Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иманга һәм батырлыкка дәртләндерүче мисаллар Украинадагы Йәһвә Шаһитләре

Иманга һәм батырлыкка дәртләндерүче мисаллар Украинадагы Йәһвә Шаһитләре

Иманга һәм батырлыкка дәртләндерүче мисаллар Украинадагы Йәһвә Шаһитләре

БЕРЕНЧЕ гасыр мәсихчеләре кебек, Алланың бүгенге халкы да эзәрлекләнә (Маттай 10:22; Яхъя 15:20). 52 ел дәвамында Патшалык турында вәгазьләү эше тыелган Украина белән чагыштырсак, эзәрлекләүләр тагын да озаграк яки катырак булган тагын берничә ил генә бар.

Украина илендәге Алла халкының тарихы «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»нда (2002 ел) язылган. Монда авырлыклар кичергән кешеләрнең иманы, батырлыгы һәм көче турында әйтелә. Йәһвә Шаһитләренең Украинадагы филиалына килгән җылы хатлардан кайбер өземтәләрне тәкъдим итәбез.

«Мин 2002 елның „Еллык басмасын“ тулысынча укып чыктым. Украинада булган хәлләрне укыганда, мин яшьләремне тыя алмадым. Шуның турында әйтәсем килә: ашкынуыгыз һәм нык иманыгыз миңа көч бирде. Мин сезнең белән бергә бер рухи гаиләдә булуым белән горурланам. Күңел түрләреннән сезгә рәхмәтләремне белдерәм!» (Андре, Франция).

«2002 елның „Еллык басмасы“ өчен сезгә һәм Йәһвәгә никадәр рәхмәтле икәнемне белдерер өчен, сүзләрем җитми. Иң яхшы елларын төрмәләрдә һәм концентрацион лагерьләрдә үткәргән кардәшләремнең күп санлы мисалларын укыганда, мин еладым. Аларның батырлыгы белән мин сокланам. 27 ел Йәһвә Шаһите булуыма карамастан, мин бу кардәшләрдән күп нәрсәләргә өйрәнә алам. Алар күктәге Атабыз Йәһвәгә иманымны ныгыттылар» (Вера, элекке Югославия).

«Минем өчен бу хатны язу күңелле, чөнки каршы килүләр елларында сез түземлекнең һәм тугрылыкның искиткеч үрнәген калдыргансыз. Йәһвәгә тулысынча ышануыгыз һәм иманыгызны сакларга тәвәккәллегегез сезгә дан китерә. Өстәвенә, эзәрлекләүләрдә басынкы булуыгыз Йәһвәнең үз халкын беркайчан да ташламаганына ышанычымны тагын да ныгытты. Сез күрсәткән батырлык, сабырлык һәм ныклык мисалларын истә тотып, без кечкенә авырлыкларыбызга чиктән тыш борчылмыйбыз» (Тютерия, Франция Полинезиясе).

«„Еллык басманы“ укып чыкканнан соң, мин сезгә язарга булдым. Бөтен укыганым күңелемне тетрәтте. Яратучы һәм кайгыртучан Әтиебез авыр минутларда безгә көч бирә, һәм ул җитәкчелек иткән тугры, бердәм оешмада булуым белән мин горурланам. Йәһвәнең шундый күп хезмәтчеләренең күп газаплар чигүе һәм хәтта гомерләрен югалтуы бик кызганыч. Әмма аларның ашкынулары һәм батырлыгы ярдәмендә күп кешеләр хакыйкать белән танышты һәм яратучы Әтиебез турында белә алдылар, һәм мин моңа бик шатмын» (Колетт, Нидерландия).

