Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Барысы да Йәһвә данын вәгазьләсен

Барысы да Йәһвә данын вәгазьләсен

Барысы да Йәһвә данын вәгазьләсен

«Ходайга дан һәм хөрмәт китерегез. Ходайның исеменә шөһрәт китерегез» (МӘДХИЯ 95:7, 8).

1, 2. Йәһвәгә мактау тавышы кайдан килә, һәм кем аңа кушылырга чакырыла?

ИШАЙ улы Давыт бала чактан ук Бәйтлехемнең тирә-ягында сарык көтүе көткән. Ерак басуларда әтисенең көтүләрен саклаганда, ул төн тынлыгында йолдызлы күк киңлекләрен тырышып бик еш күзәткәндер! Давыт, Алланың изге рухы белән илһамланып, 18 нче мәдхия сүзләрен язган һәм җырлаган чакта шул көчле тәэсирләр, һичшиксез, кабат-кабат аның исенә төшкәндер: «Күкләр Алланың данын вәгазьләп тора, күк йөзе Аның куллары булдырганны белдереп тора. Аларның тавышы бөтен җиргә җәелгән, аларның сүзләре галәмнең бар кырыйларына җиткән» (Мәдхия 18:2, 5).

2 Йәһвә барлыкка китергән мәһабәт күкләр, бернинди тел дә, шивә дә белмәсә дә һәм тавышлары булмаса да, көне-төне аның данын игълан итәләр. Барлыкка китергәннәр Алла данын бертуктаусыз вәгазьли, һәм аларның сүзсез шаһитлеге, бар кешеләргә ирешеп, «бөтен җир» буенча тарала, һәм без үзебезнең нинди кечкенә икәнебезне аңлыйбыз. Әмма бу тавышсыз шаһитлек кенә аз. Шаһитлек бирүгә тугры кешеләрнең тавышы кушылырга тиеш. Мәдхия җырлаучыларның берсе Йәһвәнең тугры хезмәтчеләрен Алла тарафыннан рухландырылган мондый сүзләр белән өнди: «Ходайга дан һәм хөрмәт китерегез. Ходайның исеменә шөһрәт китерегез» (Мәдхия 95:7, 8). Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрдә булган кешеләр бу чакыруны шатлык белән кабул итәләр. Әмма Аллага дан китерегез дигән сүзләр нәрсәне аңлата?

3. Ни өчен кешеләр Аллага дан китерә?

3 Алланы данлау — ул сүзләр белән генә данлау түгел. Ишагыйя көннәрендәге исраиллеләр Алланы авызлары белән данласалар да, аларның күпчелеге моны эчкерсез рәвештә эшләмәгән. Ишагыйя аша Йәһвә: «Бу халык Мине теле белән хөрмәт итә, ә күңелләре исә Миннән еракта»,— дигән (Ишагыйя 29:13). Бу кешеләрнең мактаулары буш сүзләр генә булган. Кеше Йәһвәне чын күңелдән яратса гына һәм аның искиткеч данын эчкерсез рәвештә таныса гына, мактау сүзләре буш булмый. Йәһвә генә — Барлыкка Китерүче. Ул Чиксез Кодрәтле, Иң гадел, мәхәббәтнең үзе. Ул — коткаруыбызның чыганагы һәм Законлы Хаким, аңа күктә һәм җирдә яшәүче һәркем буйсынырга тиеш (Ачылыш 4:11; 19:1). Әгәр без чыннан да моңа ышанабыз икән, әйдәгез, чын күңелдән Йәһвәне данлыйк.

4. Алланы данлау турында Гайсә нәрсә өйрәткән, һәм без моны ничек үти алабыз?

4 Гайсә Аллага ничек дан китерергә икәнен болай дип өйрәткән: «Күп җимеш китереп, сез Минем шәкертләрем булырсыз, һәм моның белән Минем Атам данланыр» (Яхъя 15:8). Без ничек күп җимеш китерә алабыз? Беренчедән, «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәрне» чын күңелдән вәгазьләп җимеш китерәбез һәм шуның белән яратылган бар нәрсәнең Алланың «күренмәгән сыйфатлары» турында сөйләвенә кушылабыз (Маттай 24:14; Римлыларга 1:20). Моннан тыш, шулай эшләп, без турыдан-туры яки башка төрле юллар белән яңа шәкертләр булдыруга өлеш кертәбез, ә алар Йәһвә Алланы мактаган хорны көчәйтә. Икенчедән, без изге рух бездә барлыкка китергән җимешне үстерәбез һәм Йәһвә Алланың мәһабәт сыйфатларын күрсәтергә тырышабыз (Гәләтиялеләргә 5:22, 23; Эфеслеләргә 5:1; Көлессәйлеләргә 3:10). Нәтиҗәдә, тәртибебез Алланы данлый.

