Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кайберәүләрне нинди итеп истә тоталар

Кайберәүләрне нинди итеп истә тоталар

Кайберәүләрне нинди итеп истә тоталар

ӨЧ МЕҢ елга якын элек Давыт, Исраилнең Саул патшасыннан качып йөргәндә, ризык һәм су сорап, Набал исемле бер бай янына кешеләр җибәргән. Набал сарык белән кәҗәләр асраган. Давыт һәм аның кешеләре бу байның көтүләрен сакларга ярдәм иткәнгә, ул аларга ярдәм күрсәтергә тиеш булган. Әмма Набал кунакчыл булмаган. Ул Давыт кешеләрен хәтта тупас шелтәләгән дә. Набал ут белән уйнаган, чөнки Давыт белән шаяру куркыныч булган (1 Патшалык 25:5, 8, 10, 11, 14).

Килгән кешегә яки юлчыга кунакчыллык күрсәтү — Якын Көнчыгышның гөреф-гадәте. Набал бу гадәтне санга сукмаган. Набал нинди исем «казанган»? Изге Язмаларда Набал «мәрхәмәтсез», «усал холыклы» һәм «явыз кеше» булган дип языла. Аның исеме «акылсыз» дигәнне аңлата, һәм ул бар булган эшләрен, һичшиксез, үз исеме буенча алып барган (1 Патшалык 25:3, 17, 25). Сине дә мондый сүзләр белән искә алуларын теләр идеңме? Башка кешеләр белән, аеруча көчсезрәк һәм башкалар белән бик үк яхшы аралаша белмәгәннәр белән мөгамәлә иткәндә, без үзебезне тупас һәм мәрхәмәтсез тотмыйбызмы? Яки без игелекле, кунакчыл һәм игътибарлымы?

Әбигыя исемле акыллы хатын-кыз

Үзенең тупаслыгы аркасында Набал бәлагә эләгә. Давыт һәм аның 400 кешесе, кылычларын алып, Набалны акылга утыртырга китәләр. Набалның хатыны Әбигыягә иренең тупаслыгы турында сөйлиләр, һәм ул сугышу буласын аңлый. Ул нәрсә эшли ала? Тиз генә күп итеп ризык һәм эчемлек җыеп, Давыт белән аның кешеләре каршысына чыга. Аларны очраткач, ул Давыттан юкка гына кан коймавын үтенә. Давытның күңеле йомшара. Ул Әбигыянең сүзләрен тыңлый һәм сугышмаска була. Берникадәр вакыт узганнан соң, Набал үлә. Әбигыянең күркәм сыйфатларына югары бәя биреп, Давыт аны үзенең хатыны итеп ала (1 Патшалык 25:14—42).

Әбигыя нинди абруй казанган? «Ул хатын бик акыллы булган» дип әйтелә Изге Язмаларда. Һичшиксез, ул акыллы булган һәм кайда һәм кайчан нәрсә эшләргә икәнен белгән. Якыннарын һәм ирен үлемнән саклар өчен, ул тугрылык белән эш иткән. Әбигыя үлгәч, аны акыллы хатын итеп искә алалар (1 Патшалык 25:3).

Петерне нинди кеше итеп искә алалар?

Әйдәгез хәзер б. э. I гасырына күз салыйк һәм Гайсәнең 12 рәсүле нинди кешеләр булганын карап чыгыйк. Һичшиксез, алар арасында иң хислесе һәм ашыгучаны Гәлиләя өлкәсеннән балыкчы Петер, яки Кифа булган. Күрәсең, ул бик дәртле кеше булган һәм үз хисләрен белдерергә курыкмаган. Мәсәлән, бер тапкыр Гайсә шәкертләренең аякларын юа башлый. Петергә чират җиткәч, ул нәрсә эшли?

Ул Гайсәдән: «Раббым! Синме минем аякларымны юасың?» — дип сораган. Гайсә җавап итеп: «Син әле хәзер Минем нәрсә эшләвемне аңламыйсың, әмма соңыннан аңларсың»,— дип әйткән. Петер: «Син минем аякларымны һичкайчан юарга тиеш түгелсең»,— дип җавап биргән. Петернең тәэсирле сүзләренә һәм шул ук вакыт аның импульсив булуына игътибар ит. Гайсә нәрсә эшләгән?

