Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без Йәһвә исеме хакына мәңге йөриячәкбез!

Без Йәһвә исеме хакына мәңге йөриячәкбез!

Без Йәһвә исеме хакына мәңге йөриячәкбез!

«Без гасырлардан гасырларга безнең Аллабыз Ходай [«Йәһвә», АМТ] исеме хакына йөриячәкбез» (МИХЕЙ 4:5).

1. Михей пәйгамбәрлегенең 3 нче бүлегеннән алып 5 нче бүлегенә кадәр нәрсәгә басым ясала?

ЙӘҺВӘНЕҢ үз халкына әйтәсе сүзе бар, һәм ул Михейне үзенең пәйгамбәре итеп куллана. Йәһвәнең нияте — законсызларга каршы чыгу. Ул, Исраил потларга табынганга, аңа җәза бирергә җыена. Әмма шул ук вакыт Йәһвә аның исеме хакына йөргән кешеләргә фатихасын бирә. Моның турында Михей пәйгамбәрлегенең 3 нче бүлегеннән 5 нче бүлегенә кадәр әйтелә.

2, 3. а) Исраил җитәкчеләре нинди сыйфат күрсәтергә тиеш, әмма чынлыкта алар нәрсә эшли? б) Михей 3:2, 3 тә кулланылган образлы сүзләрне сез ничек аңлатыр идегез?

2 Алла пәйгамбәре мондый сүзләр игълан итә: «Ягъкуб башлыклары һәм Исраил йортының мирзалары, тыңлагыз: сез дөреслекне белергә тиеш түгелме?» Әйе, алар дөреслекне, ягъни гаделлекне белергә тиеш, ләкин чынында алар нәрсә эшли? Михей болай дип әйтә: «Ә сез игелекне нәфрәт итәсез һәм явызлыкны яратасыз; аларның тиресен һәм сөякләреннән итләрен салдырасыз, Минем халкымның итен ашыйсыз һәм аларның тиресен салдырасыз, ә сөякләрен ватасыз һәм аны чүлмәккә ваклаган кебек һәм итен казанга [ваклаган] кебек ваклыйсыз» (Михей 3:1—3).

3 Бу җитәкчеләр ярлы, яклаучысы булмаган халыкны җәберлиләр! Михейне тыңлаган кешеләргә аның образлы сүзләрен аңлау авыр булмаган. Суйган сарыкны пешерергә әзерләгәндә, башта тиресен салдыралар, шуннан соң эшкәртәләр. Эчендәге җелеген алыр өчен, кайвакыт сөякләрен ваталар. Итен дә, сөякләрен дә Михей искә алган чүлмәк кебек савытта — зур казанда кайнаталар (Йәзәкил 24:3—5, 10). Явыз җитәкчеләрнең гади кешеләргә карата мәрхәмәтсез булуларына нинди төгәл чагыштыру!

Йәһвә бездән гадел булуыбызны көтә

4. Йәһвә белән Исраил җитәкчеләре арасында нинди аерма бар?

4 Исраил җитәкчеләре белән яратучы көтүче Йәһвә арасында нинди зур аерма! Эшләрен гадел алып бармаганга, бу җитәкчеләр көтү саклау буенча йөкләмәләрен үти алмыйлар. Алар «сарыкларны» үз файдаларын эзләп җәберлиләр, гаделлектән мәхрүм итәләр һәм, Михей 3:10 да әйтелгәнчә, аларның каннарын түгәләр. Моңардан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

5. Йәһвә аның халкы арасында җитәкчелек итүне үз өсләренә алган кешеләрдән нәрсә көтә?

5 Алла аның халкы арасында җитәкче булуны үз өстенә алган кешеләр гадел булачак дип көтә. Бүгенге Йәһвә хезмәтчеләре арасында без нәкъ шуны күрәбез. Моннан тыш, бу Исай 32:1 дәге сүзләр белән туры килә. Бу шигырьдә: «Менә, Патша гаделлек буенча патшалык итәчәк, һәм мирзалар закон буенча идарә итәчәкләр»,— дип әйтелә. Әмма Михей көннәрендә хәл нинди булган? «Игелекне нәфрәт иткән һәм явызлыкны яраткан» кешеләр гаделлекне бозуларын дәвам иткәннәр.

Алла кемнең догаларына җавап бирә?

6, 7. Михей 3:4 тә нинди мөһим якка басым ясала?

