Иман ярдәмендә Барак куәтле гаскәрне җиңгән
Иман ярдәмендә Барак куәтле гаскәрне җиңгән
КҮЗ алдына китерегез, сезгә зур гаскәр һөҗүм итәргә җыена, ди. Дошманнарыгыз хәрби яктан бик яхшы коралланган һәм сугышка тулысынча әзер. Алар алдында сез гаскәрегез белән үзегезне көчсез итеп хис итәсез.
Андый хәлгә, Исраилдә хакимнәр идарә иткәндә, Барак, Дибра һәм алар белән бергә булган 10 000 исраилле очраган. Дошманнарның гаскәре кәнганлылардан торган, һәм аларны гаскәр башлыгы Сисар җитәкләгән. Кәнганлыларның бик куркыныч тимер чалгылы хәрби арбалары булган. Бу вакыйгалар Табур тавында һәм Кишон елгасы үзәнендә үткән. Ул вакытта Баракның искиткеч иманга ия булганы күренгән. Әйдәгез, бу сугышка кадәр булган вакыйгаларга игътибар итик.
Исраил Йәһвәгә ялвара
Хакимнәр китабыннан күренгәнчә, исраиллеләр еш кына саф гыйбадәт кылуларын калдырган. Моның аркасында алар күп газап чиккән. Әмма тәүбә иткәч һәм Аллаһыга ялваргач, Йәһвә, коткаручы билгеләп, үз халкын азат иткән. Ләкин аннан соң халык кабат Йәһвәгә хыянәт иткән. Хәзер дә исраиллеләрне моаблылардан азат иткән хаким Әһүд үлгәннән соң, алар «яңадан Йәһвә күзендә начар булганны эшли башлаган». Алар хәтта «яңа илаһлар сайлаган». Моның нәтиҗәсе турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Шуңа күрә Йәһвә аларны Хасурда патшалык иткән Кәнган патшасы Йавин кулына бирде. Аның гаскәренең башлыгы... Сисар иде. Исраиллеләр Йәһвәгә кычкырып ялварды, чөнки Йавинның тимер чалгылы 900 хәрби арбасы бар иде, һәм ул исраиллеләрне 20 ел буена бик каты җәберләде» (Хакимнәр 4:1—3; 5:8).
Ул вакытта Исраилдә «юллар буш калган. Юлчылар авылара юллардан йөргән» (Хакимнәр 5:6, 7). Халык хәрби арбалары булган, үзләрен талаган гаскәриләрдән куркып яшәгән. Бер белгеч әйтүенчә, «котлары алынган исраиллеләр үзләрен ярдәмчесез итеп хис иткән». Шунда алар кабат Йәһвәгә ялварып ярдәм сораган.
Йәһвә җитәкчене билгели
Кәнганлыларның исраиллеләрне җәберләве бөтен халык өчен зур кайгы булган. Йәһвә, аларга үз хөкемнәрен игълан итәр өчен һәм җитәкчелек бирер өчен, пәйгамбәр хатын Дибраны кулланган. Шул мәгънәдә Дибра исраиллеләр өчен ана кебек булган дип әйтеп була (Хакимнәр 4:4; 5:7).
Дибра, Баракны чакыртып, аңа болай дип әйткән: «Исраил Аллаһысы Йәһвә сиңа мондый әмер бирде: „Бар, Табур тавына мен һәм үзең белән 10 000 Нәфтәли һәм Зәбулун кешесен ал. Мин Йавин гаскәренең башлыгы Сисарны хәрби арбалары һәм гаскәрләре белән синең яныңа — Кишон ташкыны янына китерермен һәм аны синең кулыңа бирермен“» (Хакимнәр 4:6, 7). «Йәһвә сиңа мондый әмер бирде» диеп, Дибра Барак өстеннән башчылык итәргә теләмәгәнен күрсәткән. Ул Аллаһының хәбәрчесе ролен генә үтәгән. Моңа Барак нәрсә дип җаваплаган?
Барак аңа: «Син минем белән барсаң, мин дә барырмын, ә бармасаң, мин дә бармаячакмын»,— дигән (Хакимнәр 4:8). Ни өчен Барак Дибрасыз сугышка барырга теләмәгән? Бәлки, ул курыккандыр? Яисә аның Аллаһының вәгъдәләренә иманы җитеп бетмәгәндер? Юк, Барак Аллаһының ихтыярын үтәүдән ваз кичмәгән. Шулай ук ул Йәһвәгә дә тыңламаучан булмаган. Киресенчә, Баракның җавабыннан аның нык иманлы кеше булганы күренә. Ул Аллаһының йөкләмәсен берүзе үти алмаячагын таныган. Ә аның белән Аллаһының вәкиле барса, бу аңа һәм аның кешеләренә Аллаһының ярдәм итәчәгенә ышаныч өстәр иде.
