Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Өмет тотканың Йәһвә булсын

Өмет тотканың Йәһвә булсын

Өмет тотканың Йәһвә булсын

«Чөнки Син, Ходай, минем ышанычым, яшьтән үк өмет тотканым Син» (МӘДХИЯ 70:5).

1. Яшь көтүче Давыт нинди чакыру кабул иткән?

ГОЛИАФНЫҢ биеклеге өч метрга якын булган. Шуңа күрә Исраил сугышчыларының аңа каршы чыгарга курыкканнарына шаккатасы юк! Берничә атна дәвамында, һәр иртә һәм һәр кич, филистимлыларның бу әзмәвере, минем белән сугышыр өчен, берәр гаскәрине чыгарыгыз дип Исраил армиясеннән көлгән. Ахыр чиктә, чакыру кабул ителгән, әмма сугышырга гаскәри түгел, ә гади яшь егет чыккан. Яшь көтүче Давыт бу әзмәвер янында гел кечкенә күренгән. Чыннан да, Давытның авырлыгы Голиафның сугыш кораллары һәм киемнәреннән дә җиңелрәк булгандыр! Моңа да карамастан яшь егет әзмәвергә каршы чыккан һәм күп гасырларга батырлык символы булып калган (1 Патшалык 17:1—51).

2, 3. а) Ни өчен Давыт Голиафка шундый ышаныч белән каршы чыккан? б) Йәһвә өмет тотканыбыз булсын өчен, без нинди ике адым ясарга тиеш?

2 Кайдан булган Давытның андый батырлыгы? Күрәсең соңрак Давыт үзе язган сүзләрне карап чыгыйк: «Син, Ходай, минем ышанычым, яшьтән үк өмет тотканым Син» (Мәдхия 70:5). Әйе, яшь чагыннан ук Давыт тулысынча Йәһвәгә өмет баглаган. Голиафка каршы чыкканда, Давыт: «Син миңа каршы кылыч һәм сөңге һәм калкан белән чыгасың, ә мин сиңа каршы син көлгән Ходай Саваоф, Исраил гаскәрләре Алласы, исеме хакына барам»,— дип әйткән (1 Патшалык 17:45). Голиаф үзенең бөек көченә һәм сугыш коралларына, ә Давыт Йәһвәгә өмет баглаган. Ни өчен соң әле Давыт, Галәм Хакименең ярдәме булганда, гади кешедән, ул зур һәм яхшы коралланган булса да, куркырга тиеш ди?

3 Давыт турында укыганда, Йәһвәгә синең дә өмет итүең көчлерәк булуын теләмисеңме? Моны безнең күбебез тели дип әйтеп була. Йәһвә өмет тотканыбыз булсын өчен, әйдәгез, без нинди ике адым эшләргә тиеш икәнен карап чыгыйк. Иң беренче, безгә мондый өмет тотуга комачаулаучы киң таралган киртә аша үтәргә һәм аның тормыш юлыбызга кабат аркылы төшүен рөхсәт итмәскә кирәк. Икенчедән, безгә шуны төгәл аңларга кирәк: нәрсә ул Йәһвәгә өмет баглау.

Йәһвәгә өмет багларга комачаулаучы киң таралган киртә

4, 5. Ни өчен күп кешеләргә Аллага өмет баглау авыр?

4 Кешеләргә Аллага өмет багларга нәрсә комачаулый? Моның сәбәбе еш кына — ни өчен бәла-казалар була икәнен белмәү. Күп кешеләрне, газаплар өчен Алла җаваплы, дип өйрәтәләр. Бәлагә эләгеп берәрсе үлсә, руханилар Алла аны үзе янына күккә «алган» дип әйтергә мөмкин. Өстәвенә, күп кенә дин җитәкчеләре Алла дөньяда булган һәрбер вакыйганы, шул ук исәптән һәрбер фаҗигане һәм һәрбер явызлыкны алдан ук билгеләп куйган дип өйрәтәләр. Мондый мәрхәмәтсез Аллага өмет баглау бик авыр. Имансызларның акылын томалаучы Шайтан, моңа охшаш «җен өйрәтүләрен» таратыр өчен, бик нык тырыша (1 Тимутегә 4:1; 2 Көринтлеләргә 4:4).