6 Михейнең явыз замандашлары Алла илтифатын алырга өметләнә алалармы? Юк! Михей 3:4 тә: «Алар Ходайны чакырачаклар, әмма Ул аларны ишетмәс һәм алар явыз эшләр башкарган вакытка Үз йөзен алардан яшерәчәк»,— дип әйтелә. Монда бик мөһим якка басым ясала.

7 Без гөнаһ эшләсәк, Йәһвә догаларыбызга җавап бирмәячәк. Әгәр дә без, гөнаһ кылуыбызны яшереп, Аллага тугры хезмәт итәбез дип күренергә тырышсак — ике төрле тормыш алып барсак, һичшиксез, Йәһвә догабызга җавап бирмәячәк. Мәдхия 25:4 тә Давыт: «Ялган сөйләүчеләр җыенында утырмадым, кануннан язганнарга [«икейөзлеләргә», ЯД] иярмәм»,— дип җырлаган. Һәм бигрәк тә Йәһвә аның Сүзен белеп бозган кешеләрнең догаларына җавап бирмәячәк!

Алла рухы көч бирә

8. Михей көннәрендәге ялган пәйгамбәрләр нәрсә турында кисәтелгән булган?

8 Нинди оятсыз эшләр кыла Исраилнең җитәкчеләре! Ялган пәйгамбәрләр аркасында Алла халкы рухи яктан адашып йөри. Комсыз җитәкчеләр: «Тынычлык!» — дип кычкыралар, әмма чынында аларның авызына ризык салмаган кешегә каршы сугыш игълан итәләр. «Шуңа күрә,— дип әйтә Йәһвә,— күренеш урынына сезгә — төн, һәм алдан әйтелү урынына караңгылык булачак; пәйгамбәрләр өстендә кояш батачак, һәм алар өстендә көн караңгыланачак. Һәм алдан күрүчән кешеләр оялачаклар, һәм күрәзәчеләр оятка калачаклар, һәм алар барысы да авызларын [«мыекларын», ЯД] каплаячаклар» (Михей 3:5—7а).

9, 10. «Мыекларын каплыйлар» дигән сүзләр нәрсә аңлата, һәм ни өчен Михейгә моны эшләргә кирәкми?

9 Ни өчен алар «мыекларын каплаячак»? Михейнең явыз замандашлары оят булганга шулай эшлиләр. Һәм бу явыз кешеләр оялырга тиеш тә. Аларга «Алладан җавап булмаячак» (Михей 3:7б). Йәһвә горур, явыз кешенең догасына беркайчан да игътибар итми.

10 Михейгә «мыекларын капларга» кирәк түгел. Ул оялмый. Йәһвә аның догаларына җавап бирә. Михей 3:8 дә (АМТ) бу тугры пәйгамбәрнең: «Ә мин көч, Йәһвә Рухы, дөреслек һәм ныклык белән сугарылган»,— дип әйткәненә игътибар итик. Михей үзенең тугры һәм озын хезмәте вакытында һәрвакыт «көч, Йәһвә Рухы» белән сугарылганына ничек соң рәхмәтле булган! Бу аңа «Ягъкубка аның җинаятен һәм Исраилгә аның гөнаһын күрсәтергә» көч биргән.

11. Алла хәбәрләрен игълан итәр өчен, кешеләр кайдан көч ала ала?

11 Алланың приговорын игълан итәр өчен, Михейгә кеше көченнән зуррак көч кирәк. Аңа Йәһвәнең рухы, аның куәтле эш итүче көче кирәк булган. Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Йәһвә безне изге рухы белән ныгытса гына, вәгазьләү йөкләмәсен башкара алабыз. Әгәр гөнаһ эшләүне дәвам итсәк, вәгазьләү эшебез уңышсыз булачак. Чөнки бу очракта Йәһвә шул эшне башкарырга кирәк булган көчне сорап әйтелгән догабызга җавап бирә алмас иде. Бездә «Йәһвә Рухы» булмаса, күктәге Атабызның хөкемнәрен без берничек тә игълан итә алмыйбыз. Әмма Алла ишеткән догалар һәм аның изге рухы ярдәмендә без, Михей кебек, Алла сүзен батырлык белән сөйли алабыз.

12. Ни өчен Гайсәнең беренче шәкертләрендә Алланың сүзен «зур кыюлык белән сөйләргә көч» булган?

