Һәркемгә бертигез караган Йәһвә аллабыз үрнәгенә иярегез
Һәркемгә бертигез караган Йәһвә аллабыз үрнәгенә иярегез
«Аллаһы һәркемгә бертигез карый» (РИМЛЫЛАРГА 2:11).
1, 2. а) Йәһвәнең тулысынча Ханаан халкына карата нияте нинди булган? б) Йәһвә нәрсә эшләгән, һәм нинди сораулар барлыкка килә?
БЕЗНЕҢ эрага кадәр 1473 елда Исраил халкы, Моаб җирләрендә чатырлар корып, игътибар белән Мусаны тыңлап торган. Аларга Үрдүн елгасының икенче ярында бик авыр йөкләмә үтәргә кирәк булган. Исраил, Йәһвәнең нияте буенча, Вәгъдә ителгән җирдә Ханаанның җиде куәтле патшасын җиңәргә тиеш булган. Моның турында аларга Муса әйткән. «Ходай, Синең Аллаң, аларны сиңа бирәчәк, һәм син аларны җиңәчәксең»,— дигән ул, һәм бу сүзләр Исраил халкын ныгыткан. Исраил бу халыклар белән союзга кермәскә тиеш булган, һәм бу халыклар кичерүгә лаек булмаганнар (Икенчезаконлык 1:1; 7:1, 2).
2 Моңа да карамастан, Йәһвә Исраил яулап алган беренче шәһәрдәге бер гаиләне саклап калдырган. Башка дүрт шәһәрдәге кешеләр дә Алланың яклавына ия булганнар. Ни өчен ул аларны исән калдырган? Аларны яклаган чакта булган искиткеч вакыйгалар безне Йәһвә турында нәрсәгә өйрәтә? Без Алланың үрнәгенә ничек иярә алабыз?
Ишеткәннәре эш итәргә дәртләндергән
3, 4. Исраилнең җиңүләре турындагы хәбәрләр Ханаанда яшәгәннәргә ничек тәэсир иткән?
3 Исраил халкы Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан 40 ел чүлдә булганда, Йәһвә аларны яклаган һәм алар өчен сугышкан. Вәгъдә ителгән җирнең көньягында Исраилгә каршы Арада исемле Ханаан патшасы чыга. Йәһвәнең ярдәме белән, Исраил Хорма исемле урында бу патшаны һәм аның халкын җиңә (Саннар 21:1—3). Соңрак Исраил, Эдом җиренең үзәген уратып, Тозлы (Үле) диңгездән төньяк-көнчыгышка, төньякка киткән. Башта моавитлылар яшәгән бу өлкәдә хәзер аморейләр яшәгән. Аларның патшасы Сигон Исраилгә үзенең җирләре аша үтәргә рөхсәт итмәгән. Иаац янында, күрәсең Арнон агымының төньягында, Исраил һәм Сигон патша сугышыр өчен очрашалар, һәм шул сугышта Сигон үлә (Саннар 21:23, 24; Икенчезаконлык 2:30—33). Тагын да төньяктарак, Васанда яшәгән аморейләр белән Ог исемле патша идарә иткән. Ул әзмәвер булса да, Йәһвәгә каршы тора алмаган. Аны Едреи янында үтергәннәр (Саннар 21:33—35; Икенчезаконлык 3:1—3, 11). Исраил халкының Мисырдан чыгуы турындагы хәбәрләр дә, бу җиңүләр турындагы хәбәрләр дә Ханаан җирендә яшәгән кешеләргә бик нык тәэсир иткән *.
4 Үрдүн елгасы аша үтеп, Ханаанга кергәч, Исраил Галгалда чатырлар кора (Ешуа 4:9—19). Якында гына ныгытылган Әрихә шәһәре урнашкан була. Йәһвәнең эшләре турындагы хәбәрләр ханаанлы Рәхәбне иман белән эш кылырга дәртләндерә. Шуңа күрә, Әрихә шәһәрен җимергәндә, Йәһвә Рәхәбне һәм аның өендәге кешеләрне саклап кала (Ешуа 2:1—13; 6:16, 17; Ягъкуб 2:25).
