Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә — хакыйкать Алласы

Йәһвә — хакыйкать Алласы

Йәһвә — хакыйкать Алласы

«Чын Аллам [«хакыйкать Алласы», ЯД] Син мине коткардың» (МӘДХИЯ 30:6).

1. Ялган булмаганда, күк белән җирдә хәл нинди булган?

КАЙЧАНДЫР ялган бер дә булмаган. Күзгә күренми торган күкләрдә «хакыйкать Алласына», үзләренең Барлыкка Китерүчеләренә, хезмәт иткән камил рухи затлар яшәгән (Мәдхия 30:6, ЯД). Ялган да, алдату да булмаган. Йәһвә үзенең рухи улларына дөрес булганны гына биреп торган. Ул моны аларны яратканга һәм аларның иминлеге турында тирән кызыксынганга эшләгән. Җирдә дә нәкъ шулай ук булган. Йәһвә беренче ир-атны һәм хатын-кызны барлыкка китергән һәм үзенең каналы аша һәрвакыт алар белән ачык итеп, турыдан-туры сөйләшкән һәм дөресен әйткән. Бу ничек искиткеч булгандыр!

2. Кем беренче булып ялган кулланган һәм ни өчен?

2 Әмма соңрак Алланың бер рухи улы дорфа рәвештә Йәһвәгә каршы чыккан һәм үзе алла булырга теләгән. Бу Иблис Шайтан дип атала башлаган рухи зат башкаларның үзенә табынуларын теләгән. Кешеләрне үзенә буйсындырыр өчен, ул беренче булып ялган куллана. Шулай эшләп, ул «ялганчы һәм ялганның атасы» булып киткән (Яхъя 8:44).

3. Адәм белән Хаува, Шайтанның ялганын ишеткәч, нәрсә эшләгәннәр, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

3 Елан аша Шайтан беренче хатын-кызга, Хаувага, әгәр син Алла боерыгын үтәмәсәң һәм тыелган җимешне ашасаң үлмисең дип әйткән. Бу ялган булган. Шуннан соң ул аңа, әгәр ашасаң, Алла кебек, яхшыны һәм яманны белүче буласың дигән. Бу да ялган булган. Хауваның моңа кадәр беркайчан да ялганны ишеткәне булмаса да, ул елан сүзләренең Алла аның ире Адәмгә әйткән сүзләргә каршы килгәнен аңлаган дип уйлау дөрес. Әмма ул Йәһвәгә түгел, ә Иблискә ышануны сайлаган. Алдануга бирелеп, ул җимешне алган һәм ашаган. Соңыннан Адәм дә җимешне ашаган (Яшәеш 3:1—6). Хаува кебек, Адәмнең дә моңа кадәр ялганны ишеткәне булмаган, әмма ул, Хаувадан аермалы буларак, алданмаган (1 Тимутегә 2:14). Үзенең эшләре белән ул Барлыкка Китерүчесен кире какканын күрсәткән. Нәтиҗәләре кешелек өчен һәлакәтле булган. Адәмнең тыңламаучанлыгы аркасында, аның буыннарына, үзләре белән черү һәм чиксез санлы газаплар китереп, гөнаһ һәм үлем таралган (Римлыларга 5:12).

4. а) Едем бакчасында әйтелгән ялганның асылы нинди булган? б) Шайтан безне алдамасын өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

4 Ялган тарала башлаган. Едем бакчасында әйтелгән ялган Йәһвәнең үзенә һәм аның дөреслегенә каршы һөҗүм булганын танырга тиешбез. Алла, беренче кешеләрне алдап, аларны ниндидер яхшы нәрсәдән мәхрүм иткән, дип әйткән Шайтан. Әлбәттә, бу сүзләр дөрес булмаган. Тыңламаучанлык Адәм белән Хаувага файда китермәгән. Йәһвә Алла әйткәнчә, алар үлгәннәр. Әмма Шайтанның Йәһвәгә каршы яла ягучы һөҗүмнәре дәвам ителә, һәм, күп гасырлар үткәннән соң, рәсүл Яхъя Алла тарфыннан Шайтанның «бөтен дөньяны алдаучы» икәнлеге турында язарга рухландырылган булган (Ачылыш 12:9). Иблис Шайтан безне алдамасын өчен, без Йәһвәгә һәм аның Сүзенең дөреслегенә тулысынча ышанырга тиешбез. Син ничек Йәһвәгә ышанычыңны үстерә һәм ныгыта аласың? Ничек син үзеңне аның Дошманының алдавыннан һәм ялганыннан яклый аласың?

