Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә көненә әзер булыгыз

Йәһвә көненә әзер булыгыз

Йәһвә көненә әзер булыгыз

«Әзер булыгыз: Адәм Улы сез көтмәгән сәгатьтә киләчәк» (МАТТАЙ 24:44).

1. Ни өчен без Йәһвә көнен истә тотарга тиеш?

БУ КӨН сугыш белән ярсу, газап белән кайгы, караңгылык белән җимерү көне булачак. Нух көннәрендәге Туфан явыз дөньяны бетергән кебек, Йәһвәнең «бөек һәм куркыныч көне» дә бу дөнья төзелеше өстенә һичшиксез киләчәк. Бу көннең килүенә шик юк. Әмма «Ходай исемен чакырган һәркем коткарылган булачак» (Йоил 2:30—32; Амос 5:18—20). Алла үз дошманнарын юк итәчәк, ә үз халкын саклаячак. Софония пәйгамбәрнең: «Якын Ходайның бөек көне, якын һәм бик ашыга»,— дигән сүзләреннән вакыт аз икәне күренә (Софония 1:14). Алланың бу хөкеме кайчан үтәләчәк?

2, 3. Ни өчен Йәһвә көненә әзерләнү бик мөһим?

2 «Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан булуы хакында һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә»,— дип әйткән Гайсә (Маттай 24:36). Төгәл вакытны белмәгәнгә, безгә 2004 ел текстының: «Уяу булыгыз!.. Әзер булыгыз»,— дигән сүзләренә җитди карарга кирәк (Маттай 24:42, 44).

3 Әзер булганнар коткарылыр өчен җыелачак, ә әзер булмаганнар калдырылган булачак. Моның никадәр тиз булачагын күрсәтеп, Гайсә: «Ул вакытта кырда ике кеше булыр: берсе алыныр, икенчесе калдырылыр. Бер кул тегермәнендә тартучы ике хатынның берсе алыныр, икенчесе калдырылыр»,— дип әйткән (Маттай 24:40, 41). Бу хәлиткеч вакытта без нинди хәлдә булырбыз? Без әзер булырбызмы яки бу көн без көтмәгәндә килерме? Күбесе без хәзер нинди чаралар күрәбез, шуңа бәйле. Йәһвә көненә әзер булыр өчен, безгә бүгенге көндә киң таралган карашлардан качарга, рухилыгыбыз өчен зыянлы булган билгеле бер хәлдән сакланырга һәм тормыш рәвешенең кайбер билгеле төрләреннән качарга кирәк.

Тынычлыкка бирелгәнлектән качыгыз

4. Нух көннәрендә нинди караш булган?

4 Нух көннәрен искә төшерик. Изге Язмаларда болай дип укыйбыз: «Иман аркасында Нух, нәрсәләр буласы турында Аллаһыдан кисәтү алгач, ләкин әле аны күрмәс борын, Аңа буйсынып, гаиләсен коткару өчен көймә төзегән» (Еврейләргә 11:7). Бу көймә гаҗәеп булырга һәм бар җиргә күренеп торырга тиеш булган. Өстәвенә Нух «тәкъва тормышны вәгазьләгән» (2 Петер 2:5). Ләкин Нухның көймә төзүе дә, вәгазе дә аның замандашларын үз тәртипләрен үзгәртергә дәртләндермәгән. Ни өчен? Чөнки алар «ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар». Нух вәгазен ишеткән кешеләр шул хәтле үз эшләренә һәм күңел ачуларга баткан булган ки, хәтта «туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр, алар» уйланмаганнар (Маттай 24:38, 39).

5. Лут көннәрендә Содом шәһәрендә яшәгән кешеләрнең карашы нинди булган?

5 Моңа охшаш хәл Лут көннәрендә дә булган. Изге Язмада болай дип әйтелә: «Ашаганнар, эчкәннәр, алыш-биреш иткәннәр, чәчкәннәр, төзегәннәр. Әмма Лут Сәдүм шәһәреннән чыккан көнне, күктән ут белән күкерт яңгыры яуган һәм аларның барысын һәлак иткән» (Лүк 17:28, 29). Фәрештәләр Лутны киләчәк җимерү турында кисәткәч, ул моны кияүләренә әйтә, әмма аның сүзләре аларга «шаярту булып тоела» (Яратылыш 19:14).

