Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Авыр кайгыларда Йәһвәгә тулысынча өмет багла

Авыр кайгыларда Йәһвәгә тулысынча өмет багла

Авыр кайгыларда Йәһвәгә тулысынча өмет багла

«Алла безнең сыенычыбыз, көчебез, авыр кайгы килгән чакта булышучыбыз» (МӘДХИЯ 45:2).

1, 2. а) Без Аллага өмет баглыйбыз дип әйтү генә җитәрлек түгел икәнен нинди мисал күрсәтә? б) Ни өчен без Йәһвәгә сүздә генә өмет багларга тиеш түгел?

БЕЗ Аллага өмет баглыйбыз дип әйтү һәм моны үз эшләрең белән күрсәтү арасында бик зур аерма бар. Мәсәлән, Кушма Штатларының акча берәмлекләрендә «Без Аллага өмет баглыйбыз» дигән язу инде озак вакыт кулланыла *. Ә 1956 елда АКШ конгрессы бу сүзләрне Кушма Штатларның милли девизы итүче закон кабул иткән. Кызык, әмма күп кешеләр — АКШ та гына түгел, ә бөтен дөнья буенча — Аллага караганда күбрәк акчага һәм байлыкка өмет баглыйлар (Лүк 12:16—21).

2 Без, чын мәсихчеләр, Йәһвәгә сүздә генә өмет багларга тиеш түгел. «Кылган гамәлдән башка иман да үле» булган кебек үк, Аллага өмет баглыйбыз дигән сүзләрне эшләребез белән исбат итмәсәк, алар мәгънәсез (Ягъкуб 2:26). Үткән мәкаләдә Йәһвәгә өмет баглауны аңа догада мөрәҗәгать иткәндә, аның Сүзеннән киңәш һәм оешмасыннан җитәкчелек эзләгәндә күрсәтәбез икәнен белдек. Әйдәгез, хәзер, авыр кайгы кичергәндә, без бу өч адымны ничек ясый алабыз икәнен карап чыгыйк.

Эшсез калганда яисә акча җитмәгәндә

3. Бу «соңгы көнннәрдә» Йәһвә хезмәтчеләре нинди экономик авырлыклар белән очраша, һәм Алла безгә ярдәм итәргә тели икәнен без кайдан беләбез?

3 Бу «соңгы көннәрдә», башка кешеләр кебек, без дә, мәсихчеләр, экономик авырлыклар белән очрашабыз (2 Тимутегә 3:1). Шуңа күрә без көтмәгәндә эшебезне югалтырга мөмкин яки, бәлки, аз түләүле эштә күп сәгатьләр эшләргә мәҗбүрдер. Мондый шартларда «кардәш-ырулар... хакында кайгырту» авыр (1 Тимутегә 5:8). Мондый вакытларда Аллаһы Тәгалә безгә ярдәм итәргә телиме? Һичшиксез! Әлбәттә, Йәһвә безне бу дөнья төзелешендә булган бар авырлыклардан саклап тормый. Әмма без аңа өмет багласак, Мәдхия 45:2 дә язылган сүзләр безнең очракта да дөрес булачак: «Алла безнең сыенычыбыз, көчебез, авыр кайгы килгән чакта булышучыбыз». Ничек соң без, экономик авырлыклар кичергәндә, Йәһвәгә тулысынча өмет баглаганыбызны күрсәтә алабыз?

4. Акча ягыннан авырлыклар булганда, без нәрсә турында дога кыла алабыз, һәм Йәһвә мондый догаларга ничек җавап бирә?

