Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аек фикерле бул, акыллылык белән эш ит

Аек фикерле бул, акыллылык белән эш ит

Аек фикерле бул, акыллылык белән эш ит

КҮЗ алдыңа китереп кара: Гайсә үзенә Иерусалимда дини дошманнардан зур газаплар чигәргә туры киләчәге, шуннан соң үтереләчәге турында сөйләп утыра. Аның якын дусты рәсүл Петер моңа ышана алмый. Ул хәтта, Гайсәне читкә алып китеп, аны шелтәли дә. Моны эшләргә Петерне, һичшиксез, аның чын борчылуы дәртләндерә. Ләкин Петернең фикер йөртүе турында Гайсә нәрсә уйлый? «Кит янымнан, шайтан! — дип әйтә Гайсә,— Син Мине вәсвәсәлисең, синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кешенеке» (Маттай 16:21—23).

Петергә моны ишетү бик авыр булгандыр. Яраткан Укытучысына таяныч булыр урынына, ул «вәсвәсә» булган. Мондый хәл ничек мөмкин булган соң? Кешенең нәрсәгә ышанырга тели, шуңа гына ышану гадәте бар. Бәлкем, Петер шул гадәткә бирелгәндер дә.

Үзеңә чиктән тыш ышанганлыктан саклан

Аек фикерле булырга комачаулый алган куркыныч — үзеңә чиктән тыш ышанганлык күрсәтергә омтылыш. Рәсүл Паул борынгы Көринт шәһәре мәсихчеләрен: «Кем дә кем нык торам дип уйлый икән, егылмас өчен сак булсын»,— дип кисәткән (1 Көринтлеләргә 10:12). Ни өчен Паул болай дип әйткән? Күрәсең, Паул кешенең фикер йөртүен бик тиз бозып булганын яхшы аңлаган. Хәтта мәсихчеләрнең фикерләре дә «Мәсихкә карата ихлас күңелдән булган сафлыктан читкә тайпылып... чуалып китә» ала (2 Көринтлеләргә 11:3).

Паулга кадәр күп еллар элек яшәгән исраиллеләрнең тулы бер буыны белән нәкъ шулай булган да. Йәһвә аларга: «Минем фикерләр сезнең фикерләр түгел, сезнең юллар минем юллар түгел»,— дигән (Исай 55:8). Бу исраиллеләр «үзләрен акыллы» дип санаган, һәм алар зур бәлагә эләккәннәр (Исай 5:21). Шуңа күрә безгә аек фикерле булуны ничек сакларга һәм шулай итеп бәладан ничек качарга икәнен карап чыгарга кирәк.

Дөньяви фикер йөртүдән саклан

Көринт шәһәрендә яшәүче кайбер мәсихчеләргә дөньяви фикер йөртү тәэсир иткән (1 Көринтлеләргә 3:1—3). Алар Алла Сүзенә түгел, ә күбрәк кешеләрнең фәлсәфи белемнәренә игътибар биргәннәр. Һичшиксез, шул көннәрдә яшәгән грек фәлсәфәчеләре бик акыллы кешеләр булган. Әмма Алла өчен алар надан булган. Паул болай дип әйткән: «Изге язмада: „Хикмәт ияләренең зирәклеген юкка чыгарырмын, акыллыларның акылын кире кагармын“,— дип язылган. Хикмәт иясе кайда да канунчы кайда? Бу заманның фәлсәфәчеләре кайда? Аллаһы бу дөньяның зирәклеген акылсыз итмәдеме?» (1 Көринтлеләргә 1:19, 20). Бу хикмәт ияләренә Алла рухы түгел, ә «бу дөньяның рухы» тәэсир иткән (1 Көринтлеләргә 2:12). Аларның фәлсәфәгә нигезләнгән фикер йөртүләре Йәһвәнең фикер йөртүенә капма-каршы булган.

Мондый дөньяви фикер йөртүнең чыганагы — Иблис Шайтан. Ул, Хауваны алдар өчен, елан кулланган (Яшәеш 3:1—6; 2 Көринтлеләргә 11:3). Иблис безнең өчен дә куркынычмы? Әлбәттә! Алла Сүзе буенча, Шайтан кешеләрнең акылын шул хәтле «томалады», хәтта хәзер ул «бөтен дөньяны алдый» (2 Көринтлеләргә 4:4; Ачылыш 12:9). Шуңа күрә, Шайтан ниятләренең корбаны булмас өчен, никадәр уяу булу мөһим! (2 Көринтлеләргә 2:11).

