Син көтә беләсеңме?
Син көтә беләсеңме?
«Йәһвә көненең биредә булуын көтеп һәм аны истә нык тотып, сез Аллага тугры булуда һәм изге тәртиптә нинди булырга тиеш соң!» (2 ПЕТЕР 3:11, 12, ЯД).
1, 2. Йәһвә көнен ничек көтәргә кирәклеген нинди мисал белән күрсәтеп була?
ТӨШКЕ ашка кунаклар көткән гаиләне күз алдыңа китер. Кунакларның килү вакыты якынлаша. Йорт хуҗасының хатыны ризык әзерләвен тәмамлап бара. Ә йорт хуҗасы үзе һәм балалары барысы да әзерме икәнен карыйлар. Бөтенесенең дә кәефе күтәренке. Әйе, гаиләдәгеләрнең барысы да түземсезлек белән кунаклар килүен көтә һәм күңелле аралашу белән тәмле ризык ашауны алдан ук сизеп ләззәтләнәләр.
2 Без, мәсихчеләр, ниндидер мөһимрәк нәрсәне көтәбез. Нәрсәне? Йәһвә көнен! Бу көн килгәнче, безгә Михей пәйгамбәр кебек булырга кирәк, ул: «Мин Йәһвәгә карашымны юнәлдерәм; мин коткаруымның Алласын көтәм»,— дип әйткән (Михей 7:7, АМТ). Бу бернәрсә дә эшләмичә тору дигәнне аңлатамы? Юк. Безнең башкарасы эшебез күп.
3. Мәсихчеләрдә, 2 Петер 3:11, 12 буенча, нинди караш булырга тиеш?
3 Рәсүл Петер безгә ничек көтәргә кирәк икәнен аңларга ярдәм итә. Ул: «Йәһвә көненең биредә булуын көтеп һәм аны истә нык тотып, сез Аллага тугры булуда һәм изге тәртиптә нинди булырга тиеш соң!» — дип әйтә (2 Петер 3:11, 12, ЯД). Бу җөмләнең өндәү билгесе белән язылуына игътибар итик. Петер сорау бирмәгән. Ул Алла тарафыннан рухландырылган ике хатында мәсихчеләрнең нинди булырга тиеш икәнен язган. Ул аларны шулай ук «Аллага тугры булуда һәм изге тәртиптә» булуларын дәвам итәргә үгетләгән. Гайсә Мәсихнең «бу дөнья [төзелеше] бетәчәгенең» билгесен сурәтләвеннән 30 ел үтүгә карамастан, мәсихчеләргә уяу булуларын югалтмаска кирәк булган (Маттай 24:3). Аларга «Йәһвә көненең биредә булуын көтәргә һәм аны истә нык тотарга» кирәк булган.
4. «Йәһвә көненең биредә булуын... истә нык тотарга» дигән сүзләр нәрсәне аңлата?
4 «Истә нык тотарга» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «тизләштерү» дигән мәгънә йөртә. Әлбәттә, без Йәһвә көнен туры мәгънәдә «тизләштерә» алмыйбыз. Дөресен генә әйткәндә, без Гайсә Мәсихнең үз Әтисенең дошманнары өстеннән хөкемне үтәр өчен килү «көнен дә, сәгатен дә» белмибез (Маттай 24:36; 25:13). Бер белешмәлектә «тизләштерү» дигән сүз турында болай дип әйтелә: бу сүз «ашыгу» дигән мәгънә йөртүче фигыльдән барлыкка килә һәм «шулай итеп, „тырышчан, эшчән, берәр нәрсә белән мәшгуль булу“ дигәнне аңлата». Шулай итеп, Петер имандашларын Йәһвә көненең биредә булуын бик нык «теләргә» өндәгән дип әйтеп була. Алар бу өндәүне Йәһвә көнен һәрвакыт истә тотып үти алган (2 Петер 3:12). «Йәһвәнең бөек һәм куркыныч көне» шундый якын булганга, безгә дә ул мәсихчеләрнеке кебек фикер йөртү ысулы кирәк (Җаил 3:4, АМТ).
«Изге тәртипле» булып көтик
5. Без Йәһвә көнен күрергә бик теләгәнебезне ничек күрсәтә алабыз?