5. Гаваонлыларны хәйлә корырга нәрсә этәрә?
5 Шуннан соң Исраил халкы елга үзәнлегеннән үзәк таулар ягына китә. Монда Ешуа, Йәһвә күрсәтмәсе буенча, засада оештыра һәм Гай шәһәрен җиңә (Ешуа, 8 нче бүлек). Гайның җиңелүе турындагы хәбәр күп Ханаан патшаларын Исраилгә каршы берләшергә дәртләндерә (Ешуа 9:1, 2). Әмма күршедәге евейләрнең Гаваон исемле шәһәрендә яшәүче кешеләр алай эшләми. Алар, Ешуа 9:4 тә язылганча, «хәйлә коралар». Алар да, Рәхәб кебек, Йәһвәнең үз халкын ничек азат иткәнен һәм Сигон белән Огны ничек җиңгәнен ишеткәннәр (Ешуа 9:6—10). Гаваонлылар исраиллеләргә каршы сугышу юкка гына булачак икәнен аңлаган. Шулай итеп, алар Гаваон һәм күрше өч шәһәр — Кефира, Беероф һәм Кириаф-Иарим — хакына Ешуа янына, Галгалга, илчеләр җибәрәләр һәм аларны ерак җирләрдән килгән кешеләр итеп киендерәләр. Ешуа алдана. Ул алар белән килешү төзи һәм аларга тимәскә вәгъдә бирә. Өч көннән соң Ешуа һәм Исраил халкы аларны алдатканнар икәнен аңлый, әмма Йәһвә исеме белән ант иткәнгә, вәгъдәләрен бозмый (Ешуа 9:16—19). Йәһвә исраиллеләрнең бу эшләрен хуплыймы?
6. Йәһвә Ешуаның гаваонлылар белән төзегән союзына үзенең мөнәсәбәтен ничек күрсәткән?
6 Гаваонлыларга урман кисүчеләр булырга һәм Исраил өчен, хәтта чатыр кырыендагы «Ходайның корбан китерү урыны» өчен су ташырга рөхсәт ителгән булган (Ешуа 9:21—27). Өстәвенә, аморейләрнең биш патшасы һәм аларның гаскәрләре Гаваонда яшәүчеләргә янаганда, Йәһвә аларны могҗизалы рәвештә яклый. Ешуаның гаскәриләренә караганда, күктән боз кебек яуган ташлардан күбрәк дошман үлә. Йәһвә, сугышны тулысынча тәмамлар өчен, хәтта Ешуаның кояш белән айны туктат дип ялварып сораган сүзләрен дә үти. «Ходай шулай кеше тавышын тыңлаган мондый көн,— дип билгели Ешуа,— моңа кадәр дә һәм моннан соң да булмаган. Чөнки Ходай үзе Исраил өчен сугышкан» (Ешуа 10:1—14).
7. Кайбер ханаанлылар очрагында Петер әйткән нинди принцип күрсәтелгән булган?
7 Ханаанлы Рәхәб, аның гаиләсе һәм гаваонлылар Йәһвәдән курыкканнар һәм куркулары буенча эш кылганнар. Алар белән булган хәл ачык итеп бер принципны күрсәтә. Аны соңрак мәсихче рәсүл Петер мондый сүзләр белән аңлаткан: «Аллаһы кешеләрне аермый... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль» (Рәсүлләр 10:34, 35).
Ибраһим һәм Исраил белән мөгамәлә итү
8, 9. Ибраһим һәм Исраил халкы белән мөгамәлә иткәндә, Йәһвә үзенең һәркемгә бертигез карый икәнен ничек күрсәткән?
