Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сугышка ахыр килә

Сугышка ахыр килә

Сугышка ахыр килә

«Безгә әле 12 яшь кенә. Без сәяси тормышка яки сугышка тәэсир итә алмыйбыз, әмма без яшәргә телибез! Без тынычлык көтәбез. Без аны күрергә өлгерербезме?» (5 сыйныф укучылары).

«Безнең, урларлар дип курыкмыйча, мәктәпкә йөрисе, дуслар һәм туганнар белән очрашасы килә. Хөкүмәт безне ишетер дип өметләнәм. Без яхшырак тормыш, тынычлык телибез» (Әлхаҗи, 14 яшь).

БУ АЯНЫЧ сүзләрдә гражданнар сугышы еллар буе барган илләрдәге яшьләрнең эчкерсез өметләре белдерелгән. Аларның бар теләкләре — тыныч яшәү. Әмма өметләрне тормышка ашыру җиңел мәсьәлә түгел. Без берәр кайчан сугышсыз дөнья күрәчәкбезме?

Соңгы елларда, сугышкан яклардан тынычлык договорына кул куйдырып, гражданнар сугышларының кайберләрен туктатырга халыкара тырышлыклар куела. Кайбер илләр, бу договорларны тормышка ашырыр өчен, тынычлык саклаучы гаскәрләрен дә җибәрә. Әмма сугышкан яклар арасындагы нәфрәт итү һәм шикләнү шул хәтле тирән ки, хәтта нинди генә договор булмасын, ул үтәлми кала. Шуңа күрә бу ерак илләрдә тәртип урнаштырырга теләкләре дә акчалары да булган илләр аз. Кайвакыт, сугышны бетерү турындагы договорга кул куюдан берничә атна яки ай үткәннән соң, кабат сугыш башлана. Стокгольмдагы халыкара тынычлык проблемаларын тикшерү институты билгеләвенчә, «сугышкан якларның сугыш алып барырга теләкләре һәм мөмкинлекләре булганда, тынычлык урнаштыру бик авыр».

Шул ук вакыт, дөньяның күп өлешләрендә кеше тормышын бозган бу чишелмәслек конфликтлар мәсихчеләрнең исенә Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекне төшерә. Ачылыш китабында тарихтагы гадәттән тыш авыр вакытлар турында әйтелә. Шул көннәрдә символик җайдак «барлык җиһанның тынычлыгын» ала (Ачылыш 6:4). Бертуктаусыз барган сугышлар — ул Изге Язмаларда «соңгы көннәр» дип аталган чорда яшәгәнебезне күрсәтүче җыелма билгенең өлеше * (2 Тимутегә 3:1). Әмма Алла Сүзендә бу соңгы көннәр — булачак тынычлыкның башы дигән ышандыру бар.

Изге Язмаларда, Мәдхия 45:10 да, чын тынычлык булсын өчен сугышның ниндидер бер урында гына түгел, ә бөтен җирдә бетүе таләп ителә дип аңлатыла. Өстәвенә, шул ук мәдхиядә Изге Язма язылган чорда гадәти булган сугыш кораллары — җәя һәм сөңге юк ителәчәк дип әйтелә. Кешеләр тынычлыкта яши алсыннар өчен, безнең көннәрдәге сугыш кораллары да юк ителергә тиеш.

Әмма шунысын әйтергә кирәк: сугышның сәбәбе пуля белән мылтык түгел, ә нәфрәт итү һәм комсызлык. Комсызлык — ул сугышның төп сәбәбе, ә нәфрәт итү еш кына көч куллануга китерә. Мондый зарарлы сыйфатлардан арыныр өчен, кешеләргә фикер йөртүләрен үзгәртергә кирәк. Алар тыныч яшәргә өйрәнергә тиеш. Шуңа күрә борынгы пәйгамбәр Ишагыйя кешеләр «башка сугышырга өйрәнмәсәләр» генә, сугышлар бетәчәк дип билгеләгән (Ишагыйя 2:4).

Ләкин әлегә без балаларны да олыларны да тынычлыкны кадерләргә түгел, ә сугышны данларга өйрәтүче дөньяда яшибез. Кызганычка каршы, хәтта балаларны да үтерергә өйрәтәләр.