4 Йәһвәгә өмет баглаганыбызны күрсәтергә бер мөмкинлек — аңа догада мөрәҗәгать итү. Ләкин нәрсә турында дога кылырга? Әгәр акча ягыннан авырлыклар килеп чыкса, сиңа башка вакытка караганда да ныграк акыллылык кирәк. Шуңа күрә аның турында дога кыл! Йәһвә Сүзе безне мондый сүзләр белән ышандыра: «Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге булмаса, ул вакытта аны Аллаһыдан сорасын, һәм ул аңа биреләчәк, чөнки Аллаһы юмарт һәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә» (Ягъкуб 1:5). Әйе, акыллы карарлар кабул итәргә һәм дөрес сайлау ясарга Йәһвәдән акыллылык — белемнәр, аңлау һәм зирәклекне куллану сәләте сора. Күктәге яратучы Атабыз безне мондый догаларны тыңлаячакмын дип ышандыра. Ул аңа бөтен йөрәкләре белән өмет баглаган кешеләрнең юлларын юнәлдерергә һәрвакыт әзер (Мәдхия 64:3; Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6).

5, 6. а) Ни өчен без экономик авырлыкларны җиңәр өчен Алла Сүзенә мөрәҗәгать итә алабыз? б) Әгәр эшебезне югалтсак, борчылуларны киметер өчен, нәрсә эшләргә була?

5 Йәһвәгә өмет баглавыбызны күрсәтергә тагын бер мөмкинлек — җитәкчелек эзләп Алла Сүзенә мөрәҗәгать итү. Алланың Изге Язмаларда язылган үгетләре «һичшиксез дөрес» (Мәдхия 92:5). 1900 елдан артык элек язылып бетүенә карамастан, Алла тарафыннан рухландырылып язылган бу китапта экономик авырлыкларны уңышлырак җиңәргә ярдәм итүче ышанычлы киңәшләр һәм акыллы фикерләр бар. Изге Язмалардагы акыллылыкны күрсәтүче кайбер мисалларны карап чыгыйк.

6 Акыллы патша Сөләйман күп еллар элек мондый нәтиҗә ясаган: «Аз ашаса да, күп ашаса да хезмәт кешесенең йокысы татлы була; әмма байның күп малы аңа йоклап китәргә ирек бирми» (Вәгазьче 5:11). Мал-мөлкәтебезне төзәтер, чистартыр, тиешле тотар һәм саклар өчен, вакыт һәм акча кирәк. Шуңа күрә эшебезне югалткач, үз тормышыбызны — нинди әйберләр безгә чыннан да кирәк, ә ниндиләре безнең теләк кенә икәнен тикшереп чыгарга мөмкинлек ачыла. Борчылуларны киметер өчен, кайбер үзгәрешләр ясау акыллы булыр иде. Мәсәлән, арзанрак йортка яки фатирга күчеп, яисә кирәкмәс әйберләрдән арынып, тормышыбызны гадиләштерә алабызмы? (Маттай 6:22).

7, 8. а) Гайсә камил булмаган кешеләр материаль әйберләр турында чиктән тыш күп борчылуга бирелүчән булачакларын белә икәнен ничек күрсәткән? (Шулай ук искәрмәне карагыз). б) Чиктән тыш борчылудан качар өчен, Гайсә нинди акыллы киңәш биргән?

7 Таудагы вәгазендә Гайсә мондый киңәш биргән: «Тормышыгыз өчен ни белән тукланырга һәм эчәргә дип, тәнегез өчен нәрсә кияргә дип борчылмагыз» * (Маттай 6:25). Гайсә камил булмаган кешеләрнең тормыш итү өчен кирәкле әйберләр турында борчылуы гадәти икәнен белгән. Ничек соң безгә мондый әйберләр турында «борчылмаска»? «Барыннан да бигрәк, Аның [Алланың] Патшалыгын... эзләгез»,— дип әйткән Гайсә. Нинди генә авырлыклар белән очрашсак та, без Йәһвәгә гыйбадәт кылуны беренче урынга куярга дәвам итәргә тиеш. Шулай эшләсәк, күктәге Атабыз тарафыннан яшәргә кирәк булганның барысы «бирелер». Һәрхәлдә, ул безгә кирәклеген бирәчәк (Маттай 6:33).