5 Шайтан кешеләрнең Аллага өмет баглауны ташлауларын тели. Алланың бу дошманы кешеләрдән газапларның чын сәбәбен яшерергә тели. Һәм без Изге Язмалар аша газапларның чын сәбәпләрен инде белгәнбез икән, Иблис аларны онытуыбызны тели. Шуңа күрә дөньяда газаплар булуның өч төп сәбәбен вакыт-вакыт искә төшерү файдалы булыр иде. Шулай итеп, тормышыбызда очраткан бәлаләр өчен Йәһвә җаваплы түгел икәненә йөрәкләребезне кабат ышандыра алабыз (Филиппуйлыларга 1:9, 10).

6. Кеше газаплары булуының бер сәбәбенә 1 Петер 5:8 ничек басым ясый?

6 Иблис Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренең сафлыгын җимерергә тырыша. Бу — кеше кичергән газапларның беренче сәбәбе. Мәсәлән, ул Әюпнең сафлыгын җимерергә тырышкан. Ул очракта Иблис җиңә алмаган, әмма ул мондый тырышлыкларын дәвам итә. Бу дөньяның хакиме буларак, ул Йәһвәнең тугры хезмәтчеләрен «йотарга» тырыша (1 Петер 5:8). Бу безнең һәрберебезгә кагыла! Иблиснең теләге — Йәһвәгә хезмәт итүебезне туктату. Шуңа күрә ул эзәрлекләүләрне еш куллана. Алар безгә газаплар китерсә дә, аларны кичерер өчен бик яхшы сәбәбебез бар. Чөнки ныклык саклап, без Шайтан алдакчы икәнен исбат итәбез һәм шуның белән Йәһвә Алланы шатландырабыз (Әюп 2:4; Гыйбрәтле хикәя 27:11). Ә Йәһвә эзәрлекләүләрне кичерер өчен көч биргәнгә, без аңа ныграк өмет баглый башлыйбыз (Мәдхия 9:10, 11).

7. Гәләтиялеләргә 6:7 дәге сүзләр газапларның нинди сәбәбен ачыкларга ярдәм итә?

7 Газаплар булуының икенче сәбәбе: «Кеше ни чәчсә, шуны урыр»,— дигән принцип белән бәйле (Гәләтиялеләргә 6:7). Кайвакыт кешеләр акылсыз эшләр «чәчәләр» һәм аларның нәтиҗәсе итеп газаплар «уралар». Кайберәүләр машинада юл кагыйдәләрен үтәмичә йөри һәм фаҗигагә эләгәләр. Күп кешеләр тәмәке тарта, һәм бу йөрәк яки үпкәнең рак авыруына китерә. Зина кылучы һәм уйнашчы кешеләрнең тәртибе төрле кайгылы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: гаиләнең таркалуы, үз-үзләрен хөрмәт итми башлау, җенси юллар аша йога торган чирләр белән чирләү һәм көтмәгән балага узу. Моның өчен Алланы гаепләү кешеләрнең гадәтләренә кергән, әмма чынлыкта алар — акылсыз карарларының корбаннары (Гыйбрәтле хикәя 19:3).

8. Вәгазьче 9:11 буенча, ни өчен кешеләр газап чигә?

8 Газапларның өченче сәбәбе Вәгазьче 9:11 дә язылган: «Игътибарымны багълап, кояш астында мин тагы шуны күрдем: ярышта җиңү йөгерек аяклыларга булмый, көрәштә иң көчле егет батыр калмый, зирәкләр һәрвакыт мул иген уңышы алуга ирешми, байлык та һәрвакыт аңлы кешеләргә эләкми, сәләтлеләр исә күп вакыт югары күтәрелә алмый кала; мәгәр боларның һәммәсен тәкъдир [«очрак», ЯД] һәм вакыт хәл итә». Кайвакыт кешеләр тик кирәкмәгән урынга кирәкмәгән вакытта эләгәләр. Безнең яхшы якларыбызга һәм кимчелекләребезгә карамастан, газаплар һәм үлем безнең һәрберебезгә теләсә кайсы вакытта көтмәгәндә кагылырга мөмкин. Мәсәлән, Гайсә яшәгән көннәрдә Иерусалимдагы манара җимерелеп төшкән һәм 18 кешене үтергән. Гайсә бу аларның башта эшләнгән гөнаһлары өчен Алланың җәзасы түгел икәнен аңлаткан (Лүк 13:4). Йәһвә мондый газаплар өчен җаваплы түгел.

