнең иң күркәм төре
МӘСИХЧЕ Грек Язмаларында яки Инҗилдәге «мәхәббәт» һәм «ярату» дигән сүзләр күп очракларда агапи дигән грек сүзеннән тәрҗемә ителгән.
Бу сүзнең мәгънәсе «Изге Язманы аңлау» * дигән белешмә китабында болай дип аңлатыла: «[Агапи] — бу, күп кешеләр гадәттә уйлаганча, шәхси якын күрүдән генә барлыкка килгән чиктән тыш хискә бирелүчәнлек түгел, ә бу әхлакый яки иҗтимагый мәхәббәт, ул ихтыяр тырышлыгын таләп итә һәм принциплар, бурыч вә әдәп буенча эш итә; ул, дөрес булганга таянып, эчкерсез рәвештә башкаларның иминлегенә омтыла. Агапи (мәхәббәт) шәхси яратмаудан өстенрәк һәм кешегә беркайчан да дөрес принципларны калдырырга һәм явызлык өчен явызлык белән түләргә рөхсәт итми».
Агапи шулай ук тирән хисләрне дә аңлатырга мөмкин. «Барыннан да бигрәк бер-берегезне эчкерсез яратыгыз [агапи]»,— дип әйткән рәсүл Петер (1 Петер 4:8). Шуңа күрә агапи күрсәтүдә йөрәк тә, акыл да катнаша дип әйтеп була. Бу күркәм мәхәббәтнең ни дәрәҗәдә көчле һәм ни кадәр ерак җәелә икәнен күрсәтүче Изге Язмалардагы шигырьләрне карап чыксак, ничек булыр иде? Аста китерелгән өзекләр файдалы булырга мөмкин: Маттай 5:43—47; Яхъя 15:12, 13; Римлыларга 13:8—10; Эфеслеләргә 5:2, 25, 28; 1 Яхъя 3:15—18; 4:16—21.
[Искәрмә]
^ 3 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.