Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә бездән нәрсә көтә?

Йәһвә бездән нәрсә көтә?

Йәһвә бездән нәрсә көтә?

«Ходай синнән нәрсә таләп итә: гадел эш итәргә, мәрхәмәт эшләрен яратырга һәм Аллаң каршында тыйнак йөрергә» (МИХЕЙ 6:8).

1, 2. Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре ни өчен төшенкелеккә бирелергә мөмкин, әмма нәрсә аларга ярдәм бирергә тиеш?

ВЕРА исемле тугры мәсихчегә 75 яшь. Аның сәламәтлеге инде бик нык какшаган. «Кайвакыт,— дип әйтә Вера,— тәрәзә аша карап утырганда, мин өйдән-өйгә вәгазьләгән кардәшләремне күрәм һәм елый башлыйм, чөнки минем алар белән бергә буласым килә, әмма авыру аркасында мин Йәһвәгә күп хезмәт итә алмыйм».

2 Синең дә моңа охшаш хисләр кичергәнең бармы? Йәһвәне яраткан һәрбер кеше, әлбәттә, аның исеме хакына йөрергә һәм аның таләпләрен үтәргә тели. Әгәр сәламәтлегебез әллә ни булмаса, әгәр инде өлкән яшьтә булсак, әгәр гаиләбезгә карата җаваплылыгыбыз зур булса — бу очракларда нәрсә эшләргә? Мондый шартлар Йәһвәгә хезмәт итүдә йөрәгебез теләгәнчә барысын да эшләргә комачаулаганга, без төшенкелеккә дә бирелергә мөмкин. Безнең очракта бу дөрес булса, Михей китабының 6 нчы һәм 7 нче бүлекләрен карап чыгу безгә мондый хисләрдән арынырга ярдәм итәргә мөмкин. Бу бүлекләрдән Йәһвә таләпләре акыллы һәм аларны үтәп була икәнен күрә алабыз.

Алланың үз халкына карашы нинди

3. Үзенә каршы фетнә күтәргән исраиллеләргә Йәһвәнең карашы нинди?

3 Иң беренче итеп, әйдәгез, Михей 6:3—5 не карап чыгыйк һәм Йәһвәнең үз халкына карашы нинди икәнен билгелик. Михей көннәрендә исраиллеләрнең Аллага каршы фетнә күтәргәннәрен искә төшерик. Моңа да кармастан Йәһвә аларны кызганып: «И халкым Минем!»,— дип аларга мөрәҗәгать итә. «И халкым минем, зинһар, исеңә төшер»,— дип үтенә алардан Йәһвә (ЯД). Каты итеп гаепләр урынына, Алла: «Мин сиңа нәрсә эшләдем?» — диеп, аларның күңел түрләренә ирешергә тели. Ул аларны хәтта аңа каршы «сөйләргә» (АМТ) чакыра.

4. Алланың кызгану мисалы безгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

4 Безнең барыбыз өчен дә нинди яхшы үрнәк бирә Алла! Ул хәтта, Исраилнең һәм Яһүдиянең фетнәче кешеләрен — Михейнең замандашларын кызганып, аларны «халкым Минем» дип атаган һәм, аларга мөрәҗәгать иткәндә, «зинһар» дип әйткән. Шуңа күрә без җыелыштагыларны кызганырга һәм аларга игелек күрсәтергә тиешбез. Әмма кайберәүләр белән якынлашу бик җиңел булмаска мөмкин, яки алар рухи яктан көчсез булырга мөмкин. Әгәр алар Йәһвәне яраталар икән, безгә аларга ярдәм итәргә һәм аларны кызганырга кирәк.

5. Михей 6:6, 7 дә нинди төп фикергә басым ясала?

