Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тәкъва булганнары өчен эзәрлекләнәләр

Тәкъва булганнары өчен эзәрлекләнәләр

Тәкъва булганнары өчен эзәрлекләнәләр

«Тәкъва булганнары өчен эзәрлекләнгәннәр бәхетле» (МАТТАЙ 5:10).

1. Ни өчен Гайсә Понти Пилат каршында тора иде, һәм Гайсә нәрсә әйткән?

«МИН хакыйкать хакында шаһитлек бирү өчен тудым, Мин шуның өчен дөньяга килдем дә» (Яхъя 18:37). Бу сүзләрне әйткәндә Гайсә Яһүдиядә Рим тарафыннан идарәче итеп куелган Понти Пилат каршында басып тора иде. Гайсә монда үз теләге белән яки Пилат чакырганга түгел, ә яһүдләрнең дин җитәкчеләре аны ялган рәвештә үлем җәзасына лаеклы җинаятьтә гаепләгәнгә тора иде (Яхъя 18:29—31).

2. Гайсә үзен ничек тоткан һәм бу нәрсәгә китергән?

2 Гайсә Пилатның аны азат итәргә я үлемгә хөкем итәргә хокукы барлыгын яхшы аңлаган (Яхъя 19:10). Әмма ул Пилатка батырлык белән Патшалык турында сөйләгән. Гайсә, тормышы куркыныч астында булса да, бу җирләрнең иң югары хөкүмәт эшлеклесенә шаһитлек бирү мөмкинлеге белән файдаланган. Гайсәнең биргән шаһитлегенә карамастан, аны хөкем иткәннәр һәм үтергәннәр: ул газаплы үлем белән баганада үлгән (Маттай 27:24—26; Марк 15:15; Лүк 23:24, 25; Яхъя 19:13—16).

Шаһитме яки үз ышанулары өчен гомерен бирергә әзер булган кешеме?

3. Ма́ртис дигән сүз Изге Язмалар язылган чорда нинди мәгънә йөрткән, һәм безнең көннәрдә мондый кешеләргә мөнәсәбәт нинди?

3 Безнең көннәрдә күп кешеләр үз ышанулары өчен гомерен бирергә әзер булган кешегә фанатикка кебек карыйлар. Үз ышанулары өчен, аеруча дин ышанулары өчен, үләргә әзер булган кеше террорист булмаса да, барыбер ул җәмгыять өчен куркыныч кеше дигән фикер киң таралган. Кайбер телләрдә мондый кешеләрне ма́ртис дигән грек сүзеннән барлыкка килгән сүз белән атаганнар. Изге Язмалар язылган чорда мартис дигән сүз «шаһит» — бәлки, суд утырышы барганда, үз ышанулары турында шаһитлек бирүче кеше — дигән мәгънә йөрткән. Һәм соңыннан гына бу сүз «шаһитлек бирү өчен үз гомерен биргән кеше» яки хәтта үз тормышын корбан итеп шаһитлек бирүче дигән мәгънә йөртә башлаган.

4. Нәрсә өчен Гайсә җиргә килгән?

4 Гайсә мартис, ягъни «шаһит» — үз ышанулары турында шаһитлек бирүче кеше булган. Ул үзе Пилатка мин «хакыйкать хакында шаһитлек бирү өчен» килдем дип әйткән. Аның шаһитлеге кешеләр арасында төрле фикерләр тудырган. Гади кешеләрнең кайберләренә күргәннәре һәм ишеткәннәре бик тирән тәэсир иткән һәм алар Гайсәгә иман китергәннәр (Яхъя 2:23; 8:30). Тулаем алганда, гади халык та һәм, аерым алганда, дин җитәкчеләре дә аның сүзләренә үз мөнәсәбәтләрен күрсәткән, әмма бу тискәре мөнәсәбәт иде. Ышанмаган туганнарына Гайсә: «Дөнья сезгә нәфрәт белән карамый, ә Миңа нәфрәтен күрсәтә, чөнки Мин эшләренең явыз булганлыгына һәрвакыт шаһитлек биреп торам»,— дип аңлаткан (Яхъя 7:7). Хакыйкать турында шаһитлек биргәнгә, халык җитәкчеләренең Гайсәгә ачулары чыккан һәм бу аны үлемгә китергән. Әйе, ул «тугры һәм хакыйкый Шаһит (ма́ртис)» булган (Ачылыш 3:14).

