Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хакыйкать Алласыннан үрнәк алыгыз

Хакыйкать Алласыннан үрнәк алыгыз

Хакыйкать Алласыннан үрнәк алыгыз

«Шулай итеп, Аллаһының сөекле балалары буларак, Аңа ошарга [«аңардан үрнәк алырга», ЯД] тырышыгыз» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 5:1).

1. Кайберәүләр хакыйкать турында нинди фикер йөртә, һәм аларның фикер йөртүләрендә нинди зәгыйфь як бар?

«НӘРСӘ ул — хакыйкать?» (Яхъя 18:38). Бу сорауны 2000 ел элек Понти Пилат биргән, һәм бу сүзләр белән ул хакыйкатьне эзләү файдасыз эш һәм аны табып булмый дип әйтергә теләгән. Безнең көннәрдә яшәгән кешеләрнең күпләре бу фикер белән ризалашыр. Хакыйкать асылының үзе шик астына куела. Син «һәрбер кешенең үз хакыйкате», «хакыйкать ул чагыштырмача гына» яки «хакыйкать үзгәреп тора» дигән әйтемнәрне ишеткәнең бардыр. Әмма мондый фикер йөртүләрнең зәгыйфь ягы бар. Мәсәлән, без беләбез: фәнни эзләнүләрнең яки мәгърифәтнең максаты — без яшәгән дөнья турында фактлар, ягъни хакыйкатьне белү. Хакыйкать ул синең сайлавыңа бәйле түгел. Мәсәлән, кеше җаны үлемсезме яки юкмы, Шайтан бармы яисә юкмы, яшәүнең мәгънәсе бармы яки юкмы кебек сорауларның бер генә дөрес җавабы була ала. Җавапның берсе генә дөрес, башкасы ялган, икесе дә дөрес була алмый.

2. Нинди яклардан Йәһвә — хакыйкать Алласы, һәм без нинди сорауларны карап чыгабыз?

2 Үткән мәкаләдә без Йәһвәнең хакыйкать Алласы икәнлеген карап чыктык. Ул барлык нәрсә турында хакыйкатьне белә. Үзенең ялганчы дошманы Иблис Шайтанга капма-каршы буларак, Йәһвә һәрвакыт дөреслек кыла. Моннан тыш, ул башкаларга хакыйкатьне мул итеп ача. Рәсүл Паул имандашларын: «Аллаһының сөекле балалары буларак, Аңа ошарга [«аңардан үрнәк алырга», ЯД] тырышыгыз»,— дип өндәгән (Эфеслеләргә 5:1). Без, Йәһвә Шаһитләре буларак, хакыйкать сөйләүдә һәм тормышыбызны хакыйкать буенча алып баруда ничек Алладан үрнәк ала алабыз? Ни өчен моны эшләү мөһим? Һәм Йәһвә үзенең дөреслек юлы белән баручыларны хуплый икәненә безне ничек ышандыра? Әйдәгез бу сорауларны карап чыгыйк.

3, 4. Рәсүл Петер һәм Паул «соңгы көннәрдә» нәрсә булачагын ничек сурәтлиләр?

3 Без күп ялган дини тәгълиматлар булган вакытта яшибез. Алла тарафыннан рухландырылган рәсүл Паулның алдан әйтүенчә, күп кешеләр бу «соңгы көннәрдә» тышкы яктан иман тотучы булып күренәләр, әмма чынлыкта иман тотуның көчен инкяр итәләр. «Бозык акыллы» кайбер кешеләр хакыйкатькә каршы киләләр. Өстәвенә, «мәкерле кешеләр һәм алдакчылар... адаштырып һәм үзләре дә адашып, явызлыкларында тагын да алга китәләр». Мондый кешеләр һәрвакыт өйрәнсәләр дә, беркайчан да «хакыйкатьне аңлауга ирешә алмыйлар» (2 Тимутегә 3:1, 5, 7, 8, 13).

4 Соңгы көннәр турында язарга рәсүл Петер дә Алла тарафыннан рухландырылган булган. Аның сүзләре тулысынча үтәлә: кешеләр хакыйкатьне дә кабул итмиләр һәм Алла Сүзеннән һәм андагы хакыйкатьне игълан иткән кешеләрдән дә көләләр. Мондый көлүчеләр Нух көннәрендәге дөньяның су белән батырылганын «юри» санга сукмыйлар. Ә ул көннәр булачак хөкем итү көненә үрнәк булып тора. Алар теләгәнчә булачак дип уйлап, бу кешеләр үзләрен һәлакәткә дучар итәләр. Бу һәлакәт Алла бозык кешеләрне юк итәр өчен билгеләгән вакыт килгәч булачак (2 Петер 3:3—7).