5 Әйдәгез, хәзер Михей 6:6, 7 не карап чыгыйк. Михей берничә сорау бирә: «Ходай алдына нәрсә тотып басыйм, күктәге Аллага нәрсә белән сәҗдә кылыйм? Аның алдына тулысынча яндырылучы корбаннар, бер яшьлек бозаулар белән басыйммы? Әмма Ходайга меңләгән сарыклар яки санап бетермәслек май агымнары белән ярап буламы? Җинаятем өчен беренче туган баламны, җанымның гөнаһы өчен карынымның җимешен биримме әллә?» Йәһвәгә «меңләгән сарыклар яки санап бетермәслек май агымнары белән ярап» булмый, юк. Ә ничек аңа ярап була?

Без гадел эш кылырга тиеш

6. Михей 6:8 дә Алланың нинди өч таләбе турында әйтелгән?

6 Йәһвәнең бездән нәрсә көткәнен Михей 6:8 дән беләбез. Михей: «Ходай синнән нәрсә таләп итә: гадел эш итәргә, мәрхәмәт эшләрен яратырга һәм Аллаң каршында тыйнак йөрергә»,— дип әйтә. Бу өч таләп без нәрсә хис итәбез, ничек фикер йөртәбез һәм ничек эш итәбез икәненә кагыла. Без бу сыйфатларны күрсәтергә омтылыш сизәргә тиеш, аларны ничек күрсәтү турында уйланырга һәм тәртибебездә бу сыйфатларны күрсәтергә тиешбез. Әйдәгез, бу таләпләрне бер-бер артлы карап чыгыйк.

7, 8. a) «Гадел эш итү» нәрсәне аңлата? б) Михей көннәрендә нинди гаделсезлек хөкем сөргән?

7 «Гадел эш итәргә» дигән сүзләр хакыйкать буенча эш итәргә дигән мәгънә йөртә. Йәһвәнең эш итү ысуллары гаделлекнең эталоны булып хезмәт итә. Әмма Михейнең замандашлары эшләрен гаделсез алып баралар. Кайсы яклардан? Михей 6:10 ны карап чыгыйк. Шигырьнең азагында сатучылар «киметелгән үлчәм», ягъни үлчәмне киметеп кулланалар дип әйтелә. 11 нче шигырьдә алар «алдаучан герләр» куллана дип өстәлә. Һәм 12 нче шигырь буенча, «аларның телләре — алдау». Шулай итеп, Михей көннәрендәге сәүдә дөньясында ялган үлчәм, ялган гер һәм ялган тел хөкем сөргән.

8 Әмма гадел булмаган эшләр бары тик базар белән генә чикләнмәгән. Шулай ук судларда да гаделсезлек булган. Михей 7:3 тә «башлыклар бүләкләр таләп итә, һәм хакимнәр ришвәт өчен хөкем итәләр» дип әйтелә. Судьяларга, гаепсез кешеләрне хөкем итеп, гаделсез приговор чыгарсыннар өчен ришвәт бирәләр. «Вельможалар», ягъни зур дәрәҗәле гражданнар, җинаятьләрдә катнашалар. Башлыклар, хакимнәр һәм вельможалар «явыз эшләрен» «үрәләр» (ЯД) ягъни аларны бергәләп алып баралар дип әйтә Михей.

9. Явызларның гаделсез эшләре Яһүдия белән Исраилгә нинди зыян китергән?

9 Явыз җитәкчеләрнең гаделсезлеге бөтен Яһүдиягә һәм бөтен Исраилгә зыян китергән. Михей 7:5 тә гаделлекнең булмавы хезмәттәшләр, якын дуслар һәм хәтта никахта булган кешеләр арасындагы ышанычны югалтуга китергән дип билгеләнә. Алтынчы шигырьдә угыл белән әти һәм кыз белән әни кебек туганнарның бер-берсен санга сукмаганнары күрсәтелә.

10. Бүгенге көндәге гаделсезлек арасында мәсихчеләр үзләрен ничек тота?

