Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рухи сөйләшүләр үгет-нәсыйхәт бирә

Рухи сөйләшүләр үгет-нәсыйхәт бирә

Рухи сөйләшүләр үгет-нәсыйхәт бирә

«Бернинди кирәксез сүз сөйләмәгез, киресенчә, тыңлаучыларга файда китерү өчен кирәк вакытта телегездә үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр генә булсын» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 4:29).

1, 2. а) Кешенең сөйләшү сәләте никадәр кыйммәтле? б) Йәһвә хезмәтчеләре сөйләшү сәләтләрен нәрсә өчен кулланырга тели?

«КЕШЕ теле — сер; ул Алла бүләге, могҗиза». Бу сүзләрне лексикограф Людвиг Келер язган. Бәлкем, без Алланың бу кадерле бүләген санга да сукмыйбыздыр (Ягъкуб 1:17). Әмма якын кешебез, мәсәлән инсульт аркасында, безнең белән ачык сөйләшә алмый башлагач, моның нинди кыйммәтле бүләк булганын аңлыйбыз! Джоанның ире күптән түгел генә инсульт кичергән. «Без шундый яратып аралаша идек,— дип әйтә Джоан.— Сөйләшүләребезне бик нык сагынам».

2 Аралашып, без дуслыкны ныгыта алабыз. Аралашу аңлашмаучылык чыкканда ярдәм итәргә мөмкин, шулай ук ул боекканнарга көч бирергә, иманны ныгытырга һәм яшәүне ямьләндерергә мөмкин, әмма моның өчен көч куярга кирәк. Акыллы патша Сөләйман: «Әдәпсезнең сүзләре кеше җанын үткен кылычтай телгәли, ә акыллы кешенең сүзләре йөрәккә дәва булып ята»,— дип билгеләгән (Гыйбрәтле хикәя 12:18). Без, Йәһвә Шаһитләре, сүзләребезнең җан телгәләвен яки зыян китерүен түгел, ә дәва булуын һәм үгет-нәсыйхәт бирүен телибез. Без шулай ук телебезне вәгазьләгәндә дә һәм сөйләшкәндә дә Йәһвәне данлар өчен кулланырга телибез. Мәдхия җырлаучы: «Алла турында һәр көнне мактанырбыз, Синең исемеңне мәңгегә данларбыз»,— дип җырлаган (Мәдхия 43:9).

3, 4. а) Ни өчен телне дөрес куллануы авыр? б) Ни өчен әйткәнебезгә игътибарлы булырга кирәк?

3 Шәкерт Ягъкуб: «Беркем дә телне буйсындыра алмый»,— дип искәртә. Ул шулай ук безнең искә мондый сүзләрне төшерә: «Без барыбыз да төрлечә абынабыз. Сүздә гөнаһ кылмый торган кеше — камил, үзенең бөтен тәнен тыя белә торган кеше» (Ягъкуб 3:2, 8). Безнең арада камил кеше юк. Шуңа күрә, яхшы теләкләребезгә карамастан да, безнең сүзләребез һәрвакытта да үгет-нәсыйхәтле түгел һәм Барлыкка Китерүчебезне һәрвакытта да мактамый. Димәк, безгә әйткәнебезгә игътибарлы булырга өйрәнергә кирәк. Гайсә дә: «Әйтелгән һәр буш сүз өчен кешеләр кыямәт көнендә җавап бирәчәкләр. Чөнки әйткән сүзләреңә карап сине акларлар, әйткән сүзләреңә карап хөкем итәрләр»,— дип әйткән (Маттай 12:36, 37). Әйе, сүзләребез өчен чын Алла каршында җавап бирәчәкбез.

4 Зыян китерүче сөйләшүләрдән качуның бер юлы — ул рухи сөйләшүләр алып бару гадәтен үстерү. Бу мәкаләдә без моны ничек эшли алабыз, нәрсә турында сөйләшә алабыз һәм үгет-нәсыйхәт бирүче сөйләшүләр нинди файда китерә икәнен карап чыгабыз.