«Сезне нәфрәт итәрләр»

5. Гайсә хезмәтенең башында эзәрлекләүләр турында нәрсә әйткән?

5 Гайсә үзе дә каты эзәрлекләүләр кичергән һәм шәкертләрен дә моның турында алдан ук кисәткән. Хезмәтенең иң башында, Таудагы вәгазендә, Гайсә үзен тыңлаган кешеләргә болай дип әйткән: «Тәкъва булганнары өчен эзәрлекләнгәннәр бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы аларныкы. Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле. Шатланыгыз һәм куаныгыз! Күкләрдә сезнең әҗерегез зур булачак» (Маттай 5:10—12).

6. Унике рәсүлен вәгазьгә җибәргәндә, Гайсә аларны нәрсә турында кисәткән?

6 Соңрак, 12 рәсүлен вәгазьгә җибәргәндә, Гайсә аларга болай дип әйткән: «Кешеләрдән сакланыгыз. Алар сезне мәхкәмәләргә тапшырырлар, гыйбадәтханәләрендә камчыларлар. Сезне Минем аркада идарәчеләр, патшалар алдына китерерләр. Бу — сез аларга һәм халыкларга Минем хакта шаһитлек итсен өчен булыр». Әмма шәкертләрне эзәрлекләүче кешеләр арасында дин җитәкчеләре генә булмаган. Гайсә: «Туган туганын, ата баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертерләр. Минем өчен барысы да сезне нәфрәт итәр. Ләкин ахырга кадәр чыдаган кеше котылыр»,— дип өстәгән (Маттай 10:17, 18, 21, 22). Беренче гасыр мәсихчеләренең тарихы бу сүзләрнең дөреслеген күрсәтә.

Эзәрлекләүләрдә тугры булган кешеләр

7. Эстефәннең мартис булуына нинди вакыйгалар китергән?

7 Гайсәнең үлеменнән соң озак вакыт та үтми, мәсихчеләр арасында, хакыйкать хакында шаһитлек биргән өчен, беренче булып Эстефән үтерелә. «Мәрхәмәт һәм кодрәт белән тулы булган Эстефән исә, халык арасында бөек могҗизалар һәм галәмәтләр кылды». Аның дини дошманнары «аның сүзләрендәге зирәклеккә һәм Рухка каршы тора алмадылар» (Рәсүлләр 6:8, 10). Үзләренчә ашкыну белән тулган бу җитәкчеләр аны тотканнар һәм Югары киңәшмәгә — яһүдләрнең югары судына алып киткәннәр. Андагы ялган гаепләүләргә карамастан ул ышандырырлык шаһитлек биргән. Әмма, ахыр чиктә, дошманнар бу тугры шаһитне җәзалап үтергәннәр (Рәсүлләр 7:59, 60).

8. Эстефәннең үлеменнән соң эзәрлекләүләр белән очрашкач, Иерусалимдагы шәкертләр нәрсә эшләгән?

8 Эстефәнне җәзалап үтергәннән соң, «Иерусалимдагы мәсихчеләрне нык эзәрлекли башладылар һәм рәсүлләрдән башкалар барысы да Яһүдиянең һәм Самареянең төрле урыннарына таралдылар» (Рәсүлләр 8:1). Эзәрлекләүләр мәсихчеләрнең шаһитлек бирүләрен туктатканмы? Юк. Киресенчә, «таралышкан мәсихчеләр, кайда гына булсалар да, вәгазь сөйләп йөрделәр» дип әйтелә Алла Сүзендә (Рәсүлләр 8:4). Рәсүл Петер бу вакыйгаларга кадәр: «Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез»,— дигән, һәм мәсихчеләр үзләрен бу сүзләр буенча тоткан (Рәсүлләр 5:29). Эзәрлекләүләргә карамастан бу тугры һәм батыр шәкертләр, моның зуррак авырлыкларга китерәчәген белеп тә, хакыйкать турында шаһитлек бирүләрен дәвам иткәннәр (Рәсүлләр 11:19—21).

9. Гайсә шәкертләре тагын нинди эзәрлекләүләргә дучар булганнар?