6. Без нинди караштан качарга тиеш?

6 Лут һәм Нух көннәре нинди булган, «Адәм Улы килгән вакытта да нәкъ шулай булачак» дип әйткән Гайсә (Маттай 24:39; Лүк 17:30). Чыннан да, безнең көннәрдә күп кешеләр тынычлыкка бирелеп яши. Мондый караш безгә дә йокмасын өчен, сак булырга кирәк. Тәмле ризыкка шатлануда һәм чамасын белеп эчүдә бернинди начарлык юк. Шулай ук өйләнү белән кияүгә чыгуны да Алла гамәлгә керткән. Әмма боларның барысы тормышыбызда иң беренче урынга басса һәм рухи эшләр читтә калса, Йәһвәнең куркыныч көненә без әзер дип әйтә алабызмы?

7. Берәр эш башлар алдыннан үзеңә нинди сорау бирү бик мөһим һәм ни өчен?

7 «Вакыт инде аз,— дигән рәсүл Паул.— Моннан ары хатынлылар хатынсыз кебек [булсын]» (1 Көринтлеләргә 7:29—31). Алла йөкләгән вәгазь эшен тәмамлар өчен чикле генә вакыт кала (Маттай 24:14). Хәтта гаиләле кешеләрне дә рәсүл Паул, Патшалык эшләрен икенче урынга күчереп, тормыш иптәшегезгә бөтен вакытыгызны багышламагыз дип өнди. Һичшиксез, Паул киңәш иткән фикер йөртү тынычлыкка бирелгәнлеккә капма-каршы тора. Гайсә: «Барыннан да бигрәк, Аның [Алланың] Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез»,— дигән (Маттай 6:33). Берәр карар кабул иткәндә яки берәр эшкә тотынганда, үз-үзегезгә: «Тормышымда барыннан да бигрәк Алла Патшалыгын эзләүне дәвам итә алырмынмы?» — дигән сорау бирү бик мөһим.

8. Әгәр көндәлек мәшәкатьләр беренче урынга басса, нәрсә эшләргә?

8 Ә көндәлек мәшәкатьләр рухи әйберләр өчен урын калдырмаганын күрсәк, нәрсә эшләргә? Әгәр Изге Язмалардан төгәл белемнәре булмаган һәм Алла Патшалыгы турында вәгазьләмәгән күршеләрнең тормыш рәвеше белән безнең тормыш рәвешебез арасында аерма инде күренмәсә, нәрсә эшләргә? Шул чакта моның турында догада әйтергә кирәк. Йәһвә дөрес фикер йөртергә ярдәм итәчәк (Римлыларга 15:5; Филиппуйлыларга 3:15). Ул безгә барыннан да бигрәк Алла Патшалыгын эзләргә, хакыйкать буенча эш итәргә һәм аңа булган бурычыбызны үтәргә ярдәм итәчәк (Римлыларга 12:2; 2 Көринтлеләргә 13:7).

Рухи йокыга бирешмә

9. Ачылыш 16:14—16 буенча, үзеңне рухи яктан йокыга китүдән саклау ни өчен мөһим?

9 «Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендәге сугышы» — Һармагедун турындагы пәйгамбәрлек кайберәүләр уяу булуларын югалтырга мөмкин икәнен күрсәтә. «Менә карак кебек көтмәгәндә киләм,— ди Раббы Гайсә Мәсих.— Ялангач йөрмәс өчен һәм хурлыгын кешеләр күрмәсен өчен уяу торучы һәм киемнәрен саклаучы кеше бәхетле!» (Ачылыш 16:14—16). Киемнәр — ул безне мәсихче Йәһвә Шаһитләре итеп күрсәтүче билгеләр. Моңа Патшалык вәгазьчеләре буларак алып барган эшебез һәм мәсихче тәртибебез керә. Әгәр йокыга охшаш эшлексезлеккә бирелсәк, без шушы мәсихче «киемнәрсез» калырга мөмкин. Бу хурлыклы һәм куркыныч булыр иде. Без үзебезне рухи яктан йокыга китүдән сакларга тиеш. Ничек?

10. Ни өчен Изге Язмаларны һәр көн уку рухи яктан уяу калырга ярдәм итә?

