Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сынауларда түземле булу Йәһвә Аллаһыга дан китерә

Сынауларда түземле булу Йәһвә Аллаһыга дан китерә

Сынауларда түземле булу Йәһвә Аллаһыга дан китерә

«Игелек эшләп тә, михнәт чигәсез һәм шул чакта түземлек күрсәтәсез икән, менә моны Аллаһы хуш күрә» (1 ПЕТЕР 2:20).

1. Чын мәсихчеләр багышлануга җитди карый. Шуңа күрә нинди сорауны карап чыгарга кирәк?

МӘСИХЧЕЛӘР үзләрен Йәһвәгә багышлаган һәм аның ихтыярын үтәргә телиләр. Багышланулары буенча тормыш итәргә омтылып, алар, Гайсә Мәсих үрнәге буенча яшәр өчен һәм хакыйкать турында шаһитлек бирер өчен, көчләреннән килгәннең барысын да эшли (Маттай 16:24; Яхъя 18:37; 1 Петер 2:21). Әмма Гайсә һәм Аллага тугры булган башка кешеләр үз иманнары өчен гомерләрен биргән һәм газаплы үлем белән үлгәннәр. Бу барлык мәсихчеләргә дә үз иманнары өчен үләргә туры киләчәк дигәнне аңлатамы?

2. Сынауларга һәм газапларга мәсихчеләрнең карашлары нинди?

2 Мәсихчеләр үлгәнгә тикле тугры калырга чакырылалар; аларга иман өчен үлү мәҗбүри түгел (2 Тимутегә 4:7; Ачылыш 2:10). Бу нәрсәне аңлата? Без үз ышануларыбыз өчен газап чигәргә һәм, кирәк булса, үләргә әзер булсак та, без бер дә моңа омтылмыйбыз. Үзебезне җәфалауларын да без теләмибез, шулай ук газап чигү һәм түбәнсетүләр дә безгә рәхәтлек китерми. Әмма безгә, сынаулар һәм эзәрлекләүләр булачагын белеп, шул чакта үзебезне ничек тотачакбыз икәнен җентекләп карап чыгарга кирәк.

Сынауларда тугры

3. Изге Язмалардан эзәрлекләүләр кичергән кешеләрнең үзләрен ничек тотканлыклары турында нинди мисаллар китерә аласыз? (25 нче биттәге «Эзәрлекләүләр кичергәндә, алар нәрсә эшләгән» дигән рамканы карагыз.)

3 Изге Язмаларда Алла хезмәтчеләренең үлем куркынычы астында булганлыклары турында күп очраклар китерелә. Бу мисаллар бүгенге мәсихчеләр өчен, әгәр алар моңа охшаш сынаулар белән очрашсалар, җитәкчелек булырга мөмкин. «Эзәрлекләүләр кичергәндә, алар нәрсә эшләгән» дигән рамканы карап чык һәм бу мисаллардан нәрсәгә өйрәнә алуың турында уйлап кара.

4. Гайсә һәм Алланың башка хезмәтчеләренең сынауларда үзләрен ничек тотулары турында нәрсә әйтә аласыз?

4 Гайсә һәм Алланың башка хезмәтчеләренең эзәрлекләүләрдә, үзләрен, шартларга карап, төрлечә тотсалар да, тормышларын юкка гына куркыныч астына куймаганлыклары ачык күренә. Куркыныч шартларга эләккәндә, алар үзләрен батыр, әмма шул ук вакыт бик сак тоткан (Маттай 10:16, 23). Аларның максатлары вәгазь эшенең уңышына ярдәм итү һәм Йәһвәгә тугрылык саклау булган. Бүгенге мәсихчеләр, сынау һәм эзәрлекләүләр белән очрашканда, аларның мисалын үрнәк итеп тота.

5. 1960 елларда Малавидә нинди эзәрлекләүләр булган, һәм Шаһитләр үзләрен ничек тоткан?

5 Йәһвә хезмәтчеләре сугышлар, эзәрлекләүләр һәм вәгазь эшен тыю аркасында безнең көннәрдә еш кына кайгы һәм авырлыклар кичергәннәр. Мәсәлән, 1960 елларда каты эзәрлекләүләр белән Малави илендәге Йәһвә Шаһитләре очрашкан. Аларның Патшалык Заллары һәм йортлары җимерелгән, алар эшләрен һәм бар булган ризыкларын югалткан. Аларның бернәрсәсе дә калмаган дип әйтеп була. Шулай ук аларны кыйнаганнар һәм мәсхәрә иткәннәр. Нәрсә эшләгән алар? Меңләгән кардәшләребезгә үз авылларыннан качарга туры килгән. Кемдер куаклы җирләргә, кемдер, вакытлыча, күрше Мозамбик иленә качкан. Күп тугры Шаһит үлгән, башкалары куркыныч җирләрне калдырган, һәм бу, булган шартларны исәпкә алсак, һичшиксез, акыллы булган. Шулай эшләп, алар Гайсә һәм Паул үрнәгенә ияргән.

