Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Аларның тавышы бөтен дөнья буйлап үтте»

«Аларның тавышы бөтен дөнья буйлап үтте»

«Аларның тавышы бөтен дөнья буйлап үтте»

«Бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз» (МАТТАЙ 28:19).

1, 2. а) Гайсә үз шәкертләренә нинди йөкләмә биргән? б) Беренче гасыр мәсихчеләренең эше нәрсә ярдәмендә уңышлы булган?

КҮККӘ күтәрелер алдыннан Гайсә үз шәкертләренә мондый йөкләмә бирә: «Бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз» (Маттай 28:19). Бу бик катлаулы йөкләмә булган!

2 Уйлап кына карагыз: б. э. 33 елында, Илленче көн бәйрәмендә, якынча 120 шәкерт кенә изге рух белән сугарылган булган һәм, башкаларга Гайсә — ул вәгъдә ителгән Мәсих һәм Алланың котылу чарасы дип сөйләп, шул йөкләмәне үти башлаганнар! (Рәсүлләр 2:1—36). Ничек бу кечкенә төркем «бөтен халыкларга» сөйли алыр иде ди? Кеше карашыннан чыгып караганда бу мөмкин түгел, әмма «Аллаһыга барысы да мөмкин» (Маттай 19:26). Беренче мәсихчеләрнең Йәһвәнең изге рухы ярдәме һәм ашыгычлык тойгысы булган (Зәкәрия 4:6; 2 Тимутегә 4:2). Шуңа күрә берничә дистә елдан соң Паул яхшы хәбәр «дөньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән» дип әйтә алган (Көлессәйлеләргә 1:23).

3. Чын мәсихчеләрне символлаштырган «игенне» нәрсә каплаган?

3 Беренче гасырның күпчелек өлешендә чын гыйбадәт кылу үсүен дәвам иткән. Әмма Гайсә Иблис «тиле бодай» чәчәр һәм ул «уңыш уру» вакытына кадәр, күп гасырларга, чын мәсихчеләрне символлаштырган «игенне» каплаячак дип алдан әйткән. Рәсүлләр үлгәннән соң, бу сүзләр үтәлгән (Маттай 13:24—39).

Бүгенге тиз үсү

4, 5. Майланган мәсихчеләр 1919 елдан башлап нинди эш башлаган һәм ни өчен бу бик авыр булган?

4 1919 елда «игенгә» «тиле бодайдан» аерылырга вакыт килде. Майланган мәсихчеләр Гайсәнең бөек боерыгы әле дә көчендә икәнен аңлаган. Алар «соңгы көннәрдә» яшәүләренә нык ышанган һәм Гайсәнең: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер»,— дигән пәйгамбәрлеген белгәннәр (2 Тимутегә 3:1; Маттай 24:14). Әйе, башкарасы эш әле күп икәнен алар яхшы аңлаган.

5 Әмма, б. э. 33 елындагы шәкертләр кебек, бу майланган мәсихчеләргә дә бик авыр мәсьәләләр чишәргә туры килгән. Аларның саны бөтен илләрдә бары тик берничә мең генә булган. «Бөтен җиһан» буенча алар ничек вәгазьли алырлар иде? Искә төшерик: Рим империясе көннәрендә кешеләр саны, бәлкем, 300 миллион чамасы булгандыр, ә беренче бөтендөнья сугышыннан соң ул якынча 2 миллиардка җиткән. Ә XX гасырда ул тагын да үсә барырга тиеш булган.

6. Яхшы хәбәр таратучылар 1930 елларга нинди уңышларга ирешкән?

6 Әмма Йәһвәнең майланган хезмәтчеләре, беренче гасырдагы кардәшләре кебек, бу эшне Йәһвәгә нык иман итеп башлаганнар һәм аның рухы алар белән булган. 1930 елның урталарына 115 илдә 56 000 гә якын вәгазьче Изге Язмалар хакыйкатен игълан иткән. Күп эш инде башкарылган булса да, алда әле эш күп булган.