«Синең аякларыңны юмасам,— дип җавап кайтарган Гайсә,— Миндә синең өлешең булмас». Шимун Петер: «Раббым! Аякларымны гына түгел, кулларымны да, башымны да юа күр»,— дип әйткән. Хәзер инде Петер икенче якка авышкан! Әмма моңа шаккатасы юк. Без Петернең нинди кеше икәнен беләбез: ул беркайчан да икейөзле һәм яшерен явыз ниятле кеше булмаган (Яхъя 13:6—9).

Петерне кешеләргә хас булган кимчелекләре өчен дә искә алалар. Мәсәлән, кешеләр Петерне хөкем ителгән насаралы Гайсәнең шәкерте дип гаепләгәндә, ул өч тапкыр Мәсихтән ваз кичкән. Үз гөнаһын аңлагач, Петер бик каты елаган. Ул үзенең кайгысын һәм үкенүен күрсәтергә курыкмаган. Кызык, әмма Петернең Гайсәдән ваз кичүе хакында Инҗилнең беренче дүрт китабында язылган, һәм язучыларга бу вакыйга турында, күрәсең, Петер үзе сөйләгән! Үз хаталарын танырга аның басынкылыгы җитәрлек булган. Ә синең үз хаталарыңны таныр өчен басынкылыгың җитәрлекме? (Маттай 26:69—75; Марк 14:66—72; Лүк 22:54—62; Яхъя 18:15—18, 25—27).

Гайсәдән ваз кичкән көннән берничә атна үткәч — Илленче көн бәйрәмендә — Петер, изге рух тәэсире астында, күп яһүдләр алдында батырлык белән вәгазьләгән. Бу, һичшиксез, Гайсәнең Петерне ышанычлы кеше дип санаганын күрсәткән (Рәсүлләр 2:14—21).

Соңрак Петер тагын бер тозакка эләгә. Моның турында рәсүл Паул яза. Яһүд кардәшләре Антиухея шәһәренә килер алдыннан, Петер башка халыклардан булган имандашлары белән качмыйча аралашкан. Әмма Иерусалимнан килгән «сөннәтләүне таләп итүчеләрдән куркып», ул башта аралашкан имандашларыннан читләшә башлаган. Паул Петернең икейөзлелеген фаш иткән (Гәләтиялеләргә 2:11—14).

Әмма Гайсәнең күп шәкертләре аны ташлап китәр кебек тоелганда, кем батырлык белән үз фикерен белдергән? Бу вакыйга Гайсә үзенең тәнен ашарга һәм канын эчәргә дигән сүзләре турында яңа нәрсәне аңлатканда була. Ул: «Адәм Улының тәнен ашамасагыз һәм Аның канын эчмәсәгез, үзегездә тормыш булмаячак»,— дигән. Гайсәнең яһүди шәкертләренең күбесе өчен бу киртә булган, һәм алар: «Нинди авыр сүзләр! Боларны кем тыңлый алсын?» — дип әйткәннәр. Шуннан соң нәрсә булган? «Шул вакыттан башлап Гайсәнең күп кенә шәкертләре Аннан аерылып киттеләр һәм башка Аның белән бергә йөрмәделәр» (Яхъя 6:50—66).

Бу хәлиткеч минутларда Гайсә 12 рәсүленә борыла һәм үткенлек белән: «Сез дә китәргә теләмисезме?» — дип сорау бирә. Петер: «Раббым! Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит. Без Сиңа иман итәбез, Сине Аллаһының Изге Заты дип таныйбыз»,— дип әйтә (Яхъя 6:67—69).

Петер нинди абруй казанган? Петер турында укыганда, аның намуслыгына һәм хәйләсез кеше булуына сокланасың, аның тугрылыгы һәм үз хаталарын танырга әзерлеге бик нык тәэсир итә. Нинди яхшы исем казанган Петер!

Кешеләр Гайсә турында нәрсә хәтерли?

Гайсәнең җирдәге хезмәте бары тик өч ел ярым гына булган. Әмма шәкертләренең хәтерендә ул нинди булып калган? Камил һәм гөнаһсыз кеше булганга, ул алар белән аралашмаган һәм алардан читләшкәнме? Ул, үзенең Алла Улы икәнен белгәнгә, тәкәббер булганмы? Шәкертләре аңа буйсынсын өчен, ул аларны куркытканмы яки мәҗбүр иткәнме? Ул үзенә карата шул хәтле җитди булган, хәтта юмор хисен дә югалтканмы? Ул шул хәтле эшләр белән мәшгуль булган, хәтта хәлсез һәм авырган кешеләр һәм балалар өчен вакыт тапмаганмы? Гайсә яшәгән көннәрдә ир-атлар башка милләт кешесенә яки хатын-кызларга кимсетеп караганнар. Ул да шулай эшләгәнме? Гайсә турында нәрсә язылган?

