Чын мәхәббәтне ничек үстерергә
Чын мәхәббәтне ничек үстерергә
«Мәхәббәт — һәртөрле бәладан коткара торган дәва, мәхәббәт — ул яшәүнең үзе» (Джозеф Джонсон, «Living to Purpose», 1871 ел).
КЕШЕ ничек яратырга өйрәнә? Психологияне өйрәнепме? Яки үз-үзеңне камилләштерү турында китаплар укыпмы? Әллә мәхәббәт турында фильмнар карапмы? Юктыр. Кеше иң беренче ата-анасының үрнәгеннән һәм аларның тәрбияләве аркасында яратырга өйрәнә. Әгәр балаларны сөйсәләр, аларга җылылык күрсәтсәләр, ата-анасы аларны ашатса һәм якласа, алар белән аралашса һәм тирән кызыксынса, шул чакта балалар мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңлаячак. Ата-аналар балаларына яхшылык белән явызлыкны дөрес аңлауны чагылдыручы принципларны тотарга өйрәткәндә дә, балалар яратырга өйрәнә.
Чын мәхәббәт ул назлы хисләр, тирән тойгылар гына түгел. Ул тирә яктагы кешеләрнең файдасына, хәтта алар моны әлегә тиешенчә бәяләмәсә дә, бер-бер артлы яхшы эшләр башкарырга дәртләндерә. Бу еш кына ата-аналар балаларына җәза яки үгет биргән очракта шулай була. Риясыз мәхәббәт күрсәтүдә камил үрнәкне Барлыкка Китерүче үзе бирә. Рәсүл Паул болай дип язган: «Улым Минем, Раббың шулай тәрбияләгәнгә гамьсез карама, гаебеңне күрсәткәндә күңелеңне төшермә. Раббы Үзе яраткан кешеләрне үгетләп төзәтә» (Еврейләргә 12:5, 6).
Ата-аналар, балаларыгызга ярату күрсәткәндә, сез ничек Йәһвәнең үрнәгенә иярә аласыз? Сезнең ир белән хатын буларак үзара мөнәсәбәтләрегездә күрсәткән үрнәгегез ни дәрәҗәдә мөһим?
Мәхәббәткә үзегезнең үрнәгегез белән өйрәтегез
Ир буларак, үз хатыныгызны кадерлисезме? Аңа хөрмәт һәм ихтирам күрсәтәсезме? Ә хатын булсагыз, сез ирегезне яратасызмы һәм аңа ярдәм итәсезме? Изге Язмаларда ир белән хатын бер-берсен яратырга һәм хөрмәт итәргә тиеш дип әйтелә (Эфеслеләргә 5:28; Титуска 2:4, 5). Ир белән хатын шулай эшләгәндә, балалар мәсихчеләр яратуының тормышта ничек күрсәтелгәнен күрәләр, һәм бу алар өчен бик кадерле һәм онытылмаслык сабак булып хезмәт итә.
Ата-аналар, күңел ачу, әхлаклылык, максатларга һәм нәрсәне өстенрәк куюга кагылышлы сорауларны чишүдә югары нормаларны тотканда да, өйдә яратучы мөнәсәбәтләрнең булуына өлеш кертәләр. Гаилә өчен мондый нормаларны аныклауда зур ярдәмне Изге Язмалар биргәнен бөтен дөньягы кешеләр таный. Бу кешеләр үзләренең тормышлары белән Изге Язмаларның дөрестән дә «Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм 2 Тимутегә 3:17). Чыннан да, Гайсәнең таудагы вәгазендәге генә әхлакый принциплар һәм акыллы киңәшләрне күп кешеләр иң яхшысы дип саныйлар (Маттай, 5—7 бүлекләр).