Синең күңелеңдә нәрсә?

5. Сөйләшүләребезнең үгет-нәсыйхәтле булуында ничек итеп күңелдә булганнар мөһим роль уйный?

5 Рухи сөйләшүләр алып бару гадәтен үстерер өчен, иң беренче, сөйләшүебез күңелебездә булганны чагылдыра икәнен аңларга кирәк. Гайсә: «Кешенең күңеленнән нәрсә ташый, аның телендә дә шул була»,— дип әйткән (Маттай 12:34). Бу сүзләр безнең өчен нәрсә мөһим, шуның турында сөйләшергә яратабыз дигәнне аңлата. Шуңа күрә, безгә үз-үзебезгә мондый сораулар бирергә кирәк: «сөйләшүләрем күңелемдәге уйлар турында нәрсә ачыклый? Гаиләм һәм имандашларым белән булганда, сөйләшүләрем рухи әйберләр турындамы яки һәрвакыт спорт, кием, фильмнар, ашау, сатып алган әйберләр һәм вак-төяк турында барамы?» Бәлки, үзебез дә сизмәстән, тормышыбыз һәм фикерләребез бик мөһим булмаган әйберләр тирәсендә әйләнә башлагандыр. Безнең өчен нәрсә мөһим икәнен тикшереп чыгып һәм кирәкле үзгәрешләр ясап, без сөйләшүләребезнең эчтәлеген дә, тормышыбызны да яхшыртачакбыз (Филиппуйлыларга 1:10).

6. Уйлану сөйләшүләребезгә ничек тәэсир итә?

6 Сөйләшүләребезнең сыйфатын яхшыртыр өчен тагын бер мөмкинлек — максатчан уйлану. Әгәр без рухи әйберләр турында уйлар өчен аңлы рәвештә тырышлык куйсак, рухи сөйләшүләр безнең өчен гадәти булып китә икәнен күрәчәкбез. Давыт патша шул бәйләнешне күргән һәм болай дип җырлаган: «Әй Ходаем, булышучым, Йолып Алучым, авызымның сүзләре, күңелемнең үгет уйлары гел Сиңа яраулы булсыннар иде» (Мәдхия 18:15). Ә мәдхия җырлаучы Асаф: «[Аллам] Синең бар эшләреңә өйрәнермен, Син кылган бөек эшләрең турында уйланырмын»,— дип әйткән (Мәдхия 76:13). Акылыбыз һәм йөрәгебез Алла Сүзендәге хакыйкатьләр белән тулы булса, мактауга лаек сүзләр авызыбыздан үзеннән-үзе ташып торачак. Иремия Йәһвәнең өйрәткән хакыйкатьләре турында сөйләмичә булдыра алмаган (Иремия 20:9). Әгәр без дә регуляр рәвештә рухи әйберләр турында уйлансак, безнең белән дә шулай ук булачак (1 Тимутегә 4:15).

7, 8. Үгет-нәсыйхәт бирүче сөйләшүләр өчен нинди темалар яраклы?

7 Безнең рухи ризык белән тукланыр өчен яхшы графигыбыз булганга, үгет-нәсыйхәт бирүче сөйләшүләр өчен күп темалар бар (Филиппуйлыларга 3:16). Конгресслар, җыелыш очрашулары, агымдагы басмалар һәм һәр көнгә бирелгән шигырь белән аның комментарие — боларның барысы да башкалар белән уртаклашыр өчен рухи хәзинәләр чыганагы (Маттай 13:52). Ә мәсихче хезмәтебездәге очраклар турында сөйләшү, һичшиксез, безгә рухи яктан көч тә бирә, безне рухландыра да!

