Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә йөрәген шатландырган хатын-кызлар

Йәһвә йөрәген шатландырган хатын-кызлар

Йәһвә йөрәген шатландырган хатын-кызлар

«Кылган игелегең өчен Раббы сиңа яхшылык белән җавап кайтарсын... Раббы үзе [сине] бүләкләсен!» (РУТ 2:12).

1, 2. Изге Язмаларда әйтелгән Йәһвә йөрәген шатландырган хатын-кызлар мисаллары турында уйлану нәрсәсе белән файдалы?

ИКЕ хатын-кыз, Алладан курыкканга, фиргавеннең боерыгын үтәмәгән. Уйнашчы хатынның иманы, үз тормышын куркыныч астына куеп, Исраилнең ике күзәтүчесен яшерергә дәртләндергән. Акыллылык һәм басынкылык бер хатын-кызга хәлиткеч минутларда күп кешенең гомерен сакларга һәм Йәһвәнең майланганын кан коюдан тыеп калырга ярдәм иткән. Йәһвә Аллага иман итү һәм кунакчыл булу балалы тол хатынны Алланың пәйгамбәренә соңгы ризыгын бирергә дәртләндергән. Болар Изге Язмаларда китерелгән һәм Йәһвә йөрәген шатландырган хатын-кызлар мисалларыннан бары тик берничәсе генә.

2 Йәһвәнең бу хатын-кызларга карата мөнәсәбәте һәм аларга биргән фатихалары шуны күрсәтә: Алла кешеләрдә, хатын-кызмы ул яки ир-атмы, иң беренче рухи сыйфатларны кадерли. Бүгенге дөньяда киенү-бизәнүгә һәм байлыкка күбрәк игътибар итәләр, шуңа күрә кешеләргә рухи эшләрне беренче урынга кую авыр. Әмма бу мөмкин. Моны Йәһвә халкының зур өлешен тәшкил иткән һәм Алладан куркып яшәгән миллионлаган мәсихче хатын-кыз мисаллары күрсәтә. Алар Алладан куркып яшәгән хатын-кызларның иманын, акыллылыгын, кунакчыл булуын һәм башка күркәм сыйфатларын үрнәк итеп тотарга тырышалар. Бу хатын-кызлар турында Изге Язмаларда әйтелә. Әлбәттә, мәсихче ир-атларга да борынгы замандагы Аллага буйсынып яшәгән хатын-кызларның сыйфатларына иярү яхшы булыр иде. Моны ничек тагын да тулырак эшләргә икәнен күрер өчен, әйдәгез, Изге Язмалардан башта искә алынган хатын-кызлар турындагы тиешле өзекләрне җентекләбрәк карап чыгыйк (Римлыларга 15:4; Ягъкуб 4:8).

Фиргавенгә буйсынмаган хатын-кызлар

3, 4. а) Фиргавен Исраилнең һәрбер туган ир баласын үтерергә дигән боерык чыгаргач, ни өчен Шифра белән Фуа аңа буйсынырга теләмәгән? б) Батырлыклары һәм Алладан куркып яшәүләре өчен, Йәһвә Шифра белән Фуаны ничек бүләкләгән?

3 Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Нюрнбергта (Германия) суд үтә. Анда күпләп кеше үтерүдә гаепләнгәннәрнең күбесе, янәсе алар боерыкны гына үтәгәннәр дип, акланырга тырышкан. Моны борынгы Мисырда исеме билгесез бер явыз фиргавен идарә иткәндә яшәгән Шифра белән Фуа исемле Исраил хатын-кызларының эшләгәне белән чагыштырыйк. Алар бала тапканда ярдәм итүче хатын-кыз — кендек әбисе булганнар. Фиргавен еврейләрнең үрчүеннән куркып, бу ике хатын-кызга еврейләрнең ир баласы туса, үтерегез дип боерык биргән. Мондый куркыныч боерыкны ишеткәч, алар нәрсә эшләгән? Алар «Мисыр патшасы әйткәнчә эшләмәгәннәр, һәм балаларны исән калдырганнар». Ни өчен алар кеше куркуына бирешмәгән? Чөнки алар «Алладан курыкканнар» (Чыгыш 1:15, 17; Яратылыш 9:6).

4 Әйе, Шифра белән Фуа Йәһвәгә өмет баглаган, һәм ул, алар өчен «калкан» булып, фиргавеннең ачуыннан саклаган (2 Патшалык 22:31; Чыгыш 1:18—20). Әмма Йәһвә аларны башка яктан да фатихалаган. Ул Шифра белән Фуаны гаиләләр белән бүләкләгән һәм бу хатын-кызларга зур хөрмәт күрсәткән: аларның исемнәрен һәм эшләрен киләчәк буыннар өчен үз Сүзендә саклаган, ә фиргавеннең исемен беркем дә белми (Чыгыш 1:21; 1 Патшалык 2:30б; Гыйбрәтле хикәя 10:7).