Алар үтерергә өйрәнгән

Әлхаҗине ундүрт яшендә армия сафларыннан чыгарганнар. Аңа нибары 10 яшь булганда, фетнә күтәргән кешеләр аны кулга алып, Калашников автоматы белән сугышырга өйрәтәләр. Әлхаҗине солдат итәләр. Ул кешеләрнең ризыкларын талап һәм йортларын яндырып, һөҗүмнәрдә катнашкан. Ул шулай ук кешеләрне үтергән һәм имгәткән. Әлхаҗигә сугышны оныту һәм тыныч тормышка ияләшү бик авыр. Эйбрахам исемле тагын бер бала-солдат шулай ук үтерергә өйрәтелгән булган һәм сугыш коралы белән аерылышырга бик теләмәгән. «Миңа мылтыгыңны калдырып кит дисәләр, мин үземә ничек ризык табармын һәм нәрсә эшләрмен икәнен белмим»,— ди ул.

300 000 нән артык бала-солдат — кызлар һәм егетләр — планетабызны телгәләүче бик күп гражданнар сугышларында әле дә катнашалар һәм үләләр. Фетнәчеләрнең бер җитәкчесе: «Алар боерыкларны үтиләр, аларга хатыннары яки гаиләләре янына кайтырга кирәкми; алар курку белмиләр»,— дип әйтә. Шулай да бу балалар яхшырак тормыш телиләр һәм алар аңа лаек та.

Алга киткән илләрдә бала-солдатларның коточкыч хәлен күз алдына китерү авырдыр. Шулай булса да, көнбатыш илләрдәге күп балалар үз өйләрендә уңай урнашып сугышырга өйрәнә. Ничек?

Испаниянең көньяк-көнчыгышында яшәгән Хосе мисалын карап чыгыйк. Бу яшүсмер дзю-до һәм каратэ кебек спорт төрләре белән мавыккан. Аның иң кадерле әйбере — әтисе Раштуа бәйрәменә бүләк иткән японнар кылычы булган. Ул шулай ук видео уеннар, аеруча көч кулланылган уеннар, уйнарга яраткан. 2000 елның 1 апрелендә ул уен герое эшләгәнне үз тормышында кулланган. Ачуы килеп ул әтисе бүләк иткән кылыч белән әтисен, әнисен һәм апаен үтергән. «Дөньяда бер үзем генә каласым килгән иде. Әти-әнинең бәйләнүләрен яратмый идем»,— дип аңлаткан ул полициягә.

Көч куллану белән бәйле булган күңел ачуларның тәэсире турында әйткәндә, язучы һәм хәрби офицер Дейв Гроссман болай дип билгели: «Без шундый ваемсыз хәлгә җиткәнбез, хәтта авырттыру һәм кайгы китерү күңел ачуга әверелде: аңардан җирәнү урынына табигый булмаган рәхәтлек табабыз. Без үтерергә өйрәнәбез һәм аңардан рәхәтлек табарга өйрәнәбез».

Хосе да, Әлхаҗи дә үтерергә өйрәнгәннәр. Аларның берсе дә кеше үтерүче булырга җыенмаган, әмма билгеле өйрәтү аларның фикер йөртүләрен бозган. Мондый өйрәтү кемгә генә бирелмәсен, балага яки олы кешегәме, ул — сугыш башларга һәм мәрхәмәтсез булырга беренче адым.

Сугышырга түгел, тынычлыкка өйрәнәбез

Кешеләр үтерергә өйрәнгәндә, чын тынычлык беркайчан да булмаячак. Күп гасырлар элек Ишагыйя пәйгамбәр: «Әгәр дә син... [Алланың] әмерләренә игътибар итсәң иде! Шул чакта синең тынычлыгың елга кебек... булыр иде»,— дип язган (Ишагыйя 48:17, 18). Кешеләр Алла Сүзеннән төгәл белемнәр алгач һәм Алла кануннарын яратырга өйрәнгәннән соң, көч куллану һәм сугыш алар өчен җирәнгеч була башлый. Ата-аналар балалары уйнаган уеннар көч куллануга өйрәтмиме икән дип инде хәзер үк күзәтергә тиеш. Олы кешеләр дә нәфрәт итүне һәм комсызлыкны җиңәргә өйрәнә ала. Йәһвә Шаһитләре Алла Сүзе кешеләрне үзгәртү көченә ия икәненә кабат-кабат инана (Еврейләргә 4:12).