Йәһвә хезмәтчеләре хакыйкатьне белә

5. Даниел пәйгамбәрнең сүзләре буенча, «ахыр заманда» нәрсә булырга тиеш, һәм бу пәйгамбәрлек ничек үтәлгән?

5 «Ахыр заман» турында язганда, Даниел пәйгамбәр Алла хезмәтчеләре арасында гел икенче вакыйгалар булачагы — дини хакыйкатьнең яңадан торгызылуы — турында алдан ук әйткән. Ул: «Күпләр, чын белем эзләп, арлы-бирле йөрерләр, һәм чын белем артыр»,— дип язган (Даниел 12:4, «Современный перевод»). Бөек Алдакчы Йәһвәнең хезмәтчеләрен чуалдыра яки сукыр итә алмый. Алла хезмәтчеләре, Изге Язмаларның битләре буенча «арлы-бирле йөреп», төгәл белемнәргә ия булдылар. Беренче гасырда Гайсә үз шәкертләрен өйрәткән. «Ул аларга Изге язманы аңларга ярдәм иткән» (Лүк 24:45). Безнең көннәрдә Йәһвә нәкъ шулай ук эшләгән. Үзенең Сүзе, рухы, оешмасы аша бөтен җир буенча миллионлаган кешеләргә ул инде үзе белгәнне — хакыйкатьне — аңларга мөмкинлек биргән.

6. Алла халкы бүген Изге Язмаларның нинди хакыйкатьләрен аңлый?

6 Без, Алла халкы, безнең өчен белү беркайчан да мөмкин булмаган белемнәрнең зур өлешен аңлыйбыз. Без бу дөньяның акыл ияләре меңләгән еллар дәвамында җавап эзләгән сорауларның җавабын беләбез. Мәсәлән без, ни өчен кешеләр газап чигә, ни өчен алар үлә, һәм ни өчен кешелек бөтен дөнья буенча тынычлык урнаштыра алмый һәм бердәмлектә яши алмый икәнен беләбез. Безгә шулай ук шундый фатиха бирелгән: киләчәк безгә нәрсә әзерләгәнен аңлау. Без Алла Патшалыгының идарә итүе, җирдәге оҗмах һәм камиллектә чиксез яшәү турында беләбез. Без шулай ук Аллаһы Тәгаләне — Йәһвәне белдек. Без аның үзенә җәлеп итә торган шәхесе белән таныштык һәм, ул безне фатихаласын өчен, нәрсә эшләргә тиешлегебезне белдек. Хакыйкатьне белгәнгә, без ялганны дөреслектән аера алабыз. Ә хакыйкать буенча яшәү безне файдасыз омтылышлардан саклый, тормышның иң яхшы юлы буенча баруны мөмкин итә һәм киләчәккә гаҗәеп матур өмет бирә.

7. Изге Язма хакыйкатьләрен кем аңлый ала, ә кем юк?

7 Син Изге Язмалар хакыйкатен аңлыйсыңмы? Әгәр аңласаң, бу бик зур фатиха. Язучы, китап язганда, аны, гадәттә, укучыларның берәр аерым төркеменә яраклаштырып яза. Кайбер китаплар югары белемле кешеләр өчен, кайберләре балалар өчен, өченчеләре аерым өлкә эше белгечләре өчен языла. Барлык кешеләрнең дә Изге Язмаларны укырга мөмкинлеге булса да, бу китап аны аңлый һәм кадерли ала торган укучыларның аерым төркеме өчен бирелгән. Йәһвә аны җирдә яшәгән юаш, басынкы кешеләр өчен барлыкка китергән. Мондый кешеләр, белемләренә, тәрбияләренә, тормыштагы дәрәҗәләренә һәм милләтләренә карамастан, Изге Язмаларның мәгънәсен аңлый алалар (1 Тимутегә 2:3, 4). Икенче яктан, Изге Язмаларның хакыйкатен аңлау, интеллектлары һәм белемнәре нинди генә булмасын, йөрәк торышлары дөрес булмаган кешеләр өчен ябык. Тәкәббер, горур кешеләр Алла Сүзендәге кыйммәтле хакыйкатьләрне аңлый алмыйлар (Маттай 13:11—15; Лүк 10:21; Рәсүлләр 13:48). Мондый китапны Алла гына барлыкка китерә алган.

Йәһвә хезмәтчеләре дөреслек кыла

8. Ни өчен Гайсә хакыйкатьнең үзе булган?

