Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен без башка кешеләрсез яши алмыйбыз?

Ни өчен без башка кешеләрсез яши алмыйбыз?

Ни өчен без башка кешеләрсез яши алмыйбыз?

«Икәү бергә булу ялгыз булудан яхшырак... Мәгәр берсе егылса, икенчесе үзенең иптәшен торгызып аякка бастырыр» (Сөләйман патша).

БОРЫНГЫ Исраилнең патшасы Сөләйман болай дип әйткән: «Икәү бергә булу ялгыз булудан яхшырак; чөнки икәүнең бердәм хезмәтендә яхшы әҗер бар. Мәгәр берсе егылса, икенчесе үзенең иптәшен торгызып аякка бастырыр. Әмма кеше ялгыз калса, аны бәла көтә: егылса, аны торгызып бастыручы булмас» (Вәгазьче 4:9, 10). Шулай итеп, кеше табигатен яхшы белүче Сөләйман безгә аралашу һәм дусларча мөнәсәбәтләр кирәк һәм безгә кешеләрдән читләшмәү яхшырак икәненә басым ясаган. Әмма бу сүзләр бары тик кешенең фикере генә түгел. Сөләйманны бу сүзләрне язарга Алла рухландырган, һәм алар — Алла акылының җимеше.

Кешеләрдән читләшү акыллылык түгел. Кешеләр бер-берсенә кирәк. Тирә яктагы кешеләр бирә ала торган таяныч һәм ярдәм безнең барыбызга да кирәк. «Үзбелдекле [«читләшкән», АМТ] кеше,— дип языла Изге Язмаларның гыйбрәтле хикәясендә,— үзенә генә кирәкне эзли һәм һәр акыллы гамәлгә каршы чыга» (Гыйбрәтле хикәя 18:1). Шуңа күрә, ни өчен социологлар кешеләрне берәр төркем әгъзасы булырга һәм башкалар белән кызыксынырга өндиләр икәненә шаккатасы юк.

Профессор Роберт Путнам, җәмгыять тормышы кабат үсеп китсен өчен, бер тәкъдимне искә ала: «Аллага иман итү тәэсирен көчәйтү». Шуңа күрә бу яктан Йәһвә Шаһитләренең мисалы кызыклы: бөтен җир буенча алар гаилә кебек җыелышларында үзләрен саклаулы хис итәләр. Рәсүл Петер сүзләренә туры китереп, алар «Аллаһыдан курыккан» барлык «имандашларын яраталар» (1 Петер 2:17). Йәһвә Шаһитләре, чын гыйбадәт кылу белән бәйле булган күп эшләре булганга да, читләшүдән һәм аның авыр нәтиҗәләреннән качалар: алар даими рәвештә якыннарына Алла Сүзеннән, Изге Язмалардан, хакыйкатьне белергә ярдәм итәргә тырышалар (2 Тимутегә 2:15).

Мәхәббәт һәм дусларча мөнәсәбәт аларның тормышларын үзгәрткән

Йәһвә Шаһитләре — тату берләшмә, һәм анда һәрбер кеше мөһим. Мигель, Фройлан һәм Алма-Рут мисалларын карап чыгыйк. Алар Латин Америкасындагы бер гаиләдә үскәннәр. Сөяк дефекты белән туганга, алар кечкенә буйлы килеш калганнар һәм инвалидлар коляскасында йөриләр. Йәһвә Шаһитләре белән аралашу аларның тормышларына ничек тәэсир иткән?

Мигель болай дип сөйли: «Минем бик авыр вакытларым була иде. Әмма Йәһвә халкы белән аралаша башлагач, минем тормышым үзгәрде. Башка кешеләрдән читләшү бик куркыныч. Мәсихчеләрнең очрашуларында имандашлар белән аралашу, һәр атна алар белән бергә булу — боларның барысы миңа канәгать булырга ярдәм итте».

