Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар сезнең никахны ныгыта ала

Изге Язмалар сезнең никахны ныгыта ала

Изге Язмалар сезнең никахны ныгыта ала

НИКАХ дигән сүз берәүләрдә шатлыклы уйлар тудыра, ә икенчеләрнең җаннарын әрнетә. «Мин үземне аерылышкан кебек хис итәм,— дип зарлана кияүдәге бер хатын.— Мин беркемгә дә кирәк түгеллегемне, ялгыз булуымны һәрвакыт тоям».

Ни өчен бер-берсен яратырга һәм сөяргә дип вәгъдә биргән ике кеше шулай ераклаша? Сәбәпләрнең берсе — аларның никахның нәрсә икәнен тулысынча аңлап бетермәве. «Без гел дә никахка әзер булмаган килеш өйләнешәбез»,— дип билгели медицина турында язучы бер журналист.

Никахның нәрсә икәнен дөрес аңлап өйләнешкән кешеләрнең саны күп түгел. Моны никах буенча милли программа нигезендә Ратгерс университеты (АКШ, Нью-Джерси штаты) үткәргән тикшерү күрсәтә. «Бу тикшерүдә катнашканнарның күпләре аерылышкан әти-әнисе белән яки әти-әнисенең никахы бәхетсез булган гаиләдә үскән,— дип яза бу проект җитәкчеләре.— Алар бәхетсез никах нәрсә икәнен төгәл белә, әмма бәхетле никах нинди булырга тиеш икәнен белми. Кайберәүләр яхшы никах — ул нибары „әти-әниемнең никахына каршы никах“ кына дип әйтә ала».

Никах белән бәйле авырлыклар мәсихчеләргә кагыламы? Әйе. Әле I гасырда аларның кайберләренә «аерылу турында уйламагыз» дигән турыдан-туры киңәш кирәк булган (1 Көринтлеләргә 7:27). Камил булмаган ике кешенең никахы вакыт-вакыт проблемалар белән очрашачагы билгеле, әмма безнең ярдәмебез бар. Хатыннар һәм ирләр, Изге Язмадагы принципларны кулланып, гаиләдәге мөнәсәбәтләрен яхшырта ала.

Әлбәттә, Изге Язма никах турындагы белешмәлек түгел. Әмма ул беренче никахны гамәлгә керткән Зат тарафыннан рухландырылган, һәм шуңа күрә анда безгә ярдәм итүче принциплар язылган дип уйлау нигезле. Ишагыйя пәйгамбәр аша Йәһвә Алла болай дип әйтә: «Мин Ходай, сине файдалыга өйрәтүче, син барырга тиеш булган юлдан сине алып баручы синең Аллаң. Их, әгәр дә син Минем әмерләремә игътибар итсәң иде! Шулчакта синең тынычлыгың елга кебек, ә гаделлегең диңгез дулкыннары кебек булыр иде» (Ишагыйя 48:17, 18).

Тормыш иптәшең белән синең араңдагы мәхәббәт хисе сүрелә башлаганмы? Никахыңдагы мөнәсәбәтләрдә ярату юк икәнен хис итәсеңме? 26 ел кияүдә булган бер хатын болай дип әйтә: «Мондый мөнәсәбәтләр аркасында кичергән авыртуны әйтеп тә бетереп булмый. Бу авырту өзлексез һәм сине бер дә калдырмый». Никахым бәхетсез дигән уй белән яшәр урынына гаилә мөнәсәбәтләрен үзгәртергә тырышсаң, ничек булыр иде? Чираттагы мәкаләдә Изге Язма принциплары карала. Алар аерым бер өлкәне — ир белән хатынның бер-берсенә тугры булуын камилләштерергә ярдәм итә.