6. Каты эзәрлекләүләргә карамастан, Малавидәге Шаһитләр нинди эшләрен дәвам иткән?

6 Малавидәге кардәшләребезгә качарга туры килсә дә, алар теократик җитәкчелек эзләгәннәр һәм аның буенча эш иткәннәр һәм, мөмкин булганча, мәсихчеләр хезмәтен яшерен рәвештә башкарганнар. Аларның тырышлыклары ничек фатихаланган? 1967 елда, вәгазь эшенең тыюлуы алдыннан, Патшалык вәгазьләүчеләрнең иң югары саны — 18 519 булган, ә 1972 елда, вәгазьнең шулай ук тыелган булуына һәм күп кешенең Мозамбикка качуына карамастан, яңа иң югары сан — 23 398 булган. Алар һәр ай уртача 16 сәгатьтән күбрәк вәгазьләгән. Һичшиксез, аларның эшләре Йәһвәгә дан китергән, һәм ул шул авыр вакытларда бу тугры кардәшләрне фатихалаган *.

7, 8. Каршы килүләр аркасында булган авырлыкларга карамастан ни өчен кайберәүләр китмәскә булган?

7 Икенче яктан, кайбер илләрдәге кардәшләребез, каршы килүләр аркасында авырлыклар кичергәндә, качарга мөмкинлекләре булса да, калырга хәл итәләр. Башка җиргә күчү, кайбер проблемаларны чишәргә ярдәм итсә дә, икенче төрле авырлыкларга китерергә мөмкин. Мәсәлән, икенче җиргә күчкән кешеләр мәсихче кардәшләре белән элемтәне саклый алыр идеме? Алар рухи изоляциядә булмас идеме? Яңа җирдә, бәлкем зур үсеш алган яки баерга күбрәк мөмкинлек булган илдә, урнашу өчен күп көч киткәндә, алар рухи ризык белән туклану графиклары буенча яши алыр идеме? (1 Тимутегә 6:9).

8 Икенчеләре, үз кардәшләренең рухи иминлеге турында кайгыртып, китмәскә карар иткән. Алар, үз илләрендә вәгазьләргә һәм имандашларына ярдәм итәргә теләп, авырлыкларга карамастан калырга булган (Филиппуйлыларга 1:14). Шулай итеп, кайберәүләр үз илләрендәге юридик җиңүләргә өлеш кертә алган *.

9. Эзәрлекләүләр вакытында качарга яки калыргамы дигән карар кабул иткәндә, нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

9 Калырга яки китәргәме — моны һәрбер кеше үзе хәл итә. Мондый карарларны, әлбәттә, Йәһвәгә җитәкчелек сорап дога кылганнан соң гына кабул итәргә кирәк. Нинди генә карар кабул итсәк тә, безгә рәсүл Паулның: «Безнең һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап бирергә тиеш»,— дигән сүзләрен истә тотарга кирәк (Римлыларга 14:12). Без алдарак әйтеп киткән идек инде: Йәһвә үз хезмәтчеләреннән һәркайсы шартларда тугры калуларын таләп итә. Кайбер хезмәтчеләре хәзер сынаулар һәм эзәрлекләүләр кичерә, икенчеләре, бәлкем, алар белән соңрак очрашыр. Әмма барысы да алаймы-болаймы сынау үтәчәк: беркем дә читтә калырмын дип өметләнә алмый (Яхъя 15:19, 20). Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре буларак, без Йәһвә исемен изгеләндерү һәм аның хакимлеген аклау соравыннан читтә кала алмыйбыз, ул һәрбер кешегә кагыла (Йәзәкил 38:23; Маттай 6:9, 10).

«Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз»

10. Гайсә һәм рәсүлләр безнең өчен эзәрлекләүләр һәм каршы килүләргә карата нинди яхшы үрнәк калдырганнар?