9. Күп кешеләр нинди сорауга җавап таба алмый?

9 Газапларның сәбәпләрен аңлау бик мөһим. Әмма күп кешеләр өчен җавабын табу авыр булган бер сорау кала: ни өчен Йәһвә Алла газапларны рөхсәт итә?

Ни өчен Йәһвә газапларны рөхсәт итә?

10, 11. а) Римлыларга 8:19—22 буенча, «барлыкка китерелгәннәрнең барысы» белән нәрсә булган? б) Барлыкка китерелгәннәрне ыгы-зыгыга буйсындыручының кем икәнен без ничек билгели алабыз?

10 Бу мөһим сорауны рәсүл Паулның Римлыларга язган хатыннан өземтә ачыклый. Паул болай дип язган: «Аллаһы тарафыннан барлыкка китерелгәннәрнең барысы да Аңардан Үз балаларын ачыктан-ачык күрсәтүне түземсезлек белән өметләнеп көтә, чөнки Аллаһы бар иткәннәрнең һәммәсе ыгы-зыгыга буйсындырылды. Бу аларның ихтыяры буенча түгел, бәлки Буйсындыручының ихтыяры буенча эшләнде. Аллаһы тарафыннан яратылганнарның бөтенесе фанилыкка илтүче коллыктан азат ителеп, Аллаһы балаларының данлы азатлыгын уртаклашачак дигән өмет булганга бу шулай эшләнде. Чөнки без беләбез: Аллаһы тарафыннан яратылганнарның һәммәсе хәзергә кадәр сыкрана һәм бала тудыргандагы газапларны кичерә» (Римлыларга 8:19—22).

11 Бу шигырьләрне аңлар өчен, безгә иң беренче берничә төп сорауны ачыкларга кирәк. Мәсәлән, кем барлыкка китерелгәннәрне «ыгы-зыгыга буйсындырган»? Кайберәүләр Иблис, икенчеләре Адәм дип әйтә. Ләкин икесенең берсе дә моны эшли алмаган. Ни өчен? Чөнки барлыкка китерелгәннәрне ыгы-зыгыга буйсындыручы моны «өмет булганга» эшләгән. Әйе, ул моны тугры булган кешеләр ахыр чиктә «фанилыкка илтүче коллыктан азат ителәчәгенә» өмет булганга эшләгән. Иблис тә, Адәм дә мондый өмет бирә алмаганнар. Бары тик Йәһвә генә бирә алган. Шулай итеп, Йәһвә барлыкка китерелгәннәрне ыгы-зыгыга буйсындырган.

12. «Барлыкка китерелгәннәрнең барысы» дигән сүзләрнең мәгънәсе буенча нинди буталчык бар, һәм бу сүзләр нәрсә аңлата икәнен ничек билгеләп була?

12 «Барлыкка китерелгәннәрнең барысы» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? Кайберәүләр бу сүзләргә барлык табигать, шул ук исәптән җәнлекләр, үсемлекләр керә дип әйтә. Әмма хайваннар һәм үсемлекләр «Аллаһы балаларының данлы азатлыгына» ирешергә өметләнәме? Юк (2 Петер 2:12). Шуңа күрә «барлыкка китерелгәннәрнең барысы» дигән сүзләр кешеләргә генә кагыла ала. Бу «барлыкка китерелгәннәр» — Едем бакчасындагы фетнә аркасында гөнаһтан һәм үлемнән газапланучы затлар, һәм алар өметкә бик мохтаҗ (Римлыларга 5:12).

13. Едемдагы фетнәнең нәтиҗәсе кешелек өчен нинди булган?

