Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен «бертуктаусыз дога кылу» мөһим?

Ни өчен «бертуктаусыз дога кылу» мөһим?

Ни өчен «бертуктаусыз дога кылу» мөһим?

«Бертуктаусыз дога кылыгыз. Нинди генә шартларда калсагыз да Аллаһыга рәхмәтләр әйтегез» (1 ТЕССАЛУНИКӘЛЕЛӘРГӘ 5:17, 18).

1, 2. Дога кылу мөмкинлеген кадерләгәнен Данил ничек күрсәткән, һәм бу аның Алла белән мөнәсәбәтләренә ничек тәэсир иткән?

ДАНИЛ пәйгамбәрнең Аллага көненә өч тапкыр дога кылу гадәте булган. Ул, тәрәзәләре Иерусалим ягына чыга торган бүлмәсендә тезләнеп, Аллага мөрәҗәгать иткән (3 Патшалык 8:46—49; Данил 6:10). Мидийлыларның патшасы Дарийдан башка беркемгә дә дога кылырга ярамый дигән патша указы чыкса да, Данил Аллага дога кылуын дәвам иткән. Аның өчен дога кылу мөмкинлеге бик кыйммәтле булган. Шуңа күрә, бу яшәвен куркыныч астына куя яки юкмы — бәйсез, ул Йәһвәгә бертуктаусыз дога кылган.

2 Йәһвәнең Данилга мөнәсәбәте нинди булган? Җәбраил исемле фәрештә, Данил догаларының берсенә җавап белән килгәч, пәйгамбәрне «Алла бик ярата торган» ир-ат дип атаган (Данил 9:20—23). Йәһвә Йәзәкил пәйгамбәрлегендә Данилны тәкъва кеше дип атый (Йәзәкил 14:14, 20). Данилның догалары еллар дәвамында аңа Алласы белән якын мөнәсәбәтләр төзергә ярдәм иткән, моны хәтта Дарий патша таныган (Данил 6:16).

3. Бер миссионер мисалыннан догаларның безгә сафлык сакларга ярдәм итүе ничек күренә?

3 Догада регуляр булу безгә шулай ук каты сынауларны җиңәргә ярдәм итә. Мәсәлән, Кытайда миссионер булып хезмәт иткән Харольд Кинг мисалын карап чыгыйк. Ул биш елга төрмәдә — бер кешелек камерада утырырга хөкем ителгән булган. Ул вакыт турында кардәш Кинг болай дип сөйләгән: «Мине имандашларымнан аерып булса да, Алладан мине беркем дә аера алмый иде [...] Изге Язмаларда Данил турында әйтелгәнне истә тотып, мин, тезләнеп, көненә өч тапкыр кычкырып дога кылдым, моны камера яныннан үтүче һәрбер кеше күрә алды [...] Бу минутларда Алла үзенең изге рухы белән иң файдалы фикерләр турында уйларга ярдәм итә иде һәм миңа тынычлык бирә кебек тоела иде. Нинди соң рухи көч һәм юаныч бирделәр миңа догалар!»

4. Бу мәкаләдә без догага кагылышлы нинди сорауларны карап чыгабыз?

4 Изге Язмаларда: «Бертуктаусыз дога кылыгыз. Нинди генә шартларда калсагыз да Аллаһыга рәхмәтләр әйтегез»,— дип язылган (1 Тессалуникәлеләргә 5:17, 18). Бу киңәшне истә тотып, әйдәгез, мондый сораулар карап чыгыйк: ни өчен безгә дога кылуыбызга игътибарлы булырга кирәк? Йәһвәгә даими рәвештә мөрәҗәгать итәр өчен нинди сәбәпләребез бар? Берәр хата эшләгәнгә, үзебезне Йәһвәгә дога кылырга лаеклы түгел дип сизсәк, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

Дога — дуслыкка юл

5. Дога ярдәмендә без нинди искиткеч дуслыкка ия булабыз?

