Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без бер-беребезгә кирәкме?

Без бер-беребезгә кирәкме?

Без бер-беребезгә кирәкме?

«ТОРМЫШЫБЫЗ һәм омтылышларыбыз турында уйлансак, тиздән шул ачыклана: эшләребез һәм теләкләребезнең барысы да диярлек кайсы яктан булса да башка кешеләрнең тормышы белән бәйле»,— дип билгеләгән атаклы галим Альберт Эйнштейн. Ул болай дип дәвам иткән: «Без башка кеше эшләп чыгарган ризык ашыйбыз, башка кеше теккән кием киябез һәм башка кеше төзегән йортта яшибез. [...] Кеше бер үзе түгел, ә күп санлы кеше җәмгыятенең әгъзасы буларак кына нәрсәдер тора. Бу җәмгыять бишектән алып кабергә кадәр аның материаль һәм рухи тормышына юнәлеш бирә».

Хайваннар дөньясында инстинктка нигезләнгән бергә яшәүне еш күреп була. Филләр көтүгә җыелып күченә һәм кайгыртучанлык белән үз балаларын саклыйлар. Ана юлбарыслар ауга бергәләп чыга һәм ризыкны ата юлбарыслар белән дә бүлешәләр. Дельфиннар бергә уйный һәм хәтта бәлагә эләккән хайваннарга һәм йөзүчеләргә ярдәм итәләр.

Әмма кеше җәмгыятендә социологлар борчылу тудыра торган тенденция билгели. Кайбер социологлар «кешеләрнең дистәләгән еллар буе читләшеп яшәве һәм җәмгыять тормышының җимерелүе Америка җәмгыятенә бик нык тәэсир итте» дип саныйлар. Моның турында Мексиканың бер газетасы язган. «Халыкның иминлеге өчен зур масштаблы һәм үз эченә җәмгыять тормышына кайтуны ала торган социаль үзгәреш кирәк булган» дип әйтелә бу газетта.

Кешеләрнең читләшеп яшәү проблемасы аеруча зур үсеш алган илләрдә таралган. Кешеләрнең бер үзләре генә калу, үзләрен тирә-як кешеләрдән чикләү омтылышы үсә. Алар «үз тормышлары белән» яшәргә тели һәм «үзләренең тормышларына» берсенә дә «кысылырга» рөхсәт итмиләр. Моның нәтиҗәсендә кешеләр эмоциональ проблемаларга, депрессиягә һәм үз-үзеңә кул салуга ныграк бирелүчән булалар дигән фикер әйтелгән.

Моның турында табиб Дэниел Гоулмен болай дип язган: «Кеше үзенең эчке тирән хисләре белән бүлешә алган кешенең юклыгы яки аның белән тыгыз мөнәсәбәтләрдә булган берәр кешенең булмавы — социаль яктан изоляция — чирләү яки үлем мөмкинлеген ике тапкыр үстерә». «Сайенс» дигән журналда «тәмәке тарту, югары кан басымы, холестеринның югары булуы, май басу, физик күнегүләрнең җитмәве үлүчеләрнең санына тәэсир иткән кебек, социаль изоляция дә шулай ук тәэсир итә» дигән нәтиҗә ясала.

Шулай итеп, без бер-беребезгә кирәк икәнен күрсәтүче бик күп сәбәпләр бар. Без башка кешеләрсез яши алмыйбыз. Ничек соң читләшеп яшәү проблемасын хәл итәргә? Күп кешеләрнең тормышына нәрсә чын мәгънә бирә? Бу сораулар чираттагы мәкаләдә карала.

[3 биттәге өстәмә сүзләр]

«Эшләребез һәм теләкләребезнең барысы да диярлек кайсы яктан булса да башка кешеләрнең тормышы белән бәйле» (Альберт Эйнштейн).