8 Сөләйман патша Исраилдә күргән күп төрле агачлар, хайваннар, кошлар һәм балыклар белән сокланган (3 Патшалык 4:33). Алланың барлыкка китергәннәре турында сөйләү аңа рәхәтлек китергән. Без дә аның үрнәге буенча эшли алабыз. Йәһвә хезмәтчеләре төрле әйберләр турында сөйләшергә ярата, әмма рухи кешеләрнең аралашуын рухи темага сөйләшүләр бизи ала (1 Көринтлеләргә 2:13).

«Шулар турында өзлексез фикер йөртегез»

9. Филиппуй мәсихчеләренә рәсүл Паул нинди киңәш бирә?

9 Нәрсә турында гына сөйләшсәк тә, аралашу рәсүл Паулның киңәше буенча булса, ул үгет-нәсыйхәтле булачак. Ул Филиппуй шәһәрендәге мәсихчеләргә болай дип язган: «Әгәр нинди дә булса яхшылык һәм мактауга лаек эшләр бар икән, нәрсә хак, хөрмәтле [«җитди карашка лаеклы», ЯД], дөрес, саф, ягымлы [«мәхәббәткә лаеклы», ЯД], шөһрәткә лаеклы — шулар турында [«өзлексез», ЯД] фикер йөртегез» (Филиппуйлыларга 4:8). Боларның барысы да шул хәтле мөһим ки, Паул хәтта «шулар турында өзлексез фикер йөртегез» дип әйтә. Безгә акылыбызны һәм күңелебезне шулар белән тутырырга кирәк. Әйдәгез, Паул әйткән бу сигез характеристиканы карап чыгыйк һәм моның аралашуыбызга ничек ярдәм итә ала икәне турында уйлап карыйк.

10. Сөйләшүләребез ничек хак булганны үз эченә кертә ала?

10 Хак дип атап булган нәрсә — ул бары тик төгәл булган һәм ялган булмаган мәгълүмат кенә түгел. Ул ышанычлы һәм дөрес булганны, мәсәлән Алла Сүзендәге хакыйкатьне аңлата. Шуңа күрә, башкаларга үзебезгә тәэсир иткән Изге Язма хакыйкатьләре, рухи көч биргән нотыклар һәм докладлар яки безгә ярдәм иткән Изге Язма киңәшләре турында сөйләгәндә, хак булган нәрсәләр турында уйланганыбызны күрсәтәбез. Шул ук вакыт без хак булып бары тик күренгән генә һәм «[«ялган рәвештә», ЯД] гыйлем дип аталган» нәрсәләрне кире кагабыз (1 Тимутегә 6:20). Шулай ук без гайбәт сатып йөрмибез һәм дөреслеген тикшереп булмаган шикле мәгълүматлар таратмыйбыз.

11. Без җитди карашка лаеклы булган нинди темалар турында сөйләшә алабыз?

11 Җитди карашка лаеклы булган нәрсәләр — ул әһәмиятсез һәм буш нәрсәләр түгел, ә югары һәм мөһим булган мондый әйберләр: мәсихчеләр хезмәте, без яшәгән соңгы көннәр һәм тәртибебезне саф сакларга кирәклек. Бу җитди сораулар буенча фикер алышканда, без рухи яктан уяу калырга, сафлык сакларга һәм яхшы хәбәр вәгазьләүне дәвам итәргә тәвәккәллегебезне ныгытабыз. Әлбәттә, Аллага хезмәт иткәндәге кызыклы очраклар һәм соңгы көннәрдә яшәгәнебезне искә төшерүче агымдагы вакыйгалар мавыктыргыч сөйләшүләр өчен күп төрле фикерләр бирә (Рәсүлләр 14:27; 2 Тимутегә 3:1—5).

12. Рәсүл Паулның дөрес һәм саф булган нәрсәләр турында уйланырга дигән киңәшен исәпкә алып, без нәрсәдән качарга тиеш?

