Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бүләк алыр өчен, тотнаклык күрсәтегез!

Бүләк алыр өчен, тотнаклык күрсәтегез!

Бүләк алыр өчен, тотнаклык күрсәтегез!

«Ярышучыларның һәрберсе бар нәрсәдә тотнаклык күрсәтә» (1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 9:25, ЯД).

1. Йәһвәгә багышланыр алдыннан, миллионлаган кеше, Эфеслеләргә 4:22—24 буенча, нәрсә эшләгән?

ӘГӘР ДӘ син Йәһвә Шаһите булыр өчен суга чумдырылу үткәнсең икән, димәк, син бөтен халык каршында «ярышта» катнашырга теләвеңне күрсәткәнсең. Бу ярышта җиңүчеләргә бүләк итеп мәңгелек тормыш бирелә. Син Йәһвә ихтыярын үтәргә ризалык бирдең. Үзебезне Йәһвәгә багышлар алдыннан, бу багышлану Алла алдында чын һәм аңа яраклы булсын өчен, безнең күбебезгә бик мөһим үзгәрешләр ясарга туры килде. Без рәсүл Паулның мәсихчеләргә бирелгән үгетен тыңладык. Ул болай дигән: «Алдавыч нәфесләр белән азынган элекке кешенең алдагы яшәү рәвешеннән баш тартыгыз... һәм сез Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенергә тиешсез. Кешенең яңа булуы исә аның хакыйкатьтән килгән тәкъва һәм изге тормышында күренә» (Эфеслеләргә 4:22—24). Башкача әйткәндә, Аллага багышланыр алдыннан, безгә Алла хупламаган тормыш рәвешен ташларга кирәк булды.

2, 3. Ничек 1 Көринтлеләргә 6:9—12 дәге сүзләрдән, Алла хуплавын алыр өчен, ике төрле үзгәреш ясарга кирәклеге күренә?

2 Йәһвә Шаһите булыр өчен, «элекке кеше» сыйфатларын калдырырга кирәк. Аларның кайберләре Алла Сүзендә турыдан-туры хөкем ителә, һәм Паул Көринт мәсихчеләренә язган хатында аларны санап чыга: «Азгыннар, потка табынучылар, зиначылар, җенси бозыклыкка бирелгәннәр, бер-берсе белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр, караклар, комсызлар, эчкечеләр, яман теллеләр, талаучылар — берсе дә Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячаклар». Шуннан соң ул: «Кайберләрегез менә шундый иде»,— дип өстәп, I гасыр мәсихчеләре кирәкле үзгәрешләр ясаганнар икәнен күрсәткән. Игътибар итегез: Паул сез «шундый» дип әйтмәгән, ә «шундый идегез» дигән (1 Көринтлеләргә 6:9—11).

3 Паул тормышта шулай ук өстәмә үзгәрешләр ясарга туры киләчәген күрсәтеп: «Миңа бар нәрсә рөхсәт ителә, әмма һәммә нәрсә дә файдалы түгел»,— дип әйткән (1 Көринтлеләргә 6:12). Шулай итеп, Йәһвә Шаһите булырга теләгән күп кешеләр закон буенча рөхсәт ителгән, әмма файдасыз һәм, киләчәкне исәпкә алганда, бик кирәкле булмаган эшләрдән баш тарта. Бу эшләр күп вакыт таләп итәргә һәм күпкә мөһимрәк эшләрдән читкә алып китәргә мөмкин.

4. Багышланган мәсихчеләр Паул белән нәрсәдә ризалаша?

4 Аллага багышланганда, моны сыкранып, бу бик зур корбаннар таләп иткән кебек түгел, ә теләп башкаралар. Паул, Мәсих шәкерте булгач: «Аның [Гайсә] өчен мин һәрнәрсәдән баш тарттым һәм Мәсихкә ия булу хакына һәм Аныкы булуым ачык күренсен өчен, калган бар нәрсәне чүп-чар дип исәплим»,— дип язган, һәм Аллага багышланган мәсихчеләр Паулның бу сүзләре белән ризалаша (Филиппуйлыларга 3:8). Алла ихтыярын үтәвен дәвам итә алыр өчен, Паул әһәмиятсез эшләрне кире каккан.

5. Паул нинди ярышта җиңгән, һәм без дә ничек җиңә алабыз?

5 Рухи ярышта Паул тотнаклык күрсәткән һәм ахыр чиктә болай дия алган: «Мин яхшы ярыштым, ахырга тикле йөгердем, иманны саклап калдым. Хәзер мине җиңүче бүләге — хаклык таҗы көтә. Раббы, гадел Хөкем кылучы, миңа аны соңгы көндә бирәчәк. Һәм миңа гына түгел, бәлки Аның килүен сагынып көтүчеләрнең барсына да бирәчәк» (2 Тимутегә 4:7, 8). Без дә үзебез турында берәр кайчан моңа охшаш сүзләр әйтә алырбызмы? Әгәр тотнаклык күрсәтеп һәм иманыбызны саклап, мәсихчеләр «юлы» буенча йөгерүебезне туктамыйча һәм ахырга тикле дәвам итсәк, без дә шулай ук әйтә алырбыз.

Яхшылык эшләр өчен, тотнаклык кирәк

6. Тотнаклык нәрсә ул һәм без аны нинди ике яктан күрсәтергә тиеш?

6 Изге Язмаларда «тотнаклык» дип тәрҗемә ителгән грек һәм еврей сүзләренең турыдан-туры мәгънәсе — кешенең үз-үзе өстеннән хакимлек итә алуы. Күп очракларда бу сүзләр кемдер үзен явызлык эшләүдән тыя икәнен исәптә тота. Нәкъ шулай ук, үзеңне яхшы эшләргә дәртләндерер өчен дә тотнаклык кирәк дип әйтеп була. Табигате буенча камил булмаган кешенең явызлык эшләргә омтылышы бар, шуңа күрә безгә икеләтә авыр (Вәгазьче 7:29; 8:11). Без үзебезне явызлык эшләүдән дә тыярга һәм яхшылык эшләргә дә мәҗбүр итәргә тиешбез. Чыннан да, яхшылык эшләү өчен үз-үзең өстеннән хакимлек итү — начар эшләр башкармаска иң яхшы мөмкинлек.

7. а) Давыт кебек, без нәрсә турында дога кылырга тиеш? б) Нәрсә турында уйлану безгә тотнаклык үстерергә ярдәм итәчәк?

7 Әгәр без Аллага багышлануыбызга ахырга тикле тугры калырга теләсәк, тотнаклык үтә кирәк икәне ачык күренә. Безгә Давыт кебек дога кылырга кирәк: «Әй Алла, мине саф күңелле ит, эчемдәге рухымны яңартып, изге ит» (Мәдхия 50:12). Без әхлакый яктан бозган һәм сәламәтлегебезне какшаткан эшләрдән качу нинди файда китерәчәге турында уйлана алабыз. Чөнки начар тәртипнең нәтиҗәләре зарарлы: алар — сәламәтлек белән җитди проблемалар, үзара бозылган мөнәсәбәтләр һәм хәтта вакытыннан элек үлү. Икенче яктан, Йәһвә күрсәткән тормыш юлы белән бару күпме файда китергәне турында уйлап карыйк. Әмма реалист булыйк һәм йөрәк хәйләкәр икәнен исебезгә төшерик (Иремия 17:9). Йөрәк Йәһвә нормаларын үтәүнең мөһимлеген түбәнәйтергә тырыша, һәм без моңа тәвәккәл рәвештә каршы торырга тиеш.

8. Тәҗрибәбез нәрсәгә өйрәтә? Мисал китерегез.

8 Үзсүзле тән әзерлек рухының ялкынын еш кына сүндерергә тырыша икәнен безнең күбебез үз тәҗрибәсеннән белә. Мисал итеп Патшалык турында вәгазьләүне карап чыгыйк. Үлемнән коткаручы бу эштә катнашучыларның әзерлеге Йәһвәне шатландыра (Мәдхия 109:3; Маттай 24:14). Бөтен халык алдында вәгазьләп йөрергә өйрәнү безнең күбебез өчен бик җиңел бирелмәде. Чөнки моның өчен тәнебез белән идарә итәргә — тәнебезгә иң җиңел юлны сайларга рөхсәт итмичә, аны «чыныктырырга» һәм «ихтыярыбызга буйсындырырга» кирәк булган һәм бу, бәлкем, бездән хәзер дә таләп ителәдер (1 Көринтлеләргә 9:16, 27; 1 Тессалуникәлеләргә 2:2).

«Бар нәрсәдә»ме?

9, 10. «Бар нәрсәдә тотнаклык» күрсәтегез дигән сүзләр нәрсәне аңлата?

9 Изге Язмалардагы «бар нәрсәдә тотнаклык» күрсәтегез дигән киңәштән бу аны үз тәртибебездә генә күрсәтү һәм үзебезне әхлаксыз тәртиптән тыю гына түгел икәне күренә. Без, бәлки, бу яклардан тотнаклык инде күрсәтәбездер, шулай булса, без рәхмәтле була алабыз. Ә тормышның тотнаклык күрсәтү бик кирәк тә түгел кебек тоелган башка өлкәләре турында нәрсә әйтеп була? Әйтик, без зур үсеш алган һәм яшәү дәрәҗәсе бик югары булган илләрнең берсендә яшибез ди. Без үзебезне берәр кирәкмәгән акча сарыф итүдән тыеп калсак, акыллы булмас идемени? Әти-әниләр балаларын бары тик кибеттә сатылган һәм алырга мөмкинлегең булган өчен генә һәрбер ошаган әйберне алмаска өйрәтергә тиеш. Әлбәттә, бу өйрәтү уңышлы булсын өчен, әти-әнисе үзе тиешле үрнәк күрсәтергә тиеш (Лүк 10:38—42).

10 Сакчыл хуҗа булырга өйрәнеп, ихтыяр көчебезне ныгыта алабыз. Өстәвенә, бу, мөгаен, безгә булган әйберләребезне кадерләргә һәм теләкләре буенча түгел, ә акчалары юклыктан сакчыл яшәргә мәҗбүр булган кешеләргә тагын да кызганучанрак булырга ярдәм итәчәк. Шунысын әйтергә кирәк: уртача яшәү «Үзең өчен бернәрсә дә жәлләмә!» һәм «Син иң яхшысына лаек!» кебек популяр лозунгларга каршы килә. Реклама дөньясы үз-үзеңне тизрәк канәгатьләндерергә өнди, әмма реклама бирүчеләр моны бары тик үз файдаларын эзләп кенә башкара. Боларның барысы тотнаклык күрсәтергә комачауларга мөмкин. Европаның зур үсеш алган илендә бастырыла торган бер журналда күптән түгел генә болай дип әйтелгән иде: «Фәкыйрьлекнең газаплы шартларында яшәгән кешеләрнең кирәкмәгән теләкләрен тыюы эчке көрәш белән бәйле икән, сөт белән бал аккан илләрнең хәзерге мул җәмгыятендә яшәүчеләргә ни дәрәҗәдә көчлерәк көрәш алып барырга туры килә соң!»

11. Ни өчен сакчыл булырга өйрәнү файдалы, әмма шул ук вакыт авыр?

11 Безгә нәрсәдер чыннан да кирәк, ә нәрсәдер бары тик теләгебез генә. Алар арасында аерманы күрүе авыр булса, үзебезне акылсыз карарлар кабул итүдән саклар өчен, берничә адым ясау файдалы булыр иде. Мәсәлән, бушка акча сарыф итмәскә өйрәнергә теләсәк, без кредитка бернәрсә дә алмаска яки кибеткә барганда акчаны күп алмаска хәл итә алабыз. Искә төшерик: Паулның сүзләре буенча, «кеше үзендә булганнар белән канәгать икән, Аллаһыга иман итү аның тормышын бик нык баета». Һәм ул: «Чөнки без дөньяга һичнәрсә алып килмәдек, аннан һичнәрсә алып та китә алмабыз. Ризыгыбыз һәм кием-салымыбыз булса, шуның белән канәгать булыйк»,— дип фикерләгән (1 Тимутегә 6:6—8). Ә без булганы белән канәгатьме? Теләгебез нинди генә булса да, аны «иркәләп» канәгатьләндерергә тырышсак, үз өстебезгә кирәкмәгән йөк салабыз. Ә бу йөктән азат булган гади тормыш алып барырга өйрәнер өчен, ихтыяр көче һәм тотнаклык кирәк. Әмма моңа өйрәнсәк, күп файда алабыз.

12, 13. а) Мәсихчеләр очрашулары тотнаклык күрсәтү белән ничек бәйле? б) Безгә тагын кайсы яклардан тотнаклык үстерергә кирәк?

12 Җыелыш очрашуларына һәм конгрессларга бару шулай ук тотнаклык күрсәтү белән бәйле. Мәсәлән, программа барганда уйларыбыз әллә кайда очып йөрмәсен өчен, тотнаклык кирәк (Гыйбрәтле хикәя 1:5). Ул шулай ук докладчыны игътибар белән тыңлар өчен һәм яныңдагы кеше белән пышылдашып, башкаларга комачаулап утырмас өчен кирәк булыр. Очрашуларга вакытында килер өчен графигыңны үзгәртергә теләсәң, тотнаклыгың булмаса, моны эшләп булмас. Һәм ул шулай ук очрашуларга әзерләнергә вакыт бүлеп куяр өчен һәм аннары очрашуларда катнашыр өчен таләп ителә.

13 Кечкенә нәрсәдә тотнаклык күрсәтү аны җитдирәк эшләрне башкарганда да күрсәтергә ярдәм итәчәк (Лүк 16:10). Шуңа күрә, Алла Сүзен һәм аңа нигезләнгән басмаларны уку, өйрәнү һәм белгәннәрең турында уйлану гадәтен үстерү никадәр файдалы соң! Мәсихчеләр өчен яраклы булмаган дуслар, карашлар, гадәтләр һәм эш урыннары, ягъни Аллага хезмәт итү өчен бик кирәкле вакытны «урлаган» эшләр турында сүз барганда, үз-үзеңә хуҗа булырга өйрәнү никадәр акыллы соң! Йәһвәгә хезмәт итүдә мәшгуль булу — әлбәттә, безне Йәһвәнең бөтендөнья җыелышының рухи оҗмахыннан читкә алып китә алган эшләрдән һәм омтылышлардан иң яхшы саклану.

Тотнаклык аша җитлеккәнлеккә

14. а) Балалар тотнаклыкка ничек өйрәнергә тиеш? б) Ни өчен бала чактан ук тотнаклык үстерү файдалы?

14 Яңа туган баланың тотнаклыгы юк. Балалар тәртибе буенча белгечләр бастырган брошюрада болай дип әйтелә: «Тотнаклык үзеннән-үзе кинәт барлыкка килми. Тотнаклыкка өйрәнә башлар өчен, кечкенә балалар әти-әнисенең үгет-нәсыйхәтенә һәм таянычына мохтаҗ. [...] Мәктәптә укыган елларында балалар әти-әни җитәкчелегендә үзләрен тагын да яхшырак кулда тота башлый». Бер тикшерү буенча, дүрт яшендә аз булса да тотнаклык күрсәтергә өйрәнгән балалар «яшүсмер булгач, тизрәк ияләшәләр, танылалар, үзләренә күбрәк ышаналар, булдыклырак һәм ышанычлырак булалар». Ә дүрт яшькә бу сыйфатны үстерә башламаган балалар «күпчелек очракларда ялгыз булалар, үз көченә ышанмыйлар һәм үзсүзлеләр. Алар басым булганда түзми һәм авырлыклар белән очрашканда артка чигенәләр». Шулай итеп, бала тормышка әзер булып үссен өчен, тотнаклык күрсәтергә өйрәнергә тиеш.

15. Тотнаклыкның булмавы нәрсә күрсәтә, һәм Изге Язмаларда безнең өчен нинди максатка омтылырга чакыру бар?

15 Нәкъ шулай ук, җитлеккән мәсихче булыр өчен, без тотнаклык күрсәтергә өйрәнергә тиеш. Тотнаклыгыбыз булмавы безнең рухи яктан сабый икәнебезне күрсәтә. Изге Язмаларда без «фикер йөртү рәвешегез белән балигъ булган кешеләр сыман булыгыз» дигән чакыру укыйбыз (1 Көринтлеләргә 14:20). Безнең максатыбыз — «иманда һәм Аллаһы Улын танып белүдә бердәм булу», «иманда җитлеккән һәм Мәсихнең камиллеге дәрәҗәсенә ирешкән кешеләр» булу. Бу ни өчен кирәк? «Ул чакта инде без, мәкерле кешеләрнең хәйләсенә алданып, дулкыннар көймәне бер яктан икенче якка ыргыткандай һәм җил аны үзе белән алып киткәндәй, төрле ялган тәгълиматларга иярүче сабыйлар булмабыз» (Эфеслеләргә 4:13, 14). Шулай итеп, без шуны күрәбез: тотнаклык күрсәтергә өйрәнү рухилыгыбыз өчен үтә кирәк.

Тотнаклык үстерегез

16. Йәһвә нинди ярдәм бирә?

16 Тотнаклык үстерер өчен, безгә Алла ярдәме кирәк, һәм безнең мондый ярдәмебез бар. Алла Сүзе, камил көзге кебек, безгә нәрсәдә үзгәрергә кирәклеген күрсәтә һәм моны ничек эшләү турында киңәш бирә (Ягъкуб 1:22—25). Ярдәмне шулай ук яратучы кардәшлек бирергә әзер. Мәсихче өлкәннәр игътибар белән шәхси ярдәм күрсәтәләр. Йәһвә үзе дә, догада сорасак, изге рухны мул итеп бирә (Лүк 11:13; Римлыларга 8:26). Әйдәгез, бу ярдәмне шатлык белән кабул итик. 17 нче биттә файдалы киңәшләрне табарбыз.

17. Гыйбрәтле хикәя 24:16 дагы сүзләр безгә ничек таяныч бирә?

17 Йәһвә безнең аңа яраклы булыр өчен куйган тырышлыкларыбызны кадерли, һәм моны белү безгә юаныч китерә. Бу безне тотнаклык күрсәтүне дәвам итәргә дәртләндерергә тиеш. Ничә генә тапкыр егылсак та, торып, көрәшебезне дәвам итик. «Тәкъва кеше җиде мәртәбә егылса да янә торып басар» (Гыйбрәтле хикәя 24:16). Һәрбер җиңгән очракта, без үз-үзебез белән горурлана алабыз. Һичшиксез, Йәһвә дә безнең белән горурлана. Йәһвәгә багышланганга кадәр тәмәке тарту белән көрәшкән бер Шаһит, бер атна тәмәке тартмыйча торса, үз-үзенә бүләк ясаган булган: тотнаклык ярдәмендә сакланган акчага ул үзенә берәр файдалы әйбер алган.

18. а) Тотнаклык нәрсә белән бәйле? б) Йәһвә безне нәрсәгә ышандыра?

18 Иң мөһиме, безгә шуны истә тотарга кирәк: тотнаклык акыл белән дә һәм тойгылар белән дә бәйле. Моны без Гайсә сүзләреннән күрә алабыз: «Хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була» (Маттай 5:28; Ягъкуб 1:14, 15). Акылын һәм күңелендә булганнарын үзенә буйсындыра алган кешегә бөтен тәнен буйсындыру да җиңелрәк. Шуңа күрә, әйдәгез, явызлыкның үзеннән генә түгел, ә хәтта аның турындагы фикерләрдән дә качарга тәвәккәллегебездә нык булыйк. Мондый фикерләр туу белән аларны кире кагыйк. Дога кылып һәм карашыбызны Гайсәгә юнәлдереп, без вәсвәсәләрдән кача алабыз (1 Тимутегә 6:11; 2 Тимутегә 2:22; Еврейләргә 4:15, 16). Көчебездән килгәннең барысын эшләп, без үзебезне Мәдхия 54:23 тә язылган үгет-нәсыйхәт буенча тотачакбыз: «Син кайгыларыңны Ходайга сал, һәм Ул сине ныгытыр. Тәкъва кешене Ул һичкайчан каушатмас».

Хәтерлисезме?

• Нинди ике яктан тотнаклык күрсәтү кирәк?

• «Бар нәрсәдә тотнаклык күрсәт» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

• Мәкаләне өйрәнгәндә, тотнаклык үстерүнең нинди гамәли ысуллары сезгә аеруча ошады?

• Тотнаклык нәрсәдән башлана?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[17 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

Тотнаклыкны ничек үстерергә

• Кечкенә нәрсәләрдә дә тотнаклык күрсәт.

• Бүгенге көндә һәм киләчәктә китерәчәк файдасы турында уйлан.

• Алла рөхсәт итмәгәнне ул рөхсәт иткән белән алмаштыр.

• Алла хупламаган фикерләрне кичектермичә кире как.

• Акылыңны рухи яктан үстерә торган нәрсәләр белән тутыр.

• Җитлеккән мәсихчеләрдән ярдәм кабул ит.

• Куркыныч ситуацияләрдән саклан.

• Вәсвәсәләрдә Аллага догада мөрәҗәгать ит.

[15, 16 биттәге иллюстрацияләр]

Тотнаклык игелек эшләргә дәртләндерә.