Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Шайтан Иблис кешенең нәрсә турында уйлавын белә ала микән?

Моңа төгәл итеп җавап биреп булмаса да, күрәсең, Шайтан белән аның җеннәре безнең нәрсә турында уйлаганыбызны белә алмый.

Шайтанның нинди исемнәр белән тасвирланганын карап чыгыйк. Ул Шайтан (Дошман), Иблис (Яла ягучы), Елан («алдакчы» дигән сүзнең синонимы), Аздыручы (ЯД), Ялганчы дип атала (Әюп 1:6; Маттай 4:3; Яхъя 8:44; 2 Көринтлеләргә 11:3; Ачылыш 12:9). Бу исемнәрнең берсе дә Иблис безнең нәрсә уйлаганыбызны белә ала икәнен күрсәтми.

Ләкин, аңа капма-каршы буларак, Изге Язмаларда Йәһвә Алла турында «күңел сафлыкларын... сыный» дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 17:3; 1 Патшалык 16:7; 1 Паралипоменон 29:17). «Аллаһының күзеннән кача алырлык берни дә юк, Аның алдында бар нәрсә ачык вә ничек булса шулай күренә. Без Аңа хисап бирәчәкбез»,— дип укыйбыз Еврейләргә 4:13 тә. Шулай ук, Йәһвәнең кешеләрнең йөрәгендә нәрсә икәнен күрү сәләтен үзенең Улына, Гайсәгә, дә бүләк иткәненә шаккатырлык түгел. Терелтелгән Гайсә үзе турында менә болай дигән: «[Минем] эчке уйларны, теләкләрне тикшереп Белүче булуымны барча бердәмлекләр дә беләчәкләр. Барыгызга да эшегезгә карата тиешлесен бирермен» (Ачылыш 2:23).

Изге Язмада Шайтан кешеләрнең йөрәгендә һәм акылында нәрсә бар икәнен тикшерә ала дип беркайда да язылмаган. Моны шулай ук мәсихчеләргә рәсүл Паулның: «Шайтанның ниятләре безгә билгеле бит»,— дигән сүзләре белдерә (2 Көринтлеләргә 2:11). Шунлыктан, Шайтан без бөтенләй белмәгән ниндидер гадәттән тыш сәләткә ия дип курыкмаска кирәк.

Ләкин бу Дошманыбыз безнең йомшак якларыбызны яки нәрсәгәдер бирелгәнебезне аңлап җиткерә алмый дигән сүз түгел. Шайтан бик озак вакыт эчендә кешелекнең тәртипләрен өйрәнеп торган. Аңа, безнең нинди тормыш рәвешен сайлаганыбызны һәм нинди күңел ачулар эзләгәнебезне күрер өчен яисә нәрсәләр турында сөйләшкәнебезне ишетер өчен һәм башка шундый нәрсәләрне аңлар өчен, нәрсә уйлаганыбызны белергә кирәкми. Бит мускулларыбызның төрлечә хәрәкәтләнүе һәм гәүдә торышыбыз шулай ук без нәрсә турында уйлаганны яки хис иткәнне аңларга мөмкинлек бирә ала.

Иблис, Эдем бакчасында кулланган алымнар кебек, бүген дә ялган, алдалау һәм бозык хәбәрләр таратуны куллана (Яшәеш 3:1—5). Мәсихчеләргә Шайтан аларның нәрсә уйлаганын белә ала дип куркырга кирәк булмаса да, аларның Шайтан аларның акылларына нинди уйлар салырга тырыша алганы турында борчылырга сәбәбе бар. Ул мәсихчеләрнең «акылларына зыян китерергә» һәм аларны «хакыйкатьтән мәхрүм» итәргә омтыла (1 Тимутегә 6:5). Шайтан дөньясының күп төрле бозык хәбәрләр һәм күңел ачулар яудырганына шаккатасы юк. Мондый һөҗүмнән акылларын саклар өчен, мәсихчеләр «коткаруны тимер башлык итеп» киеп йөрергә тиеш (Эфеслеләргә 6:17). Шуңа күрә алар акылларына Изге Язмадагы хакыйкәтьләрне сеңдерергә һәм Иблис дөньясының бозык йогынтысыннан тайпылырга тырыша.

Шайтан кансыз дошман. Ләкин без аннан һәм аның җеннәреннән чамадан тыш шүрләмәскә тиеш. Ягъкуб 4:7 дә: «Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар»,— дигән ышандырырлык сүзләр әйтелә. Әгәр без шул киңәшне тотып яшәсәк, шулчак без, Гайсә кебек, Шайтанның бездә «һичнәрсәсе юк» диярбез (Яхъя 14:30).