12 Син, бәлки, Рәсүлләр 4:23—31 дә язылган хәбәрне искә төшерәсеңдер. Күз алдыңа китер: син — Гайсәнең беренче шәкертләренең берсе. Фанатик эзәрлекләүчеләр Мәсих шәкертләренең вәгазь эшен туктатырга тырышалар. Әмма бу тугры шәкертләр, яклау сорап, үзләренең Хөкемдарына: «Раббыбыз, аларның янауларын ишет һәм колларыңа Синең сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир»,— дип ялварып дога кылалар. Шуннан соң нәрсә була? Дога кылганнан соң, басып торган урыннары селкенеп китә, һәм алар барысы да Изге рух белән сугарылалар һәм Алла сүзен кыюлык белән сөйлиләр. Без дә хезмәтебезне үтәгәндә, дога кылып, Йәһвәгә өмет баглыйк һәм аның изге рухы аша бирелгән ярдәменә таяныйк!

13. Иерусалим һәм Самарея белән нәрсә булачак һәм ни өчен?

13 Михей көннәренә кабат күз салыйк. Михей 3:9—12 буенча, кан коюда гаепле булган җитәкчеләр бүләкләр өчен хөкем карары чыгаралар, руханилар өйрәткән өчен түләү таләп итә, ә ялган пәйгамбәрләр акча өчен киләчәкне әйтәләр. Шуңа күрә Алланың Яһүдия каласы Иерусалим «җимерекләр өеме булачак» дип әйткәненә шаккатасы юк. Исраилдә дә ялган табыну һәм әхлакый бозыклык таралганга күрә, Михей, Алла Самареяне дә «җимерекләр өеме» итәчәк дип, Алла тарафыннан рухландырылган кисәтү язган (Михей 1:6). Чыннан да, б. э. к. 740 елда әле исән булган пәйгамбәр Ассирия армияләре тарафыннан Самареянең алдан ук әйтелгән җимерелүен күрә (4 Патшалык 17:5, 6; 25:1—21). Иерусалим һәм Самареягә каршы әйтелгән куәтле сүзләрне бары тик Йәһвә көче ярдәмендә генә игълан итеп булганы ачык күренә.

14. Михей 3:12 дә язылган пәйгамбәрлек ничек үтәлгән, һәм бу безгә ничек тәэсир итә?

14 Яһүдия Йәһвәнең приговорыннан берничек тә кача алмый. Михей 3:12 дә язылганча, Сион «басу кебек сукаланган» булачак. Хәзер, XXI гасырда, без боларның барысы да б. э. к. 607 елда Бабыл Яһүдия белән Иерусалимны җимергәч булганын беләбез. Бу Михейнең әйтүеннән соң йөз елдан артык вакыт үткәч булган, әмма ул моның булачагына ышанган. Һичшиксез, без дә бүгенге явыз дөнья төзелешенең алдан ук әйтелгән ахырына ышанабыз. Бу «Йәһвә көнендә» (ЯД) булачак (2 Петер 3:11, 12).

Йәһвә эшләрне төзәтә

15. Михей 4:1—4 тә язылган пәйгамбәрлекне сез үз сүзләрегез белән ничек әйтеп бирер идегез?

15 Михей пәйгамбәрлегенә кабат күз салсак, пәйгамбәр өмет бирүче һәм дәртләндерүче сүзләр язганын күрәбез. Без аларны Михей 4:1—4 тә укый алабыз. Михей болай дип яза: «Соңгы көннәрдә Ходай йортының тавы таулар башлыгы итеп куелачак һәм калкулыклардан югарырак күтәреләчәк, һәм аңа халыклар агылачак [...] Һәм Ул күп халыкларны хөкем итәчәк һәм ерак илләрдәге күп кабиләләрне фаш итәчәк; һәм алар кылычларын яңадан чүкеп — сабаннар һәм сөңгеләреннән урак ясарлар; халык халыкка кылыч күтәрмәс һәм моннан ары сугышырга өйрәнмәячәк. Әмма һәркем үзенең йөзем агачы һәм үзенең инҗир агачы астында утырачак, һәм беркем дә аларны куркытмас, чөнки бу Ходай Саваоф авызыннан әйтелде».

16, 17. Михей 4:1—4 тә язылган сүзләр безнең көннәрдә ничек үтәлә?

16 «Күп халыклар» һәм «күп кабиләләр» кемнәр ул? Алар дөнья халыклары һәм хөкүмәтләре түгел. Киресенчә, пәйгамбәрлек бар халыклардан чыккан һәм Йәһвәнең чын гыйбадәт кылу тавында изге хезмәтне башкарырга берләштерелгән кешеләргә кагыла.