10 Ә бүгенге көннәр турында нәрсә әйтеп була? Әллә без моңа охшаш хәлне күрмибезме? Михей кебек безне дә гаделсезлек, шикләнү, җәмгыять һәм гаилә тормышының җимерелүе чолгап алган. Әмма без, бу бозык дөньяда яшәгән Алла хезмәтчеләре, бу дөньяга хас булган гаделсезлекнең мәсихчеләр җыелышына үтеп керүенә юл куймыйбыз. Киресенчә, без, тормышыбызның һәр көнендә намуслык белән сафлык принципларын күрсәтеп, аларны тотарга тырышабыз. Без «бар нәрсәдә дөрес гамәл кылырга телибез» (Еврейләргә 13:18). Эшләребезне гадел алып барып, без мул фатихалар алабыз. Әллә без моның белән риза түгелме? Безнең бит чын ышаныч хөкем сөргән кардәшлегебез бар.

Кешеләр «Йәһвә тавышын» ничек ишетә?

11. Михей 7:12 дәге сүзләр ничек үтәлә?

11 Гаделсезлекнең булуына карамастан, Михей барлык кешеләр гаделлеккә шатланачак дип пәйгамбәрлек итә. Кешеләр, Йәһвәнең хезмәтчеләре булыр өчен, «диңгездән диңгезгә һәм таудан тауга кадәр» киләчәкләр дип Михей алдан ук әйтә (Михей 7:12). Бу пәйгамбәрлекнең соңгы үтәлешендә — бүгенге көннәрдә — Алланың кешеләрне аермыйча күрсәткән гаделлегеннән аерым бер милләт түгел, ә барлык халык кешеләре файда алалар (Исай 42:1). Бу ничек үтәлә?

12. «Йәһвә тавышы» безнең көннәрдә ничек ишетелә?

12 Моңа җавап табар өчен, Михейнең башта әйтелгән сүзләрен карап чыгыйк. Михей 6:9 да: «Ходай [«Йәһвә», АМТ] тавышы шәһәргә юнәлдерелгән һәм акыллылык Синең исемеңнән курка»,— дип әйтелә. Ничек бар халыклардан булган кешеләр «Йәһвә тавышын» ишетәләр, һәм ничек бу гаделлек күрсәтүебезгә бәйле? Әлбәттә, бүген кешеләр Алла тавышын туры мәгънәдә ишетми. Әмма безнең бөтендөнья вәгазь эше аша Йәһвә тавышын бөтен милләтләр һәм җәмгыятьнең төрле дәрәҗәле бар кешеләре ишетә. Нәтиҗәдә, бу тавышка колак салганнар, Алла исеменә тирән хөрмәт күрсәтеп, аның «исеменнән курка» башлыйлар. Һичшиксез, Патшалыкның ашкынучан вәгазьләүчеләре буларак, хезмәтебез — гаделлек һәм яратуның чагылышы ул. Һәрбер кешегә, һәркемгә бертигез карап, Алла исемен белергә мөмкинлек биреп, без «гадел эш итәбез».

Без мәрхәмәт эшләрен яратырга тиеш

13. Мәрхәмәт һәм ярату арасында нинди аерма бар?

13 Әйдәгез хәзер Михей 6:8 дә язылган икенче таләпне карап чыгыйк. Йәһвә без «мәрхәмәт эшләрен яратачакбыз» дип көтә. «Мәрхәмәт» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе, шулай ук «яратучан игелек» яки «үзгәрмәс мәхәббәт» дигән мәгънә йөртә. Мәрхәмәт — ул актив сыйфат. Ул — башкалар турында кайгырту һәм, кызганып, алар турында борчылу. Мәрхәмәт белән ярату арасында аерма бар. Нинди? Ярату ул киңрәк мәгънәле сүз: без әйберләрне яки сыйфатларны яратырга мөмкин. Мәсәлән, Изге Язмада «шәраб һәм майлы ризык яратучы» кеше турында әйтелә һәм «фани дөньяда... булган нәрсәләрне яратмагыз» дигән киңәш бирелә (Гыйбрәтле хикәя 21:17; 1 Яхъя 2:15). Икенче яктан мәрхәмәт, ягъни яратучан игелек, фәкать кешеләргә генә, аеруча Аллага хезмәт иткәннәргә карата күрсәтелә. Шуңа күрә Михей 7:20 дә «Ибраһимга [Аллага хезмәт иткән кешегә] яратучан игелек» күрсәтелгән дип әйтелә.