5 Йәһвә сине үзенең дусты дип санавын теләр идеңме? Ыруг башлыгы Ибраһимны ул үз дусты дип санаган (Ишагыйя 41:8; Ягъкуб 2:23). Йәһвә безнең дә аның белән шундый мөнәсәбәтләр булуын тели. Ул үзе безне үзенә якынлашырга чакыра (Ягъкуб 4:8). Бу чакыру дога кылу мөмкинлегебез турында җентекләп уйланырга әллә дәртләндермиме? Югары дәрәҗәле берәр түрә сине кабул итсен өчен рөхсәт алу бик авыр, ә инде аның дусты булу тагын да авыррак! Әмма Галәмне Барлыкка Китерүче үзенә догада безгә кирәк булганда яки без теләгәндә, бернинди чиксез, якынлашырга дәртләндерә (Мәдхия 36:5). Бертуктаусыз дога кылуыбыз Йәһвә белән якын дуслыкта булырга ярдәм итә.

6. «Даими дога кылу» кирәклеге турында Гайсә мисалы безне нәрсәгә өйрәтә?

6 Әмма дога кылуны санга сукмый башлау ничек җиңел! Көндәлек тормыштагы мәшәкатьләр шул хәтле безне чолгап алырга мөмкин, без хәтта Алла белән сөйләшергә тырышмаячакбыз. Гайсә үз шәкертләрен «даими дога кылырга» (ЯД) чакырган һәм үзе дә нәкъ шулай эшләгән (Маттай 26:41). Гайсә, көне-төне эш белән мәшгуль булуына карамастан, күктәге Әтисенә мөрәҗәгать итәр өчен һәрчак вакыт бүлеп куйган. Кайвакыт, дога кылыр өчен, ул «иртәгесен, яктырганчы ук» йокыдан торган (Марк 1:35). Икенче очракта, Йәһвәгә дога кылыр өчен, ул көннең азагында аулак урынга киткән (Маттай 14:23). Гайсә дога кылу өчен һәркайчан вакыт бүлеп куйган, һәм без дә шулай эшләргә тиешбез (1 Петер 2:21).

7. Нинди шартлар күктәге Әтиебезгә догада һәр көн мөрәҗәгать итәргә дәртләндерергә тиеш?

7 Һәр көн диярлек без авырлыклар кичерәбез, карарлар кабул итү кирәклеге белән һәм вәсвәсәләр белән очрашабыз. Барлык бу очраклар Аллага шәхси догада мөрәҗәгать итәр өчен уңайлы мөмкинлек тудыра (Эфеслеләргә 6:18). Алла җитәкчелеген тормышыбызның һәр өлкәсендә эзләсәк, аның белән дуслыгыбыз, һичшиксез, тагын да якынрак булачак. Әгәр дуслар авырлыкларны икесе бергә кичерсә, аларның дуслыклары әллә көчлерәк булмасмы? (Гыйбрәтле хикәя 17:17). Шулай ук, Йәһвәгә таянганда һәм аның ярдәмен татыганда, Йәһвә белән безнең арадагы дуслык та көчлерәк була (2 Паралипоменон 14:11).

8. Нихами, Гайсә һәм Һанна мисалларыннан шәхси догаларыбызның озынлыгы турында нәрсәгә өйрәнә алабыз?

8 Алла догаларыбызның озынлыгына да һәм аларны никадәр еш әйтүебезгә дә чикләр куймый. Ничек без аңа моның өчен рәхмәтлебез! Нихами, үтенечен Фарсы патшасына әйтер алдыннан, эчтән кыска гына дога кылган (Нихами 2:4, 5). Гайсә дә, Лазарны терелтер өчен, Йәһвәгә, көч бирсен дип, кыска дога кылган (Яхъя 11:41, 42). Икенче яктан, Һанна, Йәһвәгә күңелендә булганнарны белдергәндә, «Ходай алдында озак дога кылган» (1 Патшалык 1:12, 15, 16). Шартларга һәм мохтаҗлыкларыбызга карап, безнең догаларыбыз кыскарак яки озынрак булырга мөмкин.

