Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Белемегезгә тотнаклыкны өстәгез

Белемегезгә тотнаклыкны өстәгез

Белемегезгә тотнаклыкны өстәгез

«Белемгә тотнаклыкны... өстәгез» (2 ПЕТЕР 1:5—8).

1. Кешелекнең күп проблемалары нәрсә аркасында килеп чыга?

КУШМА ШТАТЛАРДА наркотиклар куллануга каршы үткән зур бер кампаниядә яшьләрне: «„Юк“,— дип кенә әйт»,— дип өндәгәннәр. Әгәр һәрбер кеше наркотиклардан тыш эчкечелеккә, акылсыз һәм әхлаксыз тормышка, эштәге намуссызлыкка һәм «кешелек табигатенең азгын нәфесләренә» «юк» дисә, никадәр барысы да яхшы булыр иде! (Римлыларга 13:14). Әмма «юк» дию ансат дип кем әйтә ала?

2. а) Үз-үзең белән көрәшүнең үткән заманда да булганын Изге Язмалардагы нинди мисаллар күрсәтә? б) Бу мисаллар безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?

2 Камил булмаган кешеләрнең барысына да тотнаклык күрсәтү авыр. Шуңа күрә безнең: «Гөнаһлы теләкләребез белән көрәшүдә һәм начар якларыбызны бетерүдә ничек җиңеп чыгарга?» — дигән сорауга җавап алырга теләгебез булырга тиеш. Изге Язмаларда үткән заманда яшәгән һәм Аллага хезмәт итәргә тырышкан, әмма кайвакыт үзләрен кулда тота алмаган кешеләр турында мисаллар китерелә. Мәсәлән, Давытны һәм аның Бирсәбия белән зина кылганын искә төшерик. Бу гөнаһ аркасында ике гаепсез кеше үлгән: зина кылудан туган бала һәм Бирсәбиянең ире (2 Патшалык 11:1—27; 12:15—18). Рәсүл Паул мисалын да искә төшерик, ул үзе: «Эшләргә теләгән яхшылыкны түгел, бәлки теләмәгән явызлыкны эшлим мин»,— дип таныган (Римлыларга 7:19). Син дә кайвакыт моңа охшаш рухи төшенкелек хис итмисеңме? Паул болай дип дәвам итә: «Эчемнән Аллаһы канунына шатланам, әмма үз тәнемдә башка бер канунның эш итүен күрәм. Бу канун акылым хуплаган канунга каршы көрәшә һәм мине үземдә эш итүче гөнаһ канунына буйсындыра. Мескен кеше мин! Үлем китерүче бу тәннән мине кем коткарыр?» (Римлыларга 7:22—24). Изге Язмалардагы мисаллар үз-үзебез белән көрәшүдә беркайчан да бирешмәскә тәвәккәллегебезне ныгытырга тиеш.

Тотнаклыкка өйрәнергә кирәк

3. Ни өчен тотнаклык күрсәтү җиңел булмас дип көтәргә кирәк? Аңлатыгыз.

3 Тотнаклык, ягъни үз-үзеңне кулда тота белү, 2 Петер 1:5—7 дә иман, игелек, белем, сабырлык, Аллага бирелү, имандаш туганнарны ярату һәм мәхәббәт белән бергә искә алына. Бу күркәм сыйфатларның берсе дә тулысынча кешегә тумыштан ук бирелми. Аларны үстерергә кирәк. Аларны тиешле дәрәҗәдә күрсәтер өчен, тәвәккәллек һәм тырышлык таләп ителә. Шуңа күрә, тотнаклыкны үстерү җиңелрәк булачак дип көтә алабызмы?

4. Ни өчен күп кешеләр тотнаклык белән проблемалары юк дип уйлый, әмма бу нәрсәнең билгесе?

4 Әмма күп кешеләр тотнаклык белән проблемалары юк дип санарга мөмкин. Алар ничек тели, шулай яши. Камил булмаган тәннәренең теләкләрен юри яки белмичә үтәп һәм тәртипләре башкаларга яки үзләренә ничек тәэсир иткәне турында бер дә уйланмыйча, тормыш итәләр (Яһүд 10). Кешеләр үз-үзләрен кулда тота алмый, моны эшләргә теләкләре дә юк, һәм бу безнең көннәрдә аеруча күренә. Бу — чыннан да «соңгы көннәрдә» яшәвебезнең билгесе, һәм шушы көннәр турында рәсүл Паул: «Авыр вакытлар булачак. Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы һәм хурлаучан булырлар... тотнаксыз... булырлар»,— дип алдан язган (2 Тимутегә 3:1—3).

5. Ни өчен Йәһвә Шаһитләре тотнаклыкка игътибар итәләр, һәм нинди киңәш әле безнең көннәрдә дә кулланырлык?

5 Йәһвә Шаһитләре тотнаклык күрсәтү нинди авырлыклар белән бәйле икәнен бик яхшы аңлый. Алар, Паул кебек, кеше эчендә ике көч көрәшкәнен белә: бер яктан, без Алла нормалары буенча яшәп, аңа яраклы булырга телибез, ә икенче яктан, камил булмаган тән безне гөнаһ юлына этә. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре бу көрәштә ничек җиңеп чыгарга икәне турында инде күптән уйлый. Инде 1916 елда ук «Күзәтү манарасы» журналында «уйларыбыз, әйткәннәребез һәм тәртибебезне кулда тотар өчен, нәрсә эшләргә кирәклеге» турында әйтелгән булган. Шунда ук Филиппуйлыларга 4:8 дәге сүзләрне истә тотарга киңәш бирелгән. Алла тарафыннан рухландырылган ул киңәш, 2000 ел элек язылуына карамастан, безнең көннәрдә дә кулланырлык, һәм бүген аны тоту, I гасыр яки 1916 ел белән чагыштырганда, бәлки күпкә авыррактыр да. Әмма мәсихчеләр, бу дөнья теләкләренә «юк» дип әйтер өчен, барлык көчен куя, һәм шулай эшләп, алар Барлыкка Китерүченең сүзләре буенча яши.

6. Тотнаклык үстергәндә боегыр өчен сәбәп юк дип ни өчен әйтеп була?

6 Тотнаклык, ягъни үз-үзеңне кулда тота белү, «изге рух җимешенең» (ЯД) өлеше сыйфатында Гәләтиялеләргә 5:22, 23 тә искә алына. Бу сыйфатны «мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык» белән бергә үстерсәк, без зур уңыш җыячакбыз. Моны эшләп, без, Петер әйтүенчә, Аллага хезмәт итүебездә «файдасыз һәм уңышсыз» калмабыз (2 Петер 1:8). Әгәр без өстә әйтелгән сыйфатларны тиз һәм үзебез теләгәнчә тулы итеп күрсәтә алмасак, безгә боегырга яки үзебезне гаепләргә кирәк түгел. Мәктәпләрдә дә белемнәрне бер укучы икенчесеннән тизрәк үзләштерә. Ә эштә бер кеше яңа эшне икенчесенә караганда тизрәк аңлый. Нәкъ шулай ук кайбер кешеләр мәсихче сыйфатларын башкаларга караганда тизрәк үзләштерә. Иң мөһиме — бар булган көчебезне куеп, Алла хуплаган сыйфатларны үстерү. Һәм моны без, Йәһвә үз Сүзе һәм җыелышы аша биргән ярдәмне тулысынча кабул итсәк, эшли алабыз. Монда тизлек түгел, ә өзлексез алга таба бару мөһим.

7. Тотнаклык мөһим икәнен нәрсә күрсәтә?

7 Тотнаклык — изге рух җимешенең өлеше — барлык сыйфатлардан соң, иң ахырда торса да, бу аның әһәмиятлелеге башкаларга караганда түбәнрәк дигәнне аңлатмый әле. Киресенчә. Тотнаклыгыбыз камил булса, «кешелек табигатенең» бар эшләреннән кача алыр идек һәм моны истә тотарга кирәк. Әмма камил булмаган кешеләрнең «кешелек табигатенең [мондый] эшләренә» бирелүчәнлеге бар: «фәхешлек, пычраклык, азгынлык, потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хөсетлек [ягъни көнчелек], бик нык ярсу, тәкәбберлек, низаглар, үзара каршылыклар» (Гәләтиялеләргә 5:19, 20). Шуңа күрә безгә, бу начар гадәтләрне йөрәгебездән һәм акылыбыздан тамыры белән йолкып ташлар өчен, һәрвакыт көрәшергә кирәк.

Кайберәүләргә тотнаклык күрсәтү авыррак

8. Кайберәүләргә тотнаклык күрсәтү ни өчен авыр булырга мөмкин?

8 Кайбер мәсихчеләргә башкаларга караганда тотнаклык күрсәтү авыррак. Ни өчен? Моның сәбәбе әти-әни тәрбиясе яки үткәндә кичергәннәр булырга мөмкин. Әгәр безнең тотнаклык күрсәтүдә һәм үстерүдә авырлыкларыбыз булмаса, бу — шатланыр өчен сәбәп. Әмма бу сыйфатны күрсәтүдә авырлыклар кичергән кешеләр турында да онытырга ярамый: аларда бу сыйфатның булмавы безгә авырлыклар китерсә дә, аңлаучан һәм кызганучан булырга кирәк. Безнең арабызда камил кеше юк, шуңа күрә берәрсенең үз-үзе белән канәгать булырга сәбәбе бармы? (Римлыларга 3:23; Эфеслеләргә 4:2).

9. Кайберәүләрнең нинди гөнаһлы теләкләре һәм начар яклары бар, һәм алар кайчан тулысынча җиңеләчәк?

9 Мисаллар карап чыгыйк. Бәлки без шуны беләбездер: кайбер мәсихчеләр, тәмәке тартуны һәм наркотиклар куллануны ташлаганнан соң, вакыт-вакыт аларны кабат татып карарга теләк сизәләр. Кайберәүләр ашауда яки исерткеч эчемлекләр эчүдә чама белми. Кемгәдер телен тыю авыр, һәм ул сүзләрдә еш «абына». Мондый теләкләрне һәм начар гадәтләрне җиңәр өчен, тотнаклыкны тырышып үстерергә кирәк. Ни өчен? Ягъкуб 3:2 дә: «Без барыбыз да төрлечә абынабыз. Сүздә гөнаһ кылмый торган кеше — камил, үзенең бөтен тәнен тыя белә торган кеше»,— дип таныла. Комарлы уеннар уйнарга нык теләк сизгән кешеләр дә бар. Икенчеләре үзләрен кулда тота алмый: тиз кызып китәләр. Мондый һәм башка начар якларны җиңәр өчен, бәлки вакыт кирәк булыр. Бүгенге көндә безнең көрәшүебез уңышлы булса да, начар теләкләрдән, камиллеккә ирешкәч кенә, мәңгегә арына алабыз. Әлегә, гөнаһлы юлга кире кайтмас өчен, тотнаклык күрсәтергә кирәк. Көрәшү әле дә бара, шуңа күрә әйдәгез, бирешмәс өчен, бер-беребезгә ярдәм итик (Рәсүлләр 14:21, 22).

10. а) Ни өчен кайберәүләргә җенси теләкләр ягыннан тотнаклык күрсәтү аеруча авыр? б) Бер абый кардәшебез нинди җитди үзгәрешләр ясаган? (10 нчы биттәге рамканы кара.)

10 Тотнаклык күрсәтү кайберәүләр өчен авыр булган тагын бер өлкә — бу ике җенес арасындагы мөнәсәбәтләр. Йәһвә Алла үзе кешеләрне җенси теләк белән барлыкка китергән. Әмма кайбер кешеләргә Алла нормаларын бозмыйча үз теләкләрен кулда тоту авыр булырга мөмкин. Аларның җенси теләге бик көчле булганга, хәл тагын да ныграк катлаулана ала. Без секс белән саташып беткән дөньяда яшибез. Бу дөнья җенси теләкләрне канәгатьләндерү өчен төрле-төрле юллар күрсәтә. Кайбер мәсихчеләр, Аллага хезмәт итүдә гаилә мәшәкатьләре комачауламасын өчен, бәлки билгеле бер вакытка гына, кияүгә чыкмыйча яки өйләнмичә яшәргә тели, һәм безнең көннәрдәге дөнья алар өчен зур авырлыклар китерергә мөмкин (1 Көринтлеләргә 7:32, 33, 37, 38). Әмма алар, Изге Язмалардагы «түзә алмасалар, өйләнсеннәр яки кияүгә чыксыннар» дигән сүзләрне истә тотып, гаилә корсалар, әлбәттә, гаеп итәрлек бернәрсә дә юк. Шул ук вакыт алар «Раббыга иман итүче» белән генә гаилә корырга телиләр (1 Көринтлеләргә 7:9, 39). Йәһвә аның гадел принципларын тотарга тырышкан кешеләргә шатлана, һәм без моңа шикләнмибез. Ә аларның имандашлары шатланалар, чөнки алар белән бергә югары әхлак нормаларын тоткан һәм сафлык саклаган кешеләр хезмәт итә.

11. Гаилә корырга теләгән, әмма мөмкинлекләре булмаган кардәшләребезгә без ничек ярдәм итә алабыз?

11 Ә яраклы тормыш иптәше табып булмаса, нәрсә эшләргә? Гаилә корырга теләге булган, әмма мөмкинлеге булмаган кешенең кайгыруларын күз алдыңа китереп кенә кара! Ул үз дусларының өйләнешүен һәм бәхетле яшәвен күрә, ә ул һаман яраклы тормыш иптәше эзли. Кайберәүләр өчен бу очракта мастурбация кебек начар гадәт озакка сузылган проблемага әверелергә мөмкин. Һәрхәлдә, мәсихчеләр, игътибарсызлык аркасында, әхлакый сафлык саклап яшәргә хәл иткән имандашларының күңелен төшерергә теләми. Әгәр без аларга: «Соң, кайчан инде өйләнәсең (кияүгә чыгасың)?» — дип уйламыйча сорау бирсәк, алар боегырга мөмкин. Без моны һичбер начар уйсыз әйтергә мөмкин, әмма телебезгә хуҗа булсак һәм тотнаклык күрсәтсәк, күпкә яхшырак булыр иде! (Мәдхия 38:2). Кияүгә чыкмыйча яки өйләнмичә әхлакый сафлык саклаган кардәшләребез безнең иң җылы мактауларыбызга лаек. Боектыручы сүзләр урынына дәртләндерүче сүзләр әйтсәк, яхшырак булыр иде. Мәсәлән, берничә җитлеккән мәсихче бергә кичке ашка яки аралашырга җыелганда, кияүгә чыкмаган яки өйләнмәгән кардәшләребезне чакырып була.

Гаиләдә тотнаклык

12. Ни өчен өйләнешкән кешеләргә дә тотнаклык күрсәтергә кирәк?

12 Җенси теләкләр ягыннан тотнаклык тормыш иптәшең булганда да таләп ителә. Әйтик, ир белән хатынның җенси теләкләре бик нык аерылып торырга мөмкин. Ир яки хатынның физик хәле аркасында якынлык кылу кайвакыт авыр булырга мөмкин, хәтта җенси якынлыктан үзеңне тыярга да кирәк булыр. Бәлки, иргә яисә хатынга, үткәндә булганнар аркасында, «ир — хатынына, ә хатын иренә карата үз бурычын үтәсен» дигән сүзләргә буйсынуы авырдыр. Мондый очракта аның тормыш иптәшенә тагын да күбрәк тотнаклык күрсәтергә кирәк. Әмма аларның икесе дә Паулның никахта булган мәсихчеләргә биргән яратучы киңәшен истә тота ала: «Дога кылу өчен билгеләнгән вакытка читләшүне исәпкә алмаганда, ике якның да ризалыгыннан башка бер-берегездән читләшмәгез. Аннан соң тагын бергә кушылыгыз. Шулай итеп, шайтан, тотнаксызлыгыгыздан файдаланып, сезне аздыра алмас» (1 Көринтлеләргә 7:3, 5).

13. Без тотнаклык күрсәтүдә авырлыклар кичергән кардәшләребезгә ничек ярдәм итә алабыз?

13 Әгәр ир белән хатын җенси мөнәсәбәтләрдә тотнаклык күрсәтергә өйрәнсәләр, бу аларның икесенә дә файда китерер иде. Шул ук вакыт, аларга җенси тормышка карата әле дә тотнаклы булырга өйрәнүен дәвам иткән имандашларына игътибарлы булырга кирәк. Бу кардәшләребез өчен Йәһвәгә дога кылырга кирәклеген истә тотыйк. Алла аларга зирәклек, батырлык һәм тәвәккәллек бирсен һәм алар тотнаклык үстерүне һәм яраксыз теләкләрне җиңүләрен дәвам итсен иде (Филиппуйлыларга 4:6, 7).

Бер-беребезгә ярдәм итүне дәвам итегез

14. Имандашларыбызга карата ни өчен без кайгыртучан һәм аңлаучан булырга тиешбез?

14 Кайвакыт безгә имандашларыбызны аңлау авыр булырга мөмкин: мәсәлән, аларга, тотнаклыкны безнең өчен бер дә авыр булмаган яклардан күрсәтер өчен, тырышырга туры киләдер. Әмма кешеләрнең барысы да төрле. Берсе хисләренә тиз бирелүчән, ә икенчесе юк. Берсенә үз-үзен кулда тоту һәм тотнаклык күрсәтү җиңел, ә икенчесе өчен бу авыр. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: мондый көрәшне алып барган кеше начар түгел. Имандашларыбыз аңлавыбызга һәм кайгыларын уртаклашуга мохтаҗ. Тотнаклык күрсәтүдә көрәшне әле дә алып барганнарга мәрхәмәтле булуыбызны дәвам итсәк, бәхетле булачакбыз. Без моны Гайсәнең Маттай 5:7 дә язылган сүзләреннән күрәбез.

15. Тотнаклык күрсәтер өчен көч куйган кешеләргә Мәдхия 129:3 тәге сүзләр ничек таяныч бирә?

15 Мәсихчеләргә хас булган сыйфатларны кайвакыт күрсәтә алмаган имандашларыбыз турында без беркайчан да начар уйларга тиеш түгел. Без тотнаклык күрсәтә алмаганда, Йәһвә безнең башка вакытта күп тапкыр тотнаклык күрсәтүебезне, хәтта имандашларыбыз аларның барысын да күрмәсә дә күрә, һәм бу безне әлбәттә юата. Мәдхия 129:3 тәге: «Син (кешенең) канунсызлануларын сизәсең икән [«билгеләп торсаң», ЯД], әй Ходай, әй Ходай, кем чыдап тора алыр?» — дигән сүзләр безнең өчен зур ярдәм булырга мөмкин.

16, 17. а) Тотнаклык күрсәтер өчен, Гәләтиялеләргә 6:2, 5 не без ничек куллана алабыз? б) Тотнаклык турында без тагын нәрсә карап чыгарбыз?

16 Йәһвәгә яраклы булыр өчен безнең һәрберебез тотнаклык күрсәтергә тиеш, әмма без имандашларыбыз да безгә ярдәм итәчәк дип ышана алабыз. Безнең һәрберебез үз йөген үзе йөртергә тиеш булса да, без бер-беребезгә начар яклар һәм гөнаһлы теләкләр белән көрәшер өчен ярдәм итәргә чакырылабыз (Гәләтиялеләргә 6:2, 5). Без барырга тиеш булмаган урынга безне җибәрмәгән, карарга тиеш булмаганны карарга рөхсәт итмәгән һәм эшләргә тиеш булмаганнан безне тыйган әти-әни, тормыш иптәшебезне яки дустыбызны бик кыйммәтле дип саный алабыз. Алар безгә тотнаклык — «юк» дип әйтү сәләтен — күрсәтергә ярдәм итәләр.

17 Бу мәкаләдә тотнаклык турында әйтелгәннәр белән күп мәсихчеләр ризалашыр, әмма алар бу яктан әле күп үзгәрешләр ясарга кирәк икәнен сизәләрдер. Алар тотнаклыкны тагын да күбрәк, камил булмаган кеше ни дәрәҗәдә күрсәтә ала, шул дәрәҗәдә күрсәтергә телиләр. Син дә алар кебек уйлыйсыңмы? Алла рухы җимешенең бу өлешен үстерер өчен, син нәрсә эшли аласың? Һәм моның ярдәмендә син мөһим мәсихче максатларына ничек ирешә аласың? Әйдә, моны чираттагы мәкаләдә карап чыгыйк.

Хәтерлисезме?

Ни өчен тотнаклык...

• мәсихчеләр өчен мөһим?

• күрсәтү кайберәүләр өчен аеруча авыр?

• никахта кирәк?

• Ни өчен бер-беребезгә ярдәм иткәндә тотнаклык үстерү җиңел?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[10 биттәге рамка/иллюстрация]

Ул «юк» дип әйтә алган

Германиядә яшәүче бер Йәһвә Шаһите телекоммуникация компаниясендә эшләгән һәм 30 га якын телевидение һәм радио тапшыруларын күзәткән. Әгәр берәр проблема килеп чыкса, ул тапшыруны ачып, проблеманың сәбәбе нәрсәдә икәнен ачыкларга тиеш булган. Ул болай дип сөйли: «Төрле проблемалар һәрвакыт кирәкмәгәндә — секс яки көч куллану күрсәтелгәндә барлыкка килде. Күргәннәр күңелемдә берничә көнгә, хәтта берничә атнага калалар иде, алар уйларымда эз калдыра кебек иде». Ул шулай ук аларның үз рухилыгына зыян китергәнен таный: «Мин болай да үземне кулда тота алмыйм, ә көч куллану күрсәтелгән тапшырулар хәлне тагын да начаррак итте. Ә экрандагы сексны күрү хатыным белән киеренкелекләргә китерде. Миңа үз-үзем белән һәр көн көрәш алып барырга туры килде. Бу көрәштә җиңелгән булмас өчен, мин, акчасы азрак булса да, яңа эш эзләргә булдым һәм күптән түгел генә таптым. Минем теләгем тормышка ашты».

[9 биттәге иллюстрацияләр]

Изге Язмалар өйрәнгәндә алган белем тотнаклык күрсәтергә ярдәм итә.