14, 15. Мәрхәмәт ничек күрсәтелә, һәм моңа нинди мисал бар?

14 Михей 7:18 дә Йәһвә «яратучан игелек күрсәтергә ярата» дип әйтә пәйгамбәр. Михей 6:8 дә без мәрхәмәт күрсәтеп кенә чикләнмәскә тиеш, без бу сыйфатны яратырга тиешбез дип әйтелә. Бу шигырьләрдән без нәрсәгә өйрәнәбез? Яратучы игелекне һәм мәрхәмәтне күрсәтәсе килгәнгә күрә, аны теләп, әзерлек белән күрсәтәләр. Йәһвә Алла кебек, без дә, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга мәрхәмәт күрсәтеп, рәхәтлек кичерәбез.

15 Мондый яратучан игелек, ягъни мәрхәмәт, безнең көннәрдә Алла халкының билгесе булып тора. Бер мисал карап чыгыйк. 2001 елның июнь аенда АКШ ның Техас штаты аша нык давыл үтә, һәм нәтиҗәдә бу штатны су баса. Меңләгән йортлар, шул ук исәптән Йәһвә Шаһитләренең йөзләгән йортлары зыян күрә. Бәлага эләккән кардәшләренә ярдәм итәр өчен, 10 000 гә якын Шаһит теләп һәм чын күңелдән үз вакытларын һәм көчләрен сарыф итә. Үз теләкләре белән хезмәт иткән Йәһвә Шаһитләре, 8 Патшалык Залы һәм кардәшләренең 700 дән артык йортын төзәтер өчен, көне-төне һәм ялларда да, туктамыйча ярты ел дәвамында эшләгәннәр. Эштә катнаша алмаганнар ризык, кирәк-ярак һәм акча белән ярдәм иткән. Ни өчен бу меңләгән Йәһвә Шаһитләре үз кардәшләренә ярдәмгә килгән? Алар «мәрхәмәт эшләрен яраталар». Мондый эшләрне бөтен дөнья буенча яшәгән кардәшләребез дә күрсәтә! Бу безнең өчен бик шатлыклы. Әйе, «мәрхәмәт эшләрен яратыгыз» дигән таләпне үтәү йөк түгел, ә шатлык!

Алла каршында тыйнак йөрегез

16. Алла каршында тыйнак йөрүнең кирәклегенә басым ясарга нинди мисал ярдәм итә?

16 Михей 6:8 дә әйтелгән өченче таләп: «Аллаң каршында тыйнак йөрергә». Бу мөмкинлекләреңнең чикле булуын һәм үзеңнең Аллага бәйле икәнеңне тану дигәнне аңлата. Моны ачыклар өчен, шушындый мисал карап чыгыйк. Давыл вакытында кыз бала әтисе кулына нык тотынган. Кыз үзенең көче чикле икәнен яхшы аңлый, әмма ул әтисенә ышана. Нәкъ шулай ук без дә үз чикләребезне белергә һәм күктәге Атабызга ышанырга тиешбез. Без бу ышанычны ничек саклый алабыз? Иң элек, Алла белән якын мөнәсәбәтләр саклау ни өчен акыллы икәнен истә тотарга кирәк. Михей безнең искә өч сәбәпне төшерә: Йәһвә безнең Коткаручыбыз, Җитәкчебез һәм Яклаучыбыз.

17. Йәһвә борынгы заманда үз халкын ничек итеп коткарган, җитәкчелек иткән һәм яклаган?