9. Ни өчен догаларыбызда Йәһвәнең безнең хакка эшли торган бар нәрсәсе өчен рәхмәтләр белдерү һәм мактау сүзләре булырга тиеш?

9 Изге Язмаларда язылган күп догаларда Йәһвәнең иң бөек дәрәҗәсе һәм могҗизалы эшләре өчен күңел түрләреннән чыккан хөрмәт чагыла (Чыгыш 15:1—19; 1 Паралипоменон 16:7—36; Мәдхия 144). Рәсүл Яхъяга күренеш бирелгән булган. Ул күктә үз урыннарында урнашкан майланган мәсихчеләрнең тулы санын сурәтләгән 24 аксакалны күрә. Алар Йәһвәне мактап болай дип җырлый: «Раббы Аллаһыбыз! Син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чөнки һәммә нәрсәне Син яраттың, һәм барысы да Синең ихтыярың белән булдырылды һәм гамәлдә тора!» (Ачылыш 4:10, 11). Барлыкка Китерүчебезне өзлексез данлар өчен безнең дә сәбәп бар. Әти-әни балалары өчен берәр эш эшләгәч, ул аларга чын күңелдән рәхмәт белдергәндә, бу аларны бик нык шатландыра! Йәһвәнең игелеге турында тирән уйлану һәм аның өчен чын күңелдән рәхмәт белдерү — догаларыбызның сыйфатын яхшыртыр өчен бик яхшы мөмкинлек ул.

Ни өчен «бертуктаусыз дога кылырга» кирәк?

10. Иманыбызны ныгытуда дога нинди роль уйный?

10 Догада регуляр булу безнең иманыбыз өчен мөһим. Гайсә, «һәрвакыт күңелне төшермичә дога кылырга кирәклеген күрсәткәч», болай дип сораган: «Адәм Улы килгәч, җирдә иман табар микән?» (Лүк 18:1—8). Тирән мәгънәле, эчкерсез догалар иманны ныгыта. Ыруг башлыгы Ибраһим, үзенең картаюын һәм инде баласыз калуын күргәч, Аллага үз борчылуларын белдергән. Йәһвә аны башта күккә кара дип сораган һәм йолдызларны санап бетерә алсаң, санап чык дип әйткән. Шуннан соң Алла Ибраһимны: «Синең нәсел варисларың менә шул йолдызлар санынча булачак»,— дип ышандырган. Аннан соң нәрсә булган? Ибраһим «Раббыга ышанды. Раббы моны Ибрамның тугърылыгы итеп кабул кылды» (Яратылыш 15:5, 6). Йәһвәгә күңелебездәгеләрнең барысын сөйләп бирсәк һәм Изге Язмалардагы аның барлык сүзләренә ышанып, аңа буйсынсак, ул безнең иманыбызны ныгытачак.

11. Авырлыкларны җиңәргә дога ничек ярдәм итә ала?

11 Дога авырлыкларыбызны да чишәргә ярдәм итә ала. Бәлки, тормышыбызны төрле мәшәкатьләр катлауландырадыр һәм без авырлыклар кичерәбездер. Изге Язмаларда: «Син кайгыларыңны Ходайга сал, һәм Ул сине ныгытыр. Тәкъва кешене Ул һичкайчан каушатмас»,— дип әйтелә (Мәдхия 54:23). Җитди карарлар кабул иткәндә, без Гайсә мисалын үрнәк итеп тота алабыз. Унике рәсүлен сайлар алдыннан, ул төне буе Аллага дога кылган (Лүк 6:12—16). Ә үлеме алдындагы төнне Гайсә шул хәтле тырышып дога кылган ки, хәтта «Аның тире җиргә тамган кан тамчылары кебек булган» (Лүк 22:44). Шуннан соң нәрсә булган? Гайсә «Аллаһы ихтыярына буйсынучы булганга», «Аның ялваруы Аллаһыга барып ирешкән» (Еврейләргә 5:7). Кайнар сүзле бертуктаусыз дога кылулар киеренке хәлләрне җиңәргә һәм авыр сынауларны кичерергә ярдәм итә.