12 Дөрес булган әйберләр — Алла карашы буенча дөрес булган, аның нормаларына туры килгән нәрсәләр. Саф булган әйберләр фикерләребездәге һәм тәртибебездәге чисталык белән бәйле. Безнең сөйләшүләребездә гайбәт сату, җенси мөнәсәбәтләр турында әдәпсез шаяртулар яки моңа ишарәләр булмаска тиеш (Эфеслеләргә 5:3; Көлессәйлеләргә 3:8). Эштә яки мәктәптә мондый сөйләшүләр барса, мәсихчеләр, акыллылык күрсәтеп, алардан читтә торалар.

13. Шөһрәткә һәм мәхәббәткә лаеклы булган нәрсәләргә мисаллар китерегез.

13 Рәсүл Паул мәхәббәткә лаеклы булган нәрсәләр турында фикер йөртегез дип киңәш биргәндә, яратуга дәртләндергән ягымлы һәм үзенә җәлеп итүче әйберләрне исәптә тоткан. Ул нәфрәт итүгә, кайгыру яки бәхәсләргә китерүче әйберләргә мәхәббәткә лаеклы булганны каршы куйган. Шөһрәткә лаеклы булган әйберләр ул — хөрмәткә лаеклы, игелекле нәрсәләр. Мәсәлән, моңа «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларында тугры кардәшләребезнең тормышы турында даими бастырыла торган мәкаләләр керә. Иманны ныгытучы бу мәкаләләрне укып чыккач, фикерләрегез белән бүлешсәгез ничек булыр иде? Башкаларның рухи казанышлары турында ишетү безгә шундый көч бирә! Мондый сөйләшүләр җыелыштагы мәхәббәткә һәм аның бердәмлеген үстерүгә ярдәм итәчәк.

14. а) Яхшылыкка лаеклы булганны эшләр өчен, бездән нәрсә таләп ителә? б) Аралашканда, ничек мактауга лаеклы нәрсәләр турында сөйли алабыз?

14 Паул «яхшылыкка... лаек эшләр» турында әйтә. Яхшылыкка.. лаек эшләр югары әхлаклылыкка бәйле. Без сак булырга тиеш. Сөйләшүләребез белән Изге Язмалар принциплары җитәкчелек итсен, һәм алар дөрес, саф һәм яхшылыкка лаек булганнардан читкә китәргә тиеш түгел. Мактауга лаек хуплауга лаек дигәнне аңлата. Нотык белән яхшы чыгыш ясаган яки тугрылык үрнәге биргән кеше булса, аның үзенә дә, башкаларга да моның турында әйт. Рәсүл Паул имандашларын күркәм сыйфатлары өчен еш мактаган (Римлыларга 16:12; Филиппуйлыларга 2:19—22; Филимунга 4—7). Һәм әлбәттә, Иҗат Итүчебез барлыкка китергәннең барысы да аеруча мактауга лаеклы. Монда без үгет-нәсыйхәт бирүче сөйләшүләр өчен мул мәгълүмат табабыз (Гыйбрәтле хикәя 6:6—8; 20:12; 26:2).

Үгет-нәсыйхәт бирүче сөйләшүләрдә катнаш

15. Изге Язмаларның нинди өземтәсе әти-әниләрне балалары белән тирән мәгънәле сөйләшүләр алып баруга бурычлы итә?

15 Икенчезаконлык 6:6, 7 дә болай дип әйтелә: «Һәм Мин сиңа бүген әйткән бу сүзләр синең йөрәгеңдә булсыннар; һәм аларны балаларыңның күңеленә сал һәм алар турында йортыңда утырганда, юлда барганда да, ятканда да һәм торганда да сөйлә». Бу сүзләрдән әти-әниләр балалары белән тирән мәгънәле рухи сөйләшүләр алып барырга тиеш икәнен ачык күрәбез.

16, 17. Йәһвә һәм Ибраһим мисалларыннан мәсихче әти-әниләр нәрсәгә өйрәнә ала?