8 Гайсә тагын бер киңәш бирә: «Иртәгә булачак көн өчен кайгырмагыз. Иртәгә булачак көн үзе хакында үзе кайгыртыр» (Маттай 6:34). Иртәгә булырга мөмкин булган нәрсәләр турында чиктән тыш борчылу акылсыз. Изге Язмаларның бер белгече: «Күңелсез киләчәкне күз алдына китерүләребез бик сирәк тормышка аша»,— дип әйткән. Изге Язмалар мөһимрәк нәрсәләр турында уйларга һәм бер көн өчен генә борчылырга киңәш бирә, һәм без аларны басынкылык белән тотсак, безгә чиктән тыш борчылулардан качарга җиңелрәк булачак (1 Петер 5:6, 7).

9. Акча ягыннан авырлыклар булганда, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» басмаларында без нинди ярдәм таба алабыз?

9 Акча ягыннан авырлыклар кичергәндә, Йәһвәгә өмет баглаганыбызны без шулай ук «ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» басмаларын уку аша күрсәтә алабыз (Маттай 24:45). «Уяныгыз!» (рус) дигән журналда экономик авырлыкларны хәл итәргә ярдәм итүче кыйммәтле киңәшләр һәм күрсәтмәләр вакыт-вакыт бастырыла. Шул журналның 1991 ел, 8 нче сентябрь санындагы «Эшсезлек — моны ничек хәл итәргә?» дигән мәкаләсендә 8 гамәли киңәш китерелә. Алар эшсез калган күп кешеләргә тормыш авырлыкларын кичерергә һәм җан тынычлыгы сакларга ярдәм иттеләр *. Әлбәттә, мондый җитәкчелекне тормышыңда кулланганда, акчаның чын кыйммәтлегенә дөрес караш булырга тиеш. Моның турында сүз шул ук журналның «Акчадан кыйммәтлерәк нәрсә» дигән мәкаләсендә барган (Вәгазьче 7:12).

Сәламәтлек белән проблемалар булганда

10. Авыр чирдән газапланганда, Йәһвәгә өмет баглап яшәп булганын Давыт патша мисалы ничек күрсәтә?

10 Авыр чир белән газапланганда, Йәһвәгә өмет баглап яшәп буламы? Һичшиксез! Йәһвә, хезмәтчеләре авырганда, аларның хәленә керә. Моннан тыш, ул аларга ярдәм итәргә әзер. Давыт патша мисалын карап чыгыйк. Алланың авырудан газапланган тәкъва кешегә мөгамәләсен сурәтләгәндә, бәлки Давыт үзе бик нык авыргандыр. «Чирләп яткан урында Ходай аңа ял бирер; чирләп яткан урынында аны савыктырыр»,— дип язган Давыт (Мәдхия 40:2, 4, 8, 9). Давыт Аллага нык өмет баглаган һәм соңрак сәламәтләнгән. Ә безгә, сәламәтлек белән проблемалар булганда, Аллага өмет баглаганыбызны ничек күрсәтергә?

11. Авырганда күктәге Атабыздан нәрсә турында сорый алабыз?

11 Авырган вакытта, Йәһвәгә өмет баглаганыбызны, барысын кичерергә ярдәм бир дип, кайнар дога кылып күрсәтә алабыз. Без, сәламәтлегебез турында шартлар рөхсәт иткәнчә кайгыртыр өчен, Алладан безгә «сәламәт акыл» күрсәтергә ярдәм итүен сорый алабыз (Гыйбрәтле хикәя 3:21). Авыруны җиңәр өчен, без шулай ук аңардан түземле һәм нык булырга ярдәм сорый алабыз. Ә иң мөһиме, Йәһвәгә, безгә ярдәм итсен өчен, нәрсә генә булса да, аңа тугры булып калырга көч бирсен өчен һәм җан тынычлыгын югалтмас өчен, дога кылырга кирәк (Филиппуйлыларга 4:13). Үз тормышыбызны саклауга караганда, Йәһвәгә карата сафлыгыбызны саклау мөһимрәк тә. Сафлыгыбызны сакласак, безнең бөек Аллабыз мәңгелек камил тормыш һәм сәламәтлек белән бүләклиячәк (Еврейләргә 11:6).

12. Дәвалануга кагылышлы сорауларны чишкәндә, Изге Язмалардагы нинди принциплар акыллы карар кабул итәргә ярдәм итәчәк?

