Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә көне якын булганга, кешеләргә мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?

Йәһвә көне якын булганга, кешеләргә мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?

Йәһвә көне якын булганга, кешеләргә мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?

«Раббы Үзенең вәгъдәсен үтәүне озаклатмый. Киресенчә, Ул сезгә зур сабырлык күрсәтә, чөнки Ул беркемнең дә һәлак булуын теләми, бәлки барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 ПЕТЕР 3:9).

1, 2. а) Безнең көннәрдә Йәһвәнең кешеләргә карата мөнәсәбәте нинди? б) Без үз-үзебезгә нинди сораулар бирә алабыз?

ЙӘҺВӘ Шаһитләренә «бөтен халыклар арасыннан... шәкертләр булдырырга» дигән йөкләмә бирелгән (Маттай 28:19). Бу йөкләмәне үтәгәндә һәм «Йәһвәнең бөек көнен» көткәндә, безгә кешеләргә карата Алланың мөнәсәбәтен үзләштерергә кирәк (Софония 1:14, АМТ). Ә аларга карата Алланың мөнәсәбәте нинди? Бу сорауга рәсүл Петер болай дип җавап бирә: «Кайберәүләр озакка суза дип исәпләүләренә карамастан, Раббы Үзенең вәгъдәсен үтәүне озаклатмый. Киресенчә, Ул сезгә зур сабырлык күрсәтә, чөнки Ул беркемнең дә һәлак булуын теләми, бәлки барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Петер 3:9). Алла кешеләргә тәүбәгә килә алучыларга кебек карый. «Ул барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен тели» (1 Тимутегә 2:4). Йәһвә хәтта «гөнаһ кылучының үз юлыннан читкә китүен һәм исән калуын» тели! (Йәзәкил 33:11).

2 Безнең һәрберебез үз-үзенә мондый сораулар бирә ала: кешеләргә карата минем мөнәсәбәтем Йәһвәнеке кебекме? Мин барлык милләт һәм раса кешеләрен Алла «көтүенең [була алачак] сарыклары» итеп күрәмме? (Мәдхия 99:3; Рәсүлләр 10:34, 35). Кешеләргә Алла карашы белән карауның мөһимлеген күрсәтүче ике мисал карап чыгыйк. Мисалларның икесендә дә кешеләрне үлем көткән, һәм моның турында Йәһвәнең хезмәтчеләре алдан ук белгәннәр. Йәһвәнең бөек көнен көткәнгә күрә, бу мисаллар безнең өчен аеруча мөһим.

Ибраһимның карашы Йәһвәнеке кебек булган

3. Сәдүм белән Гамурада яшәүчеләргә карата Йәһвә карашы нинди булган?

3 Беренче мисалда тугры ыруг башлыгы Ибраһимның Сәдүм белән Гамура исемле бозык шәһәрләргә карата мөнәсәбәте карала. «Сәдүм белән Гамурага зарлану тавышлары» ишеткәч, Йәһвә бу шәһәрләрне анда яшәгән кешеләр белән бергә шунда ук юк итмәгән — иң башта ул барысын яхшылап тикшергән (Яшәеш 18:20, 21, ЯД). Ул Сәдүмгә ике фәрештә җибәргән, һәм алар тәкъва кеше Лутның йортында туктаганнар. Шул ук кичне «шәһәрдә яшәүче кешеләр... яшеннән картына кадәр, шәһәрнең барлык өлешләреннән бар халык, йортны чолгап алдылар». Ир-атлар бу фәрештәләр белән җенси мөнәсәбәткә керер өчен җыелган. Шәһәрдә яшәүчеләрнең әхлакый яктан бозык булулары аларның шәһәре җимерелүгә лаек икәнен ачык итеп күрсәткән. Әмма фәрештәләр Лутка: «Монда тагын кемең бар? Кияүеңме, улларыңмы, кызларыңмы, бу шәһәрдә кемең генә булмасын, барысын да бу урыннан чыгар»,— дип әйткәннәр. Йәһвә шәһәрдә яшәүче кешеләрнең кайберләренә котылырга мөмкинлек биргән, әмма ахыр чиктә Лут белән аның ике кызы гына котыла алган (Яшәеш 19:4, 5, 12, 16, 23—26).