«Кешеләрнең хәйләсеннән» саклан

Рәсүл Паул шулай ук «кешеләрнең хәйләсе» турында кисәткән (Эфеслеләргә 4:14). Аңа «алдакчы эшчеләр» белән очрашырга туры килгән, алар, хакыйкатьне сөйлибез дип әйтсәләр дә, чынында аны бозып күрсәткәннәр (2 Көринтлеләргә 11:12—15). Үз максатларына ирешергә теләп, бу кешеләр булганны бер яктан гына күрсәтергә, матур сүзләр белән сөйләргә һәм дөреслекне тулысынча ачыкламаска, төрле ишарәләр белән әйтергә һәм хәтта алдатырга да мөмкин.

Пропагандалап йөргән кешеләр һәм демагоглар, берәрсенә яла ягар өчен, еш кына «секта» дигән сүз кулланалар. Европа Советының Парламент ассамблеясенә бирелгән тәкъдимнәрдә яңа дин төркемнәрен өйрәнгән чиновникларга «бу сүзне кулланмаска тырышырга» дигән киңәш бирелгән. Ни өчен? Чөнки «секта» дигән сүз бик начар мәгънә йөртә. Нәкъ шулай ук грекларның акыл ияләре рәсүл Паулны «тел бистәсе», яки, сүзгә-сүз тәрҗемә итсәк, «орлыклар чүпләүче» дип атаганнар. Асылда, алар аны белемнең бары тик бөртекләрен генә «чүпләп» һәм кабатлап йөргән буш сүз сөйләүче дип атаганнар. Чынында исә, Паул «Гайсә хакында һәм үледән терелү турындагы Яхшы хәбәрне» сөйләгән (Рәсүлләр 17:18).

Пропагандалап йөргән кешеләр һәм демагоглар кулланган чаралар уңышлымы? Әйе. Алар, башка халыклар һәм диннәр турында кеше фикерләрен бозып, милләтара һәм динара нәфрәт үстерүдә зур роль уйныйлар. Аларның күпләре бу чараларны танылмаган һәм саны белән аз булган төркемнәрне начар яктан күрсәтеп кулланалар. Мондый чараны Адольф Гитлер бик уңышлы кулланган: ул еврейләрне һәм башка кешеләрне «адәм калдыгы», «бозыклыкның үзе» һәм хөкүмәт өчен «куркыныч» дип атаган. Мондый хәйләгә фикер йөртүеңне бозарга беркайчан да рөхсәт итмә (Рәсүлләр 28:19—22).

Үз-үзеңне алдау белән шөгыльләнмә

Үз-үзеңне алдау да бик җиңел. Үзең өчен кадерле булган нинди дә булса карашларны кире кагу яки аларны тикшереп чыгу гына да күбрәк очракларда авыр була. Ни өчен? Бездә карашларыбызга карата эмоциональ ияләшү үсә. Дөрес булмаган һәм хаталы булганны аклап, без, бәлкем, үз акылыбызны үзебез алдый башлыйбыздыр.

Беренче гасырдагы кайбер мәсихчеләр дә шулай эшләгән. Алар Алла Сүзен белгәннәр, әмма аңа фикер йөртүләренә тәэсир итәргә рөхсәт итмәгәннәр. Нәтиҗәдә, «үз-үзләрен ялган фикер йөртүләр белән алдый» (ЯД) башлаганнар (Ягъкуб 1:22, 26). Без үз-үзеңне алдау корбаны булмаганбызмы икәнен ничек тикшерергә? Әгәр берәрсе безнең ышануларны шик астына куйганда, безнең ачуыбыз чыга икән, бәлки, без инде үз-үзеңне алдауга алып бара торган юлда торабыздыр. Ачу чыгуга юл куйганчы, дөреслегебездә шик булмаса да, башка кешеләрнең фикерен игътибар белән тыңлау һәм объективлык саклау акыллы булыр иде (Гыйбрәтле хикәя 18:17).