Алма-Рут болай дип өсти: «Кайвакыт бик нык боегып йөри идем һәм бик күңелсез иде. Ләкин Йәһвә Алла турында белгәч, мин аның белән тыгыз мөнәсәбәтләр үстерә алам икәнен аңладым. Бу мөнәсәбәтләр минем тормышымда иң кадерлесе булды. Безгә туганнарыбыз күп ярдәм итте, һәм бу гаиләбезне тагын да ныгайтты».

Мигельнең әтисе аны ярату белән укырга һәм язарга өйрәткән. Шуннан соң Мигель бу яктан Фройлан белән Алма-Рутка ярдәм иткән. Бу ярдәм булмаса, алар үзләренең рухилыкларын саклый алмас иде. «Укый белү безгә бик күп яклардан ярдәм итте. Без хәзер, Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны укып, рухи яктан туклана алабыз»,— дип әйтә Алма-Рут.

Хәзер Мигель мәсихче өлкән булып хезмәт итә. Фройлан Изге Язмаларны инде тугыз тапкыр укып чыккан. Ә Алма-Рут 1996 елда пионер яки Патшалыкның тулы вакытлы игъланчысы булып Йәһвәгә күбрәк хезмәт итә башлаган. Ул болай дип әйтә: «Бу максатка мин Йәһвә ярдәме белән генә ирешә алдым. Миңа кадерле кардәшләрем ярдәм итә; алар миңа вәгазьләргә дә һәм өйрәтергә дә ярдәм итәләр. Хәзерге көндә мин унбер кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен башладым һәм аларны үткәрәм».

Эмилия дә яхшы үрнәк булып хезмәт итә. Һәлакәткә эләгеп, ул ике аягына һәм умыртка сөягенә зыян китергән. Хәзер аңа инвалидлар коляскасы белән кулланырга туры килә. Мехико шәһәрендә Йәһвә Шаһитләре аның белән Изге Язмаларны өйрәнгәннәр, һәм ул 1996 елда суга чумдырылу йоласын үткән. Эмилия болай дип сөйли: «Хакыйкатьне белгәнче, мин үз-үземә кул салырга уйлаган идем; минем яшисе килми иде. Бушлык хис иткәнгә, көне-төне елый идем. Әмма Йәһвә халкы белән аралаша башлагач, кардәшләр мине яраталар икәнен күрдем. Алар минем белән шәхси кызыксыналар, һәм бу миңа көч бирә. Өлкәннәрнең берсе минем өчен абый яки әти кебек булды. Ул һәм хезмәттәш ярдәмчеләрнең кайберләре мине коляскамда очрашуларга һәм вәгазьгә йөртәләр».

Хосе исемле Йәһвә Шаһите 1992 елда суга чумдырылу йоласын үткән. Аңа 70 яшь һәм ул бер үзе яши. 1990 елда ул пенсиягә чыккан. Элек Хосе депрессиядән интеккән. Бер тапкыр ул Йәһвә Шаһитләре белән сөйләшкән һәм шуннан соң мәсихчеләрнең очрашуларына бара башлаган. Анда күргәне һәм ишеткәне аңа бик нык ошаган. Мәсәлән, кардәшләр бер-берсе белән дус икәнен күргән һәм аңа игътибар итәләр икәнен сизгән. Хәзер аның турында үз җыелышының өлкәннәре һәм хезмәттәш ярдәмчеләре кайгыртучанлык күрсәтә (Филиппуйлыларга 1:1; 1 Петер 5:2). Бу имандашлар аның өчен «таяныч» (ЯД) булдылар (Көлессәйлеләргә 4:11). Алар аны табибка алып баралар, өенә килеп-китәләр. Аңа ясалган дүрт операция вакытында да кардәшләр ярдәм иткән. Хосе: «Алар минем турында кайгырта. Алар минем өчен гаиләм булдылар. Мин үземне алар белән бик яхшы хис итәм»,— дип әйтә.

