Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Уяу булу хәзер тагын да мөһимрәк

Уяу булу хәзер тагын да мөһимрәк

Уяу булу хәзер тагын да мөһимрәк

«Уяу булыгыз! Раббыгыз кайсы көндә киләчәген сез белмисез бит» (МАТТАЙ 24:42).

1, 2. Бу дөнья төзелешенең ахырында яшәгәнебезне нәрсә күрсәтә?

«СУГЫШЛАР ХХ гасырның үзенчәлеге булды»,— дип яза язучы Билл Эммотт. Кеше тарихының һәрбер чорында сугыш, золым һәм көч куллану булганын танып, ул болай дип өсти: «ХХ гасыр бу яктан башка гасырлардан аерылып тормый, әмма бу гасырдагы кебек дәһшәтле сугышлар беркайчан да булмаган. Бу бөтен дөньяны яулап алган... бер генә түгел, ә ике сугышны... күргән беренче гасыр».

2 «Халык халыкка һәм патшалык патшалыкка каршы» чыгачак сугышларны Гайсә Мәсих алдан ук әйткән булган. Әмма алар — Гайсәнең «килүен һәм бу дөньяның бетәчәген» күрсәтүче билгенең бер өлеше генә. Бу бөек пәйгамбәрлектә ул шулай ук ачлык, үләтләр һәм җир тетрәүләрне искә алган (Маттай 24:3, 7, 8; Лүк 21:6, 7, 10, 11). Бу бәла-казалар күбәя һәм көчәя дә. Кешеләрнең үз якыннарына һәм Аллага карата мөнәсәбәтләреннән явызлыкның үрчегәнлеге күренә. Әхлакый яктан бозылу һәм көч куллану белән җинаятьләрнең үсүе ачык күренеп тора. Кешеләр, Алланы яратуга караганда, акчаны күбрәк яраталар; алар күңел ачу турында гына уйлап яши. Боларның барысы безнең «авыр вакытларда» яшәгәнебезне күрсәтә (2 Тимутегә 3:1—5).

3. «Вакыт билгеләре» безгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

3 Кеше җәмгыятендәге хәлнең даими бозылуына сез ничек карыйсыз? Күп кешеләр безнең көннәрдәге коточкыч вакыйгаларга ваемсыз карый, аларның йөрәкләре тупасланган. Дөньяның зур дәрәҗәле һәм укымышлы кешеләре «вакытларның билгеләрен аера белмиләр», шулай ук дин җитәкчеләре дә бу яктан тиешле җитәкчелек бирә алмый (Маттай 16:1—3). Ләкин Гайсә шәкертләрен: «Уяу булыгыз! Раббыгыз кайсы көндә киләчәген сез белмисез бит»,— дип кисәткән (Маттай 24:42). «Уяу булыгыз» дигәндә, Гайсә безне һәрвакыт шундый булырга чакырган. Уяу булу йокламаска һәм сак булырга дигәнне аңлата. Без соңгы көннәрдә яшәвебезне аңласак та һәм бу көннәр авыр икәнен танысак та, уяу булу әле моның белән генә чикләнми. Безнең «һәр нәрсәнең ахыры якынлашуына» ныклы ышанычыбыз булырга тиеш (1 Петер 4:7). Шул чакта гына вакыт бик аз икәнен истә тотачакбыз. Безнең барыбызга да: «Ахырның якын булуына ышанычымны тагы да ныгытырга нәрсә ярдәм итәчәк?» — дигән сорау турында уйланырга кирәк.

4, 5. а) Бу явыз төзелешнең ахыры якынлыгына тагын да ныграк ышанырга нәрсә ярдәм итәчәк һәм ни өчен? б) Нух көннәре белән Адәм Улы килгән вакытның охшаш якларының беренчесе нинди?

4 Кешелек тарихында бер генә тапкыр булган вакыйга Нух заманындагы бөек Туфанга кадәр булган дөнья хәлен карап чыгыйк. Кешеләрнең азгынлыгы шулкадәр булган ки, хәтта Йәһвә «бөтен йөрәге белән сызланган». Ул: «Кешеләрне... җир йөзеннән юк итәм»,— дип әйткән (Яратылыш 6:6, 7). Һәм шулай эшләгән дә. Шул көннәрне безнең көннәр белән чагыштырып, Гайсә: «Нух көннәрендә ничек булган булса, Адәм Улы килгән вакытта да шулай булачак»,— дигән (Маттай 24:37).