5. Бүгенге күп мәсихче хатын-кызлар кайсы яктан Шифра белән Фуага охшаш, һәм Йәһвә аларны ничек бүләкләячәк?

5 Безнең көннәрдә Шифра белән Фуа кебек хатын-кызлар бармы? Әлбәттә! «Патша фәрманы» вәгазьләргә рөхсәт итмәгән кайбер илләрдә һәр ел меңләгән хатын-кыз курыкмыйча Изге Язмаларның коткаручы хәбәрен вәгазьли. Алар моны үз азатлыкларын һәм хәтта тормышларын куркыныч астына куеп башкара (Еврейләргә 11:23; Рәсүлләр 5:28, 29). Алланы һәм якыннарын яратканга күрә, бу кыю хатын-кызлар Алла Патшалыгы турындагы хәбәрне башкаларга сөйлиләр һәм бу эштә беркемгә дә аларга комачауларга рөхсәт итмиләр. Шуңа күрә күп мәсихче хатын-кызларга каршы килүләр белән очрашырга һәм эзәрлекләүләр кичерергә туры килә (Марк 12:30, 31; 13:9—13). Шифра белән Фуаның эшләрен билгеләгән кебек, Йәһвә бу искиткеч, кыю хатын-кызларның эшләрен дә яхшы белә һәм аларга, ахырга тикле тугры калсалар, исемнәрен «тормыш китабында» саклап, үз яратуын күрсәтәчәк (Филиппуйлыларга 4:3; Маттай 24:13).

Башта уйнашчы булган хатын Йәһвә йөрәгенә шатлык китергән

6, 7. а) Рәхәбкә Йәһвә һәм аның халкы турында нәрсә билгеле булган, һәм бу аңа ничек тәэсир иткән? б) Алла Сүзендә Рәхәбкә нинди хөрмәт күрсәтелгән?

6 Б. э. к. 1473 елда Кәнган җирләрендәге Әрихә шәһәрендә Рәхәб исемле уйнашчы хатын яшәгән. Ул, күрәсең, хәбәрдар кеше булган. Исраилнең ике күзәтүчесе аның йортында качып торганда, ул аларга, хәтта 40 ел үткән булса да, Исраилнең Мисырдан могҗизалы рәвештә чыгулары турында җентеклекләрне сөйләп бирә алган! Ул Исраилнең күптән түгел генә аморей патшалары Сигон белән Огны җиңгәне турында да ишеткән. Бу хәбәрләрнең аңа ничек тәэсир иткәненә игътибар итик. Ул күзәтүчеләргә: «Ходайның бу җирне сезгә биргәнен мин беләм... чөнки сезнең Аллагыз Ходай югарыда күктәге һәм түбәндә җирдәге Алла»,— дигән (Ешуа 2:1, 9—11). Әйе, Йәһвә һәм аның Исраил өчен башкарган эшләре турында белгән нәрсәләре Рәхәбкә бик нык тәэсир иткән һәм аны Йәһвәгә иман итәргә дәртләндергән (Римлыларга 10:10).

7 Рәхәбнең иманы аны эш кылырга дәртләндергән. Ул Исраил күзәтүчеләрен, ягъни шымчыларын, «дус дип кабул иткән» һәм, исраиллеләр Әрихәгә һөҗүм иткәндә, аларның күрсәтмәләрен тыңлаган (Еврейләргә 11:31; Ешуа 2:18—21). Һичшиксез, Рәхәбнең иман эшләре Йәһвә йөрәген шатландырган, һәм ул, мәсихче шәкерт Ягъкубны Рәхәб исемен Алла дусты Ибраһим белән беррәттән куярга рухландырып, Рәхәбне мәсихчеләргә үрнәк итеп биргән. Ягъкуб болай дип язган: «Хәбәрчеләрне сыендырып һәм аларга башка юлдан качарга ярдәм итеп, уйнашчы хатын Рәхәб шулай ук кылган гамәленә карап Аллаһы тарафыннан акланды» (Ягъкуб 2:25).

8. Рәхәбне иманы һәм тыңлаучанлыгы өчен Йәһвә ничек фатихалаган?