8 Шәкерт Ягъкуб Алланың Ибраһим һәм аның буыннары белән мөгамәлә итүендә аның шәфкатенә игътибар иткән. Ибраһим, «Аллаһы дусты» дип, милләте аркасында түгел, ә үз иманы аркасында аталган (Ягъкуб 2:23). Ибраһимның иманы һәм Йәһвәгә карата мәхәббәте аның буыннарына фатиха китергән (2 Паралипоменон 20:7). Йәһвә Ибраһимга: «Мин, фатиха биргәндә, сиңа фатиха бирәчәкмен һәм, арттырганда, синең орлыгыңны күктәге йолдызлар һәм диңгез ярындагы ком кебек арттырачакмын»,— дип вәгъдә иткән. Әмма чираттагы шигырьдә язылган вәгъдәгә игътибар итик: «Синең орлыгыңда җирнең барлык халыклары фатиха алачаклар» (Яшәеш 22:17, 18; Римлыларга 4:1—8).
9 Әйе, Йәһвә һәркемгә бертигез карый: ул, Исраил мисалы аша, кем аңа буйсына, шуларга нәрсә эшли ала икәнен күрсәткән. Йәһвәнең үз халкы белән мөгамәлә итүе — бу ул тугры хезмәтчеләренә үзгәрмәс яратуын ничек күрсәтә икәненә мисал. Исраил Йәһвәнең «өлеше», «Аның үз халкы» булса да, бу сүзләр башка халыклар Алла илтифатын ала алмый дигәнне аңлатмаган, юк (Чыгыш 19:5; Икенчезаконлык 7:6—8). Әйе, Йәһвә исраиллеләрне Мисыр коллыгыннан йолып алган һәм соңыннан: «Җирнең барлык кабиләләреннән фәкать сезне генә Мин таныдым»,— дип әйткән. Әмма Амос һәм башка пәйгамбәрләр аша Йәһвә «барлык халыклардан» булган кешеләргә дә искиткеч киләчәк вәгъдә иткән (Амос 3:2; 9:11, 12; Исай 2:2—4).
Һәркемгә бертигез карый торган өйрәтүче Гайсә
10. Әтисе кебек, Гайсә ничек һәркемгә бертигез караган?
10 Йәһвә һәркемгә бертигез караган кебек, Гайсә дә, Әтисенең төп-төгәл чагылышы буларак, җирдәге хезмәтен башкарганда, һәркемгә шулай ук карарга тырышкан (Еврейләргә 1:3). Ул көннәрдә аның өчен иң мөһиме «Исраил халкының югалган сарыкларын» табу булган. Әмма моңа да карамастан, ул кое янында самареяле хатын-кызга шаһитлек бирүдән баш тартмаган (Маттай 15:24; Яхъя 4:7—30). Ул шулай ук, күрәсең яһүд булмаган йөзбашының үтенечен үтәп, могҗиза эшләгән (Лүк 7:1—10). Һәм шул ук вакыт үзенең эшләре белән Алла халкына карата ярату күрсәткән. Гайсәнең шәкертләре дә бөтен җирдә вәгазьләгәннәр. Шунсы ачыкланган: Йәһвә фатихаларын алу кешенең милләтенә түгел, ә аның йөрәк торышына бәйле. Хакыйкатькә сусаган, басынкы, эчкерсез кешеләр Патшалык турындагы яхшы хәбәрне кабул иткәннәр. Киресенчә, горур һәм тәкәббер кешеләр Гайсәне һәм ул сөйләгән хәбәрне санга сукмаганнар. «Әй, Атам, күк һәм җирнең Хуҗасы.— дип әйткән Гайсә.— Бу эшләрне зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирүең өчен Сиңа шөкрана итәм. Әйе, Атам, шулай эшләүне Син яхшы дип таптың!» (Лүк 10:21). Кешеләр белән мөгамәлә итүдә безнең белән мәхәббәт һәм иман җитәкчелек иткәндә, без һәркемгә бертигез карыйбыз һәм Йәһвә шулай эшләвебезне хуплый икәнен беләбез.
11. Мәсихчеләрнең беренче җыелышларында һәркемгә бертигез карау ничек күрсәтелгән?