«Бөтен дөнья буйлап»

5. Мәсихчеләрнең башкаларга үз иманнары турында сөйләп Аллага дан китерергә дигән йөкләмәләре бар икәнен Паул ничек күрсәткән? Аңлатыгыз.

5 Мәсихчеләрнең башкаларга иманнары турында сөйләп Алланы данларга дигән йөкләмәләре бар. Моңа Паул Римлыларга язган хатында басым ясаган. Бу хатның төп темаларының берсе: Гайсә Мәсихкә иман иткән кешеләр генә коткарылган булачак. Хатның 10 нчы бүлегендә Паул үз заманындагы яһүдләр турында яза. Алар, «Мәсихнең канунга чик куюына» карамастан, һаман да Муса Канунын үтәү аша тәкъвалыкка ирешергә тырышкан. Шуңа күрә Паул: «Гайсәне Раббы дип икърар итсәң һәм Аллаһының Аны үледән терелтүенә чын күңелдән инансаң, котылачаксың»,— дигән. Шул вакыттан башлап «яһүдләр белән яһүд булмаганнар арасында аерма юк, чөнки бер Раббы — барысының да Раббысы. Аңа мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсе өчен дә Ул юмарт». Чөнки Йәһвәгә ялварып «мөрәҗәгать иткән һәркем котылачак» (Римлыларга 10:4, 9—13).

6. Паул Мәдхия 18:5 тәге сүзләрне ничек итеп кулланган?

6 Шуннан соң Паул мондый сораулар бирә: «Әмма Раббыга иман итмәгән килеш, Аңа ничек ялварып мөрәҗәгать итә алырлар? Аның хакында ишетмәгән килеш, Аңа ничек иман китерә алырлар? Аның турында игълан итүче булмагач, алар ничек ишетә алырлар?» (Римлыларга 10:14). Исраил турында Паул: «Яхшы хәбәрне барысы да кабул итмәде»,— ди. Ни өчен кабул итмәгәннәр? Мөмкинлекләре булмаганга түгел, ә иманнары булмаганга. Паул бу сүзләрне Мәдхия 18:5 тән өземтә китереп аңлата. Бу өземтәдәге сүзләрне ул барлыкка китергәннең сүзсез шаһитлегенә түгел, ә мәсихчеләрнең вәгазьләвенә куллана. Ул болай ди: «Аларның тавышы бөтен дөнья буйлап үтте, һәм аларның сүзләре җир йөзенең барлык читләренә барып җитте» (Римлыларга 10:16, 18). Әйе, барлыкка китергәннәр Йәһвәне данлаган кебек, I гасыр мәсихчеләре дә коткару турында яхшы хәбәрне бар җирләрдә вәгазьләгән һәм шуның белән «бөтен дөнья буйлап» Алланы мактаганнар. Көлессәйлеләргә язган хатында Паул яхшы хәбәрнең киң таралуын шулай ук искә алган. Яхшы хәбәр «дөньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән» дип әйткән ул (Көлессәйлеләргә 1:23).

Ашкынучы шаһитләр

7. Гайсәнең сүзләре буенча, мәсихчеләрнең нинди йөкләмәсе бар?

7 Гайсә үлеменнән соң якынча 27 ел үткәч, Паул Көлессәй мәсихчеләренә хат яза. Вәгазь эше мондый чагыштырмача кыска вакытта ничек Көлессәйгә ирешкән? I гасыр мәсихчеләре ашкынучан булганга һәм Йәһвә аларның ашкынуына фатихасын биргәнгә. Гайсә: «Бөтен халыкларга да Яхшы хәбәр таратылырга тиеш»,— дигәндә, аның шәкертләре актив вәгазьләүчеләр булачагы турында алдан әйткән (Марк 13:10). Гайсә, бу пәйгамбәрлектән тыш, Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрнең азагында язылган боерыкны өсти: «Шуңа күрә, барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (Маттай 28:19, 20). Гайсәнең күккә ашуыннан соң озак вакыт та үтми, аның шәкертләре бу сүзләрне үти башлый.