5 Йәһвә көнен кичерергә нык теләсәк, бу «Аллага тугры булуыбыздан һәм изге тәртипле» булуыбыздан күренәчәк. Бәлки, «изге тәртип» дигән сүзләр Петернең мондый сүзләрен исебезгә төшерәдер: «Сүз тыңлаучан балалар сыман булыгыз, Яхшы хәбәр турында белмәгән вакытыгыздагы элекке тән нәфесләренә иярмәгез. Киресенчә, сезне чакырган Аллаһы изге булган кебек, сез дә бар гамәлләрегездә изге булыгыз. Изге язмада: „Изге булыгыз, чөнки Мин изге“,— дип язылган бит» (1 Петер 1:14—16).
6. Изге булыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?
6 Изге булыр өчен, без физик, әхлакый, рухи сафлык һәм, шулай ук, уйларыбызда сафлык сакларга тиешбез. Йәһвә исемен йөрткән кешеләргә хас булган изгелекне саклап, без Йәһвә көненә әзерләнәбезме? Бу дөньяның әхлак нормалары түбәнәя барганга, безнең көннәрдә изге булу җиңел түгел (1 Көринтлеләргә 7:31; 2 Тимутегә 3:13). Безнең әхлак нормаларыбыз һәм бу дөньяның әхлак нормалары арасында аерма зурая икәнен күрәбезме? Әгәр аерма зураймаса, борчылу өчен сәбәпләребез бар. Безнең шәхси нормаларыбыз дөньяныкыннан югарырак булса да, вакыт узу белән алар түбәнәеп китмиме? Әгәр безнең очракта бу дөрес булса, безгә, Аллага яраклы булыр өчен, кискен чаралар күрергә кирәк.
7, 8. а) «Изге тәртипле» булуның мөһимлеген без ничек югалта алыр идек? б) Төзәтүнең нинди чаралары кирәк булырга мөмкин?
7 Интернетка порнография кергәч, аны бер үзеңә карарга мөмкинлек ачылды. Шуңа күрә, башта әхлаксыз материал карарга мөмкинлекләре булмаган кешеләр үзләре өчен, бер табиб әйтүенчә, «сексуаль фантазияләрен канәгатләндерүнең бетмәс чыганагын» таптылар. Әгәр без Интернетта оятсыз сайтлар эзли башласак, бу без Изге Язмалардагы «бернинди пакьсезгә» кагылмагыз дигән боерыкны санга сукмыйбыз икәнен аңлатыр иде (Исай 52:11). Әгәр шулай эшләсәк, «Йәһвә көненең биредә булуын көтәбез һәм аны истә нык тотабыз» дип әйтә алыр идекме? Акылыбызны оятсыз әйберләр белән тутырсак та, чистарыныр өчен әле вакыт бар дип, уйларыбызда бу көнне ераклаштырабыз булып чыкмас идеме? Әгәр бездә андый проблема булса, Йәһвәдән тоткарланмыйча: «Яраксыздан күзләремне бор, Синең васыятьләрең буенча яшәргә бир»,— дип ялварып сорарга кирәк (Мәдхия 118:37, «Современный перевод»).
8 Йәһвә Шаһитләренең иң зур күпчелеге — яшьләр дә, картлар да — Алланың югары нормаларын тоталар һәм бу дөньяның әхлаксыз вәсвәсәләреннән качалар. Алар, нинди көннәрдә яшәгәнебезне истә тотып һәм Петернең Йәһвә көне «карак» кебек киләчәге турындагы кисәтүенә игътибар итеп, «изге тәртипле» булып калалар (2 Петер 3:10). Аларның эшләре алар «Йәһвә көненең биредә булуын көтәләр һәм аны истә нык тоталар» икәнен күрсәтә *.
«Аллага тугры булып» көтәргә
9. Аллага тугры булу безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?
9 Йәһвә көнен истә тотар өчен, шулай ук Аллага тугры булу бик мөһим. Аллага 1 Тимутегә 2:4). «Ул беркемнең дә һәлак булуын теләми, бәлки барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Петер 3:9). Шуңа күрә, кешеләргә Йәһвә турында белергә һәм аның үрнәген тотарга ярдәм итеп, Аллага тугры булу безне тагын да күбрәк тырышлыклар куярга дәртләндерергә тиеш түгелме? (Эфеслеләргә 5:1, ЯД).
тугры булу — ул аңа карата хөрмәт, бу хөрмәт Алла хуплаганны эшләргә дәртләндерә. Аллага тугры булу Йәһвәне фидакарь яратудан килә. Алла «барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен тели» (10. Ни өчен безгә «байлыкка кызыгудан» сакланырга кирәк?