7. а) Майланган мәсихчеләр нинди яңа авырлык белән очраша? б) «Башка сарыкларның» ярдәме белән «уңыш» җыю нәтиҗәләре нинди булган?

7 Шуннан соң Ачылыш 7:9 да әйтелгән «бихисап күп кеше» кем икәне ачыграк аңлашыла башлаган. Бер яктан бу эшчән мәсихчеләргә эш өстәсә дә, икенче яктан ярдәм булачагына вәгъдә биргән. Бу бихисап санлы «башка сарыкларны» — җирдә яшәргә өметләре булган иман итүчеләрне — «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән» җыярга кирәк булган (Яхъя 10:16). Алар «көне-төне [Йәһвәгә] хезмәт итәргә» тиеш булган (Ачылыш 7:15). Бу алар вәгазьләүдә һәм шәкертләр әзерләүдә ярдәм итәрләр иде дигәнне аңлаткан (Ишагыйя 61:5). Нәтиҗәдә, майланган мәсихчеләр вәгазьләүчеләрнең саны ун меңнәргә, ә соңыннан миллионнарга кадәр үсүен дулкынланып күзәткәннәр. 2003 елда вәгазь эшендә катнашкан вәгазьләүчеләрнең яңа иң югары саны 6 429 351 булды. Аларның күпчелеге «бихисап күп кеше» саныннан *. Майланган мәсихчеләр ярдәм иткәннәре өчен аларга бик рәхмәтле, ә башка сарыклар майланган мәсихчеләргә ярдәм итү мөмкинлеген үзләре өчен зур хөрмәт дип саныйлар (Маттай 25:34—40).

8. Икенче бөтендөнья сугышы вакытындагы каты эзәрлекләүләр Йәһвә Шаһитләренә ничек тәэсир иткән?

8 «Иген» классы кабат күренә башлагач, Иблис аңа каршы каты сугыша башлаган (Ачылыш 12:17). «Бихисап күп кеше» күренгәч, ул нәрсә эшләгән? Ул бик нык ярсыган! Икенче бөтендөнья сугышы вакытында чын гыйбадәт кылуга каршы һөҗүм итүләрнең котыртучысы ул икәненә шикләнергә буламы? Сугышта катнашкан ике як илләрдә дә мәсихчеләрне бик каты эзәрлекли башлаганнар. Кадерле кардәшләребезнең күпләренә авыр сынаулар үтәргә туры килгән, кайберләре үз иманнары өчен хәтта гомерләрен биргән. Моңа да карамастан алар мәдхия җырлаучының: «Сүзләрем белән Алланы мактармын; Аллага өметләнәм һәм курыкмыйм; миңа соң тән ни кыла алыр?» — дигән сүзләренә кушылган (Мәдхия 55:5; Маттай 10:28). Майланган мәсихчеләр һәм башка сарыклар, Йәһвә рухы белән ныгытылып, бергә нык торганнар (2 Көринтлеләргә 4:7). Нәтиҗәдә, «Аллаһы сүзе киң таралган» (Рәсүлләр 6:7). Сугыш башлангач, 1939 елда, отчетлар буенча, 72 475 тугры мәсихче вәгазь эшендә катнаша иде. Әмма сугыш беткән елның, 1945 елның, отчеты тулы булмаса да, 156 299 актив Шаһит яхшы хәбәр сөйләүдә катнашканын ачыклый. Иблис тулысынча җиңелгән булган!

9. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында нинди яңа мәктәпләр ачылган?

9 Сугыш вакытындагы тәртипсезлеккә карамастан Йәһвә хезмәтчеләре вәгазь эшенең тәмамланган булачагына шикләнмәгән. Чыннан да, сугыш иң югары ноктасында булганда, 1943 елда, өйрәтү өчен ике яңа курс ачылган булган. Аның берсе хәзер Теократик хезмәт Мәктәбе дип йөртелә. Бу Мәктәп, һәрбер Йәһвә Шаһитен вәгазьләргә һәм шәкертләр әзерләргә өйрәтер өчен, барлык җыелышларда үткәрелергә тиеш булган. Икенчесе, Күзәтү Манарасы җәмгыятенең Изге Язмалар Галәд Мәктәбе, чит илләрдә вәгазь эшен киңәйтер өчен миссионерлар әзерләргә дип ачылган. Шулай итеп, сугыш беткәч, чын мәсихчеләр эшләрен тагын да киңрәк итеп алып барырга әзер иделәр.