13 Кешелек өчен бу фетнәнең нәтиҗәсе нинди булган? Паул аның нәтиҗәсен бер сүз белән генә сурәтли: «ыгы-зыгы» *. Бер белешмәлек буенча, бу сүз «билгеләгән эшен үтәр өчен кулланып булмый торган әйбернең файдасызлыгы» дип аңлатыла. Кешеләр мәңге яшәргә, оҗмах җире турында кайгыртырга һәм камил, берләштерелгән гаилә булып бергә эшләр өчен билгеләнгән булган. Моның урынына алар кыска, газаплар белән тулган һәм еш кына мәгънәсез тормыш үткәрәләр. Әюп әйтүенчә, «хатыннан туган кеше кыска гомерле һәм кайгылардан туйган» (Әюп 14:1). Чыннан да «ыгы-зыгы»!

14, 15. а) Йәһвәнең кешелеккә чыгарган приговоры ни өчен гадел булган? б) Ни өчен Паул «барлыкка китерелгәннәрнең» ыгы-зыгыга буйсынуы үз «ихтыяры буенча» булмаган дип әйткән?

14 Хәзер без төп сорауга килдек: ни өчен «бөтен җирнең Хакиме» кешелекне газаплы һәм мәгънәсез яшәүгә буйсындырган? (Яшәеш 18:25). Моны эшләп, ул гадел рәвештә эш иткәнме? Моны аңлар өчен, беренче ата-анабыз нәрсә эшләгәнен искә төшерик. Алар, Аллага каршы фетнә күтәреп, Йәһвә хакимлегенең гаделлеге бәхәсле дип игълан иткән Иблис ягына басканнар. Бу кылган эшләре белән алар шуны яклаганнар: әгәр кешеләр фетнә күтәргән рухи зат җитәкчелегендә үз-үзләре белән идарә итсәләр, аларга Йәһвә Алласыз яхшырак булачак. Фетнәчеләргә приговор чыгарганда, Йәһвә аларга, асылда, үзләре теләгәнне биргән. Ул кешеләргә үз-үзләре белән Иблис тәэсире астында идарә итәргә рөхсәт иткән. Мондый шартларда, кешелеккә өмет биреп, аны «ыгы-зыгыга» буйсындырудан башка тагын да гаделлерәк карар булганмы?

15 Әлбәттә, бу барлыкка китерелгәннәрнең «ихтыяры буенча» булмаган. Без гөнаһ, черү коллары булып туабыз, һәм бу яктан безнең сайлау өчен мөмкинлегебез юк. Әмма Йәһвә, мәрхәмәтле булганга, Адәм белән Хаувага яшәүләрен дәвам итәргә һәм балалар табарга рөхсәт иткән. Әмма безнең, аларның балаларының, гөнаһ һәм үлем ыгы-зыгына буйсындырылган булсак та, Адәм белән Хаува эшләмәгәнне эшләргә мөмкинлегебез бар. Без Йәһвәне тыңлый алабыз. Без Йәһвә хакимлеге дөрес һәм камил икәнен өйрәнә алабыз, ә Йәһвә Алласыз кешелек җитәкчелеге авырту, мәгънәсезлек һәм ыгы-зыгы гына китерә (Йәрәми 10:23; Ачылыш 4:11). Моның өстәвенә, Иблиснең йогынтысы тормышыбызны тагын да катлаулырак итә. Бу хакыйкатьләрне кешелек тарихы раслый (Вәгазьче 8:9).

16. а) Дөньяда бүген күргән газаплар өчен Йәһвә гаепле түгел икәненә ни өчен без ышана алабыз? б) Йәһвә тугры кешеләргә ярату белән нинди өмет биргән?

