Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Никахыңны ничек ныгытырга

Никахыңны ничек ныгытырга

Никахыңны ничек ныгытырга

ҖИМЕРЕК хәлдә торган йортны күз алдыңа китер. Аның буяулары кубып төшкән, түбәсе тишелгән, ишегалдын үлән баскан. Бу йорт байтак давыл кичергән, һәм еллар буе аны караучы булмаган — бу ачык күренеп тора. Шуңа күрә аны сүтеп кенә ташларгамы? Юк. Нигезе нык һәм үзе яшәрлек булса, йортны, бәлки, рәтләп буладыр.

Бу йорт белән гаиләң арасында уртак яклар күренмиме? Еллар узып, төрле «давыллар» аркасында гаиләгездәге мөнәсәбәтләр зыян күргәнме? Моңа, мөгаен, төрле дәрәҗәдә тормыш иптәшең яки үзең өлеш керткәнсеңдер. Сиңа, бәлки, Сэндиның хисләре якын булыр. Тормыш иптәше белән 15 ел яшәгәннән соң, ул: «Без язылышкан булсак та, әмма уртак якларыбыз юк иде. Ләкин алай тормыш итеп булмый»,— дип әйтә.

Әгәр синең гаиләңдә дә моңа охшаш хәл булса, никахыбызны таркатырга гына кирәк дигән нәтиҗә ясарга ашыкма. Бәлки, никахыңны «рәтләп» буладыр. Күп нәрсә тормыш иптәшең белән син бер-берегезгә никадәр тугры икәненә бәйле. Мондый тугрылык авыр вакытларда гаиләгә ярдәм итәргә мөмкин. Әмма нәрсә соң ул тугрылык? Гаилә мөнәсәбәтләренең бу ягын камилләштерергә Изге Язмалар ничек ярдәм итә ала?

Тугрылык һәм бурычлы булу

Бер аңлатмалы сүзлектә тугрылык дигән сүз «хисләрдә, мөнәсәбәтләрдә һәм йөкләмәләреңне, бурычыңны үтәүдә үзгәрешсез булу һәм ныклык» дип аңлатыла. Тугрылыкны кешегә карата гына түгел, ә шулай ук башка якларда да күрсәтергә кирәк була. Мәсәлән, йорт төзиячәк дип кул куйган төзүче контракт таләпләрен үтәргә бурычлы икәнен аңлый. Ул бу эшне башкарырга йөкләгән кеше белән таныш та булмаска мөмкин. Әмма ул контрактта әйтелгәнне үтәргә бурычлы икәнен аңлый.

Никахлашу эш контракты булмаса да, тугрылык бурычлар үтәүне таләп итә. Тормыш иптәшегез белән Алла һәм кешеләр каршында һәркайсы шартларда бергә булырга вәгъдә бирдегез. «Кешеләрне бар иткәндә, Булдыручы баштан ук „аларны ир һәм хатын итеп бар итте“ [...] Һәм Аллаһы әйткән: „Шуңа күрә, ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр“»,— дип басым ясаган Гайсә. Шуннан соң: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын»,— дип өстәгән (Маттай 19:4—6). Авыр вакытларда тормыш иптәшегез белән үз өстегезгә алган бурычларны үтәргә тәвәккәл булырга тиешсез *. Бер хатын: «Аерылышырга кирәк дигән фикерне кире каккач кына, безнең арабыз якынлаша башлады»,— дип әйтә.

Никахтагы тугрылык — ул бурычлы булу гына түгел. Тагын нәрсә таләп ителә соң?

Тугрылык һәм бер-береңә ярдәм итү

Ир белән хатын никахта бер-беренә тугры булсалар да, бу аларның фикерләре бер булачак дигәнне аңлатмый әле. Каршылыклар туганда, татулашырга бары тик бурычлы булу гына түгел, ә күбрәк эчке бәйләнешләр дәртләндерергә тиеш. Ир белән хатын турында Гайсә: «Алар инде ике кеше түгел, ә бер бөтен»,— дип әйткән.

Тормыш иптәшең белән «бер бөтен» булу нәрсәне аңлата? Рәсүл Паул «ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш» дип язган (Эфеслеләргә 5:28, 29). Димәк, «бер бөтен» булу дигән сүзләр шулай ук, үзеңнең иминлегең турында уйлаган кебек, тормыш иптәшеңнең иминлеге турында да уйлау дигәнне аңлата. Никахтагы кешегә үз фикер йөртүен үзгәртергә кирәк: «мин» урынына «без» булырга тиеш, ә «минеке» дигән урынга «безнеке» урнашырга тиеш. Бер консультант: «Никахыгыз йөрәгегездә язылган булырга тиеш. „Мин“ „безгә“ күчкәнен нәкъ йөрәк аңларга тиеш»,— дип язган.