Йәһвә хакыйкатьне белә

5, 6. а) Йәһвәнең нинди белемнәре бар? б) Йәһвәнең белемнәре белән кешелек белемнәрен чагыштырсак, кеше белемнәре турында нәрсә әйтеп була?

5 Изге Язмаларда Йәһвә турында «һәрнәрсәне бар иткән» Зат дип кат-кат әйтелә (Эфеслеләргә 3:9). Ул — «күкне, җирне, диңгезне һәм алардагы барлык нәрсәләрне барлыкка китерүче» (Рәсүлләр 4:24). Йәһвә, Барлыкка Китерүче булганга, бар нәрсә турында хакыйкатьне белә. Мәсәлән, бер кеше төзеләчәк йортын башта үзе сызган, аннан соң аны үзе тулысынча төзегән икән ди. Бу йортның һәрбер почмагын һәркайсы кешедән яхшырак беләчәк ул. Әйе, кешеләр үзләре ясаган әйберләрне бик яхшы беләләр. Нәкъ шулай ук Барлыкка Китерүче үзе иҗат иткән әйберләр турында барысын да белә.

6 Исай пәйгамбәр Йәһвә белемнәренең ни дәрәҗәдә киң икәнен матур итеп сурәтләгән. Без болай дип укыйбыз: «Кем учлары белән суларны үлчәгән һәм карыш белән күкләр киңлеген билгеләгән, һәм җир туфрагын үлчәүгә сыйдырган, һәм үлчәүдә тауларны һәм үлчәү тәлинкәләрендә калкулыкларны үлчәгән? Кем Ходай рухын аңлаган һәм Аның киңәшчесе булган һәм Аны өйрәткән? Ул кем белән киңәшләшә, һәм кем Аңа акыл бирә һәм Аны дөреслек юлына өйрәтә, һәм Аңа белем бирә, һәм аңлау юлын Аңа күрсәтә?» (Исай 40:12—14). Чыннан да Йәһвә «белем Алласы» һәм ул «белемнәрдә камил» (1 Патшалык 2:3; Әюп 36:4; 37:16). Үзебезне аның белән чагыштырсак, никадәр аз без беләбез! Кешелекнең җыйган белемнәре сокландырса да, Алла барлыкка китергән әйберләрне аңлавыбыз хәтта аның «юлларының кисәген» дә капламый. Бу, аның «куәтенең күкрәве» белән чагыштырганда, бары тик «пышылдау» гына булып тора (Әюп 26:14, АМТ).

7. Йәһвәнең белемнәре турында Давыт нәрсә аңлаган, һәм шуңа күрә без нәрсә танырга тиешбез?

7 Безне барлыкка китергәнгә, Йәһвә безне яхшы белә. Моны Давыт патша таныган һәм болай дип язган: «Әй Ходай, Син мине сынадың, инде мине беләсең. Син минем кайчан утырганымны да, кайчан торганымны да беләсең. Син уйларымны ерактан тоясың. Йөримме мин, ял итәмме, Син гел минем янда, һәм минем бар юлларым Сиңа билгеле. Әле авызымны да ачмадым, ә Син, Ходай, минем ни әйтергә теләгәнемне алдан беләсең» (Мәдхия 138:1—4). Әлбәттә, Давыт кешеләрнең ихтыяр иреге барлыгын аңлаган: Алла — аңа буйсыныргамы яки юкмы — моны үзебезгә сайларга мөмкинлек бирә (Икенчезаконлык 30:19, 20; Ешуа 24:15). Моңа да карамастан, Йәһвә безне безнең үзебездән дә яхшырак белә. Ул безгә иң яхшысын тели һәм безнең юлларыбызга юнәлеш бирергә сәләтле (Йәрәми 10:23). Безне хакыйкатькә өйрәтер өчен һәм безне акыллырак һәм бәхетлерәк итәр өчен, Йәһвәдән яхшырак укытучы да, белгеч тә, киңәшче дә юк.