4, 5. Ни өчен Ибраһим Сәдүмдә яшәгән кешеләр хакына үтенеп сораган, һәм кешеләргә карата аның мөнәсәбәте Йәһвәнең мөнәсәбәтенә туры килгәнме?

4 Хәзер бу вакыйганың башына кайтыйк. Йәһвә Сәдүм белән Гамурадагы хәлне тикшерергә нияте барлыгы турында әйткән. Нәкъ шул вакытта Ибраһим мондый сүзләр белән Аллага ялварган: «Бәлки бу шәһәрдә илле тәкъва кеше бардыр? Әллә Син бу урынны юк итәрсеңме һәм анда булган илле тәкъва кеше хакына аны кичермәссеңме? Болай эшләвең мөмкин түгел: Син тәкъва кешене бозык белән бергә юк итмисең, бозыкка эшләгәнеңне тәкъвага эшләмисең; Синнән бу мөмкин түгел! Бөтен җирнең Хакиме гаделсез рәвештә эш итәрме?» Ибраһим ике тапкыр: «Мөмкин түгел»,— дип әйткән. Йәһвәнең бозыкларны тәкъва кешеләр белән юк итмәгәнен Ибраһим үз тәҗрибәсеннән белгән. Йәһвә, Сәдүмдә илле тәкъва кеше булса, аны җимермим дигәч, Ибраһим бу санны унга җиткәнче киметкән (Яшәеш 18:22—33).

5 Әгәр Йәһвә булган хәлгә үзе башкача караса, ул Ибраһимның ялваруларын тыңлар идеме? Әлбәттә, юк. «Аллаһы дусты» буларак, Ибраһим, күрәсең, Йәһвәнең кешеләргә карата мөнәсәбәтен белгән һәм аның карашына кушылган (Ягъкуб 2:23). Йәһвә, үз игътибарын Сәдүм белән Гамурага юнәлдергәч, Ибраһимның үтенечләрен тыңларга ризалашкан. Ни өчен? Чөнки күктәге Атабыз «беркемнең дә һәлак булуын теләми, бәлки барысының да тәүбәгә килүен тели».

Юнысның кешеләргә карата мөнәсәбәте гел киресенчә булган

6. Юнысның вәгазен ишетеп, нинәвилеләр нәрсә эшләгән?

6 Хәзер икенче мисалны карап чыгыйк. Бу — Юныс мисалы. Бу очракта һәлакәт Нинәви шәһәрен көткән. Юныска Нинәвинең явыз эшләре Йәһвәгә «килеп ирешкәнен» вәгазьләргә йөкләмә бирелгән булган (Юныс 1:2). Нинәви бик зур шәһәр булган: тирә-яктагы җирләре белән бергә аны үтәр өчен, «өч көн вакыт» кирәк булган. Юныс, ахыр чиктә Йәһвәгә буйсынып, Нинәвигә килгәч: «Кырык көннән соң Нинәви җимереләчәк»,— дип игълан итә башлаган. Моны ишетеп, «нинәвилеләр Аллага иман китерделәр... ураза тотарга булдылар һәм... чүпрәккә төренделәр». Хәтта Нинәвинең патшасы да тәүбә иткән! (Юныс 3:1—6).

7. Нинәвилеләрнең тәүбә итүен күргәч, Йәһвә нәрсә эшләгән?

7 Нинәвилеләр Сәдүмдәге кешеләр кебек булмаган — алар киресенчә эшләгәннәр! Нинәвидә яшәүчеләрнең тәүбә итүләрен күреп, Йәһвә нәрсә эшләгән? Юныс 3:10 да: «Алла... аларны кызганды һәм җибәрергә әйткән бәла-казасын җибәрмәде»,— дип әйтелә. Йәһвә «кызганды» дигән сүз ул, нинәвилеләрнең үзгәрүен күргәч, аларга карата үз мөнәсәбәтен үзгәртте дигәнне аңлата. Алла нормалары үзгәрешсез калса да, аларның тәүбә итүләрен күреп, Йәһвә үз карарын үзгәрткән (Малахий 3:6).