8 Йәһвә Рәхәбкә күп фатихалар биргән. Беренчедән, ул могҗизалы рәвештә аның һәм аның йортындагыларның тормышын, ягъни «әтисенең йортын һәм аның [Рәхәбнең] йортында бар булганнарны» саклаган. Икенчедән, Йәһвә аларга «Исраил арасында» яшәргә рөхсәт иткән һәм аларны җирле кешеләр итеп кабул иткәннәр (Ешуа 2:13; 6:21—24; Левит 19:33, 34). Йәһвә Рәхәбкә тагын хөрмәт күрсәтә: ул Гайсә Мәсих шәҗәрәсендә бер буын була. Кәнган халкыннан потларга табынучы булган бу хатын-кызга нинди зур мәрхәмәт күрсәтелгән булган! * (Мәдхия 129:3, 4).

9. Йәһвәнең Рәхәбкә һәм беренче гасырдагы кайбер мәсихче хатын-кызларга мөнәсәбәте безнең көннәрдә яшәгән хатын-кызларның берәрсен ничек дәртләндерә ала?

9 Беренче гасырда һәм шулай ук безнең көннәрдә дә кайбер мәсихче хатын-кызлар, Аллага шатлык китерер өчен, Рәхәб кебек, азгын юлларын калдырганнар (1 Көринтлеләргә 6:9—11). Һичшиксез, аларның кайберләре азгынлыкка баткан һәм моңа гадәти хәлгә кебек караган борынгы Кәнган кешеләренә охшаш кешеләр арасында яшәгән. Әмма Изге Язманың төгәл белемнәренә нигезләнгән иман аларны үз тәртипләрен үзгәртергә дәртләндергән (Римлыларга 10:17). Шуңа күрә бу хатыннар турында болай дип әйтеп була: «Аларның Аллаһыны үз Аллаһысы дип тануы Аллаһыга оят түгел» (Еврейләргә 11:16). Әлбәттә бу зур хөрмәт!

Акыллылыгы өчен фатихаланган

10, 11. Нинди шартлар Әбигыяне эш итәргә этәрә?

10 Борынгы замандагы күп тугры хатын-кызлар искиткеч акыллылык күрсәткән, һәм бу аларны Йәһвә халкының кадерле өлеше иткән. Аларның берсе Исраилдәге Набал исемле бай җир хуҗасының хатыны Әбигыя булган. Ул акыллылык күрсәтмәгән булса, күп кешеләр үлгән булыр иде, ә Исраилнең булачак патшасы Давыт кан коюда гаепле булыр иде. Әбигыя турында 1 Патшалык китабының 25 нче бүлегендә укый алабыз.

11 Бүлекнең башында Давыт һәм аның кешеләре чатырларын корып, Набал көтүләре янында урнашкан дип укыйбыз. Алар Набалга, үзләренең Исраил халкыннан булган кардәшенә, игелек күрсәтеп, аның көтүләрен түләү таләп итмичә көне-төне саклаганнар. Давыт, ашарына беткәч, ун егетне Набалдан ризык сорарга җибәрә. Набал өчен Давытка рәхмәтен белдерергә һәм Йәһвәнең майланганына хөрмәт күрсәтергә мөмкинлек ачыла. Әмма Набал моны эшләми. Аның ачуы чыга һәм ул Давытны хурлап, егетләргә бернәрсә бирмичә куып чыгара. Моның турында ишеткәч, Давыт 400 кеше җыеп, үч алырга китә. Әбигыя иренең тупас җавабы турында ишеткәч, акыллылык күрсәтеп, тиз генә эшкә керешә: Давытны тынычландырыр өчен, аның каршына күп итеп ризык җибәрә. Шуннан соң ул үзе Давытның каршысына чыга (2—20 нче шигырьләр).

12, 13. a) Әбигыя Йәһвәгә һәм аның майланганына тугрылыгын һәм акыллы хатын-кыз икәнен ничек күрсәткән? б) Өенә кайткач, Әбигыя нәрсә эшләгән, һәм шуннан соң нәрсә булган?

12 Әбигыя Давытны очраткач, аның мәрхәмәт күрсәтүен үтенеп сорый, һәм бу Әбигыянең Йәһвәнең майлаганын хөрмәт иткәнен күрсәтә. «Ходай, һичшиксез, минем хуҗам өчен нык йорт бирәчәк, чөнки хуҗам Ходай сугышларын алып бара»,— дип әйтә Әбигыя һәм Йәһвә Давытны Исраилнең җитәкчесе итеп куячак дип өсти (28—30 нчы шигырьләр). Шул ук вакыт Әбигыя Давытка үч алу теләге, аны тыймасаң, юкка гына кан коюга китерәчәк дип әйтеп, зур батырлык күрсәтә (26, 31 нче шигырьләр). Әбигыянең басынкылыгы, тирән хөрмәте һәм акылы Давытка аңына килергә ярдәм итә. Ул аңа: «Сине минем каршыма җибәргән Исраил Алласы Ходайга дан булсын, һәм синең акылың фатихалы булсын, һәм син миңа кан коюга... юл куймаганың өчен фатихалы бул»,— дип җавап кайтара (32, 33 нче шигырьләр).