өйрәтү, шелтәләү, төзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү өчен файдалы» икәнен исбат итәләр (Гаиләдәгеләрнең барысы да Алладан җитәкчелек эзләсә һәм аның нормаларын тотса, һәр кеше үзен тынычрак һәм ышанычлырак хис итәчәк, шулай ук балаларның әти-әнисен яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәнәчәкләренә өмет күбрәк. Киресенчә, әгәр өйдә ике төрле, дөрес яки ачык аңлаешлы булмаган нормалар булса, балалар кәефсез, явыз һәм каршы чыгуга бирелүчән булалар (Римлыларга 2:21; Көлессәйлеләргә 3:21).
Ә баланы ялгыз әти яки әни үстерсә? Бу очракта балаларда ярату хисе үстерү күпкә авыррак дип әйтү дөресме? Алай булмаска да мөмкин. Яхшы әти белән яхшы әнинең нык бәйләнешләрен бернәрсә белән дә алмаштырып булмаса да, тәҗрибә шуны күрсәтә: әти яки әнинең юклыгын ниндидер дәрәҗәдә гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең сыйфаты белән тулыландырып була. Балаларын ялгыз тәрбияләгән ата-аналарга Изге Язмалардагы принципларны җитәкчелек итеп тотарга кирәк. Гыйбрәтле Хикәя китабында мондый өндәү язылган: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны», шул исәптән балалар тәрбияләүдә дә, адымнарыңны «юнәлдерер» (Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6; Ягъкуб 1:5).
Я әтисе, я әнисе булмаган гаиләләрдә күп менә дигән яшьләр үскән, һәм алар хәзер бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләренең меңләгән җыелышларында Аллага тугры хезмәт итәләр. Бу әти-әнинең, баласын ялгыз тәрбияләсә дә, аны яратырга өйрәтүдә уңышлы була ала икәнен күрсәтә.
Ничек барыбыз да ярату үстерә алабыз
Изге Язмаларда алдан ук әйтелгәнчә, «соңгы көннәрдә» кешеләр «мәхәббәтсез» булачак, ягъни кешеләрнең гадәттә гаилә әгъзаларында була торган бер-берсенә карата якынлык хисе булмаячак (2 Тимутегә 3:1, 3). Әмма наз һәм бер-береңне якын күрү кебек тойгылар кичермәгән кешеләр дә мәхәббәт үстерә ала. Алар моны ничек эшли ала? Моның өчен аларга Йәһвәдән өйрәнергә кирәк, ул — мәхәббәтнең Чыганагы, һәм ул үзенә чын күңелдән мөрәҗәгать иткән кешеләргә карата мәхәббәт һәм назлы тойгылар күрсәтә (1 Яхъя 4:7, 8). «Чөнки атам, анам мине ташладылар шул, әмма Ходай мине кабул кылыр»,— дип әйткән мәдхия җырлаучы (Мәдхия 26:10).
Йәһвә безгә карата яратуын төрлечә күрсәтә. Бу — Изге Язмаларда язылган әти үгете дә, изге рухның ярдәме дә, мәсихчеләр кардәшлеге аша бирелгән таяныч та (Мәдхия 118:97—105; Лүк 11:13; Еврейләргә 10:24, 25). Боларның өчесе дә Аллага һәм якыннарыбызга карата ярату үстерергә ничек ярдәм иткәнен карап чыгыйк.
Алла тарафыннан рухдандырылган әти үгете
Берәр шәхес белән якын, тыгыз мөнәсәбәтләр үстерер өчен, аны башта яхшы белергә кирәк. Йәһвә, Изге Язмаларда үз шәхесенең төрле якларын ачып, безне үзенә якынлашырга чакыра. Әмма Изге Язмаларны уку гына аз. Безгә аның тәгълиматларын тотарга һәм моның файда китерә икәнен үз тәҗрибәбез аша татырга кирәк (Мәдхия 18:8—11). «Мин Ходай, сине файдалыга өйрәтүче, син барырга тиеш булган юлдан сине алып баручы синең Аллаң»,— дип әйтелгән Исай 48:17 дә. Әйе, мәхәббәтнең үзе булган Йәһвә безне кирәкмәс кагыйдәләр һәм законнар белән чикләр өчен түгел, ә безнең файдабыз өчен үгет-нәсыйхәт бирә.