5 Йәһвә Туфан алдыннан булган дөньяга карата нәрсә хис итсә, бүгенге дөньяга карата да шуны ук хис итә дип нәтиҗә ясау дөрес булыр. Алла Нух көннәрендәге явыз дөньяны юк иткәнгә күрә, бүгенге бозык дөньяны да һичшиксез юк итәчәк. Шул көннәр белән безнең көннәр арасындагы охшаш якларны ачык күрү бүгенге дөнья ахырының якынлыгына ышанычыбызны тагын да ныгытачак. Аларның нинди охшаш яклары бар? Ким дигәндә, биш як. Беренче охшаш як: юк итү турындагы кисәтү кешеләргә ачык итеп белдерелә.

Күренмәгән нәрсәләр турында кисәтү алган

6. Нух көннәрендә Йәһвә нәрсә эшләргә карар иткән?

6 Нух көннәрендә Йәһвә: «Кеше тәнендә Минем рухым-сулышым мәңгелек түгел, чөнки адәм баласы үлемледер... Аның гомере йөз егерме ел белән чикләнер»,— дип игълан иткән (Яратылыш 6:3). Б. э. к. 2490 елда әйтелгән Алланың бу сүзләре шул явыз дөньяның ахыры башлануын билгеләгән. Ул яшәгән кешеләр өчен моның нәрсә аңлатканын уйлап кына карагыз! Нибары 120 ел һәм Йәһвә «җир йөзен туфан суына батырачак, күк астындагы барлык җан ияләрен юк итәчәк» (Яратылыш 6:17).

7. а) Нух, Туфан турында кисәтү ишеткәч, нәрсә эшләгән? б) Бу дөнья төзелешенең ахыры турында кисәтү булганга, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

7 Нух киләчәк һәлакәт турында кисәтүне берничә дистә ел алдарак алган һәм, коткарылыр өчен әзерләнеп, вакытны акыл белән кулланган. «[Нух] нәрсәләр буласы турында Аллаһыдан кисәтү алгач, ләкин әле аны күрмәс борын,— дип әйткән рәсүл Паул,— Аңа буйсынып, гаиләсен коткару өчен көймә төзегән» (Еврейләргә 11:7). Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? 1914 елдан, бу дөнья төзелешенең соңгы көннәре башлануыннан, 90 елга якын вакыт үтте. Һичшиксез, без «ахыр заманда» яшибез (Данил 12:4). Бирелгән кисәтү безгә ничек тәэсир итәргә тиеш? «Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Яхъя 2:17). Шуңа күрә вакыт бик аз икәнен истә тотып, Йәһвә ихтыярын бүген үтәргә кирәк.

8, 9. Безнең көннәргә Йәһвә нинди кисәтүләр бирә, һәм алар ничек игълан ителә?

8 Без яшәгән чорда Изге Язмаларны чын күңелдән җентекләп тикшерүчеләр Изге Язмадан бу дөнья төзелешенең юк ителүгә хөкем ителгәнен аңлаганнар. Ә без моңа ышанабызмы? Гайсәнең: «Чөнки, ул вакытта, дөнья яратылганнан бирле бүгенге көнгә кадәр булмаган һәм булмаячак зур афәт килер»,— дип ачык итеп әйткән сүзләренә игътибар итик (Маттай 24:21). Ул шулай ук үзенең Алла билгеләгән Хаким булып килүе һәм, көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек, кешеләрне аерачагы турында әйткән. Лаек түгел дип табылганнар «мәңгелек җәзага, ә тәкъвалар мәңгелек тормышка барачак» (Маттай 25:31—33, 46).

9 Йәһвә үз халкына бу кисәтүләрне вакытында бирелгән искә төшерүләр аша даими әйтеп торган, ә искә төшерүләр «ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» рухи ризыгы аша бирелгән (Маттай 24:45—47). Моннан тыш, һәр милләт, кабилә, тел һәм халык «Аллаһыдан куркырга һәм Аны данларга» чакырыла, «чөнки Аның хөкем сәгате килде» (Ачылыш 14:6, 7). Йәһвә Шаһитләре вәгазьләгән Патшалык хәбәренең аерылгысыз өлеше — ул Алла Патшалыгының озакламыйча кешеләрнең идарә итүләрен юк итәчәге турындагы хәбәр (Данил 2:44). Бу кисәтүгә җитди карарга кирәк. Чиксез кодрәтле Алла үз сүзен һәрвакыт үти (Ишагыйя 55:10, 11). Ул Нух көннәрендә үз сүзен үтәгән һәм безнең көннәрдә дә моны үтәячәк (2 Петер 3:3—7).