Бирүдә чын бәхет

Сөләйман байлык җыю ни дәрәҗәдә буш эш икәнен сурәтләп биргәннән соң, «икәү бергә булу ялгыз булудан яхшырак» дигән сүзләр әйткән (Вәгазьче 4:7—9). Ә бүген күпчелек кешеләр нәкъ байлык җыю белән мәшгуль дә. Алар гаиләдәге һәм тормышның башка өлкәләрендәге кеше мөнәсәбәтләрен санга сукмыйлар.

Мондый комсызлык һәм эгоизм рухы аркасында, күп кешеләр башкалардан читләшә. Нәтиҗәдә, алар бәхетсез һәм канәгатьлек тапмыйлар, чөнки бу рухка бирешеп, кеше еш кына өмет өзелү хис итә. Һәм киресенчә, өстә китерелгән мисаллар Йәһвәгә хезмәт иткән, аны һәм якыннарын яраткан кешеләр белән аралашу ни дәрәҗәдә мөһим икәнен күрсәтә. Мәсихчеләрнең очрашуларында регуляр булу, имандашларның ярдәме һәм кайгыртучанлыгы, вәгазьдә ашкынып катнашу — боларның барысы да кешеләрдән читләшеп яшәүнең начар тойгыларын җиңүдә хәлиткеч роль уйнаган (Гыйбрәтле хикәя 17:17; Еврейләргә 10:24, 25).

Без бер-беребез белән бәйле булганга, башкаларга ярдәм иткәндә канәгатьлек хис итү табигый. Хезмәтләре башка кешеләргә файда китергән Альберт Эйнштейн: «Кешенең кадерлелеге... аның алырга әзерлеге буенча түгел, ә бирүе буенча билгеләнергә тиеш»,— дип әйткән. Бу безнең Раббы Гайсә Мәсихнең сүзләренә туры килә: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәсүлләр 20:35). Сиңа мәхәббәт күрсәтсәләр, бик яхшы, әмма аны башкаларга күрсәтү дә бик файдалы.

Күчеп йөрүче бер өлкән күп еллар җыелышларга рухи ярдәм күрсәткән һәм уртача яшәгән мәсихчеләргә очрашулар үткәрергә биналар төзергә ярдәм иткән. Ул үзенең хисләрен уртаклаша: «Кардәшләремә хезмәт итүдән алган шатлык һәм аларның йөзләрендә чагылган рәхмәт хисе мине башкаларга ярдәм итү мөмкинлекләрен эзләүне дәвам итәргә дәртләндерә. Башкаларга шәхси кызыксыну күрсәтү бәхеткә ачкыч икәненә мине тәҗрибәм ышандыра. Мин шулай ук шуны беләм: без өлкәннәр „җилдән саклык... даладагы су чишмәләре кебек, сусаган җирдә биек кыяның күләгәсе кебек булырга“ тиеш» (Исай 32:2).

Нинди күңелле бергә яшәргә!

Һичшиксез, башкаларга ярдәм итү, Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләр белән дусларча мөнәсәбәт зур файда һәм чын бәхет китерә. «Нинди рәхәт һәм нинди күңелле кардәшләргә бергә яшәргә!» — дип әйткән мәдхия җырлаучы (Мәдхия 132:1, АМТ). Мигель, Фройлан, Алма-Рут мисаллары шуны күрсәтә: гаиләнең бердәм булуы бер-береңә таяныч бирүдә зур роль уйный. Чын гыйбадәт кылу белән берләштерелгән булу нинди фатиха! Ирләр белән хатыннарга үгет биргәннән соң, рәсүл Петер болай дип яза: «Ниһаять, һәммәгез дә бер фикердә, миһербанлы, туган җанлы, шәфкатьле, тыйнак булыгыз» (1 Петер 3:8).

Чын дуслык рухи яктан да һәм эмоциональ яктан да зур файда китерә. Имандашларына мөрәҗәгать итеп, рәсүл Паул: «Курка торганнарны дәртләндерегез, хәлсезләргә ярдәм итегез. Бар кешеләргә карата түземле булыгыз... Һәрвакыт бер-берегезгә һәм бар кешеләргә яхшылык эшләргә тырышыгыз»,— дип өнди (1 Тессалуникәлеләргә 5:14, 15).