12 Йәһвәгә өмет баглау шулай ук, гамәли киңәшләр алыр өчен, аның Сүзенә, Изге Язмаларга мөрәҗәгать итәргә дәртләндерә. Изге Язмада бирелгән принциплар, дәвалануга кагылышлы сорауларны чишкәндә, акыллы карарлар кабул итәргә ярдәм итәләр. Мәсәлән, Изге Язмаларда «сихерчелек» хөкем ителгәнгә, без аның белән бәйле булган диагностик яки терапевтик процедураларда катнашмаска телибез (Гәләтиялеләргә 5:19—21; Икенчезаконлык 18:10—12). Изге Язмалардагы акыллылыкның ышанычлы булуына тагын бер мисал карап чыгыйк: «Аңсыз кеше һәр ишеткән сүзгә ышаныр, акыллы кеше исә юлындагы һәр адымын уйлап-үлчәп атлар» (Гыйбрәтле хикәя 14:15). Шуңа күрә дәвалануны планнаштырганда, «һәр ишеткән сүзгә ышаныр» урынына, ышанычлы чыганаклар эзләү акыллырак булыр. Мондый «сәламәт акыл» (ЯД) бар тәкъдимнәрне җентекләп карап чыгарга һәм дөрес карар кабул итәргә ярдәм итәчәк (Титуска 2:12).

13, 14. а) «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» кебек журналларда сәламәтлек турында мәгълүматка бай булган нинди мәкаләләр бастырыла? (29 нчы биттәге рамканы карагыз). б) «Уяныгыз!» журналының 2001 ел, 22 нче гыйнвар санында хроник авырулар турында нинди киңәшләр бирелгән иде?

13 Йәһвәгә өмет баглаганыбызны ышанычлы хезмәтченең басмаларын җентекләп өйрәнгәндә күрсәтәбез. «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» (рус) журналлары вакыт-вакыт төрле авырулар һәм аның белән бәйле булган проблемалар турында бай мәгълүматлы мәкаләләр бастыра *. Кайвакыт бу журналларда төрле авыруларны җиңә алган яки аның белән уңышлы көрәш алып баручы кешеләрнең сөйләгәннәре бастырыла. Шулай ук, кайбер мәкаләләрдә хроник авырулар белән ничек яшәргә икәнен күрсәтүче Изге Язмадан алынган һәм башка гамәли киңәшләр китерелә.

14 Мәсәлән, «Уяныгыз!» журналы, 2001 ел, 22 нче гыйнвар санындагы кереш мәкаләләрдә «Авырганнар өчен юаныч» дигән тема каралган иде. Мәкаләләрдә, Изге Язмаларга нигезләнгән ярдәм итүче принциплар бирелгән, шулай ук күп еллар хроник авырулар белән чирләгән һәм аны яхшы белгән кешеләрнең сөйләгәннәре китерелгән иде. «Авыр чир булганда, ничек яшәргә?» дигән мәкаләдә мондый киңәшләр бирелгән иде: авыруың турында мөмкин булганча күбрәк белергә тырыш (Гыйбрәтле хикәя 24:5); гамәли максатлар, шул ук исәптән башкаларга ярдәм итү максатлары куй, әмма шунсын истә тот: бәлкем, башкалар үти алганның кайберләрен син үти алмаячаксың (Рәсүлләр 20:35; Гәләтиялеләргә 6:4); башкалардан читләшмә (Гыйбрәтле хикәя 18:1, АМТ); башкаларга синең янга кунакка килергә рәхәт булсын өчен тырыш (Гыйбрәтле хикәя 17:22); ә иң мөһиме — Йәһвә Алла һәм җыелыш белән бердәмлек сакла (Наум 1:7; Римлыларга 1:11, 12). Әллә без Йәһвәнең үз оешмасы аша биргән ышанычлы җитәкчелеге өчен рәхмәтле түгелме?

Кешелек табигатенең көчсезлекләре белән көрәшкәндә

15. Камил булмаган тәннең көчсезлекләре белән көрәшкәндә, рәсүл Паул ничек җиңеп чыккан, һәм шуңа күрә без нәрсәгә ышана алабыз?