11 Беренче гасыр мәсихчеләренең җыелышларында яһүдләр дә, яһүд булмаганнар да бертигез булган. «Игелек кылучы һәркемгә — башта яһүдкә, аннары яһүд булмаганга — дан, хөрмәт һәм иминлек булачак,— дип аңлаткан Паул.— Чөнки Аллаһы һәркемгә бертигез карый» (Римлыларга 2:10, 11). Йәһвә турында һәм аның Улы Гайсә Мәсихнең йолып алучы корбаны аркасында мөмкин булган киләчәк турында белгәч, кеше моңа үзенең мөнәсәбәтен күрсәткән. Мәрхәмәт күрсәтеп, Йәһвә кешеләрнең милләтен түгел, ә аларның шул мөнәсәбәтен исәпкә алган (Яхъя 3:16, 36). Паул: «Чөнки тышкы яктан гына яһүд булган — чын яһүд түгел, һәм тәндә генә булган сөннәтләнү чын сөннәт түгел. Әмма эчке яктан яһүд булган гына чын яһүдтер; һәм язылган канун түгел, бәлки, Рух китергән, йөрәк түрендә булган сөннәт кенә чын сөннәттер»,— дип язган. Шуннан соң Паул «яһүд» (бу сүз «Яһүд буыныннан» дигән мәгънә йөртә, ягъни «макталган», «мактау алган») дигән сүзнең мәгънәсен оста кулланып: «Мондый кешегә мактау кешеләрдән түгел, бәлки Аллаһыдан килә»,— дип өстәгән (Римлыларга 2:28, 29). Йәһвә кешеләрне һәркемгә бертигез карап мактый. Ә без?
12. Ачылыш 7:9 да нинди мөмкинлек турында әйтелә, һәм бу мөмкинлек кем өчен?
12 Соңрак рәсүл Яхъягә бирелгән күренештә, 144 мең кешедән торган рухи халык булып, тугры майланган мәсихчеләр күрсәтелә. Алар — «бөтен Исраил кабиләләреннән мөһерләнгән кешеләр». Шуннан соң Яхъя «бихисап күп кеше басып торганын» күргән, «алар һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән иделәр. Ул кешеләр ак киемнәргә киенгәннәр, кулларына хөрмә ботаклары тотып, тәхет һәм Бәрән алдында басып торалар иде» (Ачылыш 7:4, 9). Шулай итеп, мәсихчеләрнең бүгенге җыелышларына һәркайсы милләт һәм тел өчен юл ачык. Кешеләрнең, чыгышларына карамастан, якынлашучы «зур газапны» кичерергә һәм яңа дөньяда «тереклек суы чишмәләреннән» эчәргә мөмкинлекләре бар (Ачылыш 7:14—17).
Уңай нәтиҗә
13—15. а) Раса һәм культура аермасын без ничек җиңә алабыз? б) Дусларча мөгамәлә итү ничек уңай нәтиҗәләр бирә алганына мисаллар китерегез.
13 Кайгыртучан әти үз балаларын белгән кебек үк, Йәһвә дә безне яхшы белә. Әгәр без башкаларның нинди тәрбия алган, нинди 1 Көринтлеләргә 9:19—23). Бу чит илләрдә хезмәт иткән миссионерларның мисалыннан яхшы күренә. Алар шул илләрдә яшәгән кешеләр белән кызыксыналар һәм озакламыйча мондагы җыелышларга кушылалар (Филиппуйлыларга 2:4).