Йәһвә дөреслек кыла

8. Йәһвәнең дөреслек кылганын без кайдан беләбез?

8 Хакыйкатьне белү, һәрвакыт хакыйкатьне сөйләү дөреслек кылу дигәнне аңлатмый әле. Мәсәлән, Шайтан үзе «хакыйкатьне тотмаска» карар иткән (Яхъя 8:44). Киресенчә, Йәһвә «хакыйкатьтә бөек» (Чыгыш 34:6, АМТ). Изге Язмаларда Йәһвәнең дөреслеге турында кат-кат әйтелә. Рәсүл Паул «Аллаһы һич тә ялганлый алмый» һәм «беркайчан да ялганламый» дип язган (Еврейләргә 6:18; Титуска 1:2). Дөреслек — Алла шәхесенең мөһим өлеше. Без Йәһвәгә өмет баглый алабыз һәм аңа ышана алабыз, чөнки ул дөреслек кыла һәм беркайчан да үзенең тугры хезмәтчеләрен алдамый.

9. Йәһвәнең исеме хакыйкать һәм дөреслек белән ничек бәйле?

9 Йәһвә исеменең үзе үк аның дөреслеге турында шаһитлек бирә. Алла исеме «ул булырга бирә» дигән мәгънә йөртә. Бу сүзләр Йәһвәне бөтен биргән вәгъдәләрен эзлекле рәвештә Үтәүче итеп билгели. Башка беркем дә бөтен вәгъдәләрен дә үти алмый. Йәһвә Алла Тәгалә, ягъни Иң Бөек Зат булганга, бернәрсә дә аңа үз максатларын тормышка ашырырга комачаулый алмый. Йәһвә дөреслек кылу белән генә чикләнми, аның шулай ук үзенең бөтен әйткәннәрен тормышка ашырырга куәте һәм акылы бар.

10. а) Йәһвәнең дөрес булуын Ешуа ничек күргән? б) Сез Йәһвәнең нинди вәгъдәләренең үтәлүен күрдегез?

10 Йәһвәнең дөреслеген раслаучы искиткеч вакыйгаларның күп шаһитләре арасында Ешуа Навин да булган. Йәһвә, һәрберсен алдан ук әйтеп, Мисыр халкына ун җәза биргәндә, Ешуа Мисырда яшәгән. Шулай ук Ешуа Навин Йәһвәнең ничек, үз вәгъдәләрен үтәп, Исраил халкын Мисырдан азат иткәнен һәм ничек аларны, Ханаанның куәтле армияләре өстеннән җиңү биреп, Вәгъдә ителгән җиргә алып кертүен күргән. Гомере ахырга якынлашканда, Ешуа Исраил өлкәннәренә болай дип әйткән: «Ходай, Аллагыз сезнең турыда әйткән барлык яхшы сүзләрнең бер генә сүзе дә үтәлмичә калмаганын сез бар күңелегез һәм бар җаныгыз белән беләсез; сезнең өчен барысы да үтәлде, бер сүз дә үтәлмичә калмады» (Ешуа 23:14). Син Ешуа күргән могҗизаларны күрмәгән булсаң да, Алланың синең тормышыңда үтәлгән вәгъдәләренең дөреслеген раслый аласыңмы?

Йәһвә хакыйкатьне ача

11. Йәһвәнең кешеләргә хакыйкатьне бирергә тели икәнен нәрсә күрсәтә?

11 Күп белемле булган, әмма үз балалары белән сирәк сөйләшүче ата-ананы күз алдыңа китер. Йәһвә алар кебек булмаганга, син рәхмәтлеме? Йәһвәне кешеләргә белемнәрен юмарт итеп бирергә мәхәббәт дәртләндерә. Изге Язмада ул «Бөек Нәсихәтче» дип атала (Исай 30:20, ЯД). Ул үзенең игелегендә хәтта аны тыңларга бик теләмәгән кешеләр белән дә аралашырга әзер. Мәсәлән, Йәһвә, кешеләр барыбер тыңламаячак икәнен белеп тә, Йәзәкил пәйгамбәрне аларга вәгазьләргә җибәргән. Йәһвә: «Кеше улы! Тор һәм Исраил йортына бар һәм аларга Минем сүзләрем белән сөйлә»,— дип әйткән. Шуннан соң болай дип кисәткән: «Исраил йорты сине тыңларга теләмәячәк; чөнки алар Мине тыңларга теләмиләр, чөнки бөтен Исраил йорты каты маңгайлы һәм мәрхәмәтсез йөрәкле». Бу бик авыр йөкләмә булган, әмма Йәзәкил, Йәһвәнең кызгануын чагылдырып, аны тугры үтәгән. Әгәр дә син, вәгазь эшен башкаруда авырлыклар очратканда, Аллага өмет багласаң, ул, Йәзәкил пәйгамбәрне ныгыткан кебек, сине дә ныгытачагына тулысынча ышан (Йәзәкил 3:4, 7—9).