Муса, Гидеон һәм Ирмия дә охшаш хисләр кичергән булган. Бу кешеләр дә Аллаһы кушканны үти алмаячак дип уйлаган. Әмма без алар тугрылыксыз булган дип санамыйбыз бит (Чыгыш 3:11—4:17; 33:12—17; Хакимнәр 6:11—22, 36—40; Ирмия 1:4—10). Ә Дибра турында нәрсә әйтеп була? Ул Барак өстеннән башчылык итәргә омтылмаган, ә тыйнак булып калган. Ул Баракка: «Мин синең белән барачакмын»,— дигән (Хакимнәр 4:9). Ул, үз тормышын куркыныч астына куярга әзер булып, Барак белән сугышка барырга ризалашкан. Шулай итеп, Дибра гаҗәеп иман һәм кыюлык күрсәткән.
Иман ярдәмендә алар Баракка ияргән
Исраил гаскәре Табур тавында җыелырга тиеш булган. Бу урын бик уңайлы булган, чөнки Нәфтәли һәм Зәбулун кабиләләре якында гына яшәгән. 10 000 сугышчы һәм алар белән Дибра да, Аллаһының әмеренә буйсынып, Барак белән шул тауга менгән.
Баракка ияргән сугышчыларга нык иман кирәк булган. Йәһвә Баракка кәнганлыларны җиңәргә ярдәм итәчәк дип вәгъдә иткән. Әмма исраиллеләрнең хәрби кораллары турында нәрсә әйтеп була? Хакимнәр 5:8 буенча, Исраилнең хәтта «40 000 гаскәрие арасында калкан да, сөңге дә күренмәгән». Димәк, исраиллеләрнең хәрби кораллары булмаган диярлек. Ничек кенә булмасын, тимер чалгылы арбалары булган дошманнарына карганда алар күпкә көчсезрәк булган. Сисарга Баракның Табур тавына менеп киткәне хәбәр ителгәч, ул шунда ук үз гаскәрләрен бөтен арбалары белән Кишон елгасы үзәненә җыелырга чакырган (Хакимнәр 4:12, 13). Әмма Сисар Кодрәтле Аллаһы белән сугышачагын әле аңламаган.
Барак Сисарның гаскәрен җиңә
Сугышырга вакыт җиткәч, Дибра Баракка: «Күтәрел, чөнки бүген Йәһвә Сисарны синең кулыңа бирәчәк. Әллә Йәһвә синең алдан бармыймы?» — дип әйткән. Барак һәм аның кешеләре таудан үзәнгә төшәргә тиеш булган. Әмма анда Сисар үз хәрби арбаларын куллана алыр иде. Сез, Баракның гаскәриләре урынында булсагыз, нәрсә хис итәр идегез? Сез, бу җитәкчелек Йәһвәдән икәнен истә тотып, буйсыныр идегезме? Барак үз кешеләре белән буйсынган. «Шунда Йәһвә Баракның кылычы алдында Сисарны, аның бөтен хәрби арбаларын һәм бөтен гаскәрен каушаткан» (Хакимнәр 4:14, 15).
Йәһвәнең ярдәме белән Барак Сисар гаскәрен җиңгән. Изге Язмаларда бу сугыш җентекләп тасвирлап бирелми. Әмма Барак белән Дибра җырлаган җиңү җырында: «Күкләрдән су акты, болытлардан яңгыр койды»,— дип әйтелә. Күрәсең, коеп яуган яңгыр аркасында Сисарның сугыш арбалары сазга баткан, һәм шунда хәрби өстенлек Барак ягына күчкән. Кәнганлыларның төп хәрби коралы аларга хәзер комачаулаган гына. Ә Сисар сугышчыларының мәетләре турында җырда: «Кишон ташкыны аларны агызып алып китте»,— диелә (Хакимнәр 5:4, 21).
Бу хәбәр ышанычка лаекмы? Кишон елгасының үзәнендә, гадәттә, су булмый диярлек. Әмма көчле я дәвамлы яңгырлардан соң, бу кечкенә елгалар куркыныч, ургылып аккан ташкыннарга әйләнә. Мәсәлән, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында яңгыр 15 минут кына коеп яуганнан соң, бу балчыклы җирләрдә атларга атланып сугышу бик куркыныч булып киткән, дип хәбәр ителә. Ә 1799 елның 16 апрелендә Наполеон төрекләр белән Табур тавы янында сугышканда, күп кенә төрекләр Кишон үзәне аша кача башлаган. Шунда аларны Кишон ташкынының сулары агызып алып киткән.
Яһүд тарихчысы Иосиф Флавий язганча, Сисар белән Баракның гаскәрләре бер-берсенә каршы сугышырга җыенганда, кинәт кенә давыл күтәрелгән һәм коеп яңгыр белән боз яуган. Көчле җил аркасында яңгыр кәнганлыларның йөзләренә бәреп яуган. Шуңа күрә алар, бернәрсә дә күрмәгәнгә, үз җәяләрен һәм пращларын куллана алмаган.