Җенси бозыклык киң тарала

10. Нух көннәрендәге җенси бозыклык турында нәрсә әйтеп була?

10 Безнең көннәр Нух көннәре белән тагын бер яктан охшаш. Йәһвә беренче кешеләргә, Адәм белән Хаувага, үзе урнаштырган җенси мөнәсәбәтләр аша «җир йөзен» үзләре кебек кешеләр белән тутырырга боерык биргән; бу мөнәсәбәтләрне алар, хатын һәм ир буларак, хөрмәт итәргә тиеш булган (Яратылыш 1:28). Нух көннәрендә тугры булмаган фәрештәләр кешелекне табигый булмаган бозык җенси мөнәсәбәтләргә тарта башлаган. Җиргә төшеп һәм үзләренә кешенеке кебек тән булдырып, алар чибәр адәм кызларын хатынлыкка алганнар. Нәтиҗәдә, әзмәверләр — ярым кеше, ярым җен булган кешеләр туган (Яратылыш 6:2, 4). Азгынлыкка бирелгән бу фәрештәләрнең гөнаһы Содом һәм Гоморраның бозыклыгы белән чагыштырыла (Яһүд 6, 7). Димәк ул көннәрдә җенси әхлаксызлык киң таралган булган.

11. Дөньядагы нинди әхлакый хәл безнең көннәрне Нух көннәренә охшаш итә?

11 Ә безнең көннәрдәге әхлакый тәртип турында нәрсә әйтеп була? Без яшәгән ахыр заманда күпләр җенси мөнәсәбәтләр турында гына уйлап яши. Паул мондый кешеләрне тасвирлап «оятларын югалтканнар» дип әйтә; күпләр «азгынлыкка бирелгәннәр һәм һәртөрле бозыклыкларны комсызлык белән эшлиләр» (Эфеслеләргә 4:19). Порнография, никахсыз җенси мөнәсәбәтләр, балаларны көчләү һәм гомосексуализм гадәттәге хәлгә әверелде. Кайберләре «үзләренең азгынлыклары өчен тиешле җәза алдылар»: җенси юл аша йогучы чирләр, гаиләнең таркалуы һәм башка проблемалар (Римлыларга 1:26, 27).

12. Ни өчен без яман булган бар нәрсәгә нәфрәт үстерергә тиеш?

12 Нух көннәрендә Йәһвә бөек Туфан аша җенси азгынлыкка баткан дөньяны юк иткән. Безнең көннәр Нух көннәренә бик охшаш икәнен истә тотарга кирәк. Киләчәк «зур афәт» җир йөзен азгыннар, зиначылар, бер-берсе белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләрдән чистартачак (Маттай 24:21; 1 Көринтлеләргә 6:9, 10; Ачылыш 21:8). Без хәзер бар яманны нәфрәт итәргә өйрәнергә һәм әхлаксызлыкка алып баручы шартлардан качарга тиешбез. Бу бик мөһим! (Мәдхия 96:10; 1 Көринтлеләргә 6:18).

Җир җәбер-золымга кереп бата

13. Ни өчен Нух көннәрендә җир җәбер-золым белән тулган?

13 Нух көннәренең өченче үзенчәлекле ягына басым ясап, Изге Язмаларда: «Әмма Аллаһы хозурында җир йөзе бозылган, явызлыкка [«җәбер-золымга», ЯД] кереп баткан иде»,— дип әйтелә (Яратылыш 6:11). Көч куллану инде ул көннәргә кадәр дә булган. Мәсәлән, Адәмнең улы Кабил үзенең тәкъва абыйсын үтергән (Яратылыш 4:8). Шул көннәрдәге мәрхәмәтсез рухны чагылдырып, Ләмек, имеш үзен яклар өчен, яшь кешене үтергәнлеге турында мактанып шигырь яза (Яратылыш 4:23, 24). Ләкин Нух көннәренең үзенчәлеге — явызлыкның киң таралуы булган. Алланың тыңламаучан уллары — фәрештәләр — җирдә хатыннар алганнар, һәм алардан әзмәверләр туган, нәтиҗәдә җәбер-золым гадәттән тыш көчәйгән. Бу явыз әзмәверләр «егучылар», «башкаларны егылырга мәҗбүр итүчеләр» дип аталган (Яратылыш 6:4, «English Reference Bible»). Нәтиҗәдә, җир йөзе «җәбер-золым белән тулган» (Яратылыш 6:13). Мондый кешеләр арасында балаларын тәрбияләр өчен, Нухка нинди авырлыклар кичерергә туры килгәнен күз алдыгызга китереп кенә карагыз! Нух «бу буын кешеләре арасында» Йәһвә каршында тәкъва булган (Яратылыш 7:1).