Шуңа күрә башкаларга гамәлдә ярдәм итү мөмкинлеге эзләгез. «Һәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшлик», чөнки бу тормышны чын мәгънәле итә, канәгатьлек китерә (Гәләтиялеләргә 6:9, 10). Гайсәнең шәкерте Ягъкуб болай дип язган: «Әгәр имандаш ир-ат яки хатын-кыз киемгә яки ризыкка мохтаҗ булып, сезнең берәрегез: „Иминлек белән китегез. Җылыныгыз һәм яхшы итеп тукланыгыз!“ — дип әйтсә, әмма аларга тормышта кирәк булган нәрсәләрне бирмәсә, бу сүзләрдән ни файда?» (Ягъкуб 2:15, 16). Бу сорауга җавап билгеле. Безгә үзебез «турында гына түгел, бәлки башкалар хакында да кайгыртырга» кирәк (Филиппуйлыларга 2:4).

Йәһвә Шаһитләре, берәр махсус шартларда яки бәла-каза булганда, башкаларга материаль яктан ярдәм итәләр, әмма моннан тыш алар шулай ук якыннарына Алла Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә — бик мөһим ярдәм күрсәтергә тырышалар (Маттай 24:14). Бу өмет һәм юату хәбәрен игълан итүдә 6 000 000 нан артык Шаһит катнаша, һәм бу аларның башкаларга карата ярату белән тулы чын кызыксынуларын күрсәтә. Ләкин Изге Язмаларны кулланып ярдәм итү шулай ук кешеләрнең тагын бер ихтыяҗларын канәгатьләндерергә булыша. Нинди ихтыяҗ?

Иң мөһим ихтыяҗны канәгатьләндерү

Бәхетең чын булсын өчен, Алла белән мөнәсәбәтләрең тиешле булырга тиеш. Бер китапта болай дип әйтелгән: «Кеше һәр җирдә, вакытның һәр чорларында тарихның иң башыннан һәм бүгенге көнгә кадәр үзеннән югарырак һәм көчлерәк булган затка мөрәҗәгать итәргә теләк хис итә. Бу шуны күрсәтә: дин кешенең табигатенә хас, һәм ул фән ягыннан танылырга тиеш. [...] Кеше бөтен дөнья буенча үзеннән югарырак зат эзли һәм аңа иман итә, һәм бу безне дулкынландырырга, гаҗәпләндерергә һәм бездә курку уятырга тиеш» (Кресси Моррисон, «Man Does Not Stand Alone»).

Гайсә Мәсих: «Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле»,— дип әйткән (Маттай 5:3). Башкалардан озак вакыт читләшеп яшәгәнгә, кеше иминлеген югалта. Әмма Барлыкка Китерүчедән читләшеп яшәү күпкә җитдирәк (Ачылыш 4:11). «Аллаһы турында белем» (АМТ) алу һәм бу белемне куллану тормышыбызда иң мөһим урында торырга тиеш (Гыйбрәтле хикәя 2:1—5). Әйе, Алласыз һәм башка кешеләрсез яши алмаганга, безгә рухи ихтыяҗларыбызны канәгатләндерүдә тәвәккәл булырга кирәк. Бәхет һәм тормыштан канәгать булу Йәһвә — «бөтен җиргә Аллаһы Тәгалә» — белән яхшы мөнәсәбәтләргә бәйле (Мәдхия 82:19).

[5 биттәге иллюстрация]

Мигель: «Минем бик авыр вакытларым була иде. Әмма Йәһвә халкы белән аралаша башлагач, минем тормышым үзгәрде».

Алма-Рут: «Йәһвә Алла турында белгәч, мин аның белән тыгыз мөнәсәбәтләр үстерә алам икәнен аңладым».

[6 биттәге иллюстрация]

Эмилия: «Хакыйкатьне белгәнче, мин... бушлык хис итә... идем».

[7 биттәге иллюстрация]

Алланың чын хезмәтчеләре белән аралашу рухи ихтыяҗларны канәгатьләндерергә ярдәм итә.