17 Михей 6:4, 5 буенча, Алла: «Мин сине Мисыр җиреннән чыгардым»,— дип әйтә. Әйе, Йәһвә Исраилнең Коткаручысы булган. Йәһвә мондый сүзләр белән дәвам итә: «Мин синең алдыңда Мусаны, Һарунны һәм Мәрьямне җибәрдем». Муса белән Һарун аша Йәһвә халык белән җитәкчелек иткән, ә Мәрьям, җиңү биюен башкараганда, Исраил хатыннарын җитәкләгән (Чыгыш 7:1, 2;15:1, 19—21; Икенчезаконлык 34:10). Йәһвә җитәкчелекне үз хезмәтчеләре аша башкарган. Бишенче шигырьдә Йәһвә исраилеләрнең исләренә кайбер вакыйгаларны төшерә: ул аларны Балак белән Бильямнан яклаган һәм Моаб җирендәге Ситтимнан алып Вәгъдә ителгән Җирдәге Галгал шәһәренә кадәр сәяхәт итүнең соңгы өлешендә аларны саклаган.

18. Ничек итеп Алла безнең көннәрдә Коткаручыбыз, Җитәкчебез һәм Яклаучыбыз булып эш итә?

18 Бүген Алла безне, аның белән йөргән кешеләрне, Иблис дөньясыннан коткара, ул үз Сүзе һәм оешмасы аша безнең белән җитәкчелек итә һәм, дошманнар безгә каршы килгәндә, безне төркем буларак саклый. Шуңа күрә, Алланың яңа гадел дөньясына — Вәгъдә ителгән борынгы җирдән яхшырак булган җиргә — сәяхәт итүнең давыллы соңгы өлешен үткәндә, безнең күктәге Атабызның кулына нык итеп тотынып йөрер өчен сәбәпләребез бик күп.

19. Ничек итеп тыйнаклык мөмкинлекләребезнең чикләре белән бәйле?

19 Алла алдында тыйнак йөрү шартларыбызга реалистик караш белән карарга ярдәм итәчәк. Чөнки тыйнаклык күрсәтү мөмкинлекләреңнең чикле булуын тану дигәнне аңлата. Олы яшьтә булу яки начарая барган сәламәтлек Йәһвәгә хезмәт итүебезне берникадәр чиклидер. Моның аркасында күңел төшенкелегенә бирелгәнче, Алла тырышлыгыбызны һәм корбаннарыбызны безнең «нәрсәбез булмауга карап түгел, бәлки нәрсәбез булуга карап» кабул итә икәнен истә тоту яхшы булыр иде (2 Көринтлеләргә 8:12). Йәһвә без аңа чын күңелдән, никадәр мөмкинлегебез бар, шул дәрәҗәдә хезмәт итәчәкбез дип көтә (Көлессәйлеләргә 3:23). Аллага хезмәт итүебездә көчебездән килгәннең барысын ашкынып һәм чын күңелдән башкарсак, ул безгә мул фатихалар бирә (Гыйбрәтле хикәя 10:22).

Сабырлык белән көтү фатихалар китерә

20. Нәрсәне белү, Михей кебек, Йәһвәне көтәргә ярдәм итәчәк?

20 Йәһвә фатихаларын татып карау безне Михей күрсәткән рухка иярергә дәртләндерә. «Мин коткаруымның Алласын көтәм»,— дип әйткән ул (Михей 7:7). Бу сүзләр Алла каршында тыйнак йөрү белән ничек бәйле? Йәһвәне сабырлык белән көтү Йәһвә көне әле килмәгән өчен боегуга бирелмәскә ярдәм итә (Гыйбрәтле хикәя 13:12). Дөресен генә әйткәндә, безнең бөтенебез дә бу явыз дөньяның бетүен көтә. Әмма һәр атна меңләгән кешеләр Алла каршында әле йөри генә башлый. Моны белү көтү өчен яхшы сәбәп. Озак вакыт Аллага хезмәт иткән бер Шаһит моның турында болай дип әйткән: «55 ел вәгазь эше белән мәшгуль булуга борылып караганда, мин шуны күрәм: Йәһвәне көтеп, мин бернәрсә дә югалтмадым. Киресенчә, мин үземне бик күп газаплардан сакладым». Син дә моңа охшаш хисләр кичердеңме?

21, 22. Михей 7:14 безнең көннәрдә ничек үтәлә?