10. Ничек 2003 елда Йәһвә халкының ашкынуы күрсәтелгән?

10 Нинди гаҗәеп эш башкарган алар! Теократик мәктәптә әзерләнгән яшьләр һәм картлар, әти-әниләр һәм балалар, хәтта сәламәтлекләре бик үк әйбәт булмаган кешеләр дә — барысы Гайсәнең бөек боерыгын үтәгәннәр һәм үтәүләрен дәвам итәләр дә (Мәдхия 148:12, 13; Йоил 2:28, 29). 2003 елда уртача һәр ай 825 185 кеше ашкынучан булуларын вакытлыча яки даими рәвештә пионер булып хезмәт итеп күрсәткәннәр. Шул ук елны Йәһвә Шаһитләре Патшалык турындагы яхшы хәбәрне сөйләп, 1 234 796 477 сәгать үткәрделәр. Һичшиксез, Йәһвә үз халкының ашкынуына канәгать!

Чит телле «басуларда»

11, 12. Миссионерларның эше уңышлы икәнен нинди мисаллар күрсәтә?

11 Галәд Мәктәбен тәмамлаган мәсихчеләр инде күп еллар гаҗәеп күп җимеш китереп хезмәт иттеләр. Моны шулай ук соңгы елларда Хезмәтне Яхшырту мәктәпләрен тәмамлаган абый мәсихчеләр турында да әйтеп була. Мәсәлән, Бразилиядә 1945 елда, миссионерлар килгәч, 400 гә якын вәгазьче булган. Шул миссионерлар һәм соңыннан килгәннәре Бразилиядәге ашкынучы кардәшләре белән бергә хезмәт иткәннәр, һәм Йәһвә аларның тырышлыкларына мул итеп фатиха биргән. Шул көннәрне истә тоткан кешеләр 2003 елда Бразиялиядә вәгазьләүчеләрнең яңа югары саны 607 362 булуына шатлана!

12 Япония турында нәрсә әйтеп була? Икенче бөтендөнья сугышы башланганчы монда йөзгә якын Патшалык вәгазьләүчесе булган. Сугыш елларындагы каты эзәрлекләүләр аркасында аларның саны кимегән, рухи һәм физик яктан исән берничә Шаһит кенә калган (Гыйбрәтле хикәя 10:9). Сафлыкларын искиткеч итеп саклаган шушы берничә кардәш 1949 елда Галәд Мәктәбен тәмамлаган 13 миссионер килүенә һичшиксез шатланган, ә миссионерлар үз чиратында Япониянең кунакчыл һәм ашкынучан кардәшләрен яратканнар. Илле ел үткәннән соң, 2003 елда, Япониядә вәгазьчеләрнең иң югары саны 217 508 иде! Йәһвә чыннан да бу илдәге халкын мул итеп фатихалаган. Моңа охшаш хәбәрләрне башка күп илләрдән дә ишетеп була. Чит илләрдә вәгазьләргә киткән кардәшләр яхшы хәбәр таратуга зур өлеш керткән, һәм бөтен дөнья буенча яхшы хәбәр 235 илдә, утрауда һәм башка җирләрдә ишетелгән булган. Чыннан да бихисап күп кеше «һәр милләттән» килә.

«Һәр... кабиләдән, халыктан һәм телдән»

13, 14. Яхшы хәбәрне «һәр... телдә» вәгазьләргә кирәклеген Йәһвә ничек күрсәткән?

13 Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә шәкертләр изге рух белән майланганнан соң, аларның җыелган кешеләргә төрле телләрдә сөйләве беренче могҗиза булган. Аларны тыңлаган бөтен кеше халыкара телне, бәлки Грек телен, белгәннәр. «Диндар кешеләр» (ЯД) булганга, алар шулай ук гыйбадәтханәдә сөйләнелгән еврей телендәге вәгазьләрне аңлаганнардыр. Әмма яхшы хәбәрне ана сөте белән кергән телдә ишеткәч, алар дулкынланып киткән! (Рәсүлләр 2:5, 7—12).