Ортенсью мисалын карап чыгыйк. Аны армия сафларына мәҗбүри алып киткәндә, аңа 23 яшь булган. «Хәрби әзерләнүнең максаты — курыкмыйча башка кешеләрне үтерергә теләк тәрбияләү иде»,— дип сөйли ул. Ул Африкадагы бер илдә озакка сузылган гражданнар сугышында катнашкан. «Сугыш миңа нык тәэсир итте,— дип әйтә ул.— Хәтта хәзер дә мин бар эшләгәннәремне истә тотам. Мине эшләргә мәҗбүр иткән эшләр турында бик нык үкенәм».

Ортенсью солдатларның берсе белән Изге Язмалар турында сөйләшкән һәм бу солдатның сүзләре аның күңел түрләренә ирешкән. Мәдхия 45:10 да язылган Алланың сугышларны бетерәчәге турындагы вәгъдәсе аңа бик нык тәэсир иткән. Изге Язмалардан белемнәр алган саен, сугышырга теләге азая барган. Озакламыйча аны һәм ике иптәшен армия сафларыннан чыгарганнар, һәм алар үз тормышларын Йәһвә Аллага багышлаган. «Изге Язмалар дошманнарымны яратырга өйрәтте,— дип әйтә Ортенсью.— Сугышта катнашып, мин якыннарыгызны үтермәгез дип әйткән Аллага, Йәһвәгә, каршы гөнаһ эшләгәнемне аңладым. Мондый мәхәббәтне күрсәтер өчен, миңа үз фикер йөртүемне үзгәртергә һәм кешеләргә дошманнарга кебек карамаска өйрәнергә кирәк иде».

Бу мисаллар Изге Язмаларны өйрәнү чыннан да кешеләргә тыныч яшәргә ярдәм иткәнен күрсәтә. Һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Ишагыйя пәйгамбәр Алла өйрәтүе һәм тынычлык бер-берсе белән бәйле икәнен күрсәткән. Ул: «Синең барлык улларың Ходай тарафыннан өйрәтелгән булачак һәм синең улларыңда бөек тынычлык булачак»,— дип алдан әйткән (Ишагыйя 54:13). Шул ук пәйгамбәрлектә бар халыклардан чыккан кешеләр Йәһвә Аллага, аның юлларына өйрәнер өчен, саф гыйбадәт кылуга агылачак вакыт турында әйтелә. Моның нәтиҗәсе нинди булачак? «Кылычларын яңадан чүкеп — сабаннар, ә сөңгеләреннән ураклар ясаячак: халыкка каршы халык кылыч күтәрмәс һәм башка инде сугышырга өйрәнмәячәкләр» (Ишагыйя 2:2—4).

Бу пәйгамбәрлеккә туры китереп, Йәһвә Шаһитләре бөтен дөнья буенча белем бирү эшендә катнаша, һәм моның ярдәмендә инде хәзер миллионлаган кеше сугышларның сәбәбе булган нәфрәт итүне җиңә алдылар.

Дөньядагы тынычлыкка ышаныч

Алла, белемнәр бирүдән тыш, хөкүмәт, ягъни «патшалык» урнаштырган, һәм ул бөтен дөньяда тынычлык тәэмин итәргә сәләтле. Кызык, Изге Язмалар Алла сайлаган Хакимне, Гайсә Мәсихне, «тынычлык Мирзасы» дип атый. Бу сүзләр «патшалыкның һәм тынычлыкның таралуына чик булмаячагына» безне тагын да ышандыра (Ишагыйя 9:6, 7).

Безнең Мәсих идарә иткәндә барлык сугышлар чыннан да бетерелгән булачагына ышанырга нинди нигезебез бар? Ишагыйя пәйгамбәр: «Ходай Саваофның ашкынуы моны эшләячәк»,— дип өсти (Ишагыйя 9:7). Алла чын тынычлык булуын тели һәм аны саклар өчен көче дә бар. Гайсәнең моңа бернинди дә шиге булмаган. Шуңа күрә ул үз шәкертләрен Алла Патшалыгының килүе һәм Алла ихтыярының җирдә дә гамәлгә ашуы турында дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:9, 10). Бу эчкерсез үтенеч тормышка ашкач, сугыш инде беркайчан да җирдәге тынычлыкны бозмас.

[Искәрмә]

^ 6 абз. Соңгы көннәрдә яшәгәнебезгә күбрәк дәлилләр алырга теләсәгез, Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Мәңгелек тормышка алып баручы белем» дигән китапның 11 нче бүлеген карагыз.

[5 биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларны өйрәнү чын тынычлыкка булыша.