Изге Язмаларны төгәл белү безгә тирә-яктагы кешеләргә карата да ярату үстерергә ярдәм итә. Изге Язмалардагы хакыйкать Алланың кешеләргә мөнәсәбәте нинди икәнен ачыклый, шулай ук бер-беребез белән аралашканда нинди принциплар буенча эш итәргә тиешбез икәнен өйрәтә. Андый мәгълүматлар якыннарыбызга карата ярату үстерер өчен нык нигез булып хезмәт итә. Рәсүл Паул: «Мәхәббәтегез [«төгәл», ЯД] белемдә дә, һәртөрле зирәклектә дә артканнан арта барсын... дип дога кылам»,— дип әйткән («Төгәл белем» мәхәббәт белән ничек җитәкчелек итә ала икәнен күрсәтер өчен, Рәсүлләр 10:34, 35 тәге төп хакыйкатьне карап чыгыйк: «Аллаһы кешеләрне аермый... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль». Әгәр дә Алла кешеләрне милләте һәм расасы буенча түгел, ә тәкъва булуы һәм Алладан куркуы буенча хөкем итә икән, безнең дә үз якыннарыбызга карата мөнәсәбәтебез шундый ук булырга тиеш түгелмени? (Рәсүлләр 17:26, 27; 1 Яхъя 4:7—11, 20, 21).
Мәхәббәт — Алла рухының җимеше
Вакытында яуган яңгыр җимеш бакчасында яхшы уңыш җыюга булышлык иткән кебек, Алланың рухы да эчкерсез кешеләрдә Изге Язмаларда рух җимеше дип аталган сыйфатларны булдыра (Гәләтиялеләргә 5:22, 23, ЯД). Бу җимешнең иң беренче өлеше — мәхәббәт (1 Көринтлеләргә 13:13). Әмма Алла рухын ничек алырга? Беренче мөһим ысул — догада аны сорап мөрәҗәгать итү. Аллага рух сорап дога кылсак, ул аны бирәчәк (Лүк 11:9—13). Сез Изге рух турында өзлексез дога кыласызмы? Әгәр дә сез моны эшлисез икән, үз эченә мәхәббәтне алучы аның кыйммәтле җимеше тормышыгызда тагын да ныграк һәм ныграк күренергә тиеш.
Әмма Алла рухына каршы торучы рух бар. Изге Язмаларда ул «бу дөньяның рухы» дип атала (1 Көринтлеләргә 2:12; Эфеслеләргә 2:2). Бу зыянлы тәэсирнең чыганагы — Иблис Шайтан. Ул — «бу дөньяның», ягъни Алладан читләшкән кеше җәмгыятенең «мирзасы» (Яхъя 12:31). Өскә тузан белән чүп күтәргән җил кебек, «бу дөньяның рухы» кешеләрдә зыянлы теләкләр уята, һәм бу теләкләр мәхәббәт өчен урын калдырмый, алар тән теләкләрен канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән (Гәләтиялеләргә 5:19—21).
Кешеләр бу зыянлы рухны үзләренә ничек сеңдерә? Үзләрен мәрхәмәтсезлек, үз-үзеңне генә яратучанлык, комсызлык, мал-мөлкәт җыюга омтылу кебек карашларга дучар итеп, һәм шулай ук бу дөньяда мәхәббәткә карата киң таралган, үзгәртелгән һәм еш кына бозылган карашны үзләштереп сеңдерәләр. Чын яратуны үстерергә теләсәгез, сезгә дөнья рухына каршы нык торырга кирәк (Ягъкуб 4:7). Үз көчегезгә таянмагыз, Йәһвәне ярдәмгә чакырыгыз. Аның рухы, Галәмдәге иң куәтле көч, сезне ныгыта ала һәм җиңү бирә ала (Мәдхия 120:2).