16 Гайсәнең, җирдә башкарачак эше турында күктәге Әтисе белән сөйләшеп, күпме вакыт үткәргәнен уйлап кына кара. «Нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә кирәклеге хакында Мине җибәргән Ата Миңа әмер бирде»,— дип аңлаткан Гайсә шәкертләренә (Яхъя 12:49; Икенчезаконлык 18:18). Ыруг башлыгы Ибраһим улы Исхак белән, аңа Йәһвәнең аларга һәм бабаларына биргән фатихалары турында сөйләп, бик күп вакыт үткәргәндер. Мондый сөйләшүләр Гайсәгә дә, Исхакка да Алла ихтыярына басынкылык белән буйсынырга ярдәм иткән (Яратылыш 22:7—9; Маттай 26:39).

17 Безнең балалар да үгет-нәсыйхәтле сөйләшүләргә мохтаҗ. Әти-әниләр, балалары белән сөйләшер өчен, үзләренең тыгыз графикларында вакыт табарга тиеш. Әгәр мөмкин булса, көненә бер тапкыр булса да бергә ашарга утырыр өчен вакыт тапсагыз, ничек булыр иде? Мондый ашау вакытында да, аннан соң да үгет-нәсыйхәтле сөйләшүләр өчен мөмкинлек ачыла, һәм алар гаиләнең рухи иминлеге өчен бик кыйммәтле булырга мөмкин.

18. Әти-әниләр һәм балалар арасындагы яхшы аралашуның файдасын күрсәтүче мисалны сөйләгез.

18 Алехандрога 20 яшь һәм ул тулы вакытлы пионер. 14 яшендә үзенең нинди шикләре булганлыгы турында ул болай дип сөйли: «Сыйныфташлар һәм укытучылар аркасында, минем шундый шикләрем бар иде: Алла бармы, Изге Язмаларга ышанып буламы. Әти белән әнием, миңа түземлек белән барысын аңлатып, бик күп вакыт үткәрделәр. Бу сөйләшүләрнең ярдәме зур булды: алар миңа шул авыр вакыттагы шикләрне җиңәргә һәм тормышымда яхшы карарлар кабул итәргә ярдәм иттеләр». Ә хәзер Алехандро турында нәрсә әйтеп була? Ул болай дип дәвам итә: «Мин әле дә әти-әни белән яшим. Әтиемнең һәм минем графикларым бик тыгыз булганга, бергә сөйләшү мөмкинлеген табу бик авыр. Шуңа күрә атнага бер тапкыр әтинең эшендә төшке ашны бергә ашыйбыз. Бу аралашу минем өчен бик кыйммәтле».

19. Ни өчен һәрберебезгә рухи аралашу кирәк?

19 Ә имандашларыбыз белән рухи яктан баета торган аралашуны без әллә әзрәк кадерлибезме? Мондый мөмкинлекләр җыелыш очрашуларында да, вәгазьләгәндә дә, бергә җыелганда да һәм юлда да була. Римдагы мәсихчеләр белән сөйләшүне Паул түземсезлек белән көткән. «Уртак иманыбыз нигезендә бер-беребезне дәртләндерү өчен сезне бик күрәсем килә»,— дип язган ул аларга (Римлыларга 1:11, 12). Йоханнес исемле өлкән: «Имандашлар белән рухи аралашулар бик мөһим,— дип билгели.— Алар күңелгә җылылык сала һәм көндәлек авырлыкларны җиңеләйтә. Мин еш кына өлкән яшьтәгеләрне тормышлары турында һәм аларга нәрсә тугры калырга ярдәм иткәнен сөйләргә сорыйм. Үз тормышымда мин күп кешеләр белән сөйләштем, һәм аларның һәрберсе миңа акыллылык, тәҗрибә өстәде, ә алар, үз чиратында, тормышымны баетты».

20. Оялчан кешеләр белән аралашканда, нәрсә эшләп була?