21 Йәһвә каршында йөрү, һичшиксез, безгә файда китерә. Михей 7:14 тә без Михейнең Алла халкын сарыклар белән чагыштыруын укыйбыз. Алар көтүчеләре белән үзләрен имин хис итәләр. Безнең көннәрдә бу пәйгамбәрлек рухи Исраилнең калдыгы һәм шулай ук «башка сарыкларның» бергә иминлектә яшәүләре аша зуррак масштабта үтәлә. Алар, үзләре белән бергә Көтүчеләре Йәһвә Алла булганга, иминлектә яши, һәм өметләрен аңа баглыйлар. Тагын да ныграк борчылулы һәм куркынычлы булган бу дөньядан рухи яктан аерылып, алар «урманда, Кармил [бакча] арасында, ялгыз» яшиләр (Яхъя 10:16; Икенчезаконлык 33:28; Йәрәми 49:31; Гәләтиялеләргә 6:16).

22 Михей 7:14 тә алдан ук әйтелгәнчә, Йәһвә халкы гөрләп үсә. Алла сарыклары яки халкы турында әйткәндә, Михей: «Васан белән Галаадта туклансыннар»,— дип куя. Васан белән Галаадның мул басуларындагы сарыклар кебек, бүгенге көндә Алла халкы рухи яктан гөрләп үсә. Бу да Алла каршында тыйнак йөргән кешеләр өчен фатиха (Саннар 32:1; Икенчезаконлык 32:14).

23. Михей 7:18, 19 дан без нинди сабак ала алабыз?

23 Михей 7:18, 19 да пәйгамбәр Йәһвәнең тәүбә иткән кешеләрне кичерергә теләгәненә басым ясый. 18 нче шигырьдә Йәһвә «хаталарны кичерүче» һәм «җинаятьләрне исәпкә алмаучы» дип әйтелә. Ә 19 нчы шигырь буенча, ул «бөтен гөнаһларыбызны диңгез тирәнлекләренә ыргыта». Моңардан без нинди сабак алабыз? Без үз-үзебездән: «Без бу яктан Йәһвә үрнәгенә иярергә тырышабызмы? Безне рәнҗеткән кешеләрне без кичерәбезме?» — дип сорый алабыз. Мондый кешеләр тәүбә иткәч, һәм алар барысын төзәтергә мөмкинлекләр эзләгәндә, безгә, әлбәттә, Йәһвәнең тулысынча һәм мәңгегә кичерергә әзерлеген чагылдырырга кирәк.

24. Михей пәйгамбәрлегеннән без нинди файда таптык?

24 Михей пәйгамбәрлеген караганда, без нинди файда таптык? Бу пәйгамбәрлек Йәһвә аңа якынлашырга теләгәннәргә чын өмет бирә икәнен искә төшерде (Михей 2:1—13). Чын гыйбадәт кылу гөрләп үссен өчен, көчтән килгәннең барысын эшләргә дәртләндерде. Моны эшләсәк, Алла исеме хакына мәңге йөри алабыз (Михей 4:1—5). Без, шартларыбызга карамастан, Йәһвә таләпләрен үти алуыбызга ышандыру алдык. Әйе, Михей пәйгамбәрлеге Йәһвә исеме хакына йөрергә бик нык ярдәм итә.

Сез ничек җавап бирер идегез?

Михей 6:8 буенча, Алла бездән нәрсә таләп итә?

• «Гадел эш итү» өчен нәрсә кирәк?

• «Мәрхәмәт эшләрен» яратуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

• «Алла каршында тыйнак йөрер» өчен, нәрсә кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[17 биттәге иллюстрация]

Бар кешеләргә шаһитлек биреп, эшләреңне гадел алып бар.

[17 биттәге иллюстрация]

Башкалар турында кайгыртып, мәрхәмәт эшләрен яратуыңны күрсәт.

[17 биттәге иллюстрацияләр]

Мөмкинлекләреңнең чикле икәнен тыйнаклык белән танып, барысын да эшлә.

[19 биттәге иллюстрация]

Михей, үзе яшәгән көннәрдәге явызлыкка карамастан, Йәһвә таләпләре буенча яшәгән. Син дә шулай ук эшли аласың.