Мәсихчеләр кардәшлегеннән мәхәббәткә өйрәнегез
Өйдә тойган мәхәббәтне күрсәтергә өйрәнә торган балалар кебек, без барыбыз да, яшебезгә Яхъя 13:34, 35). Мәсихчеләр җыелышының төп вазифаларының берсе — бу «бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерергә» мөмкин булган шартлар булдыру (Еврейләргә 10:24).
карамастан, башка мәсихчеләр белән аралашып, мәхәббәт үстерә алабыз (Безне чолгап алган яратусыз дөньядагы «борчылган һәм таралган» кешеләр өчен андый мәхәббәт аеруча кыйммәтле булачак (Маттай 9:36). Тәҗрибә җитлеккән чактагы җылы мөнәсәбәтләр бала чакта ярату күрмәүнең начар нәтиҗәләрен юк итә ала икәнен күрсәтә. Шуңа күрә үзләрен Аллага багышлаган мәсихчеләргә аларга килгән кешеләрне эчкерсез җылылык белән каршы алу ни дәрәҗәдә мөһим соң!
«Мәхәббәт беркайчан да бетмәс»
Изге Язмаларда «мәхәббәт беркайчан да бетмәс» дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 13:8). Нинди мәгънәдә «бетмәс»? Рәсүл Паул безгә болай дип әйтә: «Мәхәббәт түземле, шәфкатьле, көнләшми, мактанмый, тәкәбберләнми, дорфа түгел, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне истә тотмый» (1 Көринтлеләргә 13:4, 5). Мондый ярату тормышка ашмаслык хыял һәм тирән булмаган хис түгел. Киресенчә, мондый ярату күрсәткән кешеләр тормышның кайвакыт авырту һәм өмет өзелү китергәнен беләләр һәм таныйлар, әмма бернәрсәгә дә тирә-яктагы кешеләргә карата үзләрендәге яратуны киметергә юл куймыйлар. Мондый мәхәббәт чыннан да «һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә» (Көлессәйлеләргә 3:12—14).
Кореядә яшәүче 17 яшьлек мәсихче кызның мисалын карап чыгыйк. Ул Йәһвә Аллага хезмәт итә башлагач, бу аның гаиләсенә ошамаган һәм аңа өеннән китергә туры килгән. Әмма ул, ачулану урынына, Йәһвә Аллага дога кылган һәм аның Сүзе белән рухына үз фикер йөртүен формалаштырырга рөхсәт иткән. Ул еш кына туганнарына хатлар язган һәм анда туганнарына карата җылы хисләрен белдергән. Нәтиҗәдә, аның ике абыйсы Изге Язмаларны өйрәнә башлаган, һәм хәзер алар — Аллага багышланган мәсихчеләр. Хакыйкатьне шулай ук аның әнисе һәм кече абыйсы кабул иткән. Ахыр чиктә, иң нык каршы килгән әтисенең йөрәге дә йомшарган. Бу кыз болай дип яза: «Бөтен абыйларым һәм мин имандашлар белән никахлаштык. Хәзер Аллага бердәм гыйбадәт кылган 23 кешедән торган гаиләбез бар». Мәхәббәтнең нинди зур җиңүе!
Сез дә чын мәхәббәт үстерергә һәм бу яктан башкаларга ярдәм итәргә телисезме? Шул чакта Йәһвәгә — бу кыйммәтле сыйфатның Чыганагына мөрәҗәгать итегез. Аның Сүзе йөрәгегез аша үтсен, изге рух турында дога кылыгыз һәм кардәшләр белән аралашыгыз (Исай 11:9; Маттай 5:5, ЯД). Озакламыйча явыз кешеләр булмаячагын, ә мәсихчеләргә хас булган чын мәхәббәтне күрсәтүче кешеләр генә калачагын белү нинди шатлык! Мәхәббәт чыннан да бәхеткә һәм яшәүгә алып бара (Мәдхия 36:10, 11; 1 Яхъя 3:14).
[6 биттәге иллюстрацияләр]
Дога һәм Алла Сүзен өйрәнү безгә чын мәхәббәт үстерергә ярдәм итәчәк.