8, 9. Рәсүлләр китабы буенча, мәсихчеләр Гайсә әмерен ничек үтәгән?

8 Илленче көн бәйрәмендә, б. э. 33 елында, изге рух белән сугарылганнан соң, Гайсәнең тугры шәкертләре китәләр һәм иң беренче итеп Иерусалимда «Аллаһының бөек эшләре хакында» вәгазьли башлыйлар. Аларның вәгазьләре бик уңышлы була һәм «өч меңгә якын кеше» суга чумдырылу үтә. Шәкертләр Алланы бөтен халык алдында ашкынып мактауларын дәвам итәләр һәм бу яхшы нәтиҗәләргә китерә (Рәсүлләр 2:4, 11, 41, 46, 47).

9 Озакламыйча бу мәсихчеләрнең эшләрен дин җитәкчеләре күреп алган. Петер һәм Яхъяның кыюлыгы аларга шом сала, һәм алар рәсүлләргә башка вәгазьләмәскә кушалар. Әмма рәсүлләр: «Без күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сөйләми булдыра алмыйбыз»,— дип әйтә. Дин җитәкчеләре янап, аларны азат итәләр. Петер белән Яхъя кардәшләре янына кайткач, алар барысы бергә Йәһвәгә догада мөрәҗәгать итәләр. Алар Йәһвәдән батырлык белән: «Колларыңа Синең сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир»,— дип сорыйлар (Рәсүлләр 4:13, 20, 29).

10. Чын мәсихчеләр нинди каршылыклар белән очраша, һәм алар нәрсә эшли?

10 Ул дога Йәһвәнең ихтыяры буенча булган, һәм моның шулай икәнлеге озакламыйча ачыклана. Рәсүлләрне кулга алгач, аларны могҗизалы рәвештә фәрештә азат итә. «Барыгыз, бу яңа тормыш турында барысын да Аллаһы Йортында халыкка сөйләгез»,— дип әйткән ул аларга (Рәсүлләр 5:18—20). Рәсүлләр тыңлаучан булганга, Йәһвә аларга фатихалар бирүен дәвам иткән. Һәм «һәр көн Аллаһы Йортында һәм өйләрдә Яхшы хәбәрне — Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында сөйләүләрен һәм өйрәтүләрен дәвам иттеләр» (Рәсүлләр 5:42). Гайсә шәкертләренең Алланы бөтен халык алдында данлауларын бернинди дә көчле каршы килүләр туктата алмаганы ачык күренеп тора.

11. Вәгазь эшенә беренче мәсихчеләрнең карашы нинди булган?

11 Тиз арада Эстефәнне кулга алалар һәм соңыннан ташлар атып үтерәләр. Аның үтерелүе белән Иерусалимда каты эзәрлекләүләр башлана, һәм рәсүлләрдән тыш барлык шәкертләр Иерусалимнан китәргә мәҗбүр була. Эзәрлекләүләр аларның ашкынуын киметкәнме? Юк. «Таралышкан мәсихчеләр, кайда гына булсалар да, вәгазь сөйләп йөрделәр»,— дип укыйбыз (Рәсүлләр 8:1, 4). Аларның Алла данын нинди ашкыну белән игълан итүләренә мисалларны кабат-кабат күреп булган. Рәсүлләр китабының 9 нчы бүлегендә без Тарс шәһәреннән булган фарисей Шаул турында укыйбыз. Ул Дәмәшекъкә Гайсә шәкертләрен эзәрлекли башлар өчен бара. Юлда Гайсәне күренештә күрә һәм сукырая. Дәмәшекътә Һанани могҗизалы рәвештә аңа күрү сәләтен кайтара. Соңрак рәсүл Паул дип билгеле булган Шаул иң беренче итеп нәрсә эшли? «Ул шундук: „Гайсә — Аллаһы Улы“,— дип, гыйбадәтханәләрдә вәгазь сөйләп йөри башлады»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Рәсүлләр 9:20).