10 Изге Язмада уяу һәм аек булуга кабат-кабат басым ясала. Мәсәлән, Инҗилдә «Уяу булыгыз!» (Маттай 24:42; 25:13; Марк 13:33, 35, 37) һәм «Әзер булыгыз» (Маттай 24:44; Лүк 12:40) дип исебезгә төшерелә. Йәһвә көне бу дөньяга көтмәгәндә киләчәк дигәч, рәсүл Паул имандашларын: «Башкалар кебек йоклап ятмыйк, бәлки уяу һәм аек булыйк»,— дип өндәгән (1 Тессалуникәлеләргә 5:6). Изге Язманың соңгы китабында дан казанган Гайсә Мәсих үзенең килүе бик тиз булачагына басым ясап: «Тиздән киләм»,— дигән (Ачылыш 3:11; 22:7, 12, 20). Еврейләрнең күп пәйгамбәрләре дә Йәһвәнең бөек хөкем көнен сурәтләп биргән һәм аның турында кисәткән (Ишагыйя 2:12, 17; Иремия 30:7; Йоил 2:11; Софония 3:8). Алла Сүзен, Изге Язмаларны, һәр көн уку һәм укыган турында уйлану рухи яктан уяу калырга ярдәм итәчәк.

11. Ни өчен рухи яктан уяу булыр өчен Изге Язмаларны шәхси өйрәнү мөһим?

11 Чыннан да, Изге Язмаларны, аңа нигезләнгән «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» тарафыннан бирелгән басмаларны тырышып шәхси өйрәнү рухи яктан йокыга китмәс өчен искиткеч ярдәм! (Маттай 24:45—47). Әмма белем алу өзлексез булса гына, шәхси өйрәнү файда китерәчәк (Еврейләргә 5:14—6:3). Без регуляр рәвештә каты рухи ризык белән тукланырга тиешбез. Безнең көннәрдә моның өчен вакыт табу авыр булырга мөмкин (Эфеслеләргә 5:15, 16). Өстәвенә, Изге Язманы һәм аңа нигезләнгән басмаларны уңайлы вакыт булганда гына уку җитәрлек булмас. «Хак иманны тотып» яшәр һәм уяу калыр өчен, регуляр рәвештә шәхси өйрәнү үткәрү мөһим (Титуска 1:13).

12. Мәсихче җыелышлар, конгресслар безгә рухи яктан уяу калырга ничек ярдәм итә?

12 Мәсихче очрашулар һәм конгресслар да рухи яктан йокыга китү белән көрәшергә ярдәм итәләр. Ничек итеп? Без ишеткән үгетләр аша. Мондый очрашуларда Йәһвә көненең якынлыгын кабат-кабат исебезгә төшерәләр. Шулай ук, һәр атна үткән мәсихче очрашулар «бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерергә» мөмкинлек бирә. Мондый дәртләндерү рухи яктан уяу калырга ярдәм итә. Шуңа күрә Йәһвә «көненең якынлашуын күргәндә», регуляр рәвештә бергә җыелышыгыз дигән боеруга шаккатасы юк (Еврейләргә 10:24, 25).

13. Мәсихчеләр хезмәте безгә ничек рухи яктан уяу булырга ярдәм итә?

13 Мәсихчеләр хезмәтендә чын күңелдән катнашу да уяу калырга ярдәм итә. Башкаларга вакыт билгеләре һәм аларның мәгънәсе турында сөйләү — уяу торыр өчен иң яхшы ысул. Без, Изге Язмаларны белергә ярдәм иткән кешеләрнең рухи яктан үсүләрен һәм бу белемнәрне куллана башлавын күреп, вакыт аз икәнен тагын да яхшырак аңлыйбыз. «Акылыгызны җигеп хәрәкәт итәргә әзер торыгыз,— дигән рәсүл Петер,— аек акыллы булыгыз» (1 Петер 1:13). Йәһвәнең «эшен бар көчебезне куеп башкару» — рухи сүлпәнлекне дәвалаучы иң яхшы дару ул (1 Көринтлеләргә 15:58).

Рухилыкка зыян китерүче яшәү рәвешеннән качыгыз

14. Лүк 21:34—36 да Гайсә нинди тормыш рәвешеннән кисәтә?