8 Йәһвә кебек, аның тугры хезмәтчеләре дә дөреслек кыла. Гайсә Мәсих, Йәһвәнең иң күренекле Шаһите, өйрәтүләре, үлеме һәм яшәве белән хакыйкатьне раслаган. Ул Йәһвә сүзенең һәм вәгъдәләренең дөреслеген яклаган. Шуңа күрә Гайсә, үзе әйтүенчә, хакыйкатьнең үзе булган (Яхъя 14:6; Ачылыш 3:14; 19:10).

9. Изге Язмада дөресне сөйләү турында нәрсә әйтелә?

9 Гайсә «мәрхәмәт һәм хакыйкать белән тулы булган», һәм «Аның телендә ялган булмаган» (Яхъя 1:14; Исай 53:9). Чын мәсихчеләр Гайсә биргән үрнәкне тоталар. Паул имандашларына: «Ялганны кире кагып, бер-берегезгә хакыйкатьне сөйләгез, без барыбыз да бер тәннең әгъзалары бит»,— дип киңәш биргән (Эфеслеләргә 4:25). Моңа кадәр Зәкәрия пәйгамбәр: «Бер-берегезгә дөресне сөйләгез»,— дип язган (Зәкәрия 8:16). Мәсихчеләр, Аллага яраклы булырга теләгәнгә, дөреслек кылалар. Йәһвә үзе дөреслек кыла һәм ялганның нинди зарар китерә алганын белә. Шуңа күрә ул аның хезмәтчеләре дөресне сөйлиячәкләр дип өметләнә.

10. Ни өчен кешеләр ялган сөйли, һәм моның нинди яман нәтиҗәсе бар?

10 Күп кешеләргә ялганлау, берәр максатка ирешер өчен, яраклы корал кебек күренә. Кешеләр, җәзадан качар өчен, файда казаныр өчен яки башкаларның мактау сүзләрен ишетер өчен, ялган сөйлиләр. Әмма ялган — ул кимчелек. Аннан да бигрәк — ялганчыларны Алла хупламый (Ачылыш 21:8, 27; 22:15). Әгәр башкалар безне дөреслек кылучы итеп белсәләр, алар әйткән сүзебезгә ышаначак, безне инабәтле дип санаячак. Әмма безне бер тапкыр гына да ялган сөйләүдә тотсалар, киләчәктә без нәрсә турында сөйләсәк тә, кешеләр бездән шикләнергә мөмкин. Африканың бер мәкале: «Бер ялган мең дөрес сүзне юк итә»,— дип әйтә. Икенче мәкалдә: «Ялганчыга, ул дөресне сөйләгәндә дә, ышанмыйлар»,— дип әйтелгән.

11. Ни өчен дөреслек кылу дөресне сөйләүдән күбрәкне аңлата?

11 Дөреслек кылу дөресне сөйләү генә түгел. Дөреслек кылу — тормыш итүнең үзе. Бу безнең кем икәнлегебезне билгели. Без кешеләргә хакыйкатьне сөйләвебез белән генә түгел, ә эшләребез белән дә ачыклыйбыз. «Ничек соң син, башкаларны өйрәтеп тә, үзеңне-үзең өйрәтмисең? — дип сораган Паул.— Урламаска үгетлисең, ә үзең урлыйсыңмы? „Зина кылма“ дисең, ә үзең зина кыласыңмы?» (Римлыларга 2:21, 22). Кешеләргә хакыйкатьне бирергә телибез икән, без хакыйкать буенча яшәргә дә тиешбез. Кешеләр безне дөреслек кылучы һәм намуслы итеп белсәләр, өйрәтүебезне күпкә теләбрәк кабул итәчәкләр.

12, 13. Намуслы булу турында бер яшь кыз нәрсә язган, һәм аның югары әхлакый нормаларны тотуының сәбәбе нинди?

12 Йәһвәнең яшь хезмәтчеләре дә дөреслек кылуның никадәр мөһим икәнен аңлыйлар. 13 яшьлек Дженни мәктәп сочинениесендә болай дип язган: «Мин намуслылыкны югары бәялим. Кызганычка каршы, тулысынча намуслы булган кешеләр бүгенге көндә бик күп түгел. Мин үз-үземә вәгъдә бирәм: тормышымда һәрвакыт намуслы булачакмын. Дөресне сөйләү дусларыма яки миңа шунда ук файда китермәсә дә, мин аны сөйлиячәкмен. Мин үземә дусларны дөресне сөйләгән намуслы кешеләр арасыннан сайлыйм».