Вәгазьдә барысы катнашкан

12, 13. а) Тарихчылар әйтүе буенча, мәсихчеләрнең беренче җыелышлары нәрсә белән аерылып торган? б) Рәсүлләр китабында язылганнар һәм рәсүл Паул сүзләре тарихчылар әйткәненә ничек туры килә?

12 Һичшиксез, беренче мәсихчеләрнең җыелышларындагы һәрбер кеше вәгазь эшендә катнашкан. Шул көннәрнең мәсихчеләре турында Филип Шаффа: «Һәрбер җыелыш — миссионерлар җәмгыяте, ә һәрбер мәсихче миссионер булган»,— дип язган («History of the Christian Church»). У. С. Уильямс: «Тарих мәгълүматлары тулаем алганда шуны күрсәтә: беренче җыелышларда барлык мәсихчеләр, аеруча могҗиза эшләргә сәләтләре [рух бүләге] булганнар, яхшы хәбәр вәгазьләгән»,— дип билгели («The Glorious Ministry of the Laity»). Ул шулай ук: «Гайсә Мәсих вәгазьдә ниндидер аерым рухани төркемнәре генә катнашырга тиеш димәгән»,— дип басым ясый. Хәтта беренче мәсихчеләрнең дошманы Цельс та: «Йон һәм тире эшкәртүчеләр, итекчеләр, гади һәм белемсез кешеләр ашкынып яхшы хәбәр вәгазьләгән»,— дип язган.

13 Бу сүзләрнең дөреслеген Рәсүлләр китабында язылган тарихи фактлардан күреп була. Б. э. 33 елында, Илленче көн бәйрәмендә, изге рух иңгәннән соң, шәкертләрнең барысы да — ирләр дә, хатын-кызлар да барлык халыклар каршында Алланың могҗизалы эшләре турында сөйли башлаган. Эстефәннең үлеменнән соң башланган эзәрлекләүләр аркасында мәсихчеләр таралган һәм яхшы хәбәрне бөтен җирләргә җиткергәннәр. 28 елга якын вакыт үткәч, Паул ниндидер кечкенә рухани төркеменә түгел, ә барлык еврей мәсихчеләренә: «Гайсә аркылы Аллаһыга даими рәвештә данлау корбаны китерик, Аның исемен телебез белән мактыйк»,— дип язган (Еврейләргә 13:15). Вәгазь эшенә үз карашын аңлатып, Паул болай дип язган: «Мин Яхшы хәбәр игълан итәм икән, мактанырлык бернәрсә юк, чөнки бу — минем тиешле вазифам. Әгәр Яхшы хәбәр таратудан туктасам, башкаема кайгы-хәсрәт килсен!» (1 Көринтлеләргә 9:16). Күрәсең, I гасырдагы бар тугры мәсихче шулай ук уйлаган.

14. Иман белән вәгазь ничек бәйле?

14 Әлбәттә, вәгазь эше чын мәсихченең иманы белән тыгыз бәйләнештә булганга, ул бу эштә катнашырга тиеш. Паул: «Йөрәк белән иман итү Аллаһы биргән хаклыкка алып килә, ә иманны икърар итү [«бар халык алдында вәгазьләү», ЯД] — котылу бирә»,— дигән (Римлыларга 10:10). Әллә җыелышның берәр кечкенә төркеме — ниндидер рухани төркеме генә иман итәме һәм шуңа күрә алар гына вәгазьләргә тиешме? Әлбәттә, юк! Чын мәсихчеләрнең барысы да Раббы Гайсә Мәсихкә нык иман үстерә, һәм алар барлык халык алдында бу иман турында сөйләргә теләк сизәләр. Югыйсә аларның иманнары үле булыр иде (Ягъкуб 2:26). Б. э. I гасырында тугры мәсихчеләрнең барысы да үз иманнарын шушы юл белән күрсәткәнгә, җирдә Йәһвә исемен мактауның көчле тавышы яңгыраган.

15, 16. Авырлыкларга карамастан вәгазь эшенең алга баруына мисаллар китерегез.