12, 13. Алла кешеләргә хакыйкатьне ничек тапшыра?

12 Йәһвә «барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен тели» (1 Тимутегә 2:4). Ул пәйгамбәрләр, фәрештәләр һәм хәтта яраткан Улы Гайсә Мәсих аша сөйләгән (Еврейләргә 1:1, 2;2:2). Гайсә Пилатка болай дип әйткән: «Мин хакыйкать хакында шаһитлек бирү өчен тудым, Мин шуның өчен дөньяга килдем дә. Хакыйкатьтән булган һәркем Мине тыңлый». Пилатның Йәһвәнең коткарыр өчен нәрсә эшләгәне турындагы хакыйкатьне Алла Улының үзеннән белергә кадерле мөмкинлеге булган. Әмма Пилат хакыйкать ягында булмаган һәм Гайсәдән өйрәнергә теләмәгән. Пилат: «Нәрсә ул — хакыйкать?» — дип кимсетеп сораган (Яхъя 18:37, 38). Аның эшләгәне бик аяныч булган! Күп кешеләр исә Гайсә сөйләгән хакыйкатьне тыңлаганнар. Ул үз шәкертләренә: «Сезнең күзләрегез бәхетле, чөнки алар күрәләр, колакларыгыз бәхетле, чөнки алар ишетәләр»,— дип әйткән (Маттай 13:16).

13 Йәһвә хакыйкатьне Изге Язмаларда саклаган һәм барлык кешеләрнең аны укый алуын мөмкин иткән. Изге Язмалар бөтенесен, чынлыкта ничек, шулай итеп күрсәтә. Ул Алланың сыйфатларын, максатларын, боеруларын, шулай ук дөньяның чын хәлен сурәтли. Гайсә Йәһвәгә дога кылганда: «Синең сүзең — хакыйкать»,— дип әйткән (Яхъя 17:17). Бу Изге Язмаларны уникаль китап итә. Бу китап кына бар нәрсәне белгән Алла тарафыннан рухландырылып язылган булган (2 Тимутегә 3:16). Ул — кешелек өчен кыйммәтле бүләк, һәм Алла хезмәтчеләре аны хәзинә кебек кадерли. Әгәр аны һәр көн укысак, акыллы эш итәбез.

Хакыйкатькә нык тотынып торыгыз

14. Йәһвә нәрсә эшләргә вәгъдә итә, һәм ни өчен безгә аңа ышанырга кирәк?

14 Йәһвә үзенең Сүзендә әйткәннәрне без бик җитди кабул итәргә тиеш. Ул үзе турында нәрсә сөйли, барысы нәкъ шулай, һәм ул нәрсә әйтә, шуны чыннан да эшли. Без Аллага тулысынча ышана алабыз. Йәһвәнең «Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартачакмын» дигән сүзләренә без чыннан да ышана алабыз (2 Тессалуникәлеләргә 1:8). Йәһвә дөреслек юлы белән баручыларны ярата, иман күрсәткән кешеләрне мәңгелек тормыш белән бүләклиячәк, һәм ул авырту, елау хәтта үлемне дә юк итәм дип әйткәндә, без шулай ук аңа ышана алабыз. Йәһвә, соңгы вәгъдәсенең ышанычлы булуына басым ясап, рәсүл Яхъяга болай дип әйткән: «Яз, чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хакыйкый» (Ачылыш 21:4, 5; Гыйбрәтле хикәя 15:9; Яхъя 3:36).

15. Шайтан нинди ялган тарата?