Сезнең «никахыгыгыз йөрәгегездә язылганмы»? Бергә күп еллар яшәп тә, ир белән хатын бу яктан «бер бөтен» булмаска да мөмкин. Әйе, шулай да булырга мөмкин, ләкин бер китапта менә нәрсә әйтелә: «Никах — ул ике кешегә бер тормыш, һәм ир белән хатынның никадәр күп гомуми ягы бар, шул дәрәҗәдә никахлары бәхетлерәк булачак» («Giving Time a Chance»).

Кайберәүләр, бәхетсез булсалар да, балалар хакына яки акча аркасында бергә яшәүләрен дәвам итә. Икенчеләре, аерылышуга тискәре мөнәсәбәт булганга яки, аерылышсак, башкалар нәрсә әйтерләр дип куркып, бер-берсен түзеп яшиләр. Аларның болай итеп бергә яшәүләре мактарлык булса да, шул ук вакыт шуны истә тоту яхшы: сезнең максатыгыз бергә яшәүнең озынлыгы гына түгел, ә мәхәббәткә нигезләнгән мөнәсәбәтләр булырга тиеш.

Риясызлык тугрылыкка ярдәм итә

Изге Язмаларда «соңгы көннәрдә» «кешеләр үзләрен генә сөючән» булачак дип алдан ук әйтелгән булган (2 Тимутегә 3:1, 2). Бу пәйгамбәрлек буенча, аеруча безнең көннәрдә, кешеләр үз-үзләрен генә яраталар. Күп гаиләләрдә, үзеңә бернинди файда китермичә, башкалар турында кайгырту — йомшаклык күрсәтү дип кабул ителә. Ләкин нык гаиләләрдә фидакарьлек рухын ире дә, хатыны да күрсәтә. Ничек син дә фидакарьлек рухын күрсәтә аласың?

Үз-үзеңнән һәрвакыт: «Никахтагы мөнәсәбәтләр миңа нәрсә бирә?» — дип сораганчы, «Мин, никахымны тагын да ныграк итәр өчен, нәрсә эшлим?» — дип сорасаң, яхшырак булыр. Изге Язмаларда мәсихчеләр «үзе турында гына түгел, бәлки башкалар хакында да кайгыртсын» дип әйтелә (Филиппуйлыларга 2:4). Бу принципны истә тотып, үткән атнадагы эшләреңә анализ ясап чык. Тормыш иптәшеңнең файдасын гына эзләп, син никадәр еш игелек эшләдең? Тормыш иптәшең сөйләргә теләгәндә, ә синең сөйләшергә теләгең бик булмаса да, син аны тыңладыңмы? Үзең өчен бик кызык булмаган, әмма тормыш иптәшеңә бик нык ошаганны ничә тапкыр эшли алдың?

Мондый сораулар турында уйланганда, яхшы эшләреңне билгеләмәсләр һәм кадерләмәсләр дип кайгырма. «Күп никахларда,— дип әйтелә бер китапта,— эшләнгән игелек кире игелек булып кайта, шуңа күрә игелекне күбрәк эшләп, тормыш иптәшегезне игелеккә дәртләндерегез». Риясыз булып, син шуны күрсәтәсең: син никахыңны кадерлисең һәм аны сакларга телисең. Ә бу никахны ныгыта.

Өйләнешүгә гомерлек никахка кебек карау мөһим

Йәһвә Алла тугрылыкны кадерли. Чыннан да, Изге Язмаларда: «Тугры булган белән син [Йәһвә] тугры мөгамәлә итәсең»,— дип әйтелә (2 Патшалык 22:26, ЯД). Аллага тугры булу шулай ук ул гамәлгә керткән никахка тугрылык саклауны үз эченә ала (Яратылыш 2:24).

Тормыш иптәшең һәм син бер-берегезгә тугры булсагыз, бергә яшәвегез мәңгелек булуына тулысынча ышана аласыз. Киләчәктәге айлар, еллар турында уйланганда, үзегезне бергә күз алдына китерәсез. Сез тормыш иптәшегез булмаган тормышны күз алдына китерергә дә теләмисез. Бер хатын болай дип әйтә: «Иремә бик нык ачуым чыкканда да, мин шушы вакытта тынычлык юклыгына гына кайгырам, мин беркайчан да никахыбыз таркалыр дип курыкмыйм. Мин булган мөнәсәбәтләрне ничек кире кайтарырга икән дип уйлыйм. Барысы да җайга керәчәгендә шикләнмим, әмма моның ничек булачагын ул вакытта белеп бетермим».