15 Җыелыш эчендә булган авырлыкларга һәм башка проблемаларга карамастан Йәһвә I гасырда үз халкын үсү белән фатихалаган. Мәсәлән, Рәсүлләр китабының 6 нчы бүлегендә мәсихчеләр динен яңа гына кабул иткән еврейләр белән грек телендә сөйләшкәннәр арасында туган каршылыклар турында языла. Бу проблема рәсүлләр ярдәмендә хәл ителгән. Моның нәтиҗәсе турында: «Аллаһы сүзе киң таралды, Иерусалимда шәкертләр саны күпкә артты, руханиларның да бик күбесе итагатьлек белән иман итте»,— дип әйтелә (Рәсүлләр 6:7).

16 Соңрак Яһүдиянең патшасы Һируд Әгрип белән Тур һәм Сидун шәһәрләренең кешеләре арасында киеренкелек чыккан. Бу шәһәрләрдә яшәүчеләр, Һирудны мактап, аның белән татулашырга тырышканнар, һәм моңа җавап итеп патша алар алдында чыгыш ясаган. Җыелган халык: «Бу тавыш — кеше тавышы түгел, бу — илаһ тавышы»,— дип кычкыра башлаган. Шул ук вакыт Йәһвәнең фәрештәсе Һируд Әгрипне «шөһрәтне Аллаһыга бирмәгән өчен» «орды» һәм «ул кортлап үлде» (Рәсүлләр 12:20—23). Кеше җитәкчеләренә өмет баглаганнар өчен нинди куркыныч хәл! (Мәдхия 145:3, 4). Мәсихчеләр исә Йәһвәне данлауларын дәвам иткәннәр. Нәтиҗәдә, сәяси тотрыксызлыкка карамастан «Аллаһы сүзе исә киң таралган» (Рәсүлләр 12:24).

Беренче гасырдагы һәм бүгенге хәл

17. Беренче гасырда саны үсә барган кешеләр нәрсәдә катнашкан?

17 Шулай итеп, I гасырда бөтендөнья мәсихчеләр җыелышында булганнарның барысы ашкынып һәм актив рәвештә Йәһвә Алланы данлаган. Һәрбер тугры мәсихче яхшы хәбәрне таратуда катнашкан. Кайберәүләр яхшы хәбәрне кабул итүчеләрне очраткан һәм, Гайсә сүзләренә буйсынып, аларны аның бар сүзләрен үтәргә өйрәткәннәр (Маттай 28:19, 20). Нәтиҗәдә җыелышлар үскән. Борынгы патша Давыт кебек Йәһвәне мактауга кушылган кешеләрнең саны үскәннән-үсә барган. «Әй Ходай, Аллам, Сине чын күңелемнән мактармын, һәм исемеңне мәңге данлармын. Чөнки Синең миңа кылган мәрхәмәтең бик бөек». Алла тарафыннан рухландырылган бу сүзләр белән аларның барысы да ризалашкан (Мәдхия 85:12, 13).

18. а) Беренче гасыр мәсихчеләре белән бүгенге христиан дөньясы арасында нинди аерма бар? б) Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

18 Шуңа күрә теология профессоры Элиссон Трайтс сүзләре уйланырга дәртләндерә. Бүгенге христиан дөньясын I гасыр мәсихчеләре белән чагыштырып, ул болай дип әйтә: «Бүгенге чиркәүләр, гадәттә, табигый яктан (чиркәүгә йөргән кешеләрнең балалары әти-әнисенең динен тота башлагач) яки күченү аша үсәләр (яңа кеше икенче бер чиркәүдән күченеп килә). Әмма Рәсүлләр китабында әйтелгән чиркәү кешеләрне үз диненә күчерү аша үскән, чөнки ул үз эшен әле генә башлаган». Бу сүзләр чын мәсихчеләр оешмасы Гайсәнең әмерен үтәү аша башка үсми дигәнне аңлатамы? Әлбәттә юк. Чын мәсихчеләр бүген, I гасыр мәсихчеләре кебек, Алланы барлык халык алдында ашкынып мактыйлар. Без моны чираттагы мәкаләдән күрербез.

Сез аңлата аласызмы?

• Без Алланы ничек данлыйбыз?

Мәдхия 18:5 не Паул ничек кулланган?

• Вәгазь иман белән ничек бәйле?

• Беренче гасыр мәсихчеләренең җыелышлары нәрсә белән аерылып торган?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[16 биттәге иллюстрацияләр]

Вәгазь дога белән якын бәйле.