13 Дженнинең сочинениесе турында укытучысы болай дигән: «Син шундый яшь, әмма синдә инде шундый нык әхлакый һәм этик принциплар бар. Нык характерлы булганга, син бу принципларны тотачаксың икәнен мин беләм». Ни өчен бу кызның әхлак нормалары нык? Сочинениесенең башында Дженни аның дине «тормышы өчен нормаларны» билгели дип язган. Бу сочинение язылганнан соң, инде җиде ел үткән. Дженни, Йәһвә Шаһите буларак, үз тормышында югары әхлакый нормаларны тотарга дәвам итә — нәкъ укытучысы әйткәнчә.

Йәһвәнең хезмәтчеләре хакыйкатьне ачалар

14. Ни өчен Алла хезмәтчеләренең аеруча зур йөкләмәләре — дөрес булганны яклау — бар?

14 Әлбәттә, Йәһвә Шаһитләре генә түгел, ә башка кешеләр дә дөресен сөйләргә һәм намуслы булырга тырыша алалар. Әмма, Алла хезмәтчеләре буларак, безнең өстә аеруча зур йөкләмә бар: дөрес булганны яклау. Безгә Изге Язмаларның хакыйкате бирелгән, ә ул кешеләрне мәңгелек тормышка алып бара ала. Шуңа күрә безнең башка кешеләргә бу белемне сөйләү бурычыбыз бар. «Кемгә күп бирелсә,— дип әйткән Гайсә,— аннан күп таләп ителер» (Лүк 12:48). Әлбәттә, Алла турында кадерле белемнәр белән фатихаланган кешедән «күп таләп ителә».

15. Башкаларга Изге Язмалардагы хакыйкатьне сөйләгәндә, сез нинди хисләр кичерәсез?

15 Башкаларга Изге Язмалардагы хакыйкатьне сөйләү — ул бәхет. Гайсәнең I гасырдагы шәкертләре кебек, без дә яхшы хәбәрне — шатлыклы өмет хәбәрен — игълан итәбез. Без аны «көтүчеләре булмаган сарыклар кебек, борчылган һәм таралганнарга» һәм «җен өйрәтүләре» күзләрен томалаган һәм аларны чуалдырган кешеләргә сөйлибез (Маттай 9:36; 1 Тимутегә 4:1). Рәсүл Яхъя: «Балаларымның хакыйкатьтә йөрүләре хакында ишетүдән дә зуррак шатлык минем өчен юктыр»,— дип язган (3 Яхъя 4). Бәлки хакыйкатьне Яхъянең үзеннән кабул иткән кешеләрнең — аның «балаларының» — тугрылыгы аңа шатлык китергән. Без дә Алла Сүзен рәхмәт белән кабул иткән кешеләрне күргәндә шатланабыз.

16, 17. а) Ни өчен барысы да хакыйкатьне кабул итми? б) Изге Язмалардагы хакыйкатьне сөйләгәндә, сез нинди шатлык кичерергә мөмкин?

16 Шунсын истә тотарга кирәк: бөтен кеше дә хакыйкатьне кабул итмәячәк. Гайсә Алла турында хакыйкатьне хәтта моны кешеләр кабул итмәгәндә дә сөйләгән. Каршы килүче яһүдләргә ул: «Ни өчен Минем сүзләремә ышанмыйсыз? Кем Аллаһыдан булса, ул Аллаһы сүзләрен тыңлар; ә сез, Аллаһыдан булмаганга күрә, тыңламыйсыз»,— дип әйткән (Яхъя 8:46, 47).

17 Без, Гайсә кебек, Йәһвә турындагы кыйммәтле хакыйкатьне сөйләүдән качарга тырышмыйбыз. Гайсә сөйләгәнне бар кеше кабул итмәгәнгә, без сөйләгәнне дә һәрбер кеше кабул итәчәк дип көтмибез. Моңа да карамастан, без шатлыклы, чөнки беләбез: без дөрес булганны эшлибез. Йәһвә, мәрхәмәтле булганга, кешеләрнең хакыйкатьне белүләрен тели. Хакыйкать мәсихчеләрдә булганга, алар караңгылыкта яткан дөньяга яктылык алып баручылар булалар. Сүзләребез һәм эшләребез аша хакыйкать яктылыгына яктыртырга рөхсәт итсәк, башкалар күктәге Атабызга дан китерә башлый алалар (Маттай 5:14, 16). Шайтанда хакыйкатьнең ялган төре бар. Без бөтен халыклар алдында хакыйкатьнең бу төрен кире кагабыз һәм саф вә чын Алла Сүзен яклаганыбызны белдерәбез. Без белгән һәм сөйләгән хакыйкать аны кабул иткән кешеләргә чын азатлык китерә ала (Яхъя 8:32).