14 Бүген дә вәгазь күп телләрдә алып барыла. Пәйгамбәрлек буенча, «бихисап күп кеше» милләтләрдән генә түгел, ә шулай ук «кабиләдән, халыктан һәм телдән» чыгарга тиеш. Бу сүзләргә шулай ук Йәһвәнең Зәкәрия пәйгамбәр аша алдан әйткәне туры килә: «Барлык төрле телле халыклардан ун кеше тотыначак, Яһүдинең итәгенә тотыначак һәм без синең белән барабыз, чөнки без Алла сезнең белән икәнен ишеттек дип әйтәчәк» (Зәкәрия 8:23). Йәһвә Шаһитләренең төрле телләрдә сөйләшергә сәләтләре булмаса да, алар кешене ана телендә өйрәтү мөһим икәнен аңлыйлар.

15, 16. Миссионерлар һәм башкалар, үзләре хезмәт иткән илдәге телләрдә вәгазьләгәндә, нинди авырлыклар белән очраша?

15 Бүген киң кулланышта булган берничә тел — инглиз, француз һәм испан теле бар. Әмма туганнарын калдырып башка илләрдә хезмәт итәргә киткән кардәшләребез, «мәңгелек тормыш өчен сайлап алынган» кешеләр яхшы хәбәрне яхшырак үзләштерсен өчен, шул илнең телен өйрәнергә тырышалар (Рәсүлләр 13:48). Бу бик авыр булырга мөмкин. Тын океанның көньяк өлешендәге Тувалу халкыннан булган кардәшләргә үз телләрендә басмалар кирәк булгач, бер миссионер бу эшкә тотына. Сүзлекләр булмаганга, ул Тувалу теле өчен сүзлек төзи башлый. Тора-бара бу телдә «Син җирдәге оҗмахта мәңге яши аласың» дигән китап чыга *. Кюрасао утравына миссионерлар килгән вакытка, бу илдә кулланылган телдә, папьяменто телендә, Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар да һәм сүзлекләр дә булмаган. Шулай ук бу телдә язу буенча да фикер каршылыклары булган. Әмма миссионерлар килүеннән ике ел үткәч, бу телдә мәсихчеләрнең Изге Язмаларга нигезләнгән беренче трактаты бастырыла. Безнең көннәрдә «Күзәтү манарасы» инглиз теле белән бер вакытта чыккан 133 тел арасында папьяменто теле дә бар.

16 Намибиягә килгән беренче миссионерлар, тәрҗемә итәр өчен, мондагы Шаһитләрдән кеше таба алмаганнар. Өстәвенә, бу илдәге бер телдә — нама телендә, мәсәлән «камил» дигән сүз кебек, киң кулланыла торган сүзләр булмаган. Бер миссионер болай дип сөйли: «Тәрҗемә итәр өчен мин Изге Язмаларны өйрәнгән мәктәп укытучыларының ярдәмен кулландым. Алар хакыйкатьне әле яхшы белмәгәнгә, миңа, һәрбер җөмлә төгәл тәрҗемә ителсен өчен, алар белән утырырга һәм күзәтергә туры килде». Ахыр чиктә, «Яңа дөньядагы тормыш» дигән трактат Намибиянең дүрт теленә тәрҗемә ителде. Бүгенге көндә «Күзәтү манарасы» куаньяма һәм ндонга телләрендә чыгарыла.

17, 18. Кардәшләребез Мексика һәм башка илләрдә нинди авырлыкларны җиңәләр?

17 Мексикада төп тел — испан теле. Әмма, испанлылар бу җиргә килгәнче, монда күп телләрдә сөйләшкәннәр һәм аларның кайберләре безнең көннәрдә дә әле кулланыла. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләренең әдәбияты бүгенге көндә мексиканың 7 телендә, шул исәптән мексиканың саңгыраулар телендә бастырыла. Америкада яшәгән индеецлар телендә беренче вакытлы басма майя телендәге «Патшалык хезмәтебез» булды. Мексиканың 572 530 Патшалык вәгазьләүчеләре арасында берничә мең майя, ацтеклар һәм башка индеецлар бар.