16 Йәһвәнең кешелекне ыгы-зыгыга буйсындыру өчен җитди сәбәпләре булганы ачык күренә. Әмма бу бүген безнең һәрберебез кичергән ыгы-зыгы һәм газаплар өчен Йәһвә гаепле дигәнне аңлатамы? Мондый мисал карап чыгыйк: судья җинаятьчегә гадел приговор чыгара. Шуннан соң хөкем ителгән кеше төрмәдә утырганда бик күп газаплар чигәргә мөмкин, әмма бу кешенең судья газапларымда гаепле дип әйтергә хакы бармы? Әлбәттә юк! Моннан тыш, Йәһвә беркайчан да явызлык эшләми. «Явызлык Аллаһыны вәсвәсәләндерә алмый һәм Аллаһы Үзе беркемне дә вәсвәсәләндерми»,— дип әйтелә Ягъкуб 1:13 тә. Шулай ук, Йәһвә бу приговорны чыгарганда «өмет» биргән — шуны истә тотарга кирәк. Адәм белән Хауваның тугры буыннары ыгы-зыгының азагын күрә алсыннар өчен һәм «Аллаһы балаларының данлы азатлыгын» ала алсыннар өчен, Йәһвә чаралар күргән. Тугры кешелек барлыкка китерелгәннәрнең барысы кабат җәфалы ыгы-зыгыга төшәчәк дип беркайчан да — мәңгелек дәвамында кайгырмаячак. Бәхәсле сорауны гаделлек белән хәл итеп, Йәһвә үз хакимлегенең дөреслеген мәңгегә исбат итәчәк (Исай 25:8).

17. Дөньяда бүген булган газапларның сәбәбен карап чыгу безгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

17 Кешелек газапларының сәбәпләрен карап чыкканнан соң, Йәһвәне явызлык чыганагы дип санар өчен яки аңарга ышанычыбызны югалтыр өчен берәр кечкенә булса да сәбәп бармы? Киресенчә, мондый карап чыгу безне Мусаның сүзләренә кушылырга дәртләндерә. «[Йәһвә] кыя, Аның эшләре камил, һәм бөтен юллары Аның гадел; Алла тугрылыклы һәм Аңарда ялган юк, Ул гадел һәм хакыйкый»,— дип әйткән Муса (Икенчезаконлык 32:4). Моның турында уйланып, әйдәгез, вакыт-вакыт Алла турындагы белемнәребезне исебездә яңартып торыйк. Шул чакта без, сынаулар белән очрашканда, уйларыбызга шик салырга тырышкан Иблискә каршы тора алабыз. Ә мәкаләнең башында әйтелгән икенче адым турында нәрсә әйтеп була? Йәһвәгә өмет баглау нәрсәне аңлата?

Йәһвәгә өмет баглау нәрсәне аңлата

18, 19. Нинди сүзләр белән Изге Язмалар безне Йәһвәгә өмет багларга дәртләндерә, әмма нинди хаталы карашлар бар?

18 Алла Сүзе безне болай дип дәртләндерә: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер» (Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6). Бу — күркәм, юанычлы сүзләр. Чыннан да, Галәмдә без яраткан күктәге Атабыздан башка ышанычлырак беркем дә юк. Әмма шигырьдәге сүзләрне уку аларны тормышта куллануга караганда җиңелрәк.

19 Йәһвәгә өмет баглау турында кайберәүләр хаталы фикер йөртә. Кайберәүләр мондый өмет баглау үзеннән-үзе йөрәктә барлыкка килүче тойгы гына, бәхетлек хисе генә дип уйлый. Кайберәүләр Аллага өмет баглау шуңа китерә дип уйлый: ул безне һәркайсы авырлыклардан яклаячак, һәрбер авырлыкларыбызны юк итәчәк, көндәлек мәшәкатьләребезне без өметләнгәнчә шунда ук хәл итәчәк! Әмма мондый карашлар нигезсез. Аллага өмет баглау тойгылардан күпкә зуррак, һәм ул тормышка ашмаслык көтүләр белән бәйле түгел. Бәлигъ кешеләр Аллага өмет баглауны һәрьяктан карап чыгылган, белеп кабул ителгән карарлар аша күрсәтәләр.

20, 21. Йәһвәгә өмет баглау нәрсәне аңлата? Мисал китерегез.

20 Кабат Гыйбрәтле хикәя 3:5 кә күз салыйк. Монда үз аңыбызга да, шул ук вакыт Йәһвәгә дә таяну берничек тә мөмкин түгеллеге күренә. Бу, берәр нәрсә аңлар өчен, үз акылыбызны кулланырга тиеш түгелбез дигәнне аңлатамы? Юк. Киресенчә, мондый акыл биргән Йәһвә без аны аңа хезмәт иткәндә кулланачакбыз дип көтә (Римлыларга 12:1). Әмма карарлар кабул иткәндә, без нәрсәгә таянырга тиеш? Әгәр фикеребез Йәһвәнекенә туры килмәсә, без аның акыллылыгын безнең акылдан күпкә югарырак булган акыл итеп кабул итәбезме? (Исай 55:8, 9). Йәһвәгә өмет баглау аның акылына безнең акылыбыз белән җитәкчелек итәргә рөхсәт бирү дигәнне аңлата.