12. Йәһвә безнең һәрберебез белән кызыксына икәнен дога кылу мөмкинлеге ничек күрсәтә?

12 Әгәр без Аллага якынайсак, ул да безгә якынаер — бу Йәһвәгә догада якынаер өчен тагын бер сәбәп (Ягъкуб 4:8). Йәһвәгә догада күңелебездә булганны сөйләп биргәндә, ул безнең мохтаҗлыкларыбыз белән кызыксына һәм безнең турыда назлы кайгырта икәнен әллә без сизмибезме? Алла һәрберебезне үз мәхәббәте белән чолгап алганын күрәбез. Йәһвә догаларны тыңларга беркемне дә сайлап куймаган. Хезмәтчеләренең аңа күктәге Әтиләренә кебек әйткән һәрбер догаларын ул үзе тыңлый (Мәдхия 65:19, 20; Лүк 11:2). Йәһвә безне «барлык мәшәкатьләребезне» аңа «йөкләргә» чакыра, «чөнки Ул... [безнең] хакта кайгырта» (1 Петер 5:6, 7).

13, 14. Догада бертуктаусыз булыр өчен нинди сәбәпләр бар?

13 Дога вәгазь эшендә күбрәк ашкыну белән катнашырга дәрт өсти ала һәм, бездә кешеләрнең ваемсызлыгы белән каршы килүләре аркасында бирешергә теләк туганда, көч бирә (Рәсүлләр 4:23—31). Дога безне шулай ук «Иблиснең мәкерле ниятләреннән» саклый ала (Эфеслеләргә 6:11, 17, 18). Көндәлек сынаулар белән көрәшкәндә, без Алланы, безне ныгытсын өчен, даими сорый алабыз. Гайсәнең үрнәк догасында Иблис Шайтаннан, ягъни «явыздан сакла» дигән үтенеч бар (Маттай 6:13).

14 Гөнаһлы омтылышларыбызны күзәтеп торыр өчен ярдәм сорап дога кылырга дәвам итсәк, без Йәһвәнең булышуын татып карый алабыз. Бездә мондый ышандыру бар: «Аллаһы Үз вәгъдәсенә турылыклы һәм Ул сез чыдый алмаслык сынауны рөхсәт итмәячәк. Сыналган вакытыгызда түзеп тору өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк» (1 Көринтлеләргә 10:13). Йәһвә үз хезмәтчеләренә һәркайсы шартларда ярдәм итәргә әзер. Моны рәсүл Паул үзе татыган. «Мин көч Бирүче аша һәрнәрсәгә әзер торам»,— дип әйткән ул (Филиппуйлыларга 4:13; 2 Көринтлеләргә 11:23—29).

Кимчелекләргә карамастан, армый-талмый дога кылыгыз

15. Әгәр Алла нормаларына каршы килгән эш эшләсәк, нәрсә булырга мөмкин?