15 «Кешелек табигатемдә, һичнинди яхшы нәрсә юк»,— дип язган рәсүл Паул (Римлыларга 7:18). Камил булмаган тән теләкләре һәм көчсезлекләре белән көрәшү ни дәрәҗәдә авыр икәнен Паул үз тәҗрибәсеннән белгән. Әмма шул ук вакыт Паул аларны җиңә алуына ышанган (1 Көринтлеләргә 9:26, 27). Ничек ул җиңә алган? Йәһвәгә тулысынча өмет баглап. Шуңа күрә Паул: «Мескен кеше мин! Үлем китерүче бу тәннән мине кем коткарыр? Мине Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы коткаручы Аллаһыга шөкер!» — дип әйтә алган (Римлыларга 7:24, 25). Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Без дә кешелек табигатенең көчсезлекләре белән көрәш алып барабыз. Мондый көрәш алып барганда, безнең бернәрсә дә килеп чыкмый дигән нәтиҗәгә килү һәм ышанычны югалту бик җиңел. Әмма без, Паул кебек, үз көчебезгә түгел, ә Йәһвә көченә чынлап өмет багласак, ул безгә ярдәм итәчәк.

16. Кешелек табигатенең көчсезлекләре белән көрәшкәндә, нәрсә турында дога кылырга кирәк, һәм ул кабат җиңсә нәрсә эшләргә?

16 Кешелек табигатенең көчсезлеге безне калдырмаса, Йәһвәгә догада мөрәҗәгать итәргә кирәк, һәм моның белән аңа өмет баглыйбыз икәнен күрсәтәчәкбез. Йәһвә безгә изге рухы белән ярдәм итсен өчен, аңардан сорарга, хәтта аңа ялварырга кирәк (Лүк 11:9—13). Без Алла рухы җимешенең өлеше — үз-үзеңне тота белү турында сорый алабыз (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Әгәр теләк безне кабат җиңсә? Һич тә бирешмәскә кирәк. Кичерү һәм ярдәм сорап, мәрхәмәтле Аллабызга басынкылык белән дога кылуда өзлексез булыйк. Йәһвә вөҗдан газаплары белән йөкләнгән «горур булмаган, юаш күңелне» беркайчан да кире какмаячак (Мәдхия 50:19). Әгәр без эчкерсез тәүбә итеп, Йәһвәгә дога кылсак, ул вәсвәсәләргә каршы торырга ярдәм итәчәк (Филиппуйлыларга 4:6, 7).

17. а) Без көрәшкән көчсезлеккә карата Йәһвәнең карашы турында уйлану ни өчен файдалы? б) Әгәр безнең ачуыбыз тиз чыга, әгәр телебезгә хуҗа түгелбез, әгәр безнең әдәпсез күңел ачулар карарга омтылышыбыз булса, Изге Язмалардагы нинди өземтәләрне истә калдыру яхшы?

17 Йәһвәгә өмет баглаганыбызны аның Сүзенә җитәкчелек өчен мөрәҗәгать иткәндә күрсәтәбез. Изге Язмалар симфониясен һәм «Күзәтү Манарасы басмаларының Индексы»н (рус) кулланып, без: «Мин көрәшкән көчсезлеккә карата Йәһвәнең карашы нинди?» — дигән сорауга җавап эзли алыр идек. Йәһвәнең безнең хәлебезгә карашы турында уйлану аңа рәхәтлек китерергә теләгебезне тагын да көчлерәк итәчәк. Шулай итеп без бар нәрсәгә аның карашын үзләштерә алачакбыз һәм ул нәфрәт иткәнне нәфрәт итәчәкбез (Мәдхия 96:10). Кайберәүләргә Изге Язмалар шигырьләрен, алар көрәшкән көчсезлеккә кагылышлы шигырьләрне, ятлау ярдәм итә. Без тиз ачуыбыз чыгуга каршы көрәшәбезме? Моның өчен Гыйбрәтле хикәя 14:17 һәм Эфеслеләргә 4:31 кебек өземтәләрне ятларга була. Үз телебезгә хуҗа булу авырмы? Гыйбрәтле хикәя 12:18 һәм Эфеслеләргә 4:29 кебек өземтәләрне истә калдырырга була. Безнең әдәпсез күңел ачуларга омтылыш бармы? Эфеслеләргә 5:3 һәм Көлессәйлеләргә 3:5 кебек өземтәләрне истә калдырырга тырышлык куярга була.