8. Ни өчен Юнысның ачуы килгән?

8 Юныс, Нинәвинең җимерелмәячәген аңлагач, моңа Йәһвә кебек караганмы? Юк. Без: «Юныс моңа бик гарьләнде һәм ачуы килде»,— дип укыйбыз. Тагын нәрсә эшләгән Юныс? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «[Ул] Раббыга шундый дога кылды: Аһ, Раббы, шушылай булачагы турында өйдә чакта ук сөйләмәдеммени? Шуңа күрә дә мин Таршишка качтым. Чөнки белә идем, Син мәрхәмәтле, кызганучан, сабыр, рәхим-шәфкатьле, бәла-каза җибәрергә ниятләгән уеңнан кире кайтучы Алласың» (Юныс 4:1, 2). Юныс Йәһвәнең сыйфатлары турында белгән. Әмма ул очракта пәйгамбәрнең ачуы килгән, һәм ул тәүбә иткән нинәвилеләргә карата Йәһвәнең карашына кушылмаган.

9, 10. а) Йәһвә Юныска нинди сабак биргән? б) Ни өчен Юныс ахыр чиктә нинәвилеләргә карата Йәһвәнең карашын үзләштергән дип фаразлап була?

9 Нинәвидән чыккач, Юныс, ышык ясап, аның күләгәсендә «шәһәр өстенә ниләр киләчәген көтә башлады». Юныска күләгә булсын өчен, Йәһвә бер үсемлек үстергән. Әмма икенче көнне үсемлек корыган. Моның аркасында Юныс күңелсезләнгәч, Йәһвә аңа болай дип әйткән: «Син... үсемлекне кызганасың... Ә Мин ничек Нинәвине, ул бөек шәһәрне кызганмыйм ди! Бу шәһәрдә йөз егерме меңнән артык бәхетсез [уңны сулдан аера алмаган] кеше һәм күп санда хайван бар» (Юныс 4:5—11). Йәһвә Юныска кешеләргә карата үз мөнәсәбәтен ачык итеп күрсәткән.

10 Алла Нинәвидә яшәүчеләрне кызганам дип әйткән. Бу сүзләргә Юнысның мөнәсәбәте турында Изге Язмаларда бер нәрсә дә язылмаган. Әмма Юнысның тәүбә иткән нинәвилеләргә карата үз карашын үзгәрткәне ачык күренә. Ни өчен без мондый нәтиҗә ясыйбыз? Чөнки Алла, үзе тарафыннан рухландырылган китапны язар өчен, Юнысны кулланган.

Кешеләргә карата синең мөнәсәбәтең нинди?

11. Бүгенге көннәрдә яшәгән кешеләргә Ибраһимның мөнәсәбәте, бәлки, нинди булыр иде?

11 Бүгенге көндә без башка афәт — Йәһвә көнендә бу дөньяның явыз төзелешененең юк ителүе — алдында торабыз (Лүк 17:26—30; Гәләтиялеләргә 1:4; 2 Петер 3:10, ЯД). Һәлакәт алдында торучы бүгенге дөньяда яшәгән кешеләргә карата Ибраһимның мөнәсәбәте нинди булыр иде? Ул, әлбәттә, әле «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәрне» ишетмәгән кешеләр турында кайгырыр иде (Маттай 24:14). Сәдүмдә, бәлки, тәкъва кешеләр булгандыр, һәм алар хакына Ибраһим Аллага кат-кат дога кылган. Кешеләргә тәүбә итәргә һәм Аллага хезмәт итәргә мөмкинлек бирелгәч, Иблис хакимлегендә яткан дөньяның явыз юлларын, бәлки, калдырачак бу кешеләр белән мин кызыксыннамы? Үз-үзебезгә шушы сорауны бирсәк, яхшы булыр иде (1 Яхъя 5:19; Ачылыш 18:2—4).