Хакимнәр 5:20 дә: «Күктән йолдызлар сугышты. Үз юлларыннан алар Сисарга каршы сугышты»,— дип язылган. Нинди мәгънәдә йолдызлар Сисарга каршы сугышкан? Кайберәүләр фараз иткәнчә, монда Аллаһының катнашуы турында сүз бара. Башкалар монда фәрештәләрнең ярдәме я метеорит яңгыры күздә тотыла дип уйлый. Ә кемдер бу шигырьдә Сисарның астрологик пәйгамбәрлекләргә ышанганы һәм бу пәйгамбәрлекләрнең чынга ашмаганы турында сүз бара дип уйлый. Изге Язмаларда йолдызлар нинди мәгънәдә сугышкан икәнлеге аңлатылмаса да, без Аллаһының Исраил гаскәренә ярдәм иткәнен аңлыйбыз. Ничек кенә булмасын, исраиллеләр форсаттан тулысынча файдаланганнар. «Барак хәрби арбалар һәм гаскәр артыннан... куа барган. Шулай итеп Сисарның бөтен гаскәре кылычтан һәлак булган, берсе дә калмаган» (Хакимнәр 4:16). Ә гаскәр башлыгы Сисар белән нәрсә булып беткән?
Дошман бер хатын-кыз кулыннан үлә
Изге Язмаларда болай диелә: «Сисар исә кәйниле Хәбирнең хатыны Йаиләнең чатырына качты, чөнки Хасур патшасы Йавин һәм кәйниле Хәбир йорты арасында дошманлык юк иде». Шунда Йаилә, Сисарны каршы алып, аңа сөт эчерткән һәм аны япма белән каплаган. Тегесе йоклап киткән. «Йаилә кулына чатыр казыгы белән чүкеч алган». (Чатырда яшәүчеләр бу коралларны еш кулланган.) Йаилә, Сисар «хәлсезләнеп каты йоклаган чакта, шым гына аның янына килгән дә казыкны аның чигәсенә куеп җиргә кадәр кагып керткән, һәм тегесе үлгән» (Хакимнәр 4:17—21).
Йаилә, Баракны каршы алырга чыгып, аңа: «Әйдә, син эзләгән кешене күрсәтәм»,— дип әйткән. Аннары Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Ул аның белән керде һәм чигәләре аша казык кагылган Сисарның үле килеш ятуын күрде». Бу Баракның иманын бик ныгыткандыр! Әле иң башта Дибра аңа болай дип әйткән булган: «Бу сугыш сиңа дан китермәс, чөнки Йәһвә Сисарны бер хатын кулына бирәчәк» (Хакимнәр 4:9, 22).
Йаиләнең эш итүен тугрылыксызлык дип атап буламы? Йәһвә алай дип санамаган. Барак белән Дибра җырлаган җиңү җырында: «Йаилә — хатын-кызлар арасында иң фатихалысы»,— дип әйтелә. Бу җыр безгә Сисарның үтерелүенә дөрес караш белән карарга ярдәм итә. Бу җырда җырланганча, Сисарның әнисе, борчылып, үз улының сугыштан кайтуын көтеп утыра. Ул: «Ник аның арбасы тоткарлана?» — дип сорый. «Аның затлы ханымнарының иң зирәкләре», аны тынычландырырга тырышып, болай дип әйтә: «Алар тапкан табышны бүләдер, һәрбер сугышчыга — бер кыз, ике кыз, төсле тукыма — Сисар өчен, төсле тукыма, талаучыларның муеннарына — чигүле кием, төсле тукыма, ике чигүле кием» (Хакимнәр 5:24, 28—30).
Без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
Барак турындагы хәбәрдән без күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Йәһвәне калдырган кешеләрне, һичшиксез, авырлыклар һәм өмет өзелү көтә. Ә тәүбә итеп Йәһвәгә мөрәҗәгать иткән һәм аңа ышанган кешеләр гадел тормышка өметләнә ала. Безгә дә һәрвакыт Йәһвәгә тыңлаучан булырга кирәк. Хәтта аның таләпләре кеше күзлегеннән акылсыз кебек булып күренсә дә, без Аллаһы нәсыйхәтләренең мәңгелек файда китерәчәгенә ышана алабыз (Ишагыя 48:17, 18). Барак, Йәһвәгә ышанганга һәм аның җитәкчелегенә буйсынганга гына, «илбасарларны тар-мар итә» алган (Еврейләргә 11:32—34).
Дибра белән Барак җырлаган җиңү җыры мондый сүзләр белән тәмамлана: «И Йәһвә, бөтен дошманнарың юкка чыксын, ә сине яратучылар балкып күтәрелүче кояштай булсын» (Хакимнәр 5:31). Йәһвә Шайтанның явыз дөньясын юк иткәч, бу сүзләр тулы мәгънәдә чынга ашачак!
[Иллюстрациядә]
Йәһвә Дибра аша Баракка йөкләмә биргән
[Иллюстрациядә]
Ярларыннан чыккан Кишон елгасы
[Чыганак]
Pictorial Archive (Near Eastern History) Est.
[Иллюстрациядә]
Табур тавы