18. Кешелек табигатенең көчсезлекләрен җиңәр өчен, өлкәннәрдән ярдәм сорарга ни өчен без оялырга тиеш түгел?

18 Җыелышта рух билгеләгән өлкәннәрдән ярдәм эзләү — Йәһвәгә өмет баглыйбыз икәнен күрсәтүче тагын бер юл (Рәсүлләр 20:28). Йәһвә, Гайсә аша, бу «бүләкләр төрендәге кешеләрне» (ЯД) үз сарыкларын сакларга һәм алар турында кайгыртучанлык күрсәтергә биргәнен искә төшерик (Эфеслеләргә 4:7, 8, 11—14). Әлбәттә, синдә кешелек табигатенең берәр көчсезлеге булса, ярдәм сорап мөрәҗәгать итү җиңел түгел. Без, өлкәннәр безнең турыда нәрсә уйлар дип куркып, оялырга мөмкин. Рухи яктан җитлеккән бу ир-атлар, һичшиксез, безне алардан ярдәм сорарга батырлыгыбыз җиткән өчен хөрмәт итәчәк. Моннан тыш, өлкәннәр көтүне Йәһвә сыйфатларын күрсәтеп көтәргә тырышалар. Аларның юанычлы, гамәли киңәшләре һәм Алла Сүзеннән үгетләре, тәвәккәллегебезне ныгытыр өчен һәм безгә кешелек табигатенең көчсезлеген җиңәр өчен, нәкъ кирәклесе булырга мөмкин (Ягъкуб 5:14—16).

19. а) Бу дөньяның тормыш ыгы-зыгысын Иблис ничек итеп куллана? б) Өмет баглау нәрсә белән бәйле, һәм без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

19 Беркайчан да онытма: Иблис аңа инде күп вакыт калмаганын белә (Ачылыш 12:12). Ул, бу дөньяның тормыш ыгы-зыгысын кулланып, безне боектырырга һәм бирелергә мәҗбүр итәргә тели. Римлыларга 8:35—39 да әйтелгәнгә тулысынча ышаныйк. Анда болай дип әйтелгән: «Мәсих мәхәббәтеннән безне нәрсә аера алсын: михнәтме яки газапмы, эзәрлекләүме, ачлыкмы яки ялангачлыкмы, хәвефме яки кылычмы? [...] Әмма без боларның һәммәсен дә безне Яратучы ярдәмендә тулысынча җиңеп чыгабыз. Чөнки мин инанам: үлем һәм тереклек тә, фәрештәләр, күктәге башлыклар һәм көчләр дә, хәзерге вә киләчәктәге нәрсәләр дә, биеклек һәм тирәнлек тә, барлыкка китерелгән һичбер нәрсә дә Аллаһының Раббыбыз Мәсих Гайсә аша күрсәткән мәхәббәтеннән безне аера алмаячак». Йәһвәгә өмет баглауны күрсәтүче нинди искиткеч сүзләр! Мондый өмет баглау бары тик хисләр генә түгел. Ул көндәлек тормышыбызда уйлап кабул ителгән карарлар белән бәйле. Шуңа күрә әйдәгез, авыр кайгы кичергәндә, Йәһвәгә өмет багларга тәвәккәл булыйк.

[Искәрмәләр]

^ 1 абз. 1861 елның 20 нче ноябрендә АКШ ның акча бастыра торган органына язган хатында финанс министры Салмон Чейз: «Алла көче булмаса, бер милләт тә көчле була алмый, нәкъ шулай ук Алла якламаса — халык имин яши алмый. Халкыбызның Аллага өмет баглавы акчабызда күрсәтелгән булсын»,— дип язган. Һәм «Без Аллага өмет баглыйбыз» дигән девиз 1864 елда АКШ ның акча берәмлекләрендә бастырыла башлаган.