14 Гайсә үзенең Патша булып идарә итүенең билгесе турындагы бөек пәйгамбәрлегендә тагын бер кисәтү бирә. Ул болай дип әйткән: «Сак булыгыз, артык ашап-эчү, эчеп-исерү һәм тормыш мәшәкатьләре сезнең белән идарә итмәсен, ул көн сезгә, тозак кебек, көтмәгәндә килмәсен. Чөнки ул көн җир йөзендәге кешеләрнең барысын да куып җитәр. Шулай итеп, һәрвакыт уяу булыгыз һәм, булырга тиешле барлык нәрсәләрдән качып котылырга һәм Адәм Улы каршына килеп басарга көчегез булсын өчен, дога кылыгыз» (Лүк 21:34—36). Гайсә күпчелек кешеләр алып барган тормыш рәвешен төгәл сурәтләп биргән: ашауда комсызлык, эчүчелек һәм борчылулар китерүче тормыш.

15. Чиктән тыш ашау һәм эчү нәрсәсе белән зыянлы?

15 Бирәнлек һәм эчүчелек Изге Язмаларның принципларына каршы һәм мондый эшләрдән сакланырга кирәк. «Исергәнче шәраб эчүчеләр, шартлаганчы ит ашаучылар арасында булма»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле хикәя 23:20). Әмма кеше эчүчелеккә һәм бирәнлеккә бирелмәгәндә дә, ашау һәм эчү аның өчен куркыныч булырга мөмкин: алар аны йокларга яратучан һәм ялкау итә ала. «Ялкауның җаны нәрсә генә эстәсә дә,— дип әйтелә Изге Язмаларда,— теләгенә ирешмәс» (Гыйбрәтле хикәя 13:4). Бу кеше Алла ихтыярын үтәргә телидер дә, әмма ялкау булганга, бу теләк үтәлми кала.

16. Гаиләне тәэмин итү белән бәйле булган борчылулар безнең өстә йөк булып ятмасын өчен, нәрсә эшләргә?

16 Ә Гайсә кисәткән тормыш мәшәкатьләре нәрсә ул? Ул төрле кайгыртулар, гаиләне тәэмин итү һәм моңа охшаш эшләрне үз эченә ала. Аларга өстебезгә йөк булып ятарга юл кую акылсыз! «Сезнең кайсыгыз, кайгырганга карап, гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала?» — дип сораган Гайсә. Аны тыңлаган кешеләргә ул болай дип әйткән: «Шулай итеп: „Безгә нәрсә ашарга, безгә нәрсә эчәргә, безгә нәрсә кияргә?“» — дип кайгырмагыз. Мәҗүсиләрнең төп кайгылары — шул. Ә сезгә боларның һәммәсенең кирәк икәнен Күктәге Атагыз белә». Тормышыбызда Патшалык эшләрен беренче урынга куеп һәм Йәһвә безгә бар кирәген бирәчәгенә ышанып, без борчылуларның акылыбызны биләп алуына каршы тора алабыз һәм рухи яктан уяу калачакбыз (Маттай 6:25—34).

17. Мал-мөлкәт артыннан куу ничек борчылулар китерергә мөмкин?

17 Мал-мөлкәт артыннан куу да борчылулар китерергә мөмкин. Мәсәлән, кайберәүләр, акчалары мөмкин итмәсә дә, иркен яши. Икенчеләре кыска вакытта баетучы мөмкинлекләр эзли һәм ышанычсыз финанс операцияләрендә катнаша. Башкалары өчен белем алу тозакка әверелә, чөнки бу белем аларга киләчәктә күп акча эшләргә ярдәм итәчәк дип өметләнәләр. Шунсын әйтергә кирәк: алган белем эш эзләгәндә ярдәм итәргә мөмкин. Әмма шул ук вакыт, белем арттырырга омтылып чиксез вакыт әрәм иткән кайберәүләр үзләренә рухи яктан зыян китерделәр. Йәһвә көне якынлашканга, бу бик куркыныч хәл! Изге Язмаларда: «Ә инде баерга теләүчеләр коткыга һәм тозакка төшә, аларда бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләр туа. Бу инде кешеләрне афәткә һәм һәлакәткә китерә»,— дигән кисәтү язылган (1 Тимутегә 6:9).

18. Мал-мөлкәт җыю юлы белән бармас өчен, без нинди сәләт үстерергә тиеш?