10 Йәһвәгә тугры булуыбызны барыннан да бигрәк Алла Патшалыгын эзләп күрсәтәбез (Маттай 6:33). Моның өчен материаль байлыкка карата дөрес караш кирәк. Гайсә: «Карагыз, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз, чөнки кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел»,— дип кисәткән (Лүк 12:15). Акча ярату аркасында акылыбызны югалта алуыбызны күз алдына китерү, бәлкем, авыр булса да, «тормыш мәшәкатьләре һәм байлыкка кызыгуның» Алла «сүзен басып» китә алуына игътибар итәргә кирәк (Маттай 13:22). Яшәр өчен, эшләп акча табу һәрвакыт җиңел түгел. Шуңа күрә кайбер илләрдә күп кешеләр болай дип уйлый: баерак булган илгә, бәлки гаиләсен берничә елга калдырып, акча эшләргә китмәсәләр, тормышларын яхшырта алмыйлар. Мондый караш Алла хезмәтчеләренең кайберләренә дә тәэсир иткән. Башка илләрдә эшләп, алар гаиләләрен хәзерге уңайлыклар белән тәэмин итә ала. Әмма туган илендә калган туганнарының рухилыгы белән нәрсә булачак? Гаилә башлыгының тиешле җитәкчелеге булмаса, алар Йәһвә көнен кичерер өчен кирәк булган рухилыкны саклый алалармы?
11. Бер кеше байлыкка караганда Аллага тугры булу мөһимрәк икәнен ничек күрсәткән?
11 Филиппиннан Япониягә акча эшләр өчен килгән бер кеше Йәһвә Шаһитләре ярдәмендә Изге Язмалар хакыйкате белән танышкан. Изге Язмалардан гаилә башлыкларының нинди бурычлары бар икәнен белгәч, ул үз гаиләсенә Йәһвә хезмәтчеләре булырга ярдәм итәргә кирәклеген аңлаган (1 Көринтлеләргә 11:3). Филиппинда калган хатыны иренең яңа ышануларына бик нык каршы килгән. Ул иренең, өйгә кайтып, Изге Язмалар хакыйкатенә өйрәтүен теләмәгән. Аның теләге иренең акчалар җибәрүен дәвам итүе булган. Әмма ире, вакыт ашыктырганын аңлап һәм үз туганнарын кайгыртып, барыбер өйләренә кайткан. Гаиләсенә күрсәткән түземлеге һәм яратуы юкка гына булмаган: берникадәр вакыт үзганнан соң, аның гаиләсе бергәләп Йәһвәгә хезмәт итә башлаган, ә хатыны тулы вакытлы Алла хезмәтчесе булып киткән.
12. Ни өчен без рухи эшләрне беренче урынга куярга тиешбез?
12 Безнең хәлне янып торган йорт эчендәге кешеләрнең хәле белән чагыштырып була. Янган йорт ишеләм дип торганда, материаль байлык сакларга тырышып, чабып йөрү акыллы булыр идеме? Кешеләрне — үзеңне, гаиләңне, бу йортта яшәүче кешеләрне — коткару мөһимрәк түгелме? Бу дөнья төзелеше үзенең ахырына якынлаша, озакламыйча ул «ишелеп» төшәчәк, 1 Тимутегә 4:16).
һәм кешеләрнең тормышы куркыныч астында. Моны аңлап, без, һичшиксез, рухи эшләрне беренче урынга куярга һәм кешеләрне коткаручы Патшалык турындагы вәгазь эшенә тулысынча бирелгән булырга тиешбез (Безгә «тапсыз» булырга кирәк
13. Йәһвә көне килгән чакта, без нинди булырга телибез?
13 Петер көтү өзлексез булырга тиеш икәненә басым ясап: «Сөеклеләрем, моның һәммәсен дә көтеп, Аллаһы каршында иминлектә [«тынычлыкта», ЯД] яшәп, һичбер тапсыз, кимчелексез табылуыгыз өчен хәлдән килгән бөтен нәрсәне эшләгез»,— дип әйткән (2 Петер 3:14). Петер изге тәртипле һәм Аллага тугры булу кирәк дип үгетли һәм, өстәвенә, Йәһвәнең ахыр чиктә кешене Мәсихнең кадерле каны белән сафландырылган дип санавы никадәр мөһим икәненә басым ясый (Ачылыш 7:9, 14). Моның өчен кеше Гайсә корбанына иман итәргә һәм Йәһвәнең үзен аңа багышлаган, суга чумдыру йоласын үткән хезмәтчесе булырга тиеш.
14. «Тапсыз» булу нәрсәне аңлата?