21 Бер мисал карап чыгыйк. Бер бала машинаның арткы урынында, ә әти-әнисе алгы урында утыра. Әтисе машинаны алып бара. Машинада барганда, кинәт берәр авырлык килеп чыга, мәсәлән, һава торышы яки юлдагы хәл үзгәрә яисә кайда борылырга икәнен сайларга кирәк була. Тыңлаучан, үз әтисенә ышанган бала бу очракта үзен ничек тота? Арткы урыныннан әтисенә машинаны ничек алып барырга икәнен әйтеп торачакмы? Әти-әнисенең карарларын шик астына куямы? Аңа каеш белән эләктерелгән килеш утыру турында исенә төшерелгәндә, ул каршы киләме? Юк. Моңа охшаш авырлыкларны аның әти-әнисе камил булмауларына карамастан хәл итәчәк дип ышана бала. Йәһвә исә — камил Атабыз. Аеруча авыр шартларга эләккәндә, без аңарга тулысынча өмет багларга тиеш түгелме? (Исай 30:21).

22, 23. а) Авырлыклар белән очрашканда, ни өчен без Йәһвәгә өмет багларга тиеш, һәм без моны ничек эшли алабыз? б) Чираттагы мәкаләдә нәрсә карала?

22 Әмма шунсына игътибар итәргә кирәк: Гыйбрәтле хикәя 3:6 да Йәһвәне авыр шартлар белән очрашканда гына түгел, ә бөтен «йөрер юлларыбызда» «юлдаш итәргә» тиешбез дип әйтелгән. Көндәлек тормышыбызда карарлар кабул итүебез Йәһвәгә өмет баглыйбыз икәнен күрсәтергә тиеш. Авырлыклар белән очрашканда, без өметсезлеккә бирелергә, куркырга яки Йәһвәнең бу авырлыкларны хәл итәр өчен бирелгән җитәкчелегенә каршы килергә тиеш түгел. Сынауларга карашыбыз мондый булырга тиеш: бу — Йәһвә хакимлеген яклар өчен һәм Иблис ялганчы икәнен исбат итәр өчен, шулай ук тыңлаучанлык һәм Йәһвә хуплаган башка сыйфатларны үстерер өчен мөмкинлек (Еврейләргә 5:7, 8).

23 Нинди генә сынауларга эләксәк тә, без Йәһвәгә өмет баглый алабыз. Без моны дога кылып, Йәһвәнең Сүзенә һәм аның оешмасына җитәкчелек алыр өчен мөрәҗәгать итеп эшлибез. Бүгенге дөнья өчен гадәти булган авырлыклар белән очрашканда, без ничек Йәһвәгә өмет баглаганыбызны күрсәтә алабыз? Бу сорауга җавапны чираттагы мәкаләдә карап чыгачакбыз.

[Искәрмә]

^ 13 абз. Паул кулланган «ыгы-зыгы» дигән грек сүзен Грек Септуагинтасында, Сөләйман язган Вәгазьче китабында еш күреп була. Мәсәлән, «барысы — ыгы-зыгы!» дигән сүзләрдә күрәбез (Вәгазьче 1:2, 14; 2:11, 17; 3:19; 12:8).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ничек Давыт Йәһвә аның өмет тотканы икәнен күрсәткән?

• Кешеләрнең газапларына нинди өч сәбәп бар, һәм ни өчен аларны вакыт-вакыт искә төшерү файдалы?

• Йәһвә кешелеккә нинди приговор чыгарган, һәм ни өчен бу приговор гадел булган?

• Йәһвәгә өмет баглау нәрсәне аңлата?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[22 биттәге иллюстрацияләр]

Давыт Йәһвәне үзенең өмет тотканы иткән.

[24 биттәге иллюстрация]

Гайсә Иерусалимдагы манараның ишелеп төшүенә Йәһвә җаваплы түгел икәнен аңлаткан.