Гайсә кешеләр белән кызыксынган. Аның хезмәтен карап чыкканда, аның күп мәртәбә аксакларны һәм чирлеләрне савыктырганын билгелисең. Ул, мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итәр өчен, бар булган мөмкинлекләрне кулланган. Ул яшь кешеләр белән кызыксынган һәм үз шәкертләренә: «Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, аларга комачауламагыз»,— дип әйткән. Шуннан соң Гайсә «балаларны кочаклап, өсләренә кулларын куеп, аларны фатихалаган». Син балалар өчен вакыт табасыңмы яки син шул хәтле эшләр белән мәшгуль, хәтта аларга игътибар да итмисеңме? (Марк 10:13—16; Маттай 19:13—15).

Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, Яһүдия халкы, Канун таләпләреннән тыш, төрле дин кагыйдәләре белән йөкләнелгән булган. Аларның дин җитәкчеләре халык җилкәсенә авыр йөкләр салганнар, ә үзләре бармак белән дә кыймылдатырга теләмәгәннәр (Маттай 23:4; Лүк 11:46). Ничек соң Гайсә алардан нык аерылып торган! «Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык [«көч», ЯД] бирермен»,— дип әйткән Гайсә (Маттай 11:28—30).

Гайсә белән бергә булу кешеләргә көч биргән. Ул беркайчан да үз шәкертләрен куркытмаган, шуңа күрә алар аңа үз уйларын белдергәннәр. Аларның нәрсә турында уйлаганын белер өчен, ул хәтта алардан сорашкан да (Марк 8:27—29). Мәсихче өлкәннәр үз-үзләренә мондый сораулар бирә ала: «Имандашларым минем белән дә үзләрен шулай ук хис итәләрме? Башка өлкәннәр миңа үз фикерләрен белдерәләрме яки моны эшләргәме, юкмы дип уйлап торалармы?» Әгәр өлкәннәр игътибарлы булса, башкаларны тыңласа һәм зирәклек күрсәтсә, бу чыннан да көч бирә! Акылсыз булу эчкерсез һәм иркен аралашуга комачаулый гына.

Алла Улы булуына карамастан, Гайсә үз көчен яки хакимлеген һәрвакыт дөрес кулланган. Ул тыңлаучыларын уйланырга дәртләндерергә омтылган. Мәсәлән, фарисейләр: «Кайсарга салым түләүне канун рөхсәт итәме, әллә юкмы? — дигән хәйләле сорау белән аны тозакка тотарга тырышканда, Гайсә тәңкәне күрсәтегез ди һәм: «Монда кемнең сурәте һәм кемнең исеме?» — дип сорый. Алар: «Кайсарныкы»,— дип җавап бирәләр. Шуннан соң ул аларга: «Димәк, кайсарныкын кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— дип әйтә (Маттай 22:15—21). Сорауга җавап итеп гади дәлилләр китерү җиткән.

Гайсәнең юмор хисе булганмы? Бәлкем, кайбер кешеләр, Гайсәнең бай кешегә Алла Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк дип әйткән сүзләрен укыгач, аның юмор хисен тойганнардыр (Маттай 19:23, 24). Дөянең энә күзе аша үтүен күз алдына китерү дә авыр. Гайсәнең туганының күзендәге чүп бөртеген күрүче, ә үз күзендәге бүрәнәне күрмәүче турындагы мисалын тагын бер гипербола итеп китереп була (Лүк 6:41, 42). Гайсә каты тәртип таләп итә торган кеше булмаган. Ул шәфкатьле булган һәм үзен дусларча тоткан. Юмор хисе бүгенге мәсихчеләргә дә авыр вакытларда ярдәм итә ала.