18 Соңгы елларда миллионлаган кеше, берәр бәла-каза яки экономик авырлыклар аркасында үз илләрен калдырып, башка илләргә күчтеләр. Шуңа күрә хәзер күп илләрдә чит телдә сөйләшкән зур «басулар» барлыкка килде. Йәһвә Шаһитләре шатлык белән эшкә тотындылар. Мәсәлән, Италиядә, итальян теленнән тыш, 22 телдә җыелышлар һәм китап өйрәнүләр оештырылды. Кардәшләргә чит телдә сөйләшкән кешеләргә яхшы хәбәрне аңлатырга ярдәм итәр өчен, соңгы вакытта төрле курслар оештырылган иде. Аларда 16 тел, шул исәптән Италиядәге саңгыраулар телен өйрәнеп була. Башка күп илләрдә дә Йәһвә Шаһитләре, күп санлы иммигрантларга вәгазьләр өчен, моңа охшаш тырышлык куялар. Әйе, Йәһвә ярдәме белән, «бихисап күп кеше» күп-күп тел төркемнәреннән җыела.

«Бөтен дөнья буйлап»

19, 20. Рәсүл Паулның нинди сүзләре бүген махсус рәвештә үтәлә? Аңлатыгыз.

19 Беренче гасырда рәсүл Паул болай дип язган: «Шул хәбәрне ишетмәде микән? Әлбәттә, ишеттеләр: „Аларның тавышы бөтен дөнья буйлап үтте, һәм аларның сүзләре җир йөзенең барлык читләренә барып җитте“» (Римлыларга 10:18). Бу сүзләр I гасырда үтәлгән, әлбәттә, безнең көннәрдә алар тагын да дөресрәк! «Һәрвакыт Ходайны олылап торырмын, авызым белән Аны бертуктамый мактармын»,— дигән сүзләргә миллионлаган кеше кушыла, моның хәтле кеше тарихта беркайчан да булмагандыр (Мәдхия 33:2).

20 Моннан тыш, вәгазь эше акрынаймый. Патшалык вәгазьләүчеләр саны үсүен дәвам итә. Кешеләргә вәгазьләп үткәргән сәгатьләр дә үсә. Кешеләргә кабат килеп-китүләрнең саны миллионнар белән исәпләнә, йөз меңләгән Изге Язмалар өйрәнүләр үткәрелә. Күп яңа кешеләр хакыйкать белән кызыксына башлый. Үткән елда Гайсә үлемен искә алу кичәсенә 16 097 622 кеше килде. Бу яңа иң күп сан. Моннан эш әле күп икәне күренә. Каты эзәрлекләүләрдә сафлыкларын һәм ныклыгын саклаган кардәшләребез үрнәгенә иярик. 1919 елдан башлап Йәһвәгә фидакарь хезмәт иткән бар кардәшләребез күрсәткән ашкынуны без дә күрсәтик. Әйдәгез, мәдхия җырлаучының: «Һәрбер җанлы нәрсә Ходайны мактасын! Аллага шөкер»,— дигән сүзләренә кушылыйк (Мәдхия 150:6).

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. Бу журналның 24—27 нче битләрендәге таблицаны карагыз.

^ 15 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Сез аңлата аласызмы?

• Кардәшләребез 1919 елда нинди эш башлаганнар һәм ни өчен аны башкару авыр булган?

• Вәгазь эшенә ярдәм итәр өчен, кемнәр җыелган булган?

• Чит илләрдә хезмәт иткән миссионерларның һәм башка кешеләрнең эшләре нинди уңыш китергән?

• Йәһвә бүген үз халкын фатихалый икәне нәрсәдән күренә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[22, 23 биттәге иллюстрацияләр]

«Бихисап күп кеше» барлык «кабиләдән... һәм телдән» чыгарга тиеш булган.