«Алла турында белем» эзлә

Безгә ничек аек фикерле булып калырга? Моның өчен безгә зур ярдәм бирелә, әмма безнең яктан әзер булу һәм тырышлык кирәк. Акыллы Сөләйман патша болай дип әйткән: «Улым! Әгәр син, зирәклекне үз күреп һәм күңелеңне фикер йөртүгә баглап, минем сүзләремне кабул итсәң һәм боерыкларымны хәтереңдә сакласаң, гыйлемлеккә таба йөз тотып, үзеңә акыл эстәсәң, аны мәгъдәннән көмеш эзләгән кебек, хәзинә эзләгән кебек тырышып эзләсәң, син Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итүнең мәгънәсен аңларсың һәм Аллаһының асылына төшенерсең [«Алла турында белем алырсың», АМТ]» (Гыйбрәтле хикәя 2:1—5). Алла Сүзендәге хакыйкатьләрне үз күңелебезгә һәм акылыбызга салыр өчен тырышлык куйсак, без чын акыллылык, аңлау һәм зирәклек табачакбыз, ә алар көмеш һәм һәркайсы хәзинәләрдән кыйммәтлерәк (Гыйбрәтле хикәя 3:13—15).

Һичшиксез, акыллылык һәм белем — аек фикерле булуның бик мөһим өлешләре. Алла Сүзендә болай дип әйтелә: «Зирәклек синең йөрәгеңә кереп урнашкач һәм гыйлемлек синең жаныңны биләп алгач, сине саклап торучылар да шул зирәклек белән акыл булыр. Зирәклек һәм акылың сине явызлык юлына төшүдән, ялган сөйләүчеләр коткысыннан, тугры юлдан тайпылып, караңгылык сукмагына аяк басучылардан [саклап торыр]» (Гыйбрәтле хикәя 2:10—13).

Без куркыныч астында булганда яки боеккан вакытта, Алла фикерләренең безнең фикер йөртүгә тәэсир итүе бик мөһим. Ачу һәм курку кебек көчле тойгылар аек фикер йөртүебезне бозарга мөмкин. «Боеклык акыл иясен акылсыз эш эшләргә мәҗбүр итә ала»,— дип әйткән Сөләйман (Вәгазьче 7:7, ЯД). Хәтта без Йәһвә Аллага карата ачу хисе тоя башларга мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 19:3). Ничек итеп? Алланы үз проблемаларыбызда гаепләп, Алла кануннарына һәм аның принципларына каршы килгән тәртибебезне аклап. Без үзебез дә барысын да беләбез дип уйлаганчы, әйдәгез, Изге Язмалар кулланып, безгә ярдәм бирергә теләгән акыллы киңәшчеләрне басынкылык белән тыңлыйк. Һәм кирәк булса, әйдәгез, үзебезнең иң нык карашларыбыздан да, әгәр аларның дөрес булмавына күрсәтсәләр, баш тартырга әзер булыйк (Гыйбрәтле хикәя 1:1—5; 15:22).

«Аллаһыдан сора»

Без куркыныч һәм гаҗәп көннәрдә яшибез. Зирәклек күрсәтәсебез һәм акыллы эш итәсебез килсә, һәрвакыт Йәһвәдән җитәкчелек сорарга кирәк. Рәсүл Паул болай дип язган: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә дә дога кылганда, ялварып сораганда Аллаһы каршында үтенечләрегезне шөкер итеп белдерегез. Һәм һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеге сезнең йөрәкләрегезне һәм фикерләрегезне Мәсих Гайсәдә саклаячак» (Филиппуйлыларга 4:6, 7). Авырлыклар һәм сынауларны җиңәр өчен акылыбыз җитмәсә, «Аллаһыдан сорарга [кирәк]... чөнки Аллаһы юмарт һәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә» (Ягъкуб 1:5—8).

Рәсүл Петер, имандашларына акыллы булу кирәклеген танып, аларны «дөрес фикер йөртүгә дәртләндерергә» мөмкинлекләр эзләгән. Ул аларның «элгәре вакытларда изге пәйгамбәрләр тарафыннан әйтелгән сүзләрне һәм Раббыбыз вә Коткаручыбыз [Гайсә Мәсих]... биргән әмерне» истә тотуларын теләгән (2 Петер 3:1, 2). Әгәр без шулай эшләсәк һәм Йәһвә Сүзен җитәкчелек итеп тотсак, без аек фикерле булачакбыз һәм эшләребезне акыллылык белән алып барачакбыз.

[30 биттәге иллюстрацияләр]

Беренче мәсихчеләр фәлсәфи фикер йөртүләрен түгел, ә Алла акыллылыгын җитәкчелек итеп тотканнар.

[Чыганаклар]

Фәлсәфәчеләр (сулдан уңга): Эпикур: Photograph taken by courtesy of the British Museum; Цицерон: Reproduced from The Lives of the Twelve Caesars; Платон: Roma, Musei Capitolini

[31 биттәге иллюстрацияләр]

Дога кылу һәм Алла Сүзен өйрәнү бик мөһим.