12. Ни өчен Юнысның баштагы карашын үзләштерергә җиңел, һәм, аны үзләштермәс өчен, нәрсә эшләргә була?

12 Без барлык явызлыкның бетүен бик көтәбез һәм бу мактаулы (Аввакум 1:2, 3). Әмма тәүбә итә алган кешеләргә карата Юныс башта ваемсыз булган кебек, без дә бик җиңел шундый ук булып китә алабыз. Әгәр кешеләргә Патшалык турындагы хәбәр белән килгәч, без ваемсызлык, дошманлык һәм хәтта көч куллану белән даими очрашсак, мондый куркыныч аеруча реаль. Без Йәһвә бу явыз төзелештән әле җыячак кешеләрне төшереп калдырырга мөмкин (Римлыларга 2:4). Әгәр без, үз-үзебезне җентекләп карап чыгып, үзебездә Юнысның нинәвилеләргә карата башта булган карашын тапсак, кешеләргә карата Йәһвәнең мөнәсәбәтен үзләштерер өчен, ярдәм сорап дога кыла алабыз.

13. Ни өчен Йәһвә бүгенге көннәрдә яшәгән кешеләргә карата ваемсыз түгел дип әйтеп була?

13 Йәһвә әле аңа хезмәт итмәгән кешеләргә карата ваемсыз түгел һәм үзләрен аңа багышлаган хезмәтчеләренең ялваруларын тыңлый (Маттай 10:11). Мәсәлән, аларның догаларына җавап итеп, ул гаделлек урнаштырачак (Лүк 18:7, 8). Моннан тыш, үз вакытында Йәһвә үзенең барлык вәгъдәләрен һәм ниятләрен үтәячәк (Аввакум 2:3). Бу шуны аңлата: Йәһвә, нинәвилеләр бозык эшләрен кабат эшли башлагач, аларның шәһәрен юк иткән кебек, җирне дә бар явызлыктан чистартачак (Наум 3:5—7).

14. Йәһвәнең бөек көнен көткәндә, нәрсә эшләргә кирәк?

14 Бу явыз төзелеш Йәһвәнең бөек көнендә юк булганчы, без, Алла ихтыярын үтәр өчен бар көчебезне биреп, түземлек белән көтәчәкбезме? Йәһвә көне килгәнче, вәгазь эше никадәр үтәлгән булачагы турында бөтен җентеклекләр билгеле түгел, әмма без шунсын төгәл беләбез: ахыр килгәнче, Патшалык турындагы яхшы хәбәр бөтен җиһанда Алла теләгәнчә вәгазьләнәчәк. Безгә, әлбәттә, Йәһвә, үз йортын дан белән тутырыр өчен, әле җыячак «кыйммәтлекләр» белән кызыксынырга кирәк (Аггей 2:7, АМТ).

Мөнәсәбәтебез эшебез белән күрсәтелә

15. Безгә Яхшы хәбәрне вәгазьләү кирәклеген тагын да ачыграк аңларга нәрсә ярдәм итәчәк?

15 Бәлки, без вәгазьгә ваемсыз булган кешеләр яши торган җирдә яшибездер, ә Патшалык игъланчылары җитми торган урынга күчәр өчен, безнең мөмкинлегебез юктыр. Әйтик, без яшәгән җирдә ахыр килгәнче бары тик ун кеше генә табылачак икән ди. Без бу ун кеше эзләүгә лаек дип саныйбызмы? Гайсә кешеләрне жәлләгән, чөнки «алар, көтүчеләре булмаган сарыклар кебек, борчылган һәм таралган иделәр» (Маттай 9:36). Изге Язмаларны өйрәнеп һәм «Күзәтү манарасы», «Уяныгыз!» журналларындагы мәкаләләрне игътибар белән укып, дөнья нинди аяныч хәлдә икәнен тагын да тирәнрәк аңлаячакбыз. Бу безгә яхшы хәбәрне вәгазьләү кирәклеген тагын да ачыграк аңларга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша бирелгән һәм Изге Язмаларга нигезләнгән материалны рәхмәтләребезне белдереп куллансак, без еш кына вәгазьләнә торган җирләрдә тагын да зуррак ышаныч белән сөйли алырбыз (Маттай 24:45—47; 2 Тимутегә 3:14—17).