Хатын-кызларга карата Гайсәнең илтифаты

Гайсә янында хатын-кызлар үзләрен ничек хис иткән? Тугры шәкертләре арасында күп хатын-кызлар, шул исәптән аның әнисе Мәрьям дә булган (Лүк 8:1—3; 23:55, 56; 24:9, 10). Хатын-кызлар Гайсә янында үзләрен иркен хис иткән. Мәсәлән, бер тапкыр «гөнаһлы бер хатын» аның аякларын, күз яшьләре белән юып, хуш исле май белән майлый башлаган (Лүк 7:37, 38). Еллар буе кан китүдән интеккән икенче бер хатын, кеше төркеме аша үтеп, дәваланырга дип, Гайсәнең киеменә кагылган. Гайсә аны иманы өчен мактаган (Маттай 9:20—22). Әйе, хатын-кызлар Гайсә белән үзләрен иркен хис иткәннәр.

Икенче бер очракта Гайсә кое янында Самарея хатыны белән сөйләшә. Бу хатын шул хәтле гаҗәпләнә, хәтта: «Ничек итеп Син, яһүд була торып, миннән, Самарея хатыныннан, эчәргә сорыйсың?» — дип аңа сорау бирә. Ул көннәрдә яһүдләр самареялеләр белән аралашмаган. Шуннан соң Гайсә аңа «мәңгелек тормышка ага торган чишмәгә әвереләчәк» су турында искиткеч хакыйкатьне сөйләгән. Гайсә хатыннар белән үзен гади тоткан, алар аны моның өчен хөрмәт итми башлар дип, ул беркайчан да курыкмаган (Яхъя 4:7—15).

Гайсәне кешеләргә хас булган сыйфатлары өчен, шул исәптән аның үз-үзен фида кылу рухы өчен дә искә алалар. Ул Алла мәхәббәтенең нәкъ үзе булган. Гайсә — аның шәкерте булырга теләгән һәрбер кеше өчен үрнәк. Син аның үрнәген никадәр төгәл тотасың? (1 Көринтлеләргә 13:4—8; 1 Петер 2:21).

Хәзерге мәсихчеләр нинди истәлек калдыра?

Бүгенге көндә меңләгән тугры мәсихчеләр үлә: күпләре олы яшьтә, ә кайберләре чагыштырмача яшь булганда. Әмма алар үзләре турында яхшы истәлек калдыралар. Кайберәүләрне якынча 90 яшьтә үлгән Кристал кебек игелекле булулары һәм аралашырга яратулары өчен искә алалар. Икенчеләрен 40 яшьләрендә үлгән Дирк кебек шаян холыклы һәм ярдәм итәргә әзер булулары өчен искә алалар.

Испаниядәге Хосе исемле мәсихче мисалын карап чыгыйк. 1960 елларда Испаниядә Йәһвә Шаһитләренең вәгазь эше тыелган булган. Шул көннәрдә Хосе хатыны һәм өч яшь кызы белән яшәгән. Ул Барселона шәһәрендә бик ышанычлы эштә эшләп йөргән. Шул көннәрдә Испаниянең көньягында тәҗрибәле мәсихче өлкән кирәклеге билгеле була. Хосе, үз эшен калдырып, гаиләсе белән Малага шәһәренә күчә. Аларга акча ягыннан бик авыр вакытлар кичерергә туры килә, кайвакыт алар хәтта эшсез дә утыралар.

Аны Аллага хезмәт итүдә тугры, ышанычлы мәсихче һәм үз кызларын тиешле итеп тәрбияләүче әти итеп белгәннәр. Хосе боларның барысын да тугры хатыны Кармила ярдәме белән башкарган. Бу районда конгресс оештырырга кеше кирәк булганда, Хосе һәрвакыт үзен тәкъдим иткән. Кызганычка каршы, яше 50 дән узгач, ул бик авыр чир белән чирли башлый һәм үлә. Әмма ул ышанычлы, тырышып эшләгән өлкән һәм яратучы әти һәм ир булып истә калган.

Ә син кем булып хәтердә калырсың? Әгәр син кичә үлгән булсаң, кешеләр бүген сине нинди сүзләр белән искә алырлар иде? Бу сорау безне, бәлки, яшәвебез турында уйланырга дәртләндерер.

Яхшы абруй казаныр өчен, нәрсә эшләргә? Без рух җимешен — мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, шулай ук үз-үзеңне тота белүне — үз тормышыбызда күрсәтүдә һәрвакыт яхшыра алабыз (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Һичшиксез, «абруйлы исем — кыйммәтле хушбуйдан, үлем көне туу көненнән яхшырак» (Вәгазьче 7:1; Маттай 7:12).

[5 биттәге иллюстрация]

Әбигыяне акыллылыгы өчен искә алалар.