культурада үскәннәре белән кызыксынып, алар турында күбрәк белергә һәм аларны аңларга тырышсак, безнең арадагы аерма икенче планга күчә. Милләтара киртәләр җимерелә, ә дуслык һәм ярату бәйләнешләре ныгый (14 Һәркемгә бертигез карау уңай нәтиҗәләргә китерә икәне күп илләрдә күренә. Эфиопиядән килгән Аклилу Бөек Британиядәге Лондон каласында ялгызлыктан газап чиккән. Өстәвенә, ул тирә-яктагы кешеләрнең чит ил кешеләренә карата мөнәсәбәте бик дусларча булмаганын билгеләгән. Чыннан да мондый хәлне Европаның күп зур шәһәрләрендә күреп була. Әмма Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залында Аклилуга мөнәсәбәт гел икенче булган! Залдагы кешеләр аны җылы каршы алганнар һәм озакламыйча ул үзен өендәге кебек хис иткән. Барлыкка Китерүче турында белемнәр алып һәм бөтен йөрәге белән аларны кабул итеп, ул рухи яктан бик тиз үскән. Озакламыйча ул, башка кешеләргә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне сөйләр өчен, мөмкинлекләр эзли башлаган. Бер тапкыр аның белән бергә вәгазьләгән кардәш Аклилудан тормышындагы максатлары турында сораган. Туган амхар телендә алып барылган җыелышның әгъзасы булу дип, әйткән үз теләген Аклилу. Инглиз телендә алып барылган җыелышның өлкәннәре моның турында белгәч, Аклилуның туган телендә Изге Язмаларга нигезләнгән нотык белән чыгыш оештырганнар. Бөек Британиядәге күп кешеләр беренче тапкыр амхар телендә оештырылган очрашуга килеп-китү чакыруы кабул иткәннәр. Алар арасында чит ил кешеләре дә һәм Бөек Британиядә яшәгән кешеләр дә килгән. Бүгенге көндә эфиоплар һәм бу райондагы башка кешеләр — чәчәк атып торган җыелышның әгъзалары. Күпләр аларга бернәрсә дә Йәһвә ягына басырга һәм моны мәсихчеләр үти торган суга чумдырылу белән символаштырырга комачауламый икәнен таныганнар (Рәсүлләр 8:26—36).
15 Һәрбер халыкның үзенчәлекле яклары һәм үз культурасы бар. Бу бер халык икенче халыктан яхшырак дигән нәтиҗә ясар өчен нигез бирми. Бар халыклар да бары тик төрле генә. Мальта утравында Йәһвәгә үзләрен күптән түгел генә багышлаган хезмәтчеләр суга чумдырылу йоласы үткәндә, Бөек Британиядән килгән кунакларның күз яшьләренә монда яшәүче Шаһитләрнең шатлыклы кычкырулары өстәлгән. Мальтада яшәүчеләр һәм Британия кешеләре үз хисләрен төрлечә белдергәннәр, әмма моңа да карамастан, Йәһвәне нык яратулары аларны бер-берсенә мәсихчеләр мәхәббәте белән берләштерә (Мәдхия 132:1; Көлессәйлеләргә 3:14).
Алдан ук тискәре мөнәсәбәтне җиңү
16—18. Мәсихчеләр җыелышында алдан булган тискәре мөнәсәбәтне ничек җиңеп булганын күрсәтүче вакыйганы сөйләгез.
16 Йәһвәгә һәм мәсихчеләргә карата яратуыбыз үскән саен, без башкалар белән мөгамәлә итүдә тагын да ныграк Йәһвә үрнәгенә иярергә тырыша алабыз. Кайчан да булса бездә берәр милләт, раса яисә культурага карата алдан ук тискәре мөнәсәбәт булса, без
аны җиңә алабыз. Алберт мисалын карап чыгыйк. Ул Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Британия армиясендә хезмәт иткән һәм 1942 елда, Сингапур шәһәренә һөҗүм иткәндә, японнарга әсирлеккә эләккән. Өч елга якын Алберт «Үлемнең тимер юлында» — Кхуэной елгасы аша салынган күпер янында эшләгән. Сугыш азагында аны азат иткәндә, аның авырлыгы бары тик 32 килограмм гына булган. Ул дизентерия, малярия һәм чәч кыркучы тимрәү белән чирләгән, аның борыны һәм казналыгы сынган булган. Әсирлектәге башка кешеләр тагын да аянычрак хәлдә булган, ә күпләре үлгән. 1945 елда өенә кайткач, күргән һәм кичергән барлык явызлыклар аркасында, Алберт шәфкатьсезләнгән һәм Алла турында да, дин турында да бернәрсә ишетәсе килмәгән.17 Албертның хатыны Айрин Йәһвә Шаһите була, һәм Алберт, хатынына шатлык китерер өчен, берничә тапкыр Йәһвә Шаһитләренең җыелышына бара. Тулы вакыт хезмәт иткән Пол исемле яшь мәсихче, Алберт янына килеп, аның белән Изге Язмаларны өйрәнгән. Озакламыйча Алберт Йәһвә, кешеләр белән мөгамәлә иткәндә, иң беренче аларның йөрәкләренә карый икәнен аңлаган. Ул үз тормышын Йәһвәгә багышлаган һәм суга чумдырылу йоласын үткән.