9 Эзәрлекләүләр дәвам иткән. Эстефәннең ташлар атып үтерелүен хуплаган Шаул «һаман да, Раббының шәкертләрен үтерергә теләп, аларга яный иде. Ул иң баш руханидан Гайсә юлыннан баручы ир-атларны да, хатын-кызларны да кулга алу һәм Иерусалимга алып килү вәкаләтен бирә торган хат сорап алды. Хат Дәмәшекъ гыйбадәтханәләре өчен иде» (Рәсүлләр 9:1, 2). Якынча б. э. 44 елында «Һируд патша, явызлык эшләү нияте белән, иман итүчеләр бердәмлегендәге кайбер кешеләрне эзәрлекли башлады. Яхъяның туганы Ягъкубны кылыч белән чабып үтертте» (Рәсүлләр 12:1, 2).

10. Эзәрлекләүләр турында Рәсүлләр һәм Ачылыш китабында нинди хәбәрләр табабыз?

10 Шулай ук Рәсүлләр китабында тугры мәсихчеләрнең, мәсәлән рәсүл Паулның, кичергән сынаулары, төрмәдә утырулары һәм эзәрлекләнүләре турында мәгълүматлар сакланылган. Эзәрлекләүчедән рәсүл булып киткән Паул, Рим императоры Нерон боерыгы буенча, якынча б. э. 65 елында җәзаланып үтерелгән (2 Көринтлеләргә 11:23—27; 2 Тимутегә 4:6—8). Ниһаять, без I гасыр азагында язылган Ачылыш китабында картайган рәсүл Яхъя турында укыйбыз. Ул Патмос утравына, «Аллаһы сүзе һәм Гайсә хакында шаһитлек» иткәне өчен, сөргенгә җибәрелгән булган. Ачылыш китабында Антипас турында да әйтелә. Аның турында Гайсә «тугры шаһитем Антипас» сездә, Пергәмдә үтерелгән дип әйтә (Ачылыш 1:9; 2:13).

11. Гайсәнең эзәрлекләүләр турындагы сүзләре беренче мәсихчеләрдә ничек үтәлгән?

11 Шулай итеп, Гайсәнең шәкертләренә: «Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр»,— дип әйткән сүзләре үтәлгән (Яхъя 15:20). Гайсә Мәсих: «Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самареядә һәм, хәтта дөньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз»,— дигән. Беренче гасырның тугры мәсихчеләре, бу сүзләрне үтәр өчен, иң каты сынаулар — үлем, хәтта кыргый хайваннардан аренада газаплы үлем кичерергә әзер булган (Рәсүлләр 1:8).

12. Мәсихчеләрне эзәрлекләү — үткәндә калган эшләр дип ни өчен әйтеп булмый?

12 Берәрсе Гайсә шәкертләре белән мондый мәрхәмәтсез мөгамәлә бары тик үткән заманнарда гына булган дип уйласа — ул ялгыша. Паул, без күргәнчә, күп сынаулар кичергән һәм: «Чынлап та Мәсих Гайсәгә хезмәт итеп, хак дин буенча яшәргә теләүчеләрнең барысы да эзәрлекләнер»,— дип язган (2 Тимутегә 3:12). Эзәрлекләүләр турында Петер дә: «Сез моның өчен чакырылдыгыз. Сез Мәсих эзләре буенча барсын өчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте. Шуңа күрә Аннан үрнәк алыгыз»,— дип әйткән (1 Петер 2:21). Шул көннәрдән башлап һәм бу дөнья төзелешенең «соңгы көннәренә» кадәр Йәһвә хезмәтчеләрен нәфрәт итәләр һәм аларга дошманнарга кебек карыйлар (2 Тимутегә 3:1). Һәркайсы җирдә, илдә демократия яки диктатурамы, Йәһвә Шаһитләре, шәхси рәвештә яки оешма буларак, вакыт-вакыт эзәрлекләүләр кичергән.

Ни өчен аларны эзәрлеклиләр һәм нәфрәт итәләр?

13. Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре эзәрлекләүләрнең сәбәбе турында нәрсә аңларга тиеш?

13 Безнең күпчелегебез чагыштырмача иркен вәгазьләсә дә һәм бергәләп очрашуларны тыныч үткәрсә дә, без Изге Язмаларның «бу дөньяның хәзерге рәвеше үтеп бара» дигән кисәтүенә җитди карарга тиешбез (1 Көринтлеләргә 7:31). Барысы да шул хәтле тиз үзгәрергә мөмкин, хәтта акыл, эмоциональ һәм рухи яктан без моңа үзебезне әзерләмәсәк, бу безне каушатырга мөмкин. Ничек безгә үзебезне якларга? Иң яхшы яклау — ул ни өчен тынычлык яраткан һәм законга буйсынган мәсихчеләрне нәфрәт итәләр һәм эзәрлеклиләр икәнен төгәл аңлау.

14. Мәсихчеләрнең эзәрлекләүләр кичерүенә Петер нинди сәбәп бирә?

14 Моның турында якынча б. э. 62—64 елларында язылган үзенең беренче хатында рәсүл Петер әйтә. Ул вакытта мәсихчеләр бөтен Рим империясендә сынаулар һәм эзәрлекләүләр кичергән. Петер: «Сөеклеләрем! Сезне сынау өчен җибәрелгән куркыныч вәсвәсәне үзегез белән булган ниндидер сәер хәл кебек күреп гаҗәпләнмәгез»,— дип язган. Нәрсә турында әйтәсе килүен ачыклап, ул: «Әгәр берегез газап чиксә, кеше үтерүче яки карак, явызлык кылучы яки башкалар эшенә тыкшынучы буларак газап чигәргә тиеш түгел. Ә мәсихче буларак газап чигәсез икән, оялмагыз, бәлки мәсихче исемен йөртүегез өчен Аллаһыны данлагыз»,— дип өстәгән. Петер мәсихчеләрнең берәр явыз эш эшләгәннәре өчен түгел, ә мәсихчеләр исемен йөрткәнгә газап чиккәннәренә басым ясаган. Ә әгәр дә алар башка кешеләр кебек «азгынлыкларда катнашсалар», бу кешеләр аларны «үз кешеләре» итеп санар иде. Әмма алар, Мәсих шәкертләре ничек яши, шулай яшәргә тырышканга газап чиккәннәр. Бүгенге чын мәсихчеләр белән дә хәл нәкъ шулай (1 Петер 4:4, 12, 15, 16).

15. Йәһвә Шаһитләренә карата нинди бер-берсенә каршы килгән мөгамәлә күзәтелә?

15 Дөньяның күп илләрендә Йәһвә Шаһитләре гомум халык тарафыннан хөрмәтләнәләр. Аларны когрессларда, төзелешләрдә күрсәткән хезмәттәшлеге һәм бердәмлеге өчен, намуслы һәм тырыш булулары өчен, аларның югары әхлак тәртибе һәм гаилә тормышы, һәм хәтта аларның чиста киемнәре һәм тәртипләре өчен мактыйлар *. Шул ук вакыт бу көннәрдә, аз дигәндә 28 илдә, аларның эшләренә чик куелган, яки эшләре тулысынча тыелган. Шулай ук күп Йәһвә Шаһитләре иманнары өчен физик газаплар һәм кыенлыклар кичерә. Ни өчен шундый макталган Йәһвә Шаһитләренең эшенә чик куела һәм аларны эзәрлеклиләр? Ни өчен Алла моңа юл куя?

16. Ни өчен Алла үз хезмәтчеләрен эзәрлекләргә рөхсәт итә? Төп сәбәбен әйтегез.

16 Иң элек безгә Гыйбрәтле хикәя 27:11 дә язылган сүзләрне истә тотарга кирәк: «И улым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә тиешле җавапны бирә алырмын». Әйе, сүз инде күптән күтәрелгән хакимлек соравы турында бара. Гасырлар дәвамында бик күп кеше, Йәһвәгә тугрылык саклап, бу сорауга җавап биргән, әмма Иблис, тәкъва Әюб көннәрендә кебек, Йәһвәне яманлавын дәвам итә (Әюб 1:9—11; 2:4, 5). Һичшиксез, Иблис, үз сүзләренең дөреслеген күрсәтер өчен, бу соңгы көннәрдә аеруча нык тырыша, чөнки Алла Патшалыгы инде идарә итә, һәм һәр җирдә Патшалыкның тугры вәкилләре һәм гражданнары бар. Алар барлык булачак бәлаләргә һәм авырлыкларга карамастан Аллага тугры калачакмы? Бу сорауга Йәһвәнең һәрбер хезмәтчесе үзе җавап бирергә тиеш (Ачылыш 12:12, 17).

17. Гайсәнең «минем турында шаһитлек бирә алырсыз» дигән сүзләре нәрсәне аңлата?

17 Гайсә, үз шәкертләренә «дөнья беткәндә» булачак вакыйгаларны сөйләгәндә, Йәһвәнең ни өчен үз хезмәтчеләрен эзәрлекләргә рөхсәт иткәненә тагын бер сәбәп китергән. Ул аларга: «Сезне патшалар һәм идарәчеләр алдына алып барырлар. Ул чакта сез Минем турыда шаһитлек бирә алырсыз»,— дип әйткән (Маттай 24:3, 9; Лүк 21:12, 13). Гайсә үзе Һируд һәм Понти Пилат каршында шаһитлек биргән. Рәсүл Паулны да «патшалар һәм идарәчеләр алдына алып барганнар». Паул, Раббы Гайсә Мәсих җитәкчелегендә, үзе яшәгән вакыттагы иң югары дәрәҗәле җитәкчегә шаһитлек бирер өчен мөмкинлек эзләгән һәм: «Кайсарга мөрәҗәгать итәргә телим»,— дип әйткән (Рәсүлләр 23:11; 25:8—12). Бүген дә нәкъ шулай ук: авыр шартлар хакимлек итүчеләргә дә һәм шулай ук барлык халыкларга да шаһитлек итәргә еш кына мөмкинлек биргәннәр *.

18, 19. а) Ничек итеп эзәрлекләүләр безгә файда китерә ала? б) Чираттагы мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

18 Һәм ниһаять, сынаулар һәм авырлыклар белән көрәшү безнең үзебезгә файда китерергә мөмкин. Ничек итеп? Шәкерт Ягъкуб имандашларының исләренә төшереп: «Имандашларым, иманыгыз сыналуының сабырлык тудыруын белгәнгә күрә, төрле сынауларга эләгүне үзегезгә зур шатлык дип санагыз»,— дип әйткән. Чыннан да, эзәрлекләүләр иманыбызны сафландырырга һәм сабырлыгыбызны ныгытырга мөмкин. Шуңа күрә без эзәрлекләүләрдән курыкмыйбыз һәм аларны Изге Язмаларга нигезләнмәгән чаралар белән туктатырга яки алардан качарга тырышмыйбыз. Киресенчә, без Ягъкубның киңәшен тотабыз: «Сез камил, бөтен булсын өчен, сездә кимчелек булмасын өчен сабырлык үз эшен эшләп бетерергә тиеш» (Ягъкуб 1:2—4).

19 Алла Сүзе Йәһвәнең тугры хезмәтчеләрен ни өчен эзәрлеклиләр һәм Йәһвә моны ни өчен рөхсәт итә икәнен аңларга ярдәм итсә дә, бу аңлау эзәрлекләүләрне җиңелрәк итми. Аларны җиңәр өчен безгә нәрсә көч бирә ала? Эзәрлекләүләр белән очрашканда, без нәрсә эшли алабыз? Бу мөһим сорауларны чираттагы мәкаләдә карап чыгабыз.

[Искәрмәләр]

^ 15 абз. «Күзәтү манарасы»ның (рус) 1995 ел, 15 декабрь санының 27—29 битләрен һәм 1994 ел, 15 апрель санының 16, 17 нче битләрен һәм «Уяныгыз!»ның (рус) 1994 ел, 8 гыйнвар санының 22—29 битләрен карагыз.

^ 17 абз. «Уяныгыз!» журналының (рус) 2003 ел, 8 гыйнвар санының 3—11 битләрен карагыз.

Сез аңлата аласызмы?

• Гайсәнең җиргә килүенең төп сәбәбе нинди булган?

• Беренче гасыр мәсихчеләренә эзәрлекләүләр ничек тәэсир иткән?

• Петер беренче мәсихчеләрне эзәрлекләүнең сәбәбе нинди дигән?

• Ни өчен Йәһвә үз хезмәтчеләрен эзәрлекләргә рөхсәт итә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20, 21 биттәге иллюстрацияләр]

Беренче гасыр мәсихчеләре явыз эшләр өчен түгел, ә мәсихчеләр исемен йөрткәнгә газап чиккәннәр.

ПАУЛ

ЯХЪЯ

АНТИПАС

ЯГЪКУБ

ЭСТЕФӘН