14. Бүгенге дөнья ни дәрәҗәдә җәбер-золым белән тулган?

14 Кешелекнең тарихында һәрвакыт җәбер-золым һәм көч куллану булган. Әмма Нух көннәрендә ул чиксез таралган кебек үк, моны без үзебез яшәгән көннәрдә дә күрәбез. Гаиләләрдә көч куллану, терроризм, геноцид һәм бернинди сәбәпсез кешеләрне үтерү турында еш ишетергә туры килә. Шулай ук сугышларда кан коела. Җир кабат җәбер-золым белән тулган. Ни өчен? Ни өчен җәберләү, көч куллану үрчи? Нух көннәре белән тагын бер охшаш якны карап чыксак, җавап табабыз.

15. а) Соңгы көннәрдә җәбер-золымның үсүенә нәрсә булыша? б) Без нәрсәдә шикләнмибез?

15 Алла Патшалыгы 1914 елда күктә урнаштырылганнан соң, аның тәхеткә утырган Патшасы Гайсә Мәсих тарихи эш кыла: Иблис Шайтан һәм аның фәрештәләре күктән җиргә бәреп төшерелә (Ачылыш 12:9—12). Туфан алдыннан тыңламаучан фәрештәләр үз теләкләре белән күктәге урыннарын калдырган, ә безнең көннәрдә аларны бәреп төшергәннәр. Моннан тыш, хәзер аларның рөхсәт ителмәгән җенси мөнәсәбәтләрдән рәхәтлек алу өчен кеше тәнен булдырырга сәләте юк. Өметсез калган бу фәрештәләр, киләчәк хөкемнән калтырап һәм ачулары чыгып, кешеләрне һәм төрле оешмаларны Нух көннәренә караганда да көчлерәк золым-җәбергә һәм явыз эшләргә этәләр. Тыңламаучан фәрештәләр һәм аларның буыннары җирне явызлык белән тутыргач, Йәһвә туфанга кадәр булган дөньяны юк иткән. Һичшиксез, безнең көннәрдә дә ул моны эшләячәк! (Мәдхия 36:10). Әмма уяу торган кешеләр азат ителүләре якын икәнен беләләр.

Хәбәр вәгазьләнә

16, 17. Безнең көннәр белән Нух көннәре арасындагы дүртенче охшаш як нинди?

16 Безнең көннәр белән Туфан алдыннан булган дөньяның дүртенче охшаш ягы — Нух башкарырга тиеш булган эш. Нух зур көймә төзегән. Ул шулай ук «вәгазьләүче» булган (2 Петер 2:5). Нәрсә турында вәгазьләгән ул? Нух тәүбә итү һәм булачак һәлакәт турында сөйләгәндер. Гайсә Нухның замандашлары турында «туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр» алар уйламаганнар дигән (Маттай 24:38, 39).

17 Бүген дә Йәһвә Шаһитләре вәгазьләү йөкләмәсен тырышып башкара, һәм Алла Патшалыгы турындагы хәбәр бөтен дөнья буенча тарала. Кешеләр җир шарының һәрбер өлешендә диярлек Патшалык хәбәрен үз телләрендә ишетә дә, укый да алалар. Йәһвә Патшалыгын игълан итүче журнал — «Күзәтү манарасы» — 140 тан күбрәк телдә 25 000 000 данәдән артыграк тираж белән чыга. Чыннан да, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр «барча халыклар да ишетсен өчен... бөтен җиһанда таратыла». Бу эш Алла теләгән дәрәҗәдә башкарылгач, һичшиксез ахыр киләчәк (Маттай 24:14).

18. Күп кешеләрнең безнең көннәрдәге вәгазьгә мөнәсәбәте кайсы яктан Нух көннәрендәге күпчелек кешеләрнең мөнәсәбәтенә охшаш?

18 Туфан алдындагы рухи һәм әхлакый бозыклыкны исәпкә алсак, тирә-яктагы шөбһәчел кешеләрнең Нух гаиләсеннән кимсетеп көлгәнен, аларны мыскыллау һәм рәнҗетүләрен күз алдына китерү авыр түгел. Әмма шулай да ахыр килгән. Нәкъ шулай ук соңгы көннәрдә дә «мыскыллаучы кешеләр» бар. Ләкин Изге Язмада (ЯД): «Йәһвә көне карак кебек киләчәк»,— диелә (2 Петер 3:3, 4, 10). Һичшиксез, ул тиешле вакытта киләчәк, соңга калмаячак (Аввакум 2:3). Никадәр мөһим хәзер уяу булу!