16. Хезмәтебезне ничек уңышлырак итә алабыз?

16 Изге Язмалардагы коткаручы хәбәрне әле кабул итә алырлык кешеләр турында кайгырту безне көннең һәркайсы вакытында һәм төрле ысуллар кулланып вәгазьләргә дәртләндерә. Без килгәндә кешеләрнең күбесе өйдә булмаганда, нәрсә эшләргә? Төрле вакытта һәм төрле урыннарда вәгазьләсәк, безнең хезмәтебез, бәлки, уңышлырак булыр. Балыкчылар балык тотылган вакытта балыкка бара. Рухи балык тоту турында сүз барганда, без дә шулай эшли алабызмы? (Марк 1:16—18). Закон буенча рөхсәт ителсә, телефон буенча яки кич белән вәгазьләп карасагыз, ничек булыр иде? Кайберәүләр үзләре өчен машиналар тукталышы, ерак юлга чыккан машина йөртүчеләрнең ял итү урыннары, бензин салу станцияләре һәм кибетләр — «балыкка бай» булган урыннар дип тапкан. Һәм кешеләргә карата мөнәсәбәтебез Ибраһимныкы кебек булса, без һәрбер уңайлы очракта шаһитлек бирү мөмкинлеге белән файдаланачакбыз.

17. Чит илләрдә хезмәт иткән миссионерларны һәм башка хезмәтчеләрне без ничек рухландыра алабыз?

17 Миллионлаган кешеләр әле Патшалык турындагы хәбәрне ишетмәгән. Бу кешеләр турында кайгыртуыбызны вәгазь эше аша гына түгел, ә шулай ук икенче төрле дә күрсәтә алабыз. Моның өчен безгә өйдән дә чыгарга кирәк түгел. Сезнең чит илләрдә хезмәт иткән таныш миссионерларыгыз яки тулы вакытлы башка танышларыгыз бармы? Әгәр булса, аларга хат язып, эшләре өчен рәхмәтләрегезне белдерсәгез, яхшы булыр иде. Бу кешеләр турында кайгыртуыбызны ничек күрсәтә? Дәртләндерүче һәм мактау сүзләре язылган хатларыбыз миссионерларга хезмәт иткән илләрендә калырга көч бирәчәк, һәм шул чакта алар тагын күп кешеләргә хакыйкатьне белергә ярдәм итәчәкләр (Хакимнәр 11:40, АМТ). Шулай ук без миссионерлар өчен һәм башка илләрдәге хакыйкатькә сусаган кешеләр өчен дога кыла алабыз (Эфеслеләргә 6:18—20). Кешеләр турында кайгыртуыңны күрсәтү — ул Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья эше өчен иганәләр бирү (2 Көринтлеләргә 8:13, 14; 9:6, 7).

Син икенче җиргә күчә алыр идеңме?

18. Кайбер мәсихчеләр, үз илләрендә вәгазь эшен киңәйтер өчен, нәрсә эшли?

18 Патшалык турында игълан итүчеләр җитмәгән урыннарга күчкән кешеләр фидакарьлекләре өчен мул фатихалар алганнар. Башка Йәһвә Шаһитләре, иммигрантларга рухи яктан ярдәм итәр өчен, үз илләрендә калып, чит тел өйрәнгәннәр. Мондый тырышлыклар, һичшиксез, бүләкләнә. Мәсәлән, Техас штатының (АКШ) бер шәһәрендә кытайларга ярдәм иткән җиде Йәһвә Шаһитенең тырышлыгы аркасында, 2001 елда Гайсә үлемен искә алу Кичәсе үткәргәндә, аларга тагын 114 кеше кушылды. Чит телдә сөйләшкән төркемнәргә ярдәм итүче кешеләрнең игеннәре урыр өчен өлгергән (Маттай 9:37, 38).