13 Әбигыя, өенә кайткач, Давытка эшләгәне турында батырлык белән үз иренә сөйләп бирергә җыена. Әмма Набал «бик нык исерек» була. Шуңа күрә ул аның айныганын көтә һәм шуннан соң сөйләп бирә. Нәрсә эшли Набал? Бу аны шул хәтле тетрәтә, аны хәтта паралич суккан кебек була. Ун көннән соң Алла аны үтерә. Набалның үлеме турында белгәч, Давыт Әбигыягә, аның сыйфатларыннан таң калып һәм аны тирән хөрмәт итеп, үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Әбигыя Давытка кияүгә чыга (34—42 нче шигырьләр).

Син Әбигыя кебек була аласыңмы?

14. Без Әбигыянең нинди сыйфатларын зуррак дәрәҗәдә күрсәтергә өйрәнә алабыз?

14 Ир-ат яки хатын-кыз буларак, син Әбигыядә үзең тагын да зуррак дәрәҗәдә күрсәтә алган сыйфатларны күрәсеңме? Авырлыклар белән очрашканда син, бәлки, акыллырак булырга телисеңдер. Бәлки, башкалар үзләрен кулда тота алмаганда, синең тыныч һәм акыллы итеп сөйләшергә өйрәнергә теләгең бардыр. Моның турында Йәһвәгә дога кылсаң ничек булыр иде? Алла аңа «иман белән» мөрәҗәгать иткән кешеләргә акыллылык, зирәклек һәм уйлап эш итү сәләтен бирергә вәгъдә итә (Ягъкуб 1:5, 6; Гыйбрәтле хикәя 2:1—6, 10, 11).

15. Кайсы очракта мәсихче хатыннарга Әбигыянеке кебек сыйфатларны күрсәтү аеруча мөһим?

15 Мондый искиткеч сыйфатлар Изге Язмалардагы принципларны тотмаган яки аларга аз игътибар биргән Аллага ышанмаган ире булган хатыннарга аеруча кирәк. Бәлки, ире аракыны күп эчәргә яратадыр. Мондый ир-атлар барыбер үзгәрәчәкләр дип өметләнәсе килә. Кайберләре хатыннарының юашлыгын, тирән хөрмәтен һәм сафлыгын күреп чыннан да үзгәргәннәр (1 Петер 3:1, 2, 4).

16. Өйдәге хәлгә карамастан мәсихче хатын Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен башка нәрсәгә караганда күбрәк кадерләгәнен ничек күрсәтә ала?

16 Өеңдә нинди генә авырлыклар белән очрашсаң да, Йәһвә сиңа таяныч бирергә һәрвакыт әзер икәнен исеңдә тот (1 Петер 3:12). Үзеңне рухи яктан ныгытырга тырыш. Акыллылык турында һәм тыныч күңелле булыр өчен дога кыл. Йәһвәгә Изге Язмаларны өйрәнү, дога кылу, уйлану һәм мәсихче кардәшләребез белән очрашу аша якынлаш. Әбигыянең Алланы яратуына һәм аның майланган хезмәтчесен хөрмәт итүенә иренең рухисызлыгы тәэсир итмәгән. Ул гадел принциплар буенча эш иткән. Ире Алланың үрнәк булырлык хезмәтчесе булса да, хатын үз рухилыгын үзенә үстерергә һәм аны тиешле дәрәҗәдә тотар өчен бөтен көчен куярга кирәк икәнен аңлый. Әлбәттә, Изге Язмалар буенча, ирнең рухи һәм матди яктан хатыны турында кайгырту бурычы бар, әмма ахыр чиктә хатын үзе «котылуы хакына хезмәтен курку һәм тирән хөрмәт белән» башкарырга тиеш (Филиппуйлыларга 2:12; 1 Тимутегә 5:8).

Ул «пәйгамбәрнең әҗерен» алган

17, 18. а) Сарепта шәһәрендәге тол хатынга нинди иман сынавы аша үтәргә туры килгән? б) Ильяс сүзләренә тол хатын ничек җавап биргән, һәм Йәһвә аны ничек бүләкләгән?