18 Соңрак Пол Лондон шәһәренә күчкән, япон телен өйрәнгән һәм япон телендә алып барылган җыелышка йөри башлаган. Пол Япониядән кунакка килгән берничә Шаһитне элекке җыелышына алырга тәкъдим иткәч, андагы кардәшләр Албертның бу милләткә карата тискәре мөнәсәбәте бар икәнен исләренә төшергәннәр. Бөек Британиягә кайтканнан бирле Алберт японнар белән очрашудан качып йөргән, шуңа күрә кардәшләр бу очракта ул үзен ничек тотар икән дип борчылу белдергәннәр. Әмма алар юкка гына курыккан: Алберт кунакларны чын күңелдән чыккан ярату белән кабул иткән (1 Петер 3:8, 9).
«Күңелләрегезне киңәйтегез»
19. Әле дә кешеләргә бертигез карамаска омтылышыбыз булса, Паулның нинди киңәше безгә ярдәм итә ала?
19 «Кешеләргә бертигез карамау яхшы түгел»,— дип язган акыллы патша Сөләйман (Гыйбрәтле хикәя 28:21, ЯД). Яхшы таныш кеше белән якын мөнәсәбәтләрдә булу авыр түгел. Ә якын таныш булмаган кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Бездә аларга бик зур игътибар бирмәскә омтылыш үсәргә мөмкин. Йәһвә хезмәтчесендә мондый мөнәсәбәт булырга тиеш түгел. Һичшиксез, безнең барыбызга Паулның «күңелләрегезне киңәйтегез» дигән анык киңәшен кабул итәргә кирәк: төрле милләттән һәм культурадан булган мәсихче кардәшләребезгә карата мәхәббәт күрсәтүдә күңелебезне киңәйтергә кирәк (2 Көринтлеләргә 6:13).
20. Безгә тормышның нинди өлкәләрендә һәркемгә бертигез караган Йәһвә Аллабыз үрнәгенә иярергә тырышырга кирәк?
20 Күктә яшәргә өметебез бармы яки җирдәме, һәркемгә бертигез карап, без, Көтүчесе бер булган көтүдә булып, бердәмлек белән ләззәтләнә алабыз (Эфеслеләргә 4:4, 5, 16). Йәһвәгә, һәркемгә бертигез караган Аллабызның үрнәгенә иярергә тырышыр өчен барлык көчебезне куеп, без мәсихчеләр хезмәтендә, гаилә тормышында, җыелышта һәм тормышның башка өлкәләрендә уңышлырак була алабыз. Ничек? Моны без чираттагы мәкаләдә карарбыз.
[Искәрмә]
^ 3 абз. Соңрак Йәһвәнең данлы эшләре турында рухи җырлар язылган булган (Мәдхия 134:8—11; 135:11—20).
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Рәхәб һәм гаваонлыларга карата Йәһвә һәркемгә бертигез караганын ничек күрсәткән?
• Кешеләрне өйрәткәндә Гайсә һәркемгә бертигез караганын ничек күрсәткән?
• Милләт һәм расага карата алдан ук тискәре мөнәсәбәтне җиңәргә нәрсә ярдәм итәчәк?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[11 биттәге иллюстрация]
Ханаанны яулап алу башлана.
[12 биттәге иллюстрация]
Гайсә самареяле хатынга шаһитлек бирүдән баш тартмаган.
[13 биттәге иллюстрация]
Бөек Британиядәге амхар телендәге очрашу.
[13 биттәге иллюстрация]
Йәһвәгә карата ярату Албертка алдан ук тискәре мөнәсәбәтне җиңәргә ярдәм иткән.