Кызганычка каршы, күп никахларда ир белән хатын шуны аңламыйлар: өйләнешүгә гомерлек никахка кебек карау тормыш иптәшеңә тугрылык белән тыгыз бәйле. Кызган чакта, ир яки хатын: «Мин синнән китәм!» — дип, яки: «Мин чыннан да мине кадерләгән кешене табарга җыенам!» — дип уйламыйча әйтергә мөмкин. Әлбәттә, күп очракта бу сүзләр тормышка ашмый. Әмма Изге Язмаларда тел «үтергеч агулар белән тулы» булырга мөмкин дип әйтелә (Ягъкуб 3:8). Мондый янаулар һәм ультиматумнар: «Без мәңгегә бергә булырга тиеш дип санамыйм. Мин кайчан телим, шунда китә алам»,— дигәнне аңлата. Мондый фикер йөртү никахны таркатырга мөмкин.

Әгәр өйләнешү синең өчен гомерлек никах икән, син тормыш иптәшең белән һәрвакыт бергә булырга исәплисең. Һәм бу файда китерә: сиңа һәм тормыш иптәшеңә бер-берегезнең хаталарын һәм көчсезлекләрен гафу итеп яшәргә җиңелрәк булачак, шулай ук бер-береңә түземле булырга һәм бер-берегезне кичерергә ярдәм итәчәк (Көлессәйлеләргә 3:13). «Яхшы никахта,— дип әйтелә бер китапта,— ир белән хатын хата эшли ала, әмма моңа да карамастан никах таркалмый».

Өйләнгәндә, син никахка түгел, ә тормыш иптәшеңә — тере кешегә — тугры булачаксың дип вәгъдә бирдең. Бу никахтагы фикер йөртүеңә һәм тәртибеңә бик нык тәэсир итәргә тиеш. Син, никахыңны изге дип санаганга гына түгел, ә тормыш иптәшеңне яратканга күрә аның белән бергә калырга тиеш икәнелег белән әллә ризалашмассыңмы?

[Искәрмә]

^ 7 абз. Хәлне башкача үзгәртеп булмаса, ир белән хатын аерым яшәргә мөмкин (1 Көринтлеләргә 7:10, 11; Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Гаилә бәхетенең сере» дигән китапның (рус) 160, 161 нче битләрен карагыз). Өстәвенә, Изге Язмалар зина кылу (җенси әхлаксызлык) очрагында аерылышырга рөхсәт итә (Маттай 19:9).

[5 биттәге рамка/иллюстрация]

Хәзер үк нәрсә эшләп була

Никахыңдагы тугрылык турында нәрсә әйтеп була? Бәлкем, син нәрсәне камилләштереп була икәнен күрәсеңдер. Алай булса, астагы киңәшләрне куллан:

Үз-үзеңне сынап чык. Үзеңә мондый сорау бир: «Мин никахта булуымны чын күңелдән тояммы яки бер үзем яшәгән кебек эшлим һәм уйлыйммы?» Моның турында тормыш иптәшеңнең фикерен сора.

Тормыш иптәшең белән шушы мәкаләне укы. Шуннан соң никахыгызда тугрылыкны ничек тагын да яхшырак күрсәтә аласыз икәнен тыныч кына карап чыгыгыз.

Тормыш иптәшең белән никахыгыздагы тугрылыкны ныгыта алган эшләрне бергә башкарыгыз. Мәсәлән, өйләнешү һәм сезнең тормышыгызның башка мөһим вакыйгалары вакытында төшерелгән фоторәсемнәрне бергәләп карагыз. Бергә очрашып йөргән вакытта һәм никахның беренче елларында сезгә рәхәтлек китергәннәрне эшләгез. «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларыннан никах турындагы Изге Язмаларга нигезләнгән мәкаләләрне укыгыз.

[6 биттәге рамка/иллюстрация]

Никахта тугры булу — ул...

● Бурычлы булу. «Вәгъдәңне вакытында үтә. Вәгъдә итеп тә, аны үтәмисең икән, бөтенләй вәгъдә бирмәү синең өчен яхшырак булыр» (Вәгазьче 5:3, 4).

● Бер-береңә ярдәм итү. «Икәү бергә булу ялгыз булудан яхшырак... Мәгәр берсе егылса, икенчесе үзенең иптәшен торгызып аякка бастырыр» (Вәгазьче 4:9, 10).

● Фидакарьлек рухы. «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәсүлләр 20:35).

● Өйләнешүгә гомерлек никахка кебек карау. «Мәхәббәт... барысына да түзә» (1 Көринтлеләргә 13:4, 7).

[7 биттәге иллюстрацияләр]

Тормыш иптәшең сөйләшергә теләгәндә, син аны тыңлыйсыңмы?