17 Михей пәйгамбәрлеге буенча, Йәһвәгә саф гыйбадәт кылу озакламыйча бөтен җирдә булачак. Бүген «мәңгелек тормыш өчен сайлап алынган» кешеләр Йәһвә юллары буенча йөрергә өйрәтелә (Рәсүлләр 13:48). Йәһвә Патшалык ягында торучы иман итүчеләрнең файдасы өчен рухи яктан «хөкем итә... һәм фаш итә [«эшләрне төзәтә», ЯД]. Алар, «бихисап күп кеше» өлеше буларак, «зур афәтне» (ЯД) кичерәчәк (Ачылыш 7:9, 14). Ә кылычларыннан сабаннар ясап, алар инде бүген имандашлары — Йәһвә Шаһитләре белән һәм башкалар белән дә тынычлыкта яшиләр. Бу кешеләр арасында булу нинди рәхәт!

Без Йәһвә исеме хакына йөрергә тәвәккәл

18. «Үзенең йөзем агачы һәм үзенең инҗир агачы астында утыру» нәрсәне сурәтли?

18 Безнең көннәрдә курку, кара болыт кебек, җирне каплап торганда, күп кешеләр Йәһвә юллары турында белем алалар, һәм бу безне шатландыра. Алланы яраткан бар кеше сугышырга инде башка өйрәнмәячәк вакытны һәм инжир агачы һәм йөзем агачы астында утырачак көннәрне без бик нык көтәбез, һәм бу вакыт бик якын. Инжир агачлары еш кына йөзем бакчаларына утыртылган булган (Лүк 13:6). Үзеңнең йөзем агачы һәм инжир агачы астында утыру тыныч, уңышлы һәм имин тормышны сурәтли. Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез инде хәзер уйларыбызда тынычлык һәм рухи иминлек бирәләр. Патшалык идарәсе вакытында мондый шартлар булганда, без куркмыйча һәм борчылмыйча яшәячәкбез.

19. Йәһвә исеме хакына йөрү нәрсәне аңлата?

19 Алла фатихасын алыр һәм илтифатын күрер өчен, без Йәһвә исеме хакына йөрергә тиеш. Моның турында Михей 4:5 тә ачык итеп әйтелгән. Пәйгамбәр: «Чөнки барлык халыклар үз илаһилары исеме хакына йөриләр; ә без гасырлардан гасырларга безнең Аллабыз Ходай [«Йәһвә», АМТ] исеме хакына йөриячәкбез»,— дип игълан итә. Йәһвә исеме хакына йөрү ул безнең Аллабыз дип әйтү генә түгел. Мәсихчеләр очрашуларында һәм Патшалык турында вәгазьләүдә катнашуыбыз бик мөһим булса да, Аллабыз исеме хакына йөрү күбрәкне таләп итә. Әгәр без Йәһвә исеме хакына йөрибез икән, бу безнең аңа багышлануыбызны һәм, бөтен җаныбыз белән аны яратып, аңа тугры хезмәт итәр өчен көч куюбызны аңлата (Маттай 22:37). Һәм аның гыйбадәт кылучылары буларак, без, әлбәттә, Аллабыз Йәһвә исеме хакына мәңге йөрергә тәвәккәл.

20. Михей 4:6—13 тә нәрсә турында алдан ук әйтелә?

20 Ә хәзер Михей 4:6—13 тә әйтелгән пәйгамбәрлек сүзләрне карап чыгыйк. «Сион кызы» «Бабылга кадәр» әсирлеккә китәргә тиеш. Бу Иерусалимда яшәүчеләр белән б. э. к. VII гасырда була. Әмма Михейнең пәйгамбәрлегендә күрсәтелгәнчә, калдык Яһүдиягә кайтачак, һәм анда шулай ук, Сионның кире күтәрелү вакытына аның дошманнары җимерелгән булсын өчен, Йәһвәнең чаралар күрәчәге турында әйтелә.

21, 22. Михей 5:2 дә язылган сүзләр ничек үтәлгән?

21 Башка дулкынландыргыч вакыйгалар Михей китабының 5 нче бүлегендә алдан әйтелә. Мәсәлән, Михей 5:2—4 тә әйтелгән пәйгамбәрлеккә игътибар итик. Михей шуны әйтә: Алла билгеләгән Хаким, «чыгышы башлангычтан» булган зат, Бәйтлехемнән киләчәк. Ул «Ходай көчендәге» көтүче буларак идарә итәчәк. Моннан тыш, бу Хаким Исраилдә генә түгел, ә «җир чикләренә кадәр» бөек булачак. Тулаем алганда бу дөнья кешеләре кем соң бу Хаким дип гаҗәпләнсәләр дә, безнең өчен бу сер түгел.