10 Эзәрлекләүләр булганда, Гайсә һәм рәсүлләр тәртибеннән без үзебез өчен тагын бер мөһим сабак алабыз — беркайчан да эзәрлекләүчеләрдән үч алмаска. Гайсә һәм аның шәкертләре беркайчан да каршы килү хәрәкәтләре оештырмаган һәм, көч кулланып, эзәрлекләүчеләр белән көрәшмәгән — моның турында Изге Язмаларда бернинди дә мәгълүматлар юк. Киресенчә, рәсүл Паул «беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз» дигән киңәш бирә. Ул шулай ук болай дип әйтә: «Әй, сөеклеләрем, үзегез үч алмагыз, бәлки Аллаһы ачуына урын калдырыгыз. Чөнки Изге язмада болай язылган: „Үч алу — Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен,— ди Раббы“». «Яманлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, бәлки яманлыкны яхшылык белән җиң»,— дип өсти Паул (Римлыларга 12:17—21; Мәдхия 36:1—4; Гыйбрәтле хикәя 20:22).

11. Беренче мәсихчеләрнең дәүләткә карашы турында бер тарихчы нәрсә әйткән?

11 Беренче мәсихчеләр шушы киңәш буенча эш иткән. Тарихчы Сесиль Каду үз китабында мәсихчеләрнең б. э. 30—70 елларында хөкүмәткә карашларын сурәтләп бирә. Ул болай дип яза: «Шул вакытта яшәгән мәсихчеләрнең берәр кайчан, көч кулланып, эзәрлекләүләргә каршы килергә тырышулары турында бернинди дә дәлил юк. Бу яктан эшләгән иң зур эшләре — үз хакимнәрен каты тәнкыйть итү яки, качып, аларның планнарын бозу. Мәсихчеләр, хөкүмәтнең боерыклары Мәсихкә буйсынуга каршы килә дип санасалар, бу боерыкларга буйсынудан баш тартканнар. Бу мәсихчеләрнең эзәрлекләүләргә гадәттәге мөгамәләсе булган — басынкы, әмма каты» («The Early Church and the World»).

12. Ни өчен үч алуга караганда газап чигү яхшырак?

12 Мондый пассив кебек күренгән эш алып бару чыннан да акыллы булганмы? Әгәр кешеләр үзләрен шул тәртип буенча тотса, бу аларны юк итәргә ниятләгән кешеләргә җиңел генә бирешү булмыймы? Үзеңне яклау акыллырак булмасмы? Кеше карашы буенча шулай күренергә мөмкин. Без исә, Йәһвә хезмәтчеләре буларак, һәркайсы шартларда иң яхшысы Алла җитәкчелеге буенча эшләү дип ышанабыз. Без Петернең: «Игелек эшләп тә, михнәт чигәсез һәм шул чакта түземлек күрсәтәсез икән, менә моны Аллаһы хуш күрә»,— дигән сүзләрен истә тотабыз (1 Петер 2:20). Йәһвә безгә нәрсә белән очрашырга туры килә икәнен бик яхшы белә һәм эзәрлекләүләрнең мәңге дәвам итүен рөхсәт итмәячәк — безнең моңа ныклы ышанычыбыз бар. Кайдан мондый ышаныч? Бабыл әсирлегендә булган халкына Йәһвә: «Сезгә кагылган [минем] күз карасына кагыла»,— дигән (Зәкәрия 2:8). Үзеңнең күз карасына берәрсенә кагылырга күпме рөхсәт итәр идең? Йәһвә ярдәмне тиешле вакытта бирәчәк. Моңа һичбер нинди шик юк (2 Тессалуникәлеләргә 1:5—8).

13. Ни өчен Гайсә дошманнарына үзен кулга алырга рөхсәт иткән?

13 Бу яктан без Гайсәдән үрнәк ала алабыз. Гайсәнең дошманнары Гетсимәни бакчасында аны кулга алган. Үзен яклый алса да, ул аларга моны эшләргә рөхсәт иткән. Шәкертләренең берсенә Гайсә болай дип әйткән: «Әллә Мин Атама мөрәҗәгать итә алмыйм, дип уйлыйсыңмы? Ул шунда ук Миңа унике гаскәрдән дә артыграк фәрештәләрен җибәргән булыр иде! Әмма Изге язмаларда болар булырга тиеш дип язылганнар ничек гамәлгә ашсын?» (Маттай 26:53, 54). Йәһвәнең ихтыярын үтәү Гайсә өчен беренче урында торган һәм ул, кирәк булса, хәтта җәфа чигәргә әзер булган. Давытның: «Син җанымны тәмугъта калдырмассың, изгеңә черү тидермәссең»,— дигән сүзләренә Гайсәнең ныклы ышанычы булган (Мәдхия 15:10). Еллар узгач, рәсүл Паул Гайсә турында: «Үзен киләчәктә көткән шатлык хакына хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә, Ул хачта үлүне кичерде, хәзер менә Аллаһы тәхетенең уң ягында утыра»,— дип әйткән (Еврейләргә 12:2).