Берничә кеше генә котылган

19, 20. Туфан белән бу дөнья төзелешен юк итүнең арасында нинди охшаш як бар?

19 Кешеләрнең бозык булуы, аларның юк ителүе — Нух белән безнең көннәр арасындагы охшаш яклар моның белән генә чикләнми. Туфанда исән калган кешеләр булган кебек, бу дөнья төзелеше ахырында да исән калган кешеләр булачак. Туфанда башка кешеләрнең тәртипләренә иярмәгән берничә юаш кеше генә исән калган. Алар Алла кисәтүенә игътибарлы булганнар һәм шул көннәрдәге явыз дөньядан үзләрен читтә тотканнар. «Раббы хозурында фәкать Нух кына мәрхәмәткә лаек күренде»,— диелә Изге Язмаларда. «[Нух] садыйк-тугъры, замандашлары арасында саф... иде» (Яратылыш 6:8, 9). Бөтен кешелектән бары тик бер гаилә генә, «бик аз, ягъни сигез җан гына, су ярдәмендә котылып калган» (1 Петер 3:20). Һәм аларга Йәһвә: «Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз»,— дип әйткән (Яратылыш 9:1).

20 Алла Сүзе безне «зур газапта» «бихисап күп кеше» сакланган булачак дип ышандыра (Ачылыш 7:9, 14). Никадәр күп булачак бу кешеләрнең саны? Гайсә үзе: «Тормышка керә торган капка кысан, юлы тар, һәм аны азлар гына таба»,— дип әйткән (Маттай 7:13, 14). Бүген җирдә яшәгән 6 миллиард кеше белән чагыштырганда зур газапны кичерүчеләр күп булмаячак. Аларга, бәлкем, Туфанда исән калган кешеләр вазифасына охшаш вазифаны үтәргә кирәк булыр һәм берникадәр вакыт аларга җирнең яңа җәмгыятенә керәчәк балалар тудырырга мөмкинлек бирелер (Ишагыйя 65:23).

«Уяу булыгыз!»

21, 22. а) Туфан турындагы хәбәрне карап чыгудан сез нинди файда алдыгыз? б) 2004 елда еллык шигырь нинди булачак, һәм ни өчен без андагы киңәшкә игътибарлы булырга тиеш?

21 Туфаннан соң күп гасырлар үтсә дә, ул безнең өчен кисәтү булып хезмәт итә һәм бу кисәтүгә игътибарлы булырга кирәк (Римлыларга 15:4). Нух көннәре белән безнең көннәр арасындагы охшаш яклар бүгенге вакыйгаларның мөһимлеген тагын да ачыграк күрергә өнди. Алар, шулай ук, явызларны хөкем итәр өчен карак кебек киләчәк Гайсәне көтәргә дәртләндерә.

22 Бүген Гайсә гаять зур рухи төзү эшен җитәкчелек итә. Чын мәсихчеләрнең иминлеге өчен һәм аларның тормышларын саклау өчен көймә кебек рухи җәннәт бар (2 Көринтлеләргә 12:3, 4). Зур афәттә исән калыр өчен, безгә бу рухи оҗмахта калырга кирәк. Бу оҗмахны Иблис дөньясы чолгап алган, һәм бу дөнья рухи йокыга баткан һәркемне йотарга әзер тора. Шуңа күрә «уяу булу» һәм Йәһвә көненә әзер булу безнең өчен бик мөһим (Маттай 24:42, 44).

Искә төшерә алырсызмы?

• Гайсә, үзенең килүе турында әйткәндә, нәрсәгә чакырган?

• Гайсә үзенең Патша булып идарә итү вакытын нәрсә белән чагыштырган?

• Кайсы яклардан безнең көннәр Нух көннәре белән охшаш?

• Нух көннәре белән безнең көннәрнең охшаш яклары вакыт бик аз икәнен истә тотарга ничек ярдәм итә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[10 биттәге өстәмә текст]

2004 елның тексты: «Уяу булыгыз!.. Әзер булыгыз» (Маттай 24:42, 44).

[9 биттәге иллюстрация]

Нух Алла кисәтүенә игътибарлы булган. Без дә игътибарлымы?