18 Тормышның мал-мөлкәт җыю юлы белән бармас өчен, шунсы мөһим: карарлар кабул иткәндә дөресне дөрес булмаганнан аера алу сәләтен үстерергә кирәк. Бу сәләтне, җитлеккән кешеләр өчен билгеләнгән «каты [рухи] азык» белән регуляр рәвештә туклансаң һәм «тормыш итү тәҗрибәсе аша» үз зирәклегеңне өйрәтсәң, үстерәсең (Еврейләргә 5:13, 14). Тормышыбызда нәрсә өстенлек итәргә тиешлеген билгеләгәндә, дөрес булмаган сайлаулардан безне шулай ук «иң яхшыларны сайларга» омтылу саклаячак (Филиппуйлыларга 1:10).

19. Рухи эшләр өчен вакыт аз калганын күрсәк, нәрсә эшләргә кирәк?

19 Тормышның максаты мал-мөлкәт җыю булса, ул, рухи эшләргә кыска вакыт калдырып яки ул вакытны тулысынча алып, безне сукыр итәргә мөмкин. Үз-үзебезне ничек сынап чыгарга һәм мондый тормышның тозагына эләкмәс өчен нәрсә эшләргә? Безгә, дога кылып, ничек һәм ни дәрәҗәдә тормышыбызны гадиләштерә алабыз икәнен карап чыгарга кирәк. Борынгы Исраил патшасы Сөләйман: «Аз ашаса да, күп ашаса да хезмәт кешесенең йокысы татлы була; әмма байның күп малы аңа йоклап китәргә ирек бирми»,— дигән (Вәгазьче 5:11). Кирәк булмаган әйберләр турында кайгыртыр өчен, күп вакыт һәм көч сарыф итәргә туры килмиме? Мөлкәт үсү белән аның турында кайгырту да үсә: аны тәртиптә тотарга һәм сакларга кирәк. Кайбер әйберләрдән арынып, тормышыбызны гадиләштерсәк, бу безгә рухи яктан файда китермәсме?

Әзер булыр өчен, көч жәлләмәгез

20, 21. а) Йәһвә көне турында Петер нинди ышандыру бирә? б) Йәһвә көненә әзер булыр өчен, Аллага тугрылыгыбыз нәрсәдә күренүен дәвам итәргә тиеш?

20 Нух көннәрендәге дөнья өчен ахыр килгән, бу дөнья төзелеше өчен дә ул киләчәк. Рәсүл Петер: «Раббы көне якынлаша! Карак көтмәгәндә кергән кебек, Раббы да шулай киләчәк. Күкләр көчле дөмбердәгән тавыш астында юкка чыгачак; күк җисемнәре утта янып таркалачак; җир өстендәге һәммә нәрсә фаш ителәчәк»,— дип безне ышандыра. «Күкләр», ягъни явыз хөкүмәтләр һәм «җир», ягъни Йәһвә Алладан читләшкән кешелек, Алланың ялкынланып торган ачуын кичерә алмаячак. Без бу көнгә әзерлегебезне ничек күрсәтә алабыз? Петер болай ди: «Әгәр һәммә нәрсә шулай таркалачак икән, ул чакта сез нинди кеше булырга тиеш соң? Сез Аллаһының көнен көткәндә һәм ул көннең тизрәк килүе өчен тырышканда, тормышыгыз изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк» (2 Петер 3:10—12).

21 Аллага тугры булуыбызны шулай ук мәсихчеләр очрашуларына регуляр рәвештә килүебез аша һәм яхшы хәбәрне вәгазьләп күрсәтә алабыз. Йәһвәнең бөек көнен түземлек белән көткәндә, әйдәгез, Аллага хезмәт итүгә тулысынча бирелгән булыйк. Шуңа күрә «Аллаһы каршында... һичбер тапсыз, кимчелексез табылыр өчен хәлдән килгән бөтен нәрсәне эшлик» (2 Петер 3:14).

Сез хәтерлисезме?

• Ни өчен без Йәһвә көненә әзер булырга тиеш?

• Тормыш мәшәкатьләре беренче урынга басса, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

• Рухи яктан йокыга китмәскә нәрсә ярдәм итә?

• Без бозык тормыш итүнең нинди төрләреннән качарга тиеш һәм моны ничек эшләргә?

[Өйрәнү өчен сораулар]