Йәһвә исемен изгеләндерү шатлыгы

14. Барлык сынауларда Гайсәгә нинди шатлык таяныч биргән?

14 Гайсәгә авыр сынаулар вакытында нинди шатлык таяныч биргән? Алланың яраткан Улы Гайсә Йәһвәнең хезмәтчеләре арасында, һичшиксез, Иблиснең иң мөһим мишене булган. Шуңа күрә Гайсәнең сынауларда тугрылыгы Иблиснең Йәһвәгә каршы әйтелгән явыз сүзләренә ахыргы җавап булыр иде (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Терелтелгәч, Гайсә нинди шатлык һәм канәгатьлек кичергәнен күз алдына китерә аласыңмы? Ул, камил кеше буларак, Йәһвәнең хакимлеген аклауда һәм Аның исемен изгеләндерүдә үз ролен үтәгәнен аңлагач, нинди бәхетле булгандыр! Моннан тыш, Алланың уң ягында утыру — Гайсә өчен, һичшиксез, искиткеч бүләк һәм шатлык өчен бик зур сәбәп (Мәдхия 109:1, 2; 1 Тимутегә 6:15, 16).

15, 16. Заксенхаузенда Шаһитләр нинди бик авыр сынау үткәннәр һәм аларга нәрсә көч биргән?

15 Мәсихчеләр, Гайсә кебек, сынаулар һәм эзәрлекләүләр кичереп, Йәһвә исемен изгеләндерүдә катнаша алуларына шатлана. Моңа яхшы мисал — начар яктан билгеле Заксенхаузен концлагерендә тоткында булган һәм икенче бөтендөнья сугышы ахырында чиксез авыр үлем маршын кичергән Шаһитләр. Марш вакытында меңләгән тоткыннар авырулардан, салкыннан яки ачлыктан үлгән яисә аларны юл читендә СС солдатлары аяусыз үтергән. 230 Йәһвә Шаһитенең барысы да исән калган, чөнки алар бергә булган һәм, үзләрен куркыныч астына куйсалар да, бер-берсенә ярдәм иткәннәр.

16 Бу Шаһитләргә мондый авыр сынауларны кичереп чыгарга нәрсә ярдәм иткән? Куркынычсыз урынга эләккәч, алар бер документта үз шатлыкларын һәм Йәһвәгә рәхмәтләрен белдерәгәннәр. «Меклебургта, Шверин янындагы урманда алты милләт тәшкил иткән 230 Йәһвә Шаһитенең резолюциясе» дип аталган бу документта болай дип әйтелгән булган: «Авыр сынауларның озак вакыты артта калды, һәм бездән, утлы мичтән кебек коткарылып калдырылганнардан, хәтта ут исе дә килми. (Данил 3:27 не карагыз.) Киресенчә, без Йәһвә көче белән тулы һәм, Теократия эшен тагын да киңәйтер өчен, Патшаның яңа боеруларын түземсезлек белән көтәбез» *.

17. Алла хезмәтчеләре бүгенге көндә нинди сынаулар белән очраша?

17 Шул 230 тугры Шаһит кебек, без дә, әле «кан түккәнче каршылык күрсәткәнебез булмаса» да, иман сынаулары белән очрашырга мөмкин (Еврейләргә 12:4). Әмма сынаулар төрле була. Бу сыйныфташларыңның көлүе дә, кешеләрнең берәр гөнаһ, мәсәлән әхлаксызлык эшләргә тартуы да булырга мөмкин. Кайвакыт каннан тыелу, Раббыга иман итүчегә генә өйләнү яки кияүгә чыгу һәм балаларыңны, тормыш иптәшең имандаш булмаганда, Йәһвәгә гыйбадәт кылучы итеп тәрбияләү җитди авырлыкларга китерергә мөмкин (Рәсүлләр 15:29; 1 Көринтлеләргә 7:39; Эфеслеләргә 6:4; 1 Петер 3:1, 2).

18. Изге Язмалар без хәтта иң каты сынауларны да кичерә алабыз икәненә безне ничек ышандыра?

18 Без шуны беләбез: нинди генә сынаулар белән очрашсак та, Йәһвәгә һәм аның Патшалыгына тугры булганга газаплар чигәбез һәм моны үзебез өчен зур хөрмәт һәм шатлык дип саныйбыз. Петернең: «Сезне Мәсих исеме өчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле, чөнки сездә дан Рухы, Аллаһы Рухы яши»,— дигән дәртләндерүче сүзләре безгә батырлык бирә (1 Петер 4:14). Безне Алла рухы ныгыта, һәм аның ярдәмендә без хәтта иң каты сынауларны җиңә алабыз һәм Йәһвәгә дан белән мактау китерә алабыз (2 Көринтлеләргә 4:7; Эфеслеләргә 3:16; Филиппуйлыларга 4:13).