20 Син рухи сөйләшүләр башлаганда, берәрсе ваемсыз кала кебек тоелса, нәрсә эшләргә? Борчылма. Бәлки мондый сөйләшү өчен мөмкинлек соңрак ачылыр. «[«Тиешле вакытта», АМТ] әдәпле әйтелгән сүз — ялтыравык көмеш савыттагы алтын алма кебек»,— дип әйткән Сөләйман (Гыйбрәтле хикәя 25:11). Оялчан кешеләргә аларны аңлаганыңны күрсәт. «Кеше күңелендәге теләк-ниятләр — тирән су кебек; акыллы кеше аларны чумырып-чумырып алыр» * (Гыйбрәтле хикәя 20:5). Иң мөһиме, башкаларның карашларына, синең күңелең кылларын тибрәткән әйберләр турында сөйләр өчен, комачауларга рөхсәт итмә.

Үгет-нәсыйхәт бирүче сөйләшүләр файда китерә

21, 22. Рухи сөйләшүләрдә катнашып, без нинди файда алабыз?

21 «Бернинди кирәксез сүз сөйләмәгез,— дигән рәсүл Паул,— киресенчә, тыңлаучыларга файда китерү өчен кирәк вакытта телегездә үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр генә булсын» (Эфеслеләргә 4:29; Римлыларга 10:10). Сөйләшүне тиешле юнәлештә алып барыр өчен, көч таләп ителә, әмма бу күп файда китерер. Рухи сөйләшүләр алып барып, без иманыбыз белән уртаклашабыз һәм кардәшлегебезне ныгытабыз.

22 Әйдәгез, телебезне башкаларны ныгытыр һәм Алланы мактар өчен кулланыйк. Мондый сөйләшүләр безне канәгатьләндерәчәк һәм башкаларны дәртләндерәчәк. Моннан тыш, алар Йәһвә йөрәген шатландырачак, чөнки ул безнең нәрсә әйткәнебезгә игътибарлы булып тора һәм телебезне дөрес кулланганда сөенә (Мәдхия 138:4; Гыйбрәтле хикәя 27:11). Безнең сөйләшүләребез рухи әйберләр турында булса, Йәһвә безне онытмаячак — безгә моңарда шикләнмәскә була. Безнең көннәрдә Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләр турында Изге Язмаларда болай дип язылган: «Алладан куркучылар бер-берсенә: „Ходай моңа игътибар итә һәм ишетә һәм Аның йөзе алдында Аннан куркучылар һәм Аның исемен хөрмәт итүчеләр турында истәлек китабы языла“,— дип әйтәләр» (Малахий 3:16; 4:5). Сөйләшүләребезнең рухи яктан үгет-нәсыйхәт бирә торган булуы бик мөһим!

[Искәрмә]

^ 20 абз. Исраилдәге коеларның кайберләре бик тирән булган. Археологлар Гаваонда 25 метр тирәнлектәге кое тапканнар. Кешеләр, басма буенча коеның төбенә төшеп, суны чумырып алганнар.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Сөйләшүләребездән безнең турыда нәрсә әйтеп була?

• Без үгет-нәсыйхәт бирүче нинди темалар турында сөйләшә алабыз?

• Гаиләдә һәм мәсихчеләр җыелышында аралашу нинди мөһим роль уйный?

• Үгет-нәсыйхәт бирүче сөйләшүләр нинди файда китерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[10 биттәге иллюстрацияләр]

Үгет-нәсыйхәт бирүче сөйләшүләрдә сүз нәрсә...

«хак»

«җитди карашка лаеклы»

«мактауга лаек»

«шөһрәткә лаеклы», шуның турында бара.

[Чыганаклар]

Video cover, Stalin: U.S. Army photo; Creator book cover, Eagle Nebula: J. Hester and P. Scowen (AZ State Univ.), NASA

[11 биттәге иллюстрация]

Ашау вакыты рухи сөйләшүләр өчен искиткеч мөмкинлек бирә.