Дөреслек юлы буенча йөрегез

18. Ни өчен һәм ничек Гайсә Натанаилга илтифат күрсәткән?

18 Гайсә дөреслекне яраткан һәм аны сөйләгән. Җирдә хезмәт иткәндә, ул дөреслек эшләгән кешеләргә илтифат күрсәткән. Натанаил турында Гайсә: «Менә чын исраилле, аңарда һичнинди мәкер юк»,— дип әйткән (Яхъя 1:47). Соңыннан Бартулумай исеме бирелгән Натанаил 12 рәсүлләрнең берсе итеп сайланган (Маттай 10:2—4). Нинди хөрмәт аңа күрсәтелгән булган!

19—21. Башта сукыр булган бер кеше батырлык белән дөреслекне сөйләгән өчен ничек фатихаланган булган?

19 Изге Язмалардагы Яхъя китабының тулысынча бер бүлегендә бер намуслы кеше турында әйтелә. Аңа да Гайсә үз фатихасын биргән. Без аның исемен белмибез, ләкин аның тумыштан сукыр булганын һәм хәер җыеп йөргәнен беләбез. Гайсә аңа күрү сәләтен кайтаргач, халык шаккаткан. Бу могҗиза турындагы яңалык хакыйкатькә каршы булган фарисейләрнең кайберләренә дә ирешкән. Алар Гайсәгә иман иткән һәрбер кешене синагогадан куып чыгарырга дип сөйләшкәннәр. Моны белеп, башта сукыр булган кешенең куркуга төшкән әти-әнисе фарисейләргә ялган сөйлиләр: ничек улларының хәзер күрә башлаганын һәм моны кем эшләгәнен белмибез дип әйтәләр (Яхъя 9:1—23).

20 Фарисейләр савыктырылган кешене кабат чакыралар. Дөрес сөйләвенең нәтиҗәсенә карамастан, ул батырлык белән дөресне сөйләгән. Ул ничек савыктырылганын һәм моны Гайсә эшләгәнен аңлата. Бу күренекле һәм белемле кешеләрнең Гайсәнең Алладан булуына ышанмаганнарына гаҗәпләнеп, бу кеше курыкмыйча аларны ап-ачык булганны танырга чакырган һәм: «Ул Кеше Аллаһыдан булмаса, һичнәрсә булдыра алмас иде»,— дип әйткән. Моңа каршы бернәрсә дә әйтә алмаган фарисейләр аны, дорфалыкта гаепләп, куып чыгарганнар (Яхъя 9:24—34).

21 Моның турында белгәч, Гайсә бу кешене эзләргә чыга. Моны эшләргә аны ярату дәртләндерә. Аны тапкач, ул бу кешенең инде күрсәткән иманын ныгыта. Ул аңа үзенең Мәсих булуын ачыклый. Нинди фатиха ала дөресне сөйләгән өчен бу кеше! Һичшиксез, Алла дөреслек сөйләгән кешеләрне хуп күрә (Яхъя 9:35—37).

22. Ни өчен без дөреслек юлы белән барырга тиеш?

22 Хакыйкать буенча яшәүнең кирәклегенә бик җитди карарга кирәк. Бу Алла һәм кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтләрне ныгытыр һәм саклар өчен бик мөһим. Дөреслек кылу — ачык, чын, ягымлы һәм ышанычлы булу дигәнне аңлата, һәм мондый кешеләрне Алла хуплый (Мәдхия 14:1, 2). Киресенчә, намуссызларны, ягъни ялганчы, ышанычсыз һәм мәкерле кешеләрне Йәһвә хупламый (Гыйбрәтле хикәя 6:16—19). Шуңа күрә, дөреслек юлы белән йөрүдә тәвәккәл бул. Чыннан да, хакыйкать Алласыннан үрнәк алыр өчен, без хакыйкатьне белергә, аны сөйләргә һәм тормышыбызны хакыйкать буенча алып барырга тиешбез.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен без хакыйкатьне белгәнебез өчен рәхмәтле була алабыз?

• Без дөреслек кылуда ничек Йәһвәдән үрнәк ала алабыз?

• Изге Язмалардагы хакыйкатьне башкаларга сөйләп, без нинди фатихалар алабыз?

• Ни өчен дөреслек юлы белән бару мөһим?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрацияләр]

Мәсихчеләргә Изге Язмалардагы хакыйкать ышанып тапшырылган, һәм алар аны ашкынып башка кешеләргә сөйлиләр.

[26 биттәге иллюстрацияләр]

Гайсә савыктырган сукыр кеше дөресне сөйләгән өчен бик зур фатихалар алган.