[Искәрмәләр]

^ 6 абз. 1960 ел вакыйгалары Малавидәге Шаһитләр 30 ел дәвамында кичерергә тиеш булган каты һәм канлы эзәрлекләүләрнең әле башы гына булган. Моның турында 1999 елның «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»нда (рус), 171—212 битләрендә күбрәк укып була.

^ 8 абз. 1 июнь, 2003 ел «Күзәтү манарасы»ның 30—32 битләрендәге «Югары суд „Арарат җирендәге“ чын гыйбадәт кылуны яклый» дигән мәкаләне карагыз.

^ 16 абз. Резолюцияне тулысынча 1974 елгы «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»ның (инглиз) 208, 209 нчы битләрендә укып була. Үлем маршын кичергән тоткынның моның турында сөйләгәннәрен 1 гыйнвар 1998 елның «Күзәтү манарасы»ның (рус) 25—29 битләрендә табып була.

Сез аңлата аласызмы?

• Газап чигүләргә һәм эзәрлекләүләргә карата мәсихчеләрнең мөнәсәбәте нинди?

• Гайсәнең һәм Алланың башка тугры хезмәтчеләренең сынаулардагы тәртибеннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

• Ни өчен эзәрлекләүчеләрдән үч алмау акыллы?

• Сынауларда Гайсәгә нинди шатлык ярдәм иткән, һәм без моңардан нәрсәгә өйрәнәбез?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

Эзәрлекләүләр кичергәндә, алар нәрсә эшләгән

• Һируд гаскәриләре, ике яшькә кадәрге барлык малайларны үтерер өчен, Бәйтлехемгә килгәнче, Йосыф һәм Мәрьям, фәрештә күрсәтмәләре буенча, сабый Гайсәне алып, Мисырга качканнар (Маттай 2:13—16).

• Гайсәнең дошманнары, ул хезмәт иткәндә, кыю шаһитлек иткәне өчен, аны күп тапкыр үтерергә тырышканнар. Һәрбер тапкыр Гайсә алардан качкан (Маттай 21:45, 46; Лүк 4:28—30; Яхъя 8:57—59).

• Гаскәриләр һәм сакчылар Гайсәне кулга алыр өчен Гетсимәни бакчасына килгәч, ул ике тапкыр яшеренмичә: «Ул — Мин»,— дип әйткән. Ул шулай ук үз шәкертләренә каршылык күрсәтмәскә кушкан һәм кеше төркеменә үзен кулга алырга рөхсәт иткән (Яхъя 18:3—12).

• Иерусалимда Петер белән башкаларны кулга алгач, аларны кыйнаганнар һәм Гайсә турында башка сөйләмәскә кушканнар. Алар исә, иреккә чыккач, «һәр көн Аллаһы Йортында һәм өйләрдә Яхшы хәбәрне — Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында сөйләүләрен һәм өйрәтүләрен дәвам иттеләр» (Рәсүлләр 5:40—42).

• Соңрак рәсүл Паул булган Шаул Дәмәшекътә үзен үтерергә сөйләшкән яһүдләр турында белгән. Кардәшләр төнлә аны, кәрзингә утыртып, шәһәр дивары аша төшергәннәр, һәм ул котылган (Рәсүлләр 9:22—25).

• Еллар узганнаун соң, Фисте дә, Әгрип тә Паул «үлемгә яки тоткынлыкка хөкем ителерлек һичнәрсә эшләмәгән» дип танысалар да, ул кайсарга мөрәҗәгать итәргә теләгән (Рәсүлләр 25:10—12, 24—27; 26:30—32).

[26 биттәге иллюстрацияләр]

Малавинең меңләгән тугры Шәһитләренә каты эзәрлекләүләр аркасында качарга туры килсә дә, алар Патшалыкка хезмәт итүләрен шатлык белән дәвам иткән.

[27 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә исемен изгеләндерүдән алган шатлык бу тугры Шаһитләргә концлагерьдә һәм үлем маршында ярдәм иткән.

[Чыганак]

Death march: KZ-Gedenkstätte Dachau, courtesy of the USHMM Photo Archives

[28 биттәге иллюстрацияләр]

Сынаулар һәм авырлыклар төрле булырга мөмкин.