15 Шайтан — Йәһвәнең капма-каршысы. Кешеләргә дөресне сөйләр урынына, ул аларны алдалый. Үз максатына ирешер өчен — кешеләрне чын гыйбадәт кылудан борыр өчен — ул еш кына ялган куллана. Мәсәлән, Шайтан безне Алла безнең белән кызыксынмый һәм җирдәге бәлаләргә ваемсыз дип ышандырырга тели . Ә Изге Язмаларда Йәһвә барлыкка китергән затлары турында кайгырта — явызлыкны нәфрәт итә һәм аның нәтиҗәсендә булган бәлаләр турында кызгана — икәне күрсәтелә (Рәсүлләр 17:24—30). Шайтан шулай ук безне рухи максатларга ирешү — ул бушка гына үткәрелгән вакыт дип ышандырырга тели. Киресенчә, Изге Язмаларда: «Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә... Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак»,— дигән ышандыру бар. Моннан тыш, Алланы «ихластан эзләгән кешеләргә [Алла] әҗерен бирми калмаячак» дип ачык итеп әйтелә Изге Язмаларда (Еврейләргә 6:10; 11:6).

16. Ни өчен мәсихчеләр уяу булырга һәм хакыйкатькә нык тотынып торырга тиеш?

16 Шайтан турында рәсүл Паул болай дип язган: «Бу гасырның илаһы имансызларның акылын томалады, һәм алар күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы булган Мәсих даны турындагы Яхшы хәбәрнең яктылыгын күрмиләр» (2 Көринтлеләргә 4:4). Кайберәүләр, Хаува кебек, Иблис Шайтанның алдавына бирешәләр. Башкалар Адәм юлы белән баралар: ул алданылган булмаса да, белеп, тыңламаучанлык юлын сайлаган (Яһүд 5, 11). Шулай итеп, мәсихчеләргә уяу калу һәм хакыйкатькә нык тотынып тору бик мөһим.

Йәһвә «риясыз иман» таләп итә

17. Йәһвәнең илтифатына ия булыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

17 Йәһвә бар юлларында дөрес булганга, ул шулай ук аңа гыйбадәт кылган кешеләр дә бар эшләрендә дөрес булачаклар дип өметләнә. Мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Әй Ходай, Син тора торган урында кем тора алыр? Синең изге тавыңда кем яши алыр? Шиксез йөрүче, дөреслек кылучы, күңелендә хакны сөйләүче (урнашыр)» (Мәдхия 14:1, 2). Йәһвәнең изге тавы телгә алынган бу җырны җырлаган яһүдләр, һичшиксез, исләренә Сион тавын төшергәннәр. Бу тауга Давыт патша килешү сандыгын алып килгән һәм анда чатыр корган (2 Патшалык 6:12, 17). Тау белән чатыр Йәһвә «урнашкан» урын булып хезмәт иткән. Монда кешеләр Аллага якынлашыр өчен һәм аның илтифаты турында ялварып сорар өчен килә алганнар.

18. а) Алла белән дус булыр өчен, нәрсә таләп ителә? б) Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

18 Хакыйкать һәркайсы Йәһвәгә дус булырга теләгән кешенең телендә генә түгел, ә «күңелендә» булырга тиеш. Алланың чын дуслары йөрәкләрендә намуслы булырга тиеш һәм «риясыз иман» күрсәтергә тиеш, чөнки дөреслек йөрәктән килә (1 Тимутегә 1:5; Маттай 12:34, 35). Алланың дусты хәйләкәр һәм алдакчы булырга тиеш түгел, чөнки Йәһвә «ялган сөйләүчеләрнең барысыннан» да җирәнә (Мәдхия 5:7). Бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләре Алланың үрнәгенә иярергә һәм дөреслек кылырга бик тырышалар. Моның турында без чираттагы мәкаләдә карарбыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен Йәһвә барысы турында да хакыйкатьне белә?

•т Йәһвә дөресен сөйли икәнен нәрсә күрсәтә?

• Йәһвә ничек хакыйкатьне ача?

• Хакыйкатькә карата бездән нәрсә таләп ителә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвәнең вәгъдәләре үтәләчәк.

[23 биттәге иллюстрацияләр]

Хакыйкать Алласы барлыкка китергәннәре турында барысын да белә.