14 Петер, без Йәһвә тарафыннан «тапсыз... табылсын» өчен, безне көчебездән килгәннең барысын да эшләргә дәртләндерә. Без, бу дөнья безнең тәртибебезне һәм фикер йөртүебезне мәсхәрә итмәсен өчен, мәсихче символик киемнәребезне тапсыз саклыйбызмы? Әгәр без киемебездә тап күрсәк, аны шунда ук бетерергә тырышабыз. Ә бу безнең яраткан күлмәгебез яки костюмыбыз булса, аны чистартып бетермичә туктамыйбыз. Ә безнең мәсихче «киемнәребезне» характерыбыздагы һәм тәртибебездәге кимчелекләр «пычратканда», без шулай ук эшлибезме?
15. а) Ни өчен исраиллеләргә кием кырыена чук ясарга кирәк булган? б) Йәһвәнең хезмәтчеләре бу дөньядан нәрсә белән аерылып тора?
15 Исраиллеләргә «кием кырыйларына чуклар» ясарга һәм шуларга «ачык зәңгәр йоннан җепләр» кушарга боерык бирелгән булган. Ни өчен? Моны Йәһвә васыятьләрен истә тотар өчен, аларны үтәр өчен һәм үзләренең Алласы алдында изге булыр өчен эшләргә кирәк булган (Саннар 15:38—40). Без, Йәһвәнең хәзерге хезмәтчеләре, Алла кануннарын һәм принципларын үтәгәнгә, бу дөньядан аерылып торабыз. Мәсәлән, без әхлакый сафлык саклыйбыз, канның изгелеген таныйбыз һәм потларга табынуның бер төрендә дә катнашмыйбыз (Рәсүлләр 15:28, 29). Сафлыгыбызны саклауда нык булганга, күп кешеләр безне хөрмәт итә (Ягъкуб 1:27).
Безгә «кимчелексез» булырга кирәк
16. «Кимчелексез» булыр өчен, нәрсә эшләргә?
16 Петер шулай ук безгә «кимчелексез» булырга кирәк дип әйтә. Бу ничек мөмкин? Гадәттә, тапны юып яки башка берәр ничек бетереп була. Әмма киемнең үзендә берәр кимчелек булса, аны бик җиңел генә төзәтеп булмый. Рәсүл Паул Филиппуйдагы мәсихчеләргә мондый үгет-нәсыйхәт биргән: «Һәр эшне зарланмыйча һәм бәхәсләшмичә эшләгез; шул чагында гына азгын һәм бозык кешеләр арасында гаепсез, саф һәм Аллаһының кимчелексез балалары булып калырсыз» (Филиппуйлыларга 2:14, 15). Бу киңәшне куллансак, без зарланудан һәм бәхәсләшүдән качачакбыз һәм Аллага саф ниятләрдән чыгып хезмәт итәчәкбез. Безне «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәрне» вәгазьләргә Йәһвәгә һәм кешеләргә карата ярату дәртләндерәчәк (Маттай 22:35—40; 24:14). Без, үз теләгебез буенча башкаларга Алланы һәм аның Сүзен — Изге Язмаларны — белергә ярдәм итеп, көч һәм вакыт сарыф итәбез. Кешеләр тулаем алганда моны, бәлки, аңламасалар да, без яхшы хәбәр сөйләвебезне дәвам итәчәкбез.
17. Әгәр мәсихчеләр җыелышында җаваплы урын алырга омтылышыбыз бар икән, бу омтылышның сәбәпләре нинди булырга тиеш?
17 Без «кимчелексез» булырга телибез, шуңа күрә безгә тормышыбызның бар өлкәләрендә тәртибебезнең — ни өчен без болай яки икенче төрле эшләвебезнең — сәбәпләрен тикшереп чыгарга кирәк. Без башкача бу дөнья кешеләре кебек эшләмибез: алар еш кына эшләрен, үз файдаларын эзләп, мәсәлән, байлык яки югары дәрәҗәле урын өчен башкаралар. Мәсихчеләр җыелышында җаваплы урын алырга омтылабыз икән, бу омтылуның сәбәпләре саф булсын һәм безне һәрвакыт Йәһвәгә һәм кешеләргә карата ярату дәртләндерсен. Рухи карашлы ир-атларның, Йәһвә белән имандашларга хезмәт итәргә басынкы теләк һәм шатлык күрсәтеп, «бердәмлекнең җитәкчесе булырга омтылулары» бик сөендерә (1 Тимутегә 3:1; 2 Көринтлеләргә 1:24). Әйе, өлкәннәр булып хезмәт итәргә яраклы булган мәсихчеләр Алла «көтүен... теләп... акчага комсызланып түгел, бәлки күңел кушканча тырышлык белән көтәләр... Тапшырылганнар өстеннән хакимлек итмиләр, бәлки көтүгә үрнәк» булып хезмәт итәләр (1 Петер 5:1—4).