15 Догаларыбыз илтифат белән тыңланылсын өчен, без Алла Сүзендәге киңәшләрне кире кагарга тиеш түгел. «Һәм ни генә сорасак та, Аннан алабыз,— дип язган рәсүл Яхъя,— чөнки Аның әмерләрен үтибез һәм Аңа яраклы эшләр эшлибез» (1 Яхъя 3:22). Әмма Алла нормаларына каршы килгән эш эшләсәк, нәрсә булырга мөмкин? Адәм белән Хаува Едем бакчасында гөнаһ эшләгәннән соң яшеренгәннәр. Безнең дә «Ходай Алланың йөзеннән» качарга һәм аңа дога кылмаска теләк булырга мөмкин (Яратылыш 3:8). «Йәһвәдән һәм аның оешмасыннан ераклашкан кешеләрнең беренче хаталы адымнары — ул, күп очракларда, дога кылмый башлау икәнен мин билгеләдем»,— дип әйтә Клаус исемле тәҗрибәле бер күчеп йөрүче күзәтче (Еврейләргә 2:1). Хосе Анхель исемле кардәшебез очрагында нәкъ шулай булган да. Ул болай дип әйтә: «Сигез ел дәвамында диярлек мин Йәһвәгә догада бик сирәк мөрәҗәгать иттем. Мин үземне аңа дога кылырга лаек түгел дип санадым, әмма шул ук вакыт аны үземнең күктәге Әтием дип саный идем».

16, 17. Регуляр рәвештә әйтелгән догалар рухи хәлсезлекне җиңәргә ярдәм итә. Мисаллар китерегез.

16 Безнең кайберләребез, рухи яктан хәлсезләнгәнгә яки гөнаһ эшләгәнгә, үзләрен Аллага дога кылыр өчен лаек түгел дип санарга мөмкин. Әмма нәкъ менә шушы вакытта безгә дога кылу мөмкинлеге белән кулланырга кирәк тә. Юныс Алла кушкан эштән качкан. Әмма ул «бәлагә юлыккан вакытта Раббыга ялварган», һәм Йәһвә аңа «җавап биргән». Юныс «үлеләр йорты эченнән ярдәм сораган», һәм Алла аның «тавышын ишеткән» (Юныс 2:3). Юныс дога кылган, Йәһвә җавап биргән, һәм Юныс кабат рухи көчкә ия булган.

17 Хосе Анхель да ярдәм сорап кайнар дога кылган. Ул болай дип искә төшерә: «Мин күңелемдәге бар булганны сөйләп бирдем һәм Алланы кичерү турында ялварып сорадым. Һәм ул миңа ярдәм итте. Дога кылмыйча мин хакыйкатькә кире кайта алмас идем дип уйлыйм. Хәзер мин регуляр рәвештә һәр көн дога кылам һәм түземсезлек белән бу вакытны көтәм». Безгә Аллага хаталарыбыз турында барысын сөйләргә һәм кичерү турында басынкы итеп сорарга оялмаска кирәк. Давыт Аллага гөнаһын сөйләп биргәч, ул аны кичергән (Мәдхия 31:3—5). Йәһвә безне хөкем итәргә түгел, ә безгә ярдәм итәргә тели (1 Яхъя 3:19, 20). Җыелыш өлкәннәренең догалары да безгә рухи ярдәм бирә ала, чөнки аларның догалары «зур куәткә һәм көчле тәэсиргә ия» (Ягъкуб 5:13—16).

18. Йәһвә хезмәтчеләрендә, алар хакыйкать юлыннан никадәр ерак читкә китсәләр дә, нәрсәгә ышандыру бар?

18 Хата эшләгәннән соң, ярдәмне һәм киңәшне басынкы сорап, әтисенә килгән угылны кем кире кагар? Без бик нык адашып китсәк тә, күктәге Әтиебез, без Аңа кире борылсак, бик шатлана. Моны үз нәсел өлешен туздырып кайткан угыл турындагы кинаяле хикәя күрсәтә (Лүк 15:21, 22, 32). Йәһвә гөнаһ эшләгән барлык кешеләрне үзен чакырырга өнди, «чөнки Ул күп кичерә» (Ишагыйя 55:6, 7, АМТ). Давыт берничә авыр гөнаһ эшләсә дә, ул: «Әй Алла, минем догамны ишет, һәм минем ялваруларымнан яшеренмә»,— дип Йәһвәне чакырган. Ул шулай ук: «Кич тә, иртә дә, көн уртасында да, Аңа ялынырмын һәм ялварырмын, ...[Йәһвә] тавышымны ишетер»,— дип әйткән (Мәдхия 54:2, 18). Ничек юанычлы моны ишетергә!