«Хатыным белән „Еллык басмада“ Украина турында укыган мисаллар күңелебезне тибрәтеп җибәрделәр, һәм без язарга булдык. Сез, тугры кардәшләребез, озак вакытлы һәм бик каты сынауларда түземлекнең искиткеч үрнәген калдырдыгыз. Украинадагы шул хәтле күп тугры кардәшләребез Иблиснең бөтен явыз һөҗүмнәренә карамастан ныклыкларын саклаганга, Гыйбрәтле хикәя 27:11 дәге сүзләр буенча, Йәһвә бик шатланадыр» (Алан, Австралия).

«Украинадагы кардәшләрем турында укыганда, күзләремә яшь тулды. Алар шундый күпне күргән: еллар буе төрмәдә утырганнар, гаиләдән аерым яшәгәннәр, җәзалар һәм каршы килүләр кичергәннәр. Җыелышларыгызда әле дә хезмәт иткән бу кардәшләремә мин сезне яратам һәм бик нык хөрмәт итәм дип әйтәсем килә. Мин аларның батырлыгы һәм ныклыгы белән сокланам. Аларның көч чыганагы Йәһвә рухы икәнен мин беләм. Йәһвә безнең янда һәм безгә ярдәм итәргә тели» (Сергей, Россия).

«2002 елның „Еллык басмасын“ укыганда, мин еладым. Җыелышыбыздагы күп кардәшләр сезнең турыда сөйлиләр. Сез чын хәзинә. Мондый рухи гаиләнең өлеше булырга мин бик шатмын» (Юнхи, Көньяк Корея).

«Йәһвәгә һәм аның Патшасына күрсәткән чын ярату, ныклык һәм иманыгыз турындагы сүзләр күңелемне тутырдылар. Кайвакыт без азатлыкның һәм Йәһвә Алла биргән рухи ризык муллыгының чын кыйммәтен онытабыз. Әмма сезнең белән алай булмаган. Сезнең иман үрнәгегез безгә шуны аңларга ярдәм итә: әгәр Аллабыз белән якын мөнәсәбәтләр булса, ул безгә һәркайсы авырлыкларны кичерер өчен көч бирәчәк» (Паулу, Бразилия).

«Сезнең турында 2002 елның „Еллык басмасында“ укыдым. Ул миңа бик нык тәэсир итте, аеруча кардәшебез Лидия Курдас мисалы күңелемне тетрәтте. Мин бу кардәшебезне бик нык ярата башладым» (Нидия, Коста-Рика).

«Бүген мин „Еллык басманы“ укып чыктым. Ул Йәһвәгә иманымны ныгытты. Җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләргә карата шик орлыклары чәчәргә тырышкан кайбер кешеләр турында язылганнарны мин беркайчан да онытмаячакмын. Бу мине җитәкчелек иткән кардәшләрдә беркайчан да шикләнмәскә өйрәтте. Бик зур рәхмәт сезгә! Бу рухи ризык иманны ныгыта һәм безне иманыбызның булачак сынауларына әзерли» (Летишия, АКШ).

«Мондый гаҗәеп „Еллык басмасы“ өчен без сезгә бик рәхмәтлебез. Игълан итүчеләрнең күбесе Украинадагы кардәшләребезнең хезмәте турында беренче тапкыр укыды. Бу илебездәге кардәшләрне ныгытты. Күп кардәшләребез, аеруча яшьләр, тагын да күбрәк Аллага хезмәт итә башладылар. Кайберәүләр тулы вакытлы яки ярдәмче пионерлар булып хезмәт итә башладылар. Йәһвә Шаһитләренең вәгазьләү эше тыелган еллардагы кардәшләребезнең батырлыгы турындагы мисаллар безнең барыбызны нык итте» (җыелышның хезмәт комитеты, Украина).

Украинадагы кардәшләребезнең ныклыгы Йәһвәнең бөтен дөньядагы халкын рухландыручы чыганак булып хезмәт итте. Чыннан да, һәрбер «Еллык басмадагы» көч бирүче мисалларны уку — без яшәгән мөһим көннәрдә иманны һәм ныклыкны ныгытыр өчен искиткеч юл (Еврейләргә 12:1).