Безгә «тынычлыкта» яшәргә кирәк
18. Йәһвә Шаһитләре нинди сыйфатлары белән яхшы билгеле?
18 Ниһаять, Петер безне «тынычлыкта» яшәргә дәртләндерә. Бу таләпне үтәр өчен, Йәһвә һәм якыннарыбыз белән тыныч мөнәсәбәтләр булырга тиеш. Петер имандашлар белән тыныч мөнәсәбәт саклау һәм «бер-беребезне эчкерсез ярату» никадәр мөһим икәненә басым ясый (1 Петер 2:17; 3:10, 11; 4:8; 2 Петер 1:5—7). Тынычлыгыбызны саклар өчен, безнең арабызда мәхәббәт булырга тиеш (Яхъя 13:34, 35; Эфеслеләргә 4:1, 2). Безнең яратуыбыз һәм тынычлыгыбыз халыкара конгресслар үткәндә аеруча күренә. Шундый бер конгресс 1999 елда Коста-Рикада үткән. Кунакларны каршы алганда, бу илдә яшәүче Шаһитләр ялгыш бер сатучының сату урынын башка кешеләргә күренмәслек итеп каплаганнар. Сатучыга бу бик нык ошамаган. Әмма икенче көнне ул шуңа игътибар иткән: Йәһвә Шаһитләре кунаклар белән таныш булмаса да, аларны ярату белән каршы алганнар һәм барысы да тынычлыкта үткән. Һәм конгрессның соңгы көнендә сатучы үзе дә кунакларны сәламли башлаган һәм аның белән Изге Язмалар өйрәнүе алып барылуын сораган.
19. Ни өчен имандашлар белән тату яшәүгә омтылу бик мөһим?
Мәдхия 36:11; 2 Петер 3:13). Мәсәлән, безнең берәр имандашыбыз белән мөнәсәбәтләребез бозык ди. Без үзебезнең аның белән Оҗмахта тыныч яшәгәнебезне күз алдына китерә алабызмы? Кардәшебезнең безгә каршы берәр нәрсәсе булса, безгә аның белән татулашырга кирәк (Маттай 5:23, 24). Йәһвә белән тыныч мөнәсәбәтләрдә булырга теләсәк, моны эшләү бик мөһим (Мәдхия 34:27; 1 Яхъя 4:20).
19 Кардәшләребез белән эчкерсез рәвештә тыныч яшәргә тырышуыбыз Йәһвә көненең килүен һәм ул вәгъдә иткән яңа дөньяны никадәр нык теләгәнебез турында бик күпне ачыклый (20. Көтә белүебезне ничек күрсәтәбез?
20 Безнең турыда «Йәһвә көненең биредә булуын көтәбез һәм аны истә нык тотабыз» дип әйтеп буламы? Бу әхлаксыз дөньяда изге калуыбыз аша безнең явызлыкның ахырын күрергә бик нык теләвебез чагыла. Моннан тыш, Йәһвә көненең килүен бик нык теләгәнгә һәм Патшалык идарәсе астында яшәргә омтылганга күрә, без Аллага тугрылык саклыйбыз. Шулай ук тыныч яңа дөньяда яшәргә теләгебез имандашларыбыз белән хәзер тату яшәргә омтылуыбыздан күренә. Шулай эшләп, без көтә белүебезне һәм «Йәһвә көненең биредә булуын... истә нык тотуыбызны» күрсәтәбез.
[Искәрмә]
^ 8 абз. Мисалларны «Күзәтү манарасы»ның 2000 ел, 1 гыйнвар санында, 16 нчы биттә (рус) һәм «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасында» (1997 ел), 51 нче биттә табарга була (рус).
Хәтерлисезме?
• «Йәһвә көненең биредә булуын... истә нык тоту» нәрсәне аңлата?
• Көтә белү безнең тәртибебездә ничек күренә?
• Ни өчен Аллага тугры булу бик мөһим?
• Йәһвә безне «тапсыз, кимчелексез» һәм «тынычлыкта» яшәүчеләр итеп «тапсын» өчен, нәрсә эшләргә кирәк?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[9 биттәге иллюстрация]
Көтә белү изге тәртиптән күренә.
[10 биттәге иллюстрацияләр]
Патшалык турындагы вәгазь эше кешеләрнең гомерен саклый.
[12 биттәге иллюстрация]
Йәһвә көнен көтеп, әйдәгез, тынычлыкка омтылыйк.