19. Патшалык турындагы вәгазь эшендә катнашырга дип, башка илгә күчәргә уйласак, безгә нәрсә эшләргә киңәш бирелә?

19 Бәлкем, син һәм синең гаиләң Патшалык игъланчылары җитмәгән җиргә күчәр өчен мөмкинлекләр бар дип саныйдыр. Иң беренче «аның күпмегә төшәсен хисаплау» акыллы булыр иде (Лүк 14:28). Бу аеруча кеше икенче илгә китәргә уйласа мөһим. Мондый мөмкинлек турында уйлаган кешегә үз-үзенә мондый сораулар бирү яхшы булыр иде: гаиләмә җитәрлек акча эшли аламмы? Кирәкле виза ала аламмы? Шул илнең телен беләмме яисә аны өйрәнергә әзерменме? Андагы климат һәм культура турында уйладыммы? Андагы имандашларым өчен мин «юаныч» яки «йөк» булачакмынмы? (Көлессәйлеләргә 4:10, 11). Син барачак илдә вәгазьчеләргә ихтыяҗ никадәр зур икәнен билгеләр өчен, бу җирдәге вәгазь эшенә җитәкчелек иткән Йәһвә Шаһитләренең филиалына язсаң, яхшы булыр иде *.

20. Бер яшь мәсихче чит илдәге имандашларына һәм башка кешеләргә ничек хезмәт иткән?

20 Бер мәсихче Япониядә Патшалык Заллары төзегән һәм, Парагвай илендә очрашулар үткәрергә зал төзер өчен, квалификацияле эшчеләр кирәклеген белгән. Яшь, өйләнмәгән һәм көче күп булганга, ул Парагвайга күчкән һәм, сигез ай бердәнбер тулы вакытлы төзүче булып, шул Залны төзүдә катнашкан. Монда Парагвайда яшәгәндә, ул испан телен өйрәнгән һәм Изге Язмалар өйрәнүләре үткәргән. Ул бу илдә Патшалык игъланчылары кирәк икәнен күргән. Берникадәр вакытка Япониягә кайтып килгәч, ул озакламыйча Парагвайга кире килгән һәм үзе төзегән Патшалык Залында үткәрелгән очрашуларга кешеләр чакыра башлаган.

21. Йәһвәнең бөек көнен көткәндә, безгә көчебезне нәрсәгә юнәлдерергә кирәк, һәм кешеләргә мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?

21 Алла вәгазь эшенең үзенең ихтыяры буенча тулысынча тәмамлануы турында кайгыртачак. Бүген ул рухи уңыш җыюның йомгаклау өлешен тизләштерә (Исай 60:22). Ә Йәһвә көнен көткәндә, әйдәгез уруда ашкынып катнашыйк һәм кешеләргә карата Йәһвә Аллабыз күрсәткән мөнәсәбәтне күрсәтик.

[Искәрмә]

^ 19 абз. Вәгазь эше тыелган яки аңа чик куелган илгә күчү һәрвакытта файдалы түгел. Бу күчү хәтта шул җирләрдәге саклык белән вәгазьләгән Патшалык игъланчыларына зыян да китерергә мөмкин.

Хәтерлисезме?

Йәһвә көнен көткәндә, кешеләргә карата мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?

Сәдүм шәһәрендә тәкъва кешеләр булырга мөмкин икәнен белеп, Ибраһим нәрсә эшләгән?

Юнысның тәүбә иткән нинәвилеләргә карата мөнәсәбәте нинди булган?

Яхшы хәбәрне әле ишетмәгән кешеләргә карата Йәһвәнең мөнәсәбәтенә кушылуыбызны без ничек күрсәтә алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[14 биттәге иллюстрация]

Ибраһимның кешеләргә мөнәсәбәте Йәһвәнеке кебек булган.

[15 биттәге иллюстрация]

Юныс тәүбә иткән нинәвилеләргә карата Йәһвәнең карашын үзләштергән.

[16 биттәге иллюстрацияләр]

Кешеләр белән кызыксыну көннең төрле вакытларында һәм төрле ысуллар кулланып вәгазьләргә дәртләндерә.