19. Әгәр догабызга җавап алмадык кебек тоелса, Алла бу догабызны хупламый дип, ни өчен ашыгып нәтиҗә ясарга кирәкми?

19 Ә догаларыбызга шунда ук җавап алмасак? Безгә сораганнарыбыз Йәһвәнең ихтыяры буенчамы һәм Гайсә исеменә әйтелгәнме икәнен карап чыгарга кирәк (Яхъя 16:23; 1 Яхъя 5:14). «Дөрес булмаган ниятләр белән сораган» һәм шуңа күрә догалары җавапсыз калган мәсихчеләр турында шәкерт Ягъкуб яза (Ягъкуб 4:3). Икенче яктан, җавапсыз калган кебек тоелган догаларыбыз Алла аларны хупламый дигәнне аңлата дип, нәтиҗә ясарга ашыкмаска кирәк. Йәһвә кайвакыт, догага ачык җавап биргәнче, тугры хезмәтчеләренә берәр үтенечләре турында дога кылыр өчен күпмедер вакыт бирә. «Сорагыз — сезгә бирерләр»,— дигән Гайсә (Маттай 7:7). Шуңа күрә безгә «армый-талмый дога кылырга» кирәк (Римлыларга 12:12).

Регуляр рәвештә дога кылыгыз

20, 21. а) Без яшәгән «соңгы көннәрдә» ни өчен безгә бертуктаусыз дога кылырга кирәк? б) Йәһвәнең мәрхәмәт тәхете янына һәр көн барсак, без нәрсә алабыз?

20 Бик «авыр вакытлар» белән билгеле булган бу «соңгы көннәрдә» дөнья ягыннан басым үсә, авырлыклар тагын да үрчи (2 Тимутегә 3:1). Һәм борчылулар акылыбызны бик тиз биләп алырга мөмкин. Әмма бетмәс авырлык, вәсвәсә һәм өмет өзелүләргә карамастан, бертуктаусыз дога кылуыбыз тормышыбызны рухи нәрсәләргә тупларга ярдәм итә. Көндәлек догаларыбыз безгә кирәк булган ярдәмне бирә алалар.

21 Йәһвә «доганы ишетә»: безне тыңлар өчен ул һәрчак вакыт таба (Мәдхия 64:3). Әйдәгез, без дә аның белән сөйләшер өчен һәрчак вакыт табыйк. Алла белән дуслыгыбыз бездә булган иң кыйммәтле нәрсә. Әйдәгез, аны кадерлик. «Шулай итеп, ярдәм кирәк булганда шәфкать алу һәм мәрхәмәт табу өчен, ышаныч белән мәрхәмәт тәхете янына барыйк» (Еврейләргә 4:16).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Данил пәйгамбәр мисалыннан доганың мөһимлеге турында нинди сабак алабыз?

• Йәһвә белән дуслыгыбызны ничек ныгыта алабыз?

• Ни өчен бертуктаусыз дога кылырга кирәк?

• Без дога кылырга лаеклы түгелбез дип санаганда да, ни өчен Йәһвәгә дога кылу мөһим?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[14 биттәге иллюстрация]

Патша белән сөйләшер алдыннан, Нихами эчтән генә кыска дога кылган.

[15 биттәге иллюстрация]

Һанна «Ходай алдында озак дога кылган».

[16 биттәге иллюстрацияләр]

Унике рәсүлен сайлар алдыннан, Гайсә төне буе дога кылган.

[18 биттәге иллюстрацияләр]

Көннең һәркайсы вакытында дога кылыр өчен мөмкинлекләр була.