^ 7 абз. «Борчылу» дип тәрҗемә ителгән мондагы сүз «тормышны тулысынча шатлыксыз калдыра торган гадәти булмаган куркыныч» дип билгеләнә. Кайбер тәрҗемәләрдә «кайгырмагыз», «мәшәкатьләнмәгез» дип әйтелә, һәм бу тәгъбирләр без кайгырырга яки борчылырга башламаска тиеш дигәнне аңлатырга мөмкин. Әмма бер белешмәлектә: «Грек фигыле берникадәр вакыт башкарылган эшне туктатырга боеруны аңлата, чөнки ул боерык фигыль һәм хәзерге заманда тора»,— дип әйтелә.

^ 9 абз. Мәкаләдә мондый сигез киңәш бирелә: 1) куркуга бирелмә, 2) яхшы караш сакла, 3) яңа эштә үз көчләреңне сынап карарга курыкма, 4) бюджетың буенча яшә, башкаларга иярмә, 5) кредит белән сак бул, 6) гаилә бердәмлеген сакла, 7) үз-үзеңне хөрмәт ит, 8) бюджет төзе.

^ 13 абз. Изге Язмаларга нигезләнгән бу журналлар бернинди дә аерым медик дәвалануны өстенрәк куймыйлар. Һәрбер кеше үзе сайларга тиеш. Авырулар яки чирләр турындагы мәкаләләрнең максаты — укучыларга хәзерге көнгә билгеле булган мәгълүматларны белдерү

Хәтерлисезме?

• Экономик авырлыклар белән очрашканда, ничек итеп без Йәһвәгә өмет баглаганыбызны күрсәтә алабыз?

• Сәламәтлек проблемалары борчыганда, Аллага өмет баглаганыбызны ничек күрсәтергә?

• Кешелек табигатенең көчсезлекләре белән көрәшкәндә, Йәһвәгә чынлап өмет баглыйбыз икәнен ничек күрсәтә алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге рамка]

Бу мәкаләләрне хәтерлисеңме?

Сәламәтлегебез борчыганда, төрле авыруларны уңышлы җиңә алган кешеләр турында укып, без юаныч таба алабыз. Аста «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларында бастырылган берничә мәкалә исеме китерелә. Аларны рус телендә укый аласыз.

«Кайберәүләр ничек тискәре эмоцияләрне җиңәргә өйрәнгәннәр» («Уяныгыз!», 8 нче ноябрь, 1992 ел).

«Мин көчсез булганда көчле» дигән мәкаләдә ревматоид артриты белән чирләүче хатын-кыз турында язылган иде («Уяныгыз!», 22 нче гыйнвар, 1997 ел).

«Сезнең белән иртәгә нәрсә буласын белмисез». Бу мәкаләдә биполяр бозылыш сурәтләп бирелгән («Күзәтү манарасы», 1 нче декабрь, 2000 ел).

«Тынлык әсирлегеннән». Бу мәкаләдә ми параличы белән чирләгән Лоида турында язылган («Уяныгыз!», 8 нче май, 2000 ел).

«Мин эндометриоз белән ничек көрәшәм» («Уяныгыз!», 22 нче июль, 2000 ел).

«Максатка омтылышлылык бирешмәскә ярдәм итә». Бугаз рагы һәм паралич белән чирләгән кеше турында сүз бара («Уяныгыз!», 22 нче гыйнвар, 2001 ел).

«Склеродермия белән көрәшәм» («Уяныгыз!», 8 нче август, 2001 ел).

«Бала табудан соң була торган депрессия. Мин аның белән ничек көрәштем» («Уяныгыз!», 22 нче июль, 2002 ел).

[32 биттәге иллюстрация]

Эшсез калгач, тормышыбызда нинди үзгәрешләр ясый алабыз икәнен карап чыгу акыллы булыр иде.