22 Бәйтлехем шәһәрендә туган иң бөек шәхес кем булган? Һәм кем «җир чикләренә кадәр» бөек булачак? Гайсә Мәсих! Бөек Һируд I баш руханилардан һәм канунчылардан Мәсих кайда туарга тиеш дип сорагач, алар: «Яһүдия җирендәге Бәйтлехем шәһәрендә»,— дигәннәр. Алар хәтта Михей 5:2 дәге сүзләрне өземтә итеп китергән (Маттай 2:3—6). Гади кешеләр дә моны белгән. Яхъя 7:42 буенча, алар: «Изге язмада, Мәсих Давыт нәселеннән булачак һәм Давыт шәһәреннән — Бәйтлехемнән киләчәк, дип язылган түгелме?» — дип сораган.

Кешеләргә чын көч бирү

23. Михей 5:7 дәге пәйгамбәрлек безнең көннәрдә ничек үтәлә?

23 Михей 5:5—15 тә Ассириянең һөҗүме һәм бу илнең уңышы кыска вакытлы гына булачагы турында әйтелә, һәм Алланың тыңламаучан халыклардан үч алачагы турында алдан ук әйтелә. Михей 5:7 дә Яһүдиянең тәүбә иткән калдыгының туган җирләренә кайтуы турында вәгъдә бирелә, әмма бу сүзләр шулай ук безнең көннәргә дә кагылышлы. Михей болай дип игълан итә: «Күп халыклар арасында Ягъкубның калдыгы Ходайдан чык кебек, үләндәге коеп яуган яңгыр кебек булачак». Бу сүзләр — рухи Ягъкуб, ягъни Исраил, калдыгының халыклар өчен Алладан фатиха булачагына алдан әйтелгән искитәрлек сурәтләү. Гайсәнең җирдә яшәргә өметләре булган «башка сарыклары», «Алла Исраиленең» бүгенге калдыгы белән иңне-иңгә терәп, башкаларга рухи көч бирергә ярдәм итеп хезмәт итәргә шат (Яхъя 10:16; Гәләтиялеләргә 6:16, искәрмәне кара; Софония 3:9). Патшалык вәгазьләүчеләре буларак, безнең барыбызның да башкаларга чын көч бирергә дигән хөрмәтле йөкләмәбез бар, һәм без аны кадерләргә тиеш. Моның турында уйлансак, яхшы булыр.

24. Михей китабының 3 нче, 4 нче һәм 5 нче бүлекләрендәге нинди фикерләр сезнең истә калды?

24 Михей пәйгамбәрлегенең 3 нче, 4 нче һәм 5 нче бүлекләрен карап чыккач, син нәрсәгә өйрәндең? Бәлкем үзең өчен мондый фикерләр билгеләгәнсеңдер: 1) Алла халкы арасында үз өсләренә җитәкчелек алган кешеләрдән Алла алар гадел булырлар дип көтә. 2) Белә торып гөнаһ эшләсәк, Йәһвә безнең догаларыбызга җавап бирмәячәк. 3) Вәгазь эшен башкару Алла үзенең изге рухы белән ныгытса гына мөмкин. 4) Алла илтифатына ия булыр өчен, без Йәһвә исеме хакына йөрергә тиешбез. 5) Патшалык вәгазьләүчеләре буларак, без кешеләргә чын көч бирергә дигән хөрмәтле йөкләмәбезне кадерләргә тиешбез. Бәлки башка фикерләр дә синең исеңдә калгандыр. Изге Язмаларның бу пәйгамбәрлек китабыннан без тагын нәрсә белә алабыз? Чираттагы мәкалә безгә Михейнең иманны ныгытучы пәйгамбәрлегенең соңгы ике бүлегеннән гамәли сабаклар алырга ярдәм итәчәк.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Алла халкы арасында үз өсләренә җитәкчелек алган кешеләрдән Алла нәрсә көтә?

• Дога һәм изге рух Йәһвәгә хезмәт итүебездә ни өчен мөһим?

• Ничек кешеләр Йәһвә «исеме хакына» йөри?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге иллюстрацияләр]

Без, Михей кебек, хезмәтебезне батырлык белән башкарабыз.