17 Йәһвә чын гыйбадәт кылуга үзен һәм мал-мөлкәтен биреп ярдәм иткән кешене бик кадерли. Моны Йәһвәнең Ильяс пәйгамбәр көннәрендәге ярлы тол хатынга күрсәтелгән кайгыртучанлыгыннан күрәбез. Ильяс көннәрендәге озакка сузылган корылык, күп кешеләрне, шул исәптән Сарепта шәһәреннән тол хатын белән аның улын да, ачлыктан үлемгә дучар иткән. Бу хатын белән аның улының бер тапкыр ашарлык ризыклары калганда, аларга Ильяс пәйгамбәр килә һәм шаккатырлык тәкъдим ясый. Бу хатынның хәлен белеп тә, ул, соңгы май белән онны алып, үзе өчен бер «кисәк икмәк» салырга куша. Әмма шуннан соң: «Исраилнең Алласы Ходай болай дип әйтә: Ходай җиргә яңгыр биргәнче, савыттагы он бетми һәм кувшиндагы май азаймый»,— дип өсти (3 Патшалык 17:8—14).

18 Мондый шаккатырлык үтенечне син ничек кабул итәр идең? Сарептада яшәгән тол хатын Ильясны, күрәсең, Йәһвә пәйгамбәре буларак танып, «Ильяс сүзләре буенча» эшләгән. Бу хатынның кунакчыл булуын Йәһвә ничек бүләкләгән? Корылык дәвам иткән бар вакытта Йәһвә бу хатынга, аның улына һәм Ильяска могҗизалы рәвештә ризык биреп торган (3 Патшалык 17:15, 16). Йәһвә Сарептадагы тол хатынга, Исраил халкыннан булмаса да, «пәйгамбәрнең әҗерен» биргән (Маттай 10:41). Алланың Улы да, бу хатынны үзенең туган Насара шәһәрендәге имансыз кешеләргә үрнәк итеп китереп, аңа хөрмәт күрсәткән (Лүк 4:24—26).

19. Күп кенә мәсихче хатыннар ничек итеп Сарептадагы тол хатынның үрнәгенә иярәләр, һәм Йәһвә аларның хезмәтен ничек бәяли?

19 Безнең көннәрдә күп мәсихче хатыннар Сарептадагы тол хатын күрсәткән рухны күрсәтәләр. Мәсәлән, һәр атна риясыз мәсихче апа кардәшләребез, күпләре ярлы һәм гаиләле булса да, күчеп йөрүче күзәтчеләргә һәм аларның хатыннарына кунакчыллык күрсәтәләр. Кайберләре Аллага тулы вакыт хезмәт иткән пионерларны кунакка чакыралар, ярдәм кирәк булганнарга ярдәм итәләр яки көчләрен һәм мал-мөлкәтен башка берәр төрле Патшалык эшләренә кулланалар (Лүк 21:4). Бу корбаннарны Йәһвә күрәме? Һичшиксез! «Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә, имандашларыгызга ярдәм кылганыгыз вә ярдәм кылуны дәвам итүегез аша Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак» (Еврейләргә 6:10).

20. Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

20 Беренче гасырда Алладан куркып яшәгән берничә хатын-кызның Гайсәгә һәм аның рәсүлләренә хезмәт итү өстенлеге булган. Чираттагы мәкаләдә без ничек алар Йәһвә йөрәген шатландырганын күрербез һәм авырлыкларга карамастан Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт иткән бүгенге хатын-кызларның мисалларын укырбыз.

[Искәрмә]

^ 8 абз. Гайсәнең Маттай язган нәсел шәҗәрәсендә дүрт хатын-кызның исеме бар: Тамар, Рәхәб, Рут һәм Мәрьям. Аларның барысы да Алла Сүзендә зур хөрмәт белән искә алына (Маттай 1:3, 5, 16).

Кабатлау

• Шифра һәм Фуа...

• Рәхәб...

• Әбигыя...

• Сарепта шәһәреннән тол хатын...

• Йәһвә йөрәген ничек шатландырган?

• Бу хатыннар калдырган үрнәкләр турында уйлану безнең һәрберебезгә ничек ярдәм итә? Аңлатыгыз.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[19 биттәге иллюстрацияләр]

«Патша фәрманына» карамастан күп тугры хатын-кызлар Аллага хезмәт итәләр.

[20 биттәге иллюстрация]

Ни өчен Рәхәб иманга ия булган кешенең яхшы үрнәге?

Әбигыянең кайсы сыйфатларының үзегездә дә булуын телисез?

[22 биттәге иллюстрация]

Бүген мәсихче хатыннарның күбесе Сарепта